Логотип Казан Утлары
Шигърият

УКЫТУЧЫМА 


П. Н, Белугинага Сез озатып калган чакта мине Ал таң жәйде жиргә яктысын. Нурга күмде шул таң шаушуларын, Давылларын чирек гасырның. 
Кыяр-кыймас атлап киттем уйлап: «Алга мине нинди көч дәшә?» Сез калдыгыз, миңа яулык болгап, Әнкәм белән басып янәшә. 
Яшьлегемнең моңлы жыры булып Истә калган сезнең дәресләр. Юлларымда торды, очкын чәчеп, Сез таныткан жаилы хәрефләр. 
Хәрефләрдән сүзләр жыйиалдылар, Очкыннардан ялкын кабынды, Шул ялкында чыныгып, бар нәрсәдән Өстен күрдем илне, халкымны.