Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢЕЛ  КАРАШ 


► Бездә бер пәрдәле пьесалар, башлыча, үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен чыгарыла. Соңгы елларда сан ягыннан алар шактый күп күренә башласалар да, драма коллективларында пьесалар кытлыгы һаман да сизелә әле. Бигрәк тә оригиналь пьесалар җитешми. Моның сәбәбе: Татарстан халык иҗаты йортының планлы эш алып бара алмавында, татар совет драматургларын, яхшы тәрҗемәчеләрне һәм талантлы яшь авторларны үз тирәсенә тартып эш итмәвендә. Соңгы чыгарылган җыентыкта XXIII алты оригиналь һәм өч тәрҗемә пьеса тупланган. Ләкин тәрҗемә пьесалардан М. Резниковның «Иң кадерле» исемле пьесасы гына игътибарны үзенә тартырлык. Аны В. Зиятдииов яхшы тәрҗемә иткән. Латвия балыкчылары тормышыннан алынган, Балтик диңгезендә бара торган вакыйгаларга корылган бу пьесаның идея-эчтәле- ге бик әһәмиятле, конфликт, интригалары да көчле. Л. Савельевның «Чит кеше» һәм И. Назаровның «Бердәнбер бала» исемле пьесалары (К. Морзаханов тәрҗемәләре) бүгенге көн өчен артык әһәмиятле түгел. Болар инде күптән язылганнар һәм хәзер актуальлекләрен югалтканнар. Турысын әйтергә кирәк, бездә «озын гомерле» пьесалар бик аз. Үз вакытларында файдалары зур булса да, бер пәрдәле пьесалар аеруча тиз искерүчәи булалар. Шуңа күрә аларны тиз бастырып чыгару практикасын кертергә кирәк. Еллар буена чыгарыла алмыйча яткырыла торган пьеса җыентыклары урынына, яхшы табылган пьесаларны аерым рәвештә һәм тиз бастырып чыгару театр коллективлары өчен зур ярдәм булыр иде. Җыентыктагы тугыз пьесаның алтысы оригиналь булу— куанычлы факт. Шулардан Рәисә Ишмора- тованың «Омтылыш» һәм «Директор хатыны» исемле пьесалары турында уңай фикерләр                      XXIII «Бер пәрдәлек пьесалар». Төзүчесе Т. Нурмөхәметов, редакторы X. Камалов. Гаткнигоиздат, 1955. 
күптән әйтелгәнлектән, калган дүрт пьесага гына (Ю. Әминовның «Тикшерү», А. Кәлинең «Курыкканга куш күренә», Г. Зәйнашеваның «Тависның айнуы» һәм Н. Гайсинның «Минем фикерем» әсәрләренә) тукталып үтәбез. һәрбер әдәби әсәрдә сүзләр тормыштагыча гади һәм, шул ук вакытта, тирән мәгънәле булырга тиеш. Шушы яктан караганда, Юныс Әминовның «Тикшерү» исемле комедиясе үзенең гади һәм үткен теле белән сокландыра. Билгеле, биредә сүз авторның аерым матур сүзләр куллануы турында түгел, ә аларның фикерләргә — идеягә органик нык тоташканлыгы, әсәрнең барлык өлешләренең дә бердәм булып гармонияләшүе, композициянең тотрыклы булуы, охшату һәм чагыштыруларның ачыклыгы, яңалыгы, вакыйгаларның билгеле бер ритмдагы агышы һәм аларның нәкъ шулай булырга тиеш рәвештә сурәтләнүе турында бара. Дөрес, комедиядә әллә нинди зур проблемалар күтәрелми. Вакыйга авылдагы янгын сүндерү эшенең нинди хәлдә торышы турында гына бара. Янгын командасының эшләрен тикшерү өчен районнан инспектор килә. Янгын депосы начальна
120 
 
 
гы Әхәт карт шушы инспектор Ни- зам белән очраша да, бик кинаяле рәвештә тикшерүченең үзен тикшерергә керешә. Картны бөтенләй юкка чыгарачагына ышанган коры куык Низам җор картның капкынына эләккәнен үзе дә сизми кала. Комедиядә «кәнсәләр» җыештыручы булып кына эшләүче, Ямал исемле бер чая кыз да бар. Автор бу кызны да вакыйгаларга бик оста катнаштыра алган һәм аның да характерын ачып салуга ирешкән. Әсәрдә Шәфиев образы гына җанлы чыкмаган, хәер, аның катнашы да, роле дә шуның кадәр генә — ул хурлыкка калган Низамның түбәнлеген раслау өчен генә китерелә. Комедиянең уңышлыгы шунда — биредә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагыла, аларның карашлары көрәшә, уңай образлар җиңүче, тискәреләр җиңелүче булып кала. Шунсы кызыклы, җиңүнең кайсы якта булачагы (кайбер шаблон пьесалардагыча) һич тә алдан күренеп тормый. Автор интригаларны һәм конфликтларны көтелмәгәнчә оста кора. Җиңү, җиңелүләр әле тискәреләр, әле уңай образлар ягында булып, һәркем уйламаганча чишелә. /Мондый кискенлек, әлбәттә, тамашачыларны дулкынландырмыйча калмый. Авторның алымнары ясалма эффектлар, сүзләре мәгънәсез уйдырмалар, сәхнәдәге хәлләр тамашачылар өчен коры зәвык кына булмыйча, тормышча чын ситуацияләр һәм тәрбия алуга мөмкинлек тудыручы вакыйгалар булып торалар. Әсәрнең композициясе дә бик төзек булганлыктан, теге яки бу күренешнең артык яки ким булуы күзгә чалынмый. Образлар үзләренә хас шартларда хәрәкәт итәләр. Абдулла Кәли иптәшнең «Курыкканга куш күренә» комедиясе дә игътибарга лаеклы. Пьесада Гарифулла, Гөлсөяр кебек истә калырлык характерлы образлар бар. Тулаем алганда, әсәрнең идея эчтәлеге әһәмиятле һәм тәрбия бирү ягы да өметле. Ләкин яшь авторда художество осталыгы — тел байлыгы җитәрлек түгел әле. Ул кирәксезгә озын яза. Автор, күбесенчә, фикерләрнең үзәген таба алмыйча, тирәли әйләнешләр ясарга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, сәхнә- хәрәкәтенә комачаулый торган, эч иошыргыч сүзләр өере туа. А. Кәли катнашучыларны аз хәрәкәт иттерә; фикерләрне тамашачыларга көчләп тагарга тырышу моментлары да шактый күп. Мәсәлән, Гарифулла белән Әүхәдинең үзара сүз 
көрәштерүләреннән өзекләр китереп үтик: «Г а р и ф у л л а. Менә сиңа кирәк булса, иске авыздан яңа сүз. Ничек алдынгы булмасын? Район- ? ның күчмә Кызыл байрагын кулыгыздан кем тартып алганын оныттыгызмыни? Моннан бер атна гына элек нәкъ борын төбегездәй алып киттек ич. Дәүләткә ашлык тапшыруны районда беренче булып төгәлләгән өчен алдык бит. Ә ү х ә д и. Алай дисәң, без дә сездән бер генә көнгә соңга калдык ла». Болар бар да хәбәр, сәхнәдә күренә торган хәлләр түгел. Мондый характердагы сүзләрне (вакыйга барышы өчен бик инде кирәк булганда) мөмкин кадәр кыскарак сөйләтергә булыр иде. Автор алар- ны һич кирәксезгә суза да суза. «Әүхәди. Я әйт әле, Гарифулла абзый, бездә уртача бодай уңышы күпме булды? Сезнекенә караганда центнер ярымга артыграк түгелме? Гарифулла. Харап икән, булса соң? Ә арыш? Арышны исеңнән чыгардыңмыни? Центнер ярым гына түгел, тулы ике центнерга артык булды бит». Бу диалоглардан соң борчакның ничә центнер алынуы, аның коелып әрәм булуы, аннан яшелчәләр уңышы доходы, торф-черемә чүлмәкләренең кар астында калуы һәм башкалар турында бетмәстөкәнмәс тарткалашу китә. Бу бәхәснең пьесаның төп идеясенә бер кагылышы да юк. Өстәвенә, шул ук вакытта сәхнәдә Гөлсөяр басып тора. Ул. нинди хәрәкәтләр ясарга, нишләргә тиеш? Автор моны бөтенләй оныта. Тормыш тулылыгын күрсәтү озын итеп язуда, бернәрсәне дә калдырмыйча энәсеннән җебенә кадәр төпченүдә түгел, ә төп фикерне ачу 


 
 өчен пц кирәкле, әһәмиятле, характерлы якларны гына бөтен тирәнлеге белән сурәтләүдә. Образның характерын, эчке дөньясын ачып салырга ярдәм итәрлек булган чакларда гына бәйнә-бәйнә язу файдалы. Д. Фурманов: «Игътибарны һәрнәрсәгә дә бертөсле юнәлдерү кирәкми: мөһимгә — күп, бәйнә- бәйнә, җентекләп; мөһим булмаганга — аз, өстәнөстән генә» дип узды. Бу фикер художество әсәрләренең һәркайсы жанры өчен дә бик туры килә. Шулай итеп, А. Кәли иптәшнең уңышлы гына уйланган комедиясе тиешенчә эшләнмәгән хәлдә мәйданга чыгарылган. Моңа төзүче дә, редактор да әһәмият бирмәгәннәр. Җыентыктагы калган ике комедия тагы да йомшаграклар. Г. Зәй- нашеваның . «Тависның айнуы» исемле комедиясендә авторның нәрсә әйтергә теләвен аңлау кыен. Бер исерек управдом базарга катык сатучы хатыннар янына чыга да, аларга бәйләнеп йөри һәм ахырында аяктан егыла. Дворник Марфа аны уята, себерке белән куа. Мондый фактның тормышта булуы бик мөмкин. Ләкин авторның бу фактка карата мөнәсәбәте ничек соң? Моны күреп булмый. Исерекне базар буенча юләр саттырып йөртү белән генә аны акылга китерү мөмкин эш түгел. Пьесада бер генә уңай образ да юк. Художество образлары булмаган әсәрнең тамаша- • чыларга тәэсире дә була алмый. Шуңа күрә бу комедияне яшь авторның ялгышуы дип кенә саныйсы кала. Нур Гайсинның «Минем фикерем» исемле комедиясе дә уңышсыз килеп чыккай. Биредә начар мебельләр эшләп чыгаручы артель председателенең ахмаклыгы күрсәтелә. Ул, кызын бер начальникка кияүгә биреп, үзе шәһәргә комбинат директоры булып китәргә йөри. Ләкин кияү буласы начальник, уйламаганда, артельгә яңа билгеләнгән председатель һәм хатынлы кеше булып чыга. Комедиядә эшнең сыйфатын күтәрү турында сөйләнеп йөри торган Фәйзи исемле яшь мастер да күрсәтелә. Ләкин ул бернәрсә дә эшли алмый. Шулай ук техник исемен күтәреп йөргән Ра- зияда да уңай яклар күренми. Автор комедиядә катнашучыларны төсмерләп өлгермәгән, бу «образлар» бары тик аннан-моинан ишетеп беленгән күләгәләр генә. Алар- ның бертөрле максатлары да, омтылышлары да юк. Автор геройларны үз ихтыяры белән теләсә кая куып йөртә, ләкин бертөрле дә нәтиҗә чыгара алмый. 
Алар гомумән сөйләшәләр, ләкин ул сүзләрнең бу темага нинди кагылышы барлыгын да аңлавы кыен. Пәрдә ачылуга Хуҗахметовның мебель мастерскойларын механнзацияләштерүгә каршы төшкәнен күрәсең дә аның консерватор, шулай булгач, җиңеләчәк икәнен беләсең. Разия проектлар төзи, атасы аңа каршы төшә, димәк, кыз белән ата арасында конфликт туа икән, дисең. Ләкин вакыйга кызны кияүгә бирү мәсьәләсенә әйләнеп китә. Кыз бер дә каршы килми, кызны сөюче егетнең дә каршылык күрсәтүе күренми. Шулай итеп, булырга тиешле конфликтлар бер-бер артлы юкка чыгалар. Биредә җыентыкны төзүче Т. Нурмөхәметовның гына позициясе аңлашылмый. Шулкадәр «ясалган» чи әсәрне ни өчен җыентыкка кертергә кирәк булгандыр? Соңгы сүз итеп шуны әйтергә кирәк, җыентыктагы биш пьесадан башкаларын сәхнәгә куюдан файда юк. Бу эшкә пьесаларны җыючылар да, бастырып чыгаручылар да җиңел караганнар. Мондый юл белән үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен репертуар кытлыгын бетерү мөмкин эш түгел