Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАТРИОТИК ТЕМАНЫ ХӘЛ ИТҮ ЮЛЫНДА


 Бөек Ватан сугышы елларында бөтен совет халкы, данлыклы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бердәм фронт булып социалистик Ватанны азат итү көрәшенә күтәрелде һәм кешелек дөньясын таңга калдырган батырлык үрнәкләре күрсәтте. Сугыш елларында ук хәрби батырлык һәм патриотизм темасы, совет халкының азатлык көрәше белән бәйле рәвештә, совет әдәбиятының иң төп темасы булып әверелде. Сугыштан соңгы ун елдагы әдәбиятта да бу тема мактаулы урын алды. Хәрби-патриотик темага багышланган әсәрләрдә совет солдатының фашист илбасарларга каршы сугышта күрсәткән тарихи батырлыгы, совет кешеләренең тылдагы бөек хезмәте күрсәтелде, реаль замаи- дашларыбызның данлы тормыш һәм көрәш юлы сурәтләнде. Татар совет язучысы Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» исемле романы да әнә шундый типтагы әсәрләрнең берсе. Бу роман безнең ге- роик замандашыбыз Газинур Гафия- туллинның художестволы образын сурәтләве һәм хәрби-патриотик теманы шактый үзенчәлекле итеп чишүе белән әһәмиятле. 
Г. Әпсәләмов үзенең «Газинур» романына кадәр үк инде хәрби-патриотик теманы уңышлы гына хәл итеп килә иде. Аның Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан әсәрләрендә совет кешеләренең батырлыгын сурәтләү үзәк проблема итеп куела. Ул совет яшьләренең героик эшләрен, көрәшләрен тасвирлау ярдәмендә аларның патриотизмын ача, совет солдатының иң төп сыйфаты итеп батырлыкны ала. Язучы үзәк герой характерының катлаулы конфликтларны чишү процессында формалашуын күрсәтү өчен сюжет сызыкларын үткенлән- дерә, 
композицион адымнарны төрләндерә барды. Аның «Төньяк балкышы» (1944), «Зәңгәр кыя» (1947), «Ак төннәр» (1947), «Хикәяләр» (1954) кебек җыентыкларындагы әсәрләре әнә шул үзенчәлекләргә ия. Ул гади совет кешесенең төп унай с ы й ф атл арын, а н ы ң п ат р и отиз м ын һәм фронттагы батырлыгын күрсәтү өчен бер яки берничә эпизодны, фронт тормышыннан конкрет вакыйганы ала да, шулар ярдәмендә кеше рухының иң югары ноктага күтәрелүен тасвирлый. Г. Әпсәләмовның сугыш елларында иҗат иткән күпчелек хәрби очеркларына хас булган конкрет һәм ачык сюжет сызыклары, композициянең төзеклеге аның сугыш темасына багышланган хикәяләренә дә килеп керә. Бу сыйфатлар «Үлемнән көчлерәк», «Хәйбулла солдат», «Давыл» кебек хикәяләрдә аерата ачык чагыла. Г. Әпсәләмов тирән эчтәлекле вакыйгаларны зур гомумиләштерүләр белән күрсәтү, геройның характеры формалашуын бөтен тулылыгы һәм киңлеге белән ачу осталыгын бигрәк тә үзенең «Алтын йолдыз» (1948) һәм «Газинур» (1951) исемле романнарында күрсәтте. «Алтын йолдыз» романының үзәк герое Галим Урмаиовның тормышында артык катлаулы һәм гажәп
103 
 
хәлләр юк. «1922 елда эшче семьясында тудым. Урта мәктәптә укыдым. Мәктәптән училищега, училищедан менә монда (фронтка) килдем. Бала вакытта пионерда, аннары комсомолда тәрбияләндем...»,— ди Галим үзен партиягә кабул иткән вакытта. Язучының үзенең үк сүзләре белән әйткәндә, «бу — милли 
^романдагы Г азинур Г афиятуллин- 
гның биографиясе дә бик гади: ул — 
художество осталыгы да менә шушы гади биографияләрнең характерлы ныклы мотивлаштырылган эпизодларда сурәтләп бирүдә күренә. «Алтын йолдыз» романының үзәк геройлары Галим, Мөнирә, Ләлә, Һаҗәр, Наиль — үсеш процессында сурәтләнгән көчле характерлар. Язучы аларның типик сыйфатларын һәм көндәлек эшләрен дә, матур хыялларының һәм романтик омтылышларының тормышка ашуын да бөтен әсәр дәвамында тасвирлап бара. Романның геройлары азатлык кө- I рәшенә үзләренең өлешләрен кер- I тәләр: алар фронтка китәләр, завод- | ларда, госпитальләрдә эшли башлыйлар. Г. Әпсәләмов аларның типик уңай сыйфатларын Бөек Ватан сугышы обстановкасында күрсәтә, совет яшьләренең патриотлыгын һәм батырлыгын шушы образларның язмышын һәм индивидуаль үзенчәлекләрен сурәтләү ярдәмендә ача. Г. Әпсәләмов уңай образларның да. тискәре образларның да төп сыйфатларын үткенләндереп тасвирлый, образның характерында үзәк урынны тоткан бер сыйфатны ала да, шул сыйфатның үсүен ача, образны төрле ситуацияләр һәм конфликтлар аша үткәреп, аны теге яки бу чиккә җиткерә. Мәсәлән, Галим • белән Мөнирәнең патриотик һәм батырлык, халык алдындагы зур бурычларны үзләренең дә шәхси бурычлары итеп аңлау сыйфатлары .һәр эпизод саен тулылана баралар. Бу намуслы совет яшьләренә каршы куелган Кәшиф образы да үзенең үзгәрү процессында бирелә. 
Яшьтән үк «комсомолга керсәң, дисциплинага буйсынырга кирәк, ә минем хөр яшисем килә» дигән вак буржуа интеллигенты фәлсәфәсен яшәү принцибы итеп алган бу тәти егет үзенең табигый юлыннан китә. Совет яшьләре коллективыннан аерылган, үзе өчен генә кайгыртучы бу эгоист һәм куркак җан һаман түбәнгә тәгәри. Совет кешеләренең изге каны Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калу өчен коелганда, Кәшиф, сау-сәламәт килеш тылда калып, госпитальләрдә дәваланучы яралыларга тиешле азык-төлекне урлый башлый. Ниһаять, фронтта ул үзенә тиешле җәзаны ала: дошман ягына качарга маташканда, аны бер совет солдаты һичбер кызганусыз дөмектерә. Г. Әпсәләмов, тормыш дөреслегенә турылыклы хәлдә, совет кешеләренең рухи бөеклеген һәм намуслы- лыгын, халык бәхете һәм Ватан азатлыгы өчен төрле батырлыклар эшләвен дә, шулай ук, әле безнең җәмгыятьтә дә Кәшиф шикелле типларның очравын күрсәтә. Ул Кәшиф образын сурәтләгәндә укучыда аңа карата тирән нәфрәт һәм җирәнү, андый кешеләрне юк итү теләге уятырлык көчле буяулар тапкан. Г. Әпсәләмов батырлык мәсьәләсен «Алтын йолдыз» романында шактый киң планда ачты, батырлыкның совет кешеләре өчен типик сыйфат булуын сурәтләде. Галим Урманов, Акбулатов, Верещагин һәм башка совет сугышчыларының батырлыгы әсәрнең үзәк проблемаларыннан берсе итеп алына. һәм бик табигый, Г. Әпсәләмов- ның татар халкының намуслы улы, Советлар Союзы Герое Газинур Га- фпятуллинның тормышын сурәтләгән яңа романы киң катлау укучылар массасы тарафыннан зур. кызыксыну белән каршы алынды. Газинур Гафиятуллин — гади хезмәт иясе вәкилләренең иң яхшы сыйфатларын, аларның киң күңел- лелегеи һәм батырлыгын үзенә туплаган кеше. Аның батырлыгы —
оннарча совет яшьләренең типик биографиясе иде». Шулай ук, икенче 
бер колхозчы егетнең чын совет патриоты булып үсү юлы. Язучының 
үзенчәлекләрен оста сизеп алуда һәм аларны логик эзлеклелек белән, 
104 
 
капитан Гастелло, Зоя Космодемьянская, Александр Матросов, атаклы панфиловчылар, яшь гвардиячеләрнең батырлыгы кебек, Бөек Ватан сугышы тарихына язылып калды. ' Газинур Гафиятуллин турында армия генералы, ә хәзер’ Советлар Союзы Маршалы А. Еременко үзенең «Бөек Ватан сугышы геройлары» исемле мәкаләсендә болан дип язды: «Бөек Ватан сугышының һәммә фронтларында да Волга буендагы данлыклы республиканың куркусыз улларының исемнәре яңгырады. Меңнәрчә татар сугышчылары Советлар Союзы орденнары белән бүләкләнде. Бик күпләр Советлар Союзы Герое дигән исем алуга ирештеләр. Татар халкының бик күп уллары фронтта үзләренең исемнәрен дан белән бизәделәр... Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы иптәш Сталин приказында рус егете, безнең фронт солдаты Александр /Матросовның исеме бөтен дөньяга яңгыраган иде. Ул. немецлар дзотының амбразурасын үзенең гәүдәсе белән каплап, мәңге онытылмаслык батырлык эшләде. .Менә хәзер герой Матросов белән янәшә герой Газинур Гафиятуллин килеп басты... Татар егете Гафиятуллин үзенең рус туганы Александр Матросовның мәңгелек батырлыгын кабатлады» Г Г. Әпсәләмов үзенең романында бу батырлыкның Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә тәрбияләнгән яшь совет кешесенең югары патриотизмы үрнәге икәнлеген шактый зур идея-художество осталыгы белән ача. Әсәрнең бөтен эчтәлеге ярдәмендә Газинур Гафиятуллинның үзенең батырлыгы белән халыкның батырлыгын чагылдыруы күрсәтелә. Менә шушы моментта язучы бу батырлыкның идеяэстетик эчтәлеген бирә: халык һәм герой алар бер- берсе белән тыгыз бәйләнгән, халык массаларының батырлыгыннан башка шәхси батырлык та булырга мөмкин түгел, совет кешеләренең 
1 «Батырлар китабы». Татгосиздат, Казан, 1947, 26—27 битләр. 
мораль-политик бердәмлеге һәм бөек патриотизмы бу батырлыкның нигезе һәм төп чыганагы. 
Г. Әпсәләмов Газинур образын әсәргә алдан хәзерләнгән тип итеп кертми. Газинур характерының төп сыйфатлары аның үсүе, үзгәрүе процессында ачыла. Менә шул процесс аны яңа кеше итә, яңа югарылыкка күтәрә. Язучы Г азинур характерының формалашуын каршылыклар, авырлыклар белән бергә аралашкан тормыш фактлары ярдәмендә сурәтли. Аның политик аңы үсүе дә колхоз төзелешенең ныгуы белән бәйләп күрсәтелә. Язучы бу моментны авылда колхоз төзелүнең беренче елларын искә алу белән башлый. Менә колхоз председателе коммунист Гали абзый Газинурдан колхозның беренче буразнасын сыздыра. «Ул артына борылып карамый, ләкин буразнаның туры булуына шикләнми. Бәхет буразнасын кәкре сызамы соң ул!» Чынлап та, колхоз буразнасы Газинурның да бәхет буразнасы ул. Крестьяннарның партия-совет активы һәм коммунист Гали абзый җитәкчелегендә колхозны ныгыту өчен алып барган көрәше Газинурның политик аңы үсүенә зур тәэсир ясый. Совет власте урнаштыру өчен көрәштә һәлак булган геройлар турында Гали абзыйның сөйләве, колхозны җимерергә теләгән дошманнар белән бәрелешләр Газинурга беренче политик чыныгу бирәләр. Яшь егетнең күңелендә яңа хисләр, хыяллар канатлана, аны яңа уйлар чолгап ала. Гали абзый аңа: «Халык өчен тормышыңны бирү — бәхет ул. Үзем өчен туганмын, халкым өчен үләрмен, ди халык»,— дигән сүзләрнең тирән философик мәгънәсен ачып бирә. Газинур халык бәхете өчен көрәштә һәлак булган геройлар турында уйлый. Үлем һәм бәхет. «Бер-берсеиә капма-каршы булган бу ике нәрсәнең янәшә торуын ул төшенеп бетә алмый иде әле». Моның өчен Газинурга көрәш белән тулган тормышны үтәргә, аны
105 
 
■ төшенергә, бу тормышта үзенең : урынын дөрес билгеләргә кирәк иде. Әле үз районыннан арыны күрмәгән, бөтенләй грамотасыз дип әйтерлек Газинур өчен тәҗрибәле өлкән иптәш, аның күңелендә яңа гына шытып килә торгап үрентеләрнең, якты нур астында үсүе, рухлануы, дөньяны һәм кешеләрне тануы кирәк иде. Г. Әпсәләмов Газинурның гади • авыл егетеннән политик хәзерлекле I кеше, коммунист-агитатор, чын совет : патриоты булып үсүендә Коммунистлар партиясе вәкилләренең ро- i лен, бигрәк тә Гали абзыйның ролен ; яхшы күрсәтә. Гали абзый — Газинур өчен иң акыллы кеше, иң зур авторитет. Менә шуның өчен дә «көнбагыш кояшка гашыйк булып, аның артыннан* көннең көн буе ба- : шып бора биреп карап торгап кебек, Газинур да һәрвакыт Гали абзыйга таба борылыпборылып карый, һәм бер-бер эшкә тотынса — бу турыда Гали абзый аңа нәрсә әйтер икән, дип күңеленнән уйлап ала иде». Г. Әпсәләмов Газинур характерының формалашуына гади халык вәкилләренең дә тәрбияви йогынтысын күрсәтүгә зур басым ясый, аларның Г азниур характерының формалашуындагы ролен ачу өчен 1 сюжет сызыкларына аерым бүлекләр төсендә күп кенә эпизодлар кертә. Бу эпизодларда Газинурны чын мәгънәсендә халык батыры, Ватанга бөтен җаиы-тәне белән бирелгән кеше итеп үстергән гади кешеләр сурәтләнә. Милли үзенчәлекле характер итеп эшләнгән карт колхозчы Галәк бабай образында моны бигрәк тә ачык күрергә мөмкин. Бу картның колхоз клубында Гөлләрнең докладын өзәргә маташкан Тавык Мортыйга әйткән кискен сүзләре үзләренең үткенлеге белән сокландыра. Сабир карт, Гафиятулла, Галәк бабай кебек образларның диа- л огл ары п д а оста ф а й д а л а и ыл га 11 фольклор элементлары да әсәрнең җанлылыгын үстерәләр. Г. Әпсәләмов төрле вакыйга һәм эпизодлар ярдәмендә Г азинурның индивидуаль сыйфатлары да үзгәрүен сурәтли. Киң күңелле бу егетнең олы җанлылыгын ул аның соңгы бөртек тәмәкесен дә башкаларга тәкъдим итүе кебек кечкенә детальләр белән дә күрсәтә. Газинурның гади колхозчы кыз Миңнурыйга булган мәхәббәтен һәм аларның бәхетле семья коруларын сурәтләү аерата лирик җылылык белән сугарылган. 
Алар арасындагы мөнәсәбәтләрдә һичбер ясалмалылык юк. Язучы мәхәббәт мәсьәләсе уңае белән эффектлы сюжет сызыклары да төземи. Тормышның реалистик сурәтләнүе, геройларның эчке дөньясына шактый тирән үтеп керә белү, алар белән бергә хис итү язучыга бу ике образны җанлы итеп сурәтләү мөмкинлеге биргән. Язучы алар арасында килеп чыккан каршылыкларны һәм аңлашылмаучылыкларны да яшерми, аларның бер- берсенә булган уңай йогынтысын да ачып бирә. Бигрәк тә Газинурның үзендәге көнчелек хисен җиңеп чыгуы кызыклы итеп сурәтләнә. .Менә авыл яшьләре «Галиябану» пьесасын куярга хәзерләнәләр. Ләкин Галиябану ролен башкаручы кызның көтмәгәндә авырып китүе спектакльнең өзелү куркынычын тудыра. Бу рольне уйнауны Газинурның хатыны Миңнурыйдаи үтенәләр. Хәлил ролен Миңнурыйга болай да күптәннән гашыйк булып йөрүче Сәлим башкарачагын ишеткәч, Газинур, «ник дөнья җимерелми», барыбер үзенең хатынын спектакльдә уйнарга җибәрмәячәген әйтә. Ә соңыннан, хатынының сәхнәдә уйнаганын кулына яшь бала тоткан килеш алгы рәттәй карап утыручы Газинур укучыда аерата җылы бер хис уята. Язучы бу эпизодта Газинурның көнчелек хисләрен җиңүен нечкә юмор белән аралаштырып тасвирлый. Газинурның политик аңы үсүендә колхоз атларын агулаган Тавык Мортыйны фаш итү эпизоды, Сәлим белән бәрелешләрне ныклап нигезләү, аның белән Газинур арасындагы каршылыкларның үзара мөнәсәбәтләр чигендә генә калмавын әсәрнең соңгы басмасында тагын да ачыклау, аерым детальләргә төзәтүләр кертү Газинур образының характер үзенчәлекләрен тирән ачуга хезмәт итәләр, аны типик уңай ге
106 
 
рой. совет яшьләренең гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган образ буларак күтәрәләр. Әсәрнең 1951 елда журналда басылган беренче редакциясендә ветфельдшер Сәлим образы әле тулысыңча эшләнеп житмәгән иде. Ә соңгы редакциядә язучы аны шактый тулыландыра һәм Газинур белән конфликтка кертә. Бу конфликт алар арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр белән дә — Миңнурый белән бәйле рәвештә — бик тыгыз булып аралаша. Бу үзгәртүнең нигезе дә бар: шуның ярдәмендә Газинур образының каршылыкларны жиңү процессында формалашуы да. кеше буларак Сәлимнән өстенлеге дә ачык күрсәтелә. Әсәрнең беренче битләрендә үк Газинур белән Сәлимнең Миңнурый янына килүләрен сурәтләгәндә язучы аларның характер үзенчәлекләрен ача башлый. Аларның колхоз милкенә карашлары да төрлечә. Аерым характерларны бу рәвештә капма-каршы куеп, ягъни контраст итеп сурәтләү, Газинур белән Сәлимнең индивидуаль үзенчәлекләрен ачуга хезмәт итә, уңай геройны тагын да күтәрә. Г. Әпсәләмов мондый алымны, алда әйтелгәнчә, «Алтын йолдыз» романында Галим белән Кәшиф образларында да кулланган иде. «Газинур» романында язучы аны шактый үстергән, Газинур образының уңай сыйфатларын басым ясап әйтү өчен файдаланган. Мондый үзгәртүләр әсәрнең конфликтларын да көчәйтәләр, сюжет сызыкларындагы, композицион төзелештәге көпшәклекне киметәләр. Бу хәл үз чиратында әсәрнең үзәк идеясе патриотизм һәм батырлыкны чагылдырган Газинур образының тулылануына китерә, һичшиксез, бу — Г. Әпсәләмовның зур күләмле проза әсәрләре язуда үсә баруын исбатлаучы матур факт. 
Г. Әпсәләмов үзенең әсәрендә образлар системасын төзү алымнарын, портретка характеристика бирүләрне, пейзаж элементларын, халык авыз иҗаты материалларыннан файдалануны, сюжет сызыкларын үзара бәйләүне һәм гомумән әсәрнең бөтен эчке төзелешен үзәк образны тасвирлау максатына буйсындыра. Ул Газинур образын әсәрнең үзәгенә куя. Романның төп идея проблемасы да шушы образ ярдәмендә ачыла. Әсәрдәге башка образларның да функциясе ачык: алар үзәк герой белән теге яки бу мөнәсәбәтләргә 
керәләр, аның характеры формалашуда билгеле роль уйныйлар. Язучы, үзенең «Алтын йолдыз» романыннан үзгә буларак, «Газинур»да бөтен игътибарын үзәк герой характеры үзенчәлекләрен, аның тормыш юлын һәм тарихи батырлыкка килүен сурәтләүгә юнәлтә. Менә шушы төп сызык әсәрнең эчке планын, ягъни аның композициясен билгели. Г.'Әпсәләмов романның беренче битләрендә үк кульминацион ноктаны — Газинурның батырлыгын бйрә һәм шуннан соң гына аның батырлыкка килү юлларын сурәтли. Мондый композицион алым ярдәмендә ул Газинурның характерын формалаштырган тормыш вакыйгаларын һәм башка образларны бер үзәккә — Газинур тирәсенә туплый. Әсәрнең сюжет сызыклары да үзәк проблема нигезендә берләшәләр. Бу хәл, билгеле, киң планда эшләнгән үзәк герой образы белән чагыштырганда, әсәрдәге башка образларның художество эшләнешендәге аерым кимчелекләрне дә китереп чыгара. Парторг Иванов һәм Соловеев образларының художество эшләнешендә схематиклык сизелә, Миңнурый, Гафиятулла карт, Сәлим кебек типлар да Газинур шикелле эре планда бирелмәгәннәр. Әсәрнең күп кенә башка персонажлары да Газинур образын тулыландыру, аңа характеристика бирү өчен генә хезмәт итәләр. Язучы романның соңгы өлешендә үзенең бу композицион алымны ни өчен куллануын да ачык сиздерә. Менә Газинур үзен тәрбияләп үстергән кешеләр турында уйлый: «Газинур әзергә хәзер булып тумады. Аның үсмер чаклары искенең җимерелүе, яңаның тууы елларында үтте. Илдә кыен иде — Газинурга да
107 
 
кыен булды. Ләкин яшь Совет иле, үзенең яраларын бик тиз төзәтеп, алга атлады. Аның белән бергә Газинур кебек миллионнарча гади кешеләр дә якты киләчәккә атладылар. Ләкин караңгы бер авылда үскән авыл малаена күп нәрсә аңлашылмый иде әле. Күп нәрсәнең дөреслеген ул йөрәге белән генә сизде. Әмма, әгәр дә аның дуслары булмаган булса, ул берүзе, никадәр батыр Lйөрәкле булса да, тормыш төбеннән күтәрелә алмас иде». Олы дуслары— коммунист укытучылары Гали абзый, Иванов, Соловеевлар «Газинурны бөек тормыш юлында, гүя эстафета кебек, кулдан кулга тапшырдылар һәм аларның һәркайсы аны алга алып барды. Алар аңа юл күрсәтте. Тормыш юлында аны җитәкләүчеләр алар булды». Алар белән бергә гади халык вәкилләре Сабир бабай, әтисе Гафиятулла карт, Галәк бабай, Екатерина һәм Владимир Бушусвлар, Миңнурый һәм Гөлләр, Григорьян, Зәбиров һәм башкалар — барысы да гади колхозчы егетнең тарихи батырлыкка килүен хәзерлиләр. Газинур аларның бөтен уңай сыйфатларын үзенә туплый бара. Газинурның характеры уңдырышлы туфрак кебек: I аңа шифалы яңгырның һәр тамчысы сеңә бара, һәр акыллы фикер аңарда матур үренте бирә... Газинурның дошман пулеметын үзенең күкрәге белән каплавы — аның тормышының якты финалы. ...Батальон Калинин өлкәсенең Овсище авылы тирәсендә сугыш алып бара. Бу сугышта узган төндә генә үз отделениесе белән немецлар кулындагы авылга разведка ясаган сержант Газинур Гафиятуллин да катнаша. Дошман дзотлар һәм дотлар эшләгән, бик күп ут нокталары хәзерләгән. Дошман пулеметы безнең солдатларны ачык яланда вакытлыча тукталып калырга мәҗбүр итә. Әгәр дошман пулеметы юк ител- 1 мәсә, совет сугышчыларының алга баруы тоткарланачак. Шул чакны Газинур Гафиятуллин. шуышып, дошман пулеметына каршы китә. Амбразурага бер, ике граната оча. Пулемет атудан туктый. Ләкин, озак та үтми, вакытлыча тукталып калган пулемет тагын эшкә керешә, кар көрте астына яшеренгән амбразурадан яңадан көчле ут сибелә башлый. Дошман пулеметын ничек кенә булса да туктатырга кирәк иде, ә Газинурның кулында бер граната да, автоматында бер пуля да калмаган. «Газинур күзләрен баскан каскасын юеш 
кулы белән күтәрен куйды. Ул артына борылып карамады, ләкин командирның гына түгел, бөтен батальонның аңардан кыю хәрәкәт көткәнен сизенде. Ләкин буш кул белән ни эшли ала соң ул? Газинур кулын күкрәгенә китерде. Атылып чыгардай типкән йөрәге янында, гимнастерка кесәсендә партбилеты һәм... Александр Матро- совның рәсеме! — Саша...— диде ул кинәт, әкрен генә. Газинур яткан җиреннән сикереп торды. Моңарчы кара кургашын ту- тыргаисыман авыр гәүдәсе кинәт җиңеләеп киткәндәй! булды. Әйтерсең, аңа канатлар чыкты. Ул дзотка таба йөгерә башлады». Газинур дошман пулеметын үзенең күкрәге белән каплый... Д. Фурмановның «Мятеж» исемле повестеның бер герое: «...Помирай агитационно! Так умри, чтобы и от смерти твоей была польза... Это ведь твоя последняя мобилизация!!» — ди. Газинурның да батырлыгы — аның соңгы, ләкин мәңге үлмәс агитациясе, аның соңгы мобилизациясе иде. Бу моментны логик эзлеклелектә үстерелгән вакыйгаларның тормышчан нәтиҗәсе икәнлеген күрсәтергә, моның өчен геройның бөтен хисләрен һәм омтылышларын ачык төшенергә кирәк иде. Бу бурыч кульминацион ноктаны романның башында ук күрсәтеп алу белән тагын» да авырайган һәм • катлауланган иде. Чөнки Газинурның дошман дзоты амбразурасын үзенең күкрәге белән каплап, дошман пулеметын кайнар йөрәк каны белән тончыктыруы һәм совет сугышчыларының алга баруына юл ачуы — герой характеры үсе
108 
 
шендә дә, геройның гомерендә дә иң бөек нокта, бу батырлыкның халык теленнән төшми торган җыр ОҮЛЫП яңгырый башлавы, гади совет солдатының үлемне җиңүе, аның үлсмссзлсге башлануы иде. Гаять йомшак күңеллелек белән оста һәм акыллы шаянлык, дошманга тирән нәфрәт һәм дусларга сүнмәс мәхәббәт саклаучы Газинурның соңгы батырлыгын сурәтләүче эпизод укучыда рух күтәренкелеге, Газинурның батырлыгы белән соклану тойгысы уята, һәм ул әсәрдәге бөтен вакыйгалар үсешендәге кульминацион кокта белән дә бәйләнештә бирелә. Г. Әпсәләмов бу эпизодны романның һәр басмасы саен редакцияли, көчәйтә килә. Әсәрнең 1955 елда чыккан соңгы басмасында ул аерата ачык күренә. Газинурның тарихи батырлыгын күрсәтүдәге художество чаралары да үткенлән- дерелгән, чарланган, эмоциональ яктан көчәйтелгән. 
Бөек Ватан сугышы темасын яктыртучы күпчелек әсәрләрендә Г. Әпсәләмов совет солдаты тормышыннан гадәттә бер вакыйганы ала да. үзенең иҗади кызыксынулары һәм принципларына туры китереп, кешенең иң яхшы, пң уңай сыйфатларын ул катнашкан вакыйга эчендә тагын да үткенләндереп сурәтли. Ләкин бу хәл һич тә образларның реальлеген киметми, киресенчә, аны көчәйтә генә. Гомумән матур әдәбият образны үткенләндереп, көчәйтеп сурәтли ала һәм бу аның законы. Чөнки әдәби образны үткенләп- дерү аны типиклаштыруның бер чарасы ул. Г. Әпсәләмовның менә шул юл белән типиклаштыруы нәтиҗәсендә тормышта бик гади булып күренгән кешеләр дә аның хикәяләрендә романтик күтәренкелек белән сугарылып биреләләр. «Хәйбулла солдат» исемле хикәянең герое, мәсәлән, дошман кулына эләгә һәм, бер карашта хәтта күз алдына китерүе дә авыр булган могҗизалы очра к л ы л ы кт а и оста файдалан ы п, пленнан котыла, үзе дошманны пленга ала һәм җиңүче булып чыга. Хәйбулла солдатның батырлыгын гәүдәләндерү — шул ук үткенләндс- рүнең, типиклаштыруның бер чагылышы. Образның характер үзенчәлекләре, ә бу очракта — Хәйбулла солдатның тапкырлыгы һәм батырлыгы, сюжет 
сызыгына кертелгән эпизодларны язучының герой характерының теге яки бу үзенчәлекләрен ачуга хезмәт иттерүе ярдәмендә күренә. Г. Әпсәләмов әсәрнең бөтен компонентларын бер сюжет сызыгы— батырлык һәм аның чагылышып тасвирлау тирәсенә туплый, образны типиклаштыру чараларыннан берсе итеп сюжетны үткенләидерүпе ала. Аның 1943 елда язылган «Үлемнән көчлерәк» исемле хикәясе дә әнә шул ягы белән әһәмиятле. Хикәянең герое — гади совет солдаты Искәндәр, соңгы патронын атып тагып бер дошманны юк итә һәм. пленга төшмәс өчен, актыккы көче белән икенчесенең бугазыннан эләктереп, аиың белән бергә упкынга оча. Хикәядә артык фәлсәфә юк. Бик ачык эшләнгән сюжет сызыгы совет солдатының бөек патриотизмын һәм батырлыгын тасвирлауга юнәлтелгән. Характер, гадәттә, бер эпизод, бер конфликт, бер вакыйгада гына үзен тулысынча күрсәтеп бетерә дә алмаска мөмкин. Момың өчен характерның бик күп эпизодларда һәм вакыйгаларда катнашуы, башка персонажлар белән тыгыз мөнәсәбәткә керүе кирәк. Сюжетның нигезен барлыкка китерүче ситуацияләрнең бербсрсе белән логик бәйләнешләре характерларны ачып бирергә, һәрбер ситуация алдагы ситуацияләргә органик бәйләнергә, берсе икенчесен барлыкка китерә торган булырга тиеш. Бу үзенчәлек бигрәк тә повесть һәм роман кебек зур күләмле әсәрләрнең сюжетына хас. Чөнки сюжет бер-берсе белән бәйләнешләргә кергән һәм үсеп баручы характерларның үзара мөнәсәбәтен, алариың формалашуын күрсәтүгә ярдәм итә. Г. Әпсәләмов үзенең «Газинур» романында Бөек Ватан сугышы елларында язган хикәяләрендәге уңышлы якны — сюжетны герой ха
109 
 
рактерының индивидуаль үзенчәлек ләрен күрсәтерлек итеп, логик эз- леклелектә төзүне шактый көчәйтә. Газинур образы романның беренче битләреннән алып аның соңгы юлларына кадәр ачыла бара, аның тормыш юлын сурәтләү әсәрнең композицион элементларын һәм сюжет җепләрен үз тирәсенә туплый. Әсәрдәге һәрбер герой диярлек аның белән мөнәсәбәтләргә керә, һәр эпизод диярлек бу образның төрле яклап ачылуына хезмәт итә. Газинур образын менә шул рәвешчә үзәккә кую әсәрнең нигездә биографик характердагы роман булуыннан, ягъни аның жанр үзенчәлекләреннән килеп чыга. Газинурның характерына туры китереп, язучы аның тормыш юлына караган фактик материалларга төрле эпизодлар һәм вакыйгалар да өсти, шулар ярдәмендә образны җанландыра, әсәрнең төп идея проблемаларын киңрәк ача. һәм бу хәл бик табигый да. Чөнки реаль шәхесләрнең тормышын яктырткан әсәрләрдә язучы герой итеп алынган кешенең тормышындагы вакыйгалар белән генә дә чикләнми, шулай ук аның тор м ыш ы нд а гы эпизодлар н ың да бөтенесен сурәтли. Язучы ул факт- ' ларны ныклап сайлый, герой характерының логикасына туры китереп эшкәртә, бер эзгә сала. Билгеле, язучы үзәк геройның, ул герой реаль шәхесме, яки гомумиләштереп эшләнгән әдәби образмы — барыбер, аның характерындагы төп бер үзенчәлекне ала. Бу үзенчәлек исә үз чиратында геройның хезмәткә карашында да, дуслары һәм иптәшләре белән мөнәсәбәтләрендә дә, аның . җәмгыять һәм кешеләр белән бәйләнешләрендә дә чагыла. Г. Әпсәләмов үзенең романында нәкъ әнә шул юлдан китә дә. Ул Газинур образына хас булган хезмәт сөючәнлек, намуслылык, үз эшенә бирелгәнлек, ачык күңелле- |лек кебек уңай сыйфатларны аның характерының төп үзенчәлеге итеп ала һәм шул сыйфатларны үсештә, үзгәрештә күрсәтә, Газинур характерының формалашуын шуның белән тасвирлап бирә. Язучы Газинурның тормыш юлын ныклап төшенгән һәм аның характеры формалашуын нигездә дөрес мотивлаштырылган эпизодларда сурәтләгән. Газинур характерының үзенчәлекләренә туры китереп, әсәргә күп кенә яңа эпизодлар да өстәлгән. 
Газинурның үз тормышын куркыныч астына куеп, колхоз айгырын көчле давыл вакытында коткарып калуы, шулай ук аның фронтта вакытта ике күзе дә яраланган шофер Николай белән бергә машинада медикаментлар алып кайтуы һ. б. әнә шул художестволы уйлап чыгаруның бер күренеше. Күп очракта язучының менә мондый уйлап чыгарып өстәлгән аерым эпизодлары да тормыштагы фактларга нигезләнгән булалар. Мәсәлән, автор Газинурның «эшкә барганда да, эштә дә, эштән кайтканда да, юл йөргәндә дә, кайгысын-шатлыгын көйгә салып, гел җырлый» торган егет икәнлеген бик күп урыннарда күрсәтә. Газинурның бу сыйфаты фронтта вакытта да матур эпизодлар ярдәмендә, мәсәлән, Александр Матросов турында җыр белән агитация үткәрүе һ. б. аша сурәтләнә. Сержант Газинур Гафиятуллинның менә бу сыйфаты документаль материаллар белән дә раслана. Шундый материалларның берсе — «Во славу Родины» исемле фронт газетасында 1944 елның августында басылып чыккан бер мәкалә. Мәкаләнең авторы П. Л^артынов сержант Гафиятуллинның татар солдатларын җыеп, алар белән бергә татар җырларын җырлавы һәм татар сугышчылары арасында агитатор булып эшләгәндә халык иҗаты материалларыннан файдалануы турында яза. Әсәрдә менә шул рәвешчә эшләнгән эпизодлар күп һәм алар Газинур характерының формалашуын табигый итеп тасвирлыйлар, аның тормыш юлын укучы күз алдына китереп бастыралар. Сюжет сызыкларының логик эзлекле төзелеше герой характерының бөтен тулылыгы белән ачылуында хәлиткеч роль уйный. Әсәрдәге һәр эпизод характерның теге яки бу үзенчәлеген ачуга хезмәт итсен, аны тулыландырсын. Икенче яктан, ха
110 
 
рактердан оашка сюжет яшп алмый, ул көчсезләнә, аның роле бетә. Шуның өчен дә сюжетсызлык конфлнктсызлыкка китерергә мөмкин. I . Әпсәләмов моны бик яхшы аңлый. Ул Газинур характерын ачу өчен бик күп эпизодлар ала һәм алар әсәрдәге вакыйгалар агышы белән дә, шулай ук герой характерының индивидуаль үзенчәлекләре белән дә тыгыз бәйләнәләр. Гади колхозчы егетнең политик яктан формалашуында тормышның үзенең әһәмиятле урын тотуы мондый эпизодларда аерата ачык күрсәтелә. Төнлә атларны кырда калдырып Миңнурый янына чапкан Газинур зур сабак ала: кулак калдыгы Тавык Мортый шул төндә колхозның иң яхшы өч атын урлый. Леспромхозда вакытта Газинурга парторгны үтерергә теләгән Мишка Карабашны фаш итү күп нәрсәне аңлата. Г. Әпсәләмовның «Газинур» романындагы художество осталыгының бер чагылышы да характер һәм сюжетны тыгыз бәйләнештә бирүдә күренә. Шул сюжет эчтәлегеннән башка Газинурның характерын да аңлап булмас иде. Бик табигый ки, бу принциптан читләшү белән үк автор уңышсыз- лыкка да очрый: кайвакыт характерны сюжеттан, сюжетны характердан аера да, характер үзенә башка, сюжет үзенә башка үсә башлый. Югарыда искә алынган «Хәйбулла солдат» исемле хикәясендә ул гади совет солдатының зур тапкырлык һәм түземлелек ярдәмендә батырлык эшләвен күрсәтә. Ләкин язучы үзе биргән әдәби образның укучы күз алдына бөтен тулылыгы белән килеп басуына ышанмый, ахрысы, аның батырлыгын тагын да калкурак күрсәтү өмете белән, образны яңа ситуацияләргә кертә башлый. Әсәрне ул, аның бөтен эчтәлеге һәм формасына туры китереп, бер батырлыкны сурәтләү белән тәмамлыйсы урында, төнлә белән урман буенча үзе пленга алган дошман солдатын алып кайтучы Хәйбулланы сукырайта. Дошман солдатлары да бик апгыра итеп күрсәтелә. Нәтиҗәдә — Хәйбулла солдатның бу эпизодтан алда гына эшләгән батырлыгы күләгәдә кала, чөнки яна ситуация аның характер үзенчәлегенә яңалык өстәми. «Газинур» романында да очраган мондый кимчелек турында тәнкыйтьтә дә сүз булды инде. Мәсәлән, «Дружба народов» альманахының 1954 ел, 5 
санында В. Василевский әсәрдә Газинурның колхоз айгырын зур тырышлык ярдәмендә коткарып калуын сурәтләгәннән соң ук, язучының аны тагын колхозның яна чәчкечләрен дә уттан саклап калырга җибәрүенең герой характерына яңалык өсти алмаганлыгын бик матур исбат итә. Г. Әпсәләмов кайвакыт бер үк типтагы ситуацияләрне дә үзенең берничә әсәрендә кабатлый. Шул ук Хәйбулла солдатның контузия нәтиҗәсендә сукраюын, ләкин барыбер үзенең бурычын үтәвеи яза, «Газинур» романында да бу ситуация шофер Николай белән кабатлана. Язучы Газинур образының уңай сыйфатларын күрсәтү өчен аны Сәлим һәм Мортын белән конфликтларга кертә, аларны Газинурга контраст сыйфатларга ия итеп сурәтли. Бу алым да «Алтын йолдыз» романында Галим белән Кәшиф образларын эшләүдә кулланылган иде. Ләкин ике әсәрдә дә тискәре образлар уңай образны күтәрү өчен генә хезмәт итәләр. Аларның конкрет функциясе җитәрлек түгел, алар бик көчсез һәм уңай геройга аларны җиңү ансат бирелә. Менә болар барысы да урынсыз ашыгуның нәтиҗәсе, детальләргә игътибар биреп җиткермәү аркасында кайвакыт язучының художество фикерләвенең тапталган әзер сукмаклардан юнәлүе нәтиҗәсе булып торалар. Романның образлар системасында да, шулай ук аның сюжет төзелешендә дә очрый торган МОНДЫЙ: кабатлаулар язучының стиленә дә килеп бәйләнәләр. Г. Әпсәләмов! әсәрләрендә, шул исәптән, «Газинур» романында да бер үк җөмлә-* ләр, мәкаль һәм әйтемнәрнең кабат-1 л а п у ы геройларның и н д 11 в иду а л ь үзенчәлекләрен ачуга комачаулый. Берничә мисал алып китик: 
111 
 
«Алтын йолдыз» романында автор карт эшче Рәхим абзыйдан улы Галимгә: «Онытма, Ватансыз кеше— җырсыз сандугач, диләр. Ә җырсыз сандугач*— чыпчык дигән сүз. Аның беркемгә дә кирәге юк» (119 бит) дигән сүзләрне әйттерә. «Газинур» романының 1953 һәм 1955 елларда аерым китап булып чыккан икс басмасында да шул ук сүзләрне карт колхозчы Гафиятулла да кабатлый: «Ватаны юк — җыры юк сандугач ул», дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде...» (238 һәм 219 битләр). Газинурдан ишетеп шушы ук сүзләрне замполит Соло- весв та әйтә (496 бит). Бер үк сүзләрне карт эшче, элекке путиловчы Рәхидо абзый — бер әсәрдә, карт колхозчы Гафиятулла— икенче әсәрдә бер үк ситуациядә— улларын армиягә озатканда әйтәләр. Билгеле, бу сүзләрнең һаман кабатлануы төрле характерлы геройларның индивидуаль үзенчәлекләрен ачуга тулысы белән хезмәт итә алмый. Кызганычка каршы, «Г азинур» романының үзендә дә, аның журналда бер тапкыр, аерым китап булып ике тапкыр татарча басылып чыгуына карамастан, мондый күренешләр башка урыннарда да очрыйлар. Мәсәлән, романның (1955 елгы басмада) 130 битендә Газинур: «Кешеләр туган җирдән туйган юк, туган илнең төтене дә тәмле була диләр»,—ди, 173 биттә Гафиятулла карт та: «Туган җирдән туйган юк...»—дип сүзен башлый. Аерым фразаларның да кабатлануы бар. Мәсәлән: 109 биттә: «Абыйсының серен белгән хәйләкәр малай капчыкны төбеннән тотып селекмәде», 178 биттә тагын: «Ул абыйсы кебек хәйләкәр булганга, сер капчыгын берьюлы чишеп куймады» һ. б. Бәлки автор мондый әйтем һәм мәкальләрне берничә геройдан һәм Газинурдан кабатлатуы белән, Газинурның үзенә күп дөнья күргән акыллы кешеләрнең уңай сыйфатлары белән бергә, аларның үткен сүзләрен дә үзләштерә, җыйный баруын әйтергә тели торгандыр? Ләкин авторның шундый теләге бармы-юкмы, мондый кабатлаулар тик Газинур образының көчен ген. киметәләр, аның индивидуаль үзенчәлекләрен йомшарталар. Г. Әпсәләмов — үзенең хикәя һәм повестьлары, «Алтын йолдыз» һәм «Газинур» романнары белән Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллардагы татар совет 
әдәбиятында күренекле урын алган талантлы язучы. Ул үзенең идеяхудожество осталыгын эзлекле рәвештә үстерә килә. Менә шуның өчен дә аңа иҗат практикасындагы аерым кимчелекләрдән арыну бигрәк тә әһәмиятле. Сюжет сызыклары төзүдә бу эш зур игътибар белән үтәлергә тиеш. Ана үзенең геройларын артык күп сюжет эпизодларына, бер-берсен кабатлаучы ситуация һәм эпизодларга кертүдән саклану яхшырак булыр иде. Чөнки аналогик ситуация һәм эпизодлар да, шулай ук аларның чамадан артып китүе дә герой характерына яңалык өсти алмыйлар. 
Г. Әпсәләмовның Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләре татар совет прозасының хәрби- патриотик тематиканы эшләүдә шактый зур уңышларга ирешүен раслыйлар. «Газинур» романы — әнә шундый әсәрләрнең берсе. Г. Әпсәләмов үзенең бу әсәрендә хәрби-патрпотик асманы хәл итүдә рус совет әдәбиятының да, шулай ук татар совет әдәбиятының да уңай традицияләрен дәвам итә, тормышны ныклап өйрәнүен, әдәби осталыгын үстерү өстендә дәвамлы эшләп килүен күрсәтә. Нәкъ шуның өчен дә ул совет кешеләренең батырлык, көрәштә куркуны белмәү, Ватаныбызның дошманнарына каршы халык белән берлектә сугышырга һәрвакыт хәзер тору кебек төп сыйфатларын яхшы төшенеп, аны Газинур кебек типик образ аша күрсәтә алды. Художество эшләнешендәге аерым кимчелекләренә дә карамастан, бу әсәр безнең яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә хезмәт итә. Бик күп укучылар издательство- ларга һәм язучыга җибәргән хатла- 


 
рында ромапныц патриотизм хисләре тәрбияләүдәге әһәмияте турында язалар. Мәсәлән. Свердловск шәһәреннән урта мәктәп укучысы Со- ловьева\П. үзенең хатында: «Мпца Газинур бигрәк тә ошады. Ул Александр" * Матросовның батырлыгын кабатлады һәм үзенең Ватаны өчен һәлак булды. Ул яхшы кеше булган, һәрвакыт шат күңелле, бервакытта да алдашмаган. Бары дөреслекне генә яраткан, һәрвакыт алда барган. Аңардан күн нәрсәгә өйрәнергә мөмкин».—дип яза. Совет Армиясендә хезмәт итүче иптәш В. 3. Ткачук хатында мондый сүзләр бар: «Без бөтен подразделениебез белән бу матур, художестволы китапны укып чыктык, һәм һәрбер укыган кеше үзенең бөтен көчен, тормьулын халык бәхете өчен, Ватан өчен биргән Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин кебек батыр, кыю. куркусыз булырга тели». Советлар Союзының төрле почмакларында яшәүче төрле профессия кешеләреннән килә торган күп сандагы хатлар «Газинур» романының киң катлау укучылар массасы тарафыннан җылы каршы алынуы турында сөйлиләр.