Логотип Казан Утлары
Публицистика

1905 ЕЛДА КАЗАН БОЛЬШЕВИКЛАРЫНЫҢ ГАСКӘРЛӘР АРАСЫНДАГЫ ЭШЕ

  XIX йөзнең азагындагы һәм XX йөзнең башындагы экономик үсеш Россиядә революция өлгереп килгәнлекне күрсәтә иде. 1905—1907 еллар алдыннан илдә көчәя барган революцион хәрәкәт самодержавие строеның ныклы терәге булган армиягә дә йогынты ясамый калмады. Патша хөкүмәте солдатлар арасында политик наданлыкны һәм культура артталыгын алга сөреп, армияне төзүдә милли яктан аеру, читләштерү принцибы үткәреп, солдатларны приказга сүзсез буйсынучы итеп тәрбияләргә тырыша иде. Ләкин солдатларның шулай колларча буйсынып яшәве озакка бармый. Революция үскән саен, аларның да политик аңы үсә. Чыгышлары белән бик күбесе эшче һәм крестьяннар арасыннан булганга, алар үз тормышлары турында уйлана, илдәге хәл белән кызыксына башлыйлар. Революцион хәрәкәт йогынтысында солдатларда хәрби тәртипләргә һәм үзләренең хезмәт итүләренә карата башкача караш туа, ә инде үз араларына социал-демократик идеяләр үтеп керү белән, алар оешкан политик көрәшнең кирәклеген аңлый башлыйлар. Ленин, солдатлар аңындагы шушы эволюцияне күрсәтеп, түбәндәгеләрне яза: «Азатлык палачлары дигән хурлыклы роль, полиция хезмәтчесе булу роле акрыилап-акрынлап патша армиясенең дә күзен ачмый кала алмады. Армия икеләнә башлады» Ч Ленин, революцион партияне төзи башлаганда ук, армиягә гаять зур әһәмият бирә. Көнбатыштагы революцион вакыйгалар, бигрәк тә Париж Коммунасы тәжрибәсе нигезендә большевиклар партиясе, армияне политик яктан                      5 В. И. Л с п и и. Әсәрләр, 8 том, 525 бит. 6 В. И. Лени п. Әсәрләр, 11 том, 148 бит. 7 ТАССР Үзәк дәүләт архивы. «Казан губернасын 1904 елга күзәтү». таркатмыйча, читен һәм тырыш көрәш ярдәмендә солдатларның алдынгы өлешен революция ягына чыгармыйча, революцияне уңышлы рәвештә тормышка ашырып булмаячагын белә. «Революция массовыйлашмаса һәм үз эченә гаскәрләрне дә алмаса, ул чагында җитди көрәш турында сүз булуы да мөмкин түгел»5 6,— ди Ленин. РСДРПның Казан Комитеты Казан хәрби округындагы частьләрне революционлаштыру буенча зур эш башкара. Биредәге большевиклар, гаскәрләр арасында революцион хәрәкәтнең үсүенә булышлык итеп, бу хәрәкәтне самодержавие строена каршы оешкан революцион көрәш агымына юнәлтәләр. Беренче рус революциясе елларында Казан хәрби округы зур хәрби-политик әһәмияткә ия була. Ул халкы тыгыз урнашкан, промышленносте алга киткән зур территорияне алып тора. 1904 елда Казан губернасында гына да 15018 эшчеле 326 завод-фабрика була7. Аның хәрби частьләре ун губернага: Казан, Вятка, Пермь, Уфа, Оренбург. Астрахань, Саратов, Самара, Сем- бер, Пенза губерналарына һәм ике өлкә: Урал белән Тургай өлкәләре
86 
 
 
мә урнаша. Казанның үзендә, хәрби округның үзәге, штабы һәм махсус идарәләре урнашкан җирдә, округның башка гарнизоннарына караганда чагыштырмача күбрәк санлы, стабильрәк хәрби частьләр тора. Аның кадровый составында 229 нчы Свияжск, 230 нчы Ветлуга, 235 нче, Спасс, 236 нчы Лаеш батальоннары, ике Урал казаклары сотнясы һәм башка частьләр,— барлыгы 5500 гә якын солдат була 8. Казан гарнизоны гаскәрләре арасында 1904 елның көзенә хәтле революцион хәрәкәт стихияле рәвештә акрын үсә. ДТоның төп сәбәбе—1905 ел революциясе алдындагы чорда социал-демократик оешманың әле йомшак булуында, гарнизон часть- ләрендә политик аңнары үскән солдатларның җитәрлек булмавында. РСДРПның беренче тапкыр 1903 елның январенда төзелгән Казан Комитеты армия арасында әле эш җәелдереп җибәрә алмый. Комитет членнары эшне нинди конспиратив методлар белән алып барырга кирәклеген йомшак беләләр, шуның аркасында 1903 елның декабренда Комитет өлешчә провалга очрый, бөтен эше йомшара, ә 1904 елның апрелендә патша жандармериясе тарафыннан тулысымча юк ителә. 1904 елның июнендә яңадан оештырылганнан соң гына РСДРПның Казан Комитеты революцион эш җәелдереп җибәрү буенча яңадан эшли башлый. Партиянең икенче съезд карарлары Казан Комитетына солдатлар арасындагы эшне оештырырга зур ярдәм итә. Бу карарлар гаскәрләр арасында алып барыла торган оештыру эшенә гомуми юнәлеш бирә, перифериядәге комитетларның хәрби частьләрдә революцион эшне көчәйтүдә һәм комитетлар каршында хәрби оешмалар төзүдә инициативасын күтәрә. 1904 елның көзендә Казан Ко- митеты, хәрби частьләр белән бәйләнеш булдырып, солдатлар арасында революцион көчләр туплау эшенә керешә. Социалдемократлар баштарак, революция яклы солдатлар белән элемтәгә кереп, аларның самодержавиегә карата «басынкы» ризасызлыгын өйрәнәләр, аерым- аерым солдатларның революцион адымнары н җе итек л ә п күз әтә л ә р һәм, шуларга таянып, солдатларның стихияле көрәшенә оешкан                      8 Үзәк дәүләт хәрби-тарихи архивы, 100 фонд, 111 опись, 53 дело, 137 бит. Бу мәкаләдә файдаланылган Үзәк дәүләт хәрби-тарихи архивы материалларының копия- юре ТАССР Үзәк дәүләт архивында бар. С. Ф. революцион төс биреп җитәкчелек итәләр. 1904 елның азагында Казан Комитеты солдатлар белән тагын да киңрәк бәйләнеш булдыра һәм гарнизонның аерым хәрби частьләрендә оешкан политик эш алып бара башлый. Комитетның эше бигрәк тә армиягә яңа алынучылар һәм запастагы солдатлар арасында уңышлы бара. Бу төр солдатлар арасында турыдам-туры стачкаларга, забастовкаларга һәм крестьяннарның революцион чыгышларына катнашкан кешеләр шактый күп була. Шуңа күрә большевиклар партиясе лозунглары болар арасында бик тиз тарала. 1904 елның октябрь аенда Казан Комитеты допризывмиклар арасында «Армиягә алынучыларга» дигән 400 данә махсус листовка бастырып тарата. Бу листовкада большевиклар, солдатларга үз семьяларыннан аерылулары мәгънәсез икәнен, кешелек хокукларын патша хөкүмәтенең тупас рәвештә бозуын аңлатып, алармы «Россия социал-демократ эшчеләр партиясенең Кызыл байрагы астына» 1 тупланырга өндиләр. Казан большевиклары солдатларга патша хөкүмәтенең, Япония белән бөлгенлек сугышы башлап, халыкка җинаять эшләвен аңлаталар һәм, Ленинның большевиклар бу сугышта «үз хөкүмәтен җиңдерергә» 2 тырышырга тиешләр дигән тактик күрсәтмәләренә таянып, үзләренең агитация-пропаганда эшен- дә мобилизацияне өзү, хөкүмәт туплаган гаскәри частьләрне таркату максатын тоталар. * «1903—1907 елларда Казан большевикларының листовкалары». Татгоспздат, 1941 сл, 24 бит. 2 ВКП(б) тарихы, кыскача курс, 53 бит. 
87 
 
 
Казандагы революцион социал- демократларның эше нәтиҗәсез калмый. 1904 елның азакларында ук янде допризывниклар арасында беркадәр ризасызлык сизелә башлый, чакыру пунктларына килмәүләре ешая, ә армиягә чакырылганнар арасында үз теләге белән китеп йөрүчеләр күбәя. Шул вакытларда большевиклар Казан гарнизоны частьләрендәге хәрби эшләренә ныклы нигез салалар. Казан Комитеты каршында гаскәрләр арасында махсус эш алып баручы хәрби группа төзелә Хәрби группаның башында оештыручы вәкил торып, ул революция яклы солдатлар белән бәйләнешкә керә һәм алар арасында социал-демократик түгәрәкләр оештыра. Хәрби группа оештырган беренче түгәрәккә Казан гарнизонының төрле батальоннарындагы рядовой солдатлар керә: Михалев, Вайнштейн, Трупп9 10 һ. б. Хәрби группа болар белән системалы рәвештә политик заиятиеләр үткәрә һәм, аларга таянып, гарнизон солдатлары арасында социал-демократик листовкалар, прокламацияләр тарата. Шулай да түгәрәк членнарының конспиратив эш тәҗрибәләре булмау аркасында түгәрәк, жандармнар охранкасы кулына эләгеп, 1905 елның 2 февралендә юк ителә. Членнары кулга алына. Шул чакта алардан РСДРПның Казан Комитеты чыгарган 167 листовка һәм прокламация табыла11. Шушы түгәрәк белән беррәттән, хәрби группа тарафыннан башында Спасс батальоны рядовое Лазарь Свердлов торган икенче бер түгәрәк оештырыла. Бу түгәрәккә 15 кеше кереп, шулар арасында гарнизонның төрле батальоннарыннан Пергамент, Лапшин һәм башка солдатлар була. Бу түгәрәк, беренчесеинән үзгә буларак, пропаганда эше белән шөгыльләнми. Аның членнары, Л. Свердлов җн- тәкчелегендә, революцион солдатлар белән ничек итеп элемтә булдыру, кирәкле әдәбиятны кайдан алу, ничек яшеренү һ. б. шундый оештыру мәсьәләләрен хәл итәләр һәм оештыру эшләре алып барырга өйрәнәләр. Бу түгәрәк яшь социал-демократларга хәрби подразделениеләр- дәге эшләрен дөрес итеп җайга салырга булыша һәм социалдемократик түгәрәкләр, аерым                      9 Н. Знаменский. «1905—07 елларда РСДРП ныц Казан Комитеты каршындагы хәрби оешма». Казан, 1926 ел. 10 Үзәк дәүләт хәрби-тарихи архивы, 1720 фонд, 9 дело, 24 бит. 11 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 2 фонд, 612 арх., 12 бит. 12 «1903—1907 елларда Казан большевикларының листовкалары». Татгосиздат, 1941 ел, 34 бит. революцион солдатлар белән РСДРП Комитеты арасындагы элемтәне саклау максатын тота. Бу түгәрәк хәрби группаның эшен җиңеләйтә һәм РСДРПның Казан Комитеты биргән барлык күрсәтмәләрне турыдан-туры солдатлар арасына җиткерүче була. Болар барысы да Казан Комитеты каршында хәрби группа төзелгәннән соң солдатлар арасындагы эшнең оешканрак төс алуын күрсәтә. Большевиклар башкарган хәрби эш нәтиҗәсендә солдатларның революцион аңы шактый сизелерлек булып үсә башлый. Казан большевиклары бу эшкә, зур әһәмият биреп, гомум партия эшенең бер кисәге итеп карыйлар. Солдатлар арасында агитация-пропаганда көчәйтелә төшә. 1904 елның декабренда ук инде Казан Комитеты солдатларга атап, «Яңа мобилизация», «Порт- Артур һәм Ляоян», «Армиягә алынучыларга», «Запастагыларга» һәм башка исемдә нибарысы 2050 данә листовка бастырып тарата.12 Шунысын да әйтергә кирәк, 1905 ел революциясе алдыннан Казан большевиклары агитация-пропаганда эшендә беркадәр уңышка ирешсәләр дә, Казан гарниз.оныныц барлык гаскәри подразделениеләре- нә үтеп кереп, анда партия эшен оештыра алмыйлар. Шушы катлаулы һәм җаваплы эшкә, жандармериядән тыш, Казан меньшевиклары аяк чалалар, солдатлар арасындагы хәрби эшпе оештыру ягыннан формалаштырырга комачаулыйлар, Казан Комитетына хәрби частьләрдә большевистик ячейкалар оештыру буенча көрәш җәелдерергә ирек бирмиләр. 
88 
 
 
РСДРПның Казан Комитеты меньшевиклар белән көрәштә ныгый һәм большевикларның гарнизон частьләреидәге эшенә киңрәк, актив- рак җитәкчелек итә башлый. 1905 елның январеннан башлап, Комитет солдатлар арасындагы эшен көчәйтә төшә. Ул, бигрәк тә хәрби эшне оештыру ягына зур игътибар биреп, шул этапта хәрби округның гаскәри частьләрендә, идарәләрендә социалдемократик группалар һәм түгәрәкләр тудыруны, гарнизон солдатлары арасында киң агитация эше үткәрүне төп максаты итеп куя. Шушы бурычларны тормышка ашыруда Л. Свердлов җитәкчелек иткән түгәрәк зур роль уйный. Бу түгәрәк солдатлар белән элемтә тоту чараларын эшкәртә, Комитет каршындагы хәрби группага гаскәри подразделениеләрдә түгәрәкләр, группалар төзергә булыша. 1905 елның январенда ук инде Казан хәрби госпитале каршында һәм Спасс батальонында социал-демократик түгәрәкләр төзелә. 1905 елның февраль башларында «Казандагы социалдемократик оешманың Казан гарнизоны солдатлары арасындагы эше киңәеп китә, гарнизонның барлык частьләрендә диярлек эш алып барыла башлый». 1 Шулай да Казан Комитетының һәм аның группасының солдатлар арасындагы эше 1905 елның беренче айларында нык оештырылган тәртиптә һәм дөрес төстә бармый әле. «Пролетарий» газетасы билгеләгәнчә, ул эш кустарчылык чорыннан чыгып бетми.2 Казан Комитеты, солдатлар арасындагы хәрби эшне яхшыртырга тырышып, үз каршындагы хәрби группаның җитәкчесе итеп Уфада хәрби эш мәктәбе узган тәҗрибәле партия работнигы С. Горде- нинны билгели. Хәрби группа, С. Горденин җитәкчелегендә, гаскәри частьләрдәге барлык эшне үз кулына ала. Кустарчылык тиз арада бетә башлый. Казан гарнизонының уз солдатлары арасыннан хәрби работниклар үзәге оеша. 1905 елның сентябрендә С. Горденин Казаннан 1 «Пролетарская революция» журналы. № 14, 1923 ел, 248 бит.' 2 «Пролетарий». № 13, 1905 ел. китү сәбәпле, Хәрби оешманың җитәкчесе итеп Казан Комитетының сөргеннән кайткан члены И. Ямзин куела. Хәрби оешма И. Ямзин җитәкчелегендә оешу формасын кабул итә. Комитет вәкиле И. Ямзин каршында җитәкче коллектив билгеләнә. Бу 
коллективка оештыру-техник мәсьәләләр түгәрәгенең җитәкчесе Л. Свердлов, Лаеш батальонының ирекле хезмәт итүчесе М. Лапшин, шул ук батальонның рядовое А. Пергамент, Ветлуга батальонының ирекле хезмәт итүчесе В. Наст, Спасс батальоны рядовое С. Трупп һәм башкалар керә. 1 Хәрби оешманың бу аппараты гомуми юнәлеш бирә торган җитәкче эшләр башкара. Л. Свердлов җитәкчелегендәге оештыру-техник мәсьәләләр түгәрәге, комитет вәкиле каршындагы җитәкче коллективның штабы, ярдәмче аппаратысы- ман бер нәрсә булып, оешмадагы членнар санын арттыру буенча да, солдатлар арасындагы политик-тәр- бияви эшне тормышка ашыру чаралары өлкәсендә дә Хәрби оешманың эшчәнлеген киңәйтү өчен оператив планнар төзи, төрле чаралар билгели. Аз гына вакыт эчендә Хәрби оешма зур эш башкара, гарнизонның барлык гаскәри частьләрендә һәм Казан хәрби округының барлык идарәләрендә диярлек большевистик ячейкалар оештыра. Большевистик ячейкалардан һәм, аларга кушылып, большевикларга теләктәшлек белдерүче солдатлардан тулаем РСДРПның Казан Комитеты каршындагы Хәрби оешма барлыкка килә. Хәрби оешма 1905 елда Казан гарнизонының барлык гаскәр и частьләренә диярлек үтеп керә. Казан хәрби округының берничә идарәсендә дә аның үз с’оциал-демо- крат вәкилләре була. Хәрби эш хәтта Казандагы юнкерлар училищесы юнкерлары арасында да алып барыла. Казан большевиклары моңарчы пропаганда эшен листовкалар, прокламацияләр ярдәмендә басма рә- 
1 «Пролетарий» газетасы, № 19. 
89 
 
 
вештә генә алып барсалар, моннан сон агитация һәм пропаганданың басма формасын да, сөйләмә формасын да бергә кушып эш итә башлыйлар. Эш формаларын шулай кушу нәтиҗәсендә солдатлариыц политик аңын тагын да үстерә төшәргә мөмкинлек туа. Телдән агитацияләү бигрәк тә илдә революция башлангач кирәк була башлый. Петербургтагы январь вакыйгалары гудыргаи ачу дулкыны, бөтен эшчеләр сыйныфына җәелә барып, Казанга да килеп җитә. Казан Комитетының чакыруы буенча Казан эшчеләре самодержавиегә каршы көрәшкә кузгала. 20 январьда Алафу- зов заводы эшчеләренә, теләктәшлек йөзеннән, Свешниковның, Рамның механика заводларындагы һәм башка фабрика, вак предприятиеләрдәге эшчеләр кушыла. Эшчеләр артыннан солдатлар кузгала башлый. Болар арасында большевиклар Петербург эшчеләре башлаган революциянең сәбәпләре һәм характеры турында аңлату эшләре алып баралар. Солдатларның казармалары һәм барлык җәмәгать урыннары большевистик листовкалар, прокламацияләр белән тула. Солдатлар эшчеләр белән бергә политик мәсьәләләрне тикшерүдә актив катнашалар. Мәсәлән, РСДРПның Казан Комитеты инициативасы белән 21 январьда Ожогов ресторанында митинг чакырыла. Митингка 700 дәи артык кеше жыела. Бирегә, эшчеләр, студентлардан тыш, гражданский кием киенеп, солдатлар да килә. Митингта сөйләүчеләр Петербург эшчеләрен кайнар рәвештә яклап чыгалар. Митинг вакытында шунда катнашучыларга социал-демократик листовкалар таратыла һәм Казанда «гомуми забастовка» 13 14 оештыру турында резолюция кабул ителә. Революцион вакыйгалар көчәя төшкәч, Казан Комитеты кораллы восстаниене турыдан-туры хәзерләү эшенә керешә. Кораллы восстание мәсьәләсе Казанда һәр җирдә диярлек киң катлау хезмәт ияләре тарафыннан тикшерелә һәм «Без бу бөек көрәшкә битараф кала алмыйбыз, оешып җиткән                      13 «Вперед» газетасы. № 8, 1905 елнын феврале. 14 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3 фонд, 34 арх., 1G бит. 15 Бу вакыйгаларга катнашкан Кавязин истәлекләреннән. сугышчылар сафына кушылырга карар кылабыз, безнең лозунгыбыз: «Халыкның кораллы восстаниесе аша учредительный собраниегә ирешү» 1 булыр дип катгый карар кабул ителә. Эшчеләр сыйныфының революцион хәрәкәте тәэсирендә һәм Казан Комитетының актив йогынтысы белән, солдатлар арасында революцион чыгышлар башлана. Шулардай иң характерлысы— Спасс батальоны солдатлары чыгышы. 1905 ел январь аеның соңгы көннәрендә Крестовников заводы (хәзер Вахитов исемендәге завод) эшчеләре забастовка ясыйлар. Эшчеләрне «тыю» өчен Казан гарнизоны командова- ниесе Спасс батальоныннан бер рота солдат җибәрә. Алдан ук пропагандалап куелган, революция яклы солдатлар завод эшчеләре белән тату гына очрашалар, ике арада туганлашу башлана һәм бу вакыйга завод эшчеләре тарафыннан солдатлар өчен оештырылган аш-сый белән тәмам була. Командование, Казандагы патша администрациясенә каршы эшчеләр белән солдатларның оешкан төстә баш күтәрүләреннән куркып, ул ротаны таң атканчы ук заводтан чакыртып ала һәм казармага бикли15. Спасс батальоны солдатларының эшчеләр сыйныфының самодержавиегә каршы көчәя барган көрәшенә аңлы карашы Казан гарнизонының барлык солдатларында революцион рух кузгата һәм бу хәл патша самодержавиесе кулында солдатларның инде күндәм корал булмавын ае- рым-ачык күрсәтә. Революциянең үсүендә партиянең III съезды зур роль уйный. Урындагы комитетлар һәм өлешчә аларныц хәрби оешмалары алып барган эшнең армиядә революцион настроение үсүгә, аерым частьләр- нең баш күтәргән халык ягына кү
90 
 
 
чүенә этәргеч ясавын большевиклар беләләр. Шулай да моңарчы хәрби оешмалар бер-берсеннән аерылып эшлиләр, аларны әле бөтен Россия күләмендә берләштерергә омтылыш булмый *. Партиянең III съезды шуңа омтылыш ясый. Съезд үзенең кораллы восстаниедә кулланачак тактик линиясен эшкәртә, моңа бәйләнешле рәвештә гаскәрләр арасында эшләү мәсьәләсе дә карала. Революциянең бу чорында урындагы комитетларның күп яклы эшендә үзәк урынны агитация-пропаганда һәм солдатлар арасындагы революцион хәрәкәткә турыдан-туры җитәкчелек мәсьәләсе алып торырга тиеш дип билгеләнә. Солдатлар арасында большевиклар алып бара торган эшнең идея эчтәлегенә съезд тарафыннан зур игътибар бирелүнең сәбәбе шунда: большевиклар белән бер үк вакытта гаскәрләр арасында меньшевиклар һәм эсерлар да эшлиләр. Бу вак буржуа вәкилләре солдатлар арасындагы революцион эшне таркатырга, чикләргә, пролетариат һәм крестьяннар көрәшенең сыйнфый булуын йомып калырга тырышалар. Меньшевиклар һәм эсерлар линиясенә капма-каршы буларак, РСДРПның III съезды большевик солдатлар әзерләү һәм тәрбияләү максаты белән анык эш программасы билгели. Хәрби эш буенча съезд чыгарган карарларның партия өчен зур әһәмияте була. РСДРПның Казан Комитеты съезд документларын алганнан соң 1905 елның май азагында үзенең киңәйтелгән утырышында «съездны, резолюцияне һәм уставны тану»16 17 мәсьәләсен куя. Шушы мәсьәлә буенча большевиклар белән меньшевиклар арасында каты көрәш башлана. Меньшевиклар съезд карарларын танырга теләмиләр, ләкин Комитетта бик аз урын алып торганлыктан, утырышның эш барышын үзгәртә алмыйлар. Шул көрәш нәтиҗәсендә Казан меньшевиклары 1905 елның маенда Комитеттан куылалар L Ләкин алар арасындагы көрәш моның белән генә бетми. Меньшевиклар, РСДРП Комитетыннан куылганнан соң, үзләрен большевиклар комитетына каршы куеп, Хәрби оешманы үз кулларына алырга һәм,                      16 В. Коноваловның «1905—1907 елларда Москва хәрби округы гаскәрләрендә революцион хәрәкәт» исемле мәкаләсен кара. «Вопросы* истории» журналы, № 10, 1951 ел. 17 «Пролетарская революция», № 14, 1923 ел, 2 бит. шуннан торып, таркату эше алып барырга тырышалар. Әмма меньшевиклар монда да ныклап урнаша алмыйлар, Казан Комитетының Хәрби оешмасыннан тиз арада куылалар. 2 РСДРП Комитеты һәм аның Хәрби оешмасы меньшевиклардан тазартылганнан соң, Казан большевикларының эше яхшыра төшә. Солдатлар һәм офицерлар арасында алып барыла торган агитация-пропаганда эше идеологии яктан дөресрәк, эзлеклерәк төс ала. 1905 елның маенда Казан Комитеты «Солдатлардан офицерларга» исемле листовка бастырып чыгара. Бу листовкада солдатлар офицерлар составына «барлык солдатлар да үзләренең аталары, абыйлары көрәшкә күтәрелгәнне аңлый башладылар инде. Алар халыкның авыр михнәткә түзә алмыйча күтәрелүен беләчәкләр»18 дип аермачык белдереп, үзләренә «баш күтәргән халык арасында мактаулы урын» алырга офицерлардан булышлык сорыйлар. Әгәр дә офицерлар, халык дошманы самодержавиене бәреп төшерүдә хезмәт ияләренә ярдәм итүдән баш тартып, бу эшкә комачауласалар, ул чагында бөтен җаваплылык алар өстенә төшәчәк. «Без, мундирлы халык, ул чагында баш күтәргән аталарыбыз, абыйларыбыз белән бергә революциянең Кызыл байрагы астында куәтле ташкынга кушылачакбыз... Әгәр дә сез шунда (баш күтәрүчеләр арасында С. Ф.) булмасагыз, яхшылык көтмәгез» 4 диелә ул листовкада. 1905 елның җәй айларында басма агитация һәм пропаганда тагын да 1 КПСС ҮК каршындагы Маркс — Энгельс — Ленин—Сталин институты архивы, 26 фонд, 13 опись, 19777 дело, 2 бит. 2 Шунда ук, 2—3 битләр. 3 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3 фонд, 43 дело, 1 бит. 4 Шунда ук.  
91 
 
 
кннрәк күләм ала. Казан Комитеты тарафыннан 1905 елның «март- июнь айларында гына да 124694 данә итеп 63 листовка бастырып чыгарыла 1. Болариың күбесе армия өчен була. Комитет июль аенда «Солдатлар таләбе» дигән бер листовканы гына да 3000 данә итеп бастырып чыгара 19 20. Хәрби оешма, басма пропаганда белән беррәттән, солдатлар арасында икенче бер эш формасы — тел- JOH агитация алып бару чарасын да Скиң куллана. Гаскәри частьләр лагерьларга күчкәч, большевикларга частьләрдә эшләү шартлары җиңелләшә төшә. Революцион солдатлар белән бәйләнеш тоту да җиңелләшә. Аз гына вакытлы җыелышлар, 20-40-60 кешеле массовкалар үткәрелә башлый21. Восстаниене хәзерләү көннәрендәге тактиканы тикшергән характерлы сходкалардан 1905 елның маенда, июль уртасында, 10 июлендәге һәм башка солдат сходкаларын күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, 25 майдагы сходкада ораторлар солдатларны үз начальникларына буйсынмаска, армиядә яшәп килгән тәртипләргә каршы протест белдерергә чакыралар. «Дисциплина кирәк түгел. Солдатлар, һәр очрактан файдаланып, барысы бергә ризасызлык белдерергә тиешләр»,22 — диләр ораторлар. 1905 елның июнь уртасында ату урыны янындагы урманда булган сходкада да ораторлар солдатл a р н ы үз и а ч а л ьн и кл арына буйсынмаска, «эшчеләр белән бер сүздә булырга»23 өндиләр. Солдатлар арасындагы революцион хәрәкәт ачыктан-ачык чыгышлар формасына күчә бара. Мәсәлән, 1905 елның 8 июлендә Лаеш батальонының барлык солдатлары, начар ашатулары өчен, командованиега оешкан рәвештә протест белдерәләр. Алар, «ура» кычкырып, бакларны чыгарып ташлыйлар һәм төшке ашны ашаудан бөтенләй баш тарталар. Командование, солдатларның оешкан хәрәкәтеннән шүрләп, конфликтны тату гына җайларга тырыша. Поварларны алмаштырып, ашны яхшы итеп пешертте- рә. Шушы кечкенә генә җиңү солдатларны үз хокуклары өчен көрәшкә канатландыра,                      19 РСДРПныц Казан Комитеты отчетла- оын кара. «Пролетарская революция», №14, 1923 ел. 241 бит. «Пролетарий» № 3, 1905 ел, 9/VI һәм 1905 ел, 22—24/XI. 20 «Пролетарская революция», № 14, 1923 ел, 283 бит. 21 Пролетарий», № 13, 1905 ел, 22(9) сентябрь. 22 Н. Знаменский. «1905—07 елларда РСДРПныц Казан Комитеты каршындагы хәрби оешма». Казан, 1926 ел. 23 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 25 фонд, 1 бәйләм, 45 дело, 7 бит. аңнарын үстерә төшә. «Үз теләгебезгә ирештек. Туктагыз әле, болай гына булып калмас»,1— диләр алар. Лаеш батальоны солдатларының оешкан рәвештә шулай ризасызлык күрсәтүе эзсез калмый. Хәрби оешма пропагандистлары аның көрәш тәҗрибәсен гарнизонның барлык гаскәри частьлә- ренә дә җиткерәләр. Шуның нәтиҗәсендә ике-өч көннән соң резервтагы 7 батальонның 3 ротасы да, аштан баш тартып, ашны яхшыртуны таләп итә. • Солдатларның шулай ачыктан- ачык ризасызлык белдерүләре экономик сәбәпләр белән бәйләнгән булса да, болариың нигезендә тирән политик сәбәпләр бар. Хәзер инде солдатлар үзләренең хокукларын командованиегә туп-туры әйтеп чыгалар һәм, экономик таләпләр белән бергә, акрынлап, политик таләпләр куярга да өйрәнәләр. 14 июльдә Лаеш батальонындагы икенче рота солдатлары командование алдына әшәке бер командирны үзләреннән алу таләбен куя һәм ротада иреклерәк тәртип урнаштыруны сорый. Алар рота командирын, безнең таләпне үтәмәсәгез, булачак смотр атышларына бойкот ясыйбыз, дип кисәтәләр. Командование солдатларның кисәтүен җавапсыз калдыр- макчы була һәм аларны смотр атышларына алып чыга. Солдатлар үз сүзләрендә торалар, приказга буйсынып, кулларына винтовка алалар, ләкин атылган 300 пуляның сигезе генә мишеньгә тия. 2 Командование шүрли кала һәм солдатлар кушканны үтәргә мәҗбүр була. 1 «Рабочий» газетасы, 1905 ел, кушымта № 1. 2 «Рабочий» газетасы. № 2, 1905 ел. 
92 
 
 
Солдатларның шулай оешкан рәвештә хәрәкәт итүләре, алар арасында большевиклар эшләү нәтиҗәсендә, хәрби дисциплинаның, бөтенләй таркала баруын һәм солдатларның. революцион активлыгы туктаусыз үсүен күрсәтә. Армия баш күтәргән халык ягына акрыплап- акрынлап, ләкин тайпылышсыз чыга башлый. Хәрби оешма үзе дә ныгый бара, шул вакытка аның эченә йөзләгән аңлы солдат туплана. 1 Казан гарнизоны частьләрендә большевиклар алып барган эшне һәм анда революцион хәрәкәтнең үсүен анализлап, Казан Комитеты октябрь аенда Казанда булачак халык восстаниесе алдыннан көчләрнең чамасын билгеләгәндә «восстание булган хәлдә солдатлар эшчеләргә кушылмасалар да, күпчелек өлешенең атудан баш тартачагына һәм гомумән бернинди көч кулланмаячагына» 24 25 таянып эш итә. Большевиклар тарафыннан солдатлар арасында үткәрелә килгән эш гарнизон һәм округ командова- ниесенә сизелми калмый. Солдатларны халык белән аралаштырмас өчен, командование барлык чараларны күрергә тырыша. Хәрби оешманың солдатлар арасында җәелеп киткән революцион эшчәнлеген буу өчен командованиега ярдәмгә жандармерия килә. Ул революцион настроениеле солдатлар артыннан күзәтүне көчәйтә һәм аларның берничәсен кулга ала. Мәсәлән, 1905 елның 10 һәм 12 июлендә, эшчеләр белән бергә сходкада катнашкан өчен, лагерьдагы бер группа солдат — Хәрби оешма членнары —кулга алына. Алар арасында Пергамент, Коральчук һәм башкалар була.26 17 июльдә тагын бер төркем солдат— 13 кеше кулга алына. Алар арасында Хәрби оешманың актив членнары Павлов, Перевозчиков, Мосалков, Якоби һәм башкалар була.27 Бу хәл Хәрби оешмага зур зарар китерә, 
аның эшен беркадәр йомшарта, шулай да бөтенләй туктата алмый. Репрессияләр нәтиҗәсендә Казан Комитеты үз сафларын тагын да ныгыта төшә, көчләрне яңадан үзгәртеп туплый һәм солдатларны восстаниегә хәзерләү эшенә яңа көч белән керешә. Көз көне илдә революцион вакыйгалар бик тиз үсә башлый. Стачкада катнашучылар саны көн- нән-көн арта барып, октябрь аенда’ 1227 мең кешегә җитә. 1 Революция, үз юлындагы барлык киртәләрне җимереп, җәелә бара. 19 сентябрьдә Москвада матбугат эшчеләре забастовкасы башлана. Октябрьның беренче көннәрендә Москва — Казан тимер юлында забастовка башлана. Болардан соң илдәге барлык тимер юл эшчеләре һәм хезмәткәрләре эш ташлыйлар. 9 октябрьда Казан губернасының Свияжск станциясе эшчеләре һәм хезмәткәрләре эш ташлый. Яңадан- яңа эшче һәм хезмәткәрләр катлавы кузгала. Көчле забастовка дулкыннары бөтен илне үтеп чыга. Казанда эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең, студе нт л a р н ы ң һәм со л д а тл арны ң митинглары булып тора. Большевиклар барлык митингларда, җыелышларда чыгып, кораллы восстаниегә хәзерлекне көчәйтергә өндиләр. 2 Комитет рус һәм татар телендә басылган бик күп листовкаларда, прокламацияләрдә хезмәт ияләрен кискен чараларга керешергә һәм бөтен Россия күләмендәге политик стачкага кушылырга чакыра. «Эш ташлап, бөтен Россия күләмендәге политик стачкага кушылыгыз. Барлык фабрикаларда, заводларда, мастерскойларда һәм магазиннарда эш тукталсын. Коралланыгыз, гражданнар. Сугышка» 3, — диелә. Моның белән бергә солдатлар арасында да көчле эш алып барыла. Хәрби оешма октябрь көн
 
1 «Вопросы истории» журналы, № 10. 1951 сл, 93 бит. 2 «Пролетарская революция», № 15, 1923 ел, 99 бит. 3 «1903—1907 елларда Казан большевикларының листовкалары». Татгосиздат 1941 ел, 100—101 битләр.  
                     24 «Пролетарий», № 13 ,1905 ел, 9 (22) август. 25 Шунда ук. 26 Үзәк дәүләт хәрби-тарихи архивы, 1720 фонд, 12 дело, 31 бит. 27 ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 25 фонд, 1 бәйләм, 45 дело, 7 бит. 
93 
 
 
нәреидә практик рәвештә солдатларның революция ягыиа чыгу мәсьәләсен куя. Комитет үзенең хәрби оешмасы аркылы басма пропаганда һәм телдән агитацияләү юлы белән дә солдатларны самодержавиегә каршы бердәм көрәшкә чакыра. «Солдатлар, халыкка атмагыз, халык канын коймагыз. Эшчеләр белән берләшегез, без бергәләшеп җиңәчәкбез. Кулыгызга корал алып, баш күтәргән халык ягыиа чыгыгыз. Яшәсен револю- уция!» —диелә Комитетның октябрь көннәрендәге листовкаларында. Шул вакытта Комитет, бөтен Россия күләмендәге восстание белән тыгыз бәйләнештә, восстание планын эшкәртә һәм Казанда властьны алу мәсьәләсен куя. 1 РСДРПның Казан Комитеты чакыруы буенча, 17 октябрьдә Казан шәһәре хезмәт ияләре революцион демонстрация оештыралар, һәм бу демонстрация патша ялчыларының гаебе белән урындагы администрациягә каршы кораллы восстаниегә әйләнеп китә. 28 29 Хезмәт ияләренең киң колач белән җәелеп киткән революцион көрәшеннән куркып, урыннардагы патша администрациясе революцион демонстрацияне таратыр өчен гаскәри частьләр җибәрергә куша. Ләкин ул монда да зур кыенлыкларга очрый. Шул эш өчен билгеләнгән^ Спасс батальоны командованиенең приказын кире кага, халыкка атудан баш тарта. Батальонны революциядән читтә калдырырга һәм халык ягына чыгармаска тырышып, командование ашыгыч чаралар күрергә керешә, Казан шәһәре хезмәт ияләренең революцион көрәше тукталганга кадәр батальон солдатларын казармаларга бикли. 17 октябрьдә патша ялчыларына каршы кораллы көрәш барышында революцион халык Казан шәһәр думасын үз кулына ала, полицияне тарата, шәһәрдә тәртип саклау өчен халык милициясе һәм көрәшкә җитәкчелек итү өчен Шәһәр коммунасы төзи. Ләкин Комитет шуннан ары кораллы көрәшне тагын да җәелдереп, самодержавиенең дәүләт аппаратын җимерерлек эш эшли алмый. Ул самодержавиегә каршы көрәшкә Казан гарнизонының хәтта иң революцион частьләрен дә чыгара алмый. 
                     28 II Знаменский. «1905—07 елларда РСДРПның Казан Комитеты каршындагы хәрби оешма». Казан, 1926 ел, 34 бит. 29Үзәк дәүләт хәрби-тарихи архивы. 1720 фонд, 270 бит. 
Урындагы администрация, хәл алып, кара көчләр туплый һәм революцион көчләрне тар-мар итү, халык милициясен тарату, Казан Комитеты җитәкчеләрен кулга алу өчен 21 октябрьда шул көчләрне урамнарга чыгара. Контрреволюциянен төп удар ясаучы көчләреннән кара груһчылар, полиция отрядлары, юнкерлар һәм Свияжск батальонының ике ротасы була. Патша администрациясе ул көнне, кораллы революцион көчләр өч сәгать буена каршылык күрсәткәннән соң, шәһәр думасын тар-мар итә һәм күп кешеләрне кулга ала. Актив большевикларның байтак кына өлеше һәм Казан Комитетының берничә члены кулга алына. Революцион халыкның төп җимергеч көче булган халык милициясе тулысынча тар- мар ителә. Казан пролетариатының кораллы көрәше самодержавиенең корал көче белән бастырыла. Патша ялчылары шәһәрдә каты террор режимы урнаштыралар, кулга алулар гадәттәге бер эшкә әйләнә. Шундый авыр көннәрдә РСДРПның Казан Комитеты, революцион халыкны җитәкләп, хезмәт ияләрен котырынган реакциягә актив рәвештә каршы торырга, рухларын төшермәскә, самодержавиегә каршы икеләтә көч белән яңа бәрелешкә хәзерләнергә өнди. Комитетның чакыруына җавап итеп, Казан шәһәре хезмәт ияләре сафларын тагын да ныгыта төшәләр. Казан гарнизонының революцион солдатлары эшчеләр сыйныфы, интеллигенция белән бергә атлый, һөҗүмгә күчкән реакциягә каршы көрәштә берләшергә кирәклек турында Комитетның чакыруына җавап итеп, Спасс, Лаеш, Ветлуга һәм Свияжск батальоны солдатлары 
94 
 
 
Казан халкын карг! груһчылар башбаштаклыгыннан корал белән сакларга әзер булуларын белдерәләр. 1 Революционерларның каты эзәрлекләнүе һәм Казанда революциянең басылг! башлау шартларында большевиклар комитеты массаларны революция эшенә туплау өчен көрәшүендә дәвам итә. Хәрби дружиналар төзү, аларны ныгыту эшен көчәйтә, үзәк урынга кораллы восстание мәсьәләсен куеп, агитация һәм пропаганда эшен яңа көч белән җәеп җибәрә. Хәрби оешма членнары. РСДРП Комитеты кушканча, солдатлар арасында көн-төн листовкалар, прокламацияләр тараталар. Боларда «яшәп килгән иҗти- магый-дәүләт строен җимерергә»30 31 чакырыла. Хәрби оешманың солдатлар арасында актив эш алып баруы округ командованиесе белән жандармериягә тынгылык бирми. Аларның бер-беренә яудырып торган хатларында, телеграммаларында солдатлар арасында революцион активлык үсүдән куркып, тәмам югалып кал- ганлыклары ярылып ята. Эчке Эшләр Министрлыгы, солдатларның ризасызлыгы көчәя баруыннан шүрләп, округ начальнигына жибәргән хатында түбәндәгеләрне яза: «Хәзерге вакытта Казан округы гаскәрләре арасында уңышлы рәвештә революцион пропаганда алып барыла, революционерлар урындагы гаскәрләрдә түбән чин- лылар арасында ашыгыч рәвештә түгәрәкләр оештыралар, үз начальниклары алдына солдатлар куя башлаган таләпләрне эшләп бирәләр». 32 Департаментның 1905 елның 11 де- кабренда полициягә язган икенче бер хатында да Казан хәрби округы штабына: «Казанда урнашкан резервтагы 235 Спасс батальоны восстаниегә бөтенләй әзер, 236 Лаеш батальонында да шул юнәлештә көчле пропаганда алып барыла» дип хәбәр ителә. Казан гарнизоны гаскәрләре арасында алып барылган агитация һә>* п р о п а гг1 нд а и әтиҗәсе н дә сол дат ларда самодержавие хөкүмәтенең халыкка каршы эшләгән эшләреш карата яңадан ачу кузгала. Казан губернасының Лаеш өязе Алексеев' ское авылына аграр тәртипсезлек- ләрие бастыру өчен                      30 «Волжский листок» газетасы, 318 һәм 321 саннары, 1905 елныц ноябрь ае. 31 Үзәк дәүләт хәрби-тарихи архивы. 1720 фонд. 10 дело, 52 бит. 32 Шунда ук, 12 дело, 124 бит. җибәрелгән Ветлуга батальоны «коралсыз халыкка атудан катгый рәвештә бап тарта».2 Шул ук максат белән! Курке шәһәренә озатылган Свияжск батальоны солдатлары да ризасызлык белдерәләр. Нәтиҗәдә 13 кеше кулга алына. Бу ризасызлыклар барысы да халыкның Октябрь восстаниесе җиңелгәннән соң солдатлар арасында Казан Комитеты алып барган киеренке эшнең нәтиҗәсе булып тора һәм Казан гарнизоны солдатларыннан торган революцион армиянең күпчелек өлеше самодержавиегә каршы көрәшкә һаман да әзер булуын күрсәтә. Урындагы патша администрациясе, Казан шәһәре хезмәт ияләренең тагын кузгалуыннан куркып, Эчке Эшләр Министрлыгы кушуы буенча хезмәт ияләренең революцион көрәшенә җитәкчелек итүче төп штабын — РСДРПның Казан Комитетын юк итү өчен барлык чараларны күрергә тырыша. 1905 елның 12 де- кабренда төнлә жандармерия үзенең мәкерле планың тормышка ашыра. Ул, большевиклар оешмасын тар-мар итеп, аның җитәкчеләрен кулга ала. Кулга алынучылар арасында Комитет каршындагы Хәрби оешманың җитәкчесе И. Ямзип, аның 17 кешедәй торган сугышчан активы, шул исәптән: М. Лапшин, В. Наст, С. Трупп, Е. Костиков һәм башкалар була.3 1 Үзәк дәүләт хәрби-тарихи архивы. 1720 фонд, 12 дело, 122 бит. 2 «Волжский листок», № 323, 1905 сл- иыц 1 декабре. 3 «Пролетарская революция», № 15, 1923 ел, 173—174 битләр; һәм Үзәк дәүләт хәрби-тарихи архивы. 1720 фоид. 10 дело, 157—159 битләр.

Большевистик Комитетның һәм аның Хәрби оешмасының тар-мар ителүе Казан шәһәре пролетариатының революцион көрәше дәвамында чагылмый калмый. Пролетариатның революцион активлыгы кими, Комитетның үз эше бөтенләй диярлек туктый. Иректә калган большевиклар: И. Трилиссер һәм башкалар 1905 елның декабрь ахырында гына Комитетның эшен тергезеп җибәрәләр. 33 Шулай да алар, Россиядә хезмәт ияләренең революцион көрәше ;• көчәеп барса да, 1905 елның декаб- ■'ренда самодержавиегә каршы кораллы восстаниегә күтәрелгән Москва пролетариатына ярдәмгә Казан шәһәре хезмәт ияләренең актив хәрәкәтен хәзерли алмыйлар. Казан пролетариатының кораллы көрәше җиңелә. Большевикларның гаскәрләрне үз ягына чыгару өчен 
җитәрлек дәрәҗәдә актив эшләмәүләре моңа шактый сәбәп була. Алар бөтен мөмкинлекләрдән файдаланмыйлар. Солдатларны восстаниенең ышанычлы терәге итәр өчен бер агитация эше генә җитеп бетми. Казан гарнизоны солдатлары хезмәт ияләренең революцион көрәшенә теләктәшлек белдерсәләр дә, эшчеләргә атудан баш тартсалар да, кулларына корал алып, самодержавиегә каршы көрәшкән халык ягына чыкмыйлар. Казан губернасындагы патша администрациясе, халык восстаниесен канга батырып, власть башында кала. Ләкин пролетариатның революцион көрәш тәҗрибәсе эзсез югалмый. Бу тәҗрибә эшче һәм крестьяннардан кораллы көч оештырырга юл күрсәтә. Бу тәҗрибә алдынгы эшчеләр арасыннан большевикларның хәрби, кадрларын тәрбияләп үстерә.