Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТЫЛМАССЫҢ


 Халык салкын чишмә суын поэтик сурәтләп җырларга ярата, чишмәне ул үзенең көченә дә, хисенә дә тиңли, мәхәббәтен белдергәндә дә аның ярдәменә килә. Мин Салих Сәйдәш иҗатын шушы чишмәнең матурлыгы, сафлыгы, ягымлылыгы, шифалы булуы • белән чагыштырыр идем. Чыннан да, Сәйдәш моңнары салкын чишмә кебек, бөтен поэтик хозурлыгы, бөтен музыкаль яңгырашы белән көчле булып ургылды. Ташларны ерып, тау битеннән бәреп чыккан чишмәдә ни кадәр көч булса, Сәйдәш моңнарында да шулкадәр куәт һәм хозурлык бар, чөнки ул халыкның үз йөрәгендә ташыган хисләр давылының чишмәсе булып сугарылган музыка! Төрле минералларны юып, аның тәмен үзенә алган чишмә суы никадәр шифалы булса, Сәйдәш җырлары да халыкның рухына сихәтлек бирә, аның күңелен сафландыра, арыган тамырларына ял бирә, чөнки ул эмоциональ җырлар халыкның үз күңелендә булган катлаулы хисләреннән тупланган букет булып туалар. Ул шул моңнар букеты белән безне куандырды, моңландырды, ярсытты, өм етл ә н дер де, кайгыбызның тирәнлеген тойдырып, Шатлыгыбызның яктысына юл тапты. Ул безне сөйдерде, көендерде, тамырларыбызны та нта н ал ы күтә - ренкелек белән сугарды, каныбызга нәфрәт уты салды. Ул безне шаяртты, дәртләндерде, өметләндерде. Ул музыка халык кебек үк гади, аңлаешлы, шул ук вакытта серлелек һәм үзенә ияртү көче саклый!  
94 
 
Салих Сәйдәш үзенең тормышында да кызыклы һәм оригиналь ягымлы кеше иде. Тапкыр һәм үткен сүзле, шаян табигатьле, һичкайчан кайгыга бирелмәүче оптимист, ул теләсә кемне, теләсә кайчан үзенә карата ала; кешенең хәленә керә белә, кайгылыны юата, аптыраулы- ның күңелен күтәрә, дусын көлдерә, белешенә җылы сүз таба, тормыштагы вак-төяк ыгы-зыгыларга карата саркастик вакыйгалар сөйләп ташлый. Гади,— әйтергә кирәк,— артыграк гади Сәйдәшнең хикәяләрен кем генә онытылып тыңламады икән? Аның турында бик күп истәлекләр сөйләргә мөмкин: композиторлыгын, кешелеген, олы җанлылы- гын, иптәшлеген күз алдына бастыру читен түгел. Ләкин барысыннан да бигрәк аның музыкасының тор- мышчанлыгы, тәэсирлеге турында сөйлисе килә. Тыныч төзелеш елларында булсын, дәһшәтле сугыш вакытында — окопларда, блиндажларда булсын, кайдандыр — ерактанмы, якыннанмы — Сәйдәш көйләре яңгыраса, яшәү дәрте, көрәш дәрте кабынып китә, хезмәт кешесе үзендә яңа бер ярсу тоя, көрәшче дошманга каршы атакага күтәрелә. Бөек Ватан сугышы елларында меңнәрчә солдатлар Сәйдәш көйләрен кабатлап, Сәйдәш маршына атлап, дошман өстенә ташландылар... Шул дәһшәтле сугыш елларында «җиңү фонды» өчен оештырылган Сәйдәш концертларын хәтерлим мин. Андый концертлар язучыларның Тукай исемендәге клубында да берничә тапкыр булды. Фронтка узышлый Казанда туктаган, фронттан командировкага кайткан сугышчан командирлар, батыр көрәшчеләр, «бер генә сәгатькә» Сәйдәшне тыңларга ашкынып, билет сорыйлар. Бер урын да юк. Зал шыгрым тулы: «басып торырга булса да, ишек төбеннән булса да...» дип үтенүчеләрнең санын кем исәпләгән?., һәм шинелендә окоп тузаннары, дары исләре саклаган фронтовикны ничек кире борып җибәрәсең. Ул концерт тыңлый һәм бу кичәнең җылысын саклап, дәртен, моңын йөрәгенә салып, көрәшкә ашкынып һәм ярсып, дошманга үчегеп, ул фронтка китә... һич арттырмыйча әйтергә мөмкин: Сәйдәш үзенең җырлары белән алдынгы ут сызыгында көрәште! Ул Ватан сугышының солдаты булды... Менә без — язучыларның II Бөтенсоюз съезды делегатлары — төн- ! лә белән 
кайгылы хәбәр ишеттек. Гостиницада зур номерның залында I Сәйдәшне искә алабыз. Безнең һәр- < кайсыбыз аны якыннан белә, һәр- кайсыбыз җылы истәлек саклый, һәркайсыбыз аның якты образын олылап сөйли, аның эшчәнлеген әйтә, музыка өлкәсендәге Тукаебыз итеп таный. Әйе, ул татар совет музыкасының классигы иде, ул үз тирәсенә яшь композиторларны туплады, дистәләрчә композиторлар аның уңай йогынтысында үсәләр. Татар совет поэзиясен үстерергә омтылучы яшь шагыйрь, Тукан традицияләрен өйрәнмичә яңа адым атлый алмаган кебек, татар совет музыкасын яңа баскычка күтәрергә омтылучы композитор да Сәйдәшне сикереп үтә алмый! Ул татар совет музыкасына нигез салучы, ул татар халкының музыка өлкәсендәге сә- ләтлелеге никадәр көчле булуын беренче булып үз иҗаты белән раслаучы!.. Шуның өчен аны халык зурлады, хөрмәт итте. Аның популярлыгы Татарстан белән чикләнеп калмады, аның тәэсирен тугандаш халыкларның композиторлары да нык сизәләр. 1954 елның июнь башында язучылар белән композиторлар Алабуга шәһәренә бардылар. Алабуга шәһәре хезмәт ияләре язучыларны да, композиторларны да бик нык хөрмәт иттеләр. Алар арасында Сәйдәшев аеруча сөелеп каршыланды һәм бу бик табигый иде! Ләкин Сәйдәшев' үзенә күрсәтелгән ихтирам белән, аерып зурлау белән масаймады гына түгел, ул элеккечә арабызда иң тыйнак .кешеләрнең берсе булып калды. Әйе, тыйнаклылык аның матур характерыннан аерылгысыз иде. Ул бөтен гомере буе шулай ' тыйнак кеше булып яшәде.


 
Ниһаять, соңгы очрашу турында сөйләми мөмкин түгел. Мин съездга башка делегатлардан бер-ике көн алданрак килдем. Шимбә көн изда- тельстволарда эшне төгәлләп, якшәмбе көн Сәйдәш яткан больницага барырга план корган идем. Ләкин Москвага килеп төшү 'белән планны үзгәртергә туры килде. Әхмәт Ерикәй Салих Сәйдәшнең хәле авырлыгын әйтте һәм иртәгәие көтмәстән бүген үк аның янына барырга кирәклеген белдерде. Әйе, Салих абый бит ул, ничек иртәгәне көтәргә мөмкин!.. Без Вишневский исемендәге больницага киттек. Сәйдәшкә операция ясаган профессор Алиповны күрдек, сорашабыз. Ул безгә яшермичә бөтен аяныч хәлне сөйләп бирде. — Очень уж милый человек, — ди ул Сәйдәш турында, —без аның белән музыка хакында сөйләшәбез... Профессор композиторны Казанга алып кайту турында сөйли, поезд белән яхшы булыр, ди, әле ул үзен нык сизә, тик операция ясаган яраның ябылмавын әйтә... Сәйдәш өченче катта, 10 нчы палатада ята икән. Палата зур, якты, ул үзе генә ята, тәрәзәдән ерак.... Безне күрүгә Салих абыйның шатлыгы кабынып китте: — Ак халат кигән нинди докторлар йөри икән дип торам... менә әйбәт... Утырышыгыз... Ул кулын кулга кысып һавада селки, янәсе кул кысышып күрешә. Без кузгалмаска кушабыз. Килеп кулын кысабыз... Хәл-әхвәл сорашу, сөйләшү башлана. Ул Казанны сагынган, дусларын сагынган, һәркемне исеме белән атап сораша, язучы л арны, ком позиторл арны, ар - тистларны кабатлап-кабатлап сорый. Театр ничек? Композиторлар пленумы ничек узды? Без сөйләп бирәбез. Ул арада сестра кереп, ягымлы гына итеп, Сәйдәшне ашарга кыстый. — Мин сезгә бавыр әзерләп бирән, ашагыз!—ди ул. — Тагын 15 минуттан...— ди Сәйдәш. Сестра, безгә борылып, аның тамагына аш алмавын, көчләп ашатуын әйтә. Без дә Салих абыйны ашарга кыстыйбыз. Ул исә, хәзер-хә- зер, менә дуслар бит,—дип сүзне икенчегә бора. Янәсе, аның хәле әйбәт, тик менә яра гына ябылмый. Авыр көннәр, янәсе, артта калды, хәзер аякка басасы гына... ә бу эш байтакка сузылыр, диләр. Казанга кайтасы иде, дуслар янына, күңеллерәк булыр иде... 15 минут узып киткән, сестра яңадан 
керә һәм нинди дә булса аш әзерләп китерәчәген әйтә. Салих абый тагын 15 минутка рөхсәт сорый. Салих абый янына керергә рөхсәт алганда, безгә озак утырмаска куштылар, биш минуттан артык тормагыз, диделәр һәм, Казаннан килгәнне әйтмәсәк, гомумән керергә рөхсәт тә бирмиләр иде. Менә инде без сәгатькә якын утырабыз. Аның да җибәрәсе килми, безнең дә китәсе килми, шул ук вакытта авыруны ялыктыру да безне борчый. Ә ул яхшы композитор буларак, кешенең күзенә карап, йөрәген укый белә. Безнең борчылуыбызны, да ул сизә. Мин, Казанда Сәйдәш көйләре элеккечә яңгырый, дидем, һәм ничектер миңа авыр булып китте, күз яшемне көч белән генә тыеп калдым. Бу үзгәреш тә Сәйдәш игътибарыннан читтә калмады, һәм ул С. Шәр*әфиевнең аны шушы хәлдә күреп ничек курыкканлыгын мәзәк итеп сөйләп китте. Кроватька сузылып яткан, торып утырырга хәле дә булмаган килеш Сәйдәшнең ягымлы юмор белән үз хәлен сөйләп,- көлеп һәм көлдереп ятуы гаҗәп иде. Бу — шул ук Сәйдәш... һәм аңарда бу яман авыруны да җиңәрлек көче барлыгына ышандыра иде. Без бик җылы саубуллаштык, тик бу бөтенләйгә хушлашу булган икән!.. Кабатланмый торган якты талант, сөйкемле кеше, чын мәгънәсендәге иптәшнең йөрәге тынды, ләкин ул меңнәрчә хезмәт ияләренең йөрәгендә яши!