Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАУДАН ТАУГА


Колхоз авылы турында язмалар) 1. АВЫЛ МАТУР УЙЛЫЙ 
Колхоз авылы. Аның турында без күп ишеттек. Ләкин үзен бик аз күрдек. Язгалаган чакта без аны чәчәкләргә, гөлгә, нурга бизәдек. Бәхет турында җырлар ижат иттек. Бөтенесе әйбәт. Барысы ал да гөл. Ул, мин сиңа әйтим, шәһәргә әйләнеп барган авыллар, унар катлы культура йортлары, асфальт урамнар, әкияттәге төсле бакчалар дисеңме; алтын сарайлар, гөмбәзле театрлар, авыл институтлары, гигант стадионнар, кояшлы санаторийлар дисеңме — берсе дә, берсе дә безнең шагыйрьләрнең алсу каралы каләменә эләкми калмады. «Без мул яшибез, мул!» — дип, көлемсерәп торган комбайнчы матур кыз; «Без бәхетле, без инде барын да эшләдек, тик чират синең белән минем туйда гына калды!» — дип, «киң елмаеп» торган тракторчы батыр егет; башта уңышларга шаккаткан булып, соңыннан бер дә гаҗәпләнү күрсәтмичә, хәйләкәр генә елмаеп, зирәк бер сүз әйткән карт — менә шушы өч кеше, шушы өч курчак герой турында без әллә никадәр курчак әсәрләр яздык. Колхоз авылы. Инде менә үзең анда йөрисең. Авылларны, кешеләрне күрәсең. Менә I шунда инде синең күз алдыңа бер жире дә лакка буялмаган чын тормыш килеп баса. Гади тормыш. Гади кешеләр. Асфальт урам буйлап, бер-бер артлы «Победа»лар да чабып тормый; кукуруз «куаклары» арасында филләр дә адашып йөрми; колхозчы кызлар, ашлык тавына менеп басып, лозунг та кычкырмый, ничектер, барысы да бик гади, тыйнак. Нигә буярга? Нигә ялган хисләр язарга? Юкны бар итеп, барны юк итеп язудан ни мәгънә? Тормыш болай да бик матур. Ул үзенең гүзәл яклары белән гүзәл. Чөнки без анда үзебезнең иҗади хезмәтебез җимешләрен күрәбез. Ул кимчелекле яклары белән дә матур. Димәк, безне эшләнәсе эшләр көтә, безнең алда шушы кимчелекле якларны бетерү кебек югары идеал тора. Бөтен як та камил, төгәл, җитешле булса, дөньяда яшәүнең нинди максаты кала? Менә бит әле поезд да аткан ук төсле алга ыргылмый, дыңгырдап, шапылдап бара. Тәгәрмәчләр тавышы бер дә гүзәл музыкага охшамый. Үзенең мәһабәт куәте белән вагоннар теземен сөйрәп барган паровозны да «ут чәчкән» великанга чагыштыру мөмкин түгел. Гап-гади бер паровоз. Кукмара вокзалы да ни өчендер гөлләргә, чәчәкләргә, байракларга күмелмәгән. Киресенчә. Станциядә тимертомыр һәм таш өемнәре. Баскычларда кәгазь чүпләре, һәм, әле иртәнге сәгать бишләр генә булуга карамастан, бөтен җирдә тузан, тузан... 
64 
 
 
Урам буйлап җәяү китәбез. Әлеге дә баягы: гел тузан. Таш юл өстеннән, дыңгырдыңгыр килеп, грузовиклар чаба. Монда, шәһәрдәге кебек үк. урам аркылы үтү бик хәтәр. Теге якка чыгу өчен шактый озак басып торасың. Ныклап карагач, моның серен дә белдек: каршыда гына гаять зур элеватор икән. Бирегә бөтен тирә-як колхозлардай иген ташыйлар. Дәүләткә ашлык тапшыруның соңгы көннәре. Быелгы җылы август, кояшлы сентябрь колхозлар өчен гаять уңайлы булды: район ашлык тапшыру йөкләмәсен үтәп килә. Озакламый биредә машиналар ташкыны туктар, зур-зур капкалар, ишекләр ябылыр, элеватор йорты тынып калыр. Шуны сизеп булса кирәк, элеватор түбәсен, йортны, капка алларын, кара болыт булып, карга, чәүкә, чыпчык өерләре каплап алган. Күрәсең, биредә аларга азык җитәрлек. Күрәсең, монда әле ат аунаган җирдә төк тә бпк күп коела. Кырда югалтмаганны монда югалтмагыз инде! Безнең төсле халык район үзәгенә төшү белән үк, иң элек, гостиница эзли башлый. Тырышкан — ташка кадак кага, эзләгән — таба. Гостиница тимер юл линиясе янында булып чыкты. Вагон баскычлары анын тәрәзә рамнарына ук орынып үтәләр. Шунысы тагын: юри, үч иткән төсле, нәкъ гостиница яныннан гына минут саен паровоз кычкыртып китә. Кайсы рәхимле бәндәсе кунак йортын тимер юл буена ук китереп салырга уйлагандыр, анысы билгесез, әмма монда исән-аман йоклыйм дисәң, колакка мамык тыгып ятарга кирәк. Иртә белән юыну өчен дип су эзләп йөрүдән, чисталыгы шикле булган ашханәгә кереп, буфет алдында чират торудан мәгънә бик аз. Район газетасы редакциясенә кереп, мондагы хәлие белешсәң ярар иде дә, ләкин ул да линия өстендә утыра. Паровозлар шау-шуы аркасында анда бер-ике авыз сүз дә алмашу мөмкин булмас... Әйдә, ичмаса, киттек авылларга, чыктык басуларга! Утырыйк теләсә кайсы машинага, алып барыр теләсә кайсы колхозга! Анда безне тезгенсез җилләр каршы алыр, көзге кояш нурларында миражланып торган иркен кырлар каршы алыр. Елгалар, күлләр, куаклар, таулар күрербез, кешене сөендергән, илне туендырган бәрәкәтле басулар буйлап йөрербез. Бер дә шапырынмый гына, гади генә, тыйнак кына эшләп, искиткеч хәзинәләр иҗат иткән, сөекле ватан өчен материаль байлыклар бүләк иткән колхоз кешеләре белән танышырбыз. Әйдә, киттек! Район үзәге дә бик әйбәт. Шулай да бу үзәккә кергән тамырларның берсе буйлап юлга чыгуың хәерлерәк. Район үзәгенең күркәмлеген, андагы акыллы, зирәк кешеләрне кайтканда күрербез. 
...Күрәсең, бу якларда Алып бабай чабатасын бик еш каккан. Тау менәсең, тау төшәсең. Каршыңа тагын тау килеп чыга. Ике ягыңа күз атсаң да — тау. Бер якта — сары балчыклары аска ишелеп торган текә таулар кырые пычак белән кисеп алынган ипигә охшап торалар. Икенче яктагы таулар, тигез, шома булып, кыяр-кыймас кына күтәрелеп барган төсле сизелә. Алар, сентябрьнең беренче салкын сулышы өргәч, саргая башлаган сирәк үләннәр белән капланып, сине үзләре өстендә бер-ике минут кына булса да ял итеп утырырга чакыралар. Ләкин әлегә моңар вакыт юк шул. Менделе-төштеле, бормалы-сырмалы юлдан соры тузан туздыра-туздыра алга барган машинадан карап биредә синең күзләрең генә ял итә, йөрәгең генә рәхәт таба. Сөзәк тауларга сыенып, яшел ябалдашлы куаклар арасына яшеренеп, алсукызыл миләшләре беләи бизәнеп утырган матур-матур авыллар... Авыл араларында һаман шул ук тоташ басулар, басулар... Алар тудыру газабыннан хәзер генә котылган яшь ана төсле рәхәтләнеп сулыш алалар. Алар быелгы яхшы уңыштан, өсләрендә язҗәй буена гүләгән трактор, комбайн тавышларыннан, иртән-кичен яңгырап торган


 
 
хезмәт шау-шуларыннан бушанып, киләсе елгы уңыш өчен яңа көч җыеп яталар төсле... Авылларны күреп, колхозларны карап йөрү синдә бик күп яңа хисләр, яңа уйлар тудыра. Ләкин шунда синең күңелеңдә бер-бер артлы төрле сораулар да туа. Менә, дисең, гади генә авыл. Агач араларыннан йортларының сары такта түбәләре күренеп тора. Күрер күзгә авыл матур да, бай да шикелле. Ләкин бүген, 1955 елның сентябрендә, авыл нәрсә уйлый? Соңгы ике ел, быелгы уңыш, җәен дипломатия дөньясыннан искән җылы җилләр авылга нинди яңа рух, нинди яңа үсеш, нинди иҗади омтылышлар китергән? Менә, дисең, алда зур гына бер бина. Аның фронтонына вывеска куелган: «Колхоз правлеииесе». Ишек янында — плакат: «КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарларын & уңышлы үтик!» Ләкин менә колхоз соңгы ике ел эчендә тарихи Пленум карарларын үтәү өчен нәрсә эшләгән? Терлекчелек буенча нинди уңыш- лаәга ирешкән? Колхозның быелгы үсеш стрелкасы нинди цифр өстендә? Менә, дисең, гади генә бер өй. Шунда торучы фәлән абзый яки төгән апа нәрсә уйлый? Аның күңелен бүген ниләр рухландыра? Колхоз кырындагы тырыш хезмәт аның менә шушы гади генә өенә нинди шәхси шатлыклар китергән? Кыскасы, авыл ничек уйлый? Кукмара районының калку шосселары, авыл урамнары буйлап, колхоз йортлары, терлек абзарлары, ындыр табаклары, гади крестьян өйләре буйлап берничә көн генә йөреп, колхозчылар белән сөйләшкәч тә. син бу сорауга бик тиз җавап таба аласың: авыл матур уйлый. Әйе, авыл матур уйлый. Тырыш хезмәт, аның гүзәл җимеше кешеләрдә матур уйлар тудыра. Көзен, пигәдер, колхозның бөтен тормышы өскә, югарыга таба ыргылып менгән төсле тоела. Бу хәл, бәлки, традиция буенча, көзен гомумән игенченең кәефе күтәренке булудан киләдер. Чөнки районның барлык колхозларында да дип әйтерлек хезмәт көненә шактый аванс бирелгән Ләкин өскә, югарыга таба омтылу күрер күзгә дә бик сизелә. Менә Тукай исемендәге колхозның төзүчеләр бригадасы бригадиры Хәким абзый Юсыфҗанов биек корылма өстенә менеп баскан. Алар анда абзар түбәсе ябалар. Түбә асты ашлык, фураж саклау өчен җайланган. Сукса тимер өзәрлек агайлар, авыр капчыклар күтәреп, биек такта баскычтан бер-бер артлы югарыга күтәреләләр. Менә Ленин исемендәге колхозның ындыр табагында зернопульт эшли. Алмаш-тилмәш ике кыз зернопульт авызына ашлык салып тора. Орлык, машина улагыннан гаять зур көч белән атылып чыгып, болыт төсле югарыга омтыла һәм, үз юлында бөтен чүп-чарлардан арынып, амбар ишеге өстендәге биек такта җәймә өстенә сибелеп төшә. Өстә торган кызлар һәм яшь киленнәр әрсезлек белән җәймә өстенә килеп кунган эре чүп-чарларны аска, җиргә таба себерәләр. (Шагыйрь өчен әйбәт символ, аеруча сатирик өчен!). Менә Молотов исемендәге колхозда трактор белән силос турагыч эшли. Кукуруз сабаклары, кукуруз чәкәннәре улак эченә килеп керәләр дә, зур куәт белән югарыга атылып, силос чокыры эченә килеп төшәләр. Әмма колхоз авылында үзенә күрә аерым бер җир асты дөньясы да бар. Артезиан коелары, силос чокырлары, бәрәңге базлары, трапшеялар, фундаментлар, электр, радио кертү өчен казылган багана урыннары... Ә җир өсте дөньясында хәзер сентябрь. Ачык йөзле, юмарт күңелле булып килде быел бу ай. Ләкин аның иртәдән алып кичкә чаклы җылы нурын бөркеп торган көләч кояшына гына исең китмәсен синең. Игенче өчен шунысы шатлык: келәткә кергән алтын бодайлар. Салам кибәннәре. Өр-яңа төзелешләр. Көтүлектә утлап йөргән көр терлекләр. Бер- тоташ гөрләп, кайнап торган кош-корт кетәкләре. 
з .с. ә.* х и 65 

66 
 
 
Сентябрь. Моннан нәкъ ике ел элек КПСС Үзәк Комитетының тарихи карары игълан ителде. Шуннан соң күп тә үтмәде, февраль, март Пленумнарының илебездә авыл хуҗалыгын текә үстерү буенча атаклы карарлары чыкты. Партия Үзәк Комитеты болардан соц да әле күп тапкырлар авыл хуҗалыгының мөһим мәсьәләләрен тикшерде. Авыл хуҗалыгы работниклары өчен генә түгел, һәркем өчен дә бик ачык: Партияне авыл хужалыгыныц торышы борчый. Борчый, димәк, урыны бар, сәбәбе бар. 1941 — 1945 еллардагы сугыш безнең илебезнең авыл хуҗалыгына бик зур зыян китерде. 1946 елда иленең байтак районнарын, 1921 елгы шикелле үк бик каты корылык чолгап алды. Соңгы 8—9 ел эчендә дә күп еллар игенчелек өчен уңайлы булмады: сугышка чаклы гөрләп, үсеп торган күп кенә колхозлар артка таба чигенә башлады. Колхозчының доходы кимеде, кайбер урыннарда колхоз хезмәтенә ышанычсыз карау таралды. Шуның өстенә— колхозчылар ышанычын аклый алмаган күп кенә хәчтерүш председательләр. Шуның өстенә — колхозлар хәле, колхозчылар тормышы турында күпертелгән информацияләр бирүче җитәкчеләр... Шулай ук күп кенә урыннарда артель эшен оештырудагы кыюсызлык, тәҗрибәсезлек. Менә шулар һәм тагын күп кенә башка сәбәпләр аркасында шактый сандагы колхозлар артта калучанлык чире белән авырый башладылар. Шуңа күрә, Партия Үзәк Комитеты, авыл хуҗалыгындагы бу хәлне көн тәртибенә куеп, практик чаралар билгеләде. Колхоз хуҗалыгын оештыру, социалистик милекне саклау, колхозчының шәхси кызыксынуын күтәрү, терлекчелекне бик нык үстерү, миллионнарча гектар яткын җирләрне үзләштерү, колхозларны эшлекле, белемле, намуслы җитәкче кадрлар белән тәэмин итү һәм башка бик күп, бик күп эшләр башкарылды. Менә шушы конкрет чаралар нәтиҗәсендә, соңгы ике ел эчендә генә дә безнең республиканың күпчелек колхозлары алга таба зур-зур алымнар ясадылар. Авыл хуҗалыгы артельләренең шактый ныгуы, колхоз членнарының коллектив хезмәт җимешләрен торган саен күбрәк алуы — һәркайда күзгә күренә. Ләкин бу әле бер хәл. Ә менә колхоз авылында яңа рух, яңа күтәренкелек туу факты — бу исә хәлиткеч нәрсә. Башка барлык урыннардагы төсле үк, без Кукмара районында да нәкъ әнә шундый яңа, зур дәртне күрәбез. Кая гына барма, кем белән генә сөйләшмә, сүзне гадәттә шулай башлыйлар: «Соңгы ике ел эчендә...», «Сентябрь Пленумы карарыннан соң...», «Февраль Пленумы карарыннан соң...» Без бу язмаларда бик күп кешеләрнең туган Партиябезгә, Хөкүмәтебезгә тирән рәхмәт әйткән эчкерсез сүзләрен китерә алыр идек. Ләкин моны хәзер колхоз авылында һәркем әйтә. Авыл кешесенең зур дәрт, күтәренке рух белән әйткән һәм күп төрле җөмләләрдә белдергән фикерләре тик бер нәрсәгә генә кайтып кала: — Эшләргә. Тырышып хезмәт итәргә. Авыл матур уйлый. Колхоз иҗади хезмәт дәрте белән яна. Бигрәк тә соңгы ике ел эчендә яңадан тууның бөек бәхетен татыган колхоз... 
2. Я Ң А Д А I I ТУУ 
Партиянең тарихи карарларыннан соң колхоз авылында туган үзгәрешләр турында сөйләгәндә, председатель Бари Әхмәдиев җитәкләгән Молотов исемендәге колхозны әйләнеп үтү мөмкин түгел. Дөрес, биредә күзгә бәрелеп, матурлыгы, пөхтәлеге, ныклыгы белән сокландырып тора торган әллә нинди зур төзелешләр юк әле, ферма каралтылары да, терлекләрне туйдыру өчен су системасы да төзелеп кенә ята монда, правление йортын да Ленин исемендәге колхозның чын осталары кулы
5* 67 
 
 
белә» эшләнгән, зур һәм якты бинасы белән чагыштырып булмый, гади бер крестьян портыннан әллә ни аермасы юк аның. Ләкин монда безне һәр урында сизелеп торган чын җитәкче кулы, колхозчыларның, эшкә хуҗаларча каравы, бердәмлеге, дәртләнеп эшләүләре бик куандырды. Байлангар авылына көндез сәгать өчләрдә килеп төштек. Правление йортында безне ике сүз беләи генә кулдан язылган плакат каршы алды: «Барыгыз да басуга!» Шушы плакат колхоз кешеләренең настроениесен бик әйбәт әйтеп тора иде. Колхозчылар да, колхозның җитәкчеләре дә — барысы да басуда, барысы да эштә икән, правление йортында хисапчыдан башка кеше юк иде. Председательне кичкә таба гына, яшеллек эченә күмелеп утырган Байлангар авылы кояшның кичке нурлары белән күмелә башлагач кына очрата алдык. Силос чокырлары янына мотоцикл белән кырык биш яшьләр тирәсендәге бер кеше килеп туктады. Аның өстендә шактый ук тузанланган, таушала төшкән көрән коспом, башында каш өстенә үк батырып кигән фуражка, аягында таза күн итекләр иде. Мотоциклының «аякларын» җиргә төшереп куйды да, ул нык адымнар белән силос турагыч янына килде. Анда ул тракторчы белән, силос салуны күзәтеп торучы ферма мөдире белән сөйләште, туралган кукуруз сабакларын кулына алып, уып карады, шуннан соң гына безнең янга килеп, ягымлы итеп, кул кысып исәнләште. Йөзе аның киң, куллары да киң, аксыл-сары кашлары астыннан сөзеп караучы зәңгәр күзләре якты һәм җитди, кыскасы, аның кыяфәтендә үз эшен белеп эшли торган, хезмәт ярата торган тынгысыз авыл агаен хәтерләтүче бер нәрсә бар. Молотов исемендәге колхозның яңа председателе Бари Әхмәдиев шушы иде инде. Хәл-әхвәл сорашкач, әле бүген эшләп бетермәгән эшләре бар икәнен әйтеп, кич белән правлениегә килергә чакырды да, ул үз юлына китте, аның мотоцикл тавышы кайдадыр авыл читендә бер тынып, бер көчәеп, шактый вакыт ишетелеп торды. Кич белән сәгать җиделәрдә дә әле ул правлениедә юк иде. Правлениегә, наряд алырга дип, бригадирлар, ферма мөдирләре җыела баш- ! лады. Тракторчылар, комбайнчы егетләр килде. Колхоз эшләре белән бераз танышып,- ферма тирәләрен, кукуруз басуларын карап килергә өлгергәнлектән, безгә аларның сүзен тыңлау күңелле иде. Майланып беткән киемле, яшь кенә, чибәр генә ике егет, кызу-кызу сөйләшәләр, берсе хәзер үзе ура торган җирнең чокыр-чакырлы булуыннан, комбайн хедерының карабодайны тигез алдырмавыннан зарлана, икенчесе, тезләренә кулы беләи таянып, вакыт-вакыт кара кашларын күтәргәләп, солы җиренә икенче бер комбайнчының рөхсәтсез-нисез килеп керүен сөйли иде. Ризасызлык белдереп торган караңгырак чырайларына караганда, аларның председательгә зар белән килүләре күренеп тора иде. Колхоз зоотехнигы Габделхак Кәримов, озынча чандыр буйлы, плащлы егет, аларның тел төпләрен аңлап: — Яхшы җирне генә урып йөрергә ярамый бит инде, егетләр,— диде.— Заһит, сиңа эшләргә мөмкинлек бирдек бит инде, биш йөз гектарны тоташ әйбәт җирдә урдың бит инде... Мәгъсүм синең җиренә килеп кергән икән, икегез уртаклап урып бетерерсез солыны, бергәләп карабодайга күчәрсез. Ләкин Заһит бирешергә теләми, үз сүзендә нык тора. Күрәсең, аның үзе башлаган әйбәт участокны ычкындырасы килми. Бәхәс ни белән беткән булыр иде — бүлмәгә чиста итеп кырынган, эш киемнәрен алыштырырга өлгергән председатель килеп керде. Егетләрнең зарын ул сабыр гына, бүлдерми генә тыңлады, аннары күкрәк кесәсеннән дүрткә бөкләнгән район газетасы чыгарды.
68 
 
 
.— Банкка барышлый, бүген типографиягә кергән идем, өр-яңа газета биреп җибәрделәр,— диде ул, механизатор егетләргә карап,— безнең колхоз бу декадада да беренче урынга чыккан, районның Күчмә кызыл байрагы дәүләткә ашлык тапшыру буенча да, сөт заданиесе тапшыру буенча да бездә кала. Болар барысы, егетләр, сезнең аркада, тракторчылар, комбайнчылар аркасында бит... Аның байрак турындагы сүзләре шулкадәр ихлас күңелдән һәм шулкадәр урынлы әйтелделәр, комбайнчы егетләр кинәт юашланып калдылар, йөзләренә ягымлы, тыйнак бер чырай чыкты, скамьяга бөкрәеп утырган гәүдәләре тураеп, үз дәрәҗәсен хөрмәт итә торган кешеләрдәй, горур кыяфәт алды. Чыннан да, шундый үз итеп, шундый якын итеп әйтелгән сүзләрдән соң кирле-морлы сөйләп маташу әллә ничек бик уңайсыз иде, өстәвенә стена буена чүгәләп утырган колхозчы агайлар да, механизатор егетләргә күзләрен төбәп, ихтирам белән карап торалар иде. Председатель үз сүзләренең көченә ышана иде бугай, ул озын- озак үгетләп тормады, карабодай җиренең тигезле-тигезсез булуыннан зарланган егеткә: — Ярый, энем, иртән иртүк, сәгать биштә синең яныңа барып җигәрмен, бергәләп хәл итәрбез, — диде. Егетләр каршы сүз әйтмичә, әдәпле генә саубуллашып чыгып киттеләр. Нарядтан соң сөйләшкән сүзләр Бари Әхмәдиевиең чын җитәкче булуы турындагы фикерләребезне тагын да ныгытты. Ул үзен бик гади тота, сүзен кылтаеп сөйләми, яңгыравыклы сүзләр белән мавыкмый, шулай да, «тыйнак» булып күренергә дә тырышмый, бер сүз белән генә әйткәндә, ясалма кеше түгел ул. Колхоз хуҗалыгының уңышларын да. күңелен тырнап, борчып торган кимчелекләрен дә ул яшермичә сөйләп бирде. Молотов исемендәге колхозга аны председатель итеп 1954 елнын февралендә сайлаганнар. Колхозчыларның гомуми җыелышында, колхозның уд чактагы тормышы турындагы белешмәләрне тыңлап бетергәч, ул авыр итеп бер көрсенеп куя. Яшь яшәгән, дөнья күргән кешенеи көрсенүе бу: күмәкләшү елларында колхоз хәрәкәтенең башында йөргән ул, унсигез яшеннән авыл советы председателе булып эшләгән, берничә мәртәбә колак төбендә кулак обрезының шартлавын ишеткән, Бөек Ватан сугышында дүрт мәртәбә яраланган, майор дәрәҗәсенә кадәр үсеп, орденнар белән бүләкләнгән, сугыштан соң байтак вакыт районный җитәкчелек эшендә эшләгән. Хәзер аңа районның тәмам «чыгырдан чыккан» колхозын аякка бастыру эшен тапшыралар. Көрсенерсең: колхозның болыны-суы юк, якын тирәдә урман юк, урып алынган саламы — кырда, кар астында. Терлекләр абзарында унҗиде сыер бауда тора. Гомуми җыелышта, бертавыштан үзен председатель итеп сайлаганнан соң, Әхмәдиев моңарчы эшләгән председательләр кебек сүз белән вәгъдә чәчми, колхозчылар алдында торган бөтен авырлыкны, якын арада нәрсәгә ирешергә мөмкин һәм кирәк икәнне ике-өч сүз белән генә аңлата да эшкә тотына. Иң беренче эш — сыерларны баудан алырга, колхозны бу хурлыклы .хәлдән чыгарырга кирәк. Ныклабрак тикшерә башлагач, колхозный герлекләргә дигән фуражы шактый күп икәне беленә, ләкин аны моңарчы әрәм-шәрәм итеп килгәннәр, колхоз терлекләре турында үз малың кебек кайгырту булмаган, ферма эшчеләре эленке-салынкы гына эшләп йөргәннәр, чөнки аларның эше белән берәү дә кызыксынмаган, кызыксынса да эш сүздән узмаган, бөтен нәрсә су агымы кебек, каршылыксызрак урыннарны сайлап, үз җаена ага биргән, инициатива сүнгән. Әхмәдиев бер атна эчендә колхозчыларның йортларына кереп, тормыш хәлләре белән танышып чыга, активны туплый, кырда калган
69 
 
 
саламны кайтарта, фермада, бауда торган сыерлар янына көн саен активтан бер кешене дежурга куя. Шул ук вакытта орлык ашлыгын рәткә кертү, чистартыласын чистарту, яраксызын алыштыру эшенә керешә. Колхозчы сукыр түгел, яңа председательнең эшкә йөрәксенеп тоты нуыи күреп йөри. Тик бер нәрсә генә аларны гаҗәпкә калдыра: Әхмә диев һич уйламаган җирдән Ленин исемендәге колхозны ярышка чакырырга тәкъдим ясый. Ә бу колхоз, хуҗалыгының ныклыгы белән дә. ■колхозчыларының бердәм эшләүләре белән дә, инде биш-алты ел буена Кукмара районының күп кенә колхозларына үрнәк булып килә. «Көчле? белән тартышма» дигән мәкаль дә бар бит әле. Әле генә баудан чыккан g сыерларың белән, таралып яткан хуҗалыгың, эшкә шактый ук сүлпән караган колхозчыларың белән ничек итеп Ленин исемендәге колхозны ярышка чакырмак кирәк? Шулай дип карый кайберәүләр. Әмма Әхмә- диев үзе мәсьәләгә икенче төрлерәк карый. Беренчедән, Ленин исемендәге колхоздан күп кенә нәрсәгә өйрәнергә мөмкин, икенчедән, бу колхоз ирешкән уңышлар артель хуҗалыгының югары ноктасы түгел әлс, өченчедән Молотов исемендәге колхозда 50—60 кешелек актив бар, 19 кешедән торган башлангыч партия оешмасы бар; ниһаять, Әхмәдиев үзе— 1931 елдан бирле коммунист кеше, хуҗалык эшендә, оештыру эшендә авырлыкларны күп күргән кеше. Шулай булгач, нигә куркырга? Тик максатыңа ирешү юлында тайпылышсыз булырга, чыдам булырга гына кирәк. Куйган максатың буш хыял гына булып калмасын, эшләп булмаслык эшнең юк-икәнен колхозчы үз күзе белән күрсен, ышансын, председательдәге ышаныч аңарга да күчсен. Ярышның төп күрсәткече уңыш алуда һәм терлекләрнең продукт бирүен кискен рәвештә күтәрүдә икәнен Әхмәдиев яхшы аңлый. Ә уңышны күтәрүчеләр, сөтне күп итеп савып алучылар, терлекләрне көр итеп тәрбияләүчеләр — колхозчылар үзләре. Аларны кызыксындырырга, аларда инициатива уятырга, үз эшләренә ихтирам тәрбияләргә кирәк. Колхозда хезмәт дисциплинасын күтәрү эше председательгә җиңел генә бирелмәгән. Эшкә салкын караучы, хәтта төкереп караучы колхозчылар да булган. Үз вакытында аларга правление чара күрә барган: кисәтү ясаган, хезмәт көне белән штраф салган, тик бу кисәтүләргә, штрафларга беренче көннәрдә ирен чите белән елмаеп кына караганнар, әйдә алсыннар, барыбер куандыра торган хезмәт көннәре түгел алар, дигәннәр. Әмма хезмәт көненең бәясе күтәрелә башлагач, тәртип бозучыларның эченә пош иман төшкән. Шуның өстәвенә, көзге, кышкы айларда, колхозда эш азрак вакытта, правление тырыш колхозчыларга «читкә чыгып керергә», тимер юлда, яки итек басу кебек башка берәр кәсеп белән акча эшләп алырга да рөхсәт иткән. Тәртип бозучылар исә бу хокуктан мәхрүм калганнар. Аннары председатель, правление членнары белән киңәшеп, улы фронтта һәлак булган Гафифә карчыкка — яше шактый олы булуга карамастан, фермада эшләп йөрүче кешегә — колхоз хисабына яңа йорт салып бирә, көтүче Бәдретдииов Фәләхка йорт салдыра; 25 кеше узган ел арзан бәя белән колхоздан бозау сатып ала. Бу чараларның колхозчыны кызыксындырмый калуы мөмкин түгел. Ләкин әле бу — мәсьәләнең бер ягы гына. Терлекләрнең продукт бирүен күтәрүдә ферма эшчеләренең тырышып эшләве генә җитми, мал-туар өчен азЫк базасы да булдырырга кирәк. Колхоз язын ферма терлекләрен йөртү өчен утыз гектар җиргә яшел арыш чәчә, солы чәчә. Аны кишәрлекләп-кишәрлек- ләп ашата башлыйлар. Сыерларның сөт бирүе күзгә күренеп арта, аларны көнгә ике мәртәбә генә түгел, өч мәртәбә сава башлыйлар. Әгәр Әхмәдиев килгәнче бер сыердан елына сөт савып алу 370 литр булса, 1954 елда ул өч мәртәбәгә якын арта, ә быел исә сыерлардан сөт савып алу 1500 литрга җитә. Дөрес, елына һәр сыердан өчәр-дүртәр мең литр
70 
 
 
сөт савып алучы колхозлар белән чагыштырганда, бу күп түгел әле, хәтта аз әле, ләкин шунысын онытырга ярамый, моннан ике ел гына элек шушы ук сыерлар сөтне дүрт йөз литр да бирә алмаганнар бит, алай гына да түгел, алар язга таба күтәрәмгә кала торган булганнар... Молотов исемендәге колхоз менә инде ике ел язгы чәчүдә һәм игеннәрне урыпҗыюда алдынгы булганы өчен, дәүләткә ашлыкны башка колхозлардан иртәрәк тапшырган өчен районның, Күчмә кызыл байрагын алып килә. Димәк, ул кыр эшләре буенча да ярышта җиңелеп калмаган, ә сөт савып алу буенча быел байтак колхозларны узын та киткән. Бу колхозның мөмкинлекләре бик зур. Фермадан ерак түгел генә колхоз кое казыган, коеның суы бик күп, аны сыерлар өчен саманнар салынган яңа ферма бинасына трубалар аркылы китерәчәкләр, кул көче белән азапланып су ташып йөрү бетәчәк. Колхоз үзенең радиоузелын төзеп ята, Кукмарадан Байлангар авылына җир астыннан кабель тартканнар инде. Ферма каралтыларын да таштан, нык итеп салу колхозның якын планында бар, шушы ук планда җиләк-җимеш бакчасын булдыру да каралган. Боларның барысына ышанасың. Халкы — тырыш, председателе — булдыклы. Әнә ул, мотоциклы белән ышанычлы рәвештә каршыдагы калкулыкка, колхоз көтүе утлап йөргән сөзәк тауга күтәрелә... 
3. ЛАЕКЛЫ ХУҖА БУЛЫП 
Олыяз. Казаклар. Балыклы. Бөр суы буена утырган шушы өч авыл Ленин исемендәге колхозга берләшкән. Биредә дә шулай ук: урмансыз таулар, яшел үзәннәр. Олыяз авылына керү белән синең күзгә, беренче булып, өр-яңа сары такта түбәләр ташлана. Авыл үзенең өстен яңадан яба дип уйларсың. Калку урында үсеп чыккан колхоз каралтылары, абзарлар, амбарлар, авыл өйләре өстеннән хакимлек итеп, өскә, биеккә күтәрелеп торалар. Юк, бу инде бөтенләй башка колхоз. Элекке җирлеге дә нык булып, сонгы арада гигант адымнар белән алга киткән көчле хуҗалык. Председателе Вилдан иптәш Закиров та бу колхозда инде 1947 елдан бирле эшли. Бүген исә ул үзенең «Победа»сында станциягә киткән. Москвага, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә бара. Биредә һәркем үзенә үзе нык ышанган, горур, мәһабәт кыяфәттә йөри. ЛАоида колхоз эше, коллектив интересы беренче планда. Әйтик, менә правление алдында такта яралар. Калын, озын бүрәнәне югарыга мендерергә кирәк. Беркем чакырмыйнитми, кешеләр, үзләренең эшләрен ташлап, ярдәмгә ашыгалар. «Хезмәт көне сиңа языла ич, миңа түгел», — дигән сүзне инде син биредә ишетә алмыйсың. Тагын шунысы кызык булып тоелды: бу колхозда, ни өчендер, яшь кызлар, егетләр генә күзгә чалына. Өлкән дигәннәре дә яшь булып күренә. «Яшьләр колхозы, яшьлек авылы» диясе килә, аларга карап. Өстенә плащ, башына гади кепка кигән яшь кенә бер кеше безнен янга таба килә. Колхоз парторгы Хәким иптәш Нигъмәтуллин иде ул. Гөскә дә яшь, яшькә дә яшь. 1929 нчы елгы. Ул әле 1952 елда гына ВЛКСМ члены булган кеше. Кыска, гына, гади генә биография. Укучы. Укытучы. Армия. Хәзер исә ул — колхозның бүтән эшләрдән азат ителгән парторгы. Нигъмәтуллин үзенең армиядән соң райондагы икенче дәрәҗә бер оешмада эшләве турында болай сөйли: — Канцеляриядә утырасың-утырасың да кап-калын папкаларга мәгъ- !үматлар тутырасың. Көннәр, айлар үтә. Аннан соң «кабинеттан чыңлыйсың», «фәлән-төгән» дип орышмасыннар өчен берәр авылга китеп
71 
 
 
барасың. Мәгълүм атлар таләп итәсең. Булса — аласың, булмаса — булдырасың. Кыскасы, үзең дә эшләмисең, кешегә дә эшләргә ирек бирмисең. Партия чакыруы һәм үз теләге белән бу яшь коммунист үзе туган чакны ук оешкан карт колхозга килә. Килүенең беренче көненнән үк үзенең бөтен яшьлек дәрте белән эшкә керешә. 26 коммунистның 22 се турыдаи-туры производствога беркетелә, партия членнарыннан Насибуллин Шәмсехәмит, Закиров Мирзи, Галимов Рәхимулла иптәшләр — кырчылык бригадирлары. Ганиев Газиз — ферма мөдире. Закиров Кәшиф — колхоз председателенең терлекчелек буенча урынбасары. Габдрахманов Шакир кукуруз үстерү эшендә. Дәүләткә ашлык тапшыру эшләре белән коммунистлардан Гарипов Мансур, ашлык хәзерләү % белән Тимергалиев Әхәт иптәшләр җитәкчелек итәләр... — Ярый, иптәшләр, — диде безгә Нигъмәтуллин, шактый рәсми төстә, — кабинетымны күрдегез. Начар түгел. Менә телефоны да бар. Килешмәгән яклары да булыр. Әйдәгез, безнең иркен дөньяга чыгыйк! Яхшы ягы да күренер, шулай ук... Кабинеттан чыгып, правление болдырыннан төшү белән Хәким тәмам үзгәреп китте. Тышка чыккач, аның баягы рәсмилеген сентябрь жиле очырып алып киткән төсле булды. Ул, яшь кешегә генә хас булган мут җитезлек белән кепкасын салып, чәчен сыпырып җибәрде дә гүя безне үзенең әллә кайчаннан бирле таныш булган кешеләре санап, әйтеп куйды: — Киттек, егетләр! Ачык ялан. Тигез калку. Юл — Балыклыга таба илтә. Уң якта, аста, яшел үзән җәелеп ята. Калку өстеннән колхозның бөтен хуҗалыгы, барлык басулары күренеп тора. Нигъмәтуллин, колхозның бөтен байлыгын күрсәтеп «мактанудан» бигрәк, күңелле сүзләр, кызыклы истәлекләр сөйли. Колхоз турында берәр сорау биреп куйсаң, аңар әллә ничек күңелсез булып китә. Гаҗәп түгел. Төрле оешмаларга, вәкилләргә, хәбәрчеләргә мәгълүматлар, «интервыо»лар бирү аны нык кына туйдырган булса кирәк. Моны без дә сизендек. Нигә, болай да бик шәп ич! Менә, кояш көлә, кыр җиле исеп тора. Әнә бер-бер артлы тезелеп, жигүле атлар бара. Алар силос өчен кукуруз ташыйлар. Әнә тау астында гына тавык фермасы. Өстән караганда ферма йортындагы тавык, әтәч төркемнәре җиргә төшкән ап-ак болыт кисәге булып күренә. Фермага якынлашып килгән чакта Хәким безгә нидер әйтер өчен авызын гына ачкан иде, күз ачып йомганчы безне тавыклар, әтәчләр чолгап алды. Беркадәр үткәч, ферманың канатлы хуҗалары яннарында безне, ягъни таныш булмаган кешеләрне күреп, әдәп-иисаф дигән нәрсәне дә уйлап алдылар булса кирәк, «кыткыт-кытак» дип, үзара кызу- кызу нидер гәпләштеләр дә, китеп үк бардылар. Безнең гаҗәпләнеп торганны күреп, Нигъмәтуллин көлеп куйды: — Нишләтәсең инде аларны! Ияләшкәннәр! Бервакыт ферма йортындагы 2000 баш кош арасында сәер бер хәрәкәт башланды. Тавыкларның, чебешләрнең кайберләре кетәкләргә йөгерә, кайсылары, бер урында катып, тик тора. Якында гына тилгән очып йөри икән. Әтәчләр, табигый бурычларын аңлап, үзләрен лаеклы тоталар. Тревога булу белән үк алар, муеннарын сузып, постларында калдылар. Арадан кыюраклары, биек урыннарга менеп, горур кыяфәт белән дошманны көтә башладылар. Әмма, куркак кайда юк? Ниндидер йолкыш бер әтәч, башын түбән игән килеш чатыр-чотыр йөгереп, кетәгенә кереп качты. — Үзен «мин дә ир кеше» дип әйтә торгандыр әле ул,— диде Хәким, көлә-көлә. — Кызык та, уйланырга да урын бар... Казаклар ягына таба китәбез. Алда, алтынсымаи сары булып, кукуруз кыры җәелеп ята.  
72 
 
 
- Кырау сукты аны, — ди парторг. — Азмы-күпме үсә иде әле ул. Шактый вакыт бар иде, югыйсә... Кырау! Тышкы поэтик матурлыгы булган бу бер сүздә ничаклы фаҗига ята! Менә кичтән ай чыга. Ай ялгыз гына түгел, ул иркен күк йөзенә үзенең гаять зур сандагы йолдызлар армиясен дә сибә. Төнге табигать тын һәм салкынча. Көндезге эсседән әлсерәгән чәчәкләр, яфраклар, ялгап шатлыкка бирелеп, рәхәтләнеп калалар. Ләкин бу нурлы һәм тылсымлы таң бик мәкерле. Шагыйрьләр яратып җырлый торган менә шундый тын, аяз таңда табигать сәхнәсендә бөек трагедия уйнала. Әле үз сабаклары, үз тамырлары алдында бурычларын да үтәп өлгермәгән яфраклар янып, каралып калалар, әле үз җимешләре өчен җирлек кенә булган чәчәкләр, кара чүпрәк ертыклары төсле салынып, куырылып төшәләр... Быел беренче сентябрьгә каршы төндә Татарстанның иң көньяк- көнбатыш чикләреннән алып, иң төньяк-көнчыгыш районнарына чаклы булган гаять зур территория өстенә кырау төште. Ярый әле, бу кырау бераз соңгарак калды. Ләкин бит быелгы яңгырлы суык җәйдән сон үсемлекләрнең дә үсү срогы соңгарды. Шуның аркасында безнең кадерле яңа кунак — кукуруз да, хөрмәтле иске дус — бәрәңге дә шактый зыян күрделәр. Нишләтәсең? Кеше акылы андый бәла белән уңышлы көрәшә алмый шул әле. Шуңа күрә ул иң оятсыз рәвештә, алмагачлар чәчәк аткан чакларда төшсә дә төтен генә салырга, яки «әх!» дип кенә калырга туры килә. Кукуруз басуы... Сентябрьнең иртәнге кояшы үзенең үткен нурларын козырек астыннан күзгә чәнчеп тора. Кукурузның кыраудан соң сап- сары булып калган яфраклары акрын искән җилдә тыныч кына шыбырдыйлар. Бригадир ярдәмчесе Фәйзерахман иптәш Галимуллин безне басуның эченә алып керә. Шунда кинәт әллә ничек кенә үзеңне сәер урман эчендә итеп тоясың. Бөтен тирә-як сап-сары. Сары урман. Сары дөнья. Буйга шактый гына озын булган Фәйзерахман агай кулын югары күтәрә. Ләкин аның кулы кукурузның башына җитми. Гүяки, кукурузда аңа тоттырмас өчен башын һаман саен югары күтәрә төсле. — Менә бит, — ди Фәйзерахман агай, — моны кукуруз димичә нәрсә дисең? Бригадир ярдәмчесе егетләрчә җитезлек белән зур бер чәкән кисеп алды. — Чәкән түгел бу, утын агачы! Авырлыгын гына кара! Моны, малай, биш-ун метрдан ары ыргытып та булмый. Ә бит бер төптә бер генә чәкән түгел! Менә, кил, кара! Кинәт аның күзе парторгка төште. Әле генә үз эшенә сөенеп торган Галимуллин, нидер хәтерләп күрәсең, тынып калды һәм акрын гына әйтеп куйды: — Ләкин уналты гектары гына шундый булды. Калганы, ягъни 287 гектарга якын өлеше, болай ук түгел шул... — Хикмәт нәрсәдә? — дибез без. — Билгеле инде... Менә, кара. Җире әйбәт, иңкү урында, ышык төштә. Алай гына да түгел, яхшы ашланды, аркылысы-буе, рәт аралары кат-кат эшкәртелде. Санасаң күп инде ул, шактый көч китте. Хезмәт куйсаң була ул! Әгәр быел җәе дә җылы килгән булса, күрер идең биредәге кукурузны! Нигъмәтуллин, ярым җитди, ярым елмаеп, әйтеп куйды: — Ә калган 287 гектарга безнең күз-кул җитмәде, шулай бит, иптәш Галимуллин? Фәйзерахман агай җавапсыз калды. Кем белә? Бәлки парторг үзе дә бу сорауга җавап бирергә кыенсына торгандыр. Чөнки шактый четерекле сорау иде бу. 
73 
 
 
Кукуруз. Дөресен генә әйткәндә, без бу культура белән КПСС Үзәк Комитетының 1953 ел сентябрь Пленумы карарлары чыккач кына якыннан кызыксына башладык. Ә бит аның, тарихы меңнәрчә еллар белән исәпләнә! Аның «маис» дигән икенче бер исеме бар. Көньяк Мексика—аның төп ватаны. Аның колачы иксез-чиксез. Кукуруз бөртеклеләр арасында үзенең чәчелү мәйданы белән дөнья күләмендә бодайдан кала икенче урынны алып тора. Америка Кушма Штатларында бөтен чәчү мәйданының яртысын маис тәшкил итә. Кукуруз безнең илебез әчеп дә бик үк яңа түгел. 1913 елда гына да ул Россиядә миллион ярым гектар чәчелгән. Ләкин факт — факт булып кала: шулай да ул безнең республика өчен яңа кунак. 1955 елның язында ул киң колач белән безнең кырларга килеп керде. Шуңа күрә 1955 ел — безнең республикабыз авыл хуҗалыгы үсеше тарихында кукурузның масса күләм чәчелүе һәм җыелуы елы булып калачак. Якалыкның килүе һәм җиңүе беркайчан да ансат кына булмый. Гадәттә, андый чакны ике төп көч көрәшә. Яңалык өчен пропаганда һәм аңа каршы якта — ышанмаучылык. Ләкин яңалык барыбер җиңә һәм өстенлек яулап ала. Ышанмаучылык ярылып яткан фактлар алдында җиңелә һәм, ниһаять, тез чүгә. Бер дә яшерен-батырын түгел. Быел безнең республика колхозларында бу яңа кунакның үзе өчен яңа җирне ятсынуын күреп, «авыз еручы» яки аны аңлап җиткермәүче агай-энеләр дә күп кенә. Аларча. кукуруз менә быел ук, яңа җиргә әле аяк басарга өлгермәгән елында ук, җирне чын мәгънәсендә җәннәт ясарга тиеш иде. Андый иптәшләргә кукуруз үзе үк шулай әйтә төсле: «Бәлки, агай-энеләр, сез үз кунагыгызны үзегез әйбәт каршы алмагансыз?» Инде шунысы да бар: бәлки быел безнең тәҗрибәбез җитмәгәндер. Бу яңа культура өчен урынның дөрес сайланмавы, ашламаларның, эшкәртүнең җитешмәве дә бик мөмкин. Күрәсең, киләсе елда эш зур бу- .лачак. Быелгы тәҗрибә күпне өйрәтә. Шик юк, киләсе елны безнең бу яңа культура өлкәсендәге уңышлар ныгытылыр, ялгышлар искә алыныр. Әмма кукуруз безнең басуларда үзенең лаеклы урынын яулар. ... Популяр плакат искә төшә: берәү лупа аркылы кукурузга карап тора. Аңар кукуруз орлыклары чучка башлары булып күренә. Әмма безгә лупа аркылы карарга туры килмәде. Без, бары тик узып барышлый гына колхозның дуңгыз фермасына кереп чыктык. Ферма мөдире Гыйльмулла Галләмов ага да безнең кулга лупа тоттырмады. — Менә, — диде ул, — биредә 72 баш дуңгыз. Инде тәмам симерделәр, мәлгуньнәр! Болары әле симертергә куйганнары гына. Барысы — 270 баш. Кукуруз бигрәк ошап китте үзләренә! Симерүдән аяк өстенә дә басып тора алмыйча «пыф-пыф» килеп җирдә яткан чучкаларны кайбер специфик сәбәпләр аркасында абзарда озак күзәтеп тора алмадык. Аннан чыкканда ферма мөдире безгә тагын берничә цифр гына әйтте: — Быел безнең колхозга терлекчелек үзе генә дә ярты миллион сумлык доход китерәчәк. — Ферма эшчеләреннән Галиева Мәгъмүрә, Хәмидуллина Гөлфирә. Базикова Фәһмия иптәшләр үткән елдагы шикелле үк быел да өстәмә түләү тәртибендә 8—13 шәр баш дуңгыз баласы алачаклар. Быелдан башлап республиканың барлык колхозларында кышын терлек азыгының шактый өлеше кукуруз силосы булачак. Аның сусыл, баллы сабаклары, киң һәм итләч яфраклары, сөтләнеп тулган чәкәннәре терлек өчен гаять яхшы азык. Безнең колхозлар инде быелгы яздагы шикелле терлек азыгы кытлыгын күрмәячәкләр. Хәер, терлекләр үзләре дә бу азыкның тәмен белеп алганнар инде. Молотов исемендәге колхозның мөгезле эре терлек һәм дуңгыз фермасы мөдире Камал иптәш
74 
 
 
Ярмөхәмметов сыерларның кукурузга ничек ияләшүләре турында көлә- көлә сөйли: — Ярый. Сыерларны кукуруз өстспә чыгардык. Бездә болын юк бит. Шулай, аерым участок билгеләп, терлек ашатырга булдык. Карап торабыз. Пәриләр болар. Берсе дә, мин сиңа әйтим, кукурузга кагылмый. Белмиләр. Кукуруз арасыннан билчәндер, мин снна әйтим, эт эчәгесе- дер — җыен чүп-чар ашап йөриләр. Бервакыт карасак, тотындылар бит, әй тотындылар кукурузга! Аерып кына алып булмый! Быел 1500 литр сөт, һәр сыерга. Менә хәзер кыш көне син аларга кукуруз силосы бирми кара! Киләсе елга 2000 литр алырсың! Ә без әле аннан арттырырга уйлыйбыз! Артыр. Моңа ышанмыйча булмый. Чөнки колхозда моца мөмкинлекләр бар. Аннан бигрәк, моны эшкә ашырырга сәләте чиксез булган тырыш колхозчылар бар. Колхоз быел терлекләр өчен 300 тонна силос сала. Бу кыш көне сыерларга саламнан, печәннән, фураждан башка, көненә 20—25 кг. силос биреләчәк дигән сүз. Ә элек, кайбер елларны, алар кышын 19—20 кг. коры салам белән торганнар. Коры салам ашаган сыердан нәрсә өмет итәсең? Колхоз терлекчелеге өчен яңа кунак, якын дус булып, безнең кырларга кукуруз килә. Юк, ул кунак булып кына түгел, бәлки лаеклы хуҗа булып килә. 
4. АВЫЛ ИНЖЕНЕРЛАРЫ Инженер дигән сүзне ишетү белән зур-зур заводларда, меңләгән эшче катнашкан төзелешләрдә эшләүче, производствоның тирән серләрен белүче, югары белемле кеше күз алдына килеп баса. Без инженер дип тәкъдим итәчәк кешеләрне укучы алай кабул итәр микән соң?. Аларның бит югары белемнәре юк, эшләгән урыннарында да меңләгән эшче кайнап тормый, әмма эшләгән эшләренә, башкарган хезмәтләренә, осталыкларына карап аларны һичшиксез: «Инженерлар болар!» — дип әйтәсе килә. Менә аларның берсе — Миңнегали абзый Ярыев. Кояшта янып ка- ракучкыл төскә кергән түгәрәк йөзендә балта осталары җебе белән сызып куйгансымаи аксыл кашлары сабыр гына селкенгәләп куя, якты зәңгәр күзләре, җилпәзәсымап тезелеп киткән мөлаем җыерчыклар белән нурланып, ягымлы итеп карыйлар. Чиста ак күлмәк өстеннән ябып куйган ак киндер алъяпкычына кулындагы пычкы чүпләрен сөртеп, йомшак тавыш белән акрын гына сорый ул: — Нигә кирәк булдым икән, егетләр? Без инде аның тормыш юлын беләбез. Олыяз кешеләре аның турында: «Утнысуны кичкән абзый ул, Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтеп чыккан кеше, данлы маршал Рокоссовскийның личный повары, — дип горурланып сөйлиләр. — Безнең колхозның җәмәгать каралтылары барысы да аның кулыннан узды, аның җитәкчелегендә эшләнде!» — диләр. Әйе, без ул кадәресен беләбез. Ленин исемендәге колхозның сокландыргыч матур правление бинасында булдык, ферма каралтыларын да карап йөрдек, электр станциясен дә, радиоузелын да күрдек. Ләкин безне икенче бер нәрсә бик кызыксындыра: кантар-кан- тар ташлардан гомереңә җитәрлек итеп салынган зур-зур ферма каралтыларын, катлаулы машиналар, аппаратлар урнаштырылган электр станциясен, радиоузелны, алты машина сыешлы гаражны менә шушы бәләкәй генә, гади генә авыл агае ничек төзегән, болариың барысына ул ничек өйрәнгән? Безнең тормышта хезмәте белән могҗизалар тудыручы алтын куллы кешеләр куп, ләкин алар эшләгән эшләре турында сөйләп бирә белмиләр/ Әңгәмәдәшебез Миңнегали абзый Ярыев та шундыйрак бер кеше
75 
 
 
булып чыкты. Азаплана торгач, без аның 1908 елда туган икәнен, семьясының ишле булуын, колхоз төзелгәннән бирле балта остасы һөнәре белән яшәвен белә алдык. Безнең төпченеп-төпченеп сораган сорауларга ул ике-өч сүз белән генә, өзек-өзек кенә җаваплар биреп утырды. — Кирәк бит, егетләр, ферма маллары ишәя... Ачык һавада тотып булмый аларны. — Правление йортын ике ай эчендә өлгерттек. — Гаражны быел эшләдек. — Бригадада егерме биш кеше. Ниһаять, без аны борчымаска дигән карарга килдек. Әйдә, эшлисе ; эшен эшли бирсен, бәлки берәр кәефле вакытын туры китереп сөйлә- •* шербез әле. Миңнегали абзыйга рәхмәт әйтеп, китәргә җыенганда, парторг Хәким Нигъмәтуллин безнең янга, бүрәнә өстенә, килеп утырды. — Сөйләдеңме, Миңнегали абзый? — диде ул. — Сөйләдеңме дип... Сөйләдем инде. Үзебез төзегән әйберләр турында әйттем. Парторг көлемсерәп куйды, Миңнегали абзыйның сөйләгәннәре безне канәгатьләндермәвен ул аңлады бугай. — Әйдәгез, иптәшләр, ферма тирәләрен тагын бер әйләник әле, — диде. Каршы килмәдек. Матур итеп кызыл кирпечтән эшләнгән гаражны тагын бер тапкыр карап, кечерәк кенә бер будка янына килеп чыктык. Миңнегали абзый, балта осталарына хас бер кыяфәт белән бөкрәя төшеп, алдан атлый иде, будка янына җиткәч, туктап калды, искерә башлаган каралтыга моңсу гына карап куйды. — Менә шушы газ камерасыннан башларга була сүзне, — диде Нигъмәтуллин, — Миңнегали абзыйның төзүчеләр бригадасы бригадиры булып китүе менә шушы камерадан башлана. Сөйлә шуны булмаса, Миңнегали абзый. Без бригадир тагын ике-өч сүз белән генә җавап бирер инде дип көткән идек. Ләкин алай булып чыкмады, аның йөзе караңгыланды, тавышы үзгәреп китте һәм ул искерә башлаган бу бинаның гыйбрәтле тарихын ялындырмый-нитми сөйләп бирде. Сугыш кырында туплар тавышы тынып, ил иркенәеп бер сулыш алып җибәргәч, солдат шинельләре салынып чөйгә эленгәч, колхоз агае сугыш вакытында шактый бирешкән хуҗалыкны ныгытырга тотына. Миңлегали абзый да туган авылына кайтып төшә. Колхоз шактый ук өшәнгән, сугышка кадәр конюшняга килеп кергәндә мәһабәт тавыш белән кешнәп каршы ала торган атлар, башларын аратага куеп, йокымсырап торалар, корчаңгы аларны тәмам эштән чыгарган. Кечкенәдән ат тотып, буразнада аунап үскән кеше өчен моннан да күңелсез күренеш бармы? Бер тапкыр дилбегә кагып җибәрү белән йөрәк кагып чаба торган атларның мондый хәлгә төшүенә нинди намуслы кешенең йөрәге түзә алсын? Миңнегали абзый кулына балта ала, кордашы Солтан абзый белән бергәләп, менә шушы газ камерасын төзи. Анда атларны берәм-берәм ябып, «мунча кертеп» чыгаралар, атлар әкренләп корчаңгыдан арына, көрәя, аларга карап тору күңелле була башлый. Эшләгән эшеңнең әйбәт булып чыгуы зур шатлык икән! Миңнегали абзыйның да күңеле үсеп китә, колхоз хуҗалыгы өчен башка каралтылар төзү турында да сүз кузгата. Аның балта эшенә өйрәнеп торасы юк, бу эш аңа, ат җигү, сабап сөрү кебек үк таныш. Гомумән, Кукмара ягы кешеләре һөнәргә оста кешеләр. Пыяла куючылар, итекчеләр, калайчылар җитәрлек монда. Миңнегали абзый янына, Солтан абзый янына тагын бер-ике кеше кушыла, балта эшенә яшьләр теләк белдерә. Шулай итеп, балта осталарыннан бригадасыман бер нәрсә оеша. 1947 елда Ленин исемендәге
76 
 
 
колхозның председателе булып Закир Вплдапов сайлангач, Миңнегали абзыйлар башлаган эшкә игътибар тагын да күбәя, кирәк чакта җылы сүзе белән, кирәк чакта Миңнегали абзыйның ишле семьясына ярдәм итеп, яңа председатель останың күңелен тагын да үстереп җибәрә. Эш юктан зарланырлык түгел, төзисе каралты, күтәрәсе бура әллә никадәр, электр станциясе кирәк, радиоузел кирәк, сыерларга иркен абзар кирәк. Кирәкнең исәбе-хисабы юк. Тик материалын каян алырга? Уйлый торгач, колхоз ферма каралтыларын таштан салырга карар кыла. Таш күп монда, таулар өстеңә ишелергә тора. Ләкин бу эштә инде балта остасы булуың гына җитми, ташчы да булырга кирәк, ташны бүрәнә кебек ырмап булмый, кадак белән беркетеп булмый, цемент кирәк, цемеш белән эшләүнең хикмәтләренә төшенергә кирәк. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, диләр. Бригадага балта осталары белән бергә ташчы лар да кирәк була башлый, зур-зур каралтыларны, корма цехы, арте зиан коесы кебек катлаулы биналарны бармак чуты һәм күз чамасы белән генә дә эшләп булмый, төгәл сызымнары да сорала, хәрефләрдән җыеп сүз укыган кебек, сызымнарны да укый белергә тиеш әле син. Шуның буенча кул астында эшләүче кешеләргә күрсәтеп тә бирергә тиешсең. Зирәклеге, тырышлыгы аркасында Миңнегали абзый таш эшенә дә, цемент идән кою эшенә дә, башка бик күп эшләргә дә өйрәнә, районнан килгән осталар да ярдәм итә, үзе дә дәртен, ихласын салып эшли, нәтиҗәдә 25 кешедән торган мөстәкыйль бригада барлыкка килә. Болар — колхозның бик кирәкле кешеләре. Гаять зур колхоз хуҗалыгын үз төзүчеләреннән, үз инженерларыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Миңнегали абзый, чын мәгънәсендә, үз эшенең инженеры. Белә ул бу эшне, ярата ул бу эшне. Яңа бер каралты җитештергәндә ул колхозның мөмкинлекләрен дә, бинаның уңайлы, җылы, якты булу ягын да истән чыгармый. Быел Москвада, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булып кайтуда аңа бик ярдәм иткән, шул турыда сөйли башлагач, аның аксыл кашлары очыныбрак йөри, зәңгәр күзләре яктырак балкый башлады. Без ялгышканбыз, ул эшен дә эшли, сүзен дә сөйли белә икән. Тик аны кузгатырга, кирәкле кылларын таба белергә генә кирәк икән. Күргәзмәдә ул күп нәрсә күргән, шуның белән ул үз колхозын янәшә куеп караган. Электр белән сыер савучы кызлар, терлекләрнең соңгы техника белән җиһазланган уңайлы тораклары, эре нәселле ап-ак тавыклар, тавыкларны аерым, чебиләрне аерым үстерү тәҗрибәсе, терлекләргә азык хәзерләү цехлары — барысы да, барысы да дулкынландыра колхоз инженерын, ул хәзер яңа каралтылар төзегәндә председатель каршына яңадан- яңа таләпләр куя. Миңнегали абзый белән аерылышкач, парторг Нигъмәтуллин безгә бригадир турында бик якын күреп, үз итеп сөйләде. — Безнең колхозның намусы ул, колхоз алга китсен, ныгысын днп. көчен кызганмый эшли ул, — диде. — Беләсезме, семьясында аның унбер җан, бала-чагасы ишле, күбесе әле укучы балалар, авыру сеңелесс анарда тора, бик җиңел түгел аңа семьяны алып бару. Теләсә ул бура бурап, йорт салып, башка авылларда да йөри алыр иде, акчаны көрәп ала алыр иде, безнең колхозда үз ягын гына кайгыртучы һөнәрчеләр дә юк түгел. Ләкин /Миңнегали абзый аңа кызыкмый, колхоздан, хезмәт көненә алган доходына яши бирә, эһ тә итмичә унбер җанны туйдырып килә. Үзе бригадир булып эшләгән уп ел эчендә дистәләгән яшьләрне төзү эшенә өйрәтте ул. Тик аның күңелендә дә төен бар, кешегә әйтми ул аны, ләкин төен "бар... Мин бу колхозга парторг булып килгәнгә кадәр, * алар алты кеше электр станциясе салганнар, ялларын онытып, көчләрен кызганмыйча салганнар станцияне. Колхозның гомуми җыелышы, станция төзелеп беткәч, төзүчеләргә бүләк бирергә булган- 


 
 
берәр центнер бодай, күлмәклек материя. Шушы бүләк белән колхозчылар төзү бригадасының матур эшенә соклануларын белдергәннәр, шушы бүләк белән алар, димәк, төзүчеләрне генә түгел, үзләрен дә күтәргәннәр. Колхоз яңа бер җиңүен тантана белән билгеләп узган. Тик бу эчкерсез шатлыкка бервакыт кара тап төшкән. Казаннан колхоз эшләре буенча дәүләт контроленнән килгән Алумбиков дигән кеше бүләкләрне кире алдырган, председатель белән парторгка шелтә эләккән. Күрәсең, контролер законның һәрбер хәрефенә ябышып ятучы бюрократ кеше булган, үзе эшләгән эшнең нәтиҗәләре кешеләр күңелендә нинди ямьсез тап булып каласын башына да китермәгән. Төзүчеләр хәзер алган бер центнер бодайны яңа бина төзегәндә эшләгән эшләреннән түләп барырга тиеш булганнар: дәртле хезмәт хупланып каршыланасы урында күңелсез истәлек булып калган. Миңнегали абзый намуслы кеше дигән идем мин, аңа карап эшен ташламады ул, дәртен сүндермәде, ләкин ни генә дисәң дә кеше күңеле бит ул, юшкын утырып кала аңа. Хөкүмәтнең соңгы карарлары мондый башбаштаклыкларга чик куйды, инициативаны колхозларның үз кулына тапшырды... Парторгның ачынып сөйләгән сүзләре безне уйга калдырды. Чыннан да, Хөкүмәт һәм Партиянең соңгы карарларына кадәр колхоз хуҗалыгында булып килгән башбаштаклыклар авыл хуҗалыгының үсешенә никадәр зыян китерделәр, инициативаны будылар, иҗатны сүндерделәр! Ләкин әле бу башбаштаклыкларның сөреме әле дә чыгып җитмәгән. Колхоз председателе Закир Вилдапов — нык куллы, сәләтле җитәкче, колхоз эшләрен көчен аямыйча эшләүче иптәш — әлеге шелтәдән соң гырыш колхозчыларны бүләкләү кебек нәрсәгә икеләнеп карый. Бик урынлы аның икеләнүе. Колхозга тагын берәр бюрократ килеп чыкмасмы? Шатлыклы актны, тәрбия чарасы булган бүләкне кара тапка әйләндереп китмәсме? Чынлап уйлап карасаң, Миңнегали абзыйлар, аның бригада членнары һәм башка тырыш колхозчылар — хөрмәткә лаек кешеләр, бүләк алырга лаек кешеләр. Сыер савучылар, бозау караучылар өстәмә доход ала, ә ни өчен сыерларга, дуңгызларга курчак өе кебек матур, чиста биналар салган Миңнегали абзый һәм аның бригада членнары өстәмә доход алмаска тиеш? Намуслы хезмәтләре, тырышлыклары, ферма каралтыларын тиз һәм нык итеп эшләүләре белән сыерларның сөте артуга, бозауларның җылы урында кышлавына, корма цехларында азыкның әйбәт итен эшкәртелүенә алар да сәбәпче бит! Колхоз терлекләреннән продукциянең мул итеп алынуына аларның да көче кергән бит! Ләкин Миңнегали абзый үзе бу хакта уйламый. Әнә ул, башын азрак ия төшеп, ике кулын бераз алга сузыбрак үзенең төзелеш участогы янына юнәлә. Киткәндә аның белән хушлаштык. — Сез,— диде ул, — безнең эшкә генә шаккатмагыз. Хәзер безнең бөтен тирә-якта төзелешләр бара. Әнә өч кенә чакрым, Тукай колхозы. Айдагы нәрсәләрне күрсәгез исегез китәр. Идәннәре цементлап эшләнгән зур таш абзар салдылар. Силос башиясы ясадылар. 200 тонна сыешлы траншея казыдылар. Тагын әллә ниләр ясадылар! Тауга менеп җитү белән безнең күз алдында яңа күренеш җәелеп китте. Бу — Тукай исемендәге колхоз иде. Аның артында икенче тау, тау артында икенче күренеш... Матур күренеш, якты күренеш! Сентябрь, 1956, Кукмара.