Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҖИТ ГАФУРИ — РУС ТЕЛЕНДӘ

XXIV
 
Башкортстан китап издательство- сы Мәҗит Гафуриның сайланма әсәрләрен рус телендә басып чыгарды. Китап ике күренекле дата: Мәҗит Гафуриның тууына 75 ел тулу көннәре һәм башкорт сәнгате һәм әдәбиятының Москвада үткәрелгән декадасы алдыннан гына басылып чыкты. Матур тышлыкта, ун мең тираж белән таралган, татар һәм башкорт халкының атаклы язучысы Мәҗит Гафуриның бу китабын күп милләтле совет укучылары шатланып каршы алачак. Җыентык алар- ны язучының күпкырлы һәм бай, катлаулы иҗат юлы белән таныштырачак. Дөрес, Мәҗит Гафуриның әсәрләре рус телендә беренче мәртәбә генә басылмыйлар. Совет укучылары язучының күп әсәрләре белән таныш. Рус телендә аның берничә җыентыгы басылганы бар. Әмма монысы М. Гафуриның элек басылып чыккан җыентыкларыннан үзенең тулылыгы белән аерылып тора. Китапка язучының төрле чордагы, төрле жанрдагы иң яхшы, иң күренекле әсәрләре тупланган. Җыентыкны рус язучысы В. Трубицын төзегән. Китап композицион яктан төзек һәм җыйнак. Бу җыйнаклык төзүченең ’ җыентыктагы әсәрләрне жанрларга карап һәм тарихи хронологик принципка таянып төзүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Китап дүрт бүлектән тора. Беренче бүлеккә Мәҗит Гафуриның 1907—34 еллар эчендә язылган иң яхшы прозаик әсәрләре: «Ярлылар яки өйдәш хатын», «Шагыйрьнең алтын приискасында», «Кара йөзләр», «Тормыш баскычлары» исемле повестьлары һәм берничә хикәясе урнаштырылган. Бу әсәрләр Мәҗит Гафурины оста һәм талантлы прозаик, зур реалист язучы итеп күз алдына бастыралар. Әмма бу бүлекне тагын да тулырак күрәсе килә. М. Гафури прозасында автобиогра- фик-мемуар әдәбият жанры да зур /рын тота. «Тормыш юлым», «Тәрҗемәи хәлем» кебек әнә шундый автобиографик характердагы художестволы әсәрләрне җыентыкка кертү уңышлы булыр иде. Бу укучыларны, бер яктан, язучының проза әсәрләре байлыгы белән, икенче яктан, язучының үз тормышы белән дә таныштырыр иде. Җыентыктагы дүрт повестьны да * А.                      XXIV ЛА. Гафури. Избранное. Башкнигоиз- 1ат, 1955. Борщаговский тәрҗемә иткән. / Кайбер кытыршылыклар очраса да, тәрҗемә нигездә уңышлы: М. Гафуриның халыкчан һәм художестволы теле русчада да җиңел укыла. Икенче бүлек шагыйрьнең 1902— 1934 елларда язган 119 шигырен эченә ала. Шигырьләр хронологик тәртиптә урнаштырылганнар. Мондый алым шагыйрьнең үсү юлы һәм бай лирикасы белән ныклап танышырга мөмкинлек бирә. Бу шигырьләр аркылы укучылар зур тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм давыллы тарихи еллар кичкән, олы җанлы, киң күңелле, явызлыкка, халык дошманнарына каршы бөтен гомере буе аяусыз көрәшеп килгән, үз язмышын халык һәм ил язмышы белән аерылгысыз бәйләгән патриот-гуманист шагыйрь белән очрашалар. Бу очрашу укучыларда, һичшиксез, зур канәгатьләнү хисе тудырачак. Җыентыкка М. Гафури шигырьләренең иң яхшы дип табылган, по- • пуляр тәрҗемәләре кертелгән. Н. Милованов, В. Бугаевский, Д. Кедрин, П. Панченко, И. Посту- пальский кебек тәрҗемәчеләрнең М. Гафури шигырьләрен тәрҗемә итүдә актив һәм уңышлы эшләүләрен әйтеп үтәргә кирәк. Өченче бүлек «миниатюралар» дип исемләнгән. Бу бүлеккә, төрле елларда язылып, язылу вакыты ачыкланмаган кечкенә күләмдәге — бер яки ике строфалы шигырьләр тупланган. Фикергә тыгыз һәм фәлсәфәгә искиткеч бай бу шигырьләр шагыйрьнең бай лирикасын тагы да тутыралар, матурлыйлар. Дүртенче бүлеккә Б. Тимофеев һәм А. Кроигауз тәрҗемәсендә Мәҗит Гафуриның мәсәлләре урнаштырылган.


 
 
Җыентык филология фәннәре кандидаты А. Кудашевның «Халык шагыйре Мәҗит Гафури» дигән сүз башы белән ачыла. Аңлаешлы, гади һәм матур телдә язылган бу мәкалә укучыларны Мәҗит Гафуриның бай һәм катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра. Авторның Мәҗит Гафури иҗатын ныклап белүе һәм өйрәнүе күренеп тора. Кайбер тәнкыйтьчеләрнең мәкаләләрендә, теләпме яки теләмичеме, М. Гафуриның иҗат юлы турысызыклы итеп тасвирлана, язучы кичергән каршылыклы үсү юлы күрсәтелми. Мәсәлән, Г. Рамазановның «Мәҗит Гафури прозасы» исемле мәкаләсе әнә шундыйларга керә. (Бу мәкалә Мәҗит Гафуриның 1953 елда «Советский писатель» издательствосы чыгарган «Повести» исемле китабына сүз башы итеп урнаштырылган). А. Кудашев Мәҗит Гафурины ничек бар, шулай — бөтен дөреслеге белән күрсәтергә омтыла, аның иҗатын тарихи чор белән бәйләп, үсештә күрсәтә. А. Кудашев мәкаләсендәге тагын бер уңай якны күрсәтеп узыйк: автор М. Гафури һәм М. Горький мөнәсәбәтен дә шактый кызыклы фактлар белән (М. Гафуриның 1928 елны Казанда М. Горький белән очрашуы) дөрес итеп яктырта. Кайбер тәнкыйтьчеләр М. Горькийның М. Гафурига иҗади йогынтысын аның иң беренче әсәрләреннән үк эзлиләр. Хәтта «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» исемле хикәянең язылуында да Горькийның турыда н- туры йогынтысын күрәләр. Болан раслау тормыш 
дөреслегенә туры килеп бетми һәм шуңа ышандырмый да. А. Кудашев бу мәсьәләдә дөрес карашта тора. Ул М. I орь- кийның М. Гафурига йогынтысын әдәби анализда ышандырырлык итеп күрсәтә. Сүз башында кимчелекле урыннар да бар. Мәсәлән, Мәҗит Гафуриның совет чорындагы идея-худо- жество үсеше, ул кичергән авырлыклар күрсәтелми. Бу кимчелек тәнкыйтьнең гомум торышы белән дә билгеләнә. Чөнки әдәбият тарихында AL Гафуриның совет чоры иҗаты әле ныклап тикшерелмәгән. М. Гафури иҗатын тикшерүгә багышланган ике диссертация дә язучының революциягә кадәрге иҗатына карый. (А. Кудашевның «Мәҗит Гафуриның революциягә кадәрге прозасы», Г. Халитның «Мәҗит Гафуриның революциягә кадәрге иҗади эволюциясе» дигән диссертацияләре). М. Гафуриның җыентыкка кертелгән шигырь һәм хикәяләре башкорт теленнән тәрҗемә ителгән. Ә шагыйрь әсәрләрен татар телендә язган. Әлбәттә, тәрҗемәчеләр, оригиналдан — татар теленнән тәрҗемә итсәләр, тәрҗемә тагы да уңышлы чыгар иде. Мәҗит Гафуриның сайланма әсәрләренең зур күләмдә рус телендә басылып чыгуы татар һәм башкорт әдәбияты тарихында күренекле вакыйга булып тора. М. Гафуриның бай иҗаты Советлар Союзы халыкларының культура хәзинәсенә әверелде. Аның укучылары елдан-ел арта бара