Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУНАКЧЫЛ БАҺАВЕТДИН


Районнан килгән берәр кешегә төн кунарга яисә ял итеп алырга кирәк булса, аңа шундук Баһаветдин агай йортын төртеп күрсәтәләр. Хәер, күп вакытта төртеп күрсәтүнең кирәге дә булмый. Тиредер, иттер җыючылар, төрле инспекторлар, вәкилләр, Тарталыга үз йомышы белән дә, учреждение йомышы белән дә килеп чыккан төрле начальниклар, колхоз правлепиесенә, авыл советына барыр алдыннан, башта Баһаветдин агайга сугылып узалар, йорты да юл өстендә генә — авыл очыннан алтынчы гына йорт. Мәсьәлә йортның кайда утыруында гына түгел, әлбәттә, мәсьәлә — Баһаветдин агайның кунакчыл булуында. Ләкин Баһаветдин агай, кунакчыл булам дигәч тә, очраган-барган теләсә кемгә сикереп төшми. Кунакчыл булуның да үз жае бар. Баһаветдин агай үзе дә, хатыны Хәдичәттәй дә моны бик яхшы беләләр. Әйтик, бер урында да утырмаган, бер генә начальник белән дә таныш- лыгы-белешлеге булмаган берәр җәяүлене туйдырып чыгарудан ни файда? Әгәр менә дилбегә каккач та ут уйнатып чаба торган яхшы ат җиккән берәр начальник булса — анда инде сүз бөтенләй башка! Баһаветдин агай андый начальникларны нинди тарантаска, нинди чанага утырып килүләреннән үк, бер чакрымнан ук танып ала. Андый кадерле кунакларны аның йортында, үз кунаклары кебек яратып, якын күреп, колачларын җәеп каршылыйлар. Атны шундук лапас янына китереп туктаталар, алдына печән салалар, юлчының үзен исә култыклап диярлек өйгә алып кереп китәләр, һәм бер-ике минут вакыт үтми, җиде литр керешле яңа, ак самовар гөрелдәп җырларга тотына. Аннан соң юлчыны сыйлый-сыйлый чәй эчерәләр, ятып, ял итеп алырга урын тәкъдим итәләр. Ә соң ерак юл килеп арыган-алжыган кешегә кайнар чәй белән якты йөздән башка тагын ни кирәк? Кайберәүләр керәләр дә, тамак ялгап, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр, ә кайберсенә Баһаветдин агайда бер-ике көн ятырга туры килә — була бит шулай: я кирәк кешесен очрата алмый, я эше тиз генә бетми. Андыйларның чинына, дәрәҗәсенә карап, сыйхөрмәт тә төрлечә була. Үзе кирәк дип тапкан кешесе алдына Баһаветдин агай, мич башындагы кечкенә мичкәдән агызып алып, ачы балын китереп куя, тегесе кары- шып-нитеп торса: «Әйдә, бер кружкадан ни булган да, ни калган — эч. Акча малы түгел, бакча .малы... Тәмен генә булса да тагын кара»,— дигән булып кыстарга тотына. Кич, кунакның шулай ук чинына, дәрәҗәсенә карап, я итле аш, я бәлешфәлән пешә, мунча ягыла. Зур кешеләрнең күңелен күрим дигәндә Баһаветдин агай җанын да жәлләми инде, бишкә, кирәк икән — кырыкка да бөгелә ала. Кунган өчен дә, сый-хөрмәт өчен дә ул беркемнән бер тиен алмый. Үзләре бирсәләр дә, кыстап-кыстап бирсәләр дә алмый. Юк, кая ул, аллам сакласын! Рәхмәте булгач, шул җиткән, йөз сум акчаң булган
92 
 
чы, йөз дусың булсын, дип белмичә әйтмәгәннәр. Аның тагын: илдә илле дусың булсын, кырда кырык дусың булсын, дигәне дә бар әле. Яшәрсең бу дөньяда танышбелсшсез! Әйтик, Баһаветдин агайцың үзенә районга-нигә бик еш барырга туры килә. Кунарга кемгә керәсең? Әлбәттә, танышыңа! Монсы әле аның болай гына. Яисә Баһаветдин агайның сарыктыр, сыердыр, хәтта ат кебек хайван да суеп саткан чаклары була. Базарда урын ялы өчен акча алалармы? Алалар. Ләкин кемнән алалар да, кемнән алмыйлар шул. һич югы, аның әле, аллага шөкер, бер генә мәртәбә дә түләгәне юк. Чөнки базар начальнигы—таныш кеше, еш кына Баһаветдин агай балының тәмен татып чыга торган кеше. Беткәнмени тагын шуның ише нәрсә! Син сорама, мин әйтмим, дигәндәй, озын сүзнең кыскасы — яхшы танышларның ничек кирәклеген Баһаветдин агай үзе генә белә. У-у, бу мәсьәләдә аның күзе чыккан! Әйе, берни әйтеп булмый, рәтне белеп яши Баһаветдин агай. Аның ишек алдына керсәң, әйләнеп чыга алмассың. Ул каралтылар кирәкме, ул кош-корт, мал-туар кирәкме — санап бетергесез! Өй артында гына бик зур җимеш бакчасы: алмалар, чияләр, җиләге- фәләне... Бәрәңге бакчасын әйтеп-сөйләп тә торасы юк инде ул, әллә» кырык сутын, әллә ярты гектар шунда—лапас яныннан башлап елга буена кадәр сузыла. һич тик тора белми Баһаветдин агай — ансын алай итә, монсык болай итә, район базарына гына түгел, поездга утырып, кайчакларда ерак-ерак җирләргә дә барып кайткалый. Бик мул яши, бик бай ЯШЕ Баһаветдин агай. Аннан соң, бик тырыш та бит үзе. Тик дөньяда бер генә нәрсәне җене сөйми Баһаветдин агайның, ул да булса — колхоз эше. Бригадир килеп эшкә-нигә әйтсә, йөзләре җир була, сөмсерләре коела инде. Койрык болгарга шундук сәбәбе д? табыла: я бүсерем кузгалды, ди, я печән өйгәндә лапас түбәсеннән егылып төштем, билем авырта, ди, я анда тәмле телләнеп: «Сарык суй- ганыем бит әле, Фәтхулла туган, әллә бүтәннәргә әйтеп торасыңмы? — ди һәм соңыннан бер дә исе китмәгән кыяфәт белән өстәп куя:— Кич: кайтышлый кереп чык, яшь бәрән итен авыз итеп карарбыз»,—ди. Яшерен-батырын түгел, колхоз аннан бернинди игелек күрмәде. Миңа авыр эш ярамый дигәнгә күрә, үзен җиңелрәк эшкә генә куштылар. Кайчандыр бервакытны ул төнге каравылчы да булып торды, ындыр табагында да селкенеп йөрде, хәтта тегермәнче дә, урманчы да булып карады, ләкин нинди генә эшкә чыкмасын, берсенә дә ныклап күңел салмады. Бер көн эшләсә, биш көн өйдә ятты, тавык, чебешләре белән, кишер, суганнары белән маташты. Әйтеп тә карадылар, оялттылар да, җыелышларда да исемен бик еш телгә алдылар, ә ул. сыныкка сылтау табып, һаман үзенекен итте. Әмма налог турында яңа закон чыккач, Баһаветдин агай ярыйсы гына уйга калды. Аның хатыны белән икесенә бер ел өчен, ичмасам, йөз генә хезмәт көне дә юк иде. Шулай булгач аңа, хезмәт көне минимумын тутырмаган кешегә, налогны илле процентка артыграк түләргә туры киләчәк иде. Бик үк күңелле нәрсә түгел иде бу, шайтан алгыры! Төн уйлады, көн уйлады Баһаветдин агай, һәм икенче көнне үк колхоз эшенә чыкмакчы булды. «Минимумга, тутырып булмас булуын, шмлай да, көн дә эшкә йөргәнне күреп, налогны, бәлки, арттырмаслар да әле».— дип уйлады ул, үзен-үзе юатып. Иртән бригадир Фәтхулланы очратты да, чиктән тыш ягымлы мез белән: — Ни, Фәтхулла,—диде, бераз тотлыгыбрак, — шулайрак инде, кал- хузыбызны алга җибәрергә кирәк... партия әнә ничек куша... каму- низ.мга... 
93 
 
Аның нәрсә әйтергә теләгәнен сизенеп алган бригадир туп-туры: — Әллә эшкә чыкмакчы буласынмы, Баһаветдин агай?—диде. — Әйе, әйе, шулайрак инде, сәламәтлек шәптән булмаса да... Хез- .мәт көне төшәрдәй берәр атлы эш бир инде син миңа, Фәтхулла туган... Бригадир көлеп җибәрде. — Син соң, Баһаветдин агай, атны кайсы яктан җигәргә кирәген онытып бетермәдең микән? Баһаветдин агайның моңа хәтере калган булды. — Туктале, ни... син, Фәтхулла,—диде ул, — бик үк бетереп таш- ламале алай. Авыл кешесе лә без! — Трактор бригадасына дежур кирәк. Җик, алайса, Чыпчыкны, — диде бригадир, көлүеннән туктап. — Түлке, кара аны, ипләбрәк йөрт, атны әйтәм... Тракторчылар сусыз интегеп утыралар иде. Баһаветдин агай, килеп •җиткәч тә, арбасына буш мичкә салды да, якындагы чишмәдән тиз генә су китереп бирде. Аннан соң икенче як басуга чыгып, солидол, автол алып килде. Атка гына утырып йөргәч, мондый вак-төяк эшнең әллә ни авырлыгы да сизелмәде. Ә инде кич арбага бераз коры-сары да салып алып кайткач, атлы эшкә чыгуына Баһаветдин агай сөенеп бетә алмады. «Бик әйбәт булды бит әле бу!—диде, куанып.— Файда өстенә файда. Тик йөргәндә дә бөтен кыш өчен җитәрлек утын ташып куярга була». Икенче көнне дә утын салып кайтты, өченче көнне дә салып кайтты. Ләкин дүртенче көнне аңа бер кочак чамасы коры-сары гына бик әз күренде. «Кулда ат бар чагында авыз күтәреп йөрмәскә кирәк»,— диде ул үз-үзенә. Көндез кисеп куйган юан-юан усакларны арбага сыртлап төяде дә, утын өстенә менеп утырды да, урман сакчысы-ни килеп чыкканчы дип, атына суга-суга сызды гына. Чокырны чокыр димәде, үрне үр димәде. Мәхлук авылга кайтып җитәргә бер ярты чакрым чамасы калгач туктады да, шыбыр тиргә баткан көе, дер-дер калтырана-калтырана, «Хәл бетте бит», — дигән шикелле, башын борып карады. Ләкин вакыт болай да соң иде, атны ял иттерәм дип тагын да соңгарак калсаң, ат караучыларның: кайда булдың, нишләп йөрдең, дип бәйләнүләре бар иде. Шуңа күрә Чыпчыкны һаман кыйнавын белде, күзенә ак-кара күренмәде, тизрәк кайтып җитәргә ашыкты... Эх, арбаның яртысын шунда юл өстенә бушатып кына калдырган булса! Кем белгән соң аның болай булырын. Нәфсе бит... Көч куеп киселгән, көч куеп арбага төялгән утынның бер генә кисәген дә әрәм итәсе килмәде шул... Иртән торып фермага барса: «Чыпчык әле генә үлде», — диделәр. Әйе, үлгән... төне буе ашамый чыккан, мәхлук. Правлеииедә әйттеләр: Баһаветдин агай, диделәр, булган-булган инде, үлгәнне яңадан терелтеп булмый, диделәр. Чыпчыкны син генә харап иткәнсең, ветфельдшер дә: ат авыр тартканга җене өзелеп үлгән, дип акты язды, утын алып кайтканыңны кешеләр дә күргән... Судка- фәләигә биреп тормабыз, атның бәясе җиде йөз сум — шуны түлә дә, эше дә бетте, диделәр. Мондый сүзне ишеткәч, Баһаветдин агайның күзләре шардай булды. Җиде йөз сум! — Фермада үлгән атка мин гаепле түгел!—диде ул. — Кунихлар карамыйча үтергән икән, алардан түләтегез! Юк, мин моны болай гына калдырмыйм, иртәгәдән районга китәм. Закуниың кай таба барганын бик яхшы беләм мин. Кара син, абзыкап, үлгән атларын миннән каплат- макчы булалар! Җиде йөзен түгел, җитмешен дә табар хәлем юк, бакча белән генә көн күрә торган кеше мин. Сәламәтлегем дә шуның ише
94 
 
генә... Хатыным да каста, үзем дә каста... Юк, өмет тә итмәгез, түләмим булгач түләмим! И түләмәде дә. Төкерәм мин сезнең актыгызга, диде, мине бөтен начальниклар бегдә, барыбер мин дигәнчә булыр, диде. Икенче көнне иртүк торды да, таныш юл буенча районга чапты, анда керде, монда керде, зарланды, мескенләнде, нахакка ялган гаеп ташлыйлар, диде. Беркем дә кабинеттан куып чыгармады: «Карарбыз»,— диделәр, «Тикшерербез», — диделәр. Шулай тарткалаша торгач, берничә ай вакыт үтеп тә кипе. «Әһә, — диде Баһаветдин агай, беркемнең дә җиде йөз тәңкәне түләтергә ашыкмавын күреп, — әйттемме мин дигәнчә булыр, дип! Караганнар да, тикшергәннәр дә инде, йомылды лабаса, басылды!..» Ләкин моннан бер атна элек судка барырга повестка алгач, ни әйтергә белмичә катты да калды. Төне буе күзенә йокы кермәде. Суд бүген булырга, үзләренең авылында булырга тиеш иде. Суд башланырга иртә иде әле. Шулай да Баһаветдин агай теләр- теләмәс кенә өстенә киенә башлады. Шул вакыт өстәл янында чәй белән булашып утырган Хәдичәттәй, урам як тәрәзәгә үрелеп: — Карале,—диде, — кемнәр килә ул безгә таба? Чынлап та, кара атларын әкрен генә атлатып, район ягыннан кешеләр килә иде. Кинәт Баһаветдин агай шатланып кычкырып җибәрде: — Хатын, котылдык! Прокорур килә, иптәш Шәмсетдинов килә! Тегеләре дә таныш — судьялар. Утырма җәелеп, давай самаварыңны яңарт! Монда керми, кая керсеннәр!.. Котылдык! Шәмсетдинов аңа таныш кеше иде. Узган кышны бервакыт ул кемнәр беләндер кереп, чәй эчеп чыгып киткән иде. Шул ике-өч тустаган чәй өчен, рәхмәте өстенә, шыгырдап торган унлык сузган иде бит ул. Ләкин Баһаветдин агай, акчага бик күзе кызса да, гадәтен саклап, унлыкны алмаган иде. Тәки хатынына калдырып киткән бит! Менә ичмасам яхшы кеше! Аннан соң, базарда-нидә очрашкан чакларда да: Баһаветдин агай, дигән булып, эшләр ничек бара, дигән булып, кул биреп исәнләшә, хәл-әхвәл сораша ич. Туктале, нишләп соң ул башта ук аңа гына кермәде икән? Ә, ул чакта аны укырга китте, дигәннәр иде бугай. Кара син, судьяларының да таныш кешеләр туры килүен әйт тә куй! Иптәш Сафинның килене ич әнә тегесе. Әле шушы көннәрдә генә базарда аннан кило ярым сарык ите алган иде. Кайчан үләсеңне белсәң, алдан кабер казып куяр идең дә бит! Итне аңа бөтенләй бушлай гына биреп җибәрәсе калган икән. Кило ярымы түгел, өч килосы да жәл булмас иде. Кеше алдында алырга уңайсызланса, соңыннан өенә кертеп бирергә кирәк иде! Ничава, эш узмаган әле, ул ягын гына җайларга булыр... Атлары арыган бугай, он белән башак болгатырга туры килер... Болан булгач, эш пешә, Баһаветдин энем! Судны, бәлки, ясатып та тормаслар әле... Баһаветдин агай шатлыгыннан нишләргә дә белмәде, аның тизрәк кунакларның каршысына йөгереп чыгасы, иптәш Шәмсетдиновныц, иптәш Сафин килененең кулларын барып кысасы килде, ләкин һаман йортка якынлашып килгән яхшы кара аттан күзен ала алмыйча, идәнгә береккәнсыман басып тик торды. Ул арада Хәдичәттәй самоварга күмер салып җибәрде, хәзер керәчәк кунакларның бик зур дәрәҗәле, бик кирәкле кешеләр икәнен белгәнгә, ашыга-ашыга өстәл җыештырырга, тегесеи-монысын рәтләргә тотынды. Пыяла капкачлы шкафтан тантаналы вакытларда гына тотыла торган яхшы савыт-сабаларны алып, ашъяулык өстенә тезеп куя башлады. Үзе һаман тәрәзәгә карады.


 
Менә яхшы кара ат капка турысына ук якынлашты, үзара көлешә- көлешә сөйләшеп килгән прокурор белән судьяларның йөзләре аермачык күренә башлады. Баһаветдин агай, ниһаять, урыныннан кузгалды да, кош кебек очып, урамга ташланды. Ләкин шул чакны нәрсәдер булды. Ул, инде ишектән чыгып киттем дигәндә генә, Хәдичәттәйнең коточкыч тавыш белән: «Аһ!»—дип кычкыруын ишетеп шундук артына борылып карады. Хәдичәттәйнең йөзе мәетнеке шикелле агарынган, иреннәре дерелди иде. Баһаветдин агайның күзләре ирексездән урам якка төште. Яхшы кара ат, бик ерак юл килүенә дә карамастан, Баһаветдин агай капкасына борылып тормыйча, туп-туры колхоз правлениесенә таба юртып бара иде.