Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ҖӘЕ

Бер генә минутка үзебезнең балачагыбызны искә төшерик. Безнең кайсыбыз, таяк атка атланып, бөтен җир йөзен айкап чыгу, камыш уктан атып, йолдызларга тидерү, имән чырасыннан ясалган кылыч белән әллә нинди яуларга каршы көрәшү дәрте белән җилкенмәгән? Хәзерге заман балаларында мондый җилкенүләр тагын да көчлерәк. Без, моннан кырык-илле еллар элек, иске чабаталардан арба ясап, бал- чык-ком, чыбык-чабык ташып йортлар салып уйный торган булсак, хәзерге балалар шундый ук уеннарга үзләренең автомашиналары, берничә вагоннан торган поездлары белән катнашалар. Шуңа күрә яшьләр, балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче иптәшләр балалар психологиясенең барлык нечкәлекләрен исәпкә алырга һәм аларның фантастик тойгыларын чынбарлыкны танып белү сәләтенә әйләндерүнең ачкычын табарга, юнәлешен дөрес билгели алырга тиешләр. Шагыйрь Бари Рәхмәтнең кече яшьтәге балалар өчен язылган «Безнең җәй» III исемле шигырьләр җыентыгы әнә шул бурычны тормышка ашыру өлкәсендә уңай күренеш булып тора. Балаларның хыял дөньяларына керә белү һәм аларның фантастик күзаллауларын реаль тормышка таба юнәлтә алу буенча Бари Рәхмәт — үзенчәлекле шагыйрь. Җыен- j ыкка урнаштырылган шигырьләрнең байтагысы шуны раслыйлар. Бик дәү үткен пычак алып, Җир шарын урталай ярып Карасаң икән, — ди Равил, Эчендә ни нәрсә барын... Нинди зур һәм мавыктыргыч хыял балкый Равил башында. Ләкин Җир шарын пычак белән ярып карау мөмкин хәл түгел, шагыйрь моның мөмкин булган юлын күрсәтеп бирә. Белемең күп булса, җир шарын ярмыйча да аның эчендә нәрсәләр ятканны күрергә була. Димәк, шагыйрь балаларны белемле булырга, тырышып                      III Бари Рәхмәт. Безнең җәй. Таткнигоиз- дат, яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе, 1955 ел. укырга өндәүнең ялыктыргыч дидактикага корылмаган үтемле юлын тапкан. Нәниләр, кече яшьтәге балалар психологиясенә хас сыйфатлардан берсе — әйләнә-тирәдәге әйберләрне, табигатьне «кешеләштерү», «телгә китерү» һәм алар белән дуслык, татулык табарга омтылу. Халык авыз иҗатында без моның матур үрнәкләрен таба алабыз. Г. Тукай бу мотивны, үзенә бертөрле жанрга әйләндереп, балалар әдәбиятында бик оста файдалана һәм бөтен бер серия әсәрләр иҗат итә. Аның «Карлыгач», «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Безнең гаилә», «Фатыйма белән сандугач», «Ялкау маэмай» һ. б. әсәрләре шушы жанрга керәләр. Әдәбиятыбыз тарихының матур бизәге саналырга хаклы шушы традицияне бүгенге көнне Бари Рәхмәт дәвам иттерә. Аның «Безнең җәй» җыентыгына урнаштырылган «Матур җәй, кил безгә», «Яңгыр тели», «Күргәзмәгә барам, ди», «Эш беткәч» исемле әсәрләрендә балалар белән табигать «вәкилләре» — җәй. яңгыр, кояш, песи, эт, куян һ. 6. арасындагы җылы, мөлаем мөнәсәбәтләр сәнгатьчә җанландырылып биреләләр. Мәсәлән, «Эш беткәч» шигырен алып карыйк. Монда, уенга кызы
119 
 
гып, үзенең төп йомышын —сабагын онытып бара торган малайга — Барига песи, куян, эт һәм кояш күмәкләшеп ярдәм итәләр. Укуы «2», хәтта «таякка» төшеп барган Барины «5» легә укый алу дәрәҗәсенә күтәрәләр. Автор үзе әйткәнчә, бу шигырен Г. Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәренә ияреп язган. Әйе, тематика, максат куелышы ягыннан > бу шигырьләр берберенә синоним- ’ нар була алалар. Ләкин компози- ■ ция, персонажлар арасындагы мөнәсәбәт ягыннан болар бик нык аерылалар. Г. Тукай әсәрендә дәресенә бирелгән баланы, эшен бүлдереп, кояш, сандугач һәм алмагач уенга чакыралар, ләкин бала эшен бүлми, ягъни монда, түземлелек күрсәтүче булып, бала кала. Бари Рәхмәт шигырендә исә, киресенчә, песи, куян, эт һәм кояш бергәләшеп, түземен югалткан Барига дусларча үгет бирәләр һәм аны классында калу куркынычыннан коткаралар. Безнең уебызча, Бари Рәхмәт шигыренә менә шушы момент оригинальлек бирә. «Күргәзмәгә барам, ди» шигырендә, ак тавык монологы аркылы, автор бик әһәмиятле идеяне әйтеп бирә: — Дәү йомырка салам, ди, Күргәзмәгә барам, ди, Кытыйк-кытыйк, кыт-кытыйк, Яхшы нәсел үрчетик! Мондый әсәрләр, беренчедән, кош- кортларга бала-чаганың мәхәббәтен уяталар, икенчедән, тырыш, алдынгы булырга омтылыш кирәклеген төшендерәләр. Шул рәвешчә, Бари Рәхмәтнең бу төр әсәрләре матур яңгырыйлар һәм укучыны үзләренә тартып торалар. Ләкин, үкенечкә каршы, «Безнең җәй»гә урнаштырылган шигырьләрнең кайберләре җыентыкның стилен бозалар. Андыйлардан берсе — «Троллейбуста». Бу шигырьнең эчтәлеге бер карчыкның шактый абстракт җөйләнүләреннән тора. Мондагы иң зур кимчелек — балаларның үзләре катнашмау. «Волга-Дон турында» исемле шигырьдә дә шул ук халь. «Волга-Дон» турында шигыре фоторәсем генә булып чыккан. Шуның белән бергә, теле дә кече яшьтәге балаларга түгел, аларның ата-ана- ларына да аңлаешсыз сүзләр белән чуарланган. Су ярып бара Флагман кораб... Моны аңлау өчен хәрби диңгез флотында хезмәт итәргә кирәк. 
Бу уңайдан шуны әйтергә кирәк, «Безнең җәй»дәге шигырьләрне берберенә чагыштырып җентекли төшсәң, мондый бер халь сизелә: Бари Рәхмәтнең иҗат сәләте балаларның турыдан-туры катнашы булган эпизодларны сурәтләгәндә үзен ныграк сиздерә. Шушы юнәлештән бераз читкәрәк борылдымы, аның сәнгатьчә сиземе кими, төссезләнә. «Волга- Дон турында» шигыре нәкъ шуны күрсәтә. Балалар әдәбиятының тел чаралары гомумән матур әдәбият тел-сти- ленә хас булган барлык катлаулы- лыкларны үз эченә ала алмый. Әгәр дә без балаларыбызга романнар, поэмалар теле белән яза калсак, алар аңламаячаклар, әсәрләребезгә йөкләтелгән идея, максатлар укучыларыбызга җитми калачаклар. Балалар әдәбиятының сурәтләү чаралары аеруча җанлы, эмоцияле булуы бик кирәк. Халык авыз иҗатындагы терелек, җанлылык сыйфатлары балалар әдәбиятына күчерелергә тиеш. Моның матур үрнәкләрен без шулай ук Г. Тукай телендә күп очратабыз. Аның, мәсәлән, «Шаян песи», «Су анасы», «Фатыйма белән сандугач» һ. б. әсәрләрендә бу стильнең классик үрнәге сакланган. Бу стильнең төп үзенчәлекләреннән берсе — күренешләрнең хәрәкәт- чәнлеген, тиз алмашынуларын йөгерек тезмәләргә салынган поэтик синтаксис калыбында чагылдыру. — «Ул хәзер сикерер, менә, тотар, хәзер басар. Ул кәтүген уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар» (Г. Тукай, «Шаян песи».) Бу фразада песинең чыдамсыз хәрәкәтләре җанлы гәүдәләнәләр, теп
120 
 
тере күренеш алалар. Монда, «хәзер тотар», «хәзер басар» дип, «хәзер»- не кабатлау хәрәкәтнең җитезлеген сурәтли. Шигъри синтаксиста кабатлау әһәмиятле чара булып тора, һәм бу алым, төбендә, фольклор теленнән килә. Бари Рәхмәтнең бу җыентыгына кергән шигырьләр, тел ягыннан, ике төрле стильгә бүленәләр. Алариың кайберләре өстән генә шуып, тезелеп бара торган әзер сүзләр — шаблоннар белән язылганнар. Менә аның бер мисалы: Җәй безнеке бит ул, Әй күңелле итеп. Уздырабыз җәйне, Лагерьларга китеп... («Безнең җәй».) Бу строфага кергән фразалар тик логикграмматнк функцияләрне генә үтиләр. Шунлыктан матур әдәбият тел стилендә мондыйларны шаблоннар, грамматика калыбына бикләнгән, кыршауланган «үлек» фразалар якп публицистик элементлар дип атыйлар. Бари Рәхмәтнең турыдан-туры балаларның үз тормышлары һәм йөрәк тибешләренә караган шигырь- чекләрендәге тел стиле бөтенләй икенче төрле яңгырый. 
Сөенче! Сөенче! Сыерчык! Сыерчык! Сөекле кошчыклар Килгәннәр ич очып. («Сөенче! Сыерчык!».) Әйе, без бу строфадан баланың үз тавышын ишетәбез һәм аның куанычка чумган көләч йөзен, сылу гәүдәсен күрәбез. — Матур җәй, кил безгә, Кил, кил безнең илебезгә!.. («Матур җәй».) Балалар җәйгә шулай мөлаем эндәшәләр. Киләм, киләм Ерак жирдән, Матур көннәр Алып киләм, — дип җавап кайтара җәй. Бу әңгәмәдән балалар белән җәй (табигать) арасындагы самими- лек — якынлык, дуслык мөнәсәбәте балкып тора. Ләкин шагыйрь «матур» сүзен урынсыз кабатлавын сизо алмаган. Монысы инде тел хәзинәсендәге синонимии байлыкны дөрес файдалана белмәүдән килә. Диалогик сөйләм, оста итеп төзелсә, телгә җанлылык, эмоциональ аһәң бирә. Балалар әдәбиятында моның әһәмияте тагын да зуррак. Бари Рәхмәт иптәштә дә диалогик 
сөйләмне җанлы итеп төзергә омтылыш сизелә. — Нәниләр белән бергә, Курчак уйнап йөрергә Әсма бит бәбәй түгел, Аида йөрмәс инде ул! («Әсма мәктәптә бүген».) Нәкъ балалар күңелен үстереп җибәрә торган аһәң бар бу строфада. Сөйләнгәннәрдән күренгәнчә, Бари Рәхмәт әсәрләрендәге тел алымнарының бер стильгә, бер калыпка салынып бетмәгәнлеге күзгә бәрелә. Шагыйрь моңа игътибар итәргә, балалар әдәбияты жанрының теленә хас стильне эзләп табарга һәм үзенеке диярлек күләмдә эшкәртергә тиеш. Моңа ирешү өчен татар халык иҗаты телен, Тукай һәм башка күренекле язучыларның балаларга багышланган әсәрләрендәге тел байлыгын җентекләп өйрәнү кирәк. «Безнең җәй» җыентыгында ике шигырь-табышмак урнаштырылган: «Мылтык түгел», һәм «Судан ничек үтәргә?». Соңгысы халык авыз иҗатыннан алынган һәм бик матур итеп шигъри калыпка салынган. Бу төр әсәрләргә карата шуны гына әйтергә була: беренчедән, алариың җавапларын язып кую кирәкми. Әйдә, укучылар үзләре эзләп тапсыннар. Икенчедән, балалар әдәбиятында бу жанрны киңәйтергә, яңаларын — хәзерге тормышка нигезләнгәннәрен уйлап — иҗат итеп чыгару чараларын күрергә кирәк. Без моны барыннан да элек Бари Рәхмәт иптәштән сорарга, үтенергә хаклыбыз. «Безнең җәй»нең тематикасына карата түбәндәгеләрне әйтәсе килә. Гомумиләшеп барган күренеш буларак, безнең балалар әдәбиятыбызда хезмәт темасы чагыштырмача аз урын ала.


 
Барыбызга да билгеле булганча, балаларыбызныц кышкы тормышла- рына карата язылган әсәрләрнең, күбесе мәктәп, тау шуу, чаңгыда йөрү, җәйге тормышлары турында язылган әсәрләрнең исә күбрәк өлеше лагерьларга багышланалар. Бу темалар артык яки кирәксез дип кем дә әйтми. Ләкин бит безнең балаларның хезмәткә мөнәсәбәтләре дә бар, һәм ул мөнәсәбәтләр әдәбияттан үзләренә лаек урын алырга тиешләр. Балаларның хезмәткә мөнәсәбәтләре һәм аны яратулары, безнеңчә, ике юнәлештә күрсәтелергә тиеш. Беренчедәй, гаилә, атаана белән бала арасындагы бәйләнеш җылылыгы фонындагы хезмәт темасын бик матур яктыртып була. Баланың, мәсәлән, үз-үзен җыйнак йөртүе, киемсалымнарын чиста саклавы, гаилә эчендә вак-төяк йомышларны үтәве, атааиасының хезмәтенә ихтирам белән каравы. Икенчедән, балаларыбызның хезмәткә мөнәсәбәтләре, җәмгыять тормышы күләмендә алынып, сәнгатьчә гәүдәлән- дерелергә тиеш. Моны балалар бакчасыннан башлап китәргә мөмкин. Мәктәп, пионерлар тормышында исә балаларның хезмәтләре тагын да киң, тагын да катлаулырак төс ала. Ләкин Бари Рәхмәтнең әлеге җыентыгында хезмәт темасына багышланган шигырьләр бик аз. Без моны җыентыкның кимчелеге дип саныйбыз. Җыентык турында тагын шуны да әйтергә кирәк: аның художество оформлениесе начар. Китап «Безнең җәй» дип аталса да, тышлыктагы рәсем көз көнен хәтерләтә. Аерым шигырьләргә бирелгән иллюстрацияләр дә төссез һәм 
абстракт. Моны күрү өчен, 3-биттә «Алтын — безнең җир» дигән шигырьчеккә бирелгән рәсемгә күз төшерү дә җитә. Бу кай җир? КохМ сахрасымы? Камышлыкмы? Иген басуымы? Җир шарының кайсы почмагыннан алынган бу рәсем? һич белеп булмый. Тыныш билгеләрен куюда да игътибарсызлык сизелә. Мәсәлән, китаптагы беренче шигырьнең беренче абзацында ук өч хата киткән. Менә ул абзац: Бакча — безнең ил, Алтын безнең җир, Җиргә тезләнеп Чәчәк өздем мин. Китапта шулай басылган. Күз салыйкчы! «Бакча — безнең ил» сызык аркылы язылган. Кагыйдәсе дөрес: ия исем хәбәрдән сызык белән аерыла. Икенче юлдагы «Алтын безнең җир» шул ук кагыйдәгә нигезләнгән ич! Ләкин сызыксыз язылган. Аннары, «җиргә тезләнеп» аерымланган кисәк. Ни өчен ул өтер белән аерылмаган? Бари Рәхмәтнең балалар әдәбиятында, бигрәк тә кече яшьтәге балалар өчен, кызыклы һәгл файдалы әсәрләр яза алырлык иҗат сәләте бар. Ләкин аңа үзенең тематикасын киңәйтергә, хезмәт, хезмәтчел этика, гаилә, ватанга мәхәббәт тәрбияли торган әсәрләрне һәм эчтәлек, һәм форма ягыннан баетырга кирәк. Аның төп стиле балага иң якын тормыш күренешләрен кыска, тере итеп бирүгә юнәлгән. Шагыйрь шуның өстендә тагын да ныграк эшләсен, үз юнәлешендә оригиналь әсәрләр бирергә тырышсын иде. Л