Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘҮЛӘТ КЕШЕСЕ 



Җидееллык мәктәпне бетергәч тә, Фәрит Зиннәтов өйрәнчек булып туку фабрикасына эшкә керде. Аны яше иллегә җитеп килә торган тәҗрибәле слесарь Виктор Антропович Зоринга беркеттеләр. Ул чагында әле Зиннәтов фабрикадагы йөзләрчә станок һәм аппаратлар янына килеп берәр төрле эш чыгар}7 түгел, слесарьның кулында уйнап торган чүкечне дә дөрес тота белми иде. Шуңа күрә дә Виктор Антроповичка өйрәнчегенең һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торырга, ялгышкан саен зур түземлелек белән: — Әгәр дә «җиллерәк» сугарга теләсәң, чүкеч сабының очынианрак тот, акрынрак кирәк булса, менә болай, уртасыннанрак тот,—дип кат- кат сөйләп тә, күрсәтеп тә бирергә туры килә иде. Тимер кискәндә зубилоны тотарга да Зиннәтов, бик азапланып, атналар буе өйрәнде, һөнәргә тиз өйрәнә алмавына ачуы килеп, төшенкелеккә бирелеп йөргән көннәре дә җитәрлек булды аның. Тик ул күпме генә төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелмәсен, Виктор Антропович һәрвакыт аны тынычландыру юлын таба иде:. — Аптырама, энем, аюны да биергә өйрәтәләр, син дә өйрәнерсең,— ди иде,— әмма шуны хәтереңнән чыгарма. Практика ул теориягә караганда кемгә дә акрынрак бирелә. Менә без тиски янында гәүдәне кырык биш градус итеп тотарга өйрәтәбез, ә бит аның кырык биш градус икәнен шайтан үлчәп караганмы? Бер ияләнгәч, чама белән килеп басасын аны. Кырык биш градусны кәгазьдә үлчәп күрсәтергә геиә ун-унбиш минут вакыт кирәк, ә үзең эш урынына басып, гәүдәңне дөрес тотарга өйрәнгәнче, унбиш минут кына түгел, атналар, хәтта айлар үтеп китә. Ә соңыннан ул гадәт гомер буена онытылмый' инде... Айлар үтү белән Виктор Антропович Зиинәтовка катлаулырак эшләр дә биргәли башлады. Фәрит катлаулырак узел туры килгән саен биш- алты тапкыр Виктор Антропович янына килә: — Бусы ничек, ә менә бу шестерня нигә уң якка әйләнә? Шушы болтны алып ташласаң ярамыймы, шестерня аннан башка да әйләнә бит? Әгәр якында Виктор Антропович булмаса, ул башка слесарьларның теңкәсенә тиеп бетә. Кайбер кырысрак абыйлар, өйрәнчекнең бер үк әйберне кат-кат соравына ачуланып: — Әле генә аңлатып бирдем ич, шул арада оныттың дамы?—диләр. Яисә: — Син инде өйрәнчек булып ярты елга якын буталасың, ә үзен шуны да белмисең, — дип шелтәләп куялар. Күп вакытта Фәрит үзеннән ерак түгел эшләүче Фатих абзыйны борчый. Фатих абзыйны фаб
77 
 
 
рикада шаярып та, гадәтләнеп тә «әзи» дип йөртәләр. Бу кушаматның, тууына да Зиннәтов сәбәпче булды. Шулап бер көнне Фәриткә бик ашыгыч рәвештә пычак кирәк булып чыкты. Ул әлеге Фатих абзый янына йөгереп килде дә кызу-кызу: — Әзи, пыцак бир әле, пыцак,— дип өзәләнде. Шул вакыйгадан башлап цехның, барлык эшчеләре диярлек Фатих абзыйга «әзи» дип дәшә башладылар. Зиннәтовпың Биләр районы авылларыннан «алып» килгән «әзи» сүзе Фатих абзыйга кушамат булып ябышты. Дөрес, болай ашыкмыйча, тынычрак сөйләгән чакларында Зиннәтов «абый», «пычак» — дип дөрес итеп әйтә. Ә инде бераз кабаланып сөйләшә башлады исә, аның авызыннан җирле сөйләмнәр ычкынгалый. Андый чак- » ларда Фатих абзый да, мыек астыннан гына көлеп, сорауларга үзен- чәрәк җавап бирергә ярата, ә инде бер әйберне биш кат сорап, аптырата башласаң: — Шуны да белмисеңме, каиәт,— дип үртәргә, хәтта ачуланырга ук керешә. Фатих абзый кызып-кызып үзен орышканда, Фәрит, соргылт күзләрен идәнгә текәп, бер сүзсез көтеп тора. Чөнки Зиннәтов Фатих абзыйның, тимерче учагына салган корыч шикелле, кызып китә торган гадәтен белә. Әгәр ул шелтәләгәндә сүз кайтармасаң, Фатих абзый, салкын суга салган корыч шикелле, чыж-пыж итә дә сүрелеп китә, аңламаган эшеңне каткат сөйләп, төшендереп бирә. «Онытсаң, тагын кил. каиәт» — ди. Үзе, мыек астыннан елмаеп: — Син, егет, миңа картаеп беткәч, «Әзи» кушаматын тактың бит. Картайган көнемдә кушаматсыз гына яшәрмен дип уйлаган идем, булмады,— дип бармак яный. Зиннәтов исә, Фатих-абзыйның ачулануына күнеккәнгәме, аны шелтәгә санамый. Ә менә инде Шәүкәтнең бер дә юкка: — Синнән, энекәш, яхшы слесарь чыкмас,—дип мыгырдавына бик каты ачуы килә. Дөрес, Шәүкәт ул алты ай өйрәнгәч тә дүртенче разряд алды. Бер ел узуга инде ул алтынчы разрядлы оста слесарь булып эшли башлады. Шәүкәт хәзер шактый катлаулы машиналарны да үз белдеге белән, мастер ярдәменнән башка сүтә, бозык җирен эзләп таба да төзәтеп ходка җибәрә. Шунлыктан Зиннәтов Шәүкәттән көнләп тә, аңа ачуланып та йөри. Көнли, чөнки ул эшне Шәүкәт төсле тиз үзләштерә алмый. Ярый әле Виктор Антропович күңелне төшерми, Шәүкәтнең Зиннә- товтан яхшы слесарь чыкмас дип сөйләнүенә каршы: — Фәрит ул белемне кашыклап түгел, ә тамчылап җыя, үз вакытында аңардан синең кебек, хәтта синнән дә югарырак квалификацияле слесарь чыгачак, — диде һәм үзе күргән бер кызык вакыйганы сөйләп күрсәтте. Моннан егерме-егерме биш еллар элек Виктор Антропович иптәшләре белән тәмәке фабрикасына экскурциягә бара. Аида яшьләр бик кызыксынып бер чибәр кызның санамыйнитми тартмага папирослар тутырганын күзәтәләр. Җитмәсә тагын кыз, папиросларны учлап тартмага салганда, егетләр белән мәзәк сүзләр сөйләшергә, кычкырып көләргә дә вакыт таба. Яшьләр бу кыз папиросларны я артык, я ким сала торгандыр дип, берничә тартманы алып папиросларны санап карыйлар, барысында да төгәл егерме бишәр данә чыга. Тик Виктор Антропович санаган капта гына бер данә ким була. Кыз: булмас, ялгыш санагансыз, тагын бер тапкыр тикшереп карагыз әле, — ди. Үзе, бераз шелтәләгән төсле, Виктор Антроповичның күзләренә карап елмая. Кабат саныйлар. Бу юлы егерме биш папирос чыга. Бөтенесе, шаркылдап көлә- колә, кызны кисәтергә теләгәндәй: — Витяны үзегезгә ярдәмче итеп ала күрмәгез, папиросыгызның яртысы аякланып качар, — диләр.  
78 
 
 
— Миңа егерме бишкә кадәр саный белмәгән егет кирәкми,—дни җавап бирә кыз аларга каршы, ә үзе Виктор Аитроповичка хәйләле күз карашы бүләк итә. Кыз, егетләрне тагын да гаҗәпләндерергә теләп, ящиктан ике куллап бер күч папирос ала да: — Менә биредә җитмеш дүрт түгел, ә җитмеш биш папирос, ә менә монысы йөз данә, — ди. Санап карыйлар, барысы да кыз әйткәнчә чыга. Бу кыз үз эшенә шулкадәр күнеккән була ки, хәтта санамыйча да учында ничә папирос барлыгын сизеп белә. Дөрес, хәзер тартмага папиросларны әүвәлгечә кул белән тутырмыйлар, аны машина эшли, ләкин кулның сизгерлеге, күзнең үткенлеге кешегә һәрвакыт кирәк. Элек безнең бабайлар гади генә кораллар белән нинди биек таш йортлар, зур күперләр салганнар. Кешеләр инде моннан ике мең еллар элек гади үлчәү ярдәме белән, башка бер корал да, бер прибор да кулланмыйча, җир шарының авырлыгын үлчәгәннәр. Бер уйлаганда, бу — акылга сыймаслык эш ич. Ә бит гади бизмән белән җир шарын үлчәр өчен акыл гына җитмәгәндер, оста кул, үткен күз дә кирәк булгандыр. Машина, катлаулырак булган саен, үткенрәк күзле, сизгеррәк куллы кешене ярата... 
II Айлар үтү белән, тырыша торгач, Зиннәтов та слесарьлык эшен яхшы ук үзләштерде. Тугыз айдан соң Зиннәтовка дүртенче разряд бирделәр. Бу дәрәҗәгә ирешкәч, ул үзен инде бар нәрсәне дә белә торган тәҗрибәле слесарь кебек хис итте. «Бәлки хәзер элеккеге төсле тирләп-пешеп өйрәнмәсәм дә ярый торгандыр инде»,— дип уйлады Фәрит, эчтән генә, ләкин үзенең ялгышуын үзе үк сизеп алды. Зиннәтов эшли торган туку фабрикасына яңа автоматлар, катлаулы станоклар, оборудованиеләр килде. Моңарчы өйрәнгән осталык белән генә бу катлаулы җиһазларны, аппаратураларны төзәтү, эшләтү мөмкин түгел иде инде. Әле күптән түгел генә тукучылар йон, мамык, ефәк җепләр белән генә эш итсәләр, хәзер совет химиклары тукучыларга уннарча яңа төр ясалма җеп эшкәртеп бирәләр. Ташкүмердән дә, пыяладан да, металлдан да, агачтан да җеп эшлиләр хәзер безнең совет химиклары. Бу җепләрдән сыйфатлы тукымалар җитештерү өчен автомат станоклар, яңа химик процесслар, катлаулы аппаратуралар кирәк. Боларнын барысын да Зиннәтов эшли торган туку фабрикасына илебезнең бертуктаусыз үсә барган авыр промышленносте биреп тора. Иске машиналарны яхшы ук төзәтергә өйрәнгән Зиннәтов бу яңа автоматларны да төзәтә белергә тиеш иде. Әгәр дә Зиннәтов бу катлаулы станокларны, приборларны өйрәнмәсә, төзәтә белмәсә, осталыгын, һөнәрен арттырма- са, аларны кем төзәтер соң? Менә шушы бик урынлы, бик хаклы сорауга җавап итеп, Зиннәтов җиң сызганып яңа машиналарны өйрәнергә кереште. Фабрикада оештырылган техминимум курсларын үтте, Л1осквада өч айлык курста булды. Кыскасы, һаман үсә барды, квалификациясе артты, ләкин тынычланырга иртә иде әле. Кичтән ул: «Монысын өйрәндем инде»,—дип ятса, иртәгесен тагын яңа бер автомат, яңа бер катлаулы машина куялар. Еш кына новаторлар, эшне тизләтер өчен технологияне яңабаштан үзгәртеп, химик процессларга яңалык кертәләр, я булмаса акыллы гына җайланмалар уйлап табалар. Аппаратура үзгәрә, эш процессы үзгәрә. Җитешеп кенә тор. Машинаны гына түгел, производствода булган химик процессларны да, катлаулы технологияне дә өйрәнергә туры килә хәзер. Зур квалификацияле слесарь боларнын. барын да, барында белергә тиеш. Технологияне белми, аяламый торып, яңа автоматларның эш процессларын да, көйсезләнүләрен дә аңлап булмый, ә аларны аң
79 
 
 
лап өйрәнү өчен барыннан да элек кешегә белем кирәк. Катлаулы техника янында Зиннәтовның җидееллык белеме, алышынмыйча озак эленеп торган флаг шикелле, үзенең элеккеге төсен югалтып, күзгә күренмәс, сизелмәс булды. Моннан өч-дүрт ел элек иптәшләре алдында мактанып алырга да җитәрлек булган җидееллык белем инде Зиннәтовның үзен дә канәгатьләндерми башлады. Шуңа күрә Фәрит, озак уйланып тормастан (тормыш үкчәсенә басып ашыктырганлыктан, уйланып, икеләнеп торырга вакыты да, хакы да юк иде аның), 1954 елның көзендә тукучыларның кичке техникумына укырга керде. Дөрес, әле моннан берничә ел элек Зиннәтовның артык укырга нияте юк иде, чөнки, бер яктан, уку аңар бик авыр тоела, икенче яктан, производствода хәзерге төсле үк катлаулы машиналар булмаганлыктан, ул белемнең кирәклеге дә күзгә бик бәрелеп тормый иде. Күптән түгел генә бит әле i Зиннәтов үзе дә «техминимум курсын яхшы үзләштерсәм, миңа шул җиткән» дип уйлагандыр. Әмма эш ул уйлаганча барып чыкмады. Аңа элеккедән дә зуррак дәрт, күбрәк көч салып, яңадан укырга туры килде... 
II! 
Техникумда бер ел уку гына да Зиннәтовиы тагын бер баскычка югары күтәрде. Аның тирә-ягы киңәеп, тормышка булган карашы артып киткәндәй тоелды. Күзләре үткенәйделәр. Механизмнары эчкә яшеренгән автоматларны да хәзер ул үтәдән-үтә күрә төсле иде. Машина янына килү белән Зиннәтов аның эчке серләрен белә, кайда мае җитми, кайда гайкасы бушап киткән — бер карау белән сизә. Дөрес, кай- чакта машина көйсезләнеп, аның янында баш кашып уйланып торырга да туры килә. Ләкин андый вакытлар хәзер сирәгәйгәннән-сирәгәя баралар. Хәзер ул машинаның бер-бер бозык җирен тапса, шундук җиң сызганып аны сүтеп ташлый. Ватык җирен төзәтә, частьларны майлый, җыеп, машинаны ходка җибәрә. Ә үзе, бөеренә таянып, читкәрәк китеп баса да машинаның тигез, матур тавыш белән гөрли-гөрли эшләвенә сокланган да, горурланган да кыяфәт белән көлемсерәп карап тора Горурланмаслык та түгел бит. Зиннәтов төзәтеп, көйләп җибәргән катлаулы автомат, акыллы кешесеман, өч-дүрт төрле чималны граммлап бүлеп ала, эшкәртә, әзер продукция җитештереп чыгара. Ул гына да түгел, кешегә бернинди эш калмасын дигәндәй, продукцияне санап та бирә. Тикшереп тә торасы юк, чөнки продукциянең саны җитмәсә, машина шып итеп туктый. «Гаделлек» белән эшләтсәң генә эшләтәсең бу акыллы автоматларны, ә инде чалыш-чолыш маташсаң, берни дә чыкмый. Менә шуңа күрә дә Зиннәтов совет заводларында эшләнеп чыккан бу машиналарга карап сокланып туя алмый. Ул эченнән генә: «Әгәр дә партиябез һәм хөкүмәтебез кыенлыкларга карамый авыр промышленностьны иркәләп үстермәсә, җиңел промышленностька бу станокларны, бу җиһазларны, бу ясалма җепләрне кем бирер иде икән?» — дип уйлый... Зиннәтовның күзгә күренеп үсә баруын читтән генә күзәтеп йөрүчеләр арасында: «Бу кадәр дә тынгысыз булыр икән. Квалификацияле слесарь булуы өстепә, техникумда укуы гына җитми күрәсең бу кеше дигәнеңә», — дип сөйләнүчеләр дә булмады түгел, әлбәттә. Ләкин Зиннәтов алариыц берсенә дә әһәмият бирмәде. Менә әле 1955 елның җәендә яхшы билгеләре белән генә техникумның икенче курсына күчкәч, ул үзе дә: «Бәлки бераз тынып торырга, ял итәргә кирәк», — дип уйлаганнардыр, кем белә, бәлки чак кына масаеп та алганнар. Масаймаслык та түгел бит. Кайчан гына бит әле Шәүкәт Хәмзин, аңардан көлеп:  
80 
 
 
— Зиннәтовтан юньле слесарь чыкканда, кояш көнбатыштан чыгар,— дип сөйләнә иде. Ә менә хәзер ул, ягыш «булдыксыз» Фәрит Зиннәтов, жпденче разрядлы слесарь. Дөрес, әгәр ул тир чыгарып, тырышып өйрәнмәгән булса, чыннан да, анардан бернинди һөнәр иясе чыкмаган булыр иде. Бу югары квалификация Фәрит өчен бик авырлык белән казанылды. Әнә аларның күршесе Заһит беренче кыенлыклардан ук куркып, өйрәнеп тә житмичә фабрикадан чыгып китте бит. Виктор Антропович Заһитка да киңәшен аз бирмәде, үз баласы кебек, якын күреп: «Эштән чыкма, әрәм булырсың. Әгәр безнең фабрика ошамый икән, өйрәнеп, разряд алгач, башка берәр жиргә, зуррак заводка күчәрсең», — дип күпме үгетләде. Файдасы тимәде. Ә бит алар (фабрикага икесе бер көнне кергәннәр иде. Әмма Заһитиың уенда гел акча гына булган икән. Көрәп ала торган акча эзләп, бер фабрикадан икенче фабрикага, бер эштән икенче эшкә күчеп йөри-йөри, бөтенләй квалификация ала алмады. Ахырда эшне бөтенләй ташлап, кесә карагына әйләнеп китте. Хәзер әнә үзенә суд ясап хезмәт белән төзәтү лагерена ук озатып куйдылар. Югары квалификация алу жиңел эш түгел инде ул. Аны Зиннәтов бик яхшы белә, чөнки өйрәнүнең барлык кыенлыклары аның үз жилкәсендә. Менә шуның өчен дә ул цехка яңа кергән өйрәнчекләрне күрсә, Виктор Анторопович шикелле житди тоа белән: — Егетләр, башта бик читен булыр, өйрәнгәндә акчаны да күп түләмиләр, расходка да житеп бетми. Тырышып, тир түгеп кенә квалификация алырга мөмкин, башкача жиңел юл юк. Эшкә өйрәнү бик жиңел ул дип шапырынган кешеләргә ышанмагыз. Меңнән тугыз йөз туксан тугыз кеше югары квалификацияне маңгай тирен түгеп ала,— дип кисәтеп куя. Тынгысыз Зиннәтовка югары квалификация алгач та әле бик үк жиңел түгел. Ул әле һаман тир түгеп, тырышып өйрәнә, кызыксына, актарына, белемен арттыра бара. Вакыт-вакыт ул кашларын жыерган көйгә борчылып нәрсәдер уйлап, эзләнеп йөри. Быел партиянең июль карарларын өйрәнгәндә дә ул бик зур уйга калды. Чөнки пленум карарларында әйтелгәнчә, Зиннәтовлар фабрикасында да әллә никадәр мөмкинлекләр, дөрләп китәргә һава таба алмаган ут шикелле, пыскып яталар. Әйтерсең лә, ул бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләрне кемдер бастырып куйган да, алардан тулысынча файдаланырга ирек бирми. Зур, якты цехтагы яңа автоматлар, катлаулы машиналар белән беррәттән, искелек калдыгы булган кул хезмәте яшәп килә. Кайбер цех начальниклары кул хезмәтенә шулкадәр ияләнгәннәр ки, хәтта аннан аерыласылары да килми. Кул көчен төзәтеп тә, көйләп-чөйләп торасы да түгел, ул үзе белеп эшли. Мәшәкате юк, янәсе... 
IV 
Июль Пленумы карарларын өйрәнгәндә Зиннәтовның күзләре яңадан ачылып киткән төсле булды. Ул бу карарда үз фабрикасындагы житешсезлекләрне дә күрде. Партия аңа мөрәҗәгать итеп: «Шулкадәр югары квалификацияле, шулкадәр аңлы эшче була торып та фабрикаңдагы кимчелекләрне күрмисең икән», — дип аны бөтен ил алдында шелтәли кебек тоелды. Карарны укыганда аның тәне бер кызып, бер салкынаеп киткәндәй булды, чөнки карарда әйтелгән кебек, ул эшләгән фабриканың алтынчы цехындагы япь-яшь кызлар борынгы заман әби- ләресыман товарны кул белән чорнап утыралар. Кайвакытларда матур гына итеп: Ак тулалар тиз керешә, Аркау, буе тигез эрләнсә...


 
 
дип җырлап та җибәрәләр. Ләкин ничек кенә булмасын, кул хезмәте кул хезмәте инде ул. Аз җитештерүче, ялыктыргыч кул хезмәте. Пленум карарлары белән танышып чыкканнан сон Зиннәтов, җыр тыңларга кергән төсле, көн аралаш диярлек чорнаучы кызлар янына керә башлады. Биредә эшчеләр продукцияне егерме бишәр метр итеп чорныйлар да складка озаталар. Бу процесс кешенең бик күп вакытын ала. Җитмәсә тагын, эшләгәндә кул да бик тала, чөнки гел бер кул белән чорнарга туры килә, кулларны алмаштырып булмый. Зиннәтов бирегә еш кереп йөри башлагач, кайберәүләр: — Бу егет кызлар күзәтеп йөриме әллә югыйсә,—дип шаярткалап алдылар. Кем белә, бәлки аның сөйгән кызы чынлап та биредә эшли торгандыр, анысын без дә ачык әйтә алмыйбыз. Хәер, анысы безнең эш тә түгел, егетнең үз эше... Әмма бирегә кергән саен Зиннәтовның күңеле бозылып чыга башлады. Аны бу цехта бик акрын бара торган эш « процессы борчый иде. Ә бер көнне, фабрикага яңа кайтарылган автомат станок яныннан үтеп барышлый, Зиннәтовның башына, шундый бер акыллы машина ясап, кызларны кул хезмәтеннән коткару уе төште. Башта ул бу уеннан үзе дә куркып китте. «Кеше-фәлән сизмәде микән?»— дип як-ягына карангалап та, — «Ничек итеп машина кадәр машинаны ясамак кирәк, башсыз», — дип, үзен-үзе битәрләп тә алды. Ләкин Зиннәтов күпме генә бу фикереннән качарга теләп йөрмәсен, барыбер котыла алмады. Партиянең Июль Пленумы карары: «Сине өйрәттеләр, сиңа белем бирделәр, югары квалификацияң бар, тәҗрибәң җитәрлек. Шулай булгач, ничек түзеп торасың, нигә эш процессларын механикалаштырмыйсың?»— дип, һаман да әле аны шелтәли кебек тоелды. Бу эштә үзен бурычлы санаган саен Зиннәтовның кыюлыгы, тәвәккәллеге арта барды. Кайбер көннәрне ул инде булачак машинаның эскизын да күз алдына китерергә тырышып карады, ләкин күзгә бернәрсә дә тулы булып чалынмый иде әле. Менә ул тагын каталогларны, китапларны актарырга кереште. Цехлардагы автоматларның, катлаулы машиналарның эшләү принципларын тагы да җентекләбрәк өйрәнергә тотынды. Байтак йокысыз төннәр үткәргәч кенә, булачак машинаның аерым механизмнары, кино экранындагы шикелле, тиз-тиз күзгә чалынып киткәли башладылар. Кайвакытларда читләтеп кенә булса да күз алдыннан машинаның формасы күренгәләп үтеп китте. Я булмаса, ул бөтенләй кире ягы белән, асты өскә килеп, уенчык тегермән канатлары төсле, күз алдында тоташ түгәрәк ясап әйләнеп йөрде. Бернәрсә дә аңларлык түгел иде әле. Ә машинаның «эче» бөтенләй күз алдына да килмәде. Аптырагач, Зиннәтов күз алдында бөтерелеп йөргән «машинаның» скелетын, хирургларча әйткәндә, анатомировать итәргә булды. Ул «машинаның» тышкы ягын, формасын ташлап, аның аерым детальләрен, узелларын «тотып-тотып» карый башлады. Кайбер детальләрне кәгазьгә дә төшереп чыкты. Иң беренче эшен ул шкивтан башлап җибәрде. Шкивны каеш ярдәме белән моторга беркетте дә аңар вал тыгып куйды. Аннан соц кәгазьгә төшерелгән шул валга акрын гына кирәкле механизмнарны, шестерняларны беркетә башлады. Дөрес, аерым детальләр, шестернялар бер урыннан икенче урынга алты-җиде тапкыр «күченеп» йөрделәр. Чөнки бер дә кирәкмәгәнгә кайбер шестернялар кире якка әйләнә торган булып чыктылар. Машина машина инде ул, ике тәгәрмәчле кул арбасы түгел шул. Машина иҗат итү беркем өчен дә җиңел эш түгел. ...Яка машина иҗат итү өстендә эшли торгач, атналар, айлар үтте һәм, ниһаять, Зиннәтов машинаның сызымын эшләп бетерде. Кәгазьдәге сызымга һәм расчетларга караганда, бу машина продукцияне, үзе чорнап кына калмыйча, үлчәп тә бирергә тиеш иде, аның җитештерү- 
6. .C. Ә.-Л4 12. 81 

82 
 
 
чәплсге дә кул көче белән эшләгәпдәгсгә караганда күп тапкыр артык булачак иде. Менә ул, чертежын күкрәк кесәсенә тыгып, айлар буе йөрәк түрендә йөрткән изге уйларын уртаклашу нияте белән чорнаучылар цехы начальнигы инженер Хәкимов кабинетына килеп керде. Ул, кызып-кызып, чорнау процессын ничек итеп механикалаштырырга кирәклек турында сөйләде, ләкин Хәкимов, радио аша гидрометеорология бюросының һава торышы турындагы мәгълүматларын тыңлаган кыяфәт белән, дикъкатьсез утырды. Соңыннан бераз уйланып торды да ашыкмый гына: — Кул хезмәтен механикалаштыру яхшы, әлбәттә, — дип куйды, өстәлдәге ниндидер сводкага күз төшереп алды, — ләкин безнең цех өчен түгел, безнең цех продукцияне үзе эшләп чыгармый, бездә технологик процесс юк. Без бит кеше эшләп чыгарган продукцияне генә үлчәп складка озатабыз. Безгә нинди генә автомат куйма, продукция барыбер артачак түгел. Кул белән чорнасак та, көненә шул тукучылар эшләп биргән йөз мең метр продукция, машина белән эшләсәк тә, шул йөз мең метр продукция! Бер генә метр да артачак түгел. Шулай булгач, нигә инде баш ватып, машина иҗат итәргә. Безнең хөкүмәтебезгә продукцияне күп җитештерүче машиналар гына кирәк ич, ә синең бер метр да продукция арттырырга ярдәм итмәгән машинаңның кемгә кирәге бар. Без машинадан башка да бик әйбәт эшлибез, ә менә тукучылар цехы начар эшли. Көн саен безгә продукция җитешми. Тукучыларны көн саен орышалар. Менә аларның эшен яхшырту турында баш ватсаң да ярып, ичмасам. Чөнки алар продукция җитештерүне ун процентка гына арттырсалар да, илебез көн саен ун мең метр товарны артык ала дигән сүз, ә без нәрсә... — ул җилкәләрен җыерып, көлемсерәп куйды. — без кеше эшләгәнне генә үлчибез. Озын сүзнең кыскасы, ярдәмче цехны механикалаштыру юкны бушка аудару гына ул, — диде дә туп- туры Зиннәтовның күзләренә карады. Тәҗрибәле инженерның үз хезмәтенә шушындый бәя бирүенә тәмам аптырашта калган Зиннәтов, берничә секунд тын утырганнан соң, ятып калганчы, атып кал дигәндәй: — Мин дә бит ярдәмче цехны механикалаштырып зур эш эшлим, продукция арттырам дип шапырынмыйм, иптәш Хәкимов. Тик сезнен цех эшчеләрен кул хезмәтеннән генә азат итмәкче булам, — диде. Тынгысыз егетнең уй-теләкләрен тамырдан ук чабып ташлау нияте белән Хәкимов: — Барып чыкмаячак. Дәүләт акчасын әрәм иттереп безне дә, үзеңне дә көлкегә калдыруың бар,—дип кырт кисте. Зиннәтов начальник кабинетыннан еларга җитешеп чыкты. Аның бите ут булып яна, йөрәге атылып чыгардай булып дөп-дөп тибә иде. Төннәр буе уйлап иҗат иткән, балаң шикелле кадерле машинаң бернәрсәгә яраксыз булып чыксын әле, еларсың. «Машина чаклы машина иҗат итү минем эшмени соң. Юкка тотындым бу эшкә», — дип уйлады ул, үз-үзен өзгәләп ташларга җитешеп. Кич белән, производство киңәшмәсеннән соң, Зиннәтов үзенең өйрәтүчесе Виктор Антропович янына керде. Моннан җиде-сигез ай элек Виктор Антропович тукучылар цехының парторгы итеп сайланган иде. Зиннәтов еш кына аның озынчарак тар кабинетына киңәшкә кереп йөри, кайгы, шатлыкларын уртаклаша иде. Зиннәтов кергәндә, Виктор Антропович производство киңәшмәсендә язганнарын тикшереп, тәртипкә салып утыра иде. Зиннәтов, ишектән килеп керү белән үк, Виктор Антропович тәкъдим иткән урындыкка да утырып тормыйча, өстәл янына баскан килеш үзенең кайгысын сөйләргә кереште. — Айлар буе газапланып уйлап тапкан машинам файдасыз бернәрсә булып чыкты, Виктор Антропович, — диде ул, кулындагы чертежларын өстәлгә ташлап. 
83 
 
 
Зорин машинаның эскизын, аерым детальләрен ашыкмый гына, дикъкать белән карап чыкты, чал кергән кашларын югары күтәреп, күзләрен зур итеп ачты да Фәриткә карады: — Машинаң әйбәт чыкканга охшый,—диде.— Механиканы белүең начар түгел. Тик менә... кешеләрне аңларга өйрәнмәгәнсең. — Парторг бераз уйланып торды да Зиннәтовны кисәткән дә, үгетләгән дә тавыш белән сүзен дәвам итте: — Кешеләрне дә өйрәнергә кирәк. Ниндидер Хәкимовның машина кирәк түгел диюе белән син үзең дә килешеп киткәнсең. Алай консерватор булырга ярамый. Дөрес, Хәкимовка машина кирәкми, ул пошынмый гына эшләргә өйрәнгән кеше. Цехына машина кертеп, сип аның тынычлыгын бозарга уйлагансың. Пыскып кына ятарга гадәтләнгән кешене яндырып, ялкынландырып җибәрү бик авыр эш ул. А-яй, авыр эш. Яиа машина иҗат итүдән дә читенрәк. — Минем бит аны мәшәкатьләргә уйлаганым да юк, Виктор Антро- пович. Бөтенесен үзем эшләп бирермен, аны борчымам. Хәтта машинаның бер гайкасын да аңардан бордырмам. Эшчеләрне машинада эшләргә дә үзем өйрәтермен. — Син әле һаман аңламыйсың, Фәрит. Бүген киңәшмәдә булдың ич. Кемне күбрәк телгә алдылар? Туку цехы белән эрләү цехы начальникларын. Ни өчен? Машиналар күп ватыла, вакытында майланмый, запас частьлар җитешми, диләр. Гел шул машиналар өчен тәнкыйтьлиләр. Ә Хәкимов турында беркем ләм-мим дәшмәде, чөнки аның машиналары юк. Ә бит Хәкимов башка начальникларның яртысы кадәр дә эшләми. Көне буе цехта кул кушырып йөри. Аның өсте һәрвакыт коры. Фабрикада Хәкимовтан да яхшы кеше юк. Ул барысы белән дә кул биреп күрешә, барысы белән дә тату яши, беркем белән дә ызгышмый. Ә менә туку цехы начальнигы, машиналарга запас детальләр, инструментлар сорап, көн дә тәэминат бүлеге белән тиргәшә. Вакытында ремонт ясатмыйсың дип, механик белән дә әрләшә. Ә Хәкимов болар- ның берсен дә белми, белергә дә теләми. Әгәр аның цехына да машиналар куелса, ул да тынычлыгын югалтачак, аңа да детале дә, мае да кирәк булачак. Җитмәсә тагын көн саен машиналарың ничек эшли дип отчет таләп итәчәкләр. Их син, шуны аңламыйсың! Хәкимов хәзер прогрессивканы ай саен ала, ә туку цехы начальнигының прогрессивкасын ай саен диярлек кисәләр. Машиналарның тик торулары планнан артып китсә дә, детальләр җитешмәсә дә кисәләр. Кечерәк бер авария булса, бөтенләй мәхрүм итәләр. Дөресме, юкмы — тикшереп тә тормыйлар, кисә бирәләр. Кисәргә инструкция бар. Ә машина һәрвакытта да инструкциягә сыеп бетми шул. — Алай булгач, миңа нишләргә соң инде? — Ничек нишләргә? Эшләргә кирәк. Машинаң кәгазьдә генә калмасын, аны мастерскойда ясый да башларга кирәк. «Бриз»га гариза яз. Тәкъдимең «бриз» аша үтсен. Әгәр машинаң яхшы чыкса, җитештерүчелеге әйбәт булса, тормышка ашыруы да җиңелрәк булыр. — Начар чыкса, бөтен фабрика алдында көлкегә калырмынмы? — Алай булуы да мөмкин. Тик бөтен фабрика алдында түгел. Хәкимов шикеллеләр генә мыек астыннан елмаеп йөрерләр. — Машинаны иҗат итүгә караганда аны тормышка ашыру авыррак икән, Виктор Аптропович. — Ә син бик җиңел булыр дип уйлаган идеңме? Яңалык ул бервакытта да каршылыксыз гына дөньяга тумый... 
V Дөрестән дә, машина мәшәкатьсез генә дөньяга туарга ашыкмады. Башта кәгазьдә барысы да үз урынында иде шикелле. Узелларны, детальләрне ясап, җыя башлагач, кыенлыклар артканнан-арта барды.


 
 
Я бер, я икенче шестерня үзенә урын таба алмый. Я үлчәве туры килми, тизлеге җитешми. Берничә тапкыр инде, машина җыелып бетте дигәч, сүтеп ташларга туры килде. Виктор Антропович инициативасы белән Зиинәтовка консультациягә тәҗрибәле конструктор Яхии беркетелде. Яхин Фәриткә бик күп ярдәм итте. Аерым узелларны эшкәрткәндә, фабриканың, баш механигы Сергей Васильевич Сафронов та булышты. Әмма шуңа да карамастан, кыенлыклар күп булды. Инде бар җире дә килеп җитте дип, машинаны җыеп, ходка җибәргәч тә, ул әле байтак көйсезләнеп маташты. Әгәр Зиннәтовны Виктор Антропович кыенлыклардан курыкмыйча, тырышып эшләргә өйрәтмәгән булса, машина дөньяга тумаган да булыр иде, бәлки. Әмма Виктор Аитроповичның өйрәтүләре бушка китмәде... Ниһаять, машина әзер булып, чорнау цехында эшли башлады. Баштарак, эшчеләр аңа ияләшеп җиткәнче, ул бик зур эффект бирмәде. Шул сәбәпле цех начальнигы Хәкимов җае туры килгән саен: — Әйттем ич, ул машина безгә күп файда бирмәс, дип. Тәки сүзем дөрескә чыкты бит. /Машина түгел бу, җан көеге, валлаһи,— дип сөйләнеп йөрде. Ләкин тора-бара эшчеләр дә машинаны үзләштереп алдылар һәм ул моңарчы чорнау цехында күрелмәгән могҗизаларны күрсәтә башлады. Бер машина унҗиде кеше хезмәтен алыштырды. Озакламый фабрика директоры баш механик белән цех начальнигы Хәкимовка тагын шундый унике машина хәзерләп, ходка җибәрергә приказ бирде. Бу приказны алып чиктән тыш ачуы чыккан Хәкимов, Зиниәтовның ялгызын гына туры китереп, мыскыллы тавыш белән: — Я, машинаң цехның продукциясен бер генә метрга булса да арттырдымы?— дип сорады. — Цехныкын арттырмаса фабриканыкын, дәүләтнекен арттырды. Бу бер машина гына да сезнең цехтагы уналты кешене туку цехына күчерергә мөмкинлек бирде бит әле. Алар хәзер ялыктыргыч кул хезмәтен ташлап автомат туку станокларында планнан тыш продукция бирәләр. .Кызларның эш хаклары да 420— 450 сумнан җиде йөз сумга кадәр күтәрелде. Сезнең цехка тагын шундый унике машина куйсак яңадан йөз туксан ике эшчене туку цехына күчереп югары квалификацияле эшчеләр итәбез дигән сүз. Ә сез мәсьәләгә үз цехыгыз эшеннән чыгып кына карыйсыз, мин исә һәрбер эшкә дәүләт күзлегеннән карарга өйрәнгән,— диде Фәрит, Виктор Антроповичтан ишеткәннәрен хәтерләп,— аннан соң цехыгызда авыр кул хезмәте бетерелде, эш җиңеләйде. Зиннәтовныц үз-үзенә шушындый нык ышану хисләре белән әйтелгән бу соңгы сүзләре Хәкимовны тәмам җенләндереп җибәрде: — Синең машинаңда эшләү бик җиңел дип белдеңме әллә? Эшчеләрнең арганын бер дә күрмисеңмени? Җитмәсә тагын, үзең дә машинаңны көйләгәндә тиргә батып бетәсең. — Машинаны үзләштергәндә көйләү һәрвакыт читен була инде ул, Фазыл абый. Сез аны үзегез дә яхшы белергә тиеш. Хәкимов, гаҗәпләнгән кешесыман, башын чайкап куйды да: — Үзең уйлап тапкан машинаны үзең үзләштерә алмагач, безнең ише мәхлүк җаннарга нишләргә соң аның белән? — дип сөйләнә-сөйләнә ашыгып китеп барды.