Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ ■J 24 октябрьда Укытучылар йортында тарар язучыларының республика китапханә работниклары белән очрашуы булды. Очрашуда Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, Г. Хуҗнев, Г. Кашшаф, Г. Латыйп иптәшләр катнаштылар. Кереш сүз белән Г. Кашшаф чыкты. Ул китапханә работникларын татар әдәбиятының бүгенге торышы белән таныштырды. Г. Әпсәләмов үз романнарындагы файдаланган материалларның чыганаклары, образлар өстендә ничек итеп эшләве турында сөйләде. Ф. Хөсни, Г. Хуҗиев, Г. Латыйп иптәшләр үзләренең әсәрләрен укыдылар. Тыңлаучылар язучыларны зур кызыксыну белән каршы алдылар. Китапханә работниклары сәхнә һәм үзешчән сәнгать коллективлары өчен эстрада әсәрләренең аз булуы турында һәм язучыларның республикабызның районнарында сирәк күренүләре турында сөйләделәр. Очрашуда 200 ләп кеше катнашты.
 
ӘДӘБИ ҖОМГАЛАРДА 30 сентябрьдә татар язучыларының мәктәп укучылары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә Таткнигоиздатның яшьләр-бала- лар әдәбияты редакциясе мөдире Р. Даутов чыгышы белән башланып китте. Язучылардан һәм шагыйрьләрдән А. Әхмәт, Г. Хуҗи, Ә. Исхак, С. Баттал, Б. Рәхмәт, Ә. Давыдов, 3. Мансур, Л. Ихсанова, Ф. Хөсни үзләренең әсәрләрен укыдылар. Кичәдә 300 гә якын кеше катнашты. 7 октябрьда Тукай исемендәге клубта бер шигырь кичәсе үткәрелде. Шагыйрьләрдән С. Хәким, С. Урайский, Н. Дәүли, М. Мазунов, Б. Рәхмәт, Ә. Ерикәй, Г. Ху- жи, Ә. Давыдов, 3. Мансур, Г. Латыйп, М. Хөсәен, С. Баттал, Ә. Исхак, Башкорт- сган шагыйре Ш. Биккол, 3. Мәжитов, М. Саттаров һ. б. иптәшләр үзләренең шигырьләрен укыдылар. Кичәдә студентлар, укытучылар, типография эшчеләре катнашты. 21 октябрьда татар совет язучыларының Казан ВУЗларында укучы яшь язучылар һәм студентлар белән очрашу кичәсе булды. Кичәдә шагыйрьләрдән Ә. Давыдов, Ә. Ерикәй, Г. Паушкин, М. Хөсәен, С. Баттал, А. Мелузников һ. б. үзләренең шигырьләрен укыдылар. Студентлардан Р. Әхмәтҗанов, М. Мин- шин, М. Латыйфуллин, Ф. Хисмәтуллин, X. Мәхмүтов, Ә. Рәшитов, Р. Шакиров, Н. Хисамов һ. б. үзләренең шигырьләрен һәм хикәяләрен укып күрсәттеләр. Яшь талантларның беренче тәҗрибәләрен зал алкышлар белән каршылады. Әдәби җомганың икенче өлешендә шул ук студентлар көче белән оештырылган концерт булды. Кичә бнк җанлы һәм күңелле узды