Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

АДАМ МИЦКЕВИЧ 
(1798—1855) ’ ■ 26 нояирьда поляк халкының бөек ша- ’ тыйре, Польшадагы азатлык хәрәкәтенең күренекле эшлеклесс Адам Мицкевичның үлүенә 100 ел тулды. Адам Мицкевич 1798 елның 24 декаб- ренда бөлгенлеккә төшкән шляхтич семьясында туа. Университетта укыганнан сон Ковнодагы гимназиядә укытучы булып эшли. Мицкевичныц дөньяга карашы поляк халкы алып барган милли-азатлык хәрәкәтенең күтәрелеш елларында формалаша. Мицкевич үзё дә бу хәрәкәткә актив катнаша. Яшьләрнең яшерен патриотик оешчасы «филоматлар җәмгыяте»ндә член булып торганы өчен патша властьлары аны кулга алалар һәм эчке Россиягә сөргенгә җибәрәләр (1824). Иҗатының башлангыч чорында ук инде Мицкевич, новатор шагыйрь буларак, прогрессив һәм патриотик эчтәлекле поэзия өчен көрәш алып бара. Атаклы «Яшьлеккә мәдхия» (1820) үзенең революцион энтузиазмы, чынбарлыкны үзгәртеп коруга чакыруы белән гаять әһәмиятле. «Баллада һәм романслар»да (1822) Мицкевич поляк әдәбиятында революцион романтизмга нигез салучы булып таныла. Монда ул, халык иҗаты әсәрләреннән иҗади файдаланып, изелгән халык массаларының өмет һәм омтылышларына теләктәшлек белдерде. «Гражина» (1823) исемле поэмасында Мицкевич халыкка дан җырлый, ватанга хыянәт итүне кискен рәвештә тәнкыйтьли, гДзяды» исемле лирик-драматик драмада сыйнфый тигезсезлек, крепостнойлык газаплары ачы тәнкыйть ителә. Мицкевичныц Россиядә булуы (1824—29. 
А. А. (1880 Атаклы рус шагыйре Александр Александрович Блок 1880 елның 16 ноябренда Петербургта профессор семьясында туган. Блок 1889—98 елларда гимназиядә укый, аннан соң Петербург университетына керә. Петербург, Одесса, Москва) аның тормышы һәм иҗатында гаять зур роль уйнады. Монда ул Пушкин һәм 
декабристлар белән таныша, патша самодержавиесенә каршы көрәштә рус һәм поляк революционерларын берләштерүнең әһәмиятен аңлый, халыклар дуслыгы идеяләрен җырлый башлый. Рус әдәбияты Мицкевич иҗатындагы реалистик тенденцияләрнең үсүенә ярдәм итә. Россиядә вакытта Мицкевич «Кырым сонетлары» (1826), «Воевода» балладасы һәм «Конрад Валленрод» (1828) исемле поэма кебек гүзәл әсәрләр иҗат итә. 40 нчы елларда Мицкевич дини һәм мистик настроспиеләргә бирелә Ләкин 1848 елгы революцион вакыйгалар йогынтысында Мицкевич яңадан актив политик эшчәнлеккә бирелә, революцион демократия позицияләренә баса. Мицкевичның поляк әдәбиятындагы роле гаять зур. Аның поэзиясендәге идея, эчтәлекнең тирәнлеге, югары әдәби осталык, халыкчанлык, образлылык, эмоциональлек белән тыгыз бәйләнә. Мицкевич поляк әдәбиятын дөньяның алдынгы әдәбиятлары югарылыгына күтәрде, поляк әдәби телен баетты. Мицкевичның күп әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителгәннәр. Рус телендә иң яхшы тәрҗемәләр А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, К. Ф. Рылеев һ. б. тарафыннан эшләнгәннәр. Мицкевич иҗатына рус революцион демократлары югары бәя бирделәр. Белинский аны «дөнья шагыйрьләренең иң бөекләреннән» берсе дип атады. 
БЛОК -1921) Беренче шигырьләрен 1903 елда баегыра. Ә 1904 елда «Гүзәл Дама турында шигырьләр» исемле китабы басылып чыга. Блок шагыйрь дә, драматург та, тәнкыйтьче дә була. Бөек Октябрь социалистик ре- 


 
 
волюцияссннән соң ул классикларны бастырып чыгару комиссиясендә, Нарком- просның театр бүлегендә репертуар комиссиясендә. «Бөтендөнья әдәбияты» пзда- тельствосында эшли, Петроград Зур драма театры Управлениесе һәм шагыйрьләрнең Бөтенроссия Союзының Петроград бүлеге председателе була. 1921 елның 7 августында үлә. Блок, символизмның күренекле вәкиле буларак, әдәбиятка килде. Блокның иҗат юлы гаять катлаулы. Аның иҗатының беренче чоры дини-мистик идеяләр белән сугарылган. Блок чынбарлыкка ниндидер «икенче дөньяларның» бозылган күләгәсе дип кенә карый. 1905 елгы революциясе Блокка гаять зур тәэсир ясый. Ул шагыйрьнең җәмгыять алдындагы җаваплылыгын аңлый башлый. Блок, беренче тапкыр буларак, тормышның кискен каршылыкларын күрә. 1905— 08 елларда Блокның «Көтелмәгән шатлык», <Кардан ясалган маска», «Жир... эчендә» һәм «Лирик драмалар» исемле китаплары чыга. Блок иҗатында капиталистик шәһәр темасы барлыкка килә. Шагыйрь байлар белән ярлылар арасындагы кискен контрастны күрә («Туклар», 1905). Реакция елларында Блок халык белән, демократик культура белән якынлашу юлын табарга тели. Ул символизмнан котылырга, декадентлар эстетизмын ерып чыгарга, 
реалистик сәнгатькә омтыла. Горький иҗатын игътибар белән күзәтә Ләкин шул ук вакытта шагыйрь чынбарлыкның катлаулы каршылыкларын аңламый. Ул буржуаз тормыш баткаклыгыннан чыгу юлын тапмый. Шуңа күрә дә Блок иҗатында кайгы һәм дучар ителгәнлек, өметсезлек һәм үлем мотивлары бик көчле. Бөек Октябрь социалистик революциясен Блок шатлык белән каршы ала. Шуны чагылдырып, ул 1918 елда «Унике» исемле поэмасын язды. Поэмада иске дөньянын сатирик образлары (буржуй, поп, буржуаз язучы һ. б.) һәм унике кызылгвардеецнын. героик образы бирелгән. Блок революцияне халыкта моңарчы күрелмәгән стихияле көчләрне уяткан символ буларак кабул итте. Блок шушы иң яхшы поэмасында да пролетариат һәм партиянең революциядәге оештыручылык ролен күрә алмады, революциянең социалистик эчтәлеген аңламады. Блокның замандашлары аның иҗатына зур ихтирам белән карадылар. М. Горький, Блокның күп шигырьләрен реакцион идеялелеге өчен тәнкыйть итеп, аның «шәфкатьсез эчкерсезлеген» билгеләп үтте һәм «чын шагыйрь» дип атады. Совет халкы Блокның буржуаз җәмгыятьтәге кешенең трагедиясен күрсәткән һәм үзенең әсәрләре белән Бөек Октябрь социалистик революциясен котлаган шагыйрь буларак хөрмәт итә.