Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕК ЯМЕ

6 Уйлары белән арып кайтып кергән Гөлнурны үзләренең бүлмәсендә гадәттән тыш чисталык каршы алды. Биш койканың да мендәре тыры- шып-тырышып кабартылган, берсе өстенә берсе биек итеп өелгән, ак челтәр япмалар, бер җыерчыгы да калдырылмыйча, соклангыч матур итеп ябып куелган; өстәлләр, тумбочка өсләре, эреле-ваклы исле май шешәләре — барысы да тәртиптә; бүлмә ялт иткән, уңган киленнәр кулы тигән кебек, көлеп тора иде. Күз явын алырлык бизәкле маркизет күлмәк кигән Дилбәр Гөлнурны кояш кебек балкып каршы алды, дустының бүлмәдәге үзгәрешкә сәерсенеп каравын аңлап, тырпайган баш бармакларын күкрәгенә төртәтөртә: — Дәдә апаең эше!—диде, өскә чөелеп торган һавалы борынын җыерды, сары кашларын күтәрде. — Премия алдык! Бүген ул безгә киләчәк! Күрсен, Дилбәр туташ ничек каршы ала! Траль-ля-ля! Траль-ля-ля! Гөлнур әле һаман бернәрсә аңламый иде. Ул өстен салмаган көе, портфелен тезенә куеп, урындыкка килеп утырды. — Нәрсә булган соң? Кем премия алган? Кылтаймыйча гына сөйлә әле. — Мостафа алган, Мәһдиев алган. Тралля-ля. Обком премиясе. Рефераты өчен. Исемлек чыккан... Гөлнур хәзер аңлап алды. Көз көне студентларның фәнни эшенә шәһәр буенча конкурс үткәрелгән иде. Университетның татар бүлегеннән конкурска Мостафаның, Таһирның һәм Гөлнурның эшләре билгеләнде. — Тукта, тагын кемнәргә бар, Таһирга юкмы? — диде Гөлнур. —- Юк... Аиыкын белмим... Синеке белән аныкы ачык түгел. Мохта- ров җитәкләгән эшләргә бирмәгәннәр. Сарымсаковныкыларга гына, ди... Менә Мәрфуга белә, ул әйтте миңа, исемлекне күрсәтте. Белмим, анда сез юк. — Әйе, Таһир бит Мохтаров җитәкчелегендә эшләде. — Аиыкын комсомол комитеты тотып калган, ахрысы. Ой, беттем, үләм, онытканмын, боткам көядер! Ул халатын эләктереп, кашыгын күтәреп, кухняга йөгерде. «Алай икән, үткәрмәгәннәр,— дип уйлады Гөлнур, өстен чишенә- чишенә.— Таһирныкын үткәрсеннәр иде, ичмасам». Билгеле, аның үзенеке өчен дә күңеле ытыргап куйды. Ике ел буе яратып, онытылып эшләгән иде ул аны. Моңарчы «Халык иҗаты»
                     I Дәвамы. Башы 10 нчы санда. 

 
җыентыгына кермәгән ике-өч мең җыр гына җыйды. Җыр турында күпме китап кына укып чыкты! Үзенә күрә татар халык җырларының үзен- чәлеген ачарга тырышты. Берничә озын җырның туу тарихын язды Доклад ясаганда түгәрәк членнары яратып тыңлаганнар иде. Билгеле, һәрнәрсәдән хәбәрдәш икәннәрен күрсәтергә яратучы студентлар рефератның стиль кытыршылыклары турында, анализ, синтез җитмәү турында күп сөйләделәр. Ләкин рефератның уңышлы булуын, күп көч куелганлыгын барысы да әйттеләр. Гөлнур үзе дә белә: ул формаль язылган реферат түгел, анда күп кенә мәсьәләләр Гөлнурның үзе аңлаганча. яңача куелган иде. Яхшы белән яманны аера белгән кеше, анын уенча, бу яңалыкны күрергә тиеш иде. Димәк, Сарымсаков тәкъдим итмәгән... Кулына зур-зур төргәкләр тотып, Мәрфуга кайтып керде. Аның да кәефе күтәренке, сөрмәле күзләре елтырыйлар иде. Төргәкләрен койка өстенә таратып ташлады. Берсеннән кыйммәтле печенье, икенчесеннән шоколад конфетлар килеп чыкты. Гөлнурга күчтәнәч ' тәкъдим итте. Тегесе, ашыйсым килми дип, баш тартты. Аның каравы коридордан кәҗә бәтие кебек сикергәлән килеп кергән Дилбәр кыстатып тормады, шундук күчтәнәчләргә үрелде. — Тагын акча алдың, әйе? Бәхет синең, малай! Мәрфуга кайгыртучысы барлыгын сиздерергә теләгән бәхетле тавыш белән: — Әнкәй җибәргән, деканатка,— диде һәм декан ярдәмчесе Сарым- саковны мактарга кереште: — Вот добряк Аллаяр Шәкүрович. Менә, кызым, әниең акча җибәргән, ди. Мине «кызым» дип дәшә ул. Үз кызы кебек. Без бит аның белән дуслар... Мәрфуга, башын артка ташлап, күңелле итеп көлеп җибәрде: — Миңа ул нравится. Мин аңа гашыйкмын... Гөлнур, Мәрфуганың көлүен өнәмичә, читкә борылды. Мәрфуганың Сарымсаковка ни өчен «гашыйк» икәнен ул белә иде. Мәрфуга университетка Сарымсаков аркасында гына эләкте, чөнки ул кабул итү имтиханнары вакытында конкурстан узарлык билгеләр ала алмаган иде. Бу турыда соңыннан Мәрфуга үзе мактанып сөйләде. Сарымсаков анын әнисенең күптәнге танышы ди бугай... Мәрфуга, бармак очы белән генә чеметеп тоткан шоколадын, иренен буямаска тырышып, кабып җибәрде дә, сөйләнә-сөйләнә. соңгы төргәген чишә башлады. — Сарымсаков душа кеше. Андыйларны яратмыйлар... Ул җилкәсен сикертте дә төргәген чишеп җибәрде. Төргәк эченнән өр-яңа күлмәк килеп чыкты. — Әттә-тә-тә!—дип Дилбәр хәтта телеп чартлатып куйды.—Ничәнче күлмәгең инде быел? — Баа! Ничәнче! Беренче! — Алдашма. Сентябрьдә икене тектердең. Танцыга дип. — Аларын инде онытып бетердем. Модасы искерде инде. Ул, күлмәген кулына тотып, ширма артына кереп китте, бнш-алты минуттан, озын булып, зәңгәр күзләрен балкытып, шырт-шырт басып килеп чыкты. Ул хәзер халык алдында җырларга чыккан купшы артисткага охшый иде. Кызлар икесе дә көзге каршында бөтерелгән Мәрфуганы бик төпченеп күздән үткәрделәр. Оста тегүче кулыннан узган куе зәңгәр төстәге озын күлмәк Мәрфуганың билен кысып, буй-сынын аеруча знфа, күкрәкләрен калку итеп күрсәтә, саллы итәкләре, җиң очындагы нәфис зәңгәрсу челтәрләре, килешле иңнәре уз гомерләрендә шундый күлмәк кию әле насыйп булмаган кызларда көнчелек утын дөрләтә иде. 
 __  Егетләр күзен алмас инде синнән,—диде Дилбәр. Гөлнур күлмәкнең изүен ошатмады.  

 
Тагын ачык изүле икән. Купец хатыннары кебек... — Булса соң!—дип, Мәрфуга риясыз гына көлеп куйды,— ходай биргән байлыкны да күрсәтмәгәч, тагын кай төшеңне күрсәтәсең... Аннары ул житдиләнеп китте: — Он! Онытканмын! Дилбәрнең кәефен бозып, койкасын тузгытып ташлады, күлмәкләрен җыйды, чемоданнарын тартып чыгарды. Кызлар, аптырашып, анын кая җыенганын сорадылар. Мәрфуга фатирга күчеп китәчәген, хәзер машина килеп җитәчәген әйтте. Сәбәбен сорагач: — Общежитие миңа не правится. Кеше күп. Заниматься итеп булмый.— диде. 
7 Таһир бюро утырышыннан гомердә булмаганча гамьсез чырай белән чыкты. Каты шелтәгә аның исе китмәде. Чөнки ул үзен хаклы, Айрат Гыйльмине хаксыз дип санады. Никита Степановны ул санга да санамады. «Аларга мәзәк булсын, бала-чага... Күрербез әле»,— дип уйлады. Спорт залына кереп, бер ярты сәгать боҗрада атынды. Анда да: «Күрербез әле,— дип уйлады,— гомер озын әле, кыш озын әле». Тик аның бер кешегә генә хәтере калды. Гөлнурга. Менә Гөлнур инде, аның уенча, алай кыланмаска тиеш иде. Яхшымы-ямаимы, алар өченче елларын бер группада укыйлар. Кем-кем, ә 'Гөлнур Таһирның усал ният белән йөрмәвен белә. Группаның нинди ашыгыч эше килеп чыга — барысына Юлдашев. Диспут әзерлисе булса — Юлдашев, «Молния» чыгарасы булса — Юлдашев. Ярый әле Юлдашев карусыз. Кемне куарлар иде икән. Ә монда мә сиңа — Юлдашев әшәке булып чыкты. Баскыч төбендә аңа Мәрфуга очрады. Озын кунычлы, мех якалы ботинкасы өстенә иелеп, Минвәлиева чишелгән шнурын бәйли иде. — Прохвостлар,— дип сукранып күтәрелде ул һәм, Юлдашевны күреп, яктырып китте. — Кемне сүгәсең?—диде Таһир узып барышлый. — Ясно — кемне. Латыйпова сводка бирмәгән. Гаепне кеше өстенә аударырга беләләр... Таһир, кулларын чалбар кесәсенә батырып, аның каршында туктап калды. Мәрфуга пальтосы төсле зәңгәр ридикюль тоткан бәләкәй ак кулы белән баскыч култыксасына таянды. Юлдашев бу кызны якыннан белми иде. Алар әле быел гына, комсомол бюросында эшли башлагач кына таныштылар. Ике-өч ай эчендә Мәрфуга үзен җиңел сөякле, тиктормас кыз итеп танытты. Анын. модалы зәңгәр күлмәге деканат бүлмәсендә, аудиторияләрдә, коридорда җилфердәп кала, янаучан нечкә тавышы торакка кайткач та колак төбеннән китми тора иде. — Латыйпова, семинарыгызны кара. Провалили. Бюрога чакыртам! — 32 группа. Мельницкая. Өч студентың внеаудиторка койрыгы беләи йөри. Позор! Таһир беркөнне, андый янаулардан шикләнеп, Минвәлиева белән үз итеп сөйләшмәкче булды: — Нишләвең бу, Мәрфуга, кешеләрне автомат урынына куасың? Әйбәтләп сөйләшергә булмыймыни? — Таһир, милый, пойми: нянчиться буду што ли? Берәү дә нәике булырга кушмый. Кешечә сөйләшергә мөмкин бит. — Вкусларны кысма син,— дип җилкәсен сикертеп көлде ЛАәрфуга ул чакта, ә менә бүген шушы кыз аны яклап чыкты.  

 
Таһир башын күтәрде. Култыксага таянып торган Мәрфуганың җете зәңгәр күзләрендә ул кешелекле, җылы, якын бернәрсә күрде. — Горюешь...— диде кыз, әкрен генә. — Төкерәм барысына,— диде Юлдашев тиз генә, ләкин үзенен ялган сөйләвен аңлап:—күрербез әле, кыш озын, гомер алда,—дип өстәде. Бүлмәгә кайткач, Салават канга тоз салды. — Булмый икән, малай! Гөлнурдан мыскыл иттереп тораммы? Йөрәксез икәнсең. Ташлап чыгып китәләр аны. — Әйдә, юкны сөйләп торма әле,— диде Таһир җавапсыз калмас өчен.— Гөлнур кем соң ул миңа... — Бәй, нәмә дип кайгырасың алайса? — Уйлаганым да юк. — Күренеп тора. Күзләрең эчкә баткан. ,— Бәйләнмә,— диде Таһир, кулын селтәп, һәм ясаган чәен эчмичә, койкасына барып чүмәште. 
Гормыш нинди кызык нәрсә. Моннан бер атна гына элек, ул нинди бәхетле иде. Групцалары белән җыелып, «Себер җире турында хикәя» картинасын караганнар иде. Музыка, җыр! Үзәк өзгеч матур табигать. Наташа белән Андрейның таңны каршы алулары. Күз яше кебек чиста күңелле Настенька. Кинодан, урамны иңләп, җырлап кайттылар. Ул Гөлнур янында кайтты, җиңел чә баш әйләнде. Кешеләр шундый шат, шундый сөйкемле булып күренде, гел җырлыйсы, шаярасы, көләсе килеп торды. Бүген боларның берсе дә юк. Йөрәкне гарьлек кимерә, мине авыр уйлар бораулый. Әллә авылга кайтып китәсе микән? Авылда аны сагынганнардыр инде. Әнисе капка төбенә йөгереп чыгар иде, кулын каш өстенә куеп карап торыр иде: минем улыммы соң бу, түгелме соң? Нишләп бәк караңгы чырайлы соң ул?—дияр иде. Авылга кайту планы ничектер реаль булуы белән күңелнең бер почмагында өмет уты кабызды. Нигә кайтмаска. Аның университетта кирәге юк бит инде. Авыл — туып-үскән җир, ничек тә сыйдырырлар. Гөлнур да котылыр, тынычланып калыр... Ул икенче көнне лекциягә бармады. Чемоданнарын рәткә китерде. Лекцияләр бетәр вакыт җиткәч, берәрсе кайтып кермәсен дип, тнз-тиз генә киенеп, тимер юл вокзалына йөгерде. Ләкин бүгенгә поезд юк иде. Торакка кайтасы килмәде. Урам буйлап каңгырып йөрде дә Республика үзәк китапханәсенә килеп керде. Китап яздырып алды. Китапханәнең тау куышына охшатып эшләнгән иң түрге, аулак залына кереп утырды. Алдына салган китабын укырга тырышып карады, ләкин берни дә барып чыкмады. Күз алдында сикерүче хәрефләргә буш карашын төбәп, үзенең очсыз-кырыйсыз уйларына күмелде. Сугыш елларында ул, колхозда эшләп, укудан аерылыбрак торган иде. Университетка бик сусап, укуны сагынып килде. Университетка киткәндә колхоз идарәсенә язган гаризасын да хәтерли әле ул: «Укырга теләгем зур булганлыктан һәм инде сугыш та булмаган- лыктан, мине тотмавыгызны сорыйм». Колхоз председателе Садри карт, күзлеген киеп, гаризаны азапланып укып чыкты да: «Ярый, бу җегет безнең йөзгә кызыллык китермәде. Инде әйбәтләп озатыйк. Укысын, кеше булсын. Укып бетергәч, әбәзәтелии үзебезгә кайтырсың»,— диде. Таһир риза булды. Паспорт-мазарын, «сәламәтлеге отлично» дип язылган врач справкамын һәм һәртөрле шундый формаль документлар белән эшне җайга

 
салгач, көннәрдән беркөнне, Таһирның үзе бик яратып җигә торган кара туры айгырын җиңел тарантаска җигеп, капка төбенә китереп туктаттылар. Күпме хыял, күпме якты өмет белән ашкынды ул калага! Китешли, бүгенгедәй хәтерендә, әнисе озата чыкты. Болытлы август төне иде. — Карале, улым,— диде Камиләттәй, хафаланып,— ашыгуын ашыктың, адашып юлдан язмассың микән? Төне бәк тә караңгы инде. Томан да бар төсле; булмаса, яктыргач китәсең мәллә, балакаем. — Борчылма, әни,— диде Таһир,— мин юл йөргән кеше бит. Стан- сага тикле баганалы юл бар, адашмабыз... Капка артында айгыр кешнәде, күрше Фәтхи абзый аны көч-хәл белән тыеп тора иде. Ләкин әнисенең һаман аерыласы килмәде. Унсигез яшькә кадәр бергә яшәп тә, хәзер бөтенләй башка тормышка аяк басарга җыенган, элмәкләп аскан ипи капчыгына, каеш тоткалы фанер чемоданына вак-төяк дәфтәрләрен, кием-салымнарын тутырып, озак һәм авыр юлга әзерләнгән улына аиа карчыкның китәр минутлар якынлашкач кына әйтәсе сүзләре кинәт бик күп булып чыкты. Бизәкле зур француз яулыгы белән күзләрен сөрткәли-сөрткәли, һаман сөйләнде, һаман сөйләнде, баласы өчен ана йөрәгендә генә саклана ала торган ягымлы сүзләрен, җылы васыятьләрен әйтеп бетерергә тырышты. — Карале, улым, кем, Таһирҗан, яхшы йөре. Мәрхүм әтиеңнең исеменә тап төшермә. Рәнҗеп ятыр... Таһир: «Ярып, әни, кер инде, туңасың»,— дигәч кенә, ул ике куллап күреште дә: «Әйбәт йөре, балакаем, әйбәтлекнең чиге булмас»,— дип, Таһирның тагын бер тапкыр исенә төшереп, ирексездән аерылып калды. Авыл башына чыккач, Фәтхи абзый атны туктатты: — Энем, әтиең кабере яныннан узабыз. Төшмисеңме? Таһир, караңгыда кармаланып, кабер чардуганын тапты, рәшәткәгә таянып, берсүзсез басып торды. Аннары кузгалып киттеләр. Фәтхи абзый, атка чөңгергәләп әкрен генә сөйләп барды: — Үләр алдыннан берәр ел кала, шулай сөйләшеп утырганда, әйтте мәрхүм: «Их, Фәтхи дус,—диде, — күрермен микән шушы Таһирҗанымның үсеп җиткәнен, көчемне кызганмый укытыр идем, кеше итәр идем, безнең кебек надан булмас иде ул»,— диде. Абыйларыңа караганда ул сине якынрак күрәдерие. Күрә алмады шул, мәрхүм. Шундый ярка кебек үсеп җиткән улы барлыкны күрсә нишләмәсие. Әйе, Таһир ятим үсте. Аның әтисенең үлеме турында төрле хәбәрләр йөрде. Берәүләр, бандитлар үтергән аны, диделәр, икенчеләре, абзыйлары эше ул, дип юрадылар. Таһир, сабыйрак чакта, абзый кешеләрнең бертуган энеләрен үтерүләрен башына да китерә алмады. Ләкин тормыш булгач, андый хәлләр дә була икән. Әтисенең чын үлеме турында, укырга илтә барган җирдән, аңа Фәтхи абзый сөйләде. — ААинем сиңа әйтәсе сүзем бар, энем,— диде ул, байтак вакытлар сүзсез баргач. Пошкыргалап барган атны үз җаена куеп, дилбегәне тезенә урады да тәмәке төреп кабызды.— Син инде зур җегет булдың, бер биш елдан галим булып кайтырсың, ләңин шуңарчы син белеп торырга тиешле, атаң каны тамган җиргә кайтырга тиешле син... Ул озак кына дәшмәде. Аннары, төзәтеп булмаслык хата эшләгәндәй, үкенүле тавыш белән тагын сүз башлады: — Мин бик гаепле, энем, синең алда... Әтиеңне саклый алмадык. Саклый алмадык әтиеңне. Алтын кеше ие. Кулакның кан дошманые. Мин аның белән юлда коралсыз да курыкмыйдырыем. Берәр потлы гер кадәр йодрыкларын күтәрәдерие дә «Ух!» дип бер генә үкерәдерие Районнан бер ялгызы кайтышлый ике абзыйсы сагалап үтерделәр. Тимер кистән белән башына китереп сукканнар... Караңгыда аның карлыккан тавышы куркыныч булып ишетелде.
и 

 
 
— Кистәнгә ябышып үкереп барган. Үкерүенә чыдый алмый буын үтергәннәр. Судта сөйләделәр абзыйлары. Ни өчен шулкадәр ерткычланганнар диген? Менә тында син: аның сәбәбе бар. Әтиең Юлдаш Шәрәфи байның кече хатын баласы иде. Ике абзасы: Нигъмәтҗан белән Әхмәтҗан, Шәрәфи бай үлгәч, мал бүлешү өчен талаштылар. Мин ул чакта аларда батрак булып эшләдем. Әтиеңә ун яшь ис. Ун яшеннән минем белән бергә сука сукалады, көлтә ташыды. Тәмле йокы вакытыннан. . күзен тырнап ачып, кырга чыкты. Ул гынамы?! 1\өи-төн эшләсә дэ өстеннән тукмак төшмәде. Абзыйлары бик комсыз булдылар, дөньяны йотарга әзер иделәр, малайның тиресен тунадылар. Хәтерлим әле: олы абзыйсы Нигъмәтҗан — Кылый Нигъмәтҗан диләрие үзен — шулай бервакыт Юлдашны кыйнады. Үтереп тә салды инде. Этнең белән мин, көлтә төяп, урман эченнән, ерак басудан кайтабыз. Урман карап туймаслык! Кура җиләге пешкән чак. Бала түгел диген, Юлдаш юл буенда ук кып-кызыл булып утырган җиләкләрне күргән дә йөге өстеннән сикереп төшкән. Арбаның казылмага килеп керүе булды, көлтә йөге гөрселдәп авып та китте. Кылый Нигъмәтҗан өченче йөктә кайтадырые. киерелеп килде дә малайга чалтыратып салып та җибәрде, Юлдаш очып барып төште, авызыннан шаулап кан китте. Үтерде дип торам. Ун яшьлек сабый бит, ун яшьлек! Каннарым кайнап китте, чыдар әмәлем калмады, Кылый Нигъмәтҗанны чыбыркы белән буып алдым. Минем дә бик таза чак ул. Нәтиҗәсе шул булды: мине бер сәгать тотмый куып чыгардылар. Шуннан мин, бәхет эзләп, ярты дөньяны әйләнеп кайттым. Уралында да, Донбассында да булдым. Күмер чәчрәп бер күзсез калдым. Шуннан калган кушамат ул — «Сукыр Фәтхи». Шунда мин яхшы белән яманны аердым, большевиклар белән таныштым, революция өчен сугыштым Соңыннан партия мине авылга җибәрде — үзебезнең якларга. Без кан койдык. Ә Кылый Нигъмәтҗаннар череп баеганнар, Казанка суы буена алты ташлы тегермән салдырганнар. Төп йорттан бөтен байлыкны талап чыгып киткәннәр. Хәзер Юлдашны йотарга — аның мактанычы булган юртагын алырга йөриләр. Юлдаш, бай баласы булса да, минем белән бергә эшләп, бергә кыен ашап үскән җегет,. моңарга әкренләп эшләрнең кая барганын аңлатам. НЭП чоры узды. Кулакның койрыгына баса башладык. Ярлы-ябагайны колхозга әйдәү алай авыр булмады. Аңа нәрсә! Ул чокырның төбендә утыра, егылса шуннан түбән егылырга мөмкин түгел. Ә урта хәлле аумакай, урта хәлле икеләнә, ыкы-мыкы килә. Ник дисәң — аның аты бар, сыеры бар, яхшымы-яманмы, җир кисәге бар. Җирем китә дип, атсыз калам дип, коты чыга аның. «Юлдаш, синнән башлыйбыз, син үрнәк күрсәт!» — дидем. Нигә күрсәтмәсен, күрсәтте, кулак йодрыгын татыган кеше ич ул. Ике абзыйсын бергә раскулачивать иттек. Тракторлар кайтарттык. Кулакка көн бетте. Бөтен авыл җылады ул үлгәч... Станциягә җиткәнче, ул бүтән дәшмәде, поездга утыртып озатканда «Безне онытма, атаң каны тамган җиргә кайтырга тиешле син»,—дип. каты итеп, кул кысып, Таһирны җилкәсеннән кагып озатты. Таһир әнисенең сүзләрен исенә төшерде: «Әйбәт йөре, балакаем, әтиең рәнҗеп ятыр». Әйбәт йөриме соң ул, авылдашы Фәтхи абзыннын наказына, әнисенең васыятьләренә тап төшермиме? Авылда хәзер анын лекция калдырып йөргәннәрен белсәләр, нәрсә әйтерләр? Вакыт-вакыт аңа барысы да каныккан, аны барысы да күрәлми, «син безне хур иттең» дип әйтерләр кебек тоела. Шунда күз алдына тотлыга- тотлыга сөйләүче Гөлнур килеп баса: «Таһирның бюро эшеннән качып йөрергә хакы юк»,— ди. Бәлки, тешне кысып булса да, анысын да күтәрергә булыр иде, әгәр дә ул аны Айрат Гыйльми сүзләрен яклап әйтмәсә. Бик белдеклеләнеп, үзен иң акыллы кешегә санап йөргән Айрат сүзләрен яклап әйтте бит ул аны. Шушы да иптәшләрчә булдымы?

 
 
Шушы да дусларча булдымы? Җыелалар, күтәрәләр, баш әйләнерлек биеклеккә чөеп җибәрәләр дә, үзләре тирә-якка чабышып китәләр. Ә син шул биеклектән шапылдап цемент идәнгә егылырга да башыңны ярырга тиешме? Ул күңеленә җыелган барлык үпкәләреннән, башын авырттырып күпергән уйларыннан, кысан китапханә бүлмәсенә генә сыеша алмыйча, урамга чыгып китте. «Чернышевский» буйлап бара торгач, үзе дә сизмичә, университет каршына килеп чыкты; беренче тапкыр күргәндәй, гаҗәпсенеп, университетның биек колонналарына, бөтен бер кварталны алып урнашкан мәһабәт бинасына карап торды. Бу йортны ташлап китү аңа туган йортын ташлап китү кебек авыр иде. Аның якты залларында, яшьләр шаулавы белән тулы уку бүлмәләрендә үткәргән бәхетле көннәре, бөтерелеп аккан тау елгасыдай ашкындыргыч тормышы аның өчен кадерле иде. Хәзер ул боларның бөтенесен ташлап китәргә тиеш иде. Университетның өзлексез ачылып-ябылып торган биек ишегеннән студентлар төркеме килеп чыкты. Бер мәлгә йөрәкне чеметеп, Гөлнурның зәңгәр башлыгы күренеп киткәндәй булды. Таһир тиз генә койма буена ышыкланды. Төркем узып киткәч, университет чатына борылып. <Баумап»га төшеп китте. Аннары «Кольцо»га барып чыкты. Ул йөгереп килеп, полный ход барган трамвай баскычына сикерде һәм үзенең башсызлыгына үзе исе китте. Ишек тоткасына асылынган көйгә, пальто чабуларын җилфердәтеп бара торгач, трамвай туктады, аны әвәрәп эчкә алып кереп киттеләр. Трамвайда кеше күп иде, тыгын иде. Ул алдагы тукталышта төшеп калырга уйлады. Ләкин шунда пло- щадканың бер почмагында, тәрәзә буенда, сөйләшеп торучы егет белән кызны күреп төшми калды. Табигать кочагында иркенләп үскән яшь болан баласын хәтерләтә иде ул кыз. Ап-ак юка шәле астыннан чыккан куе, кара чәчләре күзне иркәләп, күпереп тора иде. Керфек очлары өскә бөгелгән балаларча саф эчкерсез күзләре һәм матур уелган борын канатлары — барысы аның суыктан алсуланып киткән йөзенә, табигатьтәге барлык шифалыкны җыйгандай, ягымлы һәм якты чырай бирәләр иде. Кыз үзенә каршы баскан киң пальтолы, эшләпәле егет беләи сөйләшеп бара. Егете салам юанлыгы гына итеп бәйләгән галстугына кагылгалап, һич юктан көлеп җибәрә, көлгәндә дә әле, кеше төсле генә көлми, үзенең кыздай өстен икәнлеген сиздерергә теләгәндәй, хахылдап көлә. Сабырлык булса да булыр икән кызда, егетнең шул тамаша кыланышын сизмәгән кебек ачусыз гына җавап кайтара: — Юуук, кем әйтте аны? Мөмкин хәл түгел. Кая киткән аның перспективасы? — Перспектива?!—диде егет, хахылдап,— тормыш — барометр... Кызның кара күзләрендә хәтер калу билгесе чагылып китте. — Сезгә ирек бирсәләр, билгеле... бетерер идегез... — Стоп! Мин при чем? Булганны әйтәм мин. Карагыз шәһәрне. Кем баласын татар мәктәбенә бирә? Ну-ка?—Ул сораулы караш ташлап, көтеп торды, аннары эшләпә астын бармаклары белән бораулагансы- ман итте.— Кайсының акыл сай, шул бирә. Дөрес түгелме? Соңыннан баласы ручсаны җимереп йөри. Татар семьясында — интеллигенция - - русча сөйләшә, докладлар — русча. Күреп торам: сез тормышны начар күзәтәсез... Таһир егетнең әллә киемендә, әллә кыланышында Айрат Гыйльми белән охшаш яклар тапты. Ачуы килебрәк тыңлап баргач, сүзнең татар теле турында икәнен аңлады. Соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп: «Нәрсә сөйли бу, әллә булмаса... тел бетә димәкче буламы?» — дип куйды. Аның кинәт ачуы йөзенә чыкты, үзенең шушы арада үткәргән барлык 


 
 борчуларына әлеге салам галстуклы егет гаеплесыман, күзләрен акайтып: — Кит моннан, хәчтерүш!—дип шундый каты кычкырып җибәрде, кыз дерт итеп сискәнеп китте. 
Идрис Мохтаровиың факультет парторгы булып эшли башлавына күптән түгел иде әле. Аны узган елның языннан гына билгеләделәр. Шуңа күрә ул факультет тормышын якыннан беләм дип әйтә алмас .. иде. г Беренче карауга факультетта бар нәрсә дә үз нәүбәтендә бара кебек иде. Яна уку елы башында ташкыны белән яңа студентлар килә, бер- ике айдан факультет аларны ияләштерә, үз жаена сала. Җыелышлар җыела, фәнни конференцияләр, диспутлар, политинформацияләр, күңел ачу кичәләре үткәрелә. Имтихан сессияләре алдыннан факультет билне кысыбрак буа, тормыш киеренкерәк, тынычрак ага башлый. Аннары тагын үз жаена кайта. Галимнәр көн саен, әкренләп, тырышып, булачак . белгечләрне мөстәкыйль тормышка әзерлиләр. Барысы үз нәүбәтендә. Факультет тормышының бу ягы һәркемгә аңлаешлы. Ләкин, эшкә күз ияләшә төшкәч, «үз жаенда» аккан тормышның аңлаешсыз яклары берәм-берәм килеп чыга башлады. Иң элек Мохта- ровны факультетта гыйльми эшләрнең торышы борчуга салды. Гыйльми совет житәкчесе Аллаяр Сарымсаков, декан ярдәмчесе вазифасына баш-аягы белән чумганлыктан, өлгереш процентлары белән мавыгып китеп, фәнни эшләрнең барышын үз агымына куйган иде. Диссертация яклау сроклары әллә кайчан узып киткән аспирантларга да, докторантларга да ул авыз ачып сүз әйтә алмый, чөнки үзенең дә докторлык диссертациясенең срогы күптәй узып киткән иде. Ул яктан Мохтаров- ның йөзе ак, сугышка кадәр башлаган кандидатлык диссертациясен, сугыштан кайту белән, бер ел эчендә яклады, аннары өч ел тоташ көн- төн утырды да, Москвага барып, докторлык диссертациясен яклап кайтты. Ләкин үзеңнең диссертацияң яклану белән генә тынычланыр чак түгел: утырыш булган саен Гыйльми советка дистәләгән укытучыны чакыралар, диссертацияләрнең тапшырылу срокларын язып алалар, әмма ул вәгъдәләр, халык әйтмешли, вак тараканга азык булып кала. Эчендә жаны бар кеше бу хәл белән, әлбәттә, килешә алмый, килешсәң — яңа алмаш хәзерләү мәсьәләсен куркыныч астына куярга кирәк, чөнки япь- яшь кенә аспирантларга да «стаж чире» йоккан иде. Мохтаров, коммунистлар белән киңәшеп, партоешманың ачык җыелышын жыйды, жыелышка кафедра мөдирләрен, Гыйльми совет членнарын, бишәр-унар ел буе бурычлы булып йөргән ассистентларны, өлкән укытучыларны, аспирантларны чакырды. Трибуна артына басмады ул, өстәлгә таянып, графиннан су эчеп тә сөйләмәде, өстәл артына башкалар белән рәттән утырган килеш, тыныч кына Сарымсаковиың отчетын тыңлады, сораулар бирде, һәрбер «бурычлы» кешенең срокларын үз кенәгәсенә яза барды. Икенче көнне үк эшнең үтәлешен тикшерергә кереште. — Деспот!—диделәр аны эш яратмаучылар. Сарымсаков бу хәлләрне ишеткәч: — Яна себерке каты себерә инде ул,— дип нәтижә ясады. Әмма Мохтаров деспотлыгының тиздән барысына да файдасы тия башлады. Профессор таләп итеп кенә калмый, материалларны кайдан табарга икәнен дә күрсәтә, кайчакта үзе бик азап белән генә тапкан әйберләрен дә кызганмый-ннтми биреп жибәрә иде.

11 
 
 
— Менә карап карагыз, файдасы тимәсме,—ди иде ул үз кул астында эшләүче аспирантларга,— тисә файдалана бирегез. Иң мөһиме, материалны белү. «Фәнни» төшенчәләрнең кабыгын ватып, эчкә, әйбернең үзәгенә керү. Материалың булса, фикер туа, нәтиҗә үзеннән-үзе чыга ул... Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе ярты елда ук күренде. Гыйльми эшләргә .мөнәсәбәт факультетта җитди төс алды. Тик әле бу эшнең башы гына иде. Иң авыры алда иде әле. Кафедраларда алып барыла торган гыйльми эшләр белән якыннан- рак танышкач (бер башлаган эшне инде ул ярты юлда калдыра ал- , мады), Мохтаров галимнәрнең һәрберсе үз кабыгына бикләнеп, үзбаш, аерым, вак темалар өстендә эшләвеи күрде. Бу хәл исә зур проблемаларны тирән, фәнни нигездә чишәргә ирек бирми иде. Бер галим, ничаклы гына акыллы, тырыш, талантлы булмасын, гасырлар буена иҗат ителгән телнең, әдәбиятның катлаулы мәсьәләләрен ялгыз башы ерып чыга алмый, күтәрелмәгән зур-зур кантарлар шул килеш кала бирә. Университетта күптән түгел генә ачылган татар кафедрасында ял- гыз-ярым эшләүнең аяныч нәтиҗәләре аеруча көчле сизелә иде. Университет һәм пединститут студентлары өчен тел-әдәбият буенча уку әсбапларының булмавын әйтеп тә торасы юк, хәтта урта мәктәп өчен дә вакыт сынавын узган яхшы дәреслекләр юк иде. Ел саен яңа бер автор дәреслек яза, ел саен аны өлкә газетасы пыр туздырып тәнкыйтьләп чыга. Фәннәр академиясе филиалында эшләүче галимнәр, җылы оядан башларын чыгарырга куркып яткан кошчыклар- сыман, чамадан тыш акрын кыймылдыйлар иде. Ун ел буе сөйләнеп тә кулга тотарлык адәм рәтле татарча-русча сүзлек тә әле дөньяга чыкмаган иде. Менә шул кичектергесез эшләрнең барысы турында борчылып, кешеләр белән сөйләшеп, зур планнар күтәреп йөргән көннәрдә, аны комсомол бюросына чакырдылар. Зур эштән аеруның нигә кирәге бар иде инде? Яшьләр үзләре хәл итә алмыйлар идемени? Юлдашев комсомол эшеннән баш тарткан икән, яхшылап аңлатырга кирәк; аңламый икән, мәҗбүр итәргә кирәк. Ләкин эш асылда ул уйлаганнан күп өлеш катлаулырак, буталчыграк булып чыкты. Бюро утырышында булып кайтканнан соң, парторг үз өстенә йөкләнгән эшнең мөһим бер тармагын күздән ычкындырганын аңлады. Яхшы, бюрога җыелдылар, бик каты гәпләштеләр. Юлдашев, комсомолец егет, җәмәгать эшеннән баш тартуы белән начар эшләде, комсомолларча эшләмәде, дип ялкынлы сүзләр сөйләделәр. Юлдашевтан әллә нәрсәләр таләп иттеләр, протокол яздылар, ләкин бюро членнарының кайсысы Юлдашевның тормышын якыннан белә, аның интереслары белән кызыксына? Мохтаров бу турыда уйламый кала алмады. Билгеле, бюрода Юлда- шевка дөрес таләп куйдылар, дип фикер йөртте ул, без шулай өйрәтәбез, алар шулай таләп итә. Икенче уйлаганда, ул үзенең уйларына үзе каршы төште. Дөресен дөрес ул, Юлдашевка каты шелтә бирүен бирделәр, ләкин аның файдасы тиярме? Юлдашев дөрес аңласа ярый ла. Нишләптер ул узган лекциядә катнашмады. Аннары ул егет узган елларны эшкә бик батыраеп тотына торган иде, рефератын да әйбәт кенә язды, шәһәр конкурсына да билгеләделәр. Быел аңарда ул ялкын сизелми шикелле. Семинарда да әллә ничек килеп чыкты... Шайтан алгыры, Юлдашевның шәхси эше Мохтаровның бөтен планнарын чуалтып ташлады. Мәсьәлә шунда иде ки, профессор Таһир Юлдашевка, Мостафа Мәһдиевкә, Гөлнур Латыйповага бик зур өмет
12 
 
 
баглап, алардан татар теле һәм әдәбияты буенча кыю фикерле ян* белгечләр әзерләргә җыена иде. Хәзер менә бу яшьләрнең беренчесе — Таһир Юлдашев комсомол исеменә тап төшерүче дин аталды. Тиздән аның шәһәр конкурсына тапшырылган фәнни эше дә игътибарга лаексыз икәне беленде. Гаҗәпкә каршы, татар кафедрасыннан бары бер гепэ реферат — Моһдиевнеке генә — конкурска узган булып чыкты. <Юк, монда нәрсәдер бар,— дни уйлады Мохтаров,— Юлдашев белән Латыннованың рефераты узмый калырга мөмкин түгел». Үзең ышанган эшнең узмый калуы белән ничектер килешәсе килми иде. Ул рефератларга Мохтаровның да көче керде, Гөлнур белән Таһир аның кул астында эшләде. Доцент Сарымсаков белән сөйләшеп карау теләге туды, студент эшләрен конкурска Сарымсаков әзерләде, ул тәгаен белергә тиеш иде. Ике-өч көн очраталмый йөргәннән соң, Мохтаров, ниһаять, Сарым саковны китапханәдә, сирәк кулъязмалар бүлегендә, туры китерде. Доцент кысан китап шүрлекләре арасында, кечкенә генә өстәл янында, ачып куелган бер китаптан нәрсәдер күчереп утыра иде. Яшел абажурлы өстәл лампасының сыек яктысы аның баш түбәсенә төшә, доцент селкенгән саен, чигә чәче белән бик тырышып капланса да ябылып бетмәгән пеләшен яктыртып ала иде. Мохтаров аксый-аксый өстәл янына килде. Исәнләште. Сарымсаков тиз генә китабын ябып куйды да, юаная башлаган гәүдәсен борып, исәнләшүчегә карады. — Ә-ә... Әйдүк, Идрис. Ни эш бетереп йөрисең? — Диссертацияме?—диде Мохтаров, өстәлдәге кәгазьләргә ымлап. Сарымсаков авыр сулап куйды, калын пыялалы күзлеге астыннан шешмәгрәк кабаклы, кабарынкы күзләре белән юаш кына елмайды: — Тынгылык бирмисез бит. Үз нәүбәтендә А1охтаров та елмаеп, буш урындыкка килеп утырды: — Анысы шулай инде,— дип, әкрен генә әйтеп куйды.—Башта тынычсызрак булса, соңыннан тынычрак була ул, Аллаяр. Сарымсаков дәшмәде, күзлеген салып, озаклап сөртте, бер кигәч тагын салып, күзлек ботыннан тотып, әйләндерә башлады. Аның бу хәрәкәте: «Йомышыңны әйт, сузма» дигән кебек тоелды. Мохтаров таягын өстәл кырыена сөяп куйды. — Карале, Аллаяр, мин синең янга үземне борчыган бер әйбер турында сөйләшергә дип килгән идем: конкурс йомгаклары сиңа бил- 1 елеме? — Студентлар конкурсымы? Гафу ит, исемлек чыкты бит инде. — Мин ул кадәресен беләм. — Соң? — Безнең кафедрадан бүләкләнүчеләр аз түгелме? — Үзебез гаепле. Аз хәзерләнгәнбез,— диде Сарымсаков парторгнык үз сүзләре белән. Мохтаров аның чәнечкеле сүзен сизмәмешкә салынды. — Миңа калса, бик аз димәс идем. Җиде реферат бер кафедрага аз түгел ул... — Гафу итәсең, алариың дүртесе университетта ук төшеп калды. Безнең кафедра тәҗрибәсез әле. Кыюсыз. Руслар белән ярышырга безгә иртәрәк. Аларның гасырлар буена килгән традициясе бар. — Анысын син дөрес әйтәсең,— диде Мохтаров, ихлас күңелдән,- ләкин безгә нәкъ менә шул әйбәт традициядән файдаланырга кирәк түгелме икән?   Гафу ит, Идрис, бу бит ачык ишекне кагу,— диде Сарымсаков. кәефе китүен яшермичә,— файдалану дибез. Файдаланабызмы сон7
13 
 
 
Рус студентларының ВУЗга нинди багаж белән килүен онытмаска кнрәк. Мохтаров, урыныннан торып, шүрәле башлы мундштугына сигарет киертә башлаган иде, Сарымсаков аны туктатты: — Монда тартырга ярамын... — Яхшы,— диде Мохтаров һәм, мундштугын кесәсенә тыгып, урынына утырды.— Алайса, коиксрт сөйләшик. Латыйпованың рефераты, синеңчә, конкурска узмаслыкмыни? Сарымсаков, гаҗәпләнеп, күзлеген кызурак әйләндерә башлады. — Гафу итәсең. Ул рефератны мин узмасын дип әйтмәдем. Син, бәлкем, ул рефератның җитәкчесе булганга күрә мине ачу итә дип уйлыйсындыр. Ялгышасың, Идрис. Мин ул кызның фәнни авторитетларны санга сукмавын гына әйттем. Ә реферат үзе болан... дөресен әйтәм: начар реферат түгел ул. Халык җырлары турында аның үз фикерләре бар. Дөрес, бик бәхәсле фикерләр. Ләкин үзенеке. Мин аны уздырмаска кушмадым. Ә уз фикерләремне әйтүдән мине беркем дә тыя алмый. — Соң бит, Аллаяр Шәкүрович... — Гафу итәсең, бүлдерәм... Татар фольклоры эшләнмәгән дисең син. Кимчелекләр бар дисең. Ләкин... кайсыбызда гына юк кимчелек. Аңа карап галимнәрнең эшен бер селтәүдә юкка чыгарырга ярамый. Юылган суы белән баланы чыгарып ташламыйк инде. Нигилизмга өйрәтмик яшьләрне... Яман чир ул. Мохтаров кинәт көлеп җибәрде. — Юкка кайгырасың, Аллаяр. Мин Латыйпованың рефератын беләм бит. Аңарда син әйткән чир юк, юк! Галимнәрнең эшен юкка чыгарырга уйламый да ул. Төпле эшне гомумән берәү дә юкка чыгара алмый. Латыйпова, киресенчә, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертә. Әгәр инде синең бер мәкаләңә кагылган икән, салкын кан беләнрәк кабул итәргә иде. Бәлки, синең үк файдаңадыр. — Беләм мин андый файдаларның кая илткәнен,— диде Сарымсаков һәм, деканатта эшләре бар икәнен әйтеп, гафу үтенеп, әйберләрен җыя башлады. Юк, күңеле бушаганчы сөйләшә алмады Мохтаров. Әңгәмә кыза башлаганда гына, Сарымсаков, йомыш табып, бәхәстән читкә качты. Мохтаров китапханәдән кәефе китеп чыкты. Ишек төбендә, саубуллашкан чакта ул, сүз җае китереп, Юлдашев рефераты турында Сарымсаковпың фикере ничек икәнен сорады. Декан ярдәмчесе күзлек өстеннән аптырап карап торды да: — Мактау көтәсеңме? — диде. — Юк, Аллаяр Шәкүрович... эш мактауда түгел. — Соң, тагыи нәрсә кирәк? Конкурста бүләкләнүе җитмимени! — Кайчан? Кем әйтте аны?! — Белмим мин... тагын нинди премия кирәктер. Обком грамотасы алды ул эш,— диде Сарымсаков һәм зур портфелен култык астына кыстырып, капкага таба китте. Юл уңаенда ул, иртәгәге көнгә расписание рәтләмәвен уйлап, деканатка керен чыгарга булды. Университетның биек баскычларыннан озаклап күтәрелде. Мохта- ровныц сүзләренә кәефе китеп, деканатка кергәч тә тиз генә эшенә тотына алмады, һәрбер эшләгән эшеңнән чи эзли башлагач, авыр икән. Азмы эш эшләде ул университетта? Кадереңне белмиләр; белмиләр кадереңне. Тегесе дә ярамый, монысы да ярамый. Туйдырды бу бәхәсләр... Зәһәрләнеп, рәттән ике-өч тапкыр телефон шалтырады/ — Да!—диде Сарымсаков, трубканы кулында кысып.— Да, да. Сарымсаков. Декан ярдәмчесе. Пединститутмы? Шулаймыни? Ах. чорт!
14 
 
 
Белмәдем. Иртән сигездән дисез. Яна расписание? Гафу итегез, күчереп булмыймы? Сигездә бит минем педучилищеда лекциям бар. Юк, юк. Булмый. Гафу итегез, барып булмый дим. Университетта лекциям. Күп аласыз? Нәрсә күп аласыз? Гафи итегез, кушкач, алырсың. Ярый. Ярый. Да, да, берсекөнгә. Берсекөнгә сәгатьләрем юк бугай. Ярый, әйтермен. Хәбәр итәрмен дим... Хушыгыз... Ул, авыр сулап, трубканы куйды да өстәл янына килеп утырды. Бер өзлексез телефон шалтыравы ничек туйдырды аны! Я институттан шалтыраталар, я педучилищедан, я тагын бүтән берәр җирдән. Атна саен расписание үзгәртәләр. Син гаепле — барысына ничек җайлашып бетәсең. Лекцияләрне күп алмас идең, тормыш куша. Кырыкмаса кырык җирдә расход. Кырыкмаса кырык җирдән акча сорыйлар... 

Юлдашевның шәхси эшен айдан артык тоттылар. Бюро карарын комсомол җыелышы расларга тиеш иде. Айрат Гыйльми җыелышны, бөтен шартын китереп, тулы хәзерлек белән үткәрергә теләде. Шул ният белән ул беркөнне комсомол бүлмәсенә Гөлнур Латыйпованы чакыртып алды. Юлдашевның «эше» белән җыелышны таныштыруны аңа йөкләмәкче булып: — Гөлнур, син безне подводить итмәссең инде,— диде. Гөлнурның әле бюро утырышыннан соңгы борчулары да бетеп җитмәгән иде, бер группада укысалар да, алар Таһир белән сөйләшми йөриләр иде. Инде монысы да өстәлгәч, ул, Айратның алдан «хәзерлек» күрүенә үртәлеп, секретарьга маңгай астыннан карады: — Үзең өчен борчыласыңмыни? Яклаучылар әзерлисең... Айрат аның иреннәре дерелдәвен, йөзенә гарьлекле бер чырай чыгуын күрде. Бу хәл секретарьның бик каты кәефен алды, чөнки ул Гөлнурның үзен яклаячагына шик тотмый иде. «Шайтаныммы котыртты мине? Бу кызның нечкә күңелле икәнен белми идеммени? — дип уйлады ул.— Җаена ятып кына сөйләшергә кирәк иде. Ашыктым. Тиешенчә әйтә белмәдем...» Секретарь үзен Гөлнур тарафыннан мәсхәрә ителгән, җан тынычлыгын сакларга тырышучы түбән кеше итеп саналгандай тойды, тынычланыр өчен кич белән Мәрфуга Минвәлиева квартирасына китте. Мәрфуга үзе генә иде, хуҗа хатын каядыр киткән иде, бай җиһазлар белән бизәлгән зур бер бүлмәдә ул Айратны яктырып каршы алды. Эчке бүлмәгә кереп бизәнеп-ясанып чыкты да почмакта торган зур гына путаллы көзге каршына килде. Аның өстендә изүе ачык озын зәңгәр күлмәк, муенында нечкә чылбыр белән таккан авыр медальон, аягында биек үкчәле, ялтырап торган лаклы туфли иде. Пальтосын кийе, каурыйлар белән бизәлгән эшләпәсен тамак астына элмәкләп бәйләп куйды. — Кая барабыз соң, Айратчик?—дип, тагын бер тапкыр көзге каршында бөтерелеп алды. — Әйдә тизрәк,— дип ашыктырды Айрат. Мәрфуганың көзге каршында озак болгануына аның кәефе китә башлады. Пальто җиңен күтәреп, сәгатенә күз төшерде.— Сәгать сигезенче ярты булып килә. Медикларда бүген танцы. Ташювать итмәсәк, урамда йөрербез. — Медикларны я-рат-мыйм мин,— диде Мәрфуга һәм, ридикюленнән кулъяулыгы чыгарып, ирен кырыйларына кагылгалап алды.—Без лутче дом офииеровка барыйк. Анда күңеллерәк. Оркестр, буфет... — Ярар, Марго, әйдә тизрәк,— диде Айрат,— кайда да ярый! 
15 
 
 
Алар шул чыгып китүдән ярты төнгә хәтле йөрделәр. Өйгә кайтканда инде урамда кешеләр азайган, ара-тирә урам уртасыннан узган милиционермын салмак атлап йөргән аяк тавышы гына ишетелә иде. Айратның әле кайтасы килмәде. Ул Мәрфуганың кулыннан алды да туктап калды. — Марго, капкалап чыкмыйбызмы? Ачыктым. Иртәдән бирле ашаганым юк... Мәрфуга каршы килмәде. Ашханәләр ябык иде, ресторанга керделәр. — Аппетит өчен,— дип, көлеп, Айрат йөз иллешәр грамм «три семерки» заказать итте, бераздан шуны ук кабатлатты. Күзләре уйный башлаган Мәрфуга үпкәсез генә сөйләнә башлады: — Беркөн кая барганыңны белдем, Айратчик. Латыйпованы кинога алып баргансың. Баа! Алдалаган буласың... Айрат бер якка кыйшайган галстугын рәтләп: — Әллә көнләшәсеңме? — диде. — Фп-и! Көйләшәм... выдумал... Юньлерәкләрдән дә... — Марго!—дип бер сүздә өзде аны Айрат.— Не смей! — Бетте, бетте,— дип көлде /Мәрфуга. — Баа! Бер сүз әйтергә ярамый... Ул исерә башлаган иде. Күзләре пыялалана, төссезләнгән ак чыраенда зәгыйфь кенә алсулык уйный иде. Айрат аның әледән-әле беләкләрен сыпыргалавына күңел кайтаргыч упкә белән карап утырды. «Гөлнурга киертергә иде бу күлмәкләрне,— дип уйлады,— ялкын булып кабыныр иде»... Алар рестораннан соңгы кеше булып диярлек чыктылар. Мәрфугалар урамына килеп җиткәндә, сәгать инде төнге икеләр тирәсе иде. Айрат Мәрфуганы өйләренә тикле озатып куйды да, ишек төбендә саубуллашырга дип кулын сузган кызны биленнән кочып, үзенә тартып китерде: — Марго... Мәрфуга, гәүдәсен тота алмыйча, аның кулына сыгылып төште. 
10 
Көй артыннан көн узды, ләкин комсомол җыелышы һаман да жыел- мады. Бюро Юлдашевны җәмәгать эшеннән дә азат итмәде. Шулай булгач, сукыр ярсуга бирелеп, дуамалланып йөрү комсомол билетыңны югалтудан башкага илтмәячәк иде. Каты шелтәнең раслануын эчке бер борчылу белән көтеп йөргән көннәрнең берендә, дәрес арасында Таһирны Идрис Мохтаровның үз янына, партбюро бүлмәсенә чакырганын әйттеләр. Ләкин ни өчен — моны Гөлнур да, группадагы башка студентлар да әйтә алмады. Таһир кисәк кенә парторгка нигә кирәк булуына аптырап, йөзенә чыккан каушау хисен яшерә алмыйча, партбюро бүлмәсенә барып керде. Янмый торган шкаф кырыенда, өстәлгә таянып, түбән карап утырган Мохтаров, ишек ачылуга, урыныннан торды. Юлдашевка каршы килеп, кул биреп күреште һәм, егетнең иңеннән кочып, диванга таба алып китте. Утырдылар. Мохтаров бераз дәшми торгач: — Юлдашев, син фронтовикмы? — диде. Таһир үзенең фронтовик түгел икәнен парторгның белүенә шик тотмый иде, сәерсенеп: — Юк, Идрис абый,— диде.— Булырга туры килмәде... Яшь идем. — Алаай...— диде Мохтаров, сузып кына.— Фронтовик түгел. Чыныгу мәктәбен үтмәдең...


 
 
Аның чырае уйчанланды. Диваннан торып, протез аягын шыгырдатып, өстәл янына килде дә, өстәлгә карап, бераз тын торды, аннары өстәл тартмасыннан бер кәгазь чыгарды: — Сиңа телеграмма бар... Таһир, ашыгып, телеграмманы алды, укыды, тагын укыды, йөзе кәгазь кебек агарып, төссезләнеп китте. Фәтхи абзый әнисенең үлүе турында хәбәр иткән иде. Күз алдыннан күңелне ярып урнашкан еллар саны узып китте: «1931... 41... 43... әти, абый, кече абый, әни... бер ялгызым...» йөзе авыр гартышып куйды, теле сүз әйтүдән гаҗиз калды. Ул берсүзсез, парторгның күзләренә карап, дәһшәтле басып торды. Бер ярты сәгатьтән аны Мохтаров, үзенең машинасына утыртып, вокзалга төшереп куйды һәм, поезд күздән югалганчы перронга басып, карап калды. ...Ике көннән соң партбюро бүлмәсенә җилтерәп Айрат Гыйльми килеп керде. Аның өстендә ялт иткән яңа гимнастерка, аягында күзне чагылдырырлык итеп ялтыраткан хром итек, чырае эшлекле, җитди иде. — Идрис Әлмиевич, исәнмесез! Мин сезнең белән киңәшергә килгән идем. Мохтаров секретарьның көр тавышыннан, файдалы киңәш ишетергә килүдән бигрәк, «әйбәт эшлисең!» дигән сүзне көтеп килүен аңлады, ләкин уйларын төсенә чыгармыйча: — Ниткән мәсьәлә буенча? — диде. - - Ж.ыелыш турында,— дип җавап кайтарды Айрат һәм өстәл янына Мохтаровның каршысына ук килеп басты. — Нинди мәсьәләләр куясыз? Утырыгыз, утыр. — Шәһәр конкурсының йомгаклары. Грамоталар тапшыру. Аннары... персональ эшләр. — Юлдашевның грамотасын нишләттегез? Нишләттек... ни... аны бит комсомол комитеты бирми торырга булды. Шуңа күрә... мин аны исемлектә күрсәтмәдем. — Нигә күрсәтмәдегез соң? — Ни бит... Идрис Әлмиевич... үзегез беләсез. Аның персональ эше... уңайсыз... — Ничек була инде ул? Юлдашевка грамотаны уйнаган өчен бир- мәгәннәрдер бит? Айрат кыенсына башлады. Якасы кыскан кебек тоелды. Бер-ике минут эчендә маңгае тирләп чыкты. ^Мохтаров ачуланмады аны, бары тик сорау гына бирде: — Юлдашевның эшен куярга булдыгыз алайса? Ни... куймый булмый бит, Идрис Әлмиевич... - Аңлашыла,— диде .Мохтаров, бераз тын торгач.— Ә Юлдашевның кайда икәнен беләсезме соң? — Биредә булырга тиеш, Идрис Әлм... Бу юлы Мохтаров үзе гаҗәпкә калды. Комсомол секретареның Юлдашев эшенә шулкадәр формаль каравы, аның кайда йөрүен дә белмәве бик сәер иде. — Ничек инде ул «тиеш»? — диде Мохтаров, гаҗәпләнүдән кулларын җәеп, — Юлдашев бит инде икс көннән бирле авылда. Аның әнисе үлгән... Бу хәбәре белән ул Айрат Гыйльмине үтереп салды. Юлдашевның хәлен белешми шушы кабинетка килеп керүенә Айрат, чамасыз үкенеп, тавышсыз гына тешен кысты. Алариың бүтән сөйләшер сүзләре бетте. Хушыгыз, Идрис Әлм... Салкын коридорга килеп чыккач, Айрат «уф!» дип, авыр сулап, шабыр тир булган маңгаена кулъяулыгын күтәрде.  

 
 
Әнисен күмеп кайтканнан соң, Таһир беренче көннәрне саташулы төш эчендә үткәрде. Лекцияләрне тыңлый алмый, укыган әйберсен аңлый алмый йөдәп бетте. Вакыт-вакыт аның уйлары бер урында таптанып биешә башлыйлар иде: моңарчы ул әнисенең кадерен белмәгәндер, сүзен тыңламагандыр, рәнҗеткәндер кебек. Өстенә киеп йөргән бишмәтен дә юкарак, җиңелрәк материядән тектереп бирәсе калган икәнавыр булгандыр, иңнәрен баскандыр. Хатларны күп итеп, озын нтеп язасы булган — бик аз язды, кыска язды... Ул хәзер йөрәк башына җыелган авыр, үкенечле тойгылар белән яшәде, моңсуланды, сөйләшмәс булды. Университет залларында һәм урамда бара торган ыгы-зыгылы, шау-шулы тормыш аңа ничектер мәгънәсез, булырга тиеш түгел бернәрсә кебек тоелды. Миләрне кысып, чыңлатып торган кайгысы, моңарчы булган борчулар, үпкәләүләр, бюро эше буенча биреләчәк җәзалар белән бергә кушылып, аның бөтен барлыгын басты. Ул инде бу хәтле зур кайгыдан гомергә дә арына алмам дип уйлады. Март бураннары шәһәрнең биек йортлы үзәк урамнарына кадәр үтеп, дулыйдулый кар бөтергән көннәрдә, нефть районнарыннан, практикадан, Кузьма Иванов кайтып төште. Битен җил кискән, каралган, ябыккан. «КГУ» мундирлы, җиз төймәле геологлар формасы кигән Кузьма бүлмәдәшләрен шулкадәр сагынган иде, кочаклашып күреште. Геннадий белән Салават аңа университет хәлләрен, шәһәр яңалыкларын сөйләделәр. Таһир сүзгә катнашмады. Ара-тирә сагышлы күзләрен күтәреп, егетләрнең үзе турындагы хәбәрләрне әйтүләреннән куркып, тавыш-тынсыз утырды. Ләкин Салават белән Геннадий аның турында авыз ачып бер сүз әйтмәделәр, гомумән үзләренең бүлмәсендәге хәлләрне читләтеп уздылар. Күрәсең, төзәлеп җитмәгән яраны кузгатырга теләмәделәр. Ниһаять, сөйләшәсе сүзләр сөйләшенеп беткәч, хәвефле минутлар якынлашканны аңлагандай, алар икесе берьюлы, йомыш табып, чыгып киттеләр. — Я, синең эшләр кай тирәдә, Таһир? — диде Кузьма, Таһирның гадәттә булмаганча тын утыруын күреп. — Эшләр шәп түгел,— диде Таһир, кинәт карлыгып киткән тонык тавыш белән.— Әни үлде... Бу сүзләр инде кайгыра алмый башлаган, хисләре түнеп, әйләнә- тирәгә битараф һәм гамьсез караган кеше тавышы белән әйтелделәр. Кузьма шушы салкын һәм гамьсез тавыштан югалып калып: — Күптәнме?—диде. Нәрсәгә карата әйтелде бу сүз: «Әниең күптән үлдеме?»—дин әйтелдеме, әллә «Күптәнме син шулай башыңны югалттың?» — дип әйтелдеме,— моны Кузьма үзе дә аңламады. Бу минутта ул кайгылы егетне юатырлык, аның хәленә керерлек бүтән сүз таба алмады. Таһирның катып калган йөзенә күз төшерергә теләмәгәндәй, җанны өтеп ала торган авыр тынлыкта тәрәзә буена килеп сөялде. Урамда ялангач яшь юкәләрне сыгып, язның соңгы бураны котырына, тәрәзәгә килеп сыланган юеш кар, җыелып торган күз яшесы- ман, пыялада эз калдырып, ашыкмый гына агып төшә, табигать, яңа үзгәрешне даулап, үкерә, сызгыра, сыкрана иде. — Китәм университеттан,— диде Таһир, шул ук гамьсез, шул ук салкын тавыш белән. Монысына дәшми калу мөмкин түгел иде. Кузьма тәрәзәдән йөзен алды, Юлдашевның күз төпләренә капчыклар асылынган, бала йоны баскан сүлпән йөзенә текәлеп карады. Ул бары тик хәзер генә үзе 2. .С. Ә.“ .V? п. 17 

18 
 
 
югында Юлдашевның коточкыч олыгаеп, ирен кырыйларына вакытсыз ике сызык утырганын күреп алды. — Акылына кил, нәрсә сөйлисең сип? — диде. Ләкин әйтергә теләгән сүз бу түгел иде. Мондый чакта нинди генә юату сүзенең дә көчсез икәнен Кузьма ачык аңлады. Юлдашевның күңеленә кереп утырган бәхетсезлек, ялгызлык тойгысы кемнеңдер читтән кузгатып, уятып җибәрүенә мохтаҗ иде, егет үз кайгысыннан курыкмаган, таяныч була алырдай кешене көтә иде. Кузьма Таһирның яиына килеп утырды, җилкәсенә кулын китереп салды: — Әйт. Кулымнан килсә, ярдәм итәрмен... Юлдашев җилкәсенә сарылган көчле куллардай, айнып киткәндәй, кинәт бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды. — Китәм, эш табылыр... Университет бетермәгән кешеләр дә яшн әле... Үлмиләр... Кузьма кесәсеннән папирос казып алды, шырпы кабызды, комсызланып тарта башлады. Юлдашев, бераз тынычлана төшкәч, Кузьманың ни өчен һаман үз яныннан китмичә газапланып утыруына сәерсенеп карады; йөрәгенә түзә алмыйча, бюро хәлләрен, әнисенең үлемен, Гөлнурның утырышта каршы чыгуын сөйләп бирде. Кузьма тәмәкесен бармак арасында бөтәрләп, аны бүлдерми тыңлады, тыңлау уңаенда авыр-авыр көрсенеп куйды. Хәзер аңа Таһирның усалланып киткән күз карашын һәм әрнүле газап эчендә тартышкан йөзен күрү баягы тораташ булып каткан җансыз чыраен күрүдән җиңелрәк иде. Ләкин әле Юлдашев, аның уенча, бөтенләй кабынып җитмәде. Күңеле кузгала башлаган чакта аны кабызып җиткерергә кирәк иде. Югыйсә ул тагын сүнәчәк, үз кабыгына бикләнәчәк иде. Таһирга бик авыр буласын белсә дә, Кузьма уйларын яшермичә, кырыс итеп, хәтта тупас итеп әйтте: — Чудак син, дөрес юлда түгел син,— диде.— Беләсең килсә, дезертир син. Сине бюрога командир итеп сайладылар. Син качасың, юлыңда беренче авырлык килеп чыгу белән — әйдә койрыкны сырт буена! Үзенчә бойкот ясап, кемгәдер ачу тотып йөрисең. Чепуха. Синең кебек чудакларның ялгышыннан файдаланып, бравый солдат Айрат Гыйльми туз булып йөри—уеи тузы. Ә мин ул кешене беләм, семинарларда ничәмә-ничә тапкыр очрашканым бар: цитатник ул. Ятлап алган утыз- кырык цитата, үз җаена шуларны әйләндерә. Аны секретарь креслосыннан бронебойный пуля белән бәреп чыгарырга кирәк! Таһир Кузьманың, куллары белән бутанмыйча, әкрен генә сөйләп утырган шелтәле сүзләрендә йөрәкне чәнчеп ала торган ачы бернәрсә ишетте, ләкин күңеле артык кузгалганлыктан, Кузьма белән тыныч кына килешергә теләмәде, авырайган башын күтәреп: — Анысын мин үзем дә беләм... ләкин бит миңа ышанмадылар, якламадылар мине... Типкәләп чыгардылар,— диде. — Арттырасың! — диде Кузьма, катгый итеп.— Үзең гаепле. Ышандыра алмагансың. Их, дустым, без китапны күзгә бик якын тотып укыйбыз шул, әйләнәтирәне китап белән каплап куябыз да, хәрефтән башка нәрсә күрмибез... — Үзебез сөйләгәнгә үзебез ышанмыйбыз,— дип, Таһир бу юлы аның белән килешергә мәҗбүр булды.— Кайчакта үземне ботарлап ташлардай булам. Кара инде безнең җыелышларны! — Ул, Кузьмага ачулангаисыман, кулларын йомарлады.— Ни пычагыма кирәк миңа сүз күбеге? Без көчле, без бердәм, без оештырабыз. Нәрсәгә кирәк миңа алар?! Минем яңа, көчле әйбер ишетәсем килә, үзем белмәгәнне. Ә син әйтәсең, дезертир дисең. Ачу килә... Булдыксыз артист кебек сүз күбеге чәчәләр... Эчендә җаны булган кеше шуңа түзеп утыра аламы инде?!  
2* 19 
 
 
Кузьма чак кына елмайды, күзләре тирәсенә жилпәзәсыман җыер чыклар тезелеп китте, аннары кинәт уйчанланып: — Аңлыйм мин сине, дустым,— диде.— Патриотизм ул шалтыравык сүзләрдә түгел шул. Патриотизм ул хезмәтең Телән үлчәнә, эшләгән эшең белән. Сугышта да шулай иде ул, хәзер дә шулай. Кеше бездә эшләгән эше белән имтихан тота, яңгыравыклы сүзе" белән түгел. Нефть районнарында йөргәндә күрдем мин, нефть үзеннән-үзе генә чыкмый. Авырга туры килә кешеләргә. Бозланып каткан кием белән менә шундый юеш бураннарда тонналы трубаларны җир астыннан күтәртеп кара әле. Бер генә сәгать басып тор әле буровойда... Алар бу кичне бүлмәдә икәүдән-икәү генә әллә никадәр сөйләшеп утырдылар. Кузьма соңыннан урамда йөреп керергә тәкъдим ясады. Таһир риза булды, ул ничектер бу кичне Кузьма ихтыярына буйсынган иде. Салават белән Геннадий бүлмәгә соң гына кайттылар, Таһирның Кузьма белән бергә чыгып китүен юньлегә юрап, бер партия шахмат уйнадылар. Гена ота башлагач, хәрәмләдең дип, Салават даулашырга тотынды да, сугыша язып, көч-хәл белән «ничьяга» бетереп, йокларга яттылар. Ләкин күзләренә йокы кермәде. Иртәгә ял көне, чаңгы кроссы иде. Айрат Гыйльми, Салаватка йомыш кушып, бик каты кисәтеп куйды: бөтен факультетны аякка бастырырга! Йөзгә кызыллык китерерлек булмасын! Соңгы кросс, хәлиткеч кросс! «Студент» һәм «Динамо» җәмгыятьләреннән яхшы чаңгылар алып тору турында Айрат Гыйльми үзе сөйләшеп кайтты, курс саен кешеләр билгеләде. Ул шушы көннәрдә «Кышкы сезонда спорт» дигән темага комсомол активында отчет ясарга жыеиа иде. — Ничә тапкыр кросс үткәрдегез?—диде Гена яткан жиреннән. — Бусы икенче. — Бөтен кышкамы? — Нигә? Бөтен кышка... Караңгыдан Генаның гаҗәпләнгән тавышы ишетелде: — Акылдан яздыгыз мәллә? — Бәй, нәмә шаккаттың?—диде Салават, көлеп.— Без бер үткәрсәк тә берәгәйле үткәрәбез. Безнең кросслар турында бөтен университет шаулый... —- Шау-шу куптарыр өчен генә үткәргән кросс кросс түгел инде ул. — Сез ничә тапкыр үткәрдегез соң? — Ай саен. — Безнең ай саен булмай, чыкмайлар. Без бит филологлар, китап корты безнең халык. Кузьманың шәп ул як. Геологлар спортның кадерен беләләр. Кузьма ул тибен айгыры кебек. — Ягъни ничек була инде ул тибен айгыры? — Безнең башкортларда элек бөтен бер көтүне алып йөрүче айгыр булган. Бүрең дә, чортың да куркыныч түгел... Егетләр ярты төнгә кадәр сөйләшеп яттылар. Салават спорт турында сөйләшергә ярата иде. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде: икенче курста укыганда бер танцы кичәсендә хурлыкка кала язды ул. Күңеле төшеп, бик чибәр бер кызны танцыга чакырды. Кыз торып баскан иде, Салават аның култык астыннан гына булып чыкты. Ут кебек кызарып, гафу үтенергә туры килде. Менә шуннан соң ул, спорт гәүдәне матур итә, үстерә икән дигән кагыйдәне күңелендә йөртеп, спортның теләсә нинди төре белән шөгыльләнергә тотынды һәм шулкадәр мавыгып китте, бүлмәгә кайткач, түшәмгә җитү өчен кулын сузып сикерә торган булды. Күрше бүлмәдә торучы таза гына бер егет кисәтеп-ки- сәтсп тә сикерүдән туктамаган «спортчының» муен тамырына авыр йодрыгы белән берне төшермәгән булса, ул, бәлкем, хәзер дә сикерүен ташламаган булыр иде.  
20 
 
 
Йоклыйсыңмы әле син? — диде Гена әкрен генә. Нәмә кәрәк, йокламаймьпг әле? Гаһириың хәле ничек соц? Кузьма белән аңлаштылар микән? Ату кара янып йөри иде... — Янмай! Уен эшме! Берьюлы ике кайгы: каты шелтә... әнисе . Өстәвенә Гөлнуры Айрат Гыйльми белән чуала. — Булмас! — Булмас сиңа. Бюрода каршы чыккан бит. Каты шелтәне, дөрес булса, ул бирдергән диләр. Айрат белән кинога йөриләр. Таһир уры нында булсам, төкерер идем Гөлнурга... — Комитет Юлдашевның выговорын расладымы соң? Комитетка чаклы җыелыш бар әле,— диде Салават,— Айрат әзерләп бетергән иде инде җыелышны, нишләптер сүрелде әле. Мох- таров пружинасын борган ахры аның. Миңа Марфушка сөйләде, бездә шундый модница бар... Бераз тын яткач, Салават тагын сүзгә кереште: — Булыр әлс хәлләр. Кузьма кайтты инде, комитеттагы эшләр анык кулыннан уза. — Ә син Кузьма берәр эш эшли алыр дип уйлыйсыңмы? - Эшләп. эшләмәй калмай... Гена кроватен шыгырдатып әйләнеп ятты. — Белмим. Сезнең секретарьны бик усал егет диләр аны. Кузьма җиңә алыр микән? Ул байтак вакыт бер сүз дә дәшмәде. Йоклыймы ул, уйга калып ятамы — белүе кыен иде. Буран улавы аша кайдадыр еракта паровоз кычкыртканы ишетелде, гудок тавышы кире кайтып караңгыда эре- гәнсыман. әкрен генә сүнде. 
12 Айрат Гыйльми, иртә белән урамга чыккач, көннең матурлыгына исе китеп карап торды. Әгәр кичтән берәрсе килеп аңа әйтсә, иртәгә көн аяз булачак, дисә, ул ышанмас иде. Җир белән күкне бергә бутап, төннең төн буе котырынган мәхшәрнең иртән торуга басылачагына, салкынча аяз көн киләчәгенә бернинди өмет юк иде. Бүген — бөтенесе күз алдында. Агачлар, уйга калгандай, кар мендәре күтәреп, тын гына утыра, урам көрәүчеләр, тирләп-пешеп, соңгы кварталларны чистартып яталар. Айрат, чаңгыларын җилкәсенә күтәреп, бөтен тәнендә рәхәт бер яңару хисе һәм салкынча .калтырау тоеп, урам буйлап китте. Кин табанлы чаңгы ботинкасы астында кар шыгырдады, борынга иртәнге март һавасы белән бергә сизелер-сизелмәс кенә яз исе килеп керде. Старт янында инде җыелганнардыр, аиы көтәләрдер. Флаглар анда, судьялар бар. «Динамо» җәмгыяте чаңгыларның әйбәтен бирде, кроссны башка факультетларның борынына сугарлык итеп үткәрергә кирәк. Ирләр командасы бирешмәс, менә кызлар командасы... Юк. сынатырга ярамый! Тырышырга, тырышырга! Стенгазета өчен фотокорр килсә... Бәлки яшьләр газетасыннан да килерләр әле. Килербез, дигәннәр иде. Көне нинди, көне! Башлаган эшен җиренә җиткерми туктаганы юк иде әлс анык. Билгеле, мыскыллы карашларны да очратырга туры килде. Тормышта көнчеләр аз түге.:]. Үзләре булдыра алмыйлар, кыюлыклары җитми, ә син аз гына уңышсызлыкка очрадыңмы — авыз ерып көләргә торалар. Бөтенләй малай чакта, урта мәктәпнең бишенче классында укып йөргәндә, ул «Яшь Ленинчы» газетасына шигырьләр җибәрә торган иде. Шигырьләре газетада басылмагач, кимчелекләрен күрсәткән хатлар килгәч, иптәш малайлары аңардан көлделәр. «Синнән шагыйрь чыкмый, 
21 
 
 
нигә азапланасын.?» — диделәр. Ул, малайларга үч итеп, шигырь язудан туктамады, редакциягә хат җибәрүен ташламады. Ә бер көнне буяу исе аңкытып торган өр-яңа газета, зәңгәр конверт эчендә туп-туры мәктәпкә килеп төшкәч, малайларның күзләре маңгайларына менде. Әнисе аңа шул көнне тышына чаңгы шуучы малай рәсеме төшерел- | тән альбом бүләк итте. Газетада басылган шигырь, кайчы белән пөхтә итеп киселеп, альбомның беренче битенә ябыштырылды, датасы куелды. Нәни авторның башын югары чөеп төшкән рәсеме шигырь белән янәшә | урнаштырылды. Шушы шигырь белән мәгърур рәсем аның киләчәк био- [ графиясеи башлап җибәрделәр. Әтисе мәктәпләр инспекторы иде, ул авылларга чыгып, атналар буе югалып торды. Арып-талып, җилдә каралып, семьясын сагынып өенә кайтканда, улының уңышларына сөенеп, альбомны актаргалады, озын итеп чәч үстергән Айратның йомры башын күкрәгенә кысып иркәләде, зур, каты куллары белән ике битеннән тотып, улының үткен соры күзләренә карап торды. Икенче көнне ул тагын юл кожанын киеп алды, портфелен күтәреп, тагын авылларга чыгып китте. Айрат — бердәнбер бала — ягымлы, кайгыртучаи ана кулында үсте. Тырыш та кеше иде соң аның әнисе! Көне буе мәктәптә дәрес биреп кайтканнан соң, лампасын янына куеп, дәфтәрләр тикшерә, ашарга әзерли, кер уа, мичкә яга торган иде. Өй эшенә Айратны якын да җибәрмәде. «Мин исән чакта сабыйлыкның рәхәтен татып калсын!» —- диде. Айрат апа иркәсенең кадерен белде, әнисенә шатлык өстенә шатлык китереп торды. Авыл малайлары мәтәлә-кадала кул арбасы белән урманнан печән ташыганда, ул әнисе сатып алган кечкенә велосипедта кулларын җибәреп могҗизалар ясарга өйрәнде. Өйрәнү бушка китмәде. Район сабан туенда велосипед буенча балалар ярышында ул I беренчелекне яулап алды. Аны рәсемгә төшерделәр. Ул рәсем дә бик . пөхтә итеп альбомга ябыштырылды. Авыл малайларының кайсына тә- J тегән хәл бу! Ә мәктәптәге уңышлар! Бөтен класс җавап бирә алмаганда да шартлатып җавап бирүләр! Әнисенең класска карап, сүзләрен бүлеп-бүлеп кенә биргән соравы авыр. Класс тып-тыи утыра. Кул күтәрергә кыймыйлар. Менә шул чакта, изүе чылбырлы зәңгәр вельветкадан, кайтарма якалы ак күлмәктән, такта янына Айрат чыга, чәчләрне артка сыпырып җибәрә, башны артка кайшалдыра төшә һәм бер стакан су эчкәй кебек кенә җавап бирә! Әнисе бер читтәрәк йөри, улына карап-карап ала, аннары ашыкмый гына иелеп, класс журналына билге куя. Айрат, кыл кебек тураеп, беркавым класс өстенә карап тора да, дәрәҗәсен белеп, ашыкмый гына урынына барып утыра. Юк, әнисе күрсәтә белә иде аны! Айрат җиденче классны бетергәндә, алар мәктәбенә бер путевка килеп төште. Отлично укучы бер пионер Кырымга, «Артек» лагерена барырга тиешле иде. Путевка турында баш ватып, малайлар озак бәхәсләштеләр. Айраттан башка да әйбәт укучылар мәктәптә аз түгел иде. Ләкин путевка Айратка эләкте, әнисе ничек итсә итте, тырышты, путевканы үз улына алды. Атаклы «Артек» лагере, һичшиксез, Айратның альбомында урын алырга тиеш иде. Малай үсте, альбом калынайды, Айрат үзенең башкалардан акыллырак, булдыклырак икәненә ышана барды. Урта мәктәпнең калган өч елы бик тиз, бик мавыктыргыч узды. Айрат учкомга сайланды, Айрат комсомол комитетында эшләде. Эштә ул үзен шундый итеп күрсәтте, мәктәптә аның акылына, сәләтенә, зур киләчәгенә ышандылар һәм ул унынчы классны тоташ отличнога тәмам итте. Ул арада ил өстенә, бөтен дәһшәтен салып, фашистлар сугыш башладылар. Менә кайчан үз-үзеине күрсәтер көн җитте. Айрат беренче
22 
 
 
көннән үк военкоматка гариза илтеп бирде. Фронтка китүче иреклеләр белән аны рәсемгә төшерделәр. Ләкин ни сәбәптәндер ул тиз генә фронтка эләгә алмады, иң элек аны районда озак тоттылар. Фронтка киткән иптәшләренең яраланулары, бүләкләнүләре турында хәбәрләр килә башлады. Айрат һаман военкомат юлын таптады. Аның белән бергә әнисе дә ияреп йөрде. Ниһаять, аны алдылар, ул хәрби училищега килеп эләкте. Ә укуны тәмам итеп алгы сызыкка килеп җиткәндә, Кызыл Армия инде, безнең чикләрне узып, дошманны җиңүле төстә куып бара иде. Бәхете бар икән, Ватан сугышыннан ул исән кайтты, берничә медаль дә алып кайтты. Университетка фронтовик исеме белән килеп керде. Менә монда инде аның чын-чыннан зур тормышы башланды. Юлдашев аның эшенә аяк чалып маташа икән — ул чепуха! Дөрес, Мохтаров белән кабинетта сөйләшү бик уңайсыз килеп чыкты. Буладыр инде ул андыйлар. Күрсәтер әле ул үзен! Көне нинди, көне! Юк, шаярма, әле сынашасы көннәр алда! Шәһәр читендә ул чаңгыларын кулына алды, күңел тынычлыгы өчен тагын бер тапкыр беркетмәләрнең ныклыгын тикшерде, җил үтмәсен дип, колакчыннарын җайлап бәйләде. Пружинадай сыгылмалы чаңгы өстенә аякларны китереп куйгач, ярыш дәрте, чаңгы астындагы карны тою рәхәте буыннар буйлап тәнгә йөгерде; тураеп һәм озын камыш таякларын уйнак бер хәрәкәт белән алга ташлап, ул бәйгегә таба китте. Кемгә-кемгә — аңа чаңгы спортының серләре таныш инде! Бердәм алымны, алмаш алымны, матур фигура ясап, зырылдап борылуны ул факультетның оста чаңгычыларыннан ким ясамый! Чаңгы кроссларында үзенең тиз, төгәл, сыгылмалы хәрәкәтләренә сокланып караучыларны ул күз карашларыннан ук тоеп йөри. Дөрес, аның ярышта ерак дистанцияләргә барганы юк, ерак дистанцияләрдә матур фигуралар ясарлык көч калмый, телне асылындырып, хәлдән таеп, финишкә килү — анык эше түгел, әмма якын дистанциядә ул инде берәүгә дә баш бирми... Чаңгы базасын каплап торган соңгы калкулык өстенә күтәрелгәч, аның күңеле бөтенләй җилкенеп китте. Чуар костюмлы яшьләр төркеме, һавада чайкалган чаңгы урманы һәм инде чаңгыларын киеп өлгергән җитез егетләрнең әрле-бирле йөрүе — кроссның әйбәт узачагын әйтеп горалар иде. Якынрак килгәч, ул бер читтә чаңгы таякларына таянып сөйләшеп торган ике егетне күрде, болар — Иванов белән Юлдашев иде. Ул бераз гаҗәпләнеп куйды: кичәге исемлектә Юлдашев юк иде шикелле. Бүген, димәк, килергә уйлаган, сынашырга! Ярый, карап карыйк! Аның күңелендә шул чакны ерак дистанциягә бару уе кузгалды. Чөнки Юлдашев, һичшиксез, ерак дистанциягә — унсигез чакрымга барачак иде, аның беркайчан да дүрт-биш чакрымга барганы юк. Чыдамлыкка ул үгез кебек. Әгәр Айрат, кыска дистанциягә барып, беренчелекне ала икән — өстенлек барыбер Юлдашев ягында калачак, .һәрхәлдә якын белән ерак араны бер киштәгә куеп йөртмиләр. Әмма бүген Юлдашевка беренчелекне бирү Айрат логикасына сыя торган нәрсә түгел. Бүген ул үзен менә шушында, халык алдында, факультет алдында күрсәтергә тиеш. Сынашырга икән, сынашырга! Тренировкасы җитәрлек, чаңгының кулда менә дигәне, йозаклысы — Юлдашевта нәкъ шундый чаңгының булуы мөмкин түгел. Айрат бу чаңгыны махсус заказ белән эшләтте. Нәрсә тагын куркып торырга. Бөтен шанслар аның ягында. Ул каршысына йөгереп килгән Гайкинпың кулыннан исемлекне йолкып алып, ерак дистанциядән Юлдашевның фамилиясен эзләргә тотынды. Тапты. Машинкада басылган чиста исемлектә, каты карандаш белән кәгазь битен тишә-тишә, Юлдашев соңгы кеше булып өстәлгән иде...  
23 
 
 
...Таһирның бүген иртән, йокыдан уянганда, чаңгы кроссына барырга уенда да юк иде. Иртән торуга, көннең матурлыгына сокланып, Кузьма аны шәһәр читенә чыгып керергә чакырды, һава сулап, күңел ачып кайтырбыз, диде. Таһирга бу тәкъдим ошап куйды. Алар, озак уйлап тормыйча, студентлар столовоенда тамак ялгап алдылар да, икесенә ике чаңгы табып, Казанка буена төшеп киттеләр. Елга тугаендагы карлы алан буйлап, янәшә эзләр калдырып, Үзәк ял паркы янына, тау буена килеп чыктылар. Тау түбәсен бала-чага тутырган иде. Алар чана табанының башын кисеп ясаган кыска чаңгыларда, тимер чаналарда, бөгелгән фанера кисәгендә, хәтта корсак өстендә шуалар, чыр-чу киләләр, сокланышып кычкыралар иде, артларыннан буран туздырып, өермәләр уйнап кала иде. Ике малай тауның иң текә җиреннән сикерәләр. Юлның яртысы һавада, яртысы кар көртләре эчендә мәтәлчекләр атынып уза, ләкин алар егылудан курыкмыйлар, яка эчләренә, җиңнәренә тулган карны селкеп ташлыйлар да, чаңгыларын күтәреп тагын тау башына йөгерәләр. Тау түбәсеннән бер сикерүе — үзе бер гомер! Колак янында чыңлап барган салкын җилнең битләрне яндырып алуын тойганда — бер егылу нәрсә ул. Әй сабый чак, канатлы чак! Кайда калдың син? Авыр еллар Таһирны бик иртә кыр эшенә, колхоз эшенә җикте, сугыш беткәнче аны .таза гәүдәле, караңгы чырайлы уйчан бер егет итеп үстерде. Шаршадының тау буйларын хәзер сагынып искә алырга гына калды... Кузьма да шундый уйлар кичерә иде бугай, алар сүзсез генә чаңгычы малайларга озак карап тордылар. — Абыйлар, куркасызмы?! —диде алар янына сыңар чаңгысында тыраклап килгән зур бүрекле малай. Аның ике бит алмасы алсуланып яна, зур ачылган күзләре шаян ялтырый иде. — 1\уркабыз!—диде Кузьма, малайның бүреген күз өстенә басып.— Курыкмас идек тә, безнең чаңгы начар бит. Син чаңгыңны биреп торасыңмы соң? Малай шыркылдап көлде дә аягыннан ычкынып киткән сыңар чаңгысы артыннан йөгерде, килешли тагын Таһирлар янына туктады: — Ә без кросс карарга барабыз! — Нинди кросс? Кайда? Малай каш өстенә төшкән бүреген күтәрде, бер тын алуда: — Парк артында, анда кеше!—дип ярып салды. — Ә! Бүген бит безнең факультет кросс үткәрә,— диде Таһир. — Барабызмы? — Нишлибез анда?! — Нишләмибез, Гыйльминең кросс үткәргәнен карап кайтырбыз. — Киттек! База янында аларны җилкәләре өлгеле фланель кастюм кигән Салават гаҗәпләнеп каршы алды: — Таһир, әллә син дә барасың?! — Мин кайсыгыздан ким?— диде Таһир, хәтере калып. — Юк, мин аннан түгел... Чаңгың нн бит... кичтән әйтмәдең. — Базада чаңгы юкмыни? — Бар, нигә булмай!—диде Салават, әле һаман ышанмыйча. — Чынлап әйтәсеңме?—диде Кузьма, Таһирга карап. — Чын, чын! — Киттек алайса! Алар өчәүләп базадан Таһирга яраклы чаңгы сайлап алдылар, әйбәтләп майладылар да, каешларын аякка җайлы итеп кыскартып.
24 
 
 
һавага чыктылар. Салават көләч йөз белән Таһирны исемлеккә теркәргә йөгерде. Таһир аның артыннан: — Ерак дистанциягә, онытма,— дип кычкырды. Айрат Гыйльми, җиңел фигуралар ясап, базага килеп җиткәндә, алар нәкъ ярыш шартлары турында сөйләшеп торалар иде. — Унсигез чакрым сиңа авыр булмас микән?—диде Кузьма,— син бит тренировка ясамагансындыр? - Ясый алмадым шул. — Алайса ун чакрымга гына бар. 1 Ун чакрымга булса, барып та тормыйм. Беренче баруым түгел. — Көчеңә ышанасыңмы соң? — Ышаимасам әйтмәс идем... I — Яхшы алайса. Кара аны, бик сикермә. Иң мөһиме: ашыкма. Кө- < чеңне актыкка сакла. Башта узам дип азапланма. Таһир аның киңәшләрен игътибарсыз гына тыңлап, Айратлар ягына габа борылып карады, алар килгәннән бирле Гайкин белән пидер серләшәләр иде. Ярышка баручылар инде әзерләнеп беткән, төркем-төркем җыелып, үзара сөйләшәләр, тыпырдап торган чаптарларсыман. түземсезләнеп, чаңгыларын карга ышкыйлар иде. Колга башына спортчылар байрагы күтәрелде. Ерак дистанциягә тезелергә команда булды. — Көчеңне сакла, чыгу белән кума,— диде Кузьма тагын бер тапкыр. Кулына кечкенә кызыл флаг тоткан бәйгече чаңгычыларның ботинка башларын тигезлән чыкты. Унбишләп кешедән торган рәт, карлы ялан өстенә карап, тын калды. Бөтен игътибарны үзенә туплап торган, бәйгече кулында лепердәүче кечкенә кызыл флаг, һаваны ярып, түбән төште, кузгалырга команда яңгырады. Әйтерсең, өермә кузгалды: тигез рәт, ярсып, давылланып, берьюлы алга ташланды, сокланып кычкырган тавышлар астында телгәләнде, буталды, кар өстенә сибелде. Төркем эченнән кинәт, атылган ук кебек, ике чаңгычы аерылды, таякларын ялтйолт уйнатып, алар буталчык төркемнән бик тиз ераклаша башладылар. Бу — Айрат белән Гайкин иде. Таһир Кузьманың киңәшләрен дә, әле узасы юл озын икәнен дә — барысын да онытты, бөтен көченә куа башлады. Таяк астыннан бүрек- бүрек булып кар очты, салкын җилдән колаклар шаулады, башта бер генә уй йөгерде: «Калырга ярамый, калырга ярамый». Ниһаять, ул да чаңгы эзенә килеп төште. Хәзер һич югы Гайкин- ны узарга кирәк иде. Алда — старттан бер чакрымнар ары — урман башлана иде. Анда кар тирән булырга тиеш. Узып булмаячак. Күмәк старт белән кузгалганда юл бирү мәҗбүри түгел. Алдагы кеше теләсә бирә юл, теләмәсә юк. Ләкин Гайкин бирергә теләми, таякларын бик кызу, бик җилле йөртә. Ул хәзер урманга кереп китәчәк. Әнә Айрат югалды да инде. Соңгы көчен җигеп, ул Гайкин артыннан ташланды, килеп җитеп, юл сорады. Ләкин Гайкин, үчекләгәнсыман, йөрешен тизләтеп, аны ташлап калдырды. Яңадан килеп җиткәндә инде Гайкин акрынрак бара башлады. Яннан узарга теләп талпыну бик уңышсыз килеп чыкты. Гайкин, яңа бер сикереш ясап, Таһирны кар эченә батырып калдырды, чаңгы эзенә килеп төшкәнче, ул инде тагын байтак юл алып өлгерде. Таһирның җен ачулары чыкты, ул кинәт моның мәкерле бер тактика икәнен аңлап алды. Шундый ук бер хәлне аның чаңгы спорты турындагы бер китаптан укыганы бар иде. Күрәсең, Айрат аны хәлдән тайдыру турында Гайкин белән сөйләшеп куйган. 
25 
 
 
Бераздан урман бетте, чаңгы эзе тау өстенә килеп чыкты. Ниһаять, шушы тау Гайкиниы аның юлыннан алып ташлады. Текә борылышта Гайкин чамалап җиткерә алмады, мәтәлчек атып барып төште. «Шул кирәк сиңа!» — дип уйлады Таһир һәм тау башыннан йомылып түбәнгә очты. Ләкин Айратны куып җитү ансат түгел иде инде. Гайкин белән буталган арада, ул шактый ерак китеп өлгергән иде. Өстәвенә Гайкин күңелгә борчу салды. Имгәнмәде микән? Торды микән? Ул артына борылып карады. Юк, исәп, килә; кикриге шиңгән, ахрысы, артыннан куып килүче белән узышмады. Таһир тагын каулый башлады: беренче әйләнеш бетеп килә иде инде, Айратка кадәр ерак иде әле. Әнә чаңгы базасы да күренә инде, куллар тиз-тиз йөри, ләкин бару авыр, кар таякны тота, тын кысыла, күзне тир әчеттерә. Яннан кемнеңдер ачулы тавышы ишетелде, карады, каршыга чаңгы белән Кузьма килә иде. — Нервыларыңны бушат, әтәләнмә! Салмаграк, сал-маграк!—Таһир хәзер генә үзен чамадан тыш киеренке тотуын, кабалануын, шуып түгел, йөгереп баруын аңлады. Таягын салмаграк йөртә башлады, тезләрен бөгә төште, темп кимеде, ләкин юл чаңгы астына тизрәк агыла, аяклар көчлерәк тибә башлады. Беренче әйләнеш беткәндә, алариы шаулап, тыкрык ясап каршыладылар. — Айрат, бирешмә! — Таһир, куала, куала! Кемдер стакан белән кайнар какао китереп тоттырды, кемдер бүрек чөйде, ул юл уңаенда какаоны эчеп җибәрде дә стаканны кар өстенә ташлады. Борылган чакта, чаңгычы кызлар рәтеннән зәңгәр башлык күренеп калды. Гөлнур! Әйе, ул, ул! Стартка басканнар. Дөньясын онытып, Таһир тагын Айрат артыннан ташланды. Беләкләрендә кыргый бер көч ташыганын тойды. Ул аны урман авызында куып җитте, ләкин узарга тырышмады: беренче юлы алган сабак та җитәрлек иде. Айратның киң аркасын кысып торган матур йон свитеры тирләп чыккан, бәсәргән иде. Күрәсең, аңарга да җиңел түгел, ләкин ул ышанычлы атлый, әле һаман уйнак хәрәкәтен җуймыйча саклап бара. Таудан бер-бер артлы төштеләр. Таһирга тау тагын ярдәмгә килде. Айрат туры баскан килеш, таякларын селти-селти төшеп китте. Таһир килеп җиткән уңайга көч белән бер этеп җибәрде дә, йомгак урынына йомарланып, җил иркенә ташланды. Күздән яшь атылып чыкты, йөрәк кысылып килде, аның каравы Айрат артта калды. Хәзер инде аңа чаңгы юлын бирмәскә кирәк иде. Ул артына әйләнеп карамады, куып килүченең чаңгы шапылдавы һәм сулыш алуы торган саен ерагаюын тоеп, зур- зур адымнар белән бәйгегә таба китте. Бу юлы да ул әйләнешне беренче булып бетерде һәм яратып кычкырган тавышлар астында соңгы әйләнешкә борылды. Айрат аны кумый иде инде, дөресрәге куа алмый иде. Ул ярты чакрымнар артта калган, ничектер сүлпән килә, әкрен кыймылдый иде. Бәлки ул көч җыйныйдыр, тауны узгач, соңгы көченә куарга исәп тотадыр. Кем белгән аны... Урман эченнән Таһир көчен саклап, ял итебрәк барды, ике тапкыр үзен коткарган мәрхәмәтле таудан кош кебек очып, соңгы өч чакрымны шул дәрт белән кайтырга уйлады. Җиңү якын иде инде, бирешмәскә кирәк иде. Ләкин көтелмәгән бер хәл аның бу планын җимереп ташлады. Ачык кырга чыгып, тау башына килеп җитү белән тау өстеннән тәртипсез шуучы кызлар төркеме күренде. Алариың кайсысы чаңгы таягына атланып, «тормоз ясап» төшеп бара, кайсы барган уңайга лып итеп артына чүгә дә, итәкләре белән карны себереп, кычкыра-кычкыра
26 
 
 
төшеп китә, кыюраклары таякларын бутый-бутый, кая барып чыгасын үзләре дә белмичә, туп-туры түбән ташлана иде. Алар егылалар, торалар. өсләрен кагып, үз юлларына кузгалалар. Тукта, кемдер калды, иптәшләре күрмәде, катырак егылды, ахрысы. Таһир—туп-туры -—егылган кыз янына ташланды, очып килгән уңайга туктый алмыйча, узып китте дә кире әйләнеп килде. Кыз чаңгысы өстенә иелгән, ул җылый иде бугай. Таһир якын үк килде, кызның зәңгәр башлыгын күреп алды. — Гөлнур! Кыз карга буялган башлыгы астыннан йөзен күтәрде, бер генә секундка яшьле күзләрендә сөенеч кабынды, шундук башын түбән иде. Чаңгы каешы урталай өзелгән иде. Таһир, таягын ташлап, аның янына иелде. Гөлнур сулкылдап: — Мин үзем... каласың... мин үзем...— диде. Таһир дорфа гына аның чаңгысын тартып алды: — Нәрсә үзең? Хәзер салкын тидерәсең... Каешны ялгарга кирәк иде, ләкин запас каеш алышмаган. Каян табарга?.. Ул кар өстендә яткан таякларны күреп алды, таяк башына бәйләнгән нечкә каешны теше белән чишәргә тотынды, ләкин каеш чишелмәде, нык бәйләнгән, бозланып каткан иде. Кесәдә пәкесе барлыгы исенә төште, капшанып тапты, ашыгып каешны кисте, кар өстенә утырып, кабалана-кабалана өзелгән урынны ялгарга тотынды. Ул арада өскә көлтәсе белән салкын кар китереп бәрде. Выжылдап Айрат узып китте. Менә хәзер кеше карын йотып утыр инде... Гөлнур катырак җылый башлады: — Мин үзем... китер... каласың... — Шыңшыма!—диде Таһир ачу белән; каешны ялгап бетерде дә, чаңгыны кызга биреп, борылып та карамыйча, китеп барды. Юлда аны кемнәрдер узып китте, ләкин ул аларның берсенә дә игътибар итмәде: хәзер инде кем узса да барыбер иде. Финишкә җитәрәк ул шаулашып Айратны һавага чөйгәннәрен күрде, гадел юл белән алынмаган чемпионның шаһиты булмас өчен, дистанциядән чыкты да. башын түбән иеп, торак юлына таба борылды. 
13 
Яз озак килде. Апрель урталарында, көннәр матурлана башлады дигәч кенә, сыерчык бураннары уйнап, кар катыш яңгырлар явып торды; һавада, түбән үк төшеп, шыксыз авыр болытлар йөзеп йөрде. Кузьманың нефть районнарыннан кайтуы белән бераз җанланып киткән Юлдашев мондый көннәрдә тагын күңелсезләнә башлады. Билгеле, күңелсезләнүгә сәбәп көннәрнең шыксыз торуы гына түгел иде. Студентлар өчен кызу эш өсте, язгы имтиханнар вакыты якынлашып килә иде. Имтиханга тыныч күңел белән әзерләнә алмау — менә нәрсә борчый иде Таһирны. Факультетта тагын штурмовка башлануын, коридорларда яңгыраган Айрат тавышын ул ишетеп, сизеп йөри иде. Чаңгы ярышында факультет чемпионы булып алу студентлар арасында Айратның дәрәҗәсен тагын күтәреп җибәрде, ул үз эшенә карата әйтелгән кайбер кисәтүләргә борын җыерыбрак карый башлады. Айратның чемпионлыгы намуслы рәвештә, көч куеп алынган дәрәҗә булмавын, икенче берәүнең уңышсызлыкка очравы аркасында килеп чыккан, ялган дан икәнен белгәнгә күрә, Айратның кыланышы аның күңелен бу егеттән элеккесенә караганда да ныграк биздерә төште, ул бу турыда беркемгә дә әйтмәде, комсомол эшеннән бөтенләй читләшеп, үз эченә бикләнде. Әмма күз алдында эшләнгән гаделсезлекне күреп
27 
 
 
ropy аның борчуын арттырды, тагын да караңгырак чырайлы итте; имтиханнарга тыныч күңел белән әзерләнергә ирек бирмәде. Үз күңеле белән тартышып йөргән арада, көннәр үтә торды, табигать тә уз дигәнен итте: Идел ягыннан исә башлаган салкынча тыгыз җил үзе белән болытларны куалап алып китте. Җылытып җибәрде. Бистә якларыннан чылтырап узган трамвайлар, озын мыеклы троллейбуслар: «Иделдә боз кузгалды!» дигән плакатлар тагып йөри башладылар. Майның беренче атналарында сибәләп узган ләйсән яңгырлар, асфальт урамнарны юып, җыен чүп-чарны, тузанны чокырларга агызып алып китте. Q Балкып яз кояшы карады. х Шул^щтте. Университет каршындагы юкәләргә, художник пумаласы белән төртеп чыккан төсле, чиста яшькелт яфраклар кунды, тора-бара алар куерды. кара-кучкылланды һәм бүрек-бүрек булып күпергән агач ябалдашлары аркылы Республика үзәк китапханәсенең ике катлы бинасы күренми башлады. Фәннәр академиясе алдындагы бакчада, биек постаментта башын түбән иеп утыручы Лобачевский яшел яфраклар эченә күмелде. Кыш буе зарыгып, күз нурларын түгеп, уку залларында, китапханәләрдә, тәҗрибә бүлмәләрендә утырган студентлар бакчаларга сибелделәр, шәһәр урамнарын, трамвайларны, паркларны яңгыратып көлгән шат тавышлар белән, яшьлек дәрте белән тутырдылар. Беркөнне, уку залында китаплар белән күмелеп, озак кына утырганнан соң, Таһир университет бакчасына чыкты. Исәбе — бакчада берәрсен очратып, үзендә юк лекцияләрне сорап тору иде. Кояш нурына күмелеп, яфрак шәүләләре белән челтәрләнгән сук маклар буйлап карап йөри торгач, ул бер куак төбендә Салават белән Мостафаны күреп алды. Егетләр, күлмәкләрен куак ботагына элеп, алсулана башлаган ялангач аркаларын кояшка каршы куеп, чирәм өстендә утыралар иде. Салават, китаптан укып барган кебек, көйлерәк тавыш белән сөйли, укылган лекцияне кабатлый иде бугай, ДАостафа сүзсез генә аны тыңлап утыра иде. Таһир, кулына тоткан китабын селки-селки, ак майкадан, кара чалбардан, киң-киң атлап килеп җитте дә, арыган караңгы чырай белән: — Егетләр, кайсыгызда лекция бар?—диде. — Бөек Ватан сугышы турында. Минем юк икән ул лекциям... Салават белән Мостафа бер-берсенә карашып алдылар. Кызганычка каршы, аларда да юк икән. — Сииең теге... ни... лекция калдырып йөргән вакытыңдыр инде ул,— диде Мостафа, уңайсызлыктан чыгарга теләп. Таһир кашларын җимереп, борылып китәргә җыенган иде, егетләр берьюлы аяк өсте бастылар. — Утыр әле, утыр. Әзрәк ял итәргә дә кирәк бит, машина түгел бит кеше... Таһир теләр-теләмәс кенә килеп утырды. —- Кот чыгып тора әле минем философиядән,— диде. — Ууу! Синең дә кот чыккач, без кая барабыз? — диде Салават тиз генә. Мостафа дәшмәде. Студентлар философияне барлык фәннәргә караганда да авыррак дип саныйлар, хәтта бераз шүрлиләр дә иде. Бу, билгеле, фәннең үзе белән генә түгел, укытучысы кем булуы белән дә бәйләнгән иде. Карт профессор — сөякчел зур гәүдәле, чандыр йөзле, күзлекле Антон Капитонович— бик таләпчән, үз фәнен биш бармагы кебек яхшы белгән кеше. Аңа хәтердә калганны гына сөйләп булмый. • Консультация вакытларында ул бер дә салмый киеп йөри торган күзлеге өстепә икенчесен атландырып ала да:  
28 
 
 
Сорауны теләсә кайсыннан тотынып сөйли аласыз,— ди иде.— Әмма сорау тирәсендә биеп йөрмәгез инде, асылын аңлатып бирегез миңа, үзәген. Ваклыкларын сорамыйм, бөтен даталарны мин үзем дә ятлап бетергәнем юк... Беренче карауга гади генә кебек тоелган шушы таләптә студентларны бер сүз бик куркыта иде: асылын бирегез, үзәген. Инде асылын бирмәсәң, кыска, төгәл, җыйнак итеп сөйләмәсәң—-бетте аннары! Антон Капитонович ияк очында Тына калдырган «академик» сакалын учлап, елмайгандай итен утыра-утыра да, актыктан, күзлекләрен салып, бернинди кызгану белмичә тиргәргә тотына. Куйсын иде ул нәрсә тели шуны, икеле куйсын иде, хәтта берле! Тик озын, чандыр кулын сузып, җанны ашый торган ачы сүзләрен генә тезмәсен иде. Таһир тезләрен кочаклап утырган җиреннән кулын алып: — Каян табыйм икән соң мин ул лекцияләрне?—диде. — Иптәш Сталинның китабын укыдыңмы соң? — Анысын укыдым. Лекциядә бит шуларны аңлатып биргән иде. Киңәйтеп. — Мин бәлки табармын,— диде Салават, аның хәленә кереп — Минем бер дус егеттә бар иде бугай ул. Таһир, китабын тотып, урыныннан торды. Киткәндә: — Салават, оныта күрмә әле, алайса,— диде. Бакчадан чыгып килешли, әллә каян гына аның каршына Мәрфуга килеп басты. Кыска җиңле юка крепдешин күлмәктән, маңгай турысына тере чәчәкләр кадап куйган матур ак эшләпәдән, ялан аякларына курчак кебек чибәр, ак босоножка кигән килеш, ул елмаеп исәнләште. Таһир аның алсуланган беләкләренә, ачык изүе аша күренеп торган күкрәк чокырына ихтыярсыз күз төшереп алды да: — Нишләп йөрисең? — диде. — Лекция укыдым, уста-а-ла.— диде кыз, башын артка ташлап,— ял итәргә чыктым. Үләм, кайчан бетәр бу экзаменнар. — Ну, ярый,— диде Таһир, коры гына. Баа, Таһирчик! Нәрсә син юньләп сөйләшергә дә не хочешь.. Борыныңны күтәрәсең. Таһир ихтыярсыз көлеп жибәрде. Мәрфуга көлмәде, җиргә караган килеш, босоножка борыны белән чирәмне ышкып: — Йомыш бар сиңа...— диде, аннары күтәрелеп карады да, чак кына кызарып, күзләрен тагын аска иле.— әнкәй акча салган. Туган көнемне үткәрәм, киләсеңме? — Кайчан? — Суббота. — Кайсы көнне була соң ул? - Унберендә. Таһирның башында бер уй чагылып китте: «Имтихан тапшырган көн: әллә барырга микән?» Аның кайчаннан бирле бер күңел ачканы юк инде. Бию, җыр, дөнья гамен бер кич булса да онытып торасын. — Айрат буламы? — диде Таһир машиналь рәвештә. — Баа! Әйтерсең, белми. Мин аны күрергә дә не хочу. — Шаяртма. Кайчаннан бирле «не хочу»га әйләнде әле ул? Мәрфуга күзеннән яшь чыгар дәрәҗәгә кызарды, китә башлады. — Туктале, нәрсә син? — Обижать итмә. — Нәрсә соң, аңламыйм? — Нәрсәсен аңламыйсың? Әйттем бит: булмый. — Яхшы, барырмын,— диде Таһир,— адресың? Мәрфуга адресын әйтте дә кул биреп күреште, агач арасына керен киткәндә: 
29 
 
 
— Жду,— дин. күңелле итен кычкырды һәм кинәт килеп чыккан кебек кинәт юк булды. Таһирның күз алдында аның алсуланган беләкләре генә балкып калды. «Үпкәли дә белә икән»,— дип уйлады Таһир, елмаеп. 
14 Студент өчен имтихан тапшырасы аудиториянең ишек төбен саклаудан да авыр нәрсә бар микән? Кыш буе көненә җиде-сигез сәгать лекция тыңлау, кич буе китапханәдә утыру, семинарларга йөрү, атна буена башыңны күтәрми имтиханга әзерләнү берни түгел. Тапшырыр көн җитеп, аудитория ишеге төбенә килеп бастыңмы, укылганнар кинәт баштан чыгып китә. Иң гади генә кебек күренгән, төнлә уятып сорасалар, күзеңне йомып та әйтеп биреп була торган нәрсәләрне хәтергә төшерә алмый алҗып бетәсең. Йөрәк йомарлана, кысыла. Башта тик бер генә уй йөри: беттем, бирә алмыйм, хур булам. Философиядән имтихан тапшырырга җыелган Гөлнурлар группасы да бүген шундый хәл кичерә иде. Эчтә, аудиториядә, инде имтихан бара, ишек төбенә, йозак тишеге турысына өелешкән студентлар, дулкынланып, иптәшләренең чыкканын көтәләр. Салават, коридор тәрәзәсе төбенә өелгән бер кочак китап- дәфтәрләр янында аякларын салындырып, ашык-пошык укып утыра, ул әле бер китапны кулына ала, шатыр-шотыр актара да икенчесенә тогына. Ишек төбендә шаулаша башласалар, тиз генә тәрәзә төбеннән сикереп төшә, ишек янына килеп, ябылып җитмәгән ишек ярыгыннан эчкә карый. Анда да озак тора алмын, тагын тәрәзә төбенә менеп чүмәшә. Дилбәр белән Гөлнур коридор буйлап әрле-бирле йөриләр, аларның инде өстеннән тау төшкән. Имтиханнарын тапшырып чыкканнар. Антон Капитонович биргән өстәмә сораулары турында мәзәк итеп сөйләшәләр. Дилбәр кайчакта үкенеп куя: — Беләдер идем, каушадым, бишле куя иде,— ди. Алар кайтып китмиләр. Студентлар арасында бөтен группалары биреп бетерми кайтып китү гадәте юк. Икенче сәбәбе дә бар. Хәзер Мостафа җавап бирә, Дилбәр шуның өчен янып-көеп йөри. Коридорның аргы башында ак якадан, кара костюмнан, һәрвакыт тузып йөри торган чәчләрен шома итеп тарап куйган Таһир күренде. Дилбәр аның каршысыиа йөгерде. — Әзерләнеп беттеңме? — Кем белгән инде аны? — диде Таһир, туры җавап бирмичә.— Кемнәр бирде әле? — Күп калмады инде. Котла апаеңны!—диде Дилбәр, очынып.— Гөлнур белән икебезнең дүртле; Антон Капитоныч бишле куямы соң! Кыяр-кыймас кына Гөлнур да килде, Таһир белән баш селкеп исәнләште, кызарып китте. Дилбәрнең җиңеннән тотып: — Айрат та безнең белән бирә икән,— диде.— Үз группалары белән бирә алмый калган... — Беләм мин аны... Таһир сүзен әйтеп бетерә алмады, ишек төбендә шаулаша башладылар. Ишектән, кызарып, тирләп, Мостафа килеп чыкты. Аны шундук сырып алдылар, билгесен сорый башладылар. Дилбәр йөгереп килеп, аның кулындагы зачетканы тартып алды, карады: — Урра! Бишле. Бишле! Молодец! Ул күмәк көлү астында җилтерәтеп. Мостафаны үбеп тә алды. Ишектән ачулы кыяфәт белән ассистент чыкты. Шып булдылар. — Кем чираты? Кинәт барысының да кыюлыгы югалды.  
30 
 
 
— Mini керәм,— диде Таһир һәм тиз генә ишекле ачты. Өстәл артында әзерләнеп утыручы берничә егет ана күтәрелеп карадылар. Айрат каршы очрап, ачулы йөзен аска иеп, җилтерәп чыгып китте. Ишек шапылдап ябылды, коридорда тагын гөрелдәп алдылар. Ләкин гөрелте ничектер тиз сүнде. Чүлмәкле гөлләр тезелеп куйган яшел япмалы озын өстәл артында, дәрәҗәләрен белеп имтихан кабул итүчеләр утыра иде. Антон Капитонович үзе өстәл башына чүмәшеп алган да табельгә билге куеп азаплана иде. Таһир кыю гына өстәл янына килгәч, ул башын күтәрде, бер күзлеген салып, пыяла аша төссез күзләре белән Юлдашевка төбәлде: — Рәхим итегез. Зачеткагыз? Таһир аныц кәефсез икәнен аңлады. Билет алды да, тамак төбе кинәт кибеп киткәнне төен, тиз генә өстәл янына узды. Сорауларның икесе кат-кат укылган, берничә тапкыр бәхәсләнелгән әйберләр иде. Өченче сорауны ул, күзенә ышанмагандай, берничә кат укыды: — Ватан сугышында совет халкының бөек батырлыгы. Күңелгә килгән алдыңа килми каламы соң? Ә кул җитмәде. Теге көнне лекция табасы калган. Үкенүдән хәзер ип файда! Баштагы ике сорауга ул өзек-өзек фактларны, даталарны хәтереннән чамалап утырды, өченче сорау тынгылык бирмәде. Бераз нервыланып алгач, сөйләргә булды. Чөнки барыбер әзерләнеп булмый инде.^ Җавап бирә башлауга, ул шундук аңлап алды: әллә Айрат җавабыннан соң, әллә башка сәбәптән профессорның кәефе кырылган иде. Таһир беренче сорауга сөйләгәндә ул яхшысыннан булсын, яманыннан булсын, ләм-мим бер сүз дәшмәде. Икенче күзлеген салып, ипләп кенә футляр эченә тыкты, тагын беркавым тавыштынсыз тыңлап утырды да, башын күтәрмичә генә: — Ярый. Икенче сорауга күчегез,— диде. Икенче сорау буенча Карл Маркс белән Фридрих Энгельсның 1848 елда Парижда икәү бергә чыгарган «Рейн» газетасы турында сөйләргә кирәк иде. «Төгәл саннарын, чыгу вакытларын да әйтим әле»,— дип уйлады Таһир һәм иң элек фактик материаллардан башлады. Алай дисәң, Антон Капитонович футлярдан күзлекне чыгарды, бераз утыргач, елмайгандай булды: бу инде яхшыга түгел иде. Хәзер давыл башланачак иде. Тик Таһирның, эшне сизеп алып, эшчеләр сыйныфының революцион көрәшендә бу газетаның тоткан урыны турында кыска гына итеп биргән җавабы аны ярсытудан тыеп калды. — һм... җитәр, күгәрченкәем,— диде профессор һәм, күзлек пыяласын ялтыратып, күтәрелеп карады:— соңгы сорауга күчегез. Таһир бер мәлгә тотлыгып калды. Ул сугыш елларындагы авылны хәтерләде, кул арбасына икәү-өчәү җигелеп, кырга чәчү орлыгы ташыган хатын-кызлар күз алдына килеп басты. Аның шул турыда сөйлисе килде, сугышта үлгән ике абыйсын хәтерләде, шул турыда сөйлисе килде. Көрсенде. Тәвәккәлләде. Уйлаганнарын сөйләргә тотынды. Аңар тагын кайнарлану, ярсу сәләте кайтты. Имтихан алдында булуы онытылды. Профессор сөякчел дәү кулы белән «академик» сакалын учлап, башын иеп, «мырлый-мырлый» тыңлады. Студентлар аның бу рәвешле ләззәт белән «мырлавына» да күнеккәннәр иде. Күрәсең, профессорга Таһирның җавабы ошый иде. — Яхшы, күгәрченкәем,— диде профессор, Таһир сөйләп бетергәч. Ул өстәмә сорау турында ассистентларга мөрәҗәгать итеп тә тормыйча, 


 
 борын өстенә икенче күзлеген атландырып, яшьләрчә җитезлек белән Юлдашевиың зачеткасына билге куярга иелде. ...Тагып берәр сәгатьтән Антон Капитонович деканат бүлмәсендә имтиханнар турындагы тәэсирен уртаклашып утыра иде инде. Идрис Мохтаровның: ■— Я, Антон Капитонович, бу группа ошадымы соң?—дигән соравына каршы, профессор, тамагын кыргалап: — Начар түгел, Идрис Альмеевич... һм... начар түгел,— диде.— Оешканлыкмы, күмәк эшләү дип әйтимме, шундый бер әйбәт сыйфат бар аларда. Юлдашев просто молодец... мөстәкыйль... үзенчә. Андый егетләрне сакларга иде, Идрис Альмеевич. — Алар исәпкә алынган, Антон Капитонович... Петр Гайкин алдына ачып салган кечкенә блокнотына кызу-кызу язып куйды. — Ә Айрат Гыйльми, безнең секретарь ничек бирде? Антон Капитонович беркавьнм дәшми торды. — Ярый. Начар дип булмый... Дүртле куйдым... —- Дүртле?! Гыйльмигәме? Беренче курстан бирле тоташ отлично укучыгамы? — Белмим мин, күгәрченкәем...— диде профессор тонык тавыш белән.— Мин алдагы билгеләргә карап куймыйм... Идрис Мохтаров Гайкиниың ачык калган авызына карап: — Да, брат, вакыт күрсәтә кешеләрне,— диде. Сарымсаков ирония белән: — Әйе, вакыт күп әле, күрсәтер,— дип куйды. 
(Ахыры киләсе санда.)