Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТНЕҢ ТУУЫНА 60 ЕЛ
 15 сентябрьдә Казанда татар совет драматургиясенең классигы мәрхүм Таҗи Гыйззәтнең тууына 60 еллыгы үткәрелде. Иртә белән Язучылар союзы, Татар дәүләт академия театры, Татар дәүләт филармониясе вәкилләре, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, корреспондентлар һәм язучының туганнары Т. Гыйззәтнең каберенә чәчәкләр куйдылар. Кич белән Язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубында Т. Гыйззәтнең 60 еллыгына багышланган кичә үткәрелде. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Монда язучыны да, артистны да, гади укучыны да очратып була иде. Т. Гыйззәтнең гомере, эшчәнлеге һәм иҗат юлы турында доклад белән филология фәннәре кандидаты Бәян Гыйззәт чыкты. Докладтан соң художество бүлеге оештырылды. Концертта Татар дәүләт академия театры һәм Татар дәүләт филармониясе артистлары Т. Гыйззәт әсәрләрен башкардылар, һәм шунсы кызыклы булды: радиокомитет работниклары кичәдә катнашучылар өчен күңелле сюрприз әзерләгәннәр икән, алар бу кичәдә Т. Гыйззәтнең Татарстан совет язучыларының III съезды алдыннан сөйләгән һәм пленкага язып алынган чыгышын тапшырдылар. Т. Гыйззәт сүзләре аеруча зур игътибар белән тыңланды.
 
ШАГЫЙРЬ САЛИХ БАТТАЛНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ 23 сентябрьдә язучыларның Тукай исемендәге клубында язучылар, газета-журнал работниклары, эшчеләр һәм студент яшьләр катнашында күренекле татар совет шагыйре Салих Батталның тууына 50 ел, әдәбииҗтимагый эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында Г. Ахунов доклад ясады. Докладчы Салих Батталның гражданин һәм шагыйрь булып зур юл узуын, татар совет әдәбиятын поэзия, драматургия проза жанрлары буенча әһәмиятле яңа әсәрләр белән баетуын билгеләп узды. Докладтан соң төрле оешмалардан, аерым кешеләрдән шагыйрь исеменә котлаулар һәм телеграммалар укылды. Кичәнең әдәби бүлегендә Татарстанның атказанган артисткасы Сара Садыйкова җитәкчелегендә үзешчән сәнгать коллективы көче белән зур концерт бирелде, шагыйрьнең әсәрләре башкарылды.