Логотип Казан Утлары
Шигърият

 ЧЕЛТӘРЧЕ КЫЗ ҖЫРЫ

Ефәктән челтәр үрәм, Күңелемне шуңа бирәм. Кулыма алсам челтәремне, Синең моңсу күзләреңне Күз алдыма китерәм. Сүрәтли ефәкләрем Йолдыз җемелдәүләрен. Таралсын илгә, дан алсын, Иң нәфис булып саналсын Бәйләгән челтәрләрем. Көн дә карыйм инешкә, Син йөри торган төшкә, Минем мәхәббәтем, егет Шушы ефәк челтәр кебек, Үзе саф, үзе нечкә.