Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА

 Коммунистлар партиясе культура һәм әдәбият мирасының иң яхшы традицияләрен үзләштерүгә һәрвакыт зур игътибар биреп килә. Әдәби мирасны өйрәнү, аңа дөрес бәя бирү эше социалистик әдәбиятның яңа үсеше өчен, безгә дошман буржуаз идеологиягә каршы көрәш белән аерылгысыз бәйләнгән. Партия һәм совет халкы интереслары белән яшәүче совет әдәбият белеме һәрбер халыкның тарихи үсеш процессында тудырган иң прогрессив, иң алдынгы әдәби байлыкларын, онытылмаслык әдәбият һәм сәнгать памятникларын зур ихтирам һәм мәхәббәт белән саклый. Совет әдәбият белеменең принципиаль үзенчәлеге һәм аның көче — Коммунистлар партиясенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге политикасына, совет халкы интересларына таянып эш итүендә һәм партия политикасы өчен ачыктан- ачык һәм килешмәүчән көрәш алып баруында. Совет әдәбиятчысы — ул тарихи әдәби фактларны объектив рәвештә теркәп баручы гына түгел. Ул үзенең эшендә, коммунистик партиялелек принцибы нигезендә аерым әдәби әсәрләрне һәм бөтен әдәби процессны бәяли белергә, әдәбият белән чынбарлык бәйләнешен һәм эчтәлек белән художестволы форманың диалектик берлеген тикшерә белергә тиеш. Совет әдәбият белеме марксизм- ленинизм тәгълиматы нигезендә үсә. Совет әдәбиятчылары, партия җитәкчелегендә һәм совет җәмәгатьчелеге ярдәме белән, безнең өчен чит булган формализм, вульгар социологизм, нигилизм фактларына, буржуаз компоративизм, милләтчелек күренешләренә каты удар ясадылар. Партия безгә чит идеологии йогынтыларга каршы көрәшне бервакытта да йомшартырга ярамаганлыгын ачык әйтә килә. Элекке һәм хәзерге әдәбият тарихын өйрәнү эшендә бөтен совет әдәбият белеме өлкәсендә уңышлар булган кебек, татар әдәбияты да билгеле күләмдә уңышларга иреште. Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури. Г. Коләхметов, Ш. Камал, М. Фәйзи кебек классикларыбызның әсәрләре аерым томнарда җыелып басылуы, алариың мираслары турындагы уңышлы тикшеренүләр, татар совет әдәбияты үсешен яктырткан уңышлы мәкаләләр, Һади Такташ иҗатына багышланган хезмәтләр һ. б.— боларның барысы да әдәбият белемебезнең үсә баруы турында сөйлиләр. Г. Халит, X. Хисмәтуллип. Б. Гыйззәт иптәшләр тарафыннан хәзерләнгән «XX йөз башында татар әдәбияты» китабы, М. Гайнуллин белән Җ. Вәзиева иптәшләрнең ВУЗлар өчен төзелгән «Әдәбияттан дәреслекхрестоматия»ләре Октябрьга кадәрге татар* әдәбиятын өйрәнү юлында уңай фактлар булып торалар. Ләкин безнең әдәбиятчылар тарафыннан эшләнгән эшләр партия һәм халык таләпләренә тулы җавап бирүдән ерак торалар әле, алар әдәбиятчыларның үзләрен дә канә
& Cf&on тәнкыйть 
89 
 
 
гатьләидермиләр. Әдәбиятны өйрәнү эшебездә шактый зур кимчелекләр бар. Совет әдәбияты белеменең, һәм* әдәби тәнкыйтьнең артта калуын язу ч ы л арның и ке н ч е Б өте н союз съезды бөтен ачыклыгы белән күрсәтеп үтте. Партия Үзәк Комитетының II съездга җибәргән котлау хатында бодай дип әйтелгән: «Классикларның гаять бай мирасын этүләргә һәм совет әдәбияты тәҗрибәләрен гомумиләштерергә, әдәбиятыбызның идея-художество үсешенә ярдәм итәргә тиеш булган әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме әле һаман да җитди төстә артта калалар». Партиянең бу күрсәтмәсе бездән тагын да активрак эшләүне, гыйльми тикшеренү хезмәтләрен киңрәк җәюне сорый. Күптән өлгергән бәхәсче кайбер мәсьәләләрне тикшерергә һәм хәл итәргә вакыт җиткән. Билгеле, татар классикасына һәм совет әдәбиятына караган мәсьәләләрнең барысын да берьюлы куеп хәл итеп булмый. Конкрет хезмәтләр, тикшеренүләр, аерым бәхәсле проблемалар буенча фикер алышуларны оештыру, әлбәттә, уңышлы нәтиҗә бирәчәк. Әдәбият тарихы шактый бай булган татар әдәби хәрәкәтен, үсеш процессын өйрәнүне бары тик күмәк көч белән генә хәл итәргә мөмкин. Алдан ук әйтеп куярга кирәк, бу мәкаләдә татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең бөтен проблематикасын яктырту бурычы куелмый. Мин биредә бары тик татар әдәбияты тарихына караган берничә мәсьәләне куеп үтәргә телим. Иң элек XX йөз башындагы әдәбиятыбызның тарихын чорларга бүлү принцибы, периодизация мәсьәләсенә тукталыйк. Периодизация мәсьәләсе — әдәбият тарихын өйрәнүдә бик әһәмиятле һәм принципиаль мәсьәлә. Без моңа кадәр аңа җитәрлек игътибар бирми киләбез. Рус әдәбият фәнендә бу юлда шактый зур тәҗрибә тупланган, нигездә хәл ителгән дә кебек. Шуңа да карамастан, рус әдәбиятчылары арасында әле хәзер дә зур бәхәсләр алып барыла. Әдәбият тарихын чорларга бүлү, периодизациясен билгеләү — ул художестволы әдәбиятның беренче туу көненнән башлап, соңгы баскычына кадәр эзлекле тикшерү, аның үсеш процессын, үсү закоиомер- ностсн, этапларын ачып салу дигән сүз, һәр этапның аерымлыгын, үзенчәлеген һәм әдәби-идеологик көрәш 
процессындагы төп тарихи тенденцияләрне билгеләү дигән сүз. Марксизм-ленинизм һәрбер иҗтш магый үзгәрешләрне тарихи планда, конкрет тормыш фактлары нигезендә, тарихи-иҗтимагый формацияләрнең көрәше һәм алышынуы, сыйныфлар көрәше яктылыгында өйрәнергә куша. Без әдәбият тарихы периодизациясен билгеләгәндә, В. И. Ленинның рус азатлык хәрәкәтен өч чорга бүлү, шулай ук буржуаз җәмгыятьтә ике культура турындагы тәгълиматына таянып эш итәргә тиешбез. Шуның белән бергә, без әдәбият тарихын өйрәнәбез икән, аның үзенә генә хас булган спецификасын, эчке законнарын да онытырга тиеш түгелбез. Художестволы әдәбият тарихына бары тик иҗтимагый фикер үсеше тарихы итеп кенә карау һич дөрес түгел. Билгеле, биредә бер- берсе белән тыгыз бәйләнгән нәрсәләрне каршы кую турында сүз бармый. Биредә сүз художестволы әдәбиятны иҗтимагый идеяләрнсн иллюстрациясе итеп карау шикелле вульгар социологик карашның ялгыш һәм зарарлы икәнлеге турында бара. Безнең кайбер хезмәтләребез әнә шундый кимчелектән азат түгел әле. Дөрес, әдәбият тарихы җәмгыятьнең иҗтнмагынполитик үсеш тарихы белән билгеләнә һәм әдәбият тарихын чорларга бүлгәндә без шуңа таянабыз да. Ләкин бу мәсьәләнең бер ягы гына әле. Әдәбиятка реаль тормышны чагылдыручы ху д о ж е- стволы иҗат итеп карарга да онытмаска кирәк. Татар әдәбияты тарихының периодизациясе бездә ничек эшләнгән соң? Ачык әйтергә кирәк, безнең әдәбият фәнендә төпле өйрәнелгән һәм нык урнашкан периодизация юк. 
90 
 
 
Безнең әдәбият тарихы курсларында шактый чуарлык яши. Кайбер әдәбиятчыларыбыз бары тик үзләре генә төзегән схема буенча эш итәләр. Борынгы татар әдәбияты, XVIII йөз һәм XIX йөзнең беренче яртысындагы әдәбиятның өйрәнелмәвен әйтеп тә тормыйм. Ничә еллар инде моңа игътибар бирмичә килүебезне беркем дә гафу итмәс. Хикмәт бу өлкәдә белгечләр, көч җитмәүдә генә түгел, ул бигрәк тә безнең кыюсызлыктан, җаваплылыкмы өскә алырга теләмәүдән килә булса кирәк. Бу өлкәдә бары тик кайбер башлангыч адымнар гына ясалды. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел. әдәбият һәм тарих институты борынгы татар әдәбияты буенча ВУЗлар өчен дәреслек-хре- стоматня хәзерләү эшен башлады, Казан ВУЗларында, тәҗрибә рәвешендә, быел аерым лекцияләр укылды. Төпле тикшерү эше алда әле. XIX йөз әдәбиятына килсәк, монда әдәбият тарихы бары тик XIX йөзнең соңгы чирегеннән генә башлап өйрәнелә. Хәзергә кадәр яшәп килгән безнең дәреслекләрдә, кулланмаларда татар әдәбияты тарихы К. Насыйри белән башлана. К. Насыйридан башлап Октябрь революциясенә кадәр булган әдәбият тарихы нинди этапларга, чорларга бүленеп өйрәнелә һәм ничек өйрәнелә соң? Менә шуңар игътибар итеп карыйк. Моңарчы яшәп килгән татар әдәбияты тарихы курсы нигездә а е- р ы м язу чы ларның иҗатын өйрәнү принцибына корылган. Укыту, методик яктан, әлбәттә, бу бик җайлы. Ләкин әдәбият тарихының фәнни зур курсын, фәнни тарихын тудыру өчен бу җитми. Бездә аерым проблемалар буенча уңышлы гына тикшеренүләр бар. Мәсәлән: Гайнуллин, X. Усманов, Кашшаф, Халит, Агишев, Нуруллин хезмәтләре һ. б. Хәзер инде системага салынган фәнни әдәбият тарихы курсын хәзерләү турында да уйларга вакыт. Ә әдәбият тарихының гомуми проблематикасын, периодизациясен билгеләп үтмичә торып, әдәбият тарихы курсын хәзерләү мөмкин түгел. XX йөз башындагы татар әдәбияты тарихы безнең хезмәтләрдә, схематик рәвештә, мондый этапларга бүленеп килә: 1) 1905 елгы революциягә хәзерлек чоры әдәбияты (1900—1904 еллар), 2) 1905 ел революциясе чоры әдәбияты (1905—07 еллар), 3) реакция еллары әдәбияты, 4) яңа 
революцион күтәрелеш һәм империалистик сугыш чоры әдәбияты (1912—1916 еллар). Партия тарихы и ы ц к ыскача ку р сына нигезләнгән бу бүленеш, әлбәттә, начар түгел. Ләкин ул схема әле төгәлләнеп һәм нык эшләнеп бетмәгән һәм әдәбиятчылар өчен гомуми кулланма рәвешендә кабул итеп алынмаган. Кайбер кулланмаларда XX йөз башындагы татар әдәбиятын ике чорга гына бүлеп карау да очрый: 1) 1905 ел революциясе чорындагы әдәбият һәм 2) 1905 ел революциясеннән соцгы әдәбият. XX йөз башында татар әдәбияты үсеше этапларының югарыда күрсәтелгән бүленеше, әлбәттә, иҗтима- гый-тарихи чынлыкны яктырта. Безнеңчә, киләчәктә шул нигездә әдәбият тарихы тирәнтен өйрәнелә, аерым этапларның үзенчәлекләре •тулы һәм конкрет әдәбииҗат материаллары белән баетылып, ачыла барырга тиеш. 1900—1917 еллардагы татар әдәбиятының үсеш процессын нигездә ике чорга бүлеп карарга мөмкин. Беренче чорның иҗ- тимагый-тарихи эчтәлеге бишенче ел революциясенә хәзерлек һәм революция еллары (1900—1907) белән билгеләнә; икенче чор бишенче ел революциясеннән соң башланган реакция еллары, яңа революцион күтәрелеш, империалистик сугыш еллары һәм Октябрь социалистик революциясенең җиңүе (1908—1917) белән характерлана. Ләкин эш әдәбият үсеше процессын этапларга бүлүдә генә түгел, шул чор һәм этапларның үзенчәлеген ача белүдә, художестволы әдә- t биятиы әдәбият итеп конкрет өйрәнә, тарихи-милли җирлеген ача белүдә дә. Югарыда күрсәтелгән схема буенча язганда, төп игътибар, бездә еш
91 
 
 
кына, иҗтимагый-политик хәрәкәткә бирелә, әдәби хәрәкәт, аның үзенчәлекле үсеш этабы, искедән яңа сыйфатка күтәрелү этабы җитәрлек ачылмый кала, әдәбият өчен специфик мәсьәләләр томалана; теләсәк- теләмәсәк тә, коры социологизм өстенлек алып китә. Бу кимчелек күптән түгел чыккан «XX йөз башындагы татар әдәбияты» очеркларында да, Гайнуллин белән Вәзиева иптәш- . тәрнең ВУЗлар өчен дәреслек-хрес- Яуоматиясендә дә нык сизелә. J Гайнуллин һәм Вәзиева тарафыннан ВУЗлар өчен төзелгән дәреслек әдәбият тарихын җентекләп өйрәнүгә, әдәби хәрәкәт процессын эзл скл е тикшер ү гә н и гез л ә н м ә гэ н, ул барыннан да элек әдәбият тарихын аерым язучыларның иҗатын өйрәнү принцибы н а кор ы л га н. Moi I д ы й практиканы тәнкыйть итеп, күренекле рус әдәбиятчысы проф. Благой үзенең бер мәкаләсендә болай дип язып чыкты: «В обзорных главах литературный процесс, рассматриваемый преимущественно в связи с второстепенными литературными явлениями, поскольку анализ деятельности крупнейших писателей из них изымается, предстает чрезвычайно обедненным и схематизированным. С другой сто- , ропы, в монографических главах творчество важнейших писателей изучается изолированно от общего развития всей современной им литературы, с которым оно, в действительности, теснейшим образом связано, т. е. изучается в значительной степени в и е и с т о р и ч е с к и. При построении истории литературы, в основном, «по писателям» невозможно, как это показывает практика, точно и с необходимой степенью отчетливости установить, с одной стороны, то, как закономерности литературного процесса преломляются в творчестве данного писателя, с другой стороны,— конкретно - и сто р и ч еское н а п р а в л я ю щее воздействие крупнейших, ведущих писателей — корифеев литературы— на общий ход и развитие всего литературного процесса. Ведь реально формирующим началом, как правило, является не только творчество данного писателя в целом, но и отдельные его произведения, имеющие для своего времени опдереляю- щее, этапное значение». Мондый хәл безнең бик күп хезмәтләребездә очрый. Гайнуллин белән Вәзиева иптәшләрнең дәреслегендә ул 
аеруча күзгә ташлана. Дәреслектәге гомуми обзор өлешләрен укып карагыЗ. Башта ук бирелгән «кыскача обзор», нигездә, публицистика һәм журналистика мате- р и а л л а р ы н а кор ы л га н. А втор л а р, дәреслектә һәр язучы турында аерым характеристика бирелгәнгә күрә, гомуми обзор өлешендә художестволы әдәбиятның конкрет материалларына анализ бирүне кирәкле тапмаганнар. Ләкин, әдәбиятның үсеш этапларын, үзенчәлекле сыйфатларын әдәби иҗаттан тыш, конкрет әсәрләргә анализ бирмичә торып, әдәбият тарихын имичек күз алдына китерергә мөмкин? Билгеле, биредә Гайнуллин белән Вәзиева иптәшләрнең дәреслек-хрестоматия- се мисал өчен генә алынды. Ул дәреслекнең кирәклеген, әһәмиятен һич тә төшерергә уйламыйбыз. ВУЗлар өчен ул файдалы кулланма. Әдәби-тарихи процессны төпле өйрәнүгә җитәрлек игътибар бирелмәвен әйтү белән, без аерым язучыларның иҗатын тикшерүне, монографик очерклар бирүне һич тә кире какмыйбыз. Гомуми обзорларның да, аерым язучылар турындагы монографик хезмәтләрнең дә үзенең урыны бар. Биредә сүз, барыннан элек, әдәбият тарихы аерым язучыларның эшчәнлеген гомуми проблематикадан тыш һәм катлаулы тарихи иҗтимагый-әдәби көрәш процессыннан аерым өйрәнүгә кайтып калмаска тиешлеге турында бара, һәр зур язучының тарихта билгеле урыны, үзенчәлекле иҗади йөзе бар, шулай ук киң планда әдәби хәрәкәтнең дә үзенә хас сыйфатлары, көрәш, үсү этаплары бар. Менә болар ачык билгеләнергә тиешләр. Соңгы елларда урта мәктәпләр өчен төзелгән программада һәм дәреслекләрдә бер яңалык кертү күзгә ташлана. Игътибар иткәнсездер, хәзер XX йөз башындагы татар әдәбияты тарихы Коләхметов белән
92 
 
 
башлана. Ни өчен болай дип сораганда, безгә мондый аңлатма бирәләр: XX йөз башындагы татар әдәбияты Ленин билгеләгән рус азатлык хәрәкәтенең өченче этабына — пролетариат этабына туры килә, шуңа күрә әдәбият тарихы да пролетариат әдәбияты белән башланырга тиеш, диләр. Рус әдәбиятында Горький булган бит, ә пигә бездә булмаска тиеш? дигән шикеллерәк карашны әйтәләр. Шулай эшләмәгәндә, татар пролетариат әдәбиятын инкарь итү булачак, имеш. Тарихилык принцибына ят нәрсә булган, фәнни нигезгә корылмаган бу билгеләмә белән һич тә килешеп булмый. В. И. Ленин өйрәтүе буенча, Россиядә азатлык өчен көрәш хәрәкәтенең өченче этабында — пролетариат этабында — төп өч идея — политик агым барлыгы билгеләнә: ре- волюцион-пролетар, вак буржуаз- демократик һәм либеральбуржуаз агымнар (карагыз: В. И. Ленин әсәрләре, 20 том, 282—283 битләр). Рус художестволы әдәбият тарихында да бу чорда өч юнәлеш яши: социалистик реализм, критик реализм һәм декандентлык әдәбияты. Иҗтимагый тормышта булган кебек, әдәби хәрәкәттә дә бу өч төп юнәлештән тыш вак-вак, каршылыклы, теге яки бу якка күчү, авышу тенденцияләрен саклаган төрле группалар да булган, һәрхәлдә рус әдәбияты тарихында, асылда, әнә шул өч әдәби юнәлешнең яшәве ачык билгеләнгән. Рус әдәбияты тарихы өчен характерлы бу өч юнәлеш бер үк дәрәҗәдә, бер үк формада шул чорда татар әдәбиятында да булган дип исбат итәргә нигез бармы? Безнеңчә, биредә механик рәвештә чагыштыру яки, реаль тарихи фактлар белән исәпләшмәстән, механик күчерү урынсыз булыр иде. Азатлык өчен көрәш хәрәкәтенең өченче этабында үскән татар әдәбияты тарихы өчен, ягъни XIX йөз ахыры һәм XX йөз башындагы татар әдәбияты өчен, рус һәм Россиядәге башка милли әдәбиятлар белән уртак моментларыннан тыш, үзенә генә хас булган яклар да бар. Бу чорда татар әдәбиятында барыннан да бигрәк демо кратик әдәбият чәчәк ата, револю циоп-демократик әдәбият нык тамыр җәя, критик реализм югары баскычка күтәрелә. Татар пролетариат әдәбиятының беренче чаткылары булса да, ул чорда безнең әдәбиятта социалистик реализмның тууы һәм үсүе турында сөйләргә һичбер нинди тарихи-әдәби нигез юк әле. Без бары тик 
1905 ел революциясе чорында массовыйреволюцион по^-. зиядә һәм критик реализм традицияJ сеидә үскән Г. Коләхметов иҗатында («Яшь гомер» драмасы) со циалистик реализмның кайбер башлангыч элементларын гына күзәта алабыз. Реализмның иң югары ноктасы, художестволы иҗатының иң югары принцибы — социалистик реализм дөнья әдәбияты тарихында беренче тапкыр рус әдәбиятында туды һәм формалашты. Социалистик реализмның принциплары беренче рус революциясенә хәзерлек чорында һәм революция елларында М. Горький иҗатында формалашты. Бу аеруча «Ана» (1906) романында һәм «Дошманнар» (1906) пьесасында ачык күренде. Социалистик реализмның теоретик нигезләре В. И. Ленин хезмәтләрендә («Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» мәкаләсе һ. б.) бирелде. Социалистик реализм сәнгатенең туу һәм формалашуы мондый тарихи шартлар, иҗтимагый-политик чыганаклар белән билгеләнде: Россиядә көчле пролетарреволюцион көрәш үсүе, социализмның эшче хәрәкәт белән кушылуы, сугышчан марксистик партиянең формалашуы, социалистик идеал белән рухланган массовый революцион көрәш тәҗрибәсенең үсүе, чынбарлыкны марксизмленинизм позициясеннән, коммунистик партиялелек карашыннан чыгып таный белү. Бөтен дөнья революцион хәрәкәтенең үзәге Россиягә күчүе Россиядә социалистик реализм әдәбиятын тудырды һәм шул ук вакытта ул демократик әдәбиятны да нык җанландырып җибәрде, 1905 ел революциясе чорында критик реализм-  
93 
 
 
нык яңа күтәрелешен китереп чыгар- ■ ды; аеруча милли әдәбиятлардагы ■ демократик әдәбиятларга яца көч бирде, критик реализм әдәбиятын, бөек рус классик әдәбиятының уңай йогынтысы җирлегендә, моңарчы булмаган дәрәҗәгә күтәрде. Рус пролетариаты җитәкчелегендә киң җәелеп киткән халык революциясе Россиядә яшәүче халыклар- ■ ныц киң катлавын кузгатты, гомуми ^мократик бурычларны хәл итүдә •^нтеллигснциянең демократик, прогрессив өлешен дә үзенә тартты. Коммунистлар партиясе Россиядәге барлык изелгән халыкларны рус пролетариаты тирәсенә туплады, халыклар массасы аңында бердәмлек, туганлык, пролетар интернационализм тойгысын тәрбияләде һәм халыкка дошман булган карашларга, ерткыч царизм политикасына каршы кискен көрәш алып барды. Әдәбият һәм сәнгать көчләренә карата да ул шулап иде. Большевиклар революңиопдемократик әдәбият вәкилләренә югары бәя биреп карадылар, һәрвакыт яклап, рухландырып тордылар, азатлык хәрәкәтенең эчтәлеген, революцион пролетариат көрәшен дөрес аңларга ярдәм иттеләр. t Социалистик реализм әдәбиятының атасы A. М. Горький тирәсенә демократик язучылар тупланды («Знание» группасы һ. б.). Ул Россиядә яшәүче изелгән халыкларның язучыларына да зур йогынты ясады. Аның даһи әсәрләре прогрессив, демократик милли язучыларны алдынгы идеяләр белән коралландырды, көрәшкә рухландырды. Ләкин боларпың барысы да милли әдәбиятларда да, шул җөмләдән татар әдәбиятында, социалистик реализмны тудырды, дигән нәтиҗәне китереп чыгармый. Украин, белорус, азербайҗан һ. б. әдәбиятларда булсын, татар әдәбиятында булсын, XIX йөз ахыры һәм .XX йөз башында социалистик реализм принциплары урнашмаган иде әле, бу чор өчен барыннан элек революцион-демокра- гик әдәбиятның үсүе характерлы булды. Хәзерге күренекле әдәбиятчыларның тикшерүләре, хезмәтләре дә шул турыда сөйли. Татар әдәбияты тарихында исә социалистик реализм Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң барлыкка килде, формалашты һәм үсүендә дәвам итә. Бу мәсьәлә бигрәк тә татар совет әдәбияты тарихы белән якыннан 
бәйләнгәнгә һәм аерым яктыртуны сораганга күрә без биредә артык тукталуны кирәкле тапмыйбыз. (Ул мәсьәлә буенча аерым мәкалә булыр, дип өметләнәбез.) Биредә без XX йөз башындагы әдәбият тарихы мәсьәләләре турында сөйлибез. Димәк, XX йөз башындагы татар әдәбияты өчен, безнеңчә, иң характерлы һәм төп мәсьәлә — ул критик реализм үсеше мәсьәләсе. Ә бу исә конкрет тарихиәдәби фактларны җентекләп өйрәнү һәм аларга дөрес бәя бирү, аларның тарихи- әдәби көрәш процессында тоткан урынын дөрес билгеләү белән дә бәйләнгән. Безнең язучыларның тарихи ролен, урынын билгеләүдә эзлеклелек, тарихсызлык фактларының да булуын искә алганда, бу мәсьәләнең әһәмиятен тагын да ачыграк аңлап булыр. Бу кайбер иптәшләр уйлаганча, гади, формаль бер момент кына түгел. Мәсәлән, югарыда инде телгә алынган ВУЗ- лар өчен «Дәреслекхр.естоматия»- не алып карыйк. Аида язучыларның тарихи урынын билгеләүдә гаҗәп •нәрсәләр бар. XX йөз әдәбияты тарихы нигәдер 3. Һади, Ш. Мөхәммә- дов белән башлана да, X. Ямашев һәм Г. Коләхметов турындагы материаллар бирелә. Шуннан соң гына бөек Г. Тукай, М. Гафурилар турында сүз алып барыла. Тарихи-хро- пологик тәртип буенча да бу һич туры килми, һәркемгә билгеле, Г. Камал һәм М. Гафурилар әдәбиятка элегрәк килгән язучылар. Дәреслектә нинди принцип алынгандыр,— һич аңлап булмый. XX йөз башындагы татар әдәбиятының, критик реализм әдәбиятының иң якты, иң көчле язучысы, бөек йолдызы халык шагыйре Габдулла Тукай икәнлеген һич тә онытырга ярамый. Безнең күп кенә хезмәтләребездә ул әнә шулай яктыртыла да. Мәсәлән, Г. Халит бик хаклы рәвештә: «Тукай XX йөз ба
94 
 
 
шындагы әдәбиятыбызның үзәгендә торды», дип яза. Бу бик дөрес тезис. Димәк, ул тарихи чынлык әдәбият тарихында да дөрес урынын, дөрес чагылышын табарга тиеш. Кыскасы, XX йөз әдәбияты тарихының үзәгендә критик реализм корифейлары — Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафурилар тора. Демократик әдәбиятның чәчәк аткан чоры, барыннан да элек, Тукай исеме белән тарихка беркетелгән, бу чорны Тукай чоры дип атарга да мөмкин. К. Насыйрн, Г. Ильяси, 3. Бнгиев иҗатларында башланган мәгърифәтчелек идеяләре яктылыгында критик реализмның аерым сыйфатлары күренә генә башлаган булсалар, Г. Камал, М. Гафури, Г. Тукай яшәгән чорда инде шул башлангычлар нигезендә, бөек рус классик әдәбиягы йогынтысы астында һәм бигрәк тә — илдә көчәя барган халыкның революцион көрәше тәэсире нәтиҗәсендә демократик әдәбият, критик реализм әдәбияты нык үсеп китә һәм әдәби хәрәкәттә төп урынны ала. Ул реакцион көчләргә, буржуаз милләтчелеккә каршы, декадентлык әдәбиятына каршы рәхимсез көрәштә үсә һәм ныгый. Бу әдәби хәрәкәтнең үзәгендә, әйткәнебезчә, әлбәттә, Тукай тора. Тукай иҗатында нигезләнгән һәм үстерелгән әдәбиятны халык интересларына хезмәт иттерү, югары идеялелек, халыкчанлык, гуманизм, демократизм принциплары, чынбарлыкны реалистик планда чагылдыру, дөреслек өчен көрәш принцибы шул чордагы безнең әдәбият үсешенә аеруча көчле һәм уңай йогынты ясады, яңа демократик әдәби көчләрне рухландырды. Халыкчан татар әдәби теле үсеше, гражданлык поэзиясенең, револю- цион-демократик поэзиянең, политик сатираның, әдәби тәнкыйть һәм публицистиканың формалашулары, һичшиксез, Тукай исеме белән якыннан бәйләнгән. Менә шуңа күрә дә аның әдәбият тарихындагы роле, тоткан урыны ачык билгеләнергә, гомуми әдәби хәрәкәт белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш. Биредә Тукай иҗаты уңае белән шуны да әйтеп үтәргә кирәк, соңгы вакытта Тукай иҗатының формалашуын X. Ямашев һәм Г. Коләхме- товларның йогынтысына гына кайтарып калдыру тенденциясе күзга ташлана. Хәтта Тукайның Уральск чорын да Ямашев, «Урал» газетасы йогынтысы белән аңлатуга кадәр барып җитәләр. Бу хәл әдәбиятчылардан тарихчыларга да күчкән (X. Хәсәновның «X. Ямашев» китабын һәм мәкаләләрен карагыз). Язучының 
иҗат үсешен йогынтылар белән генә аңлатырга тырышу марксизм фәненә каршы килүен кайбер иптәшләр, күрәсең, онытып җибәрәләр. Язучының иҗат үсеше барыннан элек реаль тарихи чынбарлык, халык тормышы, аның көрәше, кыскасы — конкрет иҗтимагый-политик тормыш шартлары белән билгеләнә. Шуның белән бергә, Коләхметов иҗатына бәя бирүдә бездә берьяклылык яшәп килүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Большевистик прокламацияләр, «Урал» газетасының публицистикасы, революцион-пролетар поэзия үрнәкләре һәм Коләхметов иҗаты татар . культурасы һәм әдәбияты хәрәкәтендә социалистик характердагы башлангычлар булдылар. Алар бик әһәмиятле тарихи фактлар. Моны беркем дә читләтеп үтә алмый. Ләкин шулар нигезендә генә бездә XX йөз башында ук инде татар пролетар әдәбияты юнәлеше ф о р м а ла ш у ы турында сүз алып бару тарихи чынлыкка туры килерме? Минемчә, туры килми. Әдәби юнәлеш, аның формалашуы— зур һәм катлаулы нәрсә ул. Кабат әйтәбез: Октябрьга кадәр татар пролетар әдәбияты аерым юнәлеш булып формалашып өлгермәде. Татар социалистик реализм әдәбияты милликлассик традицияләр (Коләхметов та шунда керә), рус классик һәм совет әдәбияты уңай йогынтысы нигезендә, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, совет чынбарлыгы шартларында туды һәм үсте. Коләхметов иҗаты татар критик реализмы әдәбияты, революцион- демократик әдәбият белән аерылгысыз бәйләнгән иде. Аның иҗатындагы пролетариат әдәбиятына хас кайбер сыйфатлар булуы моңа һич 
95 
 
 
каршы килми. Коләхметов иҗатын татар революцион-демократик әдәбиятыннан аерып карау, капма- Каршы кую, безнеңчә, дөрес түгел. Аның иҗатын критик реализмнан аерып карау, әдәбитарихи процессның катлаулылыгын күрергә теләмәүдән, упрощеистводан һәм җанлы тарихи фактларны әзер схема рамкасына кертеп утыртырга тырышудан килә. Г. Коләхметов эшчәилегеиең әһәмияте безнең әдәбият тарихында бик зур. Аның иҗатында критик реализм традицияләре җирлегендә һәм бөек М. Горький йогынтысы астында туган яца әдәбиятның, татар пролетар әдәбиятының башлангыч сыйфатлары күренә башлый. Аның иҗатында, әле җанлы реалистик образларда тулы булмаса да, эшче сыйныфның социализм өчен көрәш идеяләре чагыла. Ул, беренче буларак, эшче һәм профессиональ революционер («Яшь гомер»дә) образларын тудыра. Бу исә Коләхметов иҗаты критик реализм язучыларыи- дагы тарихи чикләнүчәнлектән узып, алга китүен күрсәтә иде. Кызганычка каршы, 1905—07 ел революциясеннән соң әдәбиятыбыздагы бу яца башлангыч үсеп китә алмады. Г. Коләхметов тормышы һәм иҗаты турында нигезле тикшерү, монографик хезмәтнең булмавы аркасында аерым мәсьәләләр әле хәл ителеп бетмәгәнлеген дә әйтергә кирәк. Ә андый хезмәтне күптән чыгарырга вакыт инде. Шундый хезмәтләр булмау яки гомумән җиңел караш аркасында, кайбер дәреслекләрдә, мәкаләләрдә нигезсез раслаулар очрый тора. Мәсәлән, урта мәктәпләр өчен төзелгән программада укучы балалардан Коләхметов иҗаты нигезендә безнең элекке әдәбиятта пролетар стильнең тууын тикшерергә тәкъдим ителгән («Җидееллык һәм урта мәктәп программалары», 1955 ел басмасы, 68 бит). Программа авторлары үзләре ул стильнең характерын тикшерделәрме икән һәм ничек күз алларына китерәләр икән? Ни өчен Коләхметов стиле өйрәнелми? «Сыйнфый стильләр» белән укучыларның башын вату нәрсәгә кирәктер? Безнеңчә, Коләхметов иҗаты киңрәк планда, ягъни критик реализм проблематикасы, Тукайның революциондемократик иҗатлары традицияләре, гомуми әдәби хәрәкәт белән бәйләнештә өйрәнелергә тиеш Ямашсв, Коләхметовл арның демократик әдәбият үсешенә булган йогынтылары да шунда тулырак ачылыр. 
XX йөз башындагы демократик әдәбият хәрәкәтенә үз заманында шактый санда яца яшь көчләр тартылдылар. Бу яшь көчләргә Г. Камал, М. Гафуриның, бигрәк тә Г. Тукайның зур иҗади йогынтылары булды. Укмаси, Ярмәки, Башмаков, Сөнгати һ. б. иҗатларында моны ачык күреп була. Ләкин безнең әдәбият тарихчыларыбыз әнә шул төркем язучыларның иҗатларын гомуми әдәби хәрәкәт белән бәйләп өйрәнүгә тиешле игътибар биреп бетермиләр. Иҗатларының беренче чорында реалистик әдәбиятка якын торып та, соңга таба реализм әдәбиятыннан читләшкән С. Рәмиев, Н. Думави кебек язучыларга да реалистик әдәбият өчен көрәш тарихын өйрәнү планында ачык бәя бирелергә тиеш. Шуның белән бергә, Ф. Әмирханның әдәби мирасына шушы көнгә кадәр әдәбиятчылар арасында төрле караш яшәвен дә әйтергә кирәк. Төрле карашлар булуы Әмирхан кебек катлаулы иҗат юлын үткән язучының тормышы һәм иҗаты тиешенчә өйрәнел мәгәнлектән килә булса кирәк. Ф. Әмирхан иҗаты — каршылыклы иҗат. Күп кенә мәсьәләләрдә ул эзлексезлек күрсәткән язучы. Ләкин шунысы бәхәссез, 1905 ел революциясе чорындагы үсеп барган реалистик әдәбиятыбыз тарихында Ф. Әмирханның роле, әлбәттә, кечкенә түгел иде. Аның бу еллардагы әдәби әсәрләре, публицистикасы һәм тәнкыйть мәкаләләре безнең әдәбият фондына керделәр. Ф. Әмирхан иҗаты 1905 ел революциясе чоры белән генә чикләнми, аның реалистик әдәбият принциплары н н а н ч итләше п, де к а де нтл ы кка бирелгән чоры да бар (1913 еллар


 
 дан соц). Без моны 1шч го күрмичә үтә алмыйбыз. «Куркыныч дошманнар», «Март каһарманнары» һ. б. шундый идея ягыннан зарарлы әсәрләре Ф. Әмирхан исемен шактый түбән төшерделәр, алар Әмирханның буржуаз карашларын. Тукайлар үстергән традициядән читкә китүен күрсәттеләр. Безнеңчә, Ф. Әмирханга бәя биргәндә мондый бер моментны онытырга ярамый. Аны, кайбер әдәбиятчылар уйлаганча, революциоп- демократик әдәбият вәкиле дип бәяләү дөрес булмас иде. Әмирхан беренче рус революциясе чорында булсын, аннан соңгы чорда булсын,— бервакытта да революцион-демократик әдәбият вәкиле булмады. Иҗатының беренче чорындагы демократизмы буржуаз демократия рамкасыннан ары чыкмады. Безнең өчен барыннан да элек, Ф. Әмирханның реалист язучы буларак тудырган әсәрләре, татар реалистик әдәбияты үсешендә уңай роль уйнаган прогрессив хезмәтләре әһәмиятле. һәрхәлдә, Ф. Әмирхан мирасы җитди өйрәнүне сорый. Әдәбият тарихында аның тоткан урыны ачыкланырга һәм, партиялелек принцибыннан чыгып, аның бөтен иҗатына тулы бәя бирелергә тиеш. Бу юлда, билгеле дәрәҗәдә, әдәбиятчылар тарафыннан эш алып барыла да инде. Тик аны артык озакка сузмаска кирәк. Элекке әдәбиятыбызның күренекле язучыларыннан берсе булган Ф. Әмирхан лаеклы бәясен алыр, дип уйлыйбыз. Татар әдәбиятында критик реализм проблемасына багышланган махсус монографик хезмәт шушы көнгә кадәр тудырылмаган әле. Андый хезмәтнең кирәклеген һәркай- сыбыз бик яхшы сизә. Критик реализмның реалистик нигезләре һәм традицияләре, азатлык идеяләренең, гуманизм, патриотизм, интер- национализм, хал ы к л а р д у с л ы гы идеяләренең художестволы чагылышы, тарихта халык һәм шәхес роле мәсьәләсенең демократик әдәбиятта ничек хәл ителүе, әдәбиятта халыкчанлык проблемасы һ. б. шундый бик күп мәсьәләләр буенча конкрет щәби-тарихи фактлар нигезендә фәнни тикшеренүләр алып бару эшенә бездә җитәрлек игътибар бирелми. Критик реализмның гомуми теоретик проблемасын кую белән бергә, аның милли чыганакларын, үзенчәлекләрен ачып салу да читтә калмаска тиешлеген без беләбез, ләкин безнең хезмәтләрдә бу проблемалар еш кына декларатив төстә хәл 
ителә. Критик реализмда сатира, жанрлар проблемасы һәм әдәби фор- м а үсеше мәсьәләсе безнең хезмәтләрдә тиешле күләмдә яктыртылмый, j Татар әдәбиятында критик реализмның тууы, чыганагы турында бездә төрле карашлар яши. ААәсә- лән, иптәш Нуруллин «Тукайның әдәби пародияләре» дигән мәкаләсендә («С. Ә.», № 4, 1954 ел) болан дип яза: «Тукайны әдәбиятка беренче рус революциясе алып килде. Гатар әдәбиятында ре а л из м н ын т у у ы, критик юнәлештә үсеп китүе шушы революция белән бәйләнгән». Димәк, татар әдәбиятында гомумән реализмның тууы беренче рус революциясе чорына туры килә икән. Дөресме бу? Әлбәттә, дөрес түгел. Татар әдәбиятындагы реализм чыганакларын халык иҗатыннан, рус классик әдәбиятыннан аерып карап булмый. Аның яралгыларын XIX йөз әдәбияты памятиикларыинан ук эзләү’ дөресрәк булмасмы? Критик реализм исә 1\. Насыйри иҗатында ук инде күренә һәм аның көчле үсеп китүе һәм формалашуы, әлбәттә, Г. Тукай, Г. Камал. М. Гафурилар иҗатында була. Гайнуллин һәм Вәзиева иптәшләрнең дәреслегендәге төп концепциягә карасак, татар әдәбиятында критик реализм марксизм идеяләре, большевиклар йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килгән булып чыга. Хәтта дәреслектә критик реализм язучылары, барыннан да элек, Ямашев. Коләхметовлар җитә к челеген- д ә үстеләр һәм формалаштылар, дип исбат ителә (Дәреслекнең 44 битен карагыз). Димәк, дәреслек авторлары әйткәнчә, бездә элек пролетариат әдәбияты булган да, аннан критик реализм әдәбияты тамыр җәя башлаган. Мондый куелышның тарихи нигезе юклыгы һәркем өчен ачык булса кирәк. Большевиклар

 
 ныц демократик язучыларга уңай йогынты ясаулары, революцион- демократик юлда үсүләренә ярдәм игүләре бәхәссез факт. Бу турыда дәреслек тә бик бай материал бирә, дөрес яктырта. Ләкин бу мәсьәләнең бер ягы гына әле. Татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә. аратирә, вульгар социологизмның калдыклары һаман сизелгәнлеген әйтмичә булмый. Әдәбият тарихын без реализмның, критик реа- чдамның үсеш тарихын өйрәнү планында тиешлечә тирәнлек белән тикшермибез. Классик әдәбиятта иҗат методы, типизация, жанр, стиль һ. б. ш. мәсьәләләр өстән-өс- гән генә яктыртыла, гомуми формада гына бирелә. Безнең күп кенә хезмәтләребез буенча теге я бу язучының үзенә генә хас художестволылык йөзен, үсү юлын күз алдына китерү кыен була; конкрет анализны гомуми сүз йөртү каплап китә. Критик реализмның антиреали- егик, декадент юнәлешләргә, буржуаз реакциягә, милләтчелек идеологиясенә каршы көрәштә үскәнлеген һәм формалашканлыгын без яхшы беләбез. Кызганычка каршы, бу мәсьәләне тикшергәндә дә еш кына, ачыклык һәм конкретлык китми бездә. Әдәби юнәлешләр көрәше, әдәби формаларның үсеше, /яңаруы кебек мәсьәләләр әдәбият тарихчысының игътибарыннан төшеп калмаска тиеш. Татар әдәбиятында критик реализмның формалашуында бөек рус классик әдәбиятының роле бик зур. Рус классик критик реализмының патриотик һәм азатлык традицияләре Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Г. Коләхметов, Ш. Камал иҗатларында аеруча көчле чагылдылар. Безнең әдәбиятчыларыбыз рус классик һәм совет әдәбиятының татар әдәбиятына уңай йогынтысын тикшерүгә соңгы елларда билгеле дәрәҗәдә игътибар бирә башладылар. Безнең алда рус һәм татар әдәбиятының мөнәсәбәтләрен, татар юдәбиятыида реализм үсеше тари- чында хәлиткеч факторларның берсе г булган рус классикасының ролен тагын да тирәнрәк һәм киңрәк планда өйрәнү бурычы тора. Рус әдәбиятының иң алдынгы традицияләрен үзләштерү безнең заманда яңа баскычка күтәрелде. СССР халыклары әдәбиятларының үзара мөнәсәбәтләре, гомуми совет әдәбияты хәзинәсенә өстәгән үзенчәлекле әдәби байлыклары һәм үзара йогынтылары мәсьәләсен без тиешенчә 
өйрәнмибез әле. Бу мәсьәләне зуррак итеп күтәрергә кирәк безгә. Рус әдәбиятының татар әдәбиятына йогынтысын өйрәнүдә конкретлык, тирәнлек җитешми, еш кына декларатив төстә сөйләү күп урын ала (Гоголь, Горький, Маяковский турында һ. б. юбилейләр унае белән басылган мәкаләләр). Ә кайбер хезмәтләрдә исә, конкретлык булса да, мәсьәләне берьяклы гына хәл итәргә тырышу, татар классик язучыларын бары тик өйрәнчек, шәкерт яки тәрҗемәче итеп кенә карау сизелә. Хәтта Тукайның кайбер оригиналь шигырьләрен дә я тәрҗемә, я ияреп кенә язылган дип аңлату фактлары да юк түгел. Язучының милли үзенчәлекле иҗаты, самобытносте, рус классикларыннан өйрәнүендә аның өчен генә хас булган сыйфатлары тыгыз бәйләнештә ачып салынган, теоретик нәтиҗәләр ясалган хәлдә генә художникның җанлы образын, башкаларга охшамаган, кабатланмаслык иҗатын күз алдына китерергә һәм дөрес аңларга мөмкин__ Прогрессив татар язучыларының рус әдәбиятыннан өйрәнүләре мәсьәләсен бары тик аерым сюжет, образ охшашлыгына, теге, я бу идеяне файдалануга гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Алдынгы рус язучылары, бигрәк тә революцион-демо- крат язучылар билгеле тарихи шартларда татар язучыларының рухи, идея ягыннан үсүенә, формалашуына ярдәм иттеләр, әдәби осталык тәҗрибәләренең үсүенә, реализм принципларын үзләштерүләренә көчле йогынты ясадылар. Рус әдәбияты тәҗрибәсен өйрәнү, үзләштерү фактларының конкрет тарихи иҗтимагыйполитик шартларын, чыганакларын, азатлык өчен көрәш хәрәкәтендә туган идея уртаклыкларын ачмыйча торып бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Безгә менә шушы
7. .с. ә • V/ н. 97 

 
 планда тикшеренүләрне көчәйтергә кирәк. Рус һәм татар әдәбияты мөнәсәбәтләрен яктыртуга багышланган мәкаләләр, тикшерүләр аерым фактларны теркәүдән ары узмыйлар, югарыда әйтелгән иң әһәмиятле мәсьәләләрне хәтта бөтенләй куймыйлар да. Әдәбият тарихы фактларын, күренекле язучыларның иҗатларын өйрәнгәндә, аларның безнең, заман өчен әһәмиятләре дә ачык билгеләнергә тиеш. Тарихилык нигезеннән аерылу, яки тарихи фактны ясалма рәвештә безнең заманга яраклаштыру (модернизация) безнең әдәбият фәне өчен ят нәрсә. Классик әдәбият әсәрләре безнең заманда да яшиләр һәм совет җәмәгатьчелеге аңында үсәләр, яна бәя алалар һәм аларның художество-эстетик кыйммәтләре тагын да тулырак ачыла бара. Совет әдәбиятында классик әдәбият традицияләре ничек дәвам итәләр? Совет әдәбиятының новаторлыгы нәрсәдән гыйбарәт“һ. б. шундый сорауларны еш кына ишетергә туры килә. Моңа җавап бирү — безнең бурыч. Өлгергән сорауларга үз вакытында җавабы да бирелергә тиеш. Вульгар социологизм калдыкларыннан арынып, художество әдәбияты спецификасын, эчке законнарын конкрет материал нигезендә өйрәнү, һәр художникның үзенә генә хас осталыгын тикшерү бурычын партия соңгы вакытта аеруча кискен куйды. «Правда» газетасы «Преодолеть отставание литературоведения» дигән баш мәкаләсендә (9 июнь, 1953 ел) болай дип язды: «До сих пор дают себя знать 
пережитки вульгарного социологизма, игнорирующего специфику художественного творчества. Иные критики и литературоведы, бегло пересказав идею произведения, считают свою задачу оконченной, оставляя без внимания вопросы типического, художественности, мастерства, языка, стиля, композиции и т. д. — всего того, что составляет плоть и кровь искусства». Партия матбугатының бу күрсәтмәсе турыдантуры безгә дә кагыла. Безнең бик күп хезмәтләребез өчен нәкт’ шул кимчелекләр характерлы. Б\ юлда безгә таләпчәнлекпе, жавап- лылыкны күтәрергә, гомуми сүздән конкрет эшкә күчәргә вакыт. Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты, университет һәм пединститут каршындагы татар әдәбияты кафедралары әдәбият тарихын өйрәнү буенча билгеле күләмдә гыйльми эш алып баралар. Ләкин безнең әдәбиятчылар арасында тыгыз элемтә, практик эш нигезенә корылган фикер алышу тиеш- лечә оештырылмаган. Бездә хәзер шактый санда әдәбиятчылар кадры бар, яңа, яшь әдәбиятчылар өстәлә тора. Менә шул көчне рациональ рәвештә файдалану, аларның эшен планлаштыру, конкрет бер юнәлештә алып бару турында нык уйланырга кирәк. ■ Совет әдәбият белемен үстерү, яңа кыйммәтле хезмәтләр белән баету өчен бездә киң мөмкинлекләр бар. Совет әдәбияты белеменә карата партия һәм халык тарафыннан куелган сорауларга без конкрет эш белән, иҗади активлык белән җавап бирергә тиешбез.