Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ МИНЗӘЛӘДӘ

  Исән кайтсам, тагын күрешербез, Ә кайталмасам... Җырым сагынсын! Сине сөйгән шагыйрь абыеңны Җыры белән искә алырсың... Муса Җәлил. Мин ул вакытта бик кечкенә идем әле. Әнием мәрхүмә эштән соя кич утырган вакытларда үзенең яшьлеген, аеруча Казанда рабфакта укыган чакларын, бергә укыган иптәшләренең хәзер Совнаркомда, төрле уку йортларында укытучы булып эшләүләрен искә алып, озак-озак сөйли иде. һәм Муса Җәлилнең талантлы шагыйрь булып китүе турында аерым бер горурлык белән искә ала иде. Сугыш башланган елны әни шәһәр библиотекасыннан кечкенә генә форматтагы зәңгәр тышлы бер китап алып кайтты. Бу Муса Җәлилнең «Хат ташучы» исемле поэмасы иде. Без аны кич утырып укыдык һәм әни: «Безнең белән укыган Муса язган инде моны», — дип тагын аның турында сөйләде. Әле ул вакытта мин Муса Җәлилне ничек дип тә күз алдына китерә алмый идем. Дәһшәтле сугыш башланды. Кадрларның фронтка китүе сәбәпле әнине Мпнзәләдәге үзе укыткан Вахитов исемендәге мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. Сәламәтлеге какшау булу өстенә, авыр эшкә дә бирелгәч, ул арыпталып кайта иде. Шулай да, төшенкелеккә бирелүне яратмады, һаман көләч йөз, шаян сүз белән безгә пошынырга урын калдырмады. Беркөнне әни өйгә керде дә: — Көтелмәгәндә Мусаны очраттым, туганым белән күрешкән шикелле булдым, безгә дә килергә вәгъдә итте, — диде. Аның йөзендә балаларга гына хас күңеллелек, күзләрендә шатлык балкый иде. Миндә дә Муса абыйны, әни белән бергә укыган талантлы шагыйрь Муса абыйны, тизрәк күрәсе килү тойгылары кабынды һәм аның портретын төр »ечә итеп күз алдына китерә башладым. Муса Җәлил Минзәләдә ачылган политучилищега укырга җибәрелгән икән. Озак та үтмәде ул безгә килде. Мәктәптән (җиденче класста укый идем) кайткан гына идем. Ишек ачылды да, көн шактый салкынча булуга карамастан, өстенә гади солдат гимнастеркасы гына, башына пилотка, аягына обмотка урап ботинка кигән абый, аның артыннан әни килеп керде. — Исәнмесез, сеңелем. Син Иншәр буласындыр инде,— дип минем белән күреште.  
79 
 
 
Әни: «Муса абыең шушы була инде»,— дип тагын үткәй чакларын, бергә укуларын сөйли башлады. Алар залга уздылар. Мин кухняга аш һәм чәй хәзерләргә кердем. Эшне бетереп, алар янына чыкканда, фронт хәлләре турында сөйләшеп утыралар иде. Без барыбыз да өстәл янына җыелыштык. Бик күңелле әңгәмә башланды. Муса абый миннән үзенең шигырьләрен укуым укымавым турында сораштырды. Мин җавап биреп өлгергәнче, әни: «Юктыр, ул беренче класстан бирле рус мәктәбендә укый»,— диде. Ә мин: «Укыганым бар шул, Муса абыйның «Хат ташучы» поэмасын бергәләп укыдык ич. Ул китап һаман бездә әле», — дип тиз генә эзләп алып та килдем. > Муса абый китапны кулына алды, аңа берничә генә секунд карап, уйланып торды да, шул ук поэманы яттан җилкенеп-җилкенеп укый башлады. Аның укуы миндә моңарчы булмаган шигъри хис уятты. «Хат ташучы» поэмасы тагын ла матурраксыман тоела башлады, үземнең, дә ятлыйсы һәм аның кебек итеп сөйли беләсем килде. Шушы поэманы укыганда, мин аны җентекләп күзләп чыктым. Кечкенә гәүдәле, кара-туткыл йөзле, кара күзле; уңга таралган кара чәчле, көләч кенә, йомшак тавыш белән тартынгансыман сөйләшүче абый иде ул. Әни кинәт көлеп җибәрде һәм: «Муса, син үз әсәрләреңне укыганда ничек уйлыйсың? Үзеңнекеләр дип хис итәсеңме, әллә башка берәү әсәре итеп күз алдына китерәсеңме?»—дип сорады. Бу сорау миңа бик сәер тоелды һәм Муса абый нинди җавап бирер икән дип көтә башладым. — Үземнеке дип укыйм, әлбәттә, — диде ул һәм көлемсерәде,— Ник алай сорадың әле, Мәхмүдә? — Беләсем килә, алар бит басма хәрефләр белән типографиядә басылганнар, шулай булгач, икенче тоелуы бар. — Мин аларны күңелдән беләм бит. — Син шулай һәр шигыреңне дә күңелдән беләсеңме? — Барысын да түгел дә соң, күбесен беләм. Ул тагын берничә шигырен яттан укыды. Без балаларга бигрәк тә «Карак песи»е (Песи, песи, пескәем, хыянәтче икәнсең...) ошады. Аны тагын кабатлаттык. Бу шигыренең музыкага салынуы, аны балаларның җырлаулары турында сөйләп тә бирде. Шулай ук, тормыш юлын, кечкенә чакта ук шигырьләр язуын, алариың Оренбургта чыга торган газетада («Кызыл йолдыз», ахры) басылып чыгуын да сөйләде. Күңелле сөйләшүләрдән соң Муса абый хат язарга кереште... Беренче көнге кичә шуның белән төгәлләнде. Ул үзенә китәргә вакыт икәнлеген белдереп, саубуллашты. Берничә көн үткәч, Муса абый тагын килде. Әни өйдә юк, минем идән юып азапланган чак иде. Исәнләшкәч, залга, өстәл янына узды да, нәрсәдер язарга кереште. Мин дә самовар куеп, аның каршысына утырып дәресләр хәзерли башладым. Сөйләшәсөйләшә самовар кайнап чыкканын сизмәгәнбез дә. Әни кайтып, самовар турында искәртте һәм мин кухняга чыктым. Әйләнеп керүемә, Муса абый әнигә хатлар, фоторәсемнәр күрсәтә иде. Әни карап бетергәч, миңа да күрсәтте. Ике фоторәсем иле. Берсендә Муса абый кызы Чулпан белән янәшә утырган, ә икенчесе — Чулпан ялгыз гына. — Матурмы минем Чулпаным? — дип сорады ул һәм кабат аңа текәлеп, бик озак карап торды. Муса абыйның кызын сагынуы без кечкенәләргә дә беленерлек рәвештә күзләренә чыккан иде. Бераз тын гына утыргач, кызын сагынуы турында сөйли иде инде ул.  
80 
 
 
Әни: «Иптәшеңнең рәсеме кая, биредә юкмыни?» — диде. — Ул рәсемгә төшәргә бер дә яратмый инде, матур чыкмавыннан зарлана. Әни аңардан кызы белән бергә төшкән рәсемен бүләк итүен сорады. Кызганычка каршы, ул бик теләп бүләк итәсе килсә дә, берәү генә булуы сәбәпле бирә алмады. Безнең ике мандолина бар иде. Аларпы әни күптән уйный алмый, хәтта уйнау турында уйламый да иде. Чәйдән соң Муса абыйның күзе шуларга төште һәм аларның икесен дә яхшы итеп көйләде. Аннан сон әни белән бергәләп татар көйләрен уйнарга керештеләр. Ул мандолинада гаҗәп яхшы уйный, бер башласа үзе белгән көйләрнең барысын да уйнап чыга иде. Мин Муса абыйның мандолинада яхшы уйнавына гаҗәпләнеп. музыка дөньясына чумып, онытылып утыра идем. Алар кич буе уйнадылар, үзләре һаман үткән вакытларын күңелле итеп искә алып сөйләштеләр. Мандолина уйнау — безгә килгән көннәрендә Муса абыйның гадәти эшенә әйләнеп китте. Ул безгә бик еш килә торган булды. Һәр атнаны ялга каршы кичләрен бездә үткәрә иде. Шунысы бик хәтеремдә, ул һәрвакыт диярлек минем идән юган чакка туры килә һәм шулай туры килүе өчен бераз кыенсына да идем. Бервакыт шулай залны юып азапланганда килеп керде. Кечкенә якта гына чишенде дә. шинелен элеп куярга кушып миңа бирде. Мин аны залдагы этажерка почмагына элдем. Итекләрен плита өстенә утын тезеп, шунда кибәргә куйдым. Көн бик салкын, Муса абый бераз туңган да иде. Ул мандолинаны сорап алды, идәнне таптамас өчен аяк очларына гына басып, залдагы сандык өстенә аякларын бөкләп утырды һәм бик моңлы итеп мандолина уйный башлады. Анда җылы. Чөнки сандык мич янында тора иде. Әле дә хәтеремдә, озак итеп «Шахта» көен, аннары «Урман кызы»н, «Уракчы кыз»ны уйнады. Ул уйнаганда мин үз-үземне онытып, идән юудан тукталам һәм хәрәкәтсез генә тыңлыйм, йөрәгем мандолинага кушылып җырлый, моңая, хәтта күздән ниндидер татлы яшьләр дә чыгам, чыгам дип кенә тора. Тагын исемә киләм. тагын идән юа башлыйм. Тагын тукталам, тагын башлыйм... «Урман кызы»н уйнаганда миңа күтәрелергә туры килде һәм аңа күзем төште, һаман да сандык өстендә аякларын бөкләп утырган килеш, күзләрен каядыр ерак бер ноктага төбәгән. Кулларының хәрәкәт итүен искә алмаганда, ул бер төрле дә хәрәкәт ясамый иде. Шул вакыт күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп бите буенча түбәнгә төшүе күренде. Бу хәлдән соң бик читенсендем, юри күзәтеп торучысыман тоелып, яңадан эшемне дәвам иттем. Муса абый төшенкелеккә бирелүчән түгел иде. Кайвакытта аңардан безнең гаскәрләрнең чигенүләре турында сораулар бирә идек. Ул безнең җиңәчәгебез турында бик зур ышаныч белән җавап бирә һәм төрле мисаллар китерә иде. Безгә рәхәт булып китә иде. Бәлки ул шушы минутларда Чулпанын сагынудан, аны күреп бер иркәләүдән дә гаҗиз булуыннан күңеле йомшарып, тирән хискә, ләззәтле кичерешкә бирелгәндер. Әминә апаны сагынгандыр. Бәлки матур тормышыннан аерылырга, семьясын калдырып китәргә мәҗбүр иткән каһәрле сугышка, аны башлап җибәрүче кабахәт Гитлер- га нәфрәте йөрәгенә сыя алмый күзләреннән ачы бөртек булып чыккандыр. Бәлки ул иҗат эшендә күмелеп эшләгән вакытларын искә алып, хәзер талантының тулысы белән бу эш өчен генә бирелмәвен, вакьгаыча аерылырга мәҗбүр булуын уйлап, йөрәге әрнегәндер. Чөнки ул кайсыдыр композитор белән бергәләп «Дулкыннар, дулкыннар» дигән 


 
 
либретто өстендә эшли башлавын ләззәт белән сөйләгән һәм аннан өзекләр дә укып күрсәткән иде. Бәлки шуларның барысын да уйлагандыр һәм күцеле нечкәреп киткәндер, барысы өчен дә өзгәләнгәндер... Муса абый хәрби киемне бик ярата иде. Беркөнне сүз иярә сүз чык кач, шинелен киеп, безнең алда бөтерелгәләп күрсәтте. — Килешәме? Ләкин мин ошатмадым. Аның шинеле ничектер ятышсыз тоела, бик озын, җилкәләре киң иде. Кабат килүендә миңа бер шигырь багышлады. һаман да өй эшләре белән мәшгуль идем. Ул өстәл янына узды да: — Ничә килсәм дә эш белән син. Үземнең бер шигырь дә багышлый алганым юк әле. Бүген инде берне багышларга уйладым. Чигә беләсеңме син, Иншәр сеңелем? — диде һәм куен дәфтәрен чыгарып актара да башлады. — Чигә белер идем дә, минем матур җепләрем юк шул. Безнең класста бик матур чигүче кызлар бар. Ул «Бүләк» шигырен укып күрсәтте һәм иң өскә: «С. Иншәргә» дип язып куйды. (Ул чакта минем фамилиям Сабирова иде.) Мин бик кыенсындым. Чөнки чигә белмәгән килеш шундый шигырь багышлангач, дөрес булмый бит инде. Ә ул миңа: — Шигырь генә бит ул, Иншәр. Син башка эшләрне бик яхшы эшлисең. Шулай булгач, чигәргә генә өйрәнерсең, ышанам, — диде. Мин аңа ояла-ояла гына рәхмәт әйттем. Аның бу шигыре беренче тапкыр район газетасы «Ленин Байрагы»н- да басылып чыкты. Соңыннан «Тупчы анты» җыентыгында очраттым. Ул вакытта миңа кыен булмады, ниндидер рәхәтлек биләп алды һәм үткәннәр татлы булып искә төште. Муса абый юк иде инде. Аның юклыгы гына йөрәкне сызландырып куйды. Ноябрь ахырлары иде. Кыш бик салкын. Беркемгә дә шәфкать күрсәтми. Муса абыйларның китәр вакыты якыная, сугыш бит, уку срокларын кыскартканнар. Шундый көннәрнең берсендә ул тагын безгә килде. Гадәттәгечә, өйдә ялгызым гына идем. Бу килүендә үз исемемә шигырь язды. Миннән бер бит кәгазь сорап алды да, аны күчерде. Әни кайтып кергәч, барыбызга да укып күрсәтте дә: «Мә, Иншәр сеңелем, сакла, бер истәлегем булыр. Без тиздән китәчәкбез, шушыңа карап искә алырсың», — диде. Истәлеге астына Казандагы һәм Москвадагы адресларын язып куйды. — Барырга туры килсә, безгә керерсең, керми калма. Ул Минзәләдән декабрь аенда китте. Китү сәгатендә саубуллашу өчен тагын безгә килде. Әни өйдә юк, мин һаман идән юа идем. Чатлама суык. Муса абый бүрек колакчынын төшереп, ияк астыннан бәйләгән, кулына бер бармаклы бияләй кигән. Бүрек кырларын, якасына сыкы сарган. Ишектән керү белән исәнләште дә, алга бер генә адым атлап, кире чигенде-. — Гафу ит, сеңелем, идәнне таптыйм бугай. Әниең өйдәме? Кайтып җитмәде шул, Муса абый. Узыгыз, у.п озакламас. Әниең бик кирәк иде, Иишәр. Озакламас ул, Муса абый, узыгыз инде. Көтәргә вакытым юк, Иишәр- сеңелем, бик аз арага гына, фәкать саубуллашу өчен генә килдем. Без хәзер китәбез, бөтенләйгә китәбез. Әниең белән саубуллашасы иде дә бит, нишлисең... Миңа бик авыр булды. Ип эшләргә дә белмәдем, баскан урынымда катып калдым. Хәтта, сүз әйтерлек тә хәлем калмады. Без аңа бик ияләшкән, китәр дип күз алдына да китерә алмый идек. Кинәт авыр аерылышу. Җитмәсә әни дә өйдә юк. XI 6. .С. Ә.“ № 11.
 

 
 
— Онытмагыз, Иншәр сеңелем, мип сезгә хат язармын, җавапсыз калдырмассыз, ярыпмы? — Онытабызмы соң, Муса абын... — Синең белән саубуллашуым, татар кызларының барысы белән дә саубуллашуым исеменнән булыр, кил, сеңелем, үзеңне бер үбим әле. Ләкин мин оялудан читкә тартылдым. Кып-кызыл булып: — Кирәкми, Муса абый, кул белән генә саубуллашыйк, — дидем. Ул көлемсерәде дә: «Ярый инде, алайса, сип дигәнчә булсын, кул белән генә саубуллашыйк», — дип минем кулны каты итеп кысты. — Гафу ит, Иншәр сеңелем, оялттым бугай. Ә син онытма, хат яз яме. Без озакламый тагын күрешербез. Син унынчы классны төгәлләгәч, Казанга укырга барырсың. Безгә кунак булып кил яме. Москвага барсаң да кер. Ул үз адресын, нинди урамнар аша барырга кирәклеген өйрәне Мин дә барырга сүз бирдем. — Әниеңә сәлам әйт, рәхмәтемне җиткер. Ачуланып калмагыз. Сезнең өйдә җылы урын таптым, үз семьягыз кешесе кебек кабул иттегез. Сездә мин вакытны бик күңелле уздырдым. Сау булыгыз, сеңелем. Хат язарсың бит? — һичшиксез, Муса абый. Ул шулай итеп китте дә. Ләкин ни сәбәптәндер хат яза алмады һәм миңа да алар йортына барырга туры килмәде. Әни шактый озак торып кайтты. Муса абыйның китү хәбәрен ишеткәч, бик кайгырды һәм «әле китмәгәндер, бәлки очратырмын да» дигән уй белән әйләнеп тә керде, күрә алмады. Аның белән очрашуым шулай төгәлләнде. Минем йөрәктә Муса абый образы онытылмаслык бер хатирә булып калды. Аны бервакытта да оныта алмыйм һәм онытмам да. Мин генә түгел, киң җәмәгатьчелек аны үз итеп сөя, тирән.эчтәлекле әсәрләрен укып рухлана. Минзәлә районы, Түбән Тәкәрмән авылы