Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ИКЕНЧЕ БӨТЕНСОЮЗ СЪЕЗДЫНА 


Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты совет язучыларының Икенче Бөтенсоюз съездын, җиңеп чыккан социализм иленең куәтле әдәбиятының барлык вәкилләрен чын күңелдән котлый. Коммунистлар партиясе яңа кеше тәрбияләүдә, совет җәмгыятенең моральполитик бердәмлеген ныгытуда, коммунизм төзү өчен көрәштә совет әдәбиятының зур роленә югары бәя бирә. Язучыларның Беренче съездыннан соң үткән еллар эчендә совет әдәбияты шактый уңышларга иреште. Социализм төзү пафосын, Бөек Ватан сугышының авыр елларында совет патриотларының тиңдәшсез батырлыкларын, сугыштан соң хуҗалыкны торгызу өчен көрәштә халкыбызның хезмәт геройлыгын дөрес чагылдыра торган әдәби әсәрләр иҗат ителде. Әдәбиятның әле беркайчан да безнең совет әдәбиятында булган кебек яхшы теләкле һәм игътибарлы киң катлау укучылары булганы юк иде. Совет республикаларының көчле экономик, политик һәм культура күтәрелеше СССР халыклары әдәбиятларының чәчәк атуына китерде. Милли әдәбиятларның үсүе һәм үзара баюы барлык тугандаш республикалар язучыларының якын дуслыгына нигезләнә. Советлар Союзында зур тарихи әһәмиятле һәм заманыбызның алдынгы, идеяләрен гәүдәләндерүче күп милләтле матур әдәбият иҗат ителде. Бу елларда совет әдәбиятының халыкара авторитеты үсте, Советлар Союзыннан еракларда, бигрәк тә халык демократиясе илләрендә аны укучылар саны чагыштыргысыз артты. Совет әдәбияты һәрвакыт хезмәт ияләре интересларын яклап чыгуы белән, кешене дошман күрә торган империалистик идеологиягә каршы гуманизм идеяләрен, тынычлык һәм халыклар арасында дуслык өчен көрәш идеяләрен яклавы белән, кешелек дөньясының якты киләчәгенә оптимистларча ышану белән сугарылган булуы белән Ч1ит илләрдә миллионнарча укучыларның тануын казанды. Совет язучылары үзләренең иҗади эшләрендә бөек идеяләр белән — коммунизм өчен, халык массасының чын азатлыгы һәм бәхете өчен, кешенең кешене һәртөрле изүенә һәм эксплуатацияләвенә каршы көрәш идеяләре белән рухланалар. Ялган һәм икейөзле буржуаз лозунгка — әдәбиятның җәмгыятьтән «бәйсезлеге» лозуигысыиа, «сәнгать хакына сәнгать» дигән ялган концепцияләргә каршы безнең язучыларыбыз горур

 
рәвештә үзләренең югары идеяле позицияләрен — хезмәт ияләре интересларына, халык интересларына хезмәт итү позицияләрен куялар. Язучыларның Икенче Бөтенсоюз съезды бик әһәмиятле иҗади мәсьәләләрне тикшерергә, әдәбиятыбызның киләчәктә яңа биеклекләргә күтәрелү юлларын билгеләргә тиеш. Хәзер илебез алдында, совет халкы алдында бөек бурычлар тора. Социалистик промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар нигезендә социалистик экономиканы һәм культураны һәрьяклап тагын да үстерүгә юнәлдерелгән гаять зур чаралар тормышка ашырыла. Бу үсеш социалистик җәмгыятьне ныгыту һәм социализмнан коммунизмга күчә бару өчен кирәк. Социализм белән капитализм арасында ярыш көннән-көн киңрәк халыкара мәйданда җәелә бара һәм тагым да югарырак яңа стадиягә күчә. Капитализмның агрессив һәм реакцион даирәләре социализм көчләренең үсүенә һәм халыкларның капитал изүеннән һәм колониаль изүдән котылырга омтылуларына көчләү юлы белән комачаулык итәргә хәзер торалар. Бу шартларда совет матур әдәбиятының иҗтимагый-үзгәртүче һәм актив тәрбия роле чиксез үсә. Сәнгатьнең барлык башка төрләре кебек үк, матур әдәбият та совет кешеләрен иҗади хезмәткә һәм бу юлда булган барлык кыенлыкларны һәм кимчелекләрне җиңүгә, бөек эшкә — коммунизм төзү эшенә рухландырырга тиеш. Совет халкы үзенең язучыларыннан гаять зур бурычларны — бөтен халык хуҗалыгын тагын да үстерүнең нигезе һәм Ватаныбыз чикләренең кагылгысызлыгы гарантиясе булган авыр индустрияне өзлексез үстерү бурычларын хәл итүче данлыклы замандашларыбызның; гигант электр станцияләре төзүче, төзелеш методларын яхшыртучы, миллионнарча гектар чирәм җирләрне үзләштерүче, бөтен авыл хуҗалыгын күтәрү һәм хезмәт ияләренең продуктларга һәм халык куллана торган товарларга үскәннән-үсә бара торган ихтыяҗларын яхшырак канәгатьләндерү өчен көрәшүче замандашларыбызның дөрес һәм ачык образларын иҗат итүләрен көтә. КПСС Үзәк Комитеты язучыларны чын тормыш хакыйкатен, хәзерге халыкара шартларда, империализм лагере белән социализм һәм демократия лагере арасында җәелә бара торган көрәш шартларында ул хакыйкать ничек барлыкка килсә, шулай итеп, бөтен катлаулылыгы һәм тулылыгы белән күрергә, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә илебездә бара торган үсеш процессларын аңларга, җәмгыятебез үсешенең закончалыкларын һәм перспективаларын аңларга, тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын ачарга мөмкинлек бирә торган марксизмленинизмны иҗади үзләштерү нигезендә чынбарлыкны тирәнтен өйрәнергә чакыра. Совет халкы үзенең язучыларын тормышка актив төстә үтеп керүче, халыкка үзендә иҗтимагый байлыкның барлык чыганаклары тулы ташкын булып агачак, психологиясе капитализм калдыкларыннан азат булган яңа кеше үсәчәк яңа җәмгыять төзүдә ярдәм итүче дәртле көрәшчеләр итеп күрергә тели. Безнең язучыларыбы-з совет кешеләрен коммунизм һәм коммунистик мораль идеяләре рухында тәрбияләргә, шәхеснең һәрьяклап һәм гармонияле үсүенә, хезмәт ияләренең барлык иҗади мөмкинлекләренең һәм сәләтләренең тулы чәчәк атуына ярдәм итәргә тиешләр. Совет язучыла

 
рының бурычы — дөреслекне чагылдыручы сәнгать, совет кешеләренең бай рухи дөньясын тирән ача торган зур фикерләр һәм хисләр сәнгате иҗат итү, үз геройларының образларында аларның күпьяклы бөтен хезмәт эшчәнлегеи, аларның иҗтимагый һәхМ шәхси тормышларын аерылгысыз бердәмлектә гәүдәләндерү. Безнең әдәбиятыбыз яңаны чагылдырып кына калмаска, бәлки аның җиңүенә барлык чаралар белән ярдәм итәргә тиеш. Яшьләрне, яшь эшчеләрне, колхозчыларны, интеллигентларны, Совет Армиясе сугышчыларын хезмәткә мәхәббәт рухында, дәртлелек, куркусызлык рухында, эшебезнең җиңәчәгенә ышану рухында, социалистик Ватаныбызга чиксез бирелгәнлек һәм, империалистик агрессорлар ха- лыкларыбызның тыныч хезмәтен бозарга маташсалар, аларга җимергеч отпор бирергә һәрвакыт хәзер тору рухында тәрбияләү — әдәбиятның әһәмиятле һәм мактаулы бурычы. Агрессив империалистик даирәләр тар-мар ителгән Германия фашизмы көчләрен яңадан җыйган һәм торгызган чагында, совет әдәбияты иске дөньяның реакцион көчләренә каршы көрәштән читтә тора алмый. Совет матур әдәбияты бөтен революцион дәрт белән совет кешеләрендә патриотик хисләр тәрбияләргә һәм ныгытырга, халыклар арасында дуслыкны ныгытырга, тынычлык, демократия һәм социализмның куәтле лагерен тагын да туплауга ярдәм итәргә, пролетар интернационализм һәм хезмәт ияләренең туганнарча бердәмлеге хисләре тәрбияләргә тиеш. Совет язучыларының бурычы — халыкларның иминлеге интересларында барлык тынычлык сөюче көчләрне туплау өчен көрәш байрагын тагын да югарырак күтәрү, яңа бөтендөнья сугышын башлап җибәрү белән янаучы империалистларның җинаять планнарын фаш итү һәм хурлык белән тамгалау. Совет язучылары, рус һәм бөтендөнья классик әдәбиятының иң яхшы традицияләрен дәвам иттереп, нигезен бөек пролетар язучы Максим Горький салган социалистик реализм методын иҗади үстерәләр, Владимир Маяковскийның сугышчан поэзиясе традицияләренә иярәләр. Социалистик реализм художниктан чынбарлыкны революцион үсештә, дөрес һәм тарихи конкрет сурәтләүне таләп итә. Социалистик реализм бурычлары дәрәҗәсендә булу — кешеләрнең чын тормышын, аларның хисләрен һәм уйларын тирәнтен белү дигән сүз, аларның кичерешләренә тирән сизгерлек күрсәтү һәм моны реалистик әдәбиятның чын образларына лаеклы булырлык дәрәҗәдә, мавыктырырлык һәм аңлаешлы художество формасында сурәтли белү, — һәм болариың бөтенесен эшчеләр сыйныфының һәм бөтен совет халкының илебездә төзелгән социалистик җәмгыятьне тагын да ныгыту өчен, коммунизмның жиңүе өчен бөек көрәшен тиешенчә аңлап бирә 'белү дигән сүз. Хәзерге шартларда социалистик реализм методы язучыдан илебездә социализм төзүне төгәлләү һәм илебезнең социализмнан коммунизмга күчә бару бурычларым аңлауны таләп итә. Социалистик реализм киң иҗади инициатива күрсәтү, язучының индивидуаль сәләтләренә һәм вкусларына ярашлы рәвештә төрле формалар һәм стильләр сайлап алу мөмкинлеген бирә. Социалистик реализм принципларыннан чигенү совет әдәбиятының үсүенә зыян китерә. Безнең әдәбиятыбыз көчле рәвештә үсә торган тор

 
мыштаи, политик һәм культура ягыннан үскән укучының сорауларыннан әле күп нәрсәләрдә артта кала. Аерым язучылар үз эшләренә тиешенчә таләпчәнлек күрсәтмиләр, совет чынбарлыгын ярлы итеп күрсәтә торган урта кул һәм йомшак әсәрләр чыгаралар. Соңгы накытта миллионнарча укучылар өчен рухландыручы үрнәк булып хезмәт итәрлек ачык һәм истә калырлык әдәби образлар аз бирелде. Россия пролетариатының һәм Ленин партиясенең беренче рус революциясе һәм Бөек Октябрь социалистик революциясе чорындагы геройлыгы турында монументаль художество әсәрләре әле юк; совет кешеләренең тыныч хезмәтен турылыклы саклаучы — безнең Совет Армиясе турында китаплар аз. Классиканың гаять бай мирасын эшләргә һәм совет әдәбияты тәҗрибәсен гомумиләш* терергә, әдәбиятыбызның идея-художество үсешенә ярдәм итәргә тиеш булган әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме әле һаман да җитди төстә артта калалар. Кайбер әсәрләрдә чагылган тенденцияләр — чынбарлыкны беркадәр бизәп күрсәтү, үсеш каршылыкларын һәм үсү кыенлыкларын күрсәтми калдыру тенденцияләре әдәбиятыбызның үсүенә тискәре йогынты ясадылар. Кешеләрнең аңында капитализм калдыкларына каршы көрәш әдәбиятта тиешенчә яктыртылмый. Икенче яктан, тормыштан аерылган кайбер язучылар, уйдырма конфликтлар эзләп, халтура әсәрләре яздылар, совет җәмгыятен бозып, ә кайчакларда яла ягулы итеп сурәтләүгә юл куйдылар, совет кешеләрен урынсыз хурладылар. Совет язучылары, җәмгыятебезнең алга баруына ярдәм итүче барлык яңа, алдынгы күренешләрне актив төстә яклап, кешеләрнең аңында искелек, милекчелек дөньясы калдыкларын бөтен көч һәм дәрт белән камчыларга, гамьсез һәм катып калган кешеләрне камчыларга, социалистик хуҗалыкның һәм культураның тиз үсүенә комачаулый торган, җәмгыятькә каршы булган барлык искелек күренешләрен тормышыбыздан чыгарып ташлауда ярдәм итәргә тиешләр. Партия язучыларны кыю иҗади эшләргә, әдәбиятның барлык төрләрен һәм жанрларын баетырга һәм тагын да үстерергә, совет укучысының үскәннән-үсә бара торган рухи сорауларын тулы күләмдә канәгатьләндерү өчен художество осталыгы дәрәҗәсен күтәрергә чакыра. Совет язучыларында иҗат итү өчен .аеруча уңай шартлар бар. Алар- ның элекке замандагы иң яхшы язучылар хыяллана гына алган дуслары —миллионнарча укучылары, үз әдәбиятын яратучы, таләпчән, аңлы һәм өлгереп җиткән укучылары бар. Совет әдәбияты, чит ил язучыларына яңа, алдынгы прогрессив сәнгать өчен көрәштә рухландыручы үрнәк һәм тәҗрибә чыганагы булу белән бергә, үзенең үсешендә һәм камилләшүендә чит илләрдәге прогрессив язучыларның иң яхшы казанышларыннан файдаланып, үзе дә байый бара. Безнең язучыларыбыз югары художество осталыгы өчен көрәштә чит илләрдәге дусларыбызның кыйммәтле тәҗрибәсеннән тагын да күбрәк дәрәҗәдә файдалана алалар һәм файдаланырга тиешләр. Совет әдәбияты алдында тора торган мактаулы һәм җаваплы бурычларны хәл итүдә Язучылар союзы эшенең зур әһәмияте бар- Үткән 20 ел эчендә Язучылар союзы коллектив җитәкчелек принципларында корыл- 


 
тан, язучыларның, партиялеләренең дә, партиясезләренең дә барлык иҗади көчләрен туплаучы куәтле иҗтимагый оешмага әверелде. Совет әдәбияты һәм совет язучылары төрле чит йогынтыларга каршы, буржуаз идеология күренешләренә һәм капитализм калдыкларына каршы көрәштә идея ягыннан үстеләр һәм чыныктылар. Совет язучылары союзы киләчәктә дә төп игътибарны совет әдәбиятының идея юнәлешенә, язучыларны идеологии тәрбияләүгә һәм аларның художество осталыгын үстерүгә бирергә, социалистик реализм принципларыннан читкә китүләргә каршы, әдәбиятыбызны совет халкының тормышыннан, Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте политикасының актуаль мәсьәләләреннән читкә алып китәргә маташуларга каршы кискен көрәшергә, милләтчелек, космополитизм һәм буржуаз идеологиянең башка күренешләре рецидивларына каршы, әдәбиятны обывательчелек, идеясезлек һәм төшенкелек баткаклыгына этәрергә маташуларга каршы көрәшергә тиеш. Совет әдәбияты, дөньяда иң алдынгы әдәбият буларак, хезмәт ияләре эшенә хезмәт итәргә һәм бөтендөнья художество иҗатының иң алдынгы сафында булырга тиеш. Язучыларыбызның һәрвакыт халык тормышы белән, аның интереслары һәм өметләре белән яшәүләре, коммунистик җәмгыятьне иҗат итүдә актив катнашучылар булулары, замандашларыбызны, реаль геройларны — коммунизм төзүчеләрне күрүләре һәм белүләре турында кайгырту Союзның даими кайгыртуы булырга тиеш. Совет язучылары союзының иң әһәмиятле бурычларыннан берсе — башлап язучыларның иҗади үсүендә аларга даими ярдәм күрсәтү, совет әдәбиятын яшь талантлар белән баету. Язучыларның барлык актив көчләрен киләчәктә дә идея ягыннан туплау, язучылар арасында принципиаль тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне кыю җәелдерү, иҗади мәсьәләләрне иптәшләрчә тикшерү совет әдәбиятының яңа казанышларының залогы булыр. Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты совет язучыларының Икенче съездына уңышлы эш тели һәм язучыларыбызның үзләренең бөтен көчләрен совет халкына чын күңелдән хезмәт итүгә бирәчәкләренә, бөек эпохага — коммунизм төзү эпохасына лаеклы әсәрләр иҗат итәчәкләренә нык ышаныч белдерә.

Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты.