Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАЛАСА БАСУЛАРЫНДА 


Эш көне бүген дә кичәгечә бик киеренке узды. Таң белән бергә калыккан колхоз авылы урамнарында аз гына вакыт хәрәкәт булып алды да тынды. Соңгарак, иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә, урамнар тагын бер җанланып алды алуын, ләкин монысы да озакка бармады — балаларның мәктәпкә ашыккан минутларында гына чагылып узды. Шуннан соң колхозның басуларында, ындыр табакларында эш, мәктәптә укулар башланды. Әле кичә кичтән үк колхоз председателе Әхмәт Юсупов правлениедә бригадаларга иртәгә эшлисе эшләрнең нарядын тапшырып, эшне бетереп, башны ястыкка салырга дип кайткан чакта, мин аңар иртә белән бергә күтәрелеп, ул кая барса шунда барып, күләгәсе кебек ияреп йөрергә теләвемне белдергән идем. — Сезнең өчен ул чаклы иртә күтәрелүнең кирәге булыр микән? — диде ул. Мин, журналист кеше өчен кирәкмәгән бер генә эш тә юк, дигәч, ул минем фикер белән килешә төшкән төсле: — Ярар, мин каршы түгел, әлбәттә,— диде, аннары: — Күтәрелә белерсезме соң? Колхозда редакцияләргә караганда эш берникадәр иртәрәк башлана,— дип ярым шаяру белән өстәп тә куйды. — Менә сез күтәреләсез ич... Ә бит әле күптән түгел генә сезгә дә эшкә 9 га барырга кирәк булган. Кем белә тагы, директор урынбасары булгач та «тоткарланган» чакларыгыз да булгандыр әле,— дидем. Ул көлде. — «Чаян»да басылган идеме әле, бер рәсемне хәтерләттегез сез миңа: җитәкче работниклар эшкә соңга калмыйлар, ә тоткарланалар.— Аннары җитди тонга күчте:— Безнең эштә соңга калырга да, тоткарланырга да ярамый шул. Гомумән, мин, нинди генә эштә булмасын, иртә торудан аеруча бер ләззәт табам. Дөрес, моңа күнеккәнче бик читен булды миңа. Үзегез күз алдыгызга китереп карагыз инде: җылы одеал астында иртәнге йокының иң тәмле чагында баш очында гына «Поды- майс!» дип кычкырып җибәрсеннәр әле... Арча районы Наласа авылындагы Сталин исемендәге колхозның яңа председателе Әхмәт Закир улы Юсупов гомеренең шактый өлешен Совет Армиясе сафларында уздыра. Армиядә үсә, чыныга һәм Коммунистлар партиясе сафына керерлек политик тәрбия ала. Әнә шундый әйбәт мәктәптән гүзәл сыйфатлар алып чыккан безнең бүгенге колхоз председателебез Әхмәт Юсупов, катлаулы һәм күп тармаклы колхоз производствосына килгәнгә кадәр, күп еллар җаваплы участокларда административ-хуҗалык эшләрен башкара. Шунысы күренекле: нинди генә эштә эшләмәсен — Ватан сугышы елларында госпитальдәме, аннан соң Казан медицина институтындамы, аңа гел җанлы кешеләр белән эшләргә, алариың кайгыларын да, зарларын да, куанычларын да уртак кичереп, уртак хәл итәргә туры килә. Аерым кешеләрдән алып 


 
бөтен бер ил кайгысы белән яшәү, үз файдаңны илең, дәүләтең файдасына буйсындырып яшәү кебек совет патриотизмы рухында тәрбияләнгән коммунист Әхмәт Юсупов та колхозларны кадрлар белән иыгыту буенча партия чакыруы яңгыраган көннәрдә беренчеләрдәи булып үзенең тавышын ишеттерә. — Мин дә туган партиябезнең бу чакыруын чын йөрәктән кабул итәм һәм мине дә колхозга эшләргә җибәрүегезне сорыйм,— ди ул. Әлбәттә, яше илледән ары якка узган һәм буйга җиткән балалар атасы булган кешенең тормыш биографиясендә бердән шуның ише яңа сәхифәнең ачылып китүе кайберәүләр өчен көтелмәгәнчәрәк тә булып күренгәндер. Бар бит ул шундый кайберәүләр... Берәүләре аидыйлариың эш хисабына түгел, ә ел хисабына картаеп пенсиягә чыгу көнен дүрт күз белән көтеп яталар, икенчеләре патриотизмны эштә түгел, ә күбрәк телдә яңгыратырга гадәтләнүчән булалар. Әхмәт Юсупов үзен, барыннан элек, әнә шундыйлар сафына ялгыш эләгеп китүдән саклап килә. Ә инде яшь ягына килгәндә, аның колхоз производствосы кебек гаять катлаулы да, кызыклы да булган зур бер эштә эшләү өчен иң камилләшкән чагы. Бу фикерне мин үз башымнан чыгарып түгел, ә колхозчылар белән сөйләшүдән ишетеп әйтәм. — Председателебез кулай... дөнья күргән кешегә охшый,— ди колхоз картларыннан ындыр каравылчысы Зарифулла агай,— авыл хуҗалыгы, улым; ул атабабадан шулай килә инде: беләк кирәк тә, белем кирәк аңар. Беләкне яшьлек бирә, ә белемне мәктәп. Мәктәптән соң тагын бер мәктәп бар әле, тормыш мәктәбе. Шул аның асылы, ә безнең эштә ансыз булмый. Бу тормыш мәктәбен үтеп картайган игенченең фикерләренә кушып авыл хуҗалыгында җитәкче булып эшләүчеләр өчен тагын да бер кирәкле сыйфатны әйтеп узарга кирәк: оештыручаилык сәләте. Ә әйбәт оештыручы булу өчен һәр эштә үзеңә үрнәк күрсәтергә, үз үрнәгең белән башкаларны да кызыксындыра белергә кирәк. Әхмәт Юсупов әле колхозга килеп эшли башламас борын әнә шул турыда уйлый һәм бу эштә үзенә иң якын ярдәмчеләренең, аеруча, колхоз коммунистларының җитәкчесе — партоешма секретаренең, оештыру- чанлык сәләтләрен күрәсе килә. Ниндирәк иптәш икән ул? Агитаторлар булып кемнәр эшли икән, эшли ал'алар микән? Бригадаларда стена газеталары чыга микән? Колхозчыларның көндәлек хезмәт көннәре язылып бара микән? Хезмәт дисциплинасы ничек икән? Булачак председательнең башына бер-бер артлы шундый уйлар керә торалар. Яна председательне колхозчыларга тәкъдим итү өчен аның белән бергә колхозга барган район башкарма комитеты председателе Солтан иптәш Абдуллин, әле юлда барган чакта ук, булачак председательнең күңелен күтәрергә теләп, алдагы эшләрне, бурычларны җиңеләйтебрәк, сылабрак сөйләргә уйламады да. Күп еллар буе районның авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итеп килгән, ялгышларын да, уңышларын да кичергән бу кеше Юсуповны, беренче адымнарыннан ук, колхоздагы хәлләргә аек күз белән карарга өйрәтә. — Кешеләре дә әйбәт, җирләре дә бәрәкәтле... Эшне куя белергә генә кирәк,— ди райбашкарма комитеты председателе,— узган елда алар хезмәт көненә 340 грамм икмәк бүлделәр, ә алган акчалары илле тиенгә дә тулмады. Бер нәрсәне исеңнән чыгарма: бездә, гадәттә, мондый хәлләр өчен күбрәк табигатьне гаепләү тенденциясе яшәүчән була. Янәсе корылык, ашлык янды һәм тагы шуның ише фәлән-фәсмәтән. Газеталарны укый торгансыңдыр. Әнә Казахстан далаларында быел табигать бик иркәләмәгән, ә колхозчылар миллионнарча пот ашлык җыеп алалар... Димәк, чын мәгънәсендә эшләргә, оештыра белергә кирәк.


 
Бу мәсьәлә колхозчыларны да борчый. Яна председатель эшли дә, эшләтә дә алырмы сон? Үзе монда, күңеле тегендә булмасмы соң? һәм нәкъ шулай итеп сорау да бирәләр аңар раслау җыелышында. — Сине семьялы дип ишеттек. Нишләп ялгызың гына килдең? Үзең монда, күңелең анда булмасмы соң? — дип сорый сизгер колхозчыларның берсе. — Булмас, иптәшләр,— ди Юсупов,— ул ягы алдан уйланылган аның һәм сезнең мондый сорау бирүегез дә бик хаклы. Менә эшләп карыйк элек, күрерсез: үземне дә, эшемне дә ошатсагыз семьяны да китерермен, чынлап торып җирләшермен. Семья китергәч өен, каралтысын салырга кирәк булыр, ярдәм итәрсезме соң? — Анысына калгач эш бездән тормас,— диләр колхозчылар. Шулай итеп, беренче адымнардан ук колхозчылар белән яңа председатель арасында ачыктан-ачык сөйләшүдән туган ышаныч ныгып китә... Август башлары. Сталин исемендәге колхоз дәүләткә ашлык тапшыру планын үтәүдә Арча МТСы хезмәт күрсәткән егерме колхоздан егерменче урында тора: арттан беренче. Шәп күрсәткеч түгел бу. Мондый хәл белән килешеп тору һич кенә дә ярамый. Бригадирлар белән, аеруча, беренче бригада бригадиры Усман Нәҗметдинов белән сөйләшкәндә, колхоз председателе, тегеләрдә мондый хәл өчен җитәрлек борчылмауны сизеп ала. Әле башладык кына ич, вакыт бар, димәкче булалар кайберәүләр. Әйе, вакыт барлыгын колхоз председателе үзе дә яхшы белә, ләкин аны вакытның, көтмәве тынычсызлый. Җитмәсә тагы, җәе дә бик явым-чәчемле килде быел. Димәк, эшне вакытка түгел, ә вакытны эшкә буйсындырырга кирәк. Беренче август кичен колхоз коммунистларының җыелышы уздырыла. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: урып-җыюда коммунистларның авангардлык рольләре. Докладны — колхоз председателенең урынбасары, яшь агроном Каюм Нәбиуллин сөйли. Бу иптәш Әхмәт Юсуповка кадәр колхозның председателе булып эшләгән кеше һәм ул, коммунистларга хас тугрылык белән, ничек итеп моңарчы начар эшләп килүне, бригадаларда хезмәт дисциплинасының йомшак булуын, социалистик ярышның киң җәелдерелмәвен конкрет мисаллар белән ачып сала. Җыелышта катнашкан ун коммунистның унысына да аерым-аерым участокларда конкрет эшләр, бурычлар йөкләнә. Икенче көнне бригадаларга Сания Хисмәтуллина, Равия һадиуллина, Гөлчирә Маһиҗанова кебек партоешманың иң яхшы агитаторлары киләләр. Агитаторларга ярдәмгә авыл мәктәбенең укытучыларыннан Фәхрия Галимҗанова, Бибинур Зәйиетдинова иптәшләр дә кушылалар. Агитаторлар колхоз басуларында, ындыр табакларында үз бурычларын ялкынлы сүз белән дә һәм дәртле эш үрнәкләре белән дә үтиләр. Менә аларның кулы белән оештырылган почет тактасы, стена газеталары күренә башлый. Почет тактасына беренчеләр булып машина белән уру нормасын көненә 4,5—5 га итеп үтәүче Шәрифулла Сабиров, Каш- шаф Гайнетдиновларның исемнәре, нормаларын 125—130 процентка үтәүче уракчы кызлардан Гөлбәгъдә, Сәрвәрә, Рабига һәм Фәүзияләрнең исемнәре языла. Степа газетасының баш мәкаләсе Партиянең XX съездына лаеклы хәзерлек мәсьәләсенә багышлана. Газета күзеннән колхозның алдынгылары да һәм алдынгы булып җитә алмаучылары да, берсе дә, читтә калмый. Берәүләр үзенең туган колхозына бөтен күңелен биреп эшләгәндә, икенчеләр эшкә чыкмыйча өйләрендә утырырга да яраталар, ди газета һәм шундыйлардан колхозчы Фагилә Сәмигуллинаны атап күрсәтә.


 
Ә бит Фагилә апайга үз ялгышын бик тиз ацлап алып төзәтергә, алдынгылар сафына басарга юл ачык. Инде аны әйтәсең икән, үрнәк алырлыгы да бар бит аның. Менә Гомәр Сираҗиевны гына алыйк ди. Эшләмичә өйдә ятарга дисәң, кем-кем, ә аның хакы да бар: икенче группа инвалид ул, шуңар да карамастан үз эшен гражданлык намусы белән үти һәм колхозда көн дә дүрт-биш хезмәт көненә кадәр казана. Я, менә Салих агайны гына алыйк. Алтмышны атлады ул быел. 1933 елдан бирле катлаулы уру машинасы «МК-1100» да эшли. Ә ничек кенә эшли әле! 8 сәгатьлек эш вакытына 12 тонна урынына 48 тонна борчак суга. Тыңлап карагыз әле сез аиы, Фагилә апа! — Ел саен үз-үземә әйтәм: юк, быел эшләмим инде, картайдым... Юк, түзми бит, йөрәк түзми. Бер дә аерыласым килми эштән,— ди Салих агай, аннары тузан пудрасы белән агарган кашлары астыннан гына күзләрен җелтерәтеп елмая да: — Шуңа бер дә картая алмыйм, күрәсең. Эш картайтмый бит ул адәм баласын, эшсезлек картайта,— дип тә өстәп куя. Чынлап та, Салих агай Якупов машинасы гөрләп ашлык суккан ындыр табагында хезмәт яшьлеге балкып тора. 48 тонна аз нәрсә түгел ул. Диңгездәй җәйрәп яткан урылган кырдагы уңыш өемнәре (биредә аларны «күзләр» дип тә атыйлар) бер-бер артлы йотыла торалар. Биредә 25 колхозчыдан торган сугучылар агрегаты хәрәкәт итә: ташыйлар, салам тарталар, скертләргә өяләр. Борчак сугу бодай, арыш сугуга караганда читенрәк. Читенлеге шунда: комбайнга көлтәләп түгел, ә кучалап бирергә кирәк. Дөрес, урылган борчак аерып ала алмаслык булып укмашкан, ләкин аны күтәреп машина чүндере башындагы- ларга бирә бару бик үк җиңел эш түгел. Агрегат кызлары моның да җаен тапканнар. Менә Садыйкова Әминә, Гарифуллина Бибиәсма, Әхмәтова Фагилә берьюлы өч сәнәккә кадап алалар да, солдатлар кебек бер аякка атлап, күтәреп илтәләр. Күз ачыпйомганчы сугу машинасы чүндерендәге егет- ләр-кызлар борчак өеме астында күмелеп калган төсле булалар. Ләкин бу бик кыска мизгелдә генә булып ала һәм сугу машинасының барабаны зур-зур уңыш өемнәрен йотып кына тора. Чүпдер өсте тагы бушап кала һәм шул вакытта инде Салих агайның тавышы яңгырый: — Кызулатыгыз, егетләр, кызулатыгыз! Эш тагын кыза.. Без трактор янына, дөресрәге, тракторда эшләүче Фәрзәнә Гыйла- җиева янына киләбез. Әгәр шагыйрьләр аның тормыш юлы белән танышыр булсалар менә дигән әйбәт лирик парча яза алырлар иде... Бөек Ватан сугышы елларында, авылда эшкә яраклы ир-зат калмагач, Фәрзәнә тракторга эшләргә килә. Башта аны кыска сроклы курсларга җибәреп кайтаралар, ә аннары ул озын сроклы өйрәнү эшен тракторның үзенә утырып башлый. Еллар уза тора... Менә тиздән 15 ел инде, Фәрзәнә әле гел бер тракторда эшли. Тракторы аның таушалып, Фәрзәнәнең үзе әйтмешли, «картаеп» беткән. — Читен түгелме соң эшләве?—дип сорыйбыз без аңардан. — Читенлеге куркытмый, менә бу картайган машина үземне дә картайтмасын иде, шул гына борчый,— ди тракторчы кыз, елмаеп. — Туктат!.. Лента төште!—дип кычкыра шул чак берсе. Фәрзәнә тиз генә моторны туктата һәм үзе «әнә, әйттем ич!» дигән төсле итеп безгә карый. Тракторчы кызга ярдәмгә Салих агай килә. Менә моторны тагы җибәрәләр, тракторның авыр валы әйләнә башлый. Шул әйләнгән әйләнешендә сугу машинасына тоташтырылган лентаны валга кидерергә кирәк. Бер кидерә лентаны валга Салих агай, ике кидерә ычкына 


 
лента. Тузан белән көмешләнеп шомарган вал лентаны ябыштырып ала алмый. — Элегрәк МТС валга сыларга канифул бирә торган иде,— ди эш арасында безгә ацлатып Салих агай,— хәзер анысын да оныттылар. Ниһаять, лента валга кидертелә, трактор гөрли, сугу машинасы тагын эшли башлый. Бу.ыгы-зыгы биш-ун минут кыйммәтле вакытны ала һәм Салих агайның кул тиресен сыдырып, кан чыгару белән очлана. Машина агрегатларын шуның ише беренче кирәк булган әйберләр һәм җиңелчә аптечкалар белән тәэмин итү турында Арча МТСы җитәкчеләре исләреннән чыгарганнар, күрәсең. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, гомумән, Арча МТСы үзе хезмәт күрсәткән колхозларында хезмәтне механикалаштыру буенча мактана алмый. Моның ачык үрнәген аерата бу колхозда күрергә була: өч ындыр табагының икесендә эш атабабалар ысулы белән бара әле. Җил һәм көрәкләр үти монда МТС үтәргә тиеш эшне. Җил булса, көрәгеңне кулыңа ал да җилгәрт ашлыгыңны... Сталин исемендәге колхоз — күп тармаклы колхозларның берсе. Ләкин аның һәрбер хуҗалык тармагында эшләнәсе эшләр күп әле, ә кайберләрендә яңа баштан оештырып җибәрергә кирәк. Яна колхоз председателе Әхмәт Юсуповның хәзердән үк бу мәсьәләдә түгәрәкләнә башлаган яңа уйлары, фикерләре, планнары бар. һәм иң гүзәле шунда аның: председатель үзенең уй-фикерләрен башында саклап кына йөртергә яраткан кешегә охшамаган. Ул колхозны беренче кабул итеп алу көннәреннән колхоз фермасында ныклы тәртип урнаштыру белән шөгыльләнә. Ничә еллар буе сөйләнеп киленгән терлек абзарларына су үткәрү һәм һәрбер терлек өчен автосуэчерткечләр булдыру эше шушы көннәрдә хәл дә ителде. Хәзер ферманың силос базларына кукуруз турап салу эше дә механикалаштырылды һәм кыш өчен махсус су башнялары урнаштырылган җылытылган кухнясе дә өлгерә. Колхозның тимерчеләре, балта осталары яңа председательләренең инициативасын күмәкләшеп күтәреп алалар. Аның киләсе елда колхозның җиләк-җимеш бакчасыннан күбрәк доход алу, авыл тирәсендәге күл төбен чистартып, балык үрчетү мәсьәләсе белән шөгыльләнү теләген дә хуплыйлар. — Безгә эшне шулай оештырырга кирәк,— ди Юсупов колхозчылар белән правлениедә кичләрен очрашып сөйләшүләрдә,— колхозыбызның һәр тармагы да доход китерерлек булсын. Менә шул чагында инде байлыгыбыз да артыр. Өстәлебездә икмәгебез дә булыр, бәрәңгебез дә, итебез дә, яшелчә-җимешебез дә, балыгыбыз да... Ә моны булдыру өчен Сталин колхозының бөтен мөмкинлекләре дә бар һәм барыннан да бигрәк шуңар омтылыш белән янган, эш сөйгән колхозчылары бар. Шуңар күрә дә колхоз партия оешмасы секретаре Сәлимә иптәш Гәрәева бу турыда сүз кузгалганда мәсьәләне бик дөрес куя. — Колхозыбызның язмышы безнең үз кулыбызда,—ди ул.—Эшлибез дисәк, эшли алырлык кешеләр без. һәм бу дөрес тә. Урып-җыю башланган көннәрдә егерменче урында торган бу колхоз, беренче ун көнлектә бердән алтынчы урынга сикерде һәм, хезмәт темпын көчәйткәннән-көчәйтә барып, сентябрь башларында дәүләткә ашлык тапшыру планын үтәп, районда алдынгылар сафына ук чыгып басты. Узган ел белән колхозның быелгы елы тиңләштермәслек. Әле хезмәт көннәрё буенча исәп-хисапны өзүләргә кадәр үк, Сталин исе

 
мендәге колхоз игенчеләре, дәүләт алдындагы үз бурычларын намус белән үти барып, беренче авансларны да алдылар. 75 тән 12-5 подка кадәр икмәк алган колхозчы семьяларының исемлеге зур гына. Колхоз быел һәрбер хезмәт көненә ике кило ярымнан да ким бүлмәскә чамалый. — Өч килодан да бүлә алыр идек, ләкин колхозчыларга күбрәк акчалата бүләргә дә уйлыйбыз. Авылны да яңартырга кирәк бит,—ди Әхмәт Юсупов,— әнә әкрен генә булса да башланды да инде... Авыл өйләре арасында, анда-монда, спайланып утырган яңа буралар күренә. Бу авылның исеме Наласа. Кайчандыр, әле колхозлар оешканга кадәр, бу исем җырда бик яңгыраган иде. Ай Наласа, вай Наласа, Наласа кала баса,— дип җырланган җырны әле дә хәтерләүчеләр бардыр. Нишләп яңгырамый соң ул җыр бүген? Кемнәр һәм ни өчен шулай җырлаганнар аны? Нинди шартларда туган ул җыр? Шундый сораулар белән без колхозның олы яшьлеләреинән тегермәнче Зиннәт агай янына кердек. Яше шактыйга җитсә дә картаерга хәзерләнмәгән төсле булып күренгән кыяфәтле, ачык чырайлы, сүзгә һәвәскәр бу кеше, безне тыңлагач та, кайчандыр булып узганнарны хәтерләгәнсыман, көрсенеп куйды да сүз башлады. — Без чыгардык ул көйне. Мин, аннары Гата Сәмигуллин оста гар- моньчылар идек, ә җырчыбыз Гали Зарипов, авыр тормышны җиңеләйтеп, кышка икмәклек эшләү теләге белән ул елларда Донбасс якларына забой чабарга китә торган идек. Шахтасында да ул чагында эш авыр, хәзерге төсле машина юк, механизм юк иде. Менә шул елларда туган авылны сагынып, гармонь көйләтә торган идек без, ә баратора сүзләре дә табылды, җыры да туды. Әйе, хәзер җырламыйлар ул җырны, заманалар үзгәрде, җырларда да хәзер элеккечә зар-сагыш яңгырамый. Элек без бәхет эзләп авылны калдырып киткән саен: Наласаның кызлары Кияүсез кала баса,— дип үртәп тә, көенеп тә җырлый торганнар иде. Ә хәзер?.. Үзегез күргәнсездер Наласаның кызларын, егетләрен, алар башкачарак җырлыйлар шул хәзер... Әйе, җыр башкачарак яңгырый хәзер, һәм яңача яңгыраган җырның мотивларын колхоз авылының уңыш басулары һәм шул уңышны үстерүче колхозчыларның дәртле хезмәтләре тудыра... Наласа, сентябрь, 1955.