Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ ТӘҖРИБӘСЕННӘН

★ IV (Социалистик революциянең беренче елларындагы әдәби хәрәкәтнең кайбер мәсьәләләре»
 Октябрь революциясенең җи- нүе— кешелек тарихында, дөнья пролетариатының азатлык хәрәкәтендә, изелүче массаларның көрәш формаларында, көнкүреш һәм традицияләрендә, культура һәм идеологиясендә тамырдан борылыш ясады. Күп милләтле бердәм социалистик культура фронтының бер отряды булган татар совет әдәбияты ла формалаша башлавының беренче көннәреннән үк пролетар революция идеология, культура һәм сәнгать дөньясына алып килгән бөек борылышның җанлы бер шаһиты булып күз алдына баса. Татар совет әдәбияты тарихы — шул борылышның якты бер күрсәткече. Ул тарих татар халкының культура-художество үсешендә социалистик революция идеяләренең ничек итеп тамыр җәя баруы турында сөйли. 
1. СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯ ҺӘМ ДЕМОКРАТИК ИДЕАЛЛАР Иске Россиядә изелгән милләт хезмәт ияләрен, аларның прогрессив культураәдәбият эшлеклеләрен Октябрьның җнңүле байрагы астына туплаган бөек революцион-тарихи көч түбәндәгедән гыйбарәт иде: Коммунистлар партиясе төрле-төрле революцион хәрәкәтләрне — тынычлык өчен киң демократик хәрәкәтне, җир өчен крестьян хәрәкәтен, изелгән халыкларның милли азатлык хәрәкәтен һәм эшчеләр сыйныфының пролетариат диктатурасы өчен булган социалистик хәрәкәтен бер бөтен революцион ташкынга                      IV Фикер алышу тәртибендә урнаштырыла. Редакция. 
әверелдерде. Шул җирлектә халык массаларының политик һәм рухи активлыгы күрелмәгән тизлек һәм куәт белән ачылып китүе — культура, әдәбият хәрәкәтенең дә төп этәргече булды. Электән үк халыкка һәм революцион хәрәкәткә якын торып иҗат иткән һәм заманның алдынгы идеяләренә ышанычларын Россия тормышының иң караңгы елларында да ташламаган язучылар яңа чынбарлык белән тиз арада бәйләнешкә керделәр, совет әдәбиятының алдынгы сафында торып, яшь көчләргә үрнәк булдылар. Рус совет әдәбиятында Горький, Д. Бедный, Маяковский һәм Серафимович социалистик революциягә намуслы рәвештә хезмәт итүнең гүзәл мисалын бөтен дөнья интеллигенциясе, дөнья әдәбияты каршында югары иҗат илһамы, революцион сүз көче белән күрсәттеләр. Эксплуатация дөньясын нәфрәт белән инкарь итү һәм хезмәт ияләренә кайнар теләктәшлек — менә шуны яшь татар совет әдәбияты да демократик әдәбияттан төп идея мирасы итеп алды. Шуңа күрә дә татар демократик әдәбиятына нигез салучыларның социалистик революцияне рухи күтәренкелек белән
100 
 
 
каршылаулары һәм халык көрәшенең, тарихны үзгәртүче героиканың алгы сафында торган эшчеләр сыйныфына мөрәҗәгать итүләре, аны бердәнбер таяныч һәм җиңелмәс көч итеп күрә башлаулары табигый хәл иде. Октябрьга килү көннәрендә үк инде М. Гафури: Кара син алга! Күрәмсең анда: Кызыл байракны — Буялган канга. Көчле эшчеләр Күтәргән аны, Буялган аңа Шәһитләр каны.— дип җырлый алды. Россиянең төрле почмакларыннан көрәш мәйданнарына ашкынган һәм соңгы җиңүне даулаган халык азатлыгының бердәнбер сакчысы — эшчеләр сыйныфы икәнлеген күрде («Кызыл байрак», 18 апрель, 1917 ел). Г. Камал гражданнар сугышының иң авыр вакытларында: Көч бары тик эшчедә, Эшче — дөньяда җиңә; Бергәләшеп тырышканда, Капиталны да җигә,— дип раслады һәм ышанды («Кем көчле?», «Эш» газетасы, № 220, IV, 1919 ел). Татар демократик интеллигенциясенең социалистик революциягә, Советлар властена теләктәшлеген ныгытуда һәм сынауда гражданнар сугышы еллары, һичшиксез, зур бер тарихи дәвер булды. Бу вакытта гомумдемократия байрагы астына ышыкланып килгән, әмма эчке яктан халыкка дошман булган милли- буржуаз интеллигентлар контрреволюция ягына киттеләр, ә чын күңелдән халыкка бирелгән татар интеллигенциясе пролетар революцияне котлады. Әлбәттә, демократик интеллигенциянең социалистик революция лагерена кушыла баруы берьюлы гына хәл ителмәде. Илдә барган бөек вакыйгалар, Советлар властеның туктаусыз җиңеп һәм хаклык алып килүе милли интеллигенциянең пастроеииесеи көннәя- көн үзгәртте һәм аның сафларында революциягә теләктәш элементларның санын бермә-бер арттырды. Революцион демократиянең, критик реализм вәкилләренең билгеле бер дифференциация аша социалистик революциягә килеп кушылуының, әйткәнебезчә, тарихи-иҗтима- гый җирлеге һәм сәбәпләре бар. Шулар ук нигездә демократик әдәби хәрәкәтнең нинди идея сызыклары белән совет әдәбиятына килеп 
тоташуын да күрсәтәләр. Бу мәсьәләнең дөрес чишелеше— Россиядәге буржуаздемократик революция белән социалистик революция бурыч һәм максатларының мөнәсәбәтен ачкан Ленин — Сталин тәгълиматында Беренче рус революциясе елларында ук инде В. И. Ленин һәм И. В. Сталин демократик революция идеаллары белән социалистик революция идеалларының, максатларының берберсеннән Кытай стенасы белән аерылмаганлыкларын, ә үзара нык бәйләнгәнлекләрен һәм бу процесста милли мәсьәләнең дә аеруча урын тотуын истән чыгармау кирәклекне күрсәткәннәр иде. Иске Россиядәге төрле милләтләр гомумән крестьяннар һәм шәһәр хезмәт ияләре буларак кына җәберләнмәделәр, бәлки аерым милләт хезмәт ияләре буларак та, билгеле бер тел, культура, көнкүреш, гореф- гадәт һ. б. яктан да җәберләнделәр. Менә шундый төстәге ике катлы изү ул милләтләрнең хезмәт ияләрен революционлаштырды һәм капитал белән көрәш мәйданына чыгарды. Шул рәвешчә, буржуаз-демократик революция максатлары, рево- люциондемократик идеаллар социалистик революция шартларына катлаулы һәм зур бер тарихи-иҗтима- гый ташкын булып килеп керәләр һәм хәл ителәләр. Димәк, социалистик революция бурычларының буржуаз революцияне ахырынача җиткерү бурычлары белән «гаҗәп рәвештә» бергә үрелеп баруын күз алдында тотарга кирәк. Менә шул «үрелеп бару» социалистик революциянең беренче елларындагы татар әдәби хәрәкәтендә дә катлаулы төс алып, үзенең характерлы эзләрен калдырды. Революциягә кадәрге татар әдәбиятының демократик традицияләре 
101 
 
 
халыкларны самодержавие һәм капитал изүеннән коткару көрәше белән аерылмаслык булып бәйләнгән иде. Иске стройны җимерү идеалы белән рухланып, ул әдәбиятның иң яхшы вәкилләре социалистик революцияне каршыладылар һәм аңа хезмәт итәргә керештеләр. Чөнки алар үткәннең газабын татыган күп кешеләрнең, искене ләгънәтләп, революциягә хезмәт күрсәтү юлына t басуларын аңлап эш иттеләр. I Халык өчен тырышканга Батырдылар безне канга, Астылар да, кистеләр дә Салдылар кара зинданга. 
Без ишеттек халык моңын, Без күрдек һәм хаклык югын, Залим патша, залим түрә Атты безгә ачу угын,— 
дип язды Г. Камал («Без кол идек бай кулында...», «Эш» газ., № 91, XI, 1918 ел). Үзенең һәм чордашларының ни өчен пролетар революциягә килүенә, ни өчен аңа хезмәт итүенә нәрсә сәбәп һәм тарихи җирлек булуын ул бик дөрес бәяләде. Халык теләкләре белән бәйләнгәнлек — демократик әдәбияттагы реализмның таянычы һәм чы- i ганагы иде. Алдынгы татар әдәбиятындагы революциондемократик идеяләр һәм реализм татар совет әдәбиятының формалашу юлында кыйммәтле традицияләр булдылар. Г. Камалның һәм башка революцион шагыйрьләрнең гражданнар сугышы чорындагы политик поэзиясе, М. Гафуриның совет шартларында реалистик көче тагын да якты булып ачылып китүен күрсәткән лирикасы һәм прозасы, Ш. Камалның татар совет әдәбиятындагы беренче реалистик зур романнары, драмалары һәм башка күп фактлар, билгеле, революциягә кадәрге милли демократик әдәбиятның идея-эсте- тик традицияләреннән аерылган хәлдә мәйданга килмәделәр. Социалистик революция демократик әдәбият традицияләренең яшәүчән сыйфатларын үзенә кабул итте, демократик әдәбиятның намуслы вәкилләренә коммунистик партияле карашка һәм дөньяда иң алдынгы булган совет әдәбияты сафларына басарга киң мөмкинлекләр бирде. Яңа сәнгать өчен көрәш юлындагы беренче кыенлыкларны кичерә-киче- рә, революциянең беренче елларында ук татар совет язучылары үткәннең алдынгы культура-сәнгать мирасына акыллы мөнәсәбәт күрсәтергә һәм аның иң яхшы 
традицияләрен иҗади рәвештә үстерергә омтылдылар. 
2. СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯ ГЕРОИКАСЫ Россиядә социалистик революциянең җиңүе белән үк, Коммунистлар партиясе, яшь Советлар республикасы һәм хезмәт ияләре алдына илне аякка бастыру, җимереклеккә һәм ачлыкка каршы көрәш бурычы килеп басты. Ләкин ил эчендә тар- мар ителгән контрреволюцион сыйныфларның калдыклары һәм дөнья империалистлары бергәләп, социалистик революцияне кан эчендә буарга теләделәр, Россиянең төрле ягыннан сугыш башладылар, интервенция һәм блокадалар оештырдылар. 1918 елда революция һәм Россия язмышы искиткеч зур куркыныч алдында калды. «Партия илне хәрби лагерь дип игълан итте һәм аның хуҗалык һәм культураполитик тормышын хәрби җайга үзгәртеп төзеде... Партия халыкны чит ил интервенциясе гаскәрләренең һөҗүменә каршы, революция тарафыннан' бәреп төшерелгән эксплуататор сыйныфларның фетнәчеләренә каршы Ватан сугышына күтәрде» («ВКП(б) тарихы». 235 бит). Яшь социалистик Ватанны саклау өчен башланган сугыш хезмәт ияләренең изге патриотик эше булып әверелде. Бөтен халыклар, яшь һәм карт ага — Бары да саф булып дошманга таба Китте сугышка, җаннарын куеп Эшче иркс өчен барысын картага...— дип җырлавы белән Г. Камал гражданнар сугышы чорындагы халык патриотизмының колачы ничек кин һәм куәтле булып күтәрелүен бик дөрес гәүдәләндергән иде.

J02 
 
 
Гр а ж да н н а р сугыш ы ел л а р ы 11 д а лартиянец һәм халыкның барлык көчләре революцияне, Ватанны саклау эшенә тупланды. Шуңа күрә дә, габигый ки/ революцияне, Ватанны саклау идеясен, халык массаларындагы революцион героизмны югары аң итеп тәрбияләү — барлык алдынгы культура көчләре каршына куелган беренче бөек бурыч иде. Партиянең милли мәсьәләгә һәм культурага караган политикасы да менә шул төп бурыч яктылыгында гормышка ашырыла барды. Гражданнар сугышының иң авыр шартларында партия, ачык һәм гулы итеп, «окраиналардагы мил- тәтләрнец хезмәтчел массаларын социалистик дәүләт төзелешенең гомуми эшенә тарту» юлындагы конкрет бурычларны билгеләде. Хезмәт ияләренең культура дәрәҗәсен күтәрергә, аларны социалистик рухта агартырга, милли телләрдә здәбият-сәнгать үстерергә, пролетариатка якын торган җирле кешеләрне Совет оешмаларына тартырга, идарә итү эшләренә катнаштырырга кирәк иде. Татар милли матбугаты һәм әдәбияты өчен дә революция тарихта күренмәгән ижат мәйданын ачты. Фронтта һәм тылда татарча күп сандагы революцион вакытлы матбугат барлыкка килде. Бу матбугатта, илдәге искиткеч вакыйгалар турындагы хәбәрләр, Совет хөкүмәтенең беренче тарихи декретлары һәм хәрби частьларның дошманны тар- мар итәргә чакырган боерыклары белән беррәттән, кызылармеецларның һәм профессиональ язучыларның шигырьләре, нәсерләре һәм хикәяләре урын алды. Төрле фронтларда Кызыл Армия гастьларында барлыкка килгән матбугат һәм сәнгать фактлары — та- әихта һичбер вакыт күренмәгән яңа культура хәрәкәте иде. Моны беренче" мәртәбә кешелек тарихында Совет Армиясе күрсәтте. Чөнки /л — революцияне яклау өчен туган халык армиясе, чөнки ул — капиталистик вәхшәткә, империалистик сугышка каршы кешелек, тынычлык, халыклар дуслыгы һәм ижат байра- ы астында көрәшүче гуманизм армиясе. Ул армия халыкка азатлыкны һәм культураны бергә алып килде, аның азатлык өчен, Ватан өчен көрәше — культура, ижат иреге өчен дә көрәш иде. Шуңа күрә дә Совет Армиясе тарихының беренче сәхифәләре үк халыкларның яңа, социалистик культурасын төзи башлау 
тарихыннан аерылгысыз. Кызыл Армия совет кешесен тәрбияләүче, яңа тип милли кадрлар хәзерләүче беренче тормыш һәм көрәш мәктәбе булды, шул мәктәп аша әдәбиятка да яңа көчләр, яңа идеяләр килде. Гражданнар сугышы чорындагы татар совет әдәбияты вәкилләре Кызыл Армиянең чын-чыниан халык армиясе булуын, ул армиянең генә Ватан намусын һәм бәйсезлеген ахырына кадәр яклап баручы көч икәнлеген, аның империалистик ерткычлыкка каршы гадел сугыш алып баруын тирән итеп аңлый алдылар. Социалистик революция капитализм тарафыннан йөнчетелгән хезмәт ияләренең, самодержавие тарафыннан кыерсытылган халыкларның иҗат куәтен, тарихны яңадан коручы батырлык сәләтен бөтен югарылыгы, бөтен колачы белән ачып һәм кузгатып җибәрде. Халык куәте Россия язмышын, кешелек тарихын алга алып китте. Хезмәт ияләренең ил, кешелек язмышын һәм бәхетен хәл итүче бердәнбер реаль көч булуы үзенең бөтен геро- ик монументальлеге, мәһабәтлеге белән мәйданга чыкты. В. И. Ленин, халыкның гражданнар сугышы елларында күрсәткән сынмас ихтыярын, бетмәс-төкәнмәс батырлыгын күз алдына китергәндә, моны «бәхәссез һәм гигант тарихи көч булган һәм бөек роль уйнаган, халыкара эшчеләр хәрәкәтендә дә күп еллар буена сиздерәчәк хәрби һәм политик энтузиазм»,-—дип бәяләгән иде (Әсәрләр, 33 том, 80 бит). Бу чордагы татар совет әдәбиятының да төп идея эчтәлегендә менә шул хәрби һәм политик энтузиазмның әйдәүче мотив, үзәк тема булуын күрәбез. Ул әдәбият хезмәт ияләренең капитализмга каршы килешмәс сыйнфый көрәш пафосы бе- 

103 
 
 
чән рухланды; совет халыкларының революцион патриотизмын байрак итен, пролетар революция эшенә, аның җиңешләрен тышкы һәм эчке дошманнардан саклауга чиксез бирелгәнлек идеясе белән сугарылды. Димәк, татар әдәбиятында да социалистик революциянең тирән халыкчан табигатен, хезмәт ияләренең гарихны үзгәртүдәге актив ролен аңлау идеясе тамыр җәя башлады, to Революция китергән бөек чынбар- yibiK, халыкның батырлыгы совет әдәбиятында да героик башлангычны раслауга таяныч, җирлек иде. Бу героизм аерым шәхесләрнең эше итеп түгел, ә миллионнарның батыр эше итеп күз алдына китерелде. Ул романтнк-героик сәнгатьнең яңа сәхифәләрен A. М. Горький ачты. Аның традицияләре революция алып килгән сәнгатькә органик рәвештә килеп керделәр. Шуңа күрә бу еллардагы әдәбиятта Горький героик романтикасы гаҗәп бер көч һәм гүзәллек белән яңгырады. Совет чорының иң талантлы шагыйре Маяковский революция өчен. Ватан өчен теләсә нинди корбаннар бирергә, теләсә нинди батырлыклар -?шләргә хәзер торучы халыкларның ышанычын, оптимизмын үзенең көч- ре тавышы белән җырлап чыкты. *Г Рус классик әдәбияты йогынтысында үскән милли демократик әдәбият традицияләрен дәвам иттереп, татар совет әдәбияты пролетар революцияне кабул иткән олы буын язучыларның (Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, ЛА. Гали, М. Фәйзи һ. б.) һәм кызылармеецлар, революцион яшьләр арасыннан килүче сүз осталарының (һ. Такташ, ДА. Җәлил, К. Нәҗми, А. Шамов, М. Максуд һ. б.) көче белән тудырыла ^башлады. Гр а ж д а н 11 a p су г ы ш ы ел л а р ы ид а ук инде В. И. Ленин пролетариатның монументаль пропагандасын тудыру кирәклеген көн тәртибенә куеп, сәнгатьне дә бу пропаганданың аерылмас бер кисәге итеп карады һәм хәнгатьпе безнең бөек идеяләребез- нец тәрбияви пропагандасы шикелле искиткеч зур максат өчен файдаланырга» кирәклеген күрсәтте. Бу максатның нигезендә сәнгатьне Коммунистлар партиясе идеаллары белән сугару һәм халык интересларына, халык тормышына тагын да якынайту бурычы ята иде, чөнки шул җирлектә генә сәнгатьтә 
                     5 «Лепин культура һәм сәнгать турында», 128 бит. 
яңа чорга лаеклы реализмның мәйданга чыгуын тәэмин итәргә мөмкин иде. Гр а ж да н н а р су гы ш ы ел л а р ы н д а - гы әдәбият каршында, хәлиткеч бурычлардан берсе булып, массовый агитация бурычы, яңа революцион идея һәм омтылышларны массага җиткерү, шул идея һәм омтылышлар тирәсенә халыкны туплау бурычы торды. Ул агитациянең төп эчтәлеге ирек өчен көрәшүнең мәгънәсен һәм максатын миллионнарга төшендерүдән гыйбарәт иде. Гражданнар сугышы елларындагы татар массовый революцион әдәбияты һәм аеруча поэзия әнә шул бөек максатка хезмәт итте. Сәнгатьнең яңа дәверен ачкан һәм массаларның тирән хәрәкәтеннән үсеп чыккан революцион-патриотик идея новаторлыгы алдыйгы татар совет поэзиясе өчен дә характерлы иде. «Сәнгатьне, агитация чарасы итеп алга этәрергә кирәк» 5 — дигән теләк безчән янган һәм Совет властен киң хезмәт ияләре арасында ныгытуга әдәбиятның зур булышлык күрсәтә алырлык корал булуын аңлаган язучылар татар совет әдәбияты сафларында да көннән-көң артты. Революцион Россиянең барлык дошманнары тар-мар ителгәндә генә, безнең көрәшебез бөтен дөнья хезмәт ияләренең теләкләре белән аерылмас булып бәйләнгәндә генә, халыкларның иреге һәм бәхете, изел гән м ил л әтл әр нең ыш а н ы ч л ы язмышы һәм якты киләчәге тәэмин ителәчәк, дигән зур политик караш бу чордагы татар совет язучылары- ның төп настроен иссен билгеләде, алар тудырган әсәрләрнең идея юнәлешен яктыртып торды. Героик патриотизм һәм революция эшенә үз гомереңне багышлау, корбан итү романтикасы миллионнарны революцион көрәшкә күтәрү шикелле изге теләк һәм дошманны
104 
 
 
җиңүгә чиксез ышану белән рухланды. Бу әдәбият үзләренең чын кешелек хокукларын алу өчен аяусыз сугышка күтәрелгән миллионнарның революционпатриотик настроение- сен дөрес чагылдырды, үзен «хезмәт ияләренең йөрәкләренә азатлык утын кабызу»6 максатына багышлады. Афзал Шамовның 1919 елда басылган «Очрашу» исемле беренче хикәясендә7 8 Ватанны интервентлардан саклап калырга ашкынучы яшьләр — кызылармеецлар белән халык арасындагы туганлык мөнәсәбәтенең һәм революцнон-пат- риотик настроениеләрнең реалистик штрихлары бирелгән. Халык вәкиле, «ак сакаллы, таза гына бер карт», яшьләргә карап: «Сез, балакайлар, үзегезнең егетлегегезне анда да онытмагыз, безгә куркыныч китерә торган дошманга илебезне таптарга ирек бирмәгез», — дип мөрәҗәгать итә. һәм бу сүзләрдә, — алариыц байтак риторик һәм публицистик тонда бирелүенә карамастан, — киң катлау хезмәт ияләренең аңында уянган революцион патриотизм идеясенең чагылышы ачык иде. Революция һәм гражданнар сугышы — яңа татар матбугатының, яңа татар әдәбиятының героик темасы һәм төп мотивы булып әверелде. Бу чор әдәбиятында, аеруча поэзиясендә — революция тәрбияләгән яңа кеше, яңа герой образының беренче көчле рухи һәм идея сыйфатлары мәйданга килде. Ирек өчен көрәш юлында үзен корбан итәргә хәзер торучы лирик- романтик герой образы гражданнар сугышы елларындагы татар әдәбиятында күренекле генә урын алды. Аның күренеклелеге, әлбәттә, тулы һәм зур образ итеп бирелешендә түгел, ә революция аркасында кешелек хокукын күрүгә ирешкән гади кешенең — күбесенчә лирик «мин»нең үз шәхси язмышын халык, масса, изелгәннәр көрәшенә, бәхетенә һәм язмышына турыдан- туры бәйли алуында, шул зур иҗтимагый идеалны ачык итен белдерүендә, төшенеп хәрәкәт итүендә иде. Олы буын язучылардан М. Гафу- рн бу героизм романтикасын үзенең поэзиясендә байтак тулы итеп күрсәтүчеләрдән берсе булды: 
Алда дошман бар икән дни, игътпкадым какшамас. Ни зыян бар — изге юлда мәңгелеккә китсә                      6 Б. Рәхмәт, «Тылдагы дошманга*. «Кызыл Армия» газетасы, 29 май, 1919 ел. № 68. 7 И. В. Сталин, Әсәрләр, 4 том, 232 бит (русча басма). 8 «Эш» газетасы, № 334—335. X, 1919. 
баш... 1 Килде шул көн: я үлемдер, я җиңүдер — башка юк. j Чын каһарман мондый чакта курыкмас ви. артка атламас. Нинди хурлык — кулга тоткан байрагың ташлап чигү, Юк. бу булмас!.. Ташларын ват, суларын кич, алга бас! («Безнең юл», 1919.) Бу идея М. Максуд нәсерләрендә дә байтак тулы чагылды. Ул нәсерләрнең үзәгендә үзен халыкның революцион эшенә багышлаучы һәм яңа идеяләрне, яңа моральне дәртләнеп пропагандалаучы яшь кешенең романтик образы тэра. Бу образда кулына корал алып, Совет Ватанын сакларга күтәрелгән сугышчының кичерешләре һәм уйланулары гәүдәләнә. Азатлык өчен көрәш белән илһамланган лирик герой образы — бу чордагы алдынгы, революцион әдәбиятның үзәк образы булып, аңарда яңа кешенең, ягъни азат ителгән һәм искелекнең һәртөрле күренешләренә каршы аяусыз нәфрәт белдергән шәхеснең, «мин»нең, беренче социалистик яралгыларын күрергә мөмкин. Шуңа нисбәтән поэзиядә һәм гомумән әдәбиятта романтик күтәренкелек һәм героик пафос белән аерылып торган лирик жанр өстенлек итте. Бу романтик лирик образ, күп вакыт декларатив төстә булса да, массовый әдәбият вәкил-. ләренең күпчелеге өчен уртак иде:’ Ирекне җан теләп алган юлым берлән барам алга. Барам һәм тиз җитәрмен изге максат, изге идеалга. Телим тиз ярлы халкымны сәгадәттә күрергә мин. j Телим һәм шул матур юлда вә батырларча үләргә мин ’. —
105 
 
 
кебек «мин» образын һәм аның романтик настроен иел әрен бу еллардагы поэзиягә бик хас бер күренеш итеп карарга кирәк. Гр ажда и нар су гы ш ы чор ы и дагы татар совет әдәбиятында, аеруча поэзиядә гәүдәләнгән «мин» образы — нигездә массаларның. революцион героизмын чагылдыручы лирик образ. Бу образны иске мәгънәсендәге романтик индивидуал И31М белой, әлбәттә, янәшә куеп булмый. Алдынгы совет язучылары үзләренең лирик образларында да иң элек халык батырлыгына хас пафосны гәүдәләндерергә омтылдылар. Дөрес, моның белән бергә үк бу чордагы әдәбиятта революцияне шәхес азатлыгы итеп, романтик индивидуализм культы белән бәйләп аңлаучы язучылар да аз булмады. Ләкин алар моның белән революциянең, халык героикасының тирән социаль җирлеген аңламауларын күрсәттеләр. Социалистик революция демократик теләкләрнең һич тә күренмәгәнчә үсүен мәйданга чыгарды һәм аларны ахырына кадәр җиткерде. Әмма менә шул процесста капитализмга каршы көрәшне оештыручы һәм җиңүче көчне аңлап бетермәгән берише интеллигенция, массалар азатлыгыннан бигрәк, шәхес азатлыгын, шәхеснең чикләнмәгән ихтыярын идеаллаштырды, революциянең төп бурычы — изелгән сыйныфларның азатлыгы икәнлеген һәм шәхес азатлыгы шуннан аерылгысыз булуын төшенеп җитә алмады. Револющгднсц беренче елларыңда татар әдәбиятында урын алган, романтик «мин» 11әм «без» образларында күренгән бунтарьлык^ һәм стихиялелек пафосы — шәхес аза_т- льГгьпГ идеаллаштыруның һәм революциядәге оешкан, аңлы хәрәкәтне аңламауның бер чагьйьппы~~1й7е Нъ Такташның, Н. Исәнбәтнең беренче ш и гы р ь дЬр еТ"~ ~~ Гражданнар сугышы чорындагы татар әдәбиятында поэзия жанры өстенлек итте. Бу хәл, билгеле, бер татар әдәбияты өчен генә характерлы күренеш булмады. Проза һәм фаматургия өлкәсендә искиткеч чур классик традицияләре булган рус әдәбиятында да ул шулай иде. «Революция әдәбияты шигырьдән башланды», — диюе белән В. Маяковский совет әдәбиятының бу чоры өчен характерлы хәрәкәтне бик төгәл билгеләгән иде. Искиткеч тизлек белән илдә үсә барган революцион - политик вакыйгаларга үз вакытында җавап бирүне, 
аларны теге яки бу күләмдә тулырак һәм тизрәк чагылдыруны беренче нәүбәттә поэзия жанры үтәде. Чөнки ул — художестволы әдәбият формалары арасында иц массовый һәм оператив форма. Тарихның кискен үзгәрүчән вакытларында поэзия миллионнарның авыз иҗаты белән тиз һәм бик нык аралашып, керешеп һәм үзләшеп китә. Мәсәлән, рус совет поэзиясендә Д. Бедный шикелле шагыйрьләрнең гражданнар сугышы елларындагы поэзиясе — шуңа бер мисал. В. Маяковскийныц «Окно РОСТА»да тудырган шигырь-пла- катлары да шагыйрь белән миллионнар иҗаты арасында гаҗәп зур бердәмлек барлыкка килүен күрсәтте. Бу елларда көннең кадагына суккан декламацияләр, җырлар, сатирик шигырьләр, шигъри формага салынган агиткалар һәм плакатлар беренче планга куелды. Г. Камал үзенең гражданнар сугышы елларындагы әсәрләрен туплап, 1921 елда бастырган шигырьләр җыентыгын «Декламацияләр» дип исемләде ҺӘХМ моның белән үз поэзиясенең эчтәлеген, политик юнәлешен генә түгел, аның формасын һәм стилен дә билгеләргә теләде. «Декламацияләр» төшенчәсендә ул чорның шагыйрьләре иң әһәмиятле мәсьәләләрне публицистик үткенлек белән шигырь телендә чагылдырган һәм агитацион максатын, политик юнәлешен турыдантуры массаларга төбәп әйткән әдәби әсәрләрне күрделәр. Чыннан да, Г. Камал декламацияләре дә шул дәвернең көндәлек интереслары белән генә түгел, ә ул көннәрнең публицистикасында, миллионнар сөйләшендә урын алган күп төрле җанлы тел һәм стиль элементлары белән үтә сугарылганнар. Бу елларда әле абстракт, шартлы һәм искергән поэтик стиль чара-  
106 
 
 
ларының. бертөрле риториканың тагар әдәбиятында зур гына урын алып торуын күз алдына китергәндә, Г. Ка м ал декл а м а цпя л әрен дәге стильнең конкретлыгы, публицистик үзенчәлеге, реалистик гадилеге аерата сизелә. Г. Камал татар гражданлык поэзиясен яңа бар баскычка күтәрде һәм аеруча Тукай поэзиясенең халыкчан сыйфатларын үстереп җибәрде. Аның декламацияләрендә татар халык җырлары стиле дә яңа идея максатларына хезмәт нттерелде. Шул рәвешчә, Г. Камал татар демократик әдәбиятындагы алдынгы идея һәм форма традицияләрен татар совет әдәбиятында активлаштырып һәм үстереп, алвет әдәбиятының классик әдәбият традицияләре белән бәйләнешен раслаган беренче күренекле үрнәкләрне бирде. Бу традицияләрнең икенче бер ягын үстерүче көчле шагыйрь М. Гафури иде. Әгәр дә Г. Камал поэзиядә сугышчан сатира һәм публицистика традицияләрен үстерсә, М. Гафури реалистик лирика традицияләрен дәвахм иттерде, һичшиксез, критик реализмның революцион башлангычларын Г. Камал һәм М. Гафури Октябрьдан соң тагын бер мәртәбә ачып, үстереп җибәрделәр, аларны совет әдәбиятының аерылмас өлешенә әйләндерделәр. Әлбәттә, гражданнар сугышы елларындагы татар совет поэзиясендә зур гына кимчелекләр дә бар иде. Берише шагыйрьләр абстрактлык белән, чынбарлыкның конкрет якларын чагылдыра белмәү белән авырсалар, икенче берәүләр исә тормыш ф а ктл арын, иҗти м а гы й и дея л әрне әдәби югарылыкка күтәреп сурәтләү осталыгына ирешеп җитә алмадылар. Соңгы кимчелекне билгеле бер күләмдә Г. Камал поэзиясендә дә үрергә мөмкин. Аңарда иҗтимагый гомумиләштерү көче ачылып бетмәгән һәм поэтик сурәтләү дәрәҗәсенә үтәрелмәгән мисаллар да очрый. Д. Бедныйда да шундый ук кимче- екләр булды. Моның бер сәбәбе — байтак әсәрләрнең ашыгыч рәвештә (өндәлек таләпләргә җавап бирү эчен язылуында, газета, публици- гика йогынтысына бирелеп китүдә булса, икенче бер зур сәбәбе, әлбәттә, чорга лаеклы, яңа идеяләргә тапкыр форманың әле эшләнеп, табылып өлгермәвендә иде. Шуңа күрә дә бу еллардагы әдәби хәрәкәттә элекке поэзиядән килгән форма һәм стиль традицияләренең киң мәгънәсендә һәм хәтта каршылыклы төстә өстенлек итүен дә 
читтә калдырып булмый. Гражданнар сугышы чорындагы татар поэзиясенең стилендә искергән, үлеп бара торган шигъри чараларны, сурәтләрне һәм мотивларны куллану да еш сизелде: 
Кая җәннәт сиратымның чигендә? Кая рәхмәт фәрештәсе күгемдә? Җәһәннәмдә шайтан булса көндәш, Мәхәббәт чәчкәсен ярсынмый күз яшь... (7/. Исәнбәт, «Кыен минутларда», 1918.) 
Бу төр «романтик стиль»иең чыганаклары бертөркем шагыйрьләрнең иҗатында, әлбәттә, иске традицияләрнең уңай һәм кире элементларын аерып карый белмәүгә, яңа чор әдәбият өчеи лаеклы тема һәм форманы аңлап җиткермәүгә кайтып калды. Ләкин болар никадәр генә көчле һәм күп булмасын, яңа чорның ихтыяҗлары, яңа эчтәлеге поэтик форма һәм стильләрнең дә үзгәрүен, яңаруын алып килмәве мөмкин түгел. Гражданнар сугышы елларындагы татар поэзиясендә, яңа бер күренеш буларак, еш кына ачык риторикага һәм патетикага күчкәй героик одалар һәм революцион гимннар да урын ала барды. Бу чордагы алдынгы поэзиянең көчле, актуаль, политик һәм агитацион риторикасын һич тә иске мәгънәсендәге риториканың дәвам итүе яки кабатлануы дип булмый, әлбәттә. Ул риторик поэзиянең эчтәлеге социалистик революция белән күтәрелгән яңа гражданлык пафосын гәүдәләндерде. Димәк, татар гражданлык . поэзиясенең яңа этабы барлыкка килде. Классик традицияләрнең төрле һәм каршылыклы булуына карамастан, бу чорда ук инде яшь татар совет поэзиясе шигъри форма һәм стиль мәсьәләләрендә дә билгеле бер новаторлык күренешләрен бирә
107 
 
 
башлады. Барыннан да элек, классик поэзия нигезендә яткан кәйлелекнең, акрынлап булса да, сөйләү- декламацпя интонациясе белән аралашуы, керешүе төсмерләнә. Ә соңгысы инде егерменче еллардагы тагар поэзиясендә сизелерлек бер тенденциягә әйләнде. 
3. МАЯКОВСКИЙ БЕЛӘН БЕРГӘ 
. . Гражданнар сугышыннан тыныч ^лзелеш шартларына күчү халык /хуҗалыгын торгызу белән генә чикләнмәде, ә шул ук вакытта киң мәгънәсендә милли мәсьәлә һәм культура, сәнгать төзелешендә дә сугыш вакытында үтәлүе мөмкин булмаган яңа таләп һәм бурычларны мәйданга китерде. Бер-бер артлы милли республикалар төзелделәр. Партия культура революциясе мәсьәләсен көн тәртибенә куйды. «Сәнгать халыкка һәм халык сәнгатькә якынаю мөмкин булсын өчен, без иң элек гомуми белем һәм культура дәрәҗәсен күтәрергә тиешбез»,— диде Ленин1 һәм культура революциясенең җәелүен социализм төзелешенең бер әһәмиятле шарты дип карады. Сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләре дә илдә башланган культура революциясеннән, билге- • ле, аерылгысыз иде. РКП Үзәк Комитетының «Пролеткультчылар гурында» 1920 елгы хатында: «Шәхеснең тагын да бай рухи үсеше һ. б. турындагы мәсьәләләрне алдынгы эшчеләрнең көн тәртибенә куярга тел әвен Үзәк Комитет бәяли һәм ихтирам итә»9 10,— диелгән иде. Партиянең сәнгать һәм әдәбият белән җитәкчелек итү мәсьәләләре партиянең ХП (1923) һәм XIII съездларымда (1924), пропаганда, матбугат һәм агитация турындагы карарларында урын алды. 20 еллардагы совет әдәбиятының үсү юлын билгеләүдә партия ҮК ның «Матур әдәбият өлкәсендә партия политикасы турында» дигән 1925 ел 18 цюнь карары зур тарихи әһәмияткә ия булды. 
В. И. Ленин Һәм И. В. Сталин хезмәтләрендә һәм күрсәтмәләрендә партиялелек, идеялелек, халыкчанлык, культура мирасы, социалистик к у л ьту р а л а р н ы ң милли формасы һәм башка бик күп әһәмиятле мәсьәләләр тирән итеп ачып бирелде. 20 елларның беренче яртысында инде 
                     9 «Ленин әдәбият турында». 27G бит, ГИХЛ. М.» 1941. 10 «Партия һәм совет матбугаты турында», 221 бит. 
Казанда татар әдәби көчләренең интенсив рәвештә туплануы барлыкка килде. 1923— 24 елларда яшь әдәби көчләр «Октябрь» һәм «Сулф» (сул фронт) кебек «әдәби күмәкләрне» төзиләр. Ьоларда Кави Нәҗми, Һади Чакташ, I адел Кутуй, Әхмәт Исхак һ. б'. язучылар катнашалар? by әдәёи төркемнәрне чын мәгънәсендә «оешмалар» дип атау читен, билгеле. Үз вакытында «әдәби күмәкдәр» дип йөртү аларның характерын байтак төгәл гәүдәләндергән. Чөнки аларда катнашучыларның саны да аз һәм идея-эстетик декларацияләре дә формалашмаган һәм каршылыклы иде. Аларның составында совет әдәбиятына чит. дошман элементлар да билгеле бер күләмдә урын алдылар. Бу әдәби күмәкләр, берләшмәләр яки төркемнәр нигездә рус совет язучылары арасында шул вакытларда барлыкка килгән төркемнәр үрнәгендәрәк төзелделәр һәм күп кенә очракларда аларныкына охшаш манифест һәм декларацияләр чыгардылар. Метод, стиль, мирас һәм гомумән совет әдәбиятының үсешенә караган күп кенә әһәмиятле мәсьәләләрдә төрле каршылыклары һәм зур гына хаталары булуга карамастан, яшь татар совет язучыларының беренче әдәби күмәкләре чыгарган декларацияләрдә бердәм һәм сугышчан идея омтылышын күрсәтүче бик әһәмиятле бер момент бар иде: алар күп вакыт үз декларцияләренен. идея җирлеген буржуаз милләтчелек калдыкларына каршы көрәш белән бәйләп күрергә теләделәр. «Октябрь» күмәге исеменнән чыгарылган декларацияләрдә әдәбиятны милләтчелек, динчелек, мещанлык идеяләре белән агулаучыларга каршы рәхимсез көрәш кирәклеге, әдәбиятның бурычы — хезмәт ияләре арасына пролетариат традицияләрен, карашларын һәм интересларын 

10ь 
 
 
үткәрү булырга тиешлеге турында әйтелде. Татар әдәбиятының революцион вәкилләре милләтчелек һәм мещанлык идеологиясенә каршы партиянең көрәш алып барырга чакыруын үзләренең ндея-пҗат платформаларына төп таяныч итеп алдылар. Котыл гыс ыз һәл а кәткә ду ч а р ителгән эксплуататор сыйныфларның идеологиясе буларак, буржуаз милләтчелек әдәби иҗат өлкәсендә дә художество кыйммәте булмаган үтә реакцион әсәрләр генә бирде. Ул үткәннән калган реакцион романтизмны ныгытырга маташты, шул романтизмны сагынды. Шул ук иске көнчыгыш рухында мәхәббәт һәм сандугач «ләззәте» кабатланды. Бу мотивлар «хөррият, кызыл әләм, кылыч, көрәшче, эшче, эш» сүзләре белән генә эретелде. Кайбер шагыйрьләр, революциядән соң мәңгелек тынычлык һәм барлык кешеләрнең дә ләззәтләнүе тәэмин ителде, дигән ялган иллюзияләрне күпертеп, сыйнфый көрәшнең кискен төскә керүен, аның әдәбият өлкәсендә дә тирәнәюен яшерергә, сәнгать аша көрәшне сиземләүне тупасландырырга теләделәр. Бу, һичшиксез, татар әдәбиятында үсеп баручы актив, революцион хәрәкәткә каршы куелган пассив, реакцион романтизмның, мещаннарча тынычлану белән исергән романтизмның бер күренеше иде. Реакцион романтизм вәкилләре совет чынбарлыгына булган үзләренең нәфрәтләрен һәм бүгенгедәй «мәгънә» таба алмауларын төрле формада чагылдырырга азапландылар. Аларның искедән калган, яраткан бер алымнары — нәкъ Дәрдемәндчә итеп, үткәнгә әйләнеп карау һәм аның хәрабәләренә текәлеп шыңшу, яшь түгү булды. Милләтчелек әдәбияты вәкилләренең төп иастроениесе совет чынбарлыгына, совет культурасына ме- щан-кулак нәфрәтен һәм бетәргә хөкем ителгән сыйныфларның агулы пессимизмын гәүдәләндерде. Буржуаз милләтчелек, әлбәттә, үз эченә генә яшеренеп һәм капланын калырга теләмәде. Ул үзенең тармакларын һәртөрле башка контрреволюцион күренешләр белән бәйләү юлында да актив эшләде, сме- новеховчылык идеяләре белән туең, ды. Ә сменовеховчылык исә Советлар властеның буржуаз реставрация юлына чыгуын, НЭП вакытында Советлар Союзында җанланган капиталистик элементларның ныгып, өстенлек алып китүен теләгән ак эмигрантларның — чит илдәге бур- жуаз 
интеллигенциянең идеалын, НЭП буржуазиясенең идеологиясен чагылдырды. Милләтчелек һәм мещанлык әдәбияты вәкилләре татар әдәбиятындагы идея көрәшен, капма-каршы тенденцияләрне капларга, сүндерергә һәм шуннан файдаланып, үзләре нец өстенлеген тәэмин итәргә теләсәләр, революцион әдәби көчләр кискен сыйнфый көрәш җирлегендә милли әдәбиятта социалистик идеология җиңеп чыгарга, реакцион әдәбият лагерена соңгы үтергеч удар ясалырга тиешлеген аңлап эш иттеләр. Әгәр дә өйрәнелә тор ган чордагы татар совет әдәбиятының алдынгы, аңлы вәкилләре тарафыннан алга сөрелгән идея-политик максат юнәлешен алып карасак, без аның әдәбият аша массаларны революцион һәм интернациональ рухта тәрбияләү кебек сугышчан бурычтан гыйбарәт булуын күрербез. Татар совет әдәбиятының алдынгы вәкилләре НЭП буржуазиясе әдәбиятының, капитализм каршында тез чүгүгә, мещанлык морален мактауга юнәтелгәи сәнгатьнең апологетларын рәхимсез рәвештә фаш итеп чыккан В. Маяковский декларацияләренә теләктәш булдылар. Яшь татар совет поэзиясе дә, милләтчелек калдыклары яклаган аполитик һәм партиясез әдәбият турындагы «фәлсәфә»гә туктаусыз һөҗүм итеп, Маяковский дәртләнеп җырлаган: Сильнее и чище нельзя причаститься Великому чувству по имени — класс! — дигән идеяне бертавыштан яклады, ул поэзия әдәбиятның сыйныфлардан өстен булуы турындагы милләтчелек, мещанлык карашларына 

109 
 
 
һөҗүм итеп кенә калмады, бәлки әдәбият хәзер революцион сыйныфка ачыктаначык хезмәт итәргә тиешлеген күтәрде. Революцион әдәби көчләр җиңүче сыйныф исеменнән сөйләделәр, «халык» артына яшеренгән аполитиклыкны күрә алдылар: v «Халык» сүзен калдыр... Туктат — Хәзер «сыйныф!» Менә бу L Сиңа тимер сүз! (Г. Кутуй, «Көнгә бәреп». 
К. Нәҗми 1924 елда «Кабыргасы белән тора» поэмасында чорның сыйнфыйполитнк һәм мораль-этик контр астл арын, кап м а - к а р ш ы кү ренешләрен сурәтләүне төп максат итеп, ике сыйныфның, ике идеянең көрәше кискен бер дәвер кичерүен ачык билгеләде һәм бу дәвердә революцион позициягә, партияле юлга басу гына язучы өчен бердәнбер юл икәнлеген әйтергә теләде: Икс теләк. Ике vid— Бер-беренә каршы окоплар казыган Дөнья — бу!  ------------------  - —• Һичшиксез, 20 елларның беренче яртысындагы татар совет әдәбиятында да менә шушы идеяне аңлау һәм ^раслау мәсьәләсе аеруча принципиаль һәм актуаль әһәмияткә ия булып торды. Алдынгы татар язучылары һәм шагыйрьләре дә «кем бүген безнең белән җырламый — ул безгә каршы» дигән хакыйкатьне төшенеп иҗат иттеләр. Татар совет әдәбиятының алдынгы язучылары иҗатында сыйнфый көрәш идеясен революцион перспектива, безнең җиңеп чыгуыбызга ышану белән аерылгысыз итеп аңлау ачык иде: Киләчәк көн якты, Тарих канаты Безне алып бара. Без туачак тормыш сызыгында Бәлки үләрбез... Ләкин, Бөтен дөнья азатлыгы ишеген ачын, Җир йолдызын азат итәрбез!!! (һ. Такташ, «Давылдан соң», 1921.) 
1 Г. Кутуй. «Көннәр йөгергәндә», җыен тык, 1924. Икенче яктан, яшь татар совет язучылары рус совет әдәбиятының җанлы дөньясы һәм яшь көчләре белән тыгыз мөнәсәбәттә эшчәнлек күрсәтә башладылар. 20 елларның беренче яртысында ук В. Маяковский белән 
кызыксыну яшь татар совет шагыйрьләре арасында киңәя бара. Татар совет поэзиясенең яшь көчләре үскән саен, Маяковскийның куәтле тавышы аларга тагын да якынрак булып ишетелде. Бу тавышта алар социализм төзелешенең, халыклар дуслыгының һәм совет әдәбиятының яңа югарылыкларга күтәрелүенә киртә булып торучы һәртөрле искелек күренешләрен ки- лешмәүчән рәвештә пәфрәтләгән һәм яңа тормышны дәртләнеп яклаган, раслаган гимнны күрделәр. Маяковский: «Шагыйрь әфәнделәрнең күктән җиргә төшүләрен сорарга кирәк»,— дип чыкты 1923 елда һәм чынбарлыктан аерылган поэзиягә каршы рәхимсез көрәшкә өндәде. Алдынгы татар совет шагыйрьләре дә Маяковскийның бу чакыруына актив рәвештә кушылдылар. Чыннан да, татар совет политик л и р и к а сы и ы ң формалашуын һә м үсүен Маяковский традицияләреннән һәм йогынтысыннан башка күз алдына китерүе кыен. 20 елларның беренче яртысында ук инде татар совет әдәбиятының яшь көчләре Маяковский поэзиясен кайнар революцион пафос белән үзләренә кабул итәргә омтылдылар. Маяковский поэзиясенең сугышчан бер рефрены— «Сул белән!» яшь татар совет шагыйрьләренең дә әсәрләрендә аерым бер лозунгка әйләнеп, юкка гына кабатланмады. «Сул белән!» лозуигысын татар совет шагыйрьләре, бер яктан, искелекне революцион рәвештә ватып, яңаны төзүчеләр сафына чакыру дип аңласалар, икенче яктан, бу лозунг белән татар әдәбиятындагы милләтчелек калдыкларына, искене сагыну романтикасына һөҗүм иттеләр: Сез бирегез безгә Бүгенгене һәм «иртәгә» үзгәртелгән «яңа кешеләр». Бирә алмыйсыз... 
110 
 
 
Бирә алмыйсыз?! Ул вакытта — Без командир! Заводларга сул белән! Сез ничәү? — Меңнән артык... Марш! Сул белән! Өйрәнерсез... Сул белән! Сул белән! (Г. Кутуй, «Татар шагыйрьләренең колак базына» 11.) 
Яшь татар шагыйрьләренең менә шул искә алынган елларда ук Маяковский поэзиясе белән кызыксынуларына һәм аның үзенчәлекле шигъри стилен ана телендә дә бирә башлауларына очраклы мавыгулар дип кенә карап булмый, әлбәттә. Маяковский поэзиясенең искелеккә карата ачык итеп белдерелгән нәфрәте, сугышчан оптимизмы һәм революцион гуманизмы яшь татар шагыйрьләренең игътибарын үзенә тартты. Алар да, Маяковский белән бергәләп, хәсрәт философиясенә, мещанлык идиллиясенә каршы, тормышны сөю философиясен, гакыл һәм яктылык культын, җимерү һәм төзү пафосын җырладылар, һ. Такташ, Г. Кутуй, К. Нәҗми һ. б. шагыйрьләр поэзиясендәге «яшьлек һәм кояш» темасы Маяковскийнын оптимистик лирикасы белән органик бәйләнгән иде. Билгеле, татар совет поэзиясендә Маяковский традицияләрен үзләштерү һәм аның новаторлыгын аңлау туп-туры.юл белән ҺӘхМ җиңел генә бармады. Бу мәсьәләнең катлаулы әдәби көрәш шартларында һәм каршылыклар эчендә ачыклана һәм үсә килүен күз алдында тотарга кирәк. Казанда Г. Кутуй һ. б. катнашлыгында барлыкка килгән «Сулф» исемле әдәби төркемчек «Леф» платформасына теләктәшлек белдерде. Монда, әлбәттә, «Леф»та Маяковский кебек шагыйрьнең булу факты һәм аның үрнәгендә эш итәргә теләү әһәмияткә ия. Ләкин «Сулф» төркемчеге Маяковский поэзиясендәге һәм декларацияләрендәге күп мәсьәләләрне өстәй ген^ аңлады. Чөнки аның составында пролеткульт суллыгы һәм декадентлык формализмы белән саташкан «шагыйрьләр» өстенлек иттеләр. Алар Маяковский иҗатының алдынгы, 
                     11 Г. Кутуй, «Көннәр йөгергәндә», җыен тык, 1924. 1 «Безнең юл .V: 12 (сентябрь), 1923 ел.' 
революцион һәм реалистик традицияләренә түгел, ә футуристларга сукырларча иярделәр. «Сулф>, вәкилләре дә әллә никадәр модалы һәм җимергеч «шигырьләр» яздылар. Менә шул футуристик форма f лизм чире Г. Кутуй, Ә. Исхак, ( Ә. Фәйзи һ. б. яшь шагыйрьләрнең • үсешен берничә вакытлар тоткарлап торды. Үзенең беренче идея кимчелекләрен һәм формалистик уйдыр маларын читкә ташлый барып, мәсәлән, Г. Кутуй торган саен Маяков ский поэзиясенең идеяэстетик көчен тирәнрәк аңлый башлады һәм бөек шагыйрьнең лаеклы шәкерте булуны аңлы максаты итеп куйды. Безнең тормышның, безнең кеше ләрнең оптимистик пафосын, яңалыкны раслау идеясен кискен публицистик буяулар белән бирүче шигъри стильнең күп кенә сыйфатларын Кутуй, һичшиксез, Маяков- скийдан өйрәнде. һ. Такташның иҗади үсешендә дә Маяковский поэзиясенең әһәмияте шулай ук кечкенә булмады. Ре- - волюциядән соң, берничә вакытлар дәвамында, Такташ индивидуали- стик-романтнк иастроениеләр йогынтысында иҗат итеп килде. Аның шигъри стилендә искергән элементлар байтак сизелде. Яңаның яралгылары бик тиз арада гына Такташ поэзиясендә үзләренә лаеклы форманы һәм художестволы чараларны таба алмадылар. Менә ш у н д ы й к а р ш ы л ы к л ардан котылу юлында Такташка рус совет поэзиясендәге новаторлык һәм аның башында торучы Маяковский традицияләре дә зур таянычлардан берсе иде. 1920 еллар башында Такташ Москвада булып, беренче тапкыр Маяковскийиың һәм башка рус шагыйрьләренең әдәби чыгыш- л ларын тыңлый. Бу чыгыш һәм кичәләр аңа аеруча тәэсир итәләр. Шагыйрь рус совет матбугатында чыгын торган көндәлек әдәби яңалыкларны турыдан-туры күзәтә. Бу
111 
 
 
яңалыклар Казанда да көчәйгән- нәп-көчәя баралар. Такташның 1923 елда чыгарган декларациясе («Иҗа- диятем турысында»), һичшиксез, рус совет поэзиясендәге новаторлыкның һәм М а я ко век и й при н ңи пл арының сизелерлек йогынтысы белән дә бәйләнгән иде. Моннан соң ул Маяковский новаторлыгын тагын да тирән итеп аңлау юнәлешендә үсә барды. Казанга килеп, берничә ел үтү белән, үзенең иҗатында тирән борылыш ясады. Бу борылышның гүзәл памятнигы — В. И. Ленинга багышланган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы (1924). Поэзиянең иҗтимагый роле үзгәрү һәм шагыйрьнең яңа политик активлыгы барлыкка килү нигезендә 20 елларның беренче яртысында татар совет поэзиясенең стиле мәсьәләләре тирәсендә дә көрәш кызды. Шагыйрьнең агитатор һәм трибун булырга тиешлеге, политикпублици- стик шигырь тудыру, поэзиядәге ораторлык проблемасы бөтен үткенлеге белән көп тәртибенә куелды., һәм менә бу проблема да Маяковский новаторлыгы рухында Г. Ку- туй, һ. Такташ, К. Нәҗми һ. б. лар тарафыннан алга этәрелде. 
4. КАРШЫЛЫКЛАР АША 20 елларның беренче яртысындагы татар совет әдәбиятының үзәк мотивларыннан берсе — тормыштагы һәм идеология өлкәсендәге искелек калдыкларына һөҗүм итү, алар- га каршы көрәшнең идея-эстетик мәгънәсен аңлау, билгеләү мәсьәләсе иде. Әлбәттә, моны аңлау һәм ачу тиз генә хәл ителмәде, ул билгеле бер катлаулы һәм каршылыклы төс алды. Татар совет әдәбияты тарихында 20 елларның беренче яртысы аеруча поэзия өлкәсендәге киеренке идея- эстетик эзләнүләр белән характерлана. Иске дөньяның калдыкларына һәм аның идеологиясенә һөҗүм итү белән бергә, революцион поэзия вәкилләре байтак кына очракларда ялгыш юлларга да баскаладылар: декадентлык әдәбиятының формалистик кыланышларын һәм уйдырмаларын искелеккә каршы куелган яңа поэтик формалар, традицияләр һәм новаторлык дип кабул иткәлә- деләр. Искелеккә каршы көрәш дигән булып, үткәннең кыйммәтле идея-эстетик мирасын читкә ташларга маташу да аз булмады. «Иске шигърият... үзенең чикләнгән кануннары, музыкасы, вәзеннәре, кафия - ләре һәм башка хосусиятләре белән, үзен тудырган иске 
җәмгыять, иске тормыш белән бергә бетәргә тиешле»,— дип чыкты К. Нәҗми Г. Ку- туйның, К. Нәҗминең һ. б. ның «гаять нечкә аһәңле, гали гармонияле ирекле шигырь» дип тәкъдим ителгән имажинистик яки футурис- ти к «тәҗр и бә »л ә р е н дә кл а сс и к а н ы ң һәм совет әдәбиятының реалистик стиленә бөтенләй чит күренешләр тулып ятты. Шуның белән бергә үзләрен оригиналь итеп күрсәтергә теләгән һәртөрле формализмнарның анархизмы да, барысын җимерү белән саташкан индивидуализмы да яшь революцион әдәбиятка төрле юллар белән басым ясаганлыгы сизелде. Совет әдәбиятының беренче этабындагы һәртөрле каршылык һәм авырлыкларның кайдан килеп чыгуын аңлауда В. 14. Ленинның 1919 елдагы күрсәтмәсен искә алу бик урынлы булыр. Ленин болай дип язган иде: «Беренче кимчелек — бу буржуаз интеллигенция арасыннан чыгучыларның күплеге. Ул интеллигенция эшче һәм крестьяннарның яңача төзелә торган учреждениеләрен күп кенә очракларда үзенең философия яки сәнгать өлкәсендәге шәхси уйдырмалары өчен иң җайлы урын дип карады, иң мәгънәсез кыланулар күп кенә очракларда ниндидер яңа нәрсә дип күрсәтелде, һәм саф пролетар сәнгать һәм пролетар культура кыяфәтендә ниндидер та- бигыйлеккә чит һәм акылга сыймаслык нәрсәләр тәкъдим ителде. Икенче кимчелек — бу шулай ук капитализм мирасы. Вак буржуаз хезмәт ияләренең киң массасы, аң- белемгә омтылса да, искене ватса да, әмма оештыра торган һәм оешкан бернәрсәне дә бирә алмады» (Әсәрләр, 19 том, 308 бит). 
112 
 
 
20 еллар башындагы татар совет әдәбиятында бигрәк тә искелеккә каршы көрәш идеясенең сыйнфый һәм партияле чагылышың аңлау каршылыклы һәм катлаулы төстә булуын Ленин күрсәтмәләре яктылыгында күз алдына китергәндә, гыйсъянчылык мәсьәләсең дә искә алырга кирәк. " Искелеккә каршы килешмәүчәи көрәш идеясен байрак иткән берише яшь язучылар үзләрен «гыйсъянчы» дип исемләделәр. Аларның әсәрләрендә «гыйсъян» һәм «гыйсъянчы» төшенчәләре аерым бер басым һәм үзенчәлекле мәгънә белән кулланылды: Кимсетелгән ул кара халыкның, Явыз гыйсъянчысы» Мин килә.ч...12 (һ. Такташ, «Гыйсъян», 1923.) 
Бер Такташның гына түгел, ә 20 елларның башында чыккан күп кенә яшь шагыйрьләрнең гыйсъянчылыкны шул рәвештә аңларга теләүләре күренде: ...Язгы таңнарга юнәлгән Куркыныч гысъянчылар!.. — Соңгы гыйсъян! — Соңгы гыйсъ-ян! — Әйдәгез җир өстенә! (X. Нәҗми, «Таш кала фаҗигасы», 1923.) 13 14 /* Татар әдәбиятындагы, бигрәк тә поэзиясендәге гы&съялчыльтк нигездә 20 елларның беренче яртысы өчен характерлы бер күренеш һәм бер төркем яшь язучыларның идея- эстетик платформасында гәүдәләнгән каршылык булды. Бу каршылык — социалистик революциядәге авангард көчнең оешканлык идеясен аңламаудан, вакбуржуаз революционлык, стихиялелек настроение- ләре белән сугарылган романтик- индивидуалист шәхесне идеаллаштырудан, яңалык элементларын конкрет күрә һәм раслый алмаудан ^гыйбарәт иде. Шуңа нисбәтән күп кенә поэтик әсәрләрнең үзәгендә искелекне җимерүче герой төсендә романтик «мин» образы торды. Шулай да роңңитдк. шәхес культы — гыйсъянчылык 20 елларның беренче” я ртысыТ! дагы поэзиядә ту^ лысыпча өстенлек итеп калды, дип раслау хата                      12 Н. Исәнбәт, «Чаң», җыентык, 1925 ел. 13 Бу сүзләр автор тарафыннан ассызык- лап күрсәтелгән. 14 «Безнең юл» № 1 (13), октябрь, 1923. 
булыр иде. Партия политикасының, коллективизм һәм пролетар сыйнфый көрәш идеяләренең тәэсире көчәя барган саен, татар совет поэзиясенең алдынгы вәкилләре — романтик-буитарь «мин» образыннан читләшеп, коллективизм, масса, сыйныф карашын белдерүче «без» образына юнәлеш алдылар. Романтик «мин» образы башлыча җимерү-вату һәм искегә бунт белдерү белән урын алган булса, «без» образында инде яңаны төзү идеалларының да кайбер башлангычларын күрергә мөмкин иде. Әмма моның белән әле «мин» образындагы романтик шәхес культы һәм космик протест мотивлары тәмам кысрыклап чыгарылды, дигән нәтиҗәне ясап булмый, әлбәттә. «Мин» образына характерлы сыйфатларның байтагысы «без» образында да сакланды: Бозлы котыпка чуен һәйкәл куеп, Куркыныч бәйрәм корабыз. — Алга! Алга! — Ват... җимер. көл очырт. (К. Нәҗми, «Таш кала фаҗигасы», 1923.1 Яндырып без туздырабыз Иске йортның көлләрен; Туздырабыз да Төзибез өр-яңадан илләрен ’. (Н. Исәнбәт, «Революция», 1924.) Бу типтагы абстракт риторика 20 елларның беренче яртысындагы поэзиядә, характерлы буларак, бик еш кабатланды. Җитди кимчелекләре һәм йомшаклыклары булуга карамастан, 20 еллар башындагы яшь татар революцион поэзиясенең «рационоль орлыгы» нәрсәдә күренде соң? Барыннан да элек, ул орлык капиталистик җәмгыятькә, аның идеалларын һәм гореф-гадәтләрен саклап килүчеләргә нәфрәт күрсәтүдә, ачу белдерүдә иде. Сәнгать, әдәбият, 
.с. Ә.- № п. 113 
 
 
азат ителгән хезмәт белән кулга- кул тотынып, эшчеләр сыйныфына, социализм төзүгә хезмәт итәргә тиеш, дигән ышаныч — алдынгы татар совет язучыларының дөньяга карашында, революцион поэзиянең үзәгендә үсә барган сугышчан һәм партияле идея булды. Монда шулай ук социалистик реализм әдәбиятының төп эстетик идеалы тамыр җәя, яна элементлар белән баетыла ба- иуы да бәхәссез иде. Шул элементлар арасында бу чорда аеруча хезмәт эстетикасының калку булып өскә чыга башлавы күзгә ташлана. 
5. АЗАТ ХЕЗМӘТ ЭСТЕТИКАСЫНЫҢ ЯРАЛГЫЛАРЫ 
Совет әдәбиятының үзәгендә капитализмнан азат ителгән кешенең тыныч иҗади хезмәт һәм төзү идеалы тора. В. И. Ленин социалистик революциянең беренче елларында язылган «Ярышны ничек оештырырга?» (1918), «Бөек башлангыч» (1919) һ. б. мәкалә һәм чыгышларында пролетар революциянең уңай, иҗади башлангычы нидән гыйбарәт икәнлеген, яңа чынбарлыкның конкрет фактларына таянып, даһиларча яктыртты, хезмәткә коммунистик чөнәсәбәт тәрбияләү процессының үсә башлаганлыгын һәм аның тарихи әһәмияте, киләчәге искиткеч- зур икәнлеген күрсәтте. Капиталистик җәмгыятьтәге хезмәт— кешене һәм материаль, һәм рухи яктан кол итү, изү белән аерылгысыз. Классик әдәбият үзенең күпләгән үрнәкләрендә кол хезмәтнең кешене ничек ватуын һәм хезмәт иясе кешесенең үз хезмәтенә ничек нәфрәт белән каравын байтак тулы сурәтләп калдырды. Татар әдәбиятының күпләгән мисаллары арасыннан берничәсен генә алып карасак та, капитализм шартларындагы хезмәтнең халык өстенә нинди газап булып төшүен ачык күрербез. Г. Тукайның «Кярханәдә» шигырен- 1Ә хезмәт шулай сурәтләнә: 
Көндез эш, кичен эш, Бер минут юк тыныч. Аждаһа машина Карарга куркыныч. 
Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» хикәясендә дә хезмәт һәм хезмәт иясе вәкилләре тирән рухи газап белән бәйләнештә күз алдына китерелделәр: «Шахтерлар, әллә ничәшәр «хо- коб» тамугта янып чыккан гөнаһлы лар кебек, кара кисәүгә әйләнеп, арыган, күңелсез хәлдә, заводтан казармаларга кайтып 
киләләр. Казармалардан шундый ук яисә аз гына ким кара кешеләр үз чиратларында әкрен, күңелсез генә заводка җыелалар иде. Алар бу вакытта гадәтчә салкын, күңелсез булалар». Бу типтагы фактларны классик әдәбият мирасыннан бик күпләп китерергә мөмкин, һичшиксез, алар- да изүче җәмгыятьтәге хезмәтнең бәхет һәм рухи ләззәт бирмәве тирән дөреслек белән ачылган. Хезмәт белән капитал арасындагы каршы лык, хезмәтнең, хезмәт иясенең изелүе сәнгатьтәге хезмәт эстетикасының да караңгы, күңелсез буяуларын тудырып калдырды. Социалистик революция аркасында капитал коллыгыннан, кешене изү коралы булудан азат ителгән хезмәт үзенең иҗади бәхет һәм ләззәт чыганагы булуын ачты. Совет әдәбияты каршына да менә шул азат хезмәтнең иҗади һәм югары көчен күрсәткән яңа эстетик нормаларны эшкәртү, аларны дөрес чагылдыру бурычы кң<ш басты. Совет әдәбиятының бер тарихи новаторлыгы булган азат хезмәт эстетикасына нигез салуда һәм бу нигезне ныгытуда А. М. Горький эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Үзенең революциягә кадәрге иҗатында һәм теоретик хезмәтләрендә үк инде Алексеи Максимович классик әдәбиятта әле элементлар төсендә генә чагылып киткән зур бер идеяне — халык хезмәтенең барлык материаль һәм рухи кыйммәтләрне тудыручы бердәнбер иҗат көче икәнлеген материалистик эстетиканың, социалистик реализм сәнгатенең үзәк принцибы югарылыгына күтәрде, «...хезмәтнең, бу дөньядагы барлык кыйммәтләрне, барлык гүзәл һәм бөек нәрсәне тудыручы хезмәтнең ул бөек әһәмия
114 
 
 
тен аңлады» 15. Чыпнап да, әдәбиятта беренче мәртәбә Горький хезмәтнең героик поэзиягә нлһамлаидыра торган көч икәнлеген күрсәтеп чыкты, хезмәт татлыгына һәм иҗатына дан җырлады. «Яңа культура, — диде ул,— хезмәт кешесенә ихтирамнан, хезмәткә ихтирамнан башлана». «Өч кеше культураны төзи: галим, художник һәм эшче». (Әсәрләр, 24 том, 364 һәм 408 битләр). Яңа кеше, аның хезмәте, аның фәнгә, сәнгатькә мөнәсәбәте социалистик революция аркасында тарихта һичкайчан күрелмәгән чынлыкка һәм тормышны яңадан коруга багышланган бер бөек ижади көчкә әверелүен, ә бу көч культураның искиткеч үрнәкләрен тудырачагын Горький армый-талмый аңлатып торды, шуңа ышаныч тәрбияләде. Революциянең беренче елларындагы совет әдәбиятында социалистик хезмәт һәм төзүче кеше темасы бик зур авырлыклар һәм каршылыклар эчендә үзенә юл сала барды. Революциянең төзү, кору максатын инкарь иткән вак буржуаз стихиялелек, бунтарьлык идеяләре һәм совет әдәбиятына чит башка күренешләр социалистик хезмәт темасының реалистик җирлектә яктыртылуына комачаулык иттеләр. Революциянең беренче елларындагы әдәбиятта хезмәт темасын пролеткультчы язучылар үзләренең планетар-абстракт идеяләре белән бозып чагылдырдылар. Пролеткультчылар поэзиясендә хезмәт реаль производстводан, конкрет иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән читтә сурәтләнде. Хезмәт кешенең иҗтимагый тормыш мотивлары белән бәйләнмәде, бәлки хезмәтнең фәкать әйбер, предметлык сыйфаты гына җырланды. Реаль кеше төшеп калды. Пролеткультчылар һәм «Кузница» шагыйрьләре социалистик революциядән соңгы хезмәтнең һәм кешенең ижади мәгънәсен аңламадылар, ә аны вульгарлаштырдылар гына. Әдәбиятта кешенең төзү һәм хезмәт идеясен чагылдыруны социалистик аң тәрбияләү бурычы белән бәйләп ача алмадылар. Ил дошманнарына каршы алып барылган утлы һәм канлы сугыш елларында ук инде тыныч, азат һәм иҗади хезмәт идеалы совет әдәбиятының байрагына язылды. Революциянең беренче елларында ук                      15 М. Горькийның 1928 ел 29 июльдә Тбилиси шәһәр советы пленумында сөйләгән реченнән. совет әдәбиятының алдынгы вәкилләре социалистик хезмәт идеясен раслап чыктылар. Алар революциянең, яңа кешенең төзү идеалын тормышның реаль фактларында күрделәр. Җимереклек һәм сугыш эчендә яңа хезмәт яралгыларының ничек гүзәл булып өскә күтәрелә һәм иҗат көченә әйләнә баруына игътибар иттеләр. Маяковскийның 1918—21 еллардагы шигырьләре җимерүче революцион героика пафосы белән генә түгел, ә иҗат һәм төзү героикасы белән, яңадан төзелүче тормышны раслау идеясе белән дә сугарылганнар иде. Әмма халык алдында торган бурычларның зур өлеше дошманнарны тармар итүгә багышланганлыктан, яңа хезмәт темасы әдәбиятта да, табигый, тиешле урынны алып өлгерә алмады әле. Ил гражданнар сугышыннан чыгу белән, халык алдына киң мәгънәсендәге хуҗалык эшләрен җайга салу, яңа хезмәтне оештыруның формаларын, практик юлларын табу һәм билгеләү бөтен актуальлеге һәм конкретлыгы белән килеп басты. Татар совет әдәбиятында да хезмәт темасын, хезмәт идеалын шушы юнәлештә аңларга омтылуның беренче үрнәкләре барлыкка килделәр. Ләкин, шуның белән бергә үк, бигрәк тә 20 елларның беренче яртысындагы татар совет әдәбиятында хезмәт темасын яктырту идея-эстетик яктан байтак каршылыклы күренде әле. 1920 елда М. Гафури үзенең атаклы «Эшче» поэмасын язды. Бу әсәр капитализмның искиткеч газап һәм изүе астында татар пролетариатының барлыкка килүен, кол хезмәтнең кешене ничек итеп һәлакәткә илтүен эпик-реалистик планда ачарга омтылуның беренче күренекле үрнәге иде. Ләкин, икенче яктан, «Эшче> 
•• 115 
 
 
поэмасында шагыйрьнең төп теманы хәл итүдәге каршылыклары, та- рихи-политик карашларының кирәкле югарылыкта булмавы да гәүдәләнде. Барыннан да бигрәк, крестьян арасыннан китеп, пролетарлашу юлына баскан һәм капиталистик производствоның күп төрләре аша үткән эшченең революционсыйифый аны үсүен М. Гафури күрсәтә алмады. Капиталистик производствоның ■эшчеләрне революционлаштыруы поэмада ачылмады. Поэманың герое кабаттан авылга, табигать дөньясына кайту белән үзенең авыр язмышын хәл итмәкчс була. Бу факт аеруча «Эшче» поэмасында эшче хезмәтен һәм язмышын аңлауда критик реализм традицияләренең билгеле бер чагылышы да иде. Әлбәттә, берникадәр вакыттан соң М. Гафури үткәндәге кол хезмәткә революциядән соңгы ирекле героик хезмәтне каршы куеп сурәтләүнең реалистик мисалларын бирде, эшче белән крестьянның илне торгызудагы яңа хезмәтчел дуслыгын җырлады («Урак белән чүкеч», 1921, «Шахтер», 1925, «Төнге смена», 1926 һ. б.), безнең чынбарлыкта үсеп килүче яңалыкны, эшче сыйныфының төзү пафосын күрмәгән һәм космик- ч романтик темалар белән мавыккан язучыларга чакыру ташлады. «Күк җырлары» дигән шигырендә (1923) шагыйрь турыдан-туры әнә шул тип язучыларга безнең илдә яңа тормыш төзеп ятучы эшче исеменнән мөрәҗәгать итә, совет әдәбиятына чит космизмны, абстракцияне һәм реаль булмаган образларны ташларга күптән вакыт икәнлеген белдерә: 
Җырлама сии безгә «күк жырларынх*... Ялыктырды безне «күк жыры»... Мин жырлармын сипа жир жырларын, Илһам алып эштән туп-туры. Реакцион романтизм вәкилләре эшчеләр сыйныфының, хезмәт ияләренең хезмәтен, иҗади көчен мактаган поэзиягә яки ачыктан-ачык каршы чыктылар, яки ул идеягә каршы «хезмәт поэзиясе» исеме астында мещанлык идиллиясен җырладылар. Моның бер типик күренеше— аерым шәхеснең (ә сыйныфның, халыкның түгел) табигать кочагындагы ялгыз хезмәтен, дөресрәге— индивидуалистик гамьсезлек не идеал итү булды. Бу идеал революцион шагыйрьләрнең коллектив һәм техникалы хезмәт, завод-фабрика шау-шуы эчендәге хезмәт поэ зиясенә каршы куелды. Реакцион романтизм вәкилләренең 
«хезмәт» поэзиясе нигезендә обывательнең табигать, авыл идиллиясендә үзенә рәхәт эзләве, шәһәргә, техникага, эшче хезмәтенә нәфрәте ятты. Гражданнар сугышы чорында ук инде М. Максуд кебек яшь революцион язучылар әнә шул обыватель тынычлыгына чумган әдәбият белән, мещан идиллиясе белән көрәшә башладылар. Сәнгатьне, әдәбиятны яңа хезмәтнең көндәлегенә, халыкның, эшчеләр сыйныфының реаль интересларына якынайту идеясе егерменче еллардагы татар совет әдәбиятының үзәк мәсьәләләреннән берсенә әйләнде. һ. Такташның 1922 елда язылган «Эшлиләр» шигыре, — шагыйрьнең бу еллардагы иҗади үсешенә характерлы каршылыкларны чагылдыруына карамастан, — «сәнгать һәм хезмәт», «эшче һәм художник» проблемасын аңларга һәм уңай хәл итәргә омтылган әсәрләрдән берсе булды: Менә рәссам ашыгып дивар бизи, Шагыйрь жырлый, тәмам тилергән; Әнә эшче, батыр үгез кебек, Нидер бөгеп ята тимердән! — дип, Такташ социалистик революция аркасында хезмәт һәм сәнгатьнең гармоник максатлары барлыкка килүен, хезмәт һәм сәнгать эстетикасының уртак идеаллары — «җирдә җәннәт төзү» тормышка аша башлавын әйтергә теләде. «Эшче» газетасында үзенең күп кенә шигырьләрен бастырган Ярлы Кәрим (Габдулла Кәримов, 1900— 1937) поэзиясендә дә бу идеянең билгеле бер реалистик мотивлары үз чоры өчен әһәмиятле булып чагылып калды. Ул да, Гафури ши- ' кслле, абстракт, күктә гизүче романтикага каршы чыкты. Романтик- идеалист . шагыйрәләрнең берсенә җавап шигырендә ул:  
116 
 
 
Күккә очма. Чү. Юләр кыз. Күктә нигъмәт бирмиләр: Бездәй анда гәр килеп Богдан, арышлар икмиләр!.. - 
цш язды . 20 елларның беренче яртысындагы татар совет поэзиясенең, бер яшь вәкиле буларак, Ярлы Кәршм реаль тормыш темаларын, хезмәт идеясен конкрет чагылдыруның кайбер үрнәкләрен биреп калдырды, Ленинның илне электрлаштыру планын социализм төзүнең чын бер гәүдәләнеше итеп күреп, дәртләнеп җырлап чыкты. Ярлы Кәрим, бер яктан, җир тормышыннан аерылган поэзиягә каршы күтәрелсә, икенче яктан, искелек ка л д ыкл ары н идеал л а шты ру ч ы ш а - гыйрьләргә дә һөҗүм итте, хезмәт поэзиясе исеме астында «феодализм күләгәләре»ниән ләззәт табуларның көлке бер нәрсә икәнлеген күрсәтте. 3. Бәширинең «Фәтхулланың иске, ертык бүркен», табагачны, чабагачны, кәкре билле сука башын мактап «җырлавына» каршы Ярлы Кәрим яңалыкны, яңа техниканы, коллективизм идеясен җырлады 16 17, коллектив хезмәт белән бәйле, электрлаштырылган техниканы мактады («Яшәсен электрофика- ция!»). Шул рәвешчә, Ярлы Кәрим гомумән хезмәтне генә түгел, ә фәнгә—белемгә нигезләнгән социалистик хезмәт башлангычларын җырлау кирәклекне күтәрде. Октябрьда азат ителгән хезмәт байрагына тынычлык һәм коммунизм өчен көрәш идеалы язылганлыгын әйтергә теләде шагыйрь: 
Сабаннарны жырлый-жырлый сөрсәк иде! Наданлыкның, тамырларын өзсәк иде! Якты тормыш диңгезендә йөзсәк иде! Хезмәт сөйгән сөялле кул эшче белән Коммунага саф нигезләр төзсәк иде!.. Дәрья булып аккан кан-яшь юлларына Буа булып, чикләр ясап куйсак иде! 18 («Җимерелгән баганалар күләгәсе тирәсендә...») К. Нәҗминең байтак кына шигырьләрендә якты буяулар белән эшче һәм завод образлары, яңа хезмәт күз алдына китерелде. Әмма, икенче яктан, аның шигырьләрендә дә бу тема артык абстрак яки натуралистик образлар аша чагылды                      16 «Эшче» Ns 22 (175), 1922 ел. 17 «Феодализм күләгәләре». «Кызыл лю- рекъ яшьләре» № 11—12, XII, 1922 ел. 18 «Яшь эшче* журналы N? 1, 1922 ел. 19 .М. Максуд, «Чүкеч һәм каләм», 1923 ел. 
Бу елларда Кутуй поэзиясендә дә эшче һәм завод-фабрика мотивлары күп урын алды. Ул да бу мотивларны мещанлык романтикасына каршы куелган яңа эстетик нормалар итеп аңларга теләде: 
Килмә, Рәссам! Килмә, Эшсез шашкан — Иске шагыйрь! Бу- һәйкәлгә Шомартулар кирәкми. 
М. Җәлил, Ы. Исәнбәт поэзиясендә һәм М. Максуд нәсерләрендә хезмәт темасын нигездә шул ук идея- эстетик юнәлештә куярга һәм хәл итәргә омтылыш булды. Хезмәт иясенең авыр һәм тупас хезмәтенә дан җырлау, хезмәтне, эшие матурлык һәм эстетик ләззәт бирүче бердәнбер көч итеп аңлау һәм иске җәмгыятьнең сорыкорт катлауларына хас булган, ягъни хезмәт поэзиясеннән читтә торган сәнгатьне, эстетик зәвыкларны инкарь итү—-менә шул мотивлар бу чордагы революцион поэзиядә өстенлек иттеләр. Яшь революцион поэзия хезмәткә мөнәсәбәттәге яңа моральне, азат хезмәт темасын яңа этик-эстетик караш ноктасыннан яктыртуны максат итеп куйды. Хезмәт яңа сәнгатьнең этик-эстетик нормасына әйләнергә тиеш, дигән идея М. Максудның күпләгән нәсерләрендә кызыл җеп булып үтә: «Бетсен тупаслык! Без дә теләмибез. Бөтен гомеребезне корым эчендә үткәрергә теләмибез. Шатланыгыз. Эштән качмыйбыз. Эшне киңәйтү, җиңеләйтү, электр көчен үзебезгә кол итү юлы белән барабыз...» 19 Әмма хезмәт темасы, хезмәт эстетикасы 20 елларның беренче 
117 
 
 
яртысында татар әдәбиятында байтак каршылыклы һәм күп очракта риторик, абстракт төстә яки натуралистик буяулар белән гәү- дәләндерелде әле. Мәсәлән, К. Нәҗминең «Корым астыннан» 1 шигырендә эшчегә һәм аның, хезмәтенә дан җырлау һәм бу хезмәтне нэпманнарның, мещаннарның хезмәткә, завод «корымы»на чит мораленә каршы куеп сурәтләү максат ител- //ән булса да, корымны мактап 'сурәтләү шикелле натурализм шигырьне басып киткән иде. Күп кенә әсәрләрдә хезмәт һәм эшче темасы реалистик, конкрет образларда ачылмады, бәлки хезмәткә бәйле әйбер, предмет сурәтләренә игътибар итү белән мавыгылды. Эшче, пролетариат образлары ар.тык гомуми һәм абстракт көч рәвешендә күз алдына китерелделәр. 20 елларның беренче яртысындагы татар поэзиясенең бик тә популяр булган һәм макталган бер үрнәге «Коммуна тимерлегендә» кебек әсәрләр дә (Н. Исәнбәт шигыре), беренче нәүбәттә, әнә шул кимчелекләрдән азат түгелләр иде. Монда пролеткультчыларның да, «Кузница» поэзиясенең дә йогынтысы сизелеп торды. Хәтта билгеле бер очракларда мифик-дини I образлар өчен генә характерлы сурәтләү чараларын куллану да еш булды: Зур заводлар уртасында Гөрзиләргә ут манып, Җир шарында куркынычлы, Зур җәһәннәмнәр ягып, Без бу таңда нурлыйбыз Миллион халыкның миләрен20 21. Болар һәммәсе бергә бу чордагы гатар әдәбиятында хезмәт темасының артык каршылыклы чагылышын гына түгел, ә пролетариатны, аның азат хезмәт идеясен аңлауның әле байтак йомшак булуын да күрсәттеләр. Эшче һәхМ хезмәт темасын яктыртуда язучыларның күпчелек өлеше «коммунистик төзелешнең тормыштан алынган, тормыш тарафыннан тикшерелгән фактларына» 22 реализм ноктасыннан якын килә алмады. Азат хезмәт темасы күбесенчә декларатив планда урын алды. Бу хәл, әлбәттә, 20 елларның башындагы татар совет әдәбияты кичергән үсү кыенлыкларының зур гына каршылыклар аша баруы турында сөйли 
                     20 «Корым астыннан», җыентык, 1927 ел. Москва. 21 Н. Исәнбәт, «Чаң», шигырьләр җыентыгы, 1925 ел. 22 В. И. Ленин, Әсәрләр, 29 том, 386 бит. 
иде. 
һәрбер мәсьәләдә үзенең политикасын һәм тактикасын бөтен ачыклыгы белән куеп, безнең чынбарлыктагы кире һәм зарарлы күренешләрне кызганмыйча ачып, яңаның, социалистик булганның башлангычларын, яралгыларын үз вакытында күреп һәм аларга югарыга, өскә күтәрелеп чыгу өчен кирәкле шартларны тудырып, Коммунистлар партиясе, аның җитәкчеләре һәрвакыт совет интеллигенциясен, шул исәптән язучыларны да һәрбер нәрсәгә айнык һәм туры карарга, ил эчендә һәм ил тышында бара торган авыр һәм бөек көрәш чынлыгын аңларга һәм язарга чакырдылар. Партия һәм аның юлбашчылары совет матбугатының, совет әдәбиятының барышын, үсешен туктаусыз карап, күзәтеп тордылар һәм һәр очракта да бөек бер хакыйкатьне — тормышны конкрет өйрәнүне, дөреслекне, коммунистик яралгыларның искелек белән көрәшен тирән итеп чагылдыруны онытмаска өндәделәр. Гражданнар сугышы елларында ук инде В. И. Ленин «Безнең газеталарның характеры» (1918) дигән, мәкаләсендә бу бурычка игътибар итү кирәклекне бөтен кискенлеге белән куйган иде: «Бездә явызлыкның конкрет ияләре белән эшлекле, рәхимсез, чын революцион сугыш юк. Бездә тормышның бөтен өлкәләреннән булган төрле, конкрет мисал һәм үрнәкләрдә массаларны тәрбияләү аз, ә бу — капитализмнан коммунизмга күчү вакытында матбугатның төп бурычы. Бездә фабрика эчендәге, авыл эчендәге, полк эчендәге тормышның, барыннан да күбрәк итеп яңалыкны төзи торган тормышның, барыннан да күбрәк итеп 


 
 дикъкатьне, игълан итүне, җәмәгатьчелек тәнкыйтен, яман, нәрсәгә түзеп тора алмауны таләп итү- чән тормышның көндәлек ягына 1гътибар итү аз» (Әсәрләр, 28 том, 80 бит). Шул ук гражданнар сугышы елларында Ленин А. М. Горькийга «эшчеләр поселогында тормышны яңача төзү эшен» күзәтергә һәм Идел буйларындагы вакыйгаларны якыннан өйрәнергә киңәш бирде. 1922 елда Ленин В. Маяковскийиың «Прозаседавшиеся» шикелле сатирик шигыренең тормыш һәм политика белән бәйләнешенә әһәмият 
итеп, менә шундый җирлектә генә ч ы и б а р л ы к н ы типик чагылды ру югарылыгына күтәрелү мөмкин икәнлеген даһиларча билгеләп үтте. Аннан соң да Ленинның ул күрсәтмәләре совет әдәбияты һәм язучылар өчен актуаль булып калдылар. Күп милләтле совет әдәбиятын социализм төзелешенең бердәм интересларына, аның иң конкрет максат һәм бурычларына эзлекле рәвештә якынайту һәм шул җирлектә социа- * листик реализм принципларының 7 тәмам җиңүен тәэмин итү өчен, партия язучылар армиясен көрәшкә рухландырды.