Логотип Казан Утлары
Легенда

АТАУ КЫЗЬЫ


Карт диңгезче үзенең легендасын шулай дип башлады: — Минем әти дә гомерен диңгездә аучы булып үткәрде. О!.. Шундый оста аучы иде ул! Аның кебек булырга безгә кая әле. Иртә белән горгач та иксез-чиксез диңгезнең өстенә карап тыңлап тора иде дә: — Юк, балалар, бүген диңгезнең шаулавы икенче төрле, көчле дулкын булачагын сөйли, буш хезмәт кенә булыр, сабыр итик, — ди торган иде. һәм шулай булып чыга иде дә. Андый көнне кеше түгел иде инде ул. Ашамады-эчмәде. Авыр кайгыга тарыган кеше шикелле, тирән уйга батты. Шундый чагында авызыннан бер генә сүз дә тартып алып булмый торган иде. Кем дә кем янына килеп: «Бабай, авырыйсыңмы әллә?» дип сораса: — Күрәсең ич, диңгез өстендә су таулары берсен берсе куып сугыша, кер инде син шулар арасына! Безгә бит бер көн эшсез тору — ун көн артка калу дигән сүз,— дип кенә куя торган иде. Ә диңгез өсте бүгенге кебек булса, ул инде бөтенләй башка... Әле булса хәтеремдә, нәкъ шушындый көн иде. Яр буена төшкәч, гадәте буенча, диңгез өстенә карап алды да, көр тавыш белән: — Шәп!—дип куйды ул. Аның бу сүзе диңгезчеләрнең йөрәгенә шундый тиз үтеп керде ки, шунда ук һәркемнең йөзе ачылып, ниндидер бер шатлык билгеләре белән алга таба җилкенгәилекләрен сизделәр. Бөтен кирәк-ярак, азык-төлек төялде, җилкәннәр корылды. Койрык тотучылар да урыннарына төшеп утырдылар... Өзлексез шаулаган диңгез безне эчкә таба тарта башлады. Җил. шаярткан төсле, кайчак диңгез эченә куып алып китә, кайчак, көймәдән кул селтәп качкан кебек, шып туктый. Әти көймәнең бер кызулап, бер әкренләп баруыннан, диңгезчеләрнең эчләре пошканын сизеп алды да: — Әле бара торган җир шактый гына, тыңлагыз, сезгә бер әкият сөйлим,— диде. Шул сүзне әйтүгә, һәркемнең күзе аңа таба борылды Арадан бер яшь диңгезче: — Яшә, бабай!—дип кычкырып та җибәрде. Без, һәрбер сүзен йотып алырга иткән кебек, тез башларына терсәкләр белән таяндык та, башларыбызны аңа таба суздык. Башта ул, елмаеп, барыбызга да карап чыкты, аннан соң тамагын кырып, калын җитди тавыш белән әкият сөйләргә тотынды. — Әтидән ишеткән әкиятне нәкъ әти булып сөйлим әле сезгә! — диде ул.— Зәңгәр диңгезнең нәкъ уртасында түп-түгәрәк, бик матур бер атау булган. Ул үзе бик зур да, бик кечкенә дә түгел икән. Ләкин табигатьнең матурлыгы белән бөтен кешене таң-гаҗәпкә калдырган.
58 
 
 
Диңгез пароходлары, аның яныннан үткәндә, палуба өсте халык белән тулы булган. — Нинди матур атау,— дип гаҗәпләнгәннәр алар. Атауның уртасы төрле агачлар белән капланган тау булып, итәкләрендә алмагачлар, хөрмә, инжир, зәйтүн агачларына төренгән нәни генә өйчекләр тезелеп киткән булган. Ләлә чәчәкләре арасыннан көмеш кебек якты, салкын чишмә сулары чылтырап кына ага торган булган. Хәтта атау кырыеннан үтеп барган пароходка әкрен генә искән йомшак җилләр төрле чәчәкләрнең хуш исләрен бөркеп кала торган булганнар... Нәфис тавышлы кызларның моңлы җыры ишетелеп торган булган. — Матурлыгы белән бәхетле атау,— дип узганнар юлчылар. Кешеләр шундый бәхетле яшәгәннәр анда, хәтта, аларның бәхетле, матур тормышларыннан диңгез үзе дә сокланып сөенә торган булган. Чөнки диңгез аларны йомшак сулары белән иркәләп юган, туендырган, киендергән... Хатын-кызлар үзләрен иркәләп үстергән диңгез турында соклангыч матур җырлар чыгарганнар. Тиңсез-гүзәл чәчәкләрен чәчләренә, күкрәкләренә кадап, нәфис кулларына хуш исле букетлар тотып бии торган булганнар. Үзара сөйләшә-сөйләшә, берсен-берсе куып, ярның битен юган дулкыннар хатын-кызларның матур җырларын, оста итеп биюләрен алкышлап торганнар. Шуңа күрә аны «Бәхет атавы» дип атаганнар да. Шул тауда Зөлфә исемле бик матур кыз булган. Диңгез дулкыннары белән көрәштә, батыр калган чибәр егетләр аны: — «Бәхет атавы»ның гүзәл чәчәге,— дип йөрткәннәр. Ауга киткәндә дә, аудан кайтканда да, гүзәл кыз—Зөлфәгә багышлап җырлаганнар. Кыю, батыр егет Солтан кызның янып, балкып торган алсу йөзен, сөрмәле күзен, озын толымнарын мактарга сүз таба алмый икән. Мәхәббәтеннән шашар хәлгә җитеп, моңлы гына көйли икән бу: 
— Әллә гүзәл таңда миләүшәдән Көмеш тамчы булып төштеңме? —* Әллә ландыш сынлы чәчәкләрнең Нурларына коенып үстеңме? — Зөлфәнең күз карашлары йөрәгемне үтәдән-үтә кисеп чыкты, өскә җимерелергә килгән океанның дулкын тауларына каршы көрәшергә көчем җитсә дә, аның сылулыгын әйтеп бетерергә минем көчем җитми, ай бу кыз, ай бу сылулык... Ауга киткән егетләрне җырчы кызлар, таудагы иң биек диңгез ярына менеп, һәркөнне җыр белән каршылый торган булганнар. Ул чакта хәтта диңгез үзе дә шаулавыннан туктап торган. Диңгез авына чыккач, һәркем батырлык күрсәтергә тырышкан. Кыю егетләр ауда танылып кына Зөлфәне үзенә каратырга мөмкин икәнен белгәннәр. Берсеннән-берсе дәртле, булдыклы, берсеннәи-берсе батыр, җитез егетләр диңгез авында җиңәргә һәм Зөлфәнең матур җырын ишетергә хыялланганнар, һәрберсе үзенең батырлыгын сөйләргә җилкенгән. Зур уңыш белән аудан кайтучыларны Зөлфә берсеннәи-берсе көчлерәк яңгыраган яңадан-яңа матур җырлар белән каршы алган. «Бәхет атавы»ның гүзәл чәчәкләрен күкрәкләренә, озын толымлы чәчләренә кадап, диңгез ярындагы кыя ташлар өстенә тезелгән кызлар чорында Зөлфәнең нәфис тавышы аерылып торган. Солтан, йөрәгенә чыдаша алмыйча, эчендәге дәрте ташып: — Безнең атау гөл генә, Җир йөзендә бер генә; Шунда үскән бер кыз бар — Бәхетле икән кем генә?..  
59 
 
 
дип җырлап җибәргән. Кызлар, йөрәкләрен тотып, авыр гына сулап куйганнар. Үзләренең йөзләрендә ниндидер оялчан шатлык, ниндидер өметле елмаюлар чыккан. Арадан берсе: — Солтан җырлады бит, Солтан!.. Бу җырны кемгә төбәп җырлады икән? — дип әйтергә өлгермәгән, Зөлфә алгарак чыгып баскан да җилкәнле көймәгә таба карап җырлаган: — йөрәгеңнең типкәнен, Уең ташып киткәнен, Сизәм! — күңелең түрендә Сөю җиле искәнен... Жилец серле җил икән, Таң җиленә тиң икән; Әйтче, егет, ул кызый Безнең илдә кем икән? Солтан җыр белән җавап биргән: Кем дигәнең үзе ул, Солтанның уң күзе ул! Күңел кыры төбендә, Тулган айның йөзе ул... Көймәдәге егетләр, кинәт сискәнеп, бер-берсенә карашып катканнар, ә кызлар, башларын түбән иеп, сүзсез калганнар. Егетләрнең һәрберсе Зөлфәне үзенә лаеклы дип йөри икән, бу хәлдән аларда зәһәр көнчелек кабынган. «Бәхет атавы»на гына хас булган нәфис чәчәкләр букетын Зөлфә Солтанга сузган... Тыйнак һәм кыюсыз гына аска караган, аның алсу йөзе ут булып яна икән. — Рәхмәт, Зөлфә, син миңа чәчәк кенә бирмәдең, «Бәхет атавы»н, диңгезне, хәтта бөтен дөньяны бүләк иттең! — дигән Солтан. — Я, нинди батырлык күрсәттең син? — дигән кыз бераздан. Солтан сөйләргәме, юкмы, дип торганда, өлкән аучы алга чыгып болай дигән: — Бу егетнең батырлыгы аркасында без исән калдык, югыйсә кит балыгы безнең көймәне койрыгы белән генә селтәп сала иде. Кит балыгын авызлыклаган егет ул... — Юк, батыр егет, бу — батырлык түгел әле. Кит балыгын һәркем җиңә ала, син кеше җиңә алмый торган батырлыкны күрсәт,— дигән Зөлфә, бөтенесен гаҗәпкә калдырып. Егет кенә каушап калмаган. Ул горур рәвештә: — Кешеләр җиңми торган бер нәрсә дә юк бит! — дигән. Зөлфә тирән уйга калган. Бераздан Солтан тынып калган Зөлфәгә тагын да якынрак килеп: — Батырлыкның рухы акыл түгелме? — дигән. Зөлфәнең алсу йөзе бераз кызарган... Шуннан соң Зөлфә: — Ярый, Солтан, мин җавабын эзләрмен,— дип кинәт борылган да кызлар янына йөгереп киткән. Шуннан соң Зөлфә янына бик күп егетләр килгән. Ләкин ул берсенең дә батырлыгын кеше эшли алмаслык зур дип тапмаган. Диңгез хәшәрәте — сигезаякны җиңеп кайтучыга да Зөлфә карамаган. Давыл белән көрәшеп көймәне коткарып калучыга да ул елмаймаган. — Боларны кем дә эшли ала бит,— дигән кыз. Көннәрдән беркөнне, атауның өстен ераклардан килеп кара болытлар каплап алган. Бөтен тирә-як караңгылыкка төренгән. Үзләрен җылыткан, иркәләгән кояшны кара болытлар каплап алгач, кешеләр аптыраша калганнар, куркышканнар... Болытлар үтеп китәр дип көткәннәр.. Ләкин болытлар, куергаинан-куерып, һаман куркыныч төскә керә барганнар...  
60 
 
 
Кешеләргә үч иткәндәй, аның өстенә көчле өермә чыгып, түбәнтен генә йөзгән болытларны диңгез белән тоташтырып, су баганаларын һавага очырган. Диңгез үкергән, улаган... Элеккедән дә көчлерәк ташып, атау ярларына һөҗүм иткән. Күп тә үтмәгән, көчле дулкыннар, ярсып- ярсып үкереп, ярлардан сикереп, атау эченә ташланганнар. Алар атауны күмеп китәргә омтылганнар. Җырчы кызлар, Зөлфә белән бергә биек атауга менеп, көндәгечә җырласалар да, шашынган дулкыннар тынмаган. Кем дә кем, атауга килгән өермәне туктатып, су басуга чик куя ала, мин аны туган илемнең батыр улы, дип танырмын,—дип җырлаганнар кызлар. Бу җыр Солтанны җилкендергән. — Кешеләр җиңә алмаган бернәрсә дә юк! Солтан диңгезнең бәреп керүен туктатырга дигән теләк белән янган. Ул иптәшләре янына чапкан, аларны бик тиз генә җыеп килгән дә зур- зур ташларны өяргә керешкәннәр. Атаудагы халык, бу хезмәтне мактаулы хезмәт санап, булышырга ашыккан. Күп тә үтмәгән, диңгезнең бәреп керә торган җирендә зур бер таш тавы барлыкка килгән... Диңгез өстендә өермә тагын күтәрелгән. Мәрхәмәтсез төстә үкерә-үкерә үзенең көчле дулкыннарын китереп бәрә башлаган. Ләкин атау халкы дулкыннарның таш тавына бәрелеп, кире чәчелгәнен күргән. — Әйе, диңгезне дә кешеләр җиңде! — дип шатланышканнар. Зөлфә, иптәшләрен җыеп, биек тау башына менгән. Кызлар ашыгып-ашыгып таш тәгәрәтергә тотынганнар. Аларнын җырлыйҗырлый таш тәгәрәтүләре, бөтен кешегә рух биреп торган. Ә Зөлфәнең кемгә төбәп җырлаганын барысы да сизгәннәр. Зөлфә йөрәгендәге дәртен яшерә алмаган: 
Ир бул дисәм, ир булдың. Ил тоткасы син булдың; Яуга чыксаң, явыңда Арсланга тиң булдың. Гөлләр үссен юлыңа, Былбыл кунсын кулыңа. Сәлам булсын, дан булсын Илнең ба.тыр улына! Диңгез кергәч илеңә, Туган-үскән җиреңә, Гыныч тормыш китердең. Тау өеп яр чигенә... Гөлләр үссен юлыңа, Былбыл кунсын кулыңа. Сәлам булсын, дан булсын Илнең батыр улына! Йөрәгеңнең типкәнен, Илеңне үз иткәнең Күрдем батыр эшеңнән Даның шаулап киткәнен... Гөлләр үссен юлыңа, Былбыл кунсын кулыңа. Сәлам булсын, дан булсын Илнең батыр улына! Кешеләр генә түгел, бөтен табигать тынган... Әйтерсең, ул да җырның дәртенә хәйран калып торган... Күктә йөзгән кара калын болытлар тарала башлаганнар, атауны балкытып кояш күренгән. Ул алтын нурлары белән кешеләрне тагын да иркәли башлаган. — Диңгезнең атауга үрмәләвен туктаттык, җиңдек, — дигәннәр кешеләр.


 
 
Җырчы Зөлфә, әле моңа кадәр бер дә җырламаган яңа җырларын җырлап, Солтанны каршыларга диңгез буена үзе төшеп киткән. — Батыр егет, яшә син! Дөрес әйткәнсең, чыннан да кеше көче җитми торган бернәрсә дә юк икән! Батырлыгыңны, дөрес сүзеңне котлап, үзең теләгән гүзәл чәчәкне китердем, мә, ал!—дигән. Ә Зөл фәнең кулында бер чәчәк тә күрмәгәч. Солтан аптырап калган, ләкин гиз генә аңлап алган да: — Ай, Зөлфә, син нинди акыллы кыз, —дип аны кочагына алган Солтан белән Зөлфә төзегән гаилә әле булса үрнәк булып телләрдә сөйләнә, Зөлфәнең батырлык турындагы җырлары «Бәхет атавы»нда һаман яңгырый әле, — дип үзенең легендасын карт диңгезче тәмам иткәндә, җилкәнле көймәнең хезмәт урынына килеп җиткәнен сизми дә калганнар.