Логотип Казан Утлары
Роман

ГАДИ КЕШЕЛӘР

Шәһәр өстеннән, быел әле беренче тапкыр, яшенле, җылы яңгыр шаулап үтте. Урамнарда күл-күл сулар җыелып калды, агач башлары тагын да яшәрә, кабара төште. Җил куып алып киткән кара болытларның итәкләрендә әле дә булса яшен камчылары уйный, һәм еракта, ише- телер-ишетелмәс кенә булып, күк гөлдерәпгөлдерәп куйгалый. Юеш асфальт исе, язгы яшь яфрак исе, шомырт чәчәге исе һәм тагын ниндидер тәмле исләр, ачык тәрәзәләрдән киңәшмә залына агылып кереп, кешеләрнең күңелләрен дулкынландыра. Зәңгәр постау җәелгән зур президиум өстәле артында киң җилкәле, бөдрә чәчле, чегән төсле карарак йөзле бер кеше утыра. Бу — нефть берләшмәсенең начальнигы Вениамин Иванович Богдасаров. Аның уң ягында, трибуна белән янәшә, берләшмәнең баш геологы, баш инженеры утырган, ә сул ягында, өстәлнең буеннанбуена атаклы бораулау мастерлары, алдынгы промыслочылар—таза, матур, яшь егетләр, кызлар тезелешеп утырганнар. Авызына сүнгән трубка капкан Вениамин Иванович, трибунага таба караган да, тимер йомычкасы кебек бөтерелеп килгән каты, кара чәчләрен кулы белән сыйпаштыргалап, чираттагы ораторның сүзен тыңлый. Әгәр оратор, залга карап сөйләү урынына Вениамин Ивановичка таба борылып сөйли башласа, Богдасаров трубка тоткан кулы белән залга таба күрсәтә: миңа сөйләмә, халыкка сөйлә. Берләшмә тарафыннан җыела торган барлык киңәшмәләрдәге кебек, бу киңәшмәдә дә алдынгы нефтьчеләр турында сүз күп булды. Икенче бораулау конторасының парторгы Евгений Николаевич Камышевка хәтта кирәгеннән артык күп булгандыр кебек тоелды. Алдынгыларны нефтьчеләр армиясенең байрак йөртүчеләре дип атадылар, бүтән нефтьчеләрне шушы байракчылар артыннан иярергә чакырдылар. Бу сүзләрне тыңлаганда, Евгений Николаевичның күз алдыннан, кызыл байраклар җилфердәтеп, бер төркем кеше узган кебек булды. Ни өчендер, бу күренеш Евгений Николаевичка быелгы Май демонстрациясен хәтерләтте. «Бик дөрес,—дип Камышев күңеленнән килеште: — юл салып, алдан байракчылар бара, алар артыннан бүтәннәр ашыга. Байракчылар унау, унбишәү, аларга иярүчеләр — ун мең, йөз мең!» Парторг Камышев утызлар тирәсендәге аграк чырайлы, талчыккан- рак кыяфәтле, ябыграк бер кеше, тәрәзәдән кереп торган яңгыр исенә, юеш яфрак исенә рәхәтләнеп, ораторларның сөйләгәнен игътибар белән тыңлап утыра. Аның уенча, киңәшмә бер яккарак чабулап кереп китте. Богдасаровка хәзер киңәшмәнең тезгенен тартырга һәм дөрес юлга

 
төшерергә вакыт иде. Сүз һаман байракчылар тирәсендә әйләнә: ун- унбиш байракчы инде баядан бирле киңәшмәнең теленнән төшми, ә ун-унбиш меңнәр хакында әле ун сүз дә әйтелгәне юк. Ә бит планның авыр башын шушы меңнәр күтәреп бара! Шушы меңнәрнең һәркайсы үз планын биш кенә процентка арттырып үтәсәләр дә, ярты еллык план инде күптән тулган булыр иде. Камышев эшли торган бораулау конторасында да —бар алдынгылар, бар урталар, бар койрыкта сөйрәлүчеләр. Барысының эшен бергә китереп кушалар да, дөресрәге: кушабыз да — әһә! Йөз егерме процент! Шушы күңелле процент артында нинди генә буровой бригадалар юк! — Бертөрле бригада сиксәнгә дә туты-ра алмый. Ә ни өчен тутыра алмый? Әллә аның кулы-на әйбәт машиналар бирелмәгәнме? Әллә ул бик кыен шартларда эшлиме? Юк. Әллә булма- са, ул бригаданың йөрәгенә мүк үскәнме? Дәртсез, ялкынсыз эшлиме? Юк. Менә дигән егетләр! Соң шулай булгач, ник сиксәндә таптаналар, ник йөзнең аргы ягына сикермиләр? Сикерү өчен алды-нгЫ' эш методларын өйрәнәсе бар. Өйрәнергә теләүчеләр күп, ә өйрәтүче юк. Искитәрлек хәл: буркоитора тулы инженер, геолог, техник, ә конторадагы техучебаның җаны көчкә-көчкә эләгеп тора. Анда күбрәк иске нәрсәне «чәйниләр», ә инде алдынгы эш методлары хакында сүз куба икән (андый чаклар да булгалый!), бик күп дигәндә, берәр мастерның тәҗрибәсен тикшерәләр. Янәсе, фәлән мастер менә шулай иткән, сез дә шулай итегез... Кайбер өлгер егетләр шулай итеп карыйлар да — бик барып чыкмый. Чөнки алар әлеге мастерның эшеннән бер генә якны- алалар, ә икенче якны», өченче якны оныталар: ул бик тиз бораулый, без дә тиз бораулап карыйк! Бораулый башлыйлар. Турбина секундына фәлән тизлек белән әйләнә, борау җирне ярсып кимерә, егетләрнең башы күктә: алар да форсированный режим белән куалый башладылар! Алда Намюр катлавы, бик мәкерле катлау... Егетләр моны, әлбәттә, беләләр, саграк кылана башлыйлар. Борау керә дә керә... Егетләрнең күңелләрендә өмет туа: әллә мәкерле катлау бу юлы тыныч кына уздырып җибәрәме? Юк! Уздырырга теләми икән. Менә балчык сыекчасы чыкмый башлый: корыч насослар сыекчаны туктаусыз куып тора, -мәкерле Намюр сыекчаны өзлексез йотып тора. Егетләр каушап калмый, каушый торган егетләр түгел: сыекчага цемент болгаталар, тегеләй итәләр, болай итәләр, ә Намюр, туя белмәс бирән кебек, һаман йота да йота. Ә теге мастер бу «бирәннән» ничек котыла соң? Әллә Намюр аның белән рәхимлерәк кыланамы? һич! Ләкин ул, теге егетләр кебек, На- мюрның һөҗүм итүен көтеп тормый, үзе һөҗүмгә ташлана. Ул әле бер тәүлек алдан -мәкерле катлау өчен махсус сыекча әзерләп куйган була: мә әле, эчеп кара! Тегенең бик тиз тамагына утыра. Бөтен хикмәт әнә шунда... Теге егетләр тизлекне күрәләр, ә тизлек артыидагын күрмиләр. Му- зыкаитның виртуозлыгын күрәләр, ә виртуозлы-к артындагы авыр хезмәтне күрмиләр. Ярый, алар күрмәсен дә ди: алар әле яшь, тәҗрибәсез... Яшьләр күрмәгәнне күрер өчен бездә инженерлар бар бит! Алар ни карый? Ни өчен яшьләргә булышмыйлар? Камышев, бурконторада парторг булып эшли башлаганнан бирле (ул әле дүртенче генә ай эшли, шуңа кадәр Москвада партработниклар курсында укыды), бу мәсьәләне инде куеп-куеп карады. Аны-ң фикере белән бөтен кеше килеште. «Үзебез дә беләбез, — диделәр — алдынгыларның эш методларын өйрәнергә бик кирәк, тәҗрибәләрен массага ирештерергә бик кирәк, беләбез, тик әлегә хәтле һич кул тидереп булмый, практикага муеннан чумдык». Тиз-тиз приказлар чыгарылды, икеме-өчме алды-нгы бригаданы-ң эшенә хронометраж ясалды. Хронометраж материал ы-н өйрәнү, практик нәтиҗәләр чыгару, яңа технология
10 
 
турында баш вату һәм бүтән мәсьәләләр инженерларга, геологларга тапшырылды. Кыскасы, боз урыныннан кузгалган кебек булды. Камышев баштарак бик сөенеп йөрде: янәсе, килеп җитәр-җитмәс, ул әнә нинди авыр бозны кузгатып җибәрә алды. Вакыт әкренләп үтте, приказлар тегелеп куелды, кешеләр көндәлек эшкә чумды, барлык материал бурконтораиың баш инженеры Алмаевка килеп керде дә батты, — боз урыныннан кузгалыр-кузгалмас тагын туктады. Инженер Алмаев, сүз чыккан саен, Камышевка. әйтә: «Күтәрәбез ул мәсьәләне. Евгений Николаевич, ди, менә бераз баш вак-төяк эштән арынсын да, күтәрәбез...» Ләкин үзе һаман «вак-төяк» эштән айный алм ый. Бүгенге киңәшмәдә Камышев бу мәсьәләне тагын бер тапкыр бөтен кискенлеге белән куймакчы булып тора. Богдасаров, трубкасын авызыннан алып, сүзне 211 иче буровойның бораулау остасы Мансур Габитовка бирде. Трибунага, йөгереп диярлек, кара тутлы, базык гәүдәле, мутрак карашлы бер яшь кеше менеп басты. Сулы стаканны ялт читкә алып куйды (бәреп төшермәгәем!), терсәкләрен трибуна өстенә салды, президиумга таба борылып, кинәт болай дип башлады: — Буровой мастер балта сораган чакта көрәк китереп тоттыру кайчан бетәр икән?! Богдасаров, өстәлдә яткан шырпы тартмасын алып, сүнгән трубкасын кабызды, Габитов ягына ымлап, янындагы баш геологка нидер әйтте, елмаеп куйды. Тегесе, өч бөртек чәчен сыйпап, елмаюга елмаю белән җавап кайтардыс яшь кеше, шуңа күрә самовар кебек кайный... Богдасаров, трубкасы белән залга таба төртеп: «халыкка сөйлә»,— диде. — Ничә ай бит инде! — Мансур президиум өстендә бер күз уйнатып алды да, залга йөз белән борылып, анда утыручы 'бораулау осталарына мөрәҗәгать итте: — Я, әйтегез, сезнең күпмегез үзенә кирәкле сорт борауны вакытында ала алганы бар? Бүген миңа вак тешле борау кирәк, алар сиңа —мә эре тешлене! Иртәгә миңа эре тешлесе кирәк, алар сиңа — мә вак тешлене. Шуннан китә аварияләр, шуннан башлана вакыт әрәм итү, — мастерлар белән болай уйнауның бер чиге булырга тиештер бит инде? Контора директорының урынбасары иптәш Сибга- туллиннан сорыйсың: бу ник болай, кайчан бетерәсез инде бу безобра- зиене? Иптәш Сибгатуллин тыныч кына җавап бирә: «Техснаб» шулап җибәрә, без гаепле түгел, ди. Техснабтан сорасаң, завод шулай җибәрә, без гаепле түгел, ди. — Габитов бик гаҗәпләнгән кыяфәт белән иңбашларын җыерып куйды. — Берәү дә гаепле түгел, ә буровойлар бораусыз! Богдасаров, төтеннән күзләрен кысып, Габитовның тәнкыйтен пке-өч тапкыр җөпләп куйды. Габитов, олы начальникның җөпләвенә куанып, тагын да кызыбрак сөйләргә тотынды: — Шушымы инде җитәкчелек? Мастер, буровойдагы эшен ташлап, складтан складка чабарга тотына: трубасын да, боравын да, текстроп каешларын да— барысын да тартып-йолкып, сугышып-талашы.п алырга кирәк бит! Сорыйсың, ялынасың, әрләшәсең, сүгешәсең, бурмастердаи снабженецка әйләнәсең. Син шулай утка баскан кебек чабып йөргәндә,, буровойда кешеләр үз белдекләре белән эшлиләр. Ягез инде, иптәш начальниклар, иптәш Богдасаров, шушылай итеп эшләп буламы? Габитов кулын сузып, президиумга, Богдасаровка бераз карап торды да трибунадан йөгереп төшеп китте. Камышев, Габитовның чыгышын яратып, күңеленнән уйлап куйды-: үзе шундый чая егет, үзе ни өчендер һаман урталар арасында таптана. Ни өчен алгарак чыкмый? Камышев ачык тәрәзәдән урамга карады-. Анда ике малай чыптыр- чыптыр яңгыр суында уйнап йөри иде. Берсе, яланбашлысы, чалбар ба
11 
 
лакларын тезенә кадәр сызганып җибәргән; икенчесе, кечерәге, башына ак панама кигәне, сызганып-нитеп тормастан, шул көенчә генә су эченә йөгереп кереп китә: бөтен өсте-башы чыланып, буялып беткән. «Анасыннан эләгә инде моңа кайтып кергәч», — дип Камышев тәрәзәдән «малайларга елмаеп карап торды. Шул вакыт Богдасаров аның исемен әйтте. Камышев, «борылып, президиумга карады. Хәзер үк түгел икән әле, бер кеше аркылы икән. Богдасаров аңа сүз биргәч, Камышев урыныннан торды, таныш һәм ят карашлар астында, тыныч кына алга таба үтте һәм трибунага күтәрелде. Ул, үгезнең мөгезеннән эләктерергә теләп, үзенең төп фикерен баштан ук әйтеп салырга булды. Әлбәттә, әүвәле фактлар китерергә, шуннан соң гына инде нәтиҗә чыгарып, төп фикерне әйтергә дә булыр иде. Ләкин ике сүздән бөтен фикереңне аңлап ала торган кешеләргә шулай «чәйнәп» бирүнең кирәге бармы? Камышев кеше белән шыгрым тулган зал эченә бер карады да, фикеренең дөреслегенә нык ышанган кешечә, тыныч, тигез тавыш белән сөйләргә тотынды: — Алдынгыларның бай тәҗрибәсе өйрәнелмичә йомылып ята, — дип, ул китап теле беләнрәк башлап җибәрде. — Сүз кустарьларча өйрәнү турында бармый, ә фән нигезендә өйрәнү турында бара. Шушы урында аның 2 нче бурконтораның баш инженеры Алмаев хакында әйтәсе килде. Алмаев үзе өченче рәттә, нәкъ трибуна кар- шысында, аркасын бик туры тотып, портфелен тез өстенә куеп утырган. Ул кайчандыр спорт белән шөгыльләнгән булса кирәк. Бәлки, әле хәзер дә шөгыльләнә торгандыр, чөнки гәүдәсе кырыкка җитеп бара торган кеше өчен какчарак, муены мускуллы, аркасы туры,—бөтен кыяфәтеннән көч аңкып тора. Куе кара чәче, уңнан сулга таба ике якка ачылып, уртадан юл калдырып таралган. Зәңгәр костюмы, кер тимәгән чиста якасы, әйбәт итеп бәйләнгән галстугы, — барысы да аның пөхтә кеше икәнлеген әйтеп тора. Камышев Алмаевның, үзе әйтмешли, көндәлек вак-төяк эшкә муеннан чумып, фәнни эшкә кул селтәве хакында сөйләргә тели иде. Алдынгылар көн саен «могҗизалар» күрсәтәләр, иске технология челпәрәмә килде, әллә нихәтле яңа тәҗрибә җыелды, инженер каршында диңгез хәтле эш: бай тәҗрибәне өйрән, аны фән күзеннән үткәреп, яңа нәтиҗәләр чыгарып, өр-яңа технологик нормалар эшләп бир! Рядовой нефтьченең алдынгы методларга өйрәнәсе килә. Ә безнең инженерлар, геологлар, шул ук иптәш Алмаев, рядовой нефтьчеләргә нәрсә тәкъдим итә алалар? Тәҗрибә уртаклашумы? Фәлән мастер шулай-шулай иткән, сез дә шулай-шулай итегез! Бик аз, иптәшләр! Бик аз! — Киметеп күрсәтергә теләмим, ләкин форсированный режим белән бораулаучылар бездә нибары дүрт-биш бөртек!—дип Ка-мышев сөйләвендә дәвам итте. — Киңәшмә саен гел бер кешеләр белән мактанабыз: менә Миңиегалиев, менә Югов, менә Сафиуллин, менә тагын бер-ике кеше. Әнә алар барысы да президиумда тезелешеп утыралар, — Камышев өстәл янында утыручыларга таба ымлады. — Әллә ничә «меңле коллективта алдынгылар бармак белән санарлык... Әллә бездә новаторлар артыннан иярә алырлык кешеләр юкмы? Әллә инженерларыбыз, геолог- ларьнбыз, новаторларны бәйрәм көнне табына торган иконага санап, барлык языклы кешеләр аларга ерактан сокланып карап торырга гына тиеш дип исәплиләрме? Бәйрәмдә президиумда уты«ртыр өчен дүрт-биш алдынгы бораулаучы» да җитә. Ә нефтьне күп чыгару өчен меңәү кирәк, ун мең алдынгы кирәк! — Инженерлар иҗат эше белән аз шөгыльләнәләр. Ә бит безнең партия әйтә: предприятиеләрдә хезмәт шундый итеп оештырылсын, ди,
12 
 
эшләп чыгару айдан-айга, кварталдан-кварталга арта 'барсын! ди. Ә кем моны оештырырга тиеш? Әлбәттә, инженерлар. Богдасаров Камышевның инженерларны тәнкыйтьләвең яратты. Моны Камышевның үзенә дә сиздерәсе килеп: «Дөрес, дөрес!» дип, аның сүзен ж.өпләп куйды-. Богдасаров, трубкасын учлап, трибунага таба карап утыра иде. Камышев аның каршында бүген кинәт үсеп китте. Була бит шулай, кешегә инде гадәтләнеп беткәй буласың, начар работник түгел, ләкин күктән йолдыз чүпли торган әллә ни талант иясе дә түгел, урта бер кеше. Шулай дип йөргәндә генә, теге ниндидер икенче бер ягы белән ялтырап куя да, син аның турындагы иске фикереңне үзгәртергә мәҗ- бүр буласың. Менә Камышев та бүген шулай ялтырап китте. Богдасаров аны моңа кадәр урталар рәтенә кертә иде. Ә менә бүген, шушы чыгышыннан соң, Вениамин Иванович аның хакында: «Юк, бу тирәнрәк булырга тиеш», — дип уйлады. Аның күңелендә хәтта Камышевның мәсьәләне шулай бик вакытлы, бик үткен итеп куя алуыннан көнләшүсыман бер тойгы да кыймылдап алды. Көнләшүме бу, әллә сокланумы? Әллә икесе дә бергәме? Мондый житди мәсьәләне Камышев түгел, ә ул үзе, җитәкче кеше, бүген киңәшмәдә күтәреп чыкса, начар булган булыр идемени? Менә хәзер инде аңа койрыкка гына килеп кушылырга, Камышев тәкъдимен генә яклап чыгарга туры килә. Ә якларга, әлбәттә, кирәк! — Алмаев барлык ыбыр-чыбыр эшкә үзе чаба, — дип дәвам итте Камышев,— ярдәмчеләренә ышанмый, жырдагы кебек: Фигаро анда, Фигаро монда — барлык җирдә Алмаев үзе. Ашарына да кесәсенә генә тыгып йөри: кайтып ашарга да вакыты юк. (Залда көлеп җибәрделәр.) Бөтен тәжрибәсен, бөтен белемен, ә ул үзе белемле, тәҗрибәле инженер, вак-төяккә әрәм-шәрәм итә, вак эшләр рыцарена әйләнеп бара, ә зур эшләр, фәнни эшләр: новаторлар тәҗрибәсен өйрәнү һәм башкалар бер читтә торып торалар. Бит меңнәрне яңа методлар белән коралландырмый торып, меңнәрне форснрованныйга күчерми торып, бораулау эшен алга сикертү мөмкин түгел. Камышевның сүзләрен тыңлаганда Алмаев, энәләр өстендә утыргандай, көчкә чыдап утырды. Тәнкыйтькә ачуы килгәннән түгел, юк, дөрес тәнкыйтьне күтәрерлек кенә батырлыгы бар иде аның, ләкин бөтен халык алдында шундый сүзләрне ишетү аңа ансат булмады: бөтен залның күзе аңардадыр кебек тоела иде. Богдасаров үзенең күршесенә нидер әйтеп елмайгач, Вениамин Иванович та аңардан көләдер кебек тоелды, бигрәк тә, барлык кеше кычкырып көлеп җибәргәч, Алмаев бөтенләй эсселесуыклы булып китте. Ул Камышев китереп куйган мәсьәләләрнең барысы белән дә диярлек килеште: әлбәттә, меңнәрне форсированный режимга күчермәгәндә, бораулау эшен алга чаптырып алып китеп булмый. Ул үзе дә нәкъ шушы турыда чыгып сөйләргә җыенып утыра иде. Камышев сөйләгәч, хәзер инде сөйләмәскә дә була. Парторг хаклы, тик шулай да бер мәсьәләдә ул бик каты ялгыша. Алмаев әнә шулай Камышевның сүзләреннән ялгышлык тапты һәм шуңа сөенүенә үзе дә гаҗәпләнде. Инженерлар эшенә тыгылгач, шулай булмый хәле юк,— дип уйлады ул, — имеш, бүгеннән үк тагын биш- алты бригаданы форснрованныйга куарга кирәк! Алай ансат кына кү~ чеп була торган булса, Алмаев күптән үзе кумаган булыр идемени? Шушы фикердән соң аңа ничектер җиңелрәк булып китте. Камышев, маңгаен кул яулыгы белән сөртә-сөртә, трибунадан төште. Берничә таныш күз аны тәрәзә янындагы урынына хәтле озатып куйды. Янәсе, бик дөрес, без сиңа кушылабыз. Бу ягымлы карашлардан Камышевка рәхәт булып китте. Кызган битләрен тәрәзәдән бөркелеп кергән дымлы һава агымына куеп, ул бераз вакыт урамга караш утырды.
13 
 
Теге ике малайның зуррагы күлмәген салган да, икәүләп яңгыр суыада балык сөзә башлаганнар. Болариың кыланышларын яратып күзәткән чагында, Камышев үзенең биш яшьлек ак башлы- улы Владик турында, икенчегә йөкле хатыны Надя турында уйлап алды. Камышевның өенә зур кайгы килеп керде бит әле. Надя, тагын берне табам дип, куанып йөргәндә генә, Казаннан килгән консультант, доцент, Надяны карады да: «Сезгә бала табарга ярамый», дип әйтеп кайтарды. Надяның йөрәге бик начар икән, аңа бала табу куркыныч икән. Казан консультанты хәтта куркыныч кына дип тә әйтмәде, «бер минут кичекмәстән операциягә ятарга» кушты. Ә бит инде алар булачак бәбине кыз балага юрап, аңа исем дә табып куйганнар иде. Район врачлары куркырлык бернәрсә дә әйтмәгәннәр иде, ә бу килде, карады: табарга ярамый, беттекитте! Камышев, Надяны баладан үлгән итеп күз алдына китерә дә, аркасы чымырдап китә. Үзенең Надясыннан башка ул ничек яшәр? Сөешеп өйләнештеләр, яратышып торалар, уллары Владик матур гына булып үсеп килә, — бөтенләй көтмәгәндә аяк астыннан килеп чыккан бу бәла тормышларын бөтенләй агулап ташлады. Надя үзе таба алырмын дип өметләнә. «Таптым ич беренчесен, ул чакта да йөрәгем әйбәт түгел иде, юкка борчылма», ди. Операция турында аның бөтенләй ишетәсе дә килми. «Пычак астында үлгәнче, болай үлгәнем яхшырак», — ди. Ничек кенә булмасын, Надяны коткарып калырга кирәк. Кайтышлый Камышев Евграф Ивановичка, райбольницаның баш врачына, керер, сөйләшер: ачыктан-ачык әйтсен: куркыныч • консультант әйткән хәтле үк зурмы-, әллә өмет бармы әле? Күршесе Камышевның кабыргасына төртте. Богдасаров, башын чак кына ия төшеп, мәһабәт кыяфәте белән өстәл артына торып баскан, куллары белән өстәл кырыена таянган, — йомгакларга җыена булса кирәк. Өстәлгә таянган килеш, Вениамин Иванович зал эченә карап, бераз көтеп торды да ишетелер-ишетелмәс итеп кенә башлап җибәрде. Бу аның ораторлык хәйләләренең берсе иде. Ул шулай бик акрын тавыш белән башлагач, залдагы кешеләр, үзләре дә сизмәстән, алга сөрлекте-' ләр, ә Камышев Богдасаровның беренче сүзләрен хәтта ишетми дә калды. Вениамин Иванович бораулау темпының разведка темпыннан артта калуы турында сөйли башлаган иде. Ул, тавышын күтәргәннән-күтәрә барып: — Безнең алда грандиоз бурычлар тора,—диде, -грандиоз сүзен аеруча мәгънәле итеп әйтеп, зур кара йодрыгы белән өстәлгә басы-п куйды, — хәзерге темп белән бораулап барсак, бу грандиоз бурычны җиңеп чыгу өчен безгә тагын ун ел кирәк. Ә партия әйтә—-менә сезгә ике ел, ике ел ярым, шуннан артык бирә алмынбы-з, ди. Биредә утыручыларга аңлатып торуның кирәге юк: партия кушты-мы, бу инде закон. Менә шушы закон безгә боера: бораулау эшенең кул-аягын чишеп җибәрегез, ди, сезнең алга куелган бурыч әнә шул, ди. Богдасаров бераз дәшми торды, аннары тынычрак интонация белән болай дип дәвам итте: — Дөрес, без әлегә хәтле дә үтәп бардык, премияләр дә алдык. Ләкин, иптәшләр, кичәге темп бүгенгә ярамы-й. Уйлап карагыз: иске план буенча биш елда тишелеп бетәчәк нефть пластларын хәзер ике елда бетерергә кирәк. «Биш ел» да «ике ел», — аерманы үзегез күрәсез. Богдасаровның шуннан соң сөйләгән сүзләрен тыңлаганда, Камышевның кинәт битләре кыза башлады. Вениамин Иванович Камышевны телгә алды: менә инженер да түгел, геолог та түгел, нефть дөньясына килеп керүенә дә әле ярты ел да юк, ә шулай да ул безнең авырта торган җирне бик оста күреп өлгергән. Иптәш Камышев дөрес әйтә: бер алдынгылар җилкәсендә генә ерак китеп булмый, йөз -меңнәрне алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрик — -менә булырбыз җитәкче.


 
— Монда безнең новаторларыбызны һөҗүмгә ташланган армиянең байракчылары белән чагыштырдылар. — Богдасаров кулларым өстәлдән алды, тураеп басты. — Чагыштырудан китсә, мин аларны, үзебезнең новаторларны, локомотив белән чагыштырыр идем. Алар локомотив! Вагоннар, гөрләшеп, локомотив артыннан чабалар. Чабуын чабалар да, ләкин бу ни хәл? Локомотив алга китте-китте, ә вагоннар өзелеп артта калды, — Богдасаров һаваны урталай кисеп, бер кулын уңга җәеп җибәрде—бу якка локомотив чабып китте, икенчесен сулга җәеп җибәрде, бу якта вагоннар өзелеп калды. — Иптәшләр, безнең новаторларыбыз. локомотив кебек, алга чабып барган бер вакытта, рядовой нефтьчеләребез, өзелгән вагоннар кебек, артта калалар. Сезнеңчә ничек? Алга чабучыларга без: «Туктап торыгыз, артыгыздан куып җитеп булмый!»— дип әйтергә, аларның чабышын акрынайтырга тиешме, әллә, киресенчә, койрыктагыларны алга чаптырып алып китәргә тиешме? Әлбәттә инде, койрыктагыларньг чаптырырга кирәк. Ә ничек чаптырырга? — Богдасаров зал каршында шундый сорау куйды, җавап көткән кебек, берничә секунд тын торды. — Икенең берсе,—диде ул: — л новаторларыбызның тәҗрибәсен бөртекләп җыярбыз да, фән иләге аркылы уздырып, аны яңадан нефтьчеләр кулына тоттырырбыз. Мә сиңа өр-яңа корал, — өйрән, эшлә, җиң! Я җыймабыз, өйрәнмәбез, бирмәбез, — ул вакыт банкрот җитәкчеләр булып калырбыз, безнең урынга яңа җитәкчеләр килер. Аннары Богдасаров кайбер начальникларның, директорларның исемнәре белән атап-атап сөйли башлады. Техснабка да эләкте, трестларга да эләкте, бурконтораларга да эләкте, — барысының да җитәкчеләре кызарынып, уңайсызланып утырдылар. 

> Киңәшмә ябылгач, кешеләр, киң баскычны тутырып, аскы катка шау-гөр килеп төштеләр дә, урамда көтеп торган машиналарына утырып, таралыша да башладылар. Камышевның танышлары, дуслары, баскычтан төшкәндә елмаешып, Камышевка дәшеп-дәшеп уздылар: «Яхшы, яхшы, чыгышың ошады», ә таныш түгелләр, бигрәк тә аның чыгышын үз бакчаларына атылган таш итеп аңлаучылар, кызыксынулы караш белән аны баштанаяк күздән кичерделәр. Менә бит, килеп тә җитмәде, начальствоның күңеленә ошап та өлгерде. Инженер Алмаев аны халык белән тулган баскычның уртасында куып җитте. — Дөрес сүзгә җавап юк, Евгений Николаевич, — диде ул һәм Камышев белән янәшә төшә башлады: аның чиста итеп кырылган саргылт йөзе җитди һәм уйчан иде.— Дөрес әйттегез: без, инженерлар, баштанаяк практикага чумдык, эмпирикка әйләнеп беттек. Көндәлек эш саз кебек үзенә суыра —батканыңны сизми дә каласың.— Алмаев гаепле кеше елмаюы белән елмайды, кулларын җәеп җибәрде, ягъни нишләмәк кирәк, эшебез шундый. — Кичә төннең төн буе цементажда утырдым, 215 нчегә цемент койдык, бүген көн буе менә монда, ә кич белән 214 нчене «аттырырга» I барам, иртәгә тагын көн буена җитәрлек эш күренеп тора—213 нчене эксплуатациягә бирәбез, нефть чыкты... Менә шулай ул безнең эш, Евгений Николаевич. Сез әле яңа кеше, безнең эшнең хикмәтләрен белеп бетермисез. — һәм Камышевка күтәрелеп карады: берәр каршы сүз әйтәме, әллә бөтенләй җавапсыз калдырамы?
                     I «Аттыруэ - - җир астындагы нефть трубага бәреп керсен өчен, трубаның стеналарын эчтән тиштерү. 14 

15 
 
Камышев башын гына селекте: ягъни, аңлыйм, эмпирикка әйләнеп баруыгызны күрәм. Алмаев: «Аның бер мәсьәләдә бик каты ялгышуын хәзер үк әйтергәме, әллә икенче вакытка калдырып торыргамы?»—дип уйлады һәм икенче вакытка калдырырга булды. Алмаев сүзне икенчегә борды. — Туры тәнкыйтегез өчен рәхмәт, Евгений Николаевич. Үпкәләде дип уйламагыз,—диде («бу артык төчелек булмыймы? Начар якка аңламасмы?» — шулай дип уйлады, ләкин үзе һаман шул ук рәвештә дәвам итте): — Биткә бәреп әйтелгән тәнкыйтьтән соң, ничектер айнып киткән кебек буласың, күңел сафлана, күз ерактанрак күрә башлый. («Әйдә, ул теләсә нәрсә уйласын, мин әйтәсемне әйттем»). Хушыгыз, Евгений Николаевич. Баскычтан төшеп җиткәч, Алмаев парторгны узып китте. Камышев аның тигез итеп кырдырган мускуллы -муенына, башында-гы яңа соры эшләпәсенә, спортчыныкы шикелле туп-туры аркасына карап, уйлап куйды: «Чын күңелдән сөйләде кебек, ә бит Алмаев турында: тәнкыйтьне яратмый, тәнкыйтьчегә каршы .күңелендә таш саклап йөртә, дип әйтәләр иде». Камышев, кепкасын төзәтеп кия-кия, яңгырдан соң чистарып, матураеп киткән урамга килеп чыкты да, мастер Габитовны эзләп, як-ягы- на карады. Асфальттагы яңгыр суында кояш балкый иде. Камышев күзләрен кысып, икенче якка борылды. Машиналар тирәсендә кайнашучы кешеләр арасында да Габитов күренмәде. Чыгып өлгермәгәнме, әллә, берәрсенә утырып, китеп тә бардымы? Камышев, зәңгәр галифесының колакларын тырпайтып, урам уртасында басып калды. Бертуктаусыз ачылып-ябылыл торган ишектән контораның директор урынбасары Сибгатуллин килеп чыкты. Нефтьче яшьләр арасында «Әкрен абый» дигән исеме чыккан бу шактый калын гәүдәле кеше өйалды баскычыннан ашыкмыйча гына төште дә, парторгның аптыраган кыяфәт белән урамда басып торуын күреп, машина көтә икән дип уйлады. — Евгений Николаевич, безнең машинага рәхим итмисезме? — Ягымлы итеп елмайган Сибгатуллинның күзләре нурлы вак җыерчыклар эченә күмелеп калды. — Рәхмәт, үземнеке дә биредә,—диде Камышев. — Мастер Габитов күзегезгә чалынмадымы? — Габитовмы? Ул «Техснаб» кешесе белән бәхәсләшә калды, тиздән чыгар. Камышев яңгыр суы белән юылган ямь-яшел тирәк агачы астындагы яңа скамьяга барып утырды. Астагы ботакка сузылып, бер яфракны өзеп алды да, аны бармаклары арасында уып, борынына китерде. Яфрактан бик тәмле хуш ис аңкый иде. Аның Габитов белән байтактан сөйләшкәне юк иде инде. Тәҗрибәле мастер, бораулау эшен ярата, бутылка белән дә әллә ни дуслыгы кж кебек, ә үзе һаман урталар арасында чуала, йөз проценттан әллә ни ары китә алмый. Кылларын тарткалап карарга кирәк: ни өчен йөз тирәсендә генә таптана икән ул егет? Камышев яфракны, бармагы белән угалап, тагын борынына китерде. Әллә борыны ияләшеп өлгерде, әллә чыгасы хуш ис чыгып бетте, — баштагы кебек гаҗәеп хуш ис килми иде инде. Камышев: «Озаклады бу», дип уйлап та бетермәде, әлеге туктаусыз ачылыпябылып тора торган ишектән кепкасын кулына тоткан, җилбәгәйгә җибәрелгән костюм чабулары икесе ике якка очып киткән хәлдә Габитов килеп чыкты. Ул әле уңга, әле сулга карап-карап алды да, үзенә таба атлаучы Камышевны күреп, аның каршысына йөгереп барды? — Евгений Николаевич, сөйләшә-сөйләшә машинадан колак какканмын, утыртып кайтсана?  
16 
 
— Әйдә, сине көтеп тора идем үзем дә. — Мине? — Габитов Камышевка күзләрен тутырып карады. — Ник гаҗәпләнәсең? Сөйләшәсе сүзем бар. Габитов буйга Камышевтан кечерәк, әмма җилкәгә киң, гәүдәгә базык. Камышевтан нибары өч-дүрт яшькә генә кече булса да, аңардан бик күп яшь күренә, чөнки Камышев соңгы ике атна эчендә, Надя белән булган әлеге вакыйгадан соң, бик ябыкты: ак чыраенда зур яшькелт күзләре генә утырып калды. Ә Габитовның каракучкыл йөзе һәрвакыт алсуланып янып тора, чөнки ул гел ачык һавада эшли, күбрәк физик хезмәт белән шөгыльләнә, семьясында да хатыны Миләүшә белән вактөяк үпкәләшүләрдән башка күңел сызарлык бернәрсә дә булганы юк. Аннары ул, Камышев кебек, сугышта да булмады, нефтьтә эшләгәнгә күрә аны алмадылар, ә Евгений Николаевич, сугышның утын-суын кичеп, бер тапкыр контужен булды, ике тапкыр яраланды. Ул күрер күзгә дә, болай да Габитов белән чагыштырмас дәрәҗәдә җитди, аның белеме дә, тормыш тәҗрибәсе дә, культурасы да зур. Мансур нибары унъеллык мәктәп бетерде, аннары бораулау мастерлары курсында укып чыкты, — шуның белән аның белем алуы тукталды. Яше утызга якынаеп барса да, Габитов вакыт-вакыт бөтенләй малайлар кебек кылана башлый, характеры бик чатлы-ботлы-. Әмма бер яхшы ягы бар: кешегә үпкә саклый белми, ягымлы сүзгә сары май кебек эри. — Әйдә, кайта-кайта сөйләшербез, — Камышев аны койма буендагы «Победа» машинасына таба алып китте. Шофер Гриша машина эченә кереп йоклаган иде, аны уяттылар. «Победа» бер талпынып куйды да салмак кына кузгалып китте. Зур ак вокзалны уңда калдырып, фронт юлы кебек, бертуктаусыз йөк машиналары агылып торган киң асфальт юлга атылып килеп чыктылар. — Ник син «Техснаб»ка бәйләнеп йөрисең?—дип сорады Камышев. — Бораулау конторасы — менә синең барыр җирең, бәйләнер җирең. Шунда кер, Сибгатуллинның якасыннан ал. Габитов, «таптың керер кеше» дигәндәй, кулын селкеп куйды. — Ул Әкрен абый кыймылдаганчы, мин үзем кырык җиргә барып җитәм. Барам да, табам да, алып та кайтам. — Ә үзең зарланасың, мастерлар снабженец булып беттеләр инде, дисең. — Беттеләр шул. Труба кирәк булса — үзең эзлә, тормоз калыплары кирәк икән — үзең тап. Ул Әкрен абыйларның мыштырдаганын көтеп торсаң, борауларсың аена йөз метр. Сибгатуллин ул вәгъдәгә бик юмарт: бервакытта да «юк!» дип, борынга сугып чыгармас. «Ах, дияр, нәкъ беткән чагына туры килдең, складка килү белән беренче чиратта сиңа! Зинһар, чак кына сабыр ит». Син сабыр ит, көт, үзеңә кирәкмәгән борауларны складтан ала тор, ә Сибгатуллин «Техснаб» белән трест арасында машинада чабып йөрсен. Ул арада Габитовның егетләре мяч- ковскийга II төшеп җитәләр, тимер кебек ташны эре тешле белән кимертә башлыйлар: борау әрәм, вакыт әрәм, эш тә алга бармый. — «Техснаб» кешесе ни ди сон? — Әкрен абыйларны гаепли: башта чама белән генә планлаштыралар да. соңыннан «Техснаб»ның башын әйләндерергә тотыналар, ди. Әле аларның теге нәрсәләре җитми, әле бу нәрсәләре, ди. Дөрес әйтә ул. — Бу турыда Сибгатуллинга мең тукылган инде, — диде Камышев.— Ярый, трест белән үзем сөйләшермен. — Авызыңа бал, Евгений Николаевич. Зинһар, сөйләшә күр. Шул каһәр суккан бораулар аркасында өч йөз метрлык экономиямне ашап бетерә яздым инде. — Экономияң бар идемени?
                     II Каты порода. 


 
— А как же! — Ә мин сине очын очка ялгап кына барасын днп уйлыйм тагы. — Ялгап кына ярамый бит, Евгений Николаевич. Запас белән дә әле ул бик тыгызга туры килә. — Запас дигәннән... — Камышев кинәт елмаеп куйды. — Синец бит әле бер вакыт «Запаслы мужик» дигән исемен дә чыккан иде. Ничек сон бу юлы, кара көнгә дип, вак тешлеләрне җыеп куя алмадыңмыни? — Кушмыйлар бит, Евгений Николаевич. Тигезлеккә чыккач, Гриша сәгатенә алтмыш километр белән куарга тотынды. Юан трубалар төягән, җирне тетрәтеп бара торган тагылмалы авыр йөк машиналары, таш төягән самосваллар, Гришаның юыртак машинасы белән тартыша алмыйча, берәм-берәм артта кала бардылар. Алда, урман эчендә, буровой вышкалар күренә башлады, — алар ерактан, очлы башы белән өскә каратылган штопор шикелле, борма-борма булып күренәләр иде. — Карале, Мансур, — Камышев бу юлы аңа шулай исеме белән генә дәште. — Ник син алдынгылар белән тартышып карамыйсың? Узар идең дип әйтмим, ә куып җитә алыр идең. Габитов көлеп җибәрде. Дымлы иреннәре арасыннан аның эре ак тешләре күренеп калды. — Көчәнсәмме? Куып җитәм. Валлаһи, куып җитәм! Мин тик алга сикереп чыгуны гына яратмыйм. — Ник? — Камышев, гаҗәпләнеп, Мансурга карап куйды. — Кайчан үкчәгә китереп басарлар икән дип, артыңа карый-карый эшләүдән дә начар нәрсә юк. Уртада яхшы, тыныч. — Син -моны чынлап әйтәсеңме? — А как же! — Гаҗәп. — Нәрсәсе гаҗәп? Мин гел йөзнең өске ягында барам: йөз дә биш, йөз дә ун. Әллә азмы? Камышев, ни көләргә, ни ачуланырга белмичә, Мансурның кара күзле алсу йөзенә аптырабрак бераз карап торды да: «Синнән мин моны көтмәгән идем»,— дигәндәй, башын чайкап куйды. — Синең өчен бу бик аз! Тәҗрибәң ике кешегә җитәрлек! Осталык өчен дә күршегә кереп торасың юк. Шундый кеше йөз дә ун белән мактанып торгач, ничек гаҗәпләнмәссең. Бу урында Мансур бераз чигенергә мәҗбүр булды. — Мин бит мактанып әйтмәдем. — Ничек әйтсәң дә барыбер. Кешеләр әнә йөз илле, ике йөзгә куалар, ә син нибары йөз ун. Камышев: «Инде моннан соң бу кешегә нәрсә генә әйтергә кала», — дигәндәй, беркадәр вакыт дәшми торды да, икенчерәк тон белән болай диде: — Минемчә, алдан йөргән яхшы: бөтен кешене ияртеп, юл ярып барасың! Күңелле түгелмени? — Күңелле булмаган кая! — Габитовның тавышында хәтта ирония- сымаи бернәрсә яңгырап китте.— Үзеңне анда да, монда да сайлап куя башлыйлар. Хөрмәт! Дәрәҗә! Газета кешесе белән сөйләш! Радиокоми- теттан килгәннәр — бригадаңның эшен плёнкага яздыр. Теге киңәшмәгә чап, бу киңәшмәгә йөгер! Чап та йөгер, ә эшләргә кайчан? Габитов тагын кулын селтәде: үзегезгә булсын хөрмәте, дәрәҗәсе, ә аңа тыныч кына эшләргә ирек бирелсен. Камышев, гаҗәпләнгәннән-гаҗәпләнә барып, үз алдына башын чайкап куйды. Л1енә сиңа кешеләрне беләм дип уйлап йөр! Җыелышларда колакка ягылырлык фикерләр сөйли, политикадан да бөтенләй төшеп калган егет түгел, ә бүген, исән генә торасыңмы, тыныч эшләүне ярата торган кеше булып чыкты. Үзенә күрә «теориясе» дә бар: алга сикереп 2. .с. ә.- № 1. 17 

18 
 
чыксаң, үкчәңә басулары ихтимал, ә уртада тыныч: җил дә өрми, яңгыр да тими. Камышев Мансурның бүтән кылларын тарткалап карамакчы булды. — Ә акча? Ә премияләр? Кешеләр әнә автомашиналар сатып ала! Габитов моңа да салкын гына җавап бирде. Алсалар соң. Ул вахта машинасы белән дә бик әйбәт йөри, мотоциклы да бар. Камышев: «Барлык урталар моның кебек булса, әй-яй, боларны кузгату ансат булмас», — дип уйлап алды. Гриша чыкканнан бирле куа да куа. Киң кара тасма төсле юл тәгәрмәчләр астына өзлексез атылып кереп тора. Якынайгаинан-якыпая барган урман машинаның өстенә чабып килә. Менә хәзер-хәзер ул үзенең кип кара авызы белән машинаны йотып җибәрәчәк. Бая штопор төсле генә булып күренгән буровой вышкалар хәзер инде кырык ике метрлы мәһабәт тимер гәүдәләре белән машинаның каршысына йөгерепйөгереп чыгалар. Мансурның колагына буровойда тимер чыңгылдавы, лебедканык гөрелдәп торуы, элеваторның «чаңгылт» итеп «шәмне» кочаклап алуы ишетелепишетелеп кала. Габитов, үз дәлилләренең дөреслегенә ышанган булса да, Камышев- ның да сүзләрендә ярылып яткан хакыйкатьне күңеле белән танымыйча булдыра алмады. Сүз юк, алдан бару бик күңелле булырга тиеш. Контораның баш инженеры Алмаев синең белән эшләпәсен салып, кулын биреп күрешә, инструментларның да әйбәтләрен бирәләр, вышка моитаж- лаучылар да: «Тукта, монда алдынгы мастер бораулый, ордым-бәрдем генә оештырып куярга ярамас», — дип синең вышкаңны соңгы шөребенә хәтле тикшереп монтажлый. Боларның барысы да Мансурга билгеле. Монтажчылар белән аңа азмы тарткалашырга туры килгәне бар: я моторларның фундаментын миннән киткәнче, иясенә җиткәнче итеп кенә ныгыталар, борауларга тотыну белән вибрация башлана, я улакларны сөзәк итеп куймыйлар, балчык сыекчасы акмыйча теңкәңә тия, белә боларны Мансур, хәтта күңеле белән алдынгы мастерлардан көнләшеп тә йөри: аларга инде иясенә җиткәнче итеп кенә ясамыйлар! Ә Камышев белән ике арада алдынгылар турында сүз чыккач, гел кирегә таба сукалап утырды. Ә менә хәзер, Камышев кинәт сүзсез калып, машинаның почмагында тыныч кына утырып бара башлагач, Габитовка уңайсыз булып китте. «Кың- гыррак әйтеп ташладым, ахры». Анысы, Евгений Николаевич ят кеше түгел, аңа ни әйтсәң дә сыя, тик шулай да сүз саен кешенең авызына тач-тач сугып бару килешә торган эш түгел. Мансур куе кашлары астыннан Камышевныц йөзенә күз төшереп алды. Евгений Николаевич, бик талчыккан кеше кыяфәтендә, кашларын җыерып, артка ташланыбрак утырган: билдән югары ягы күләгәдә, ә чалбарында, итекләрендә кояш яктысы уйный, йөзе чытыграк булгангамы, әллә авыз кырыендагы сызыклары тирәнәйгәнгәме, Камышев Мансурның күз алдында кинәт берничә яшькә картаеп китте. «Арыган, ялга чыгарга вакыт, — дип уйлап алды Мансур. — Ә мин, юләр, әйе, әйе дип кенә торасы урында, аның белән бәхәсләшергә: тотындым». Менә Мансур, соңгарак калып булса да, үзенең гаебен төзәтмәкче булды. Ләкин төзәтәм дип, тагын да тирәнрәк кереп батты. — Соң бит, Евгений Николаевич, кемдер уртада да барырга тиештер ич. Барыбыз да алга чабып чыга башласак, уртада барырга кеше дә калмас. Камышевныц уйлары әллә кайда йөри иде, ахры. Ул Габитовның тавышын ишетсә дә, нәрсә дип әйткәнен аңламый калды. Мансур кабатлап әйткәннән соң гына Камышев:  
2* 19 
 
— Ә син шуның өчен кайгырыр идеңме, уртада кеше калмаган өчен?—дип елмайды һәм кинәт яшәреп китте. — Уртада барыбер кеше калыр иде, тик ул хәзерге урта булмас иде. Габитов, озак бәхәсләшергә җыенган кеше кебек, Камышевка таба борылып ук утырды. — Евгений Николаевич, сез мине (ул әле «син» дип, әле «сез»гә күчеп сөйләде), сез мине уртада барган өчен шелтәлисез. Уртаның хәле бик ансат дип уйлыйсызмы әллә? Бүген аның, әйтик, кирәкле боравы юк, Әкрен абый алып кайтып өлгермәгән, иртәгә шлангысы шартлый, искене куйганнар, яңасын кызганганнар, ә берсекөнгә... — Тукта әле, Мансур! — Камышев бу юлы коры итеп дәште. — Ник син барлык урталар исеменнән сөйлисең? Аларның депутаты түгелсеңдер ич? Мансур сагаеп калды: «Бөтенләй ачуландырам, ахры?» Ләкин үзе шул ук тонда дәвам итте. — Үз исемемнән дә һаман шул бер үк сүз... — Габитовның үзенең дә ачуы кабара башлады, ләкин ул үзен «йодрыкта тотып» сөйләргә тырышты. — Ярый, Габитовиы гына алыйк: бер лебедка белән өченче буровойны бораулыйм бит инде. Мансурның бу сүзенә каршы, ягъни, яңаны бирмиләр, тузган лебедка белән эшләтәләр, дип әйтүенә каршы Камышев: — Менә, ичмасам, молодец!—дип кычкырып җибәрде.— Чынлап молодец! Димәк, син эш рәтен беләсең, иске белән дә эшли аласың. Көтмәгәндә әйтелгән мондый мактау сүзеннән Мансур чуалып, буталып калса да, шундук тагын элеп алды: — Беләмме мин эш рәтен, әллә юкмы, анысы икенче мәсьәлә. Ә ле- бедканың йолдыз тәгәрмәче шалт та шолт — бушап беткән, тешләре чылбырны тотмый, ә бит алдынгы иптәшкә контора яңадан-яңаиы гына биреп тора. Борау кайтса да, аларга беренче чиратта, насос күлмәкләре дә беренче чиратта, каустик сода, яхшы балчык, торф — барысы да беренче чиратта. Культбудка өчен кайта торган портретларга, плакатларга хәтле беренче чиратта бирелә бит. Булсын миңа да шулай, мин дә алга йөгереп чыгармын, берәүне дә артымнан җиткермәм. Ничек, дөрес әйттемме бу юлы>, әллә тагын ялгыштыммы? — Дөрес тә, ялгыш та,—диде Камышев, алар хәзер кара-каршы утырып, тезиетезгә куеп бәхәсләшә башлаганнар иде. — Дөрес, чөнки алдынгыларга яхшы оборудование бирелә, бу шулай булырга да тиеш. Ялгыш, чөнки син, кызып китеп, артыграк бөгеп ташладың: имеш, аларга тегесе дә беренче чиратта, бусы да беренче чиратта, ә урталар, янәсе, үксез бала кебек, сайланганнан калганны гына алып китә. Дөрес түгел бит бу! Әгәр безнең конторада бораулар белән шундый әкәмәт килеп чыккан икән, бу бит вакытлы... — Өч айдан бирле һаман вакытлы... Аннары бит мин хөкүмәт бирми димим, ә конторадагы Әкрен абыйлар планлаштыра белмиләр, дим, балта сораганда, көрәк китереп тоттыралар, дим. — Анысы дөрес, — Камышев кулы белән Габитовның тез башыма орынып куйды. — Кара әле, бораулар мәсьәләсендә син хаклы, анысын төзәтербез, ә инде урталарга сайланганнан калганны гына бирәләр дип әйтүең белән хаклы түгел. Бусы белән һич килешә алмыйм. Әйтик, менә синең лимит буенча ала алмыйча калган нәрсәң бармы? — А как же! Габитовның, балалар кебек, азартка кереп бәхәсләшүе Камышевка ошый башлады. Кайнар егет! Кулыннан эш килерлек егет! Менә Камышев тагы, арыган кыяфәткә кереп, арткарак ташланып утырды, кесәсеннән портсигарын чыгарып, Мансурга таба сузды. — Тарт! йөрәгең басылсын!  
20 
 
— Ташладым. Хатын ачулана. Камышев, күзләрен күтәреп, гаҗәпләнгәнсымаи Мансурга бер капап куйды. р — Пик? Әллә акча әрәм итәсең диме? — Юк. Бәби тапты бит. Төтене балага ярамый.— Габитовның кара күзләре елмая, түгәрәк битләре дә елмая, ә иреннәре никтер елмаймый иде.— Хәер, бала туганчы ук ультиматум куйды: я шул тәмәкеңне ташлыйсың, я миңа якын киләсе булма, сасыңа укшыйм. Беләсең бит инде аларны. йөкле чакта хәтәр капризный булалар. — Тәбрик итәм. Малаймы? — Малай кисәге. Камышев, утырган почмагыннан калкып, елмаеп, яшь атаның кулын кысты. Мансур оялды, кып-кызыл булды. Бала атасы булудан ул әле ни өчендер уңайсызлана иде. — Ә Надежда Леонтьевна алып кайтмадымы соң әле? —дип Мансур да үз чиратында сорап куйды. — Юк әле, — диде Камышев. Консультант куркытып киткәннән бирле Евгений Николаевичның күңеле һич тынычлана алмый. Шик дигәнең, корт алманы эчтән кимергән кебек, һаман аның күңелен кимереп, борчып тора. Габитов, Камышевның күзләрендәге үзгәрешне күрмичә, аның хәлен бәтендәй сизмичә, әлеге шаян тон белән сөйләвен дәвам итте: — Ә минеке тумран кебек бер ир бала алып кайтып бирде. Баштарак кып-кызыл бер ит кисәге төсле генә иде. Беренче күргәч, бөтенләй аптырап киттем. Хатынга әйтәм, нигә, мунча чабынып чыккан кеше кебек, шундый кып-кызыл ул дим. Миңа охшап, кара тутлырак булган өчен микән? Әллә агарыр микән әле ул дим. Хатын бер көлә, бер ачулана: лыгырдамасана юкны, китсәнә моннан мазутлы кулларың белән, ди. Хәзер малаебыз шундый матураеп китте, яратып туя алмыйбыз. Көлдерә башласаң, шырык-шырык итә. Туп урынына чөеп уйныйм үзен. Боларның сөйләшкән сүзенә колак салып, үзалдына елмаеп барган Гриша борылып әйтеп куйды: — Минеке инде эшкә ярый башлады: беркөнне әнкәсенең гөлләрен йолкып ташлаган. — Әле аларның гөл йолкый торган гадәтләре дә бармыни!—диде Мансур. — Мин бик коры тотармын, кулы бик озая башласа, чалт берне йомшак җиренә. Кара елга төсле булып урман эченнән сузыла торган асфальт юл, тәгәрмәчләр астында күңелле чыжылдап, артта кала бара. Ак күлмәкле яшел каеннар: «Ай-Һай болар каты чабалар!» — дип гаҗәпләнгәнсымаи, башларын чайкап, машинаның яныннан елт-елт үтеп торалар. «Победа» тәрәзәсеннән урманны карап барган Мансур күңеле белән зифа буйлы яшь каеннарны киенеп-ясанып чирәмлеккә уенга чыккан, яисә ак алъяпкыч бәйләп, чишмә буена суга төшкәй авыл кызларына охшатты. Кызлар төсле үк, күркәм, саф, матур иде бу яшь каеннар. Урман авызы, киңәйгәннән-киңәя барып, машинаны ямь-яшел бодай басуына китереп чыгарды. Алда, бер якта урманлы сөзәк таулар күренде. Астарак, күгелҗем рәшә эчендәге киң уйсулыкта, үзенең кызыл чүлмәк башлы йортлары белән, төз урамнары белән нефтьчеләр шәһәре җәелеп ята. Өзлексез чабышып торган төрле машиналар белән шыгрым тулы юл шәһәргә барып тоташа иде. Габитов таныш урманнарга, кызыл маңгайлы таныш тауларга, сузаеп басып торган буровойларга карап кайта. Машина чабып аска төшеп китә, Габитовка шәһәр күренми башлый; әле атылып үргә менә, шәһәр үзенең барлык кызыл түбәле йортлары белән машинага каршы чабып килә. Машина уңга борылганда, шәһәр йортлары сул якка йөгереп кереп китә; сулга таба борылганда, уң якка чабышырга тотыналар.
21 
 
Габитов беләгендәге сәгатенә күз салды: «Иһи, вахтаны алыштырыр вакыт җитеп килә, буровойга сугылып узарга кирәк». Мансур Гришадан машинаны туктатуын үтенде. Мастер -инде' ишек тоткасын боргалый да башлаган иде, Камышев аны туктатты. — Сабыр «ит! Мин дә синең -буровойга (кагылып үтә-м. Күптән -булганым юк. Менә -машина борылды да, гөжләп, үргә каршы менә башлады. Барып җитмәс борын ук, Габитов сагаеп калды-: колагы ияләшеп беткән эш ритмы ишетелми иде. «Буровойда берәр хәл булганмы әллә?» Машинаның туктап җитүен дә көтмичә, Габитов атылып чыккандай ишектән чыкты да, кара трубалар өстеннән сикерә-сикерә, буровой күперенә, аннан буровойның басу капкасыдай зур ишегенә йөгереп барып керде. — Ни булды? Аварияме? — Аның хәтта бераз сулуы да кысылган иде. Вахтаның бораулаучысы, иягенә былтыр гына бритва тидерә башлаган күк күзле, оялчан гына карашлы рус егете Николай Стрельцов, тормоз рычагын ярдәмчесе Нурулла Ибраһимовка бирде, үзе Габитов каршына йөгереп килде. Авария түгел икән. Манифольдта басым кимегән, нидән кимегәндер — белмиләр. Слесарь әйтә, насосларда гаеп юк, үзегездән эзләгез, — ди, болар эзләп-эзләп караганнар, таба алмаганнар, — насослардан шикләнәләр. — Баядан бирле инде бушка әйләндереп торабыз,—диде Стрельцов. Мансур маңгаена бәреп чыккан салкын тир тамчыларын сөртеп алды да җиңелрәк сулап җибәрде. Аның битләренә яңадан алсу төс керде. «Монысына гына чыдыйбыз, зуррагы була күрмәсен». Башын артка каерып, өскә таба карады. Вахтадагы егетләр дә, башларын артка ташлап, мастер караган төшкә югарыга карап тора башладылар. Унбиш -метрлык биеклектә балчы-к сыекчасын забойга куа торган калын эчәк, гадәттәгечә сулыксулык итеп, тыгыз басым -белән эшли иде. «Насосларда гаеп юк», дип уйлады Габитов. Аннары аска, индикатордагы манометрга, күз төшерде. Аның теле 40 турысына кайтып төшкән дә, уңга-сулга бәрелмичә, бер урында тыпырчынып тик тора. — Әһә, — Мансур учы белән ияген ышкып куйды. Аның кара күзләре гаепле кеше кыяфәтендә басып торган Стрельцовның оялчан күк күзләре белән очрашты. Стрельцовның карашы-: «Бездән булмады инде, син мастер кеше әйтеп бирсәң бирерсең», — дигән төсле иде. k — Күтәрә башлагыз!—диде Мансур. Николай: «Гаеп трубаларда икән»,—дип уйлап алды. Рычаг өстенә иелгән Нуруллага бияләе белән изәде. Ягъни туктат, күтәртә башлыйбыз. Тиз-тиз буровой ишегеннән килеп кергән Камышевның: «Ни булган?» дип соравына каршы Мансур: — Берни булмаган,—дип, күңелле итеп, җавап кайтарды.— Сыекча муфта кырыеннан бәреп чыккан булса кирәк. ^Манифольдта басым кимегән, хәзер трубаларны күтәрәбез дә бозык «шәм»не чыгарып атабыз. Камышев белән шулай сөйләшеп торган арада, буровойга өстенә чаңгычылар костюмы төсле костюм, аякларына сары туфлялар кигән яшь кенә бер кыз килеп керде. Алтынсу чәчләрен маңгай турысында кабартып, башына ефәк косынка бәйләгән, кулына чемодансыман нәрсә тоткан, төскә-биткә чибәр генә булган бу кыз лаборатория работнигы София Волкова иде. Буровойдагы егетләр теле белән әйтсәк, «балчык сыекчасы профессоры» Сонечка иде. Ул, Камышевка: «Исәнмесез, Евгений Николаевич!»—дип эндәште, Мансур белән баш иеп күреште. Габитов кызның кулыннан чемоданын алды. 
22 
 
— Бик ялындырып кына йөрисез, Сонечка. Килгәнегез юкка биш былтыр. Квадратны сүтеп алу өчен лебедканың өске валын ходка җибәргән Стрельцов, Мансур белән сөйләшеп торучы Соняны күреп, кинәт кызарынды, күрмәмешкә салышып, яны беләнрәк басты. Моны сизенгән егетләр, бер-берсенә карашып, елмаешып куйдылар. Стрельцовның ярдәмчесе, дусы Нурулла Пбраһимов, үзенең көче белән масаерга яратучы таза, матур, наян егет, Стрельцовның кабыргасына терсәге белән төртеп, күз кысып алырга да өлгерде: карале, килгән бит! Белә кызчык кайчан йөрергә, вахта бетәр алдыннан гына килеп керә. Камышев кулларын артка куеп, бер читкә басты да егетләрнең квадратны, кырмыска кебек сырып алып, шурфка батыруларын карап тора башлады. Волкова балчык сыекчасын анализлау өчен килгән иде. Габитов, буровой тирәсендәге агачларга ишарәләп: — Күрәсезме әнә кәкре каенны?—диде.— Шул каен төбенә, чәчәкләр арасына, лабораториягезне көйли торыгыз, хәзер сезгә сыекча китереп җиткерерләр. Волкова Мансур күрсәткән якка китеп барды. Габитов каранып куйды: кемнән сыекча илттерергә? Егетләр бар да эш белән кайнаша. Мансур ак балчыкка буялып беткән чиләкне кадактан алды да сыекча базына үзе китте. Озын бау тагылган чиләген шалтыр-шолтыр базга төшерде, өстендә күгелҗем нефть коймаклары йөзеп йөри торган аксыл сыекчага чиләген айкап торып батырды, түгә-түгә тартып чыгарды һәм, чиләк тоткан якка авышыбрак, кәкре каенга таба китеп барды. Үз эшендә «артист» булганы өчен Соняны буровойда бик яраталар иде. Габитов та аны шушы осталыгы өчен хөрмәт итә, ләкин Соня, хатын-кыз буларак, аңа тамчы да ошамый. Артык рәсми, артык салкын. Елмаймас, уен-көлке сөйләшмәс. Менә сыекчагызның сыйфаты шундый- шундый, аны яхшырту өчен шулай-шулай итәргә кирәк. Шуның белән бетте-китте. Хуш, сау булыгыз. Ансы, Мансурга аның авыз ерып, каш сикертеп сөйләшеп торуының һич хаҗәте юк. Тик шулай да якты чырайлы, ачык күңелле кеше белән рәхәтрәк. Ул елмая, син елмаясың, ул көлә, син шаркылдап ук җибәрәсең. Шундый кеше белән эшләве дә рәхәт, яшәве дә... Ә бу шыпырт кына килеп керә, авыз ачып өч сүз әйтми, эшен эшли дә, анализларны кулыңа тоттырып, китә дә бара. Нәрсәсе өчен ярата шуны Николай? Бите-күзе чибәр булган өчен генә кешене яратып буламы икәнни? Чибәрлеккә килгәндә Соня, сүз дә юк, чибәр кыз. Күзләре, кашлары, авызы, бит уртасындагы алсу чокырлары —бар да ясап куйган төсле. Тик^шунысы: матурлыгында җылылык юк, күзне камаштыра, ә күңелне рәхәтләндерми! Николай, ни өчендер, үлә инде шул кыз өчен. Юк йомышын бар итеп, көн саен лабораториягә йөгерә: балчык сыекчасының барлык хикмәтләрен өйрәнергә телим, дигән була. Соняның, техникум бетереп, бирегә килеп эшли башлавына озакламый бер ел тула. Башта егетләр аның тирәсендә бик бөтерелеп карасалар да, соңыннан кул селтәргә мәҗбүр булдылар: бик тәкәббер, якын килерлек түгел. Тик бер Николай Стрельцов кына әле һаман өметен өзеп бетерә алмый. Ах, әгәр дә ул егет Соняның күңелендә ниләр яшеренеп ятканын белсә, юкка гомерен әрәм итеп, аның артыннан йөрмәс иде. Мансур, сыекчаны илтеп Соняга биргәч, кире буровойга борылып кайтты. Аның егетләре инде «шәм»пәрне күтәрә дә башлаганнар иде. Юеш кара труба, елык-елык итеп, скважина авызыннан сузылып чыга, Шамил Фәйзерахманов, чәнечкеле җырлар чыгарырга оста булуы белән буровойда атаклы егет, аны- брезент эчәктән бәреп торган су белән юдырып, «гаепле» «шәм»не табарга тырышып, барлык трубаларны «энә күзеннән үткәреп тора» иде.  
23 
 
Стрельцов, парторг каршында 'мактанырга теләпме (янәсе, әнә ул нинди җилле эшли!), Соняиы күрүдән башьн-күзе әйләнепме, дүртенче тизлек белән күтәртә башлаган. Труба, калтыранып, талпы'на-талпыч-ia чыга. «Тилергән! Өздертә бит 'инструментны!» Буровойда Камышев басып тормаса, Габитов хәзер, яшен ташы кебек атылып барып, Николайны бәреп җибәрер иде дә рычагны үз кулына алыр иде. Хәзер исә Мансур, ачуыннан тешләрен кысып, кашыи-күзен җимереп, Камышевиын җилкәсе артыннан ике бармагын гына күрсәтте: «Бетерәсең бит! Икенче белән генә күтәрт!» Николай кинәт агарынып китте, ялт педальгә аягы белән басып, тизлекне үзгәртте. Труба, калтырануыннан туктап, салмак кына чыга башлады. Габитов парторгка күз кырыен төшереп алды. Евгений Николаевичның итекләренә, чалбарына, хәтта кепкасына хәтле ак тамчылар чәчрәп беткән иде. — Әйдә әле, Мансур Борһаиыч, урманда йөреп килик,—диде Камышев һәм Габитовиы буровойдан алып чытып китте. «Сизгән икән! Бетте баш!» Агачлар арасына килеп кергәч, Камышев, аяк астындагы челтәрле абага үләннәренә карап, берничә ады<м дәшми-тынмый гына барды да кинәт башын калкытты. — Сизәсеңме,—диде, — егетләрең кече механизмнарны бөтенләй санга сукмыйлар бит? «Шөкер, дүртенче тизлекне сизмәгән! Әллә анысын ахырга калдырдымы?» Камышев, кулларын артка куеп, әкрен генә бара. Бер генә дә авыр сүз әйтми, юк, парторгның тавышында ачулануның эзе дә юк. Тик шулай да Мансурның йөзе ут булып яна. — Квадратны шурфка батырганда,—ди Камышев, — квадрат янында өчәүләп биеделәр, дүртенчегә Стрельцов үзе йөгереп килде. Кайнаштылар, кайнаштылар, тирләп чыктылар, буялып беттеләр, ә автозатаски- ватель үз урынында тик торды». Я, моңа ни әйтәсең? Кызарынган Габитов: «Дөрес, дөрес»,—дип кенә әйтә алды. — Ыәрсә дөрес? — Кече механизмнан файдалана белмәүләре дөрес. Евгений Николаевич яшь миләш агачының чәчәк чугын сикереп өзде дә борынына китерде. — Синең анда бер Поддубный батырың-бар икән. Ничек әле фамилиясе, Ибраһимов бугай? — Әйе, Нурулла Ибраһимов. — Көчле егет! Алты потлы элеваторны бер үзе күтәреп роторга куйды. Ничек синеңчә: буровой цирк түгелдер ич? — Камышев чәчәк чугын, кизәнеп, еракка атып бәрде. Габитов тагын: «Дөрес, цирк түгел»,—дияргә мәҗбүр булды. Нәрсә әйтсен бүтәнчә? Әле ярый, дүртенче тизлекне сизмәде, ахры. Мансур тыштан салкын гына: «Дөрес, бик дөрес»;—дип җавап бирә торса да, эчтән хәтәр ярсып: «Вахта беткәч, утлы табага бастырыйм әле үзләрең, — дип уйлап барды. — Инде, ачуым да бер килмәгәе, Нурулланың колагына җитмеш җиде тапкыр тукылган: кече механизмнарны кырын какма, алар эшне аисатлаштыра, вакытны саклый. Юк кына бит! һаман үзенең камыр батырлыгын итә...» Кызгылт яфраклы бер төркем яшь туйралар каршына килеп җиткәч, Камышев туктады да: — Ничек дип әйттең әле?—диде.— Алдынгыларга биргәнне миңа бирсәләр, мин дә алга йөгереп чыгармын, берәүне дә' артымнан җиткермәм, шулай дидең бит? — Әйе, дидем.  
24 
 
— Ә бирелгән хәтлссеинәп ничек файдаланасын? — Камышев Мансурның кояшта матур булып янган битләренә карап алды. Мансур, парторгның күзләре белән очрашмас өчен булса кирәк, чүмәлә хәтле кырмыска оясына карап тора иде. — Әллә бер дә өйрәтмисеңме син алармы? — Ничек инде өйрәтмим, Евгений Николаевич? Габитов, күтәрелеп карарга уңайсызланып, күзләрен һаман кырмыска оясыннан алмаган иде әле. «Утлы табага бастырам мин аларны бүген!» дип уйлады ул. Буровойда чац-чоң иткән тимер тавышы монда хәтле ишетелә иде. Мансур, тавышка колак салып, егетләрнең хәзер нишләвен, кемнең шушы минутта нинди хәрәкәт ясавын күз алдына китерде. Менә тимергә тимер бәрелүдән урман эче тагын яңгырап китте. «Нурулла элеваторны япты», дип уйлады Мансур. Ул да түгел, гөр иткән аваз таралды. «Николай лебедканы жибәрде, хәзер «шәмне» борып чыгаралар». Бераздан «ча-аң- дың-къ» иткән тавыш ишетелде. «Шамил «шәм»не ыргак белән тартты, дыңгылдатып мостикка бастырды». Ул буровой тавышын да ишетә, шулай да Евгений Николаевич сүзләрен дә тыңлап бара иде. — Синең урында булсам, мин тирәнрәк карарга тырышыр идем, — диде Камышев.— Син әнә өстә йөзеп йөри торган нәрсәне күргәнсең: янәсе, алдынгыларга яхшысы, яңасы... Монсы дөрес. Башкача мөмкин дә түгел. Алар контораның ярты планын үз җилкәләрендә күтәреп баралар. Ну, яртысын ук булмаса да, шактыен. Шул турыда уйлап караганың бармы? Менә шул-шул. Өстә йөзгәнне бөтен кеше күрә ала, ә син тирәнрәк күрә бел. Дәүләт кешесе булып уйларга өйрән. Ә син йөздән бер адым атлагансың да туктагансың. Уйлыйсың бугай: норма артыгы белән тула, вөҗдан саф, җан тыныч... Ә син алай уйлама, менә болан уйла: илебезгә нефть кирәк, күп кирәк! Нефть пластларын нихәтле тизрәк ачсам, шул хәтле яхшырак! Дә\’ләт кешесе бул син, дәүләт масштабында уйла! Аяк астында ландыш чәчәкләре тапталып кала, бүтән чак булса, Мансур аларны таптап узмас иде, жыеп, Миләүшәсенә алып кайтыр иде, ә хәзер ул ак кыңгыраулы, хуш исле бу матур чәчәкләрне бөтенләй күрми дә. Чыбык белән селтәнеп абага үләнен, чалма баш чәчәкләрен кыеп- кыеп кайта. Камышев, кулларын артка куеп, алга иелебрәк уйчан кыяфәттә атлый. — Миңнегалиевныкыларның эшләгәнен күргәнең бармы? — дип сорап куйды ул. «Хурланмыйча, ничек кешедән өйрәнеп йөрим?» Габитов чак кына шулай дип әйтеп салмады. — Юк, күргәнем юк. — Бар син аның янына, өйрән. Әйбәт егет ул. — Беләм. Бергә укыдык. Күңеленнән Мансур: «Үлсәм дә бармыйм», — дип уйлады. Чыбыгы белән селтәнеп, умарта корты кунган бер сары чәчәкне кыеп төшерде. — Пропагандистка бурычың юкмы? Биреп бетердеңме? — Бетермәдем әле, Евгений Николаевич. — Бетер. Тиздән йомгак ясыйбыз. Машина янында Камышев: «Мине озакламый тагы көт», — диде. Габитов «Победа»иың чокырлы-чакырлы юлдан чайкала-тирбәлә китеп баруын бераз карап торды да, кырт сулга борылып, яшь каен агачлары арасына килеп керде. Нәрсә әле ул, малайлар кебек, чыбык тотып йөри? I абитов кизәнде дә чыбыкны атып бәрде. Иелә-бәгелә ботаклар астыннан килеп чыгып, Мансур бурооой сукмагына төште. Стрельцов вахтасы буровойньи инде төнге вахта егетләренә тапшырган, мастерның кайтканын көтеп, күпердәге трубалар
25 
 
өеме өстендә утырып тора иде. Вахтаның эше турында парторг ни әйтте икән — алариың шуны беләселәре килә. Евгений Николаевичның фикере белән буровойларда бик санашалар, ул, берәр җыелыштамы, киңәшмәдәме, теге яки бу бригада турында нидер әйткән булса, аның сүзләре сәгате-минуты белән буровойга барып ирешә. Каеннар арасыннан килеп чыккан Мансурны башлап Шамил Фэй- зерахманов күреп алды. — Әнә ул! 'Кайтыгг килә. Барысы да, урыннарыннан кубып, мастерның каршысына киттеләр. Шамил күрүгә сизеп алдьи: «Эш харап, егетләр! Кара болыт төсле булып кайтып килә». Терсәкләре белән тиз-тиз генә Нуруллага, Сабирҗанга төртеп-төртеп алды*: «Чыдап кына торыгыз, хәзер күкләр күкрәячәк!» — Типте бия тәртәгә, әти мәрхүм әйтмешли,—диде Нурулла. Габитов бүрәнәләр шикелле өеп куелган озын, кара трубалар өстенә килеп утырды. Бераз вакыт, бер сүз дәшмичә, алдына карап торды, аннары, башын чөеп, күзләре белән егетләрне сөзеп чыкты. «Утырышыгыз, нәрсә катып калдыгыз?» «Утлы табага бастырам!» дигән иде бит. Кайткан чакта аның ачуы шактый сүрелде. Чынлабрак уйласаң, үзе үк гаепле бит: өйрәтүе шул төсле генә булды. Күсәк хәтле егетләрне малайларны әрләгән кебек әрләү килешеп бетәрме? Ничегрәк итәргә соң? Күз кырые белән генә егетләргә карап-карап алды. Алар, бер сүз дәшмичә, «күкнең күкрәвек» көтеп утыралар иде. Менә Габитов, тамагына тыгылган кеше төсле, муенын бөгеп алды да ниндидер ят, салкын тавыш белән: — Рәхмәт, егетләр!—диде.— Камышев бик мактады үзебезне. Бөтенесе рәхәтләнеп сулап җибәрде. Күк күкрәп, яшен яшьнәгәнне көтеп торганда, мастер сөенечле сүз әйтте. — Бигрәк тә Нурулла Ибраһимов әйбәт эшли, ди. Нурулланың авызы колагына җитә язды. — Бар икән көч тә ул егетендә, ди. Алтышар потлы тимерне уенчык урынына очыртып йөртә, циркка көрәшче булып керсә, екмаган кешесе калмас иде, ди. — Нурулланың авызы җыела башлады, күзләре йомылып-йомылып куйды. «Мастер мыскыл итеп сөйли түгелме соң?» — Ул кешеңне, ди, буровойда әрәм итеп яткырма син, ди. Казанга циркка җибәр, рәхәтләнсен шунда тимер күтәреп, ди. Фәйзерахманов, түзә алмыйча: «Менә әйттем мин сиңа!—дип, Нурулланы шелтәләргә тотынды, — миндә ат көче бар, миндә үгез көче бар дип мактанып йөргән идең!» — Аннары тагы-,—дип тотынды Габитов, — квадратны батырганда гел шулай бөтен вахтагыз белән шурф янында биисезме?—дип сорады. Үтерде шул соравы белән, суйды! Рәхмәт, егетләр, хур иттегез. Егетләр, күтәрелеп карарга да кыймыйча, бик уңайсызланып утыралар. Габитов, Стрельцовның юклыгын хәзер генә күреп алып, кашларын җыерды. — Ә Николай кайда? Егетләрнең башлары кәкре каенга таба борылды. Стрельцов айда лаборанткага анализларны төгәлләргә булыша иде. Шундый чакта бораулаучының мастер янында булмыйча, кызлар янында чуалуы Габи- товның ачуын кабартып җибәрде. Ул бик коры тавыш белән: — Чакырыгыз! —диде. Стрельцов бүген барысыннан да күбрәк гаепле. Вахтаның җитәкчесе ул бит. Егетләрнең бөтен җитмәгән җирләрен ул күрсәтеп, төзәтеп торырга тиеш. Ә Стрельцов, кешеләрне төзәтәсе урында, үзе бүген дүртенче тизлек белән күтәреп маташты. Әле бәхете, инструментны өздермәде.  
26 
 
Мансур йөгереп килеп туктаган Николайны ачулы кыяфәт белән каршы алды. Утыр дип тә әйтмәде. Каршында басып торган егетнең йөзенә карамыйча, пычрак итекләренә карап, орышырга тотынды. — Нәрсә син, буровойга кичә генә аяк баскан кеше кебек, ничәнче тизлек белән күтәрергә икәнен дә белмисең? Ялгыштым, имеш. Хакы-ң юк! Бүген син ялгыштың, иртәгә мин ялгышсам, ә берсекөнгә әнә Ибра- һимов, ялгышып, унар потлы тимер белән уйный башласа, кая китә ул! Зинһар, икенче юлы ялгышма! Камышевның: «Дәүләт масштабында уйларга өйрән!» — дигән сүзе кинәт Мансурның хәтеренә килде. — Безнең ялгышлар хөкүмәткә бик кыйбатка төшә, — диде ул. — Син бит әтиең буровоенда эшләмисең, хөкүмәтнекендә эшлисең. Габитов егетне бик каты «кыздырырга» җыенган булса да, барып чыкмады. Аның тавышы йомшара, җылына башлады.— Менә шул. Скважинада «шәм» күп чакта, дүртенче белән күтәрергә категорически ярамый! Стрельцов, укытучысы алдында басып торучы гаепле бала кебек, кулларын төшереп, оялчан күк күзләрен итек башларына төбәп, ни әйтергә белмичә, кызарынып торды. Аның бөтен кыяфәте: «Мин гаепле, тик, зинһар өчен, әкренрәк әрлә, әнә теге кыз ишетә күрмәсен»,—дип әйтеп тора иде. Соня, эшен бетереп, трубаларның түбән башына килеп утырган, мастерның бушаганын көтеп, үзенең кәгазьләрен караштыра иде. Николай, инде узды бугай дип, башын калкытты, Соня ягына күз төшереп алды: «Ишетмәде микән?» Габитов суынган иде инде. Тик шулай да шактый рәсми тон белән сорап куйды: — Гаепле «шәмне» таптыгызмы? — Таптык, мастер,— диде Стрельцов.— Муфта кырыен бармак сыярлык итеп ашаган. Алмаштырдык. — Хәзер басым ничек? — Норма. Мансурның тавышындагы боз әкренләп эреп бетте, күзләре нурланды. Менә ул хәзер елмаер да: «Озак ачулана алмыйм шул мин сезне, яратам мин сез чортларны», — дип әйтер кебек. — Ярый, кайтыгыз. Соня, килеп, анализларны бирде, үзенең гадәттә әйтә торган «хуш, сау булыгыз»ын әйтеп, китеп барды. Стрельцов, аны куып җитеп, чемо- данлабораториясен күтәрешеп кайтырга рөхсәт сорады. Нурулла, яки Камышевча әйтсәк, Поддубный батыр, җилкәсенә Шамил Фәйзерахма- новиы атландырып, тай кебек уйнаклый-уйнаклый, буровой күпереннән чыгып китте. Габитов аларның артыннан сокланып карап калды: «Мондый егетләр белән эшләп була!» Тегеләр урман юлына кереп, күздән югалгач кына, Мансур трубалар өеме өстеннән торды, кызарып баеп бара торган кояшка күтәрелеп карады. Яңа вахта борауларга тотынган иде инде. 

Сөйгән кызыңның чемоданын күтәреп, язгы урман эченнән аның беләп янәшә кайтудан рәхәтрәк нәрсә бармы икән! Күңелне тырнап тора торган әлеге вакыйга да булмаган булса, тагын да рәхәтрәк булыр иде. Ничек итеп соң ул, тиле, аңгыра, икенче тизлек тәбәлдерегенә басасы урында дүртенче тизлек тәбәлдерегенә китереп баскан? Шушы кыз аркасында башы әйләнеп киткән чак иде шул. Менә хәзер җаны уч төөендә кайта
27 
 
инде. Соня борылыр да: «Мастер ник әрләде?» — дип сорар кебек. Шулай дип сорый калса, оятыңнан җир тишегенә кер дә кит! Николай кызга астыртын гына карап-карап куя. Яфраклар аша саркып торган кызыл яктылыктан Соняның бите, маңгае, чәче алсу төскә кергән. Аяк атлаулары, борылып, күз сирпеп караулары, чәч астыннан ак, нәфис муенының күренеп-күренеп китүе — шушы юк кына нәрсәләр Стрельцовның күңелен чиксез дулкынландыра иде. Кызның балчыкка буялып беткән кулларыннан тотасы, һич югында иңбашы белән иңбашына кагылып куясы килә. Тик кайда инде ул безнең Николайга кагылу яисә орыну! Ул күзләрен тутырып бер карарга да кыймыйча бара. Күпме очрашып, ничәме сөйләшеп, ул әле үзенең тойгыларын да әйтә алганы юк. Хәер, әйтеп торуның кирәге бармы? Аның яратуы болай да күренеп тормыймыни? Сөймәгән кеше кыз янында шулай катырак сулыш алырга да куркып барыр идемени? Сүзен шулай сайлап кына, үлчәп кенә сөйләшер идемени? Соня аның яратуын, әлбәттә, белә торгандыр, ләкин ул t белгәнен һич ничек сиздерми. Менә алар, бик җитди кыяфәттә, химреагентлар III турында сөйләшеп кайталар. Соня, китаптан укыган кебек, яисә күңелдән бикләгән дәресен сөйләгән төсле, һич тотлыкмыйча сөйләп бара. —... Әгәр сыекчага утыз процент торф реагенты катнаштырылса, аның ябышучанлык сыйфаты көчәя төшә, сыекчадагы комның чагыштырма авырлыгы һәм, димәк, проценты да кими, фильтрациясе ике тапкыр азая, ә тәүлек эчендә төпкә утыру нольгә төшә... Стрельцов чемодан авырлыгыннан бер яккарак янтайган да, кызның бер генә сүзен дә төшереп калдырмаска тырышып, тынлап бара. Сыекчаның серләрен белү аңа бик кирәк. Буровойда сыекчасыз бер адым да атлап булмый. Сыекча забойдагы турбинаны әйләндерә, сыекча борау ваклаган порода кисәкләрен, шламны, юып алып чыга, сыекча скважинаның стеналарын ишелүдән саклый. Сыекча турында киңәшмәләр уздыралар, лекцияләр укыйлар, сыекча Соняның хәтта төшләренә кереп аптырата. Стрельцов чемоданын кулдан-кулга күчерде дә җыелышта сорау биргән тон белән кыздан сорап куйды: — Әйтик, безнең буровойдагы шикелле, дүрт кубометрлы балчык болгаткычка күпме торф, күпме каустик сода салырга кирәк? Кыз тагын, китаптан укыган кебек, сөйләп алып китте, янәсе, дүрт кубометрлы балчык болгаткычка 400 килограмм торф, 40 килограмм каустика салганда, бик яхшы реагент килеп чыгарга тиеш. — Ә торфның корысымы, дымлысымы яхшырак?—дип сорады Николай. — Д'1ин әйткән рецепт өчен, — диде кыз, — торфтагы дым илле процент— шуннан һич ким түгел. Алар шулай бик җитди төс белән, бик җитди нәрсәләр хакында сөйләшеп кайталар. Кем шунда үзләрен туктатсын, кем әйтсен шунда үзләренә: ташлагыз әле, зинһар! Таптыгыз вакыт торф реагенты хакында сөйләшергә! Соня, урманны яңгыратып, бер кычкырып көлеп җибәр! Ә син, Николай, куеп тор чемоданыңны, әнә ландыш чәчәге, ак кыңгырауларын ике озын яфрак арасыннан күрсәтеп, сиңа карап тора. Әнә исеме сиңа билгесез булган ал башмаклы нәфис чәчәкләр юл буенча тезелеп баралар. Өзеп ал берсен, икесен, өчесен, куй кадап кызыңның күкрәгенә! Яисә әнә, нәкъ синең каршыңда, ак күбеккә манчылган шомырт агачы басып тора. Мен шуның башына, җый чәчәген, күм кызыңның күкрәген хуш исле ак чәчәк белән! Юк бит, һаман сыекча турында сөйләшәләр. Куегыз! Җитте сезгә! Әгәр инде күңелләрегезне язгы чәчәк тә, кичке кошлар моңы да җәлеп
                     III Балчык сыекчасына катнаштырыла торган химик әйберләр. 
28 
 
итә алмый икән, әнә вахта машинасы кайтып килә, утырыгыз шуңа да тизрәк өйләрегезгә кайтыгыз. Машина гөжләве, промыслодан кайтучы татар кызларының урман яңгыратып җырлап килүләре ишетелде. Чишмә ага, чишмә ага, Чишмә ага — чылтырый. Каш астында ике күзе Энҗе кебек елтырый. — Туктатыйммы? Утырасызмы? — Николай, уфылдап, чемоданын җиргә куйды, чемодан авырлыгыннан уфылдамады, юк! Әгәр Соня хәзер аңа әйтсә: «Машина белән кайтасым килми, синең белән сөйләшә- сөйләшә җәяүләп кайтасым килә», дисә, Николай, чемоданны яңадан ялт иңбашына куяр иде дә, әллә кайларга кадәр шулай күтәреп барыр иде. — Утырам, туктатыгыз,—диде Соня. _ Николай кызга күзләрен тутырып бер карап куйды. Аның күзләре: «Утырмагыз инде! Йөрик әле шушында төн уртасына хәтле!» — дип ялынган кебек карыйлар иде. Менә Николай, машинаның каршысына йөгереп чыгып, кулын күтәрде. Шофер, ерык авызлы, бөдрә чәчле бер егет кисәге, кабинадан башын сузып, кызны үз янына утырырга чакырды. — Сонечка, бирегә, бирегә! Кыз, кабина каршына йөгереп барды да, артына борылып: — Иптәш Стрельцов.—диде, — иртәгә иртә белән лабораториягә килегез, барысын да ясап карарбыз. Шулай дип кычкырганнан соң, Соня Николайга чемодан күтәреп килгән өчен рәхмәт әйтеп, кабинага, бөдрә чәчле егет янына кереп утырды. Стрельцов чемоданны атып бәрерлек булды. Ләкин кайда ул атып бәрү! Әйбәтләп кенә күтәреп, аны машинадагы кызларның кулларына тоттырды. — Саграк кыланыгыз, эчендә лаборатория. Хәзер инде аңа борылырга да китеп барырга кирәк иде кебек. Ә юк, ул әле машинаның артыннан йөгереп барырдай булып, Соня киткән якка йотлыгып карап тора. Машина, борылышка кереп, инде күздән дә югалды, ә кызларның җырлавы әле һаман ишетелеп бара. Сандугачлар баса-баса Басу капкасын ача, Кеше шулай буламыни Сөйгән яры булмаса... «Иптәш Стрельцов...» Николай, башын чайкап, елмаеп куйды. «Соң бит инде сиңа кеше алдында: «Колям җаным»—дип эндәшмәс. Иртәгә чакырды ич, шуңа канәгать бул». Николай көрсенде, тагын башын чайкап, үзалдына елмаеп куйды. Шуннан соң гына ул, борылып, үз юлы белән китеп барды. Ә бит Николайның, дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр чынлап торып кызлар сөйгәне юк иде әле. Авылда чакта, кич утыручы кызлар янында ут әйләнәсендә бөтерелгән төнге күбәләк кебек бөтерелсә дә, берәүне дә сөймәде, чөнки әле бик яшь иде. Аннары әнисе белән әтисе дә (атасы авыл укытучысы иде) аңа төннәрен йөрергә бик ирек бирмәделәр. Атасы кинәт үлеп, Николай үзе баш булып калгач һәм эш эзләп бирегә килгәч, баштарак Николайның күзләренә кызлар күренмәде, эшкә өйрәнәсе булды. Кич белән укырга йөрү, техник китапларда казыну бөтен вакытны йотып торды. Инде бераз баш-күз алгач, кызларга күз салгаласа да, күңеленә ошарлыгын очрата алмады. Менә бервакыт, техникум бетереп, лабораториягә эшкә Соня Волкова килде. Беренче
29 
 
күрүдә үк Николай аны ошатты. Юк сәбәпне бар итеп, егет лабораториягә кергәләп йөри башлады. Кызның балаларча саф йөзен, җитез хәрәкәтләрен, эчкерсез елмаюын күрү аңа бик рәхәт иде. Ни өчен рәхәт, бу сорауга Николай җавап бирә алыр иде микән? Матур яз көннәрендә беренче яшел яфракларга карап тору ни өчен рәхәт — кем әйтә алыр? Яисә таң атканда җир йөзен ал нурга манчыган шәфәкъ ялкынын күрү ■ни өчен рәхәт — кем әйтә алыр? Яисә якты яшен кылычының яңгыр болытларын аркылыга-буйга телгәләвен карап тору ни өчен рәхәт? — Ягез, кем әйтә алыр? Николайга да Соняны күрү, аның көлгән тавышын ишетү, аның белән янәшә басып, сөйләшеп тору рәхәт иде. Ни өчен рәхәт? Бу турыда Николайның уйлап караганы булмады. Әнә ул, урман юлыннан тиз-тиз атлап, өенә кайтып бара. Сез аны ялгыз гына кайта, Соня аның янында юк дип уйлыйсыз булыр. Ялгышасыз. Сонясы да үзе белән янәшә атлый. Ул кыз бит Николайның •күңеленнән бер генә минутка да чыгып тормый... «Ә елмаюлары, ә матур ак тешләре,—дип хыяллана Николай, — ә очып китәргә торган кыйгач кашлары, ә битләрендәге ал чокырлары, ә каерылып караулары, аяк атлаулары...» Стрельцов, үзе дә сизмичә, елмая башлый, кулларын кызурак бутый, аякларын тизрәк атлый. Аның яныннан машиналар чабып-чабып уза, аның каршысына кешеләр очрый, — белмим, күрә микән ул аларны? Ишетә микән аларның тавышларын? Әллә үзенең Сонясы белән саташып, берни ишетмичә, берни күрмичә, икәү генә кайтып киләбез дип уйлый микән? 
4 Төнге вахтага эш кушканнан соң, Габитов /буровой каршындагы -культбудкага юнәлде. Инде караңгы төшеп килә, агач ботаклары арасыннан чекрәеп ике йолдыз карап тора, ә көнбатышта әле шәфәкъ кызыллыгы бетеп җитмәгән. Культбудканың ишеген ачкач, Мансурның борынына нарат тактасының тәмле исе килеп бәрелде. Габитов электрны борды. Калын тактадан ясалган озын скамьяда, газетадан сртып- ертып алынган кәгазь кисәкләре өстендә, өем-өем булып керн, забойдан махсус алынган порода кисәкләре, өелеп тора иде. Габитов, соңгы өем янына килде дә, графит төсле кара, дымлы кернны кулына алып, башта борынына китерде: нефть исе килмиме икән? Аннары, кернны өстәл өстендәге стаканга, бензин эченә салып, карандаш белән болгатты да, ут яктысына китереп, стакан эченә карап торды. Юк, бензин өстенә майлы кара йолдыз кисәкләре җемелдәп калкып чыкмыйлар иде әле. Ә бит инде проектта күрсәтелгән тирәнлеккә төшеп җитәргә бик аз калды. Забой, кыегаеп, скважина бер якка кереп китмәгәндер бит? Иртәгә тагын кароттажчыларны чакыртып, скважинаның турылыгын тикшертеп карарга кирәк булыр. Габитов, учларын чалт-чолт китереп, ябышып калган керн валчыкларын кагып төшерде дә будканың эчке бүлмәсенә кереп китте. Стенадан Ленин, күзен кысып, елмаеп карап тора иде. Мансур телефон янына килде, трубканы алды, радиодан килеп кушылган матур җыр тавышы ишетелеп тора башлады. — Миләүшә, бик каты әрлисеңме? Бикме? Хәзер кайтам. Нәрсә пешердең? Токмач! Ай, рәхмәт! Кайткач, сөякләрең шытырдаганчы бер кочаклармын үзеңне. «Дәүләт кешесе» йоклыймы соң әле? Бәбине әй- тәм, йоклыймы дим? Бетәсең? Ничек бетәсең? Ә, көн буе ашамыйча йөреп, мин бетәм. Әле бүген генә Камышев әйтте: «Битләрең янып тора, саулыгың ташып тора»,—ди. Саулык үзебезнең гомергә җитәрлек. Миңа шалтыратучы булмадымы? Соколов? Ә, пропагандист шалтыраткан икән. Партия тарихыннан койрыкларым бетмәгән шул әле. Уянды,
30 
 
ахры? Бала тавышы ишетелә... Ах, радио тавышымыни! Мин тагы.. Хәзер кайтам, хәзер... Өстәлдәге газетага күзе төште: «Мастер Миңнегалиевиың яңа зур уңышы». Мансур газетаны кесәсенә бөтереп тыкты: «Кайткач укырмьш». Утны сүндереп, будкадан чыкты. «Шулай ук Миңнегалиевтан өйрәнеп йөрергә туры килерме икәнни? Юк, анысы булмас инде!» Габитов, аягы белән тибеп, мотоциклның моторын кабызды да, атланып, сукмак буйлап китеп барды. «Дәүләт масштабында уйларга өйрән!» Бүген ул Евгений Николаевич белән малайлар кебегрәк сөйләште бугай. Хәер, ул хәтле ярамаслык нинди нәрсә әйтте? Буровойда, дөбер-шатыр китереп, роторны ярты оборотка борып куйдылар. «Бораулыйлар. Кагылыргамы, юкмы?» Мансур, буровойны узып, караңгы урман юлына килеп керде. Буровой маңгаендагы ут ялтырап артта калды, Габитов таныш юл белән түбәнгә, чиксез күп электр утлары җемелдәп торган якка чабып төшеп китте. Камышев белән машинада сөйләшкән сүзләре аның күңеленнән һаман чыкмый иде. Чынлап та, ул бик җиңел сөйләшкән икән: җавап кайтарыр алдыннан рәтләп уйлап та тормады бит, күңеленә ни килде шуны шалт та шолт әйтә барды. Хәзер, каршы бәхәсләшер- кеше юк чакта, ул инде теге вакытта бәхәс кызулыгы белән әйтеп ташлаган сүзләренә тәнкыйть беләнрәк карый башлады. Камышев әйткән мәсьәләләрне ул яңадан үз алдына куйды һәм аларга икенче төрлерәк җавап бирде. «Дәүләт масштабында уйлый белергә өйрән». Аның колагы өчен өр-яңа булып яңгыраган бу сүзләрнең мәгънәсен ул әле менә хәзер генә аңлый башлады кебек. Камышев белән бәхәсләшеп туктагач, ул әллә ни зур уңайсызлану сизмәгән иде, ә менә хәзер, уйлапуйлап карагач, капылт әйтеп салган сүзләре өчен аңа оят булып китте. Зур фаралары белән бөтен юлны яктыртып, Мансурның каршысына йөк машинасы килеп чыкты. Машинаның моторы көчәнеп гөж-гөж итә, корыч трубалар төягән авыр машинаның тәгәрмәчләре астында җир тетрәп тора иде. «Ай, төягән бер хәл!» дип уйлап, Мансур мотоциклын чатыр-чотыр китереп узып китте. Хәтерендә, буровойда яңарак эшли башлаган чагында, инженерлардан берәү аны: «Бу насос күлмәкләрен ник яңгыр астында тутыктырып яткызасың?» дип шелтәләгәч, Мансур: «Бигрәк тагы, атай малы түгел лә», дип җавап биргән иде. Шул инженер белән очрашканда, Мансур оятыннан әле дә булса кая керер урын тапмый. Менә хәзер дә ул Камышевка әйткән сүзләре өчен уңайсызланып кайтып килә иде. Менә ул шәһәр башыннан урамга килеп керде. Ике як тротуар буенча ераккаеракка якты электр фонарьлары тезелеп киткән. Габитов автобуслар паркын, шәһәр базарын, ремонт мастерскойларын узды. Газ трубалары өчен тирән траншеялар казылган җирне сакланып үтеп, кеше белән тулган зур урамга — яп-якты магазиннар каршына атылып килеп чыкты. Менә бөтен урамны балкытып торган шәһәр театры яныннан чаптырып узып китте, аннары икмәк кибете почмагыннан уңга борылып, үзләренең урамына килеп керде. Ике катлы яңа таш йорт каршында Мансур мотоциклыннан төште. Челтәрле ак пәрдәләр корылган өч тәрәзәнең икесендә ут яна иде. Күрәсең, Миләүшә баланы йоклатып, аның кайтканын көтеп-утырадыр. Әнә тәрәзәдә Миләүшәнең күләгәсе дә чалынып китте. Габитов, машинаны сарайга куеп, өйалдына килеп керде, баскыч басмаларын икешәрне, өчәрне берьюлы сикерәсикерә, икенче катка менеп китте. Миләүшә, ишекне ачканда: «Ай-яй бүген озакладың», — дип куйды. Мансур курткасын салып чөйгә элде дә, җиңнәрен сызганып, юьг- нырга кереп китте. Миләүшәнең йөзе ак, матур, күзләре миләүшә чәчәге төсле зәңгәр иде. Күрәсең, анасы, үзенең кызына исем сайлаганда, шушы күзләре
31 
 
өчен аңа Миләүшә кушкандыр. Буе-сыны нечкә, коңгырт чәчләре, -ике калын толымга аерылып, аркасы буйлап салынып төшкән, кыска җиңле, яшькелт күлмәге, күкрәк турысында бераз калкып, хатынның зәңгәр күзләренә, ак муенына, озынча чибәр йөзенә килешеп тора иде. Габитов битен, кулын сөртте, җиңнәрен төшереп, елмаеп, Миләүшәсе янына атлады. Хатыны өстәл өсте хәзерләп йөри иде. Мансур, шыпырт кына тегенең артыннан килде дә, Л1иләүшә абайлап өлгергәнче, кинәт аны кулындагы кашыкларыииләре белән бергә күтәреп алып, үзенең беләкләре өстенә салды, чытырдатып күкрәгенә кысты. Толымнары идәнгә асылынып төшкән, сулышы кысылган Миләүшә, чыркылдап көлә-көлә: «Ай, сулый алмыйм, үтерәсең, кысма ул хәтле, аю!» дип кычкыра башлады. Үзе шулай дип кычкырган була, ә үзе, кашыкларын учлаган килеш иренең куенына рәхәтләнеп сыенган, төенчек хәтле генә булып калган иде. ЛАансур: «Сытыйммы», сытып үтеримме?» дип пышылдап, кайнар иреннәре белән хатынының күзләрен, алсуланып яна башлаган бит алмаларыннан үбәргә тотынды. Миләүшә я чырык-чырык көлә, я: «Ай, сакалың! Ай игәү! Ай ертты битемне!» дип, кычкырып- кычкырып куя иде. Әле аякларына бастырганнан соң да ул, битләренең кызарган җирләренә бармаклары белән орынгалап: «Китсәнә, авырттырып бетердең»,— дип сукранган булып торды. Кара-каршы утырып, сөйләшә-сөйләшә бик тәмләп ашаганнан соң, Мансур диванга барып ятты: — Миләүшәсе, минем кесәдә гәҗит бар иде, алып бирсәнә шуны,— диде. Миләүшә китәреп бирде дә ире янына диванга утырды. — Кара әле, Мансур,—диде, — минем баладан соңгы отпускым бетеп бара, кеше алабызмы, яслегә бирәбезме? — Кеше дә алмыйбыз, яслегә дә бирмибез. — Ничек инде алай? — Үзең карыйсың. Икәү карарбыз. — Ә эшем? — Миләүшә,. башны авырттырма әле юк белән. Укырга комачаулыйсың. 
5 Камышев, буровойдан кайтышлый, шәһәр больницасының баш врачы Евграф Ивановичка сугылды. Ул больницаның капка төбенә машина белән килеп туктаганда, кояш баерга шактый бар иде әле. «Мин хәзер чыгармын» дип, Камышев больницаның сап-сары итеп юылган өйалды баскычыннан менеп китте. Гриша, көтеп торырга туры килгән чакларда, я машинаның эченә кереп йоклый, яисә китап укып утыра иде. Киңәшмә вакытында йокысын туйдырып өлгергәнгә күрә, ул укый торган романын тартып чыгарып, яктыгарак авышты да китабын ачты. «Хәзер чыгам» дип кереп киткән Камышев ярты сәгатьтән артык торып чыкты. Парторгның семья хәлен белә торган Гриша машинага таба килгән Евгений Николаевичның йөзенә күз салып алды. Аның талчыккан, агарган йөзе, һәрвакыттагы кебек, тыныч иде. Евгений Николаевич машинага, шофер янына кереп утыргач, Гришаның хәтта: «Ничек соң? Врач берәр җан тынычланырлык нәрсә әйтә алдымы?» дип сорыйсы да килде, ләкин, килешмәс дип, сорамады. Евграф Иванович парторгның күңелен тынычландырырлык бернәрсә дә әйтә алмады. «Сездән яшерүне кирәк тапмыйм,—диде ул,— Казан консультанты килеп, үз фикерен әйтеп киткәннән соң, мин үзем дә икеләнә калдым. Ул бит үз өлкәсендә зур авторитет». Камышев: «Нишләргә киңәш бирәсез?» — дип сорагач, баш врач, чал кергән  
32 
 
сакалын капшап, уйланып торды да: «Надежда Леонтьевна минем янга тагын бер килеп чыксын. Консилиумсыман нәрсә оештырып, бер киңәшкә килербез»,—диде. Аның алай дип җавап бирүе Камышевны бераз гына да тынычландыра алмады, һаман шул җанны кыйный торган билгесезлек! Доцент килеп караганчы, Евграф Иванович гел: «Бик әйбәт, бик әйбәт», дип, Надяны барган саен шатландырып кайтара торган иде. Консультант килеп киткәч, кинәт үзе дә шиккә төште. Бу консилиум дигәннәре тагы нәрсә әйтер икән инде? Хәтта Надя үзе дә Евгений Николаевич борчылган хәтле борчылмый бугай. Ул баштарак кына курыкты да, хәзер инде: «Ни булса шул булыр», — дигән кебек, язмышына буйсынды. Машина Камышев тора торган бер катлы агач йортның капка төбенә килеп туктады. Евгений Николаевич өй бусагасыннан аягын атларга да өлгермәде, улы Владик, ак башлы, әнкәсенеке төсле, күгелҗем күзле малай, кычкырып торып, атасының каршысына ташланды. — Әти, әти, телефон өч тапкыл шалтылады, өч тапкыл! Евгений Николаевич, сикеренеп торган .малайны күтәреп алып, түргә таба узды. — Әниең кайда? Күрше бүлмәдән Надяның: «Мин .монда», дип сузып әйткән тавышы ишетелде. — Әти, өч тапкыл шалтылады, әни өч тапкыл сөйләште, -мине бел тапкыл да сөйләштелмәде. Кыздырган суган исе, котлет исе аңкып торган күрше бүлмәдән елмаеп, бит урталарына, маңгай кырыйларына сары таплар тибеп чыккан Надежда Леонтьевна күренде. Ул ачык йөзле, зур күгелҗем күзле (аның күзләре курыккан кеше күзләрен хәтерләтәләр иде. Әйтерсең: «Бәбиеңне тудыра алмассың»,—днп әйткән чакта, ул бик каты курыккан да шул куркуы хәзер дә аның күзләреннән карап тора), шактый озын буйлы, бик яшь чырайлы, мөлаем гына бер хатын иде. Ак клеенка алъяпкыч астыннан төртеп торган корсагы фигурасын калынайткангамы, әллә җитен сүсе төсле ак чәчен артка җыеп, төенләп куйгангамы, аның нәфис ак муены бераз нечкәрәк булып тоела иде. Надя, килеп чыкты да, мәктәптә өйрәнгән гадәте буенча көйләп, сүзләрен сузыпсузып: — Женя, сиңа китап магазиныннан шалтыраттылар, — диде. — Сим анда ниндидер китаплар калдырырга әйткән булгансың икән. Бер атнадан бирле ята, ала микән, әллә сатып җибәрикме, дип сорадылар. Камышев, маңгаена сугып, сәгатенә карады: — Ябылган! Нәрсә дидең соң? Владик сүз арасына килеп кысылды. — Әти, өч тапкыл шалтылаттылал. — Кайтыр, сабыр итегез, дидем. Өстең-башың буялып беткән, буровойларда йөрдеңмени? Владик, атасының тезләренә менеп атланган да, әле алга таба, әле артка таба каерылып-каерылып төшә. Ул да түгел, аяклары белән үк менеп, әтисенең муенына сарылырга тотына, ә үзе бертуктаусыз такылдый: — Безгә бүген абыйлы таяк килде, яшел апа килде. Камышев аңламыйча кабатлап сорады: — Кем килде, кем? Янәшә бүлмәдән Надяның көйле тавышы ишетелде: — Хәл белергә дип, ире белән Рая кереп чыккан иде. Рая теге зур яшел эшләпәсен кигән, Ваня үзенең курорттан алып кайткан мөгезле самшит таягына таянган. Менә үтерде бит, Владикны әйтәм. Раяга «яшел апа» кушты, ә Ваняның таягын яратты: алды да бирми генә, күз яшьләре белән елый.


 
Камышев, көлә-көлә, улын тез өстенә чалкан егып салды. — Кара син аны, акбашиы...— Аннары күрше бүлмәгә кереп киткән хатыныннан:—Надюша, бүген кәефең ничек булды?—дип сорады. Надяның: «Зарарсыз»,— дигән җавабы ишетелде. Малай атасы яныннан йөгереп китмәкче булган иде, Камышев аны, ялт эләктереп, тез араларына кысты. — Я, улым, сөйләп җибәр әле: бүген ниләр эшләдең? — Бүген бакчадан калошлалымны тотып кайттым. — Ә ник киеп кайтмадың? — Яңгыл бетте ич. — Тагын нинди эшләр эшләдең? — Тагын Нафисканы (күршеләрнең кече кызы Нәфисәне) су ал- кылы күтәлеп чыктым. Камышев, бик гаҗәпләнгән булып, күзләрен зурайтты. . — Күтәреп? — Күтәлеп шул. Ул кеп-кечкенә, ә мин зул. Менә нихәтле! — Малай, атасының тезләренә тырмашып менеп, тураеп басты, кулларын чайкап җибәреп, идәндәге яшел паласка сикереп төште. — Әкрен! Малай, тагын сикермәкче булып, әтисенең тезләренә тырмаша башлаган иде дә, Евгений Николаевич: «Сабыр ит, өсне чистартып керик», дип, урындыгыннан күтәрелде. Кием щеткасы алып, өйалды баскычына чыгып китте. Малай да аның белән чыкты. Көн буе борчылып: «Мин юкта Надяга берәр хәл булмагае», — дип, куркып йөргән Камышевның күңеле, өйгә кайткач, тынычланды. Надя, бернәрсә булмаган кебек, аш хәзерләп йөри, малай сөйләнә-сөй- ләнә аяк астында чуала. Бертөрле дә үзгәреш юк төсле. Консультант та килеп китмәгәндер, Надя да үлем куркынычы астында тормыйдыр кебек. Кайвакыт Евгений Николаевич Надяның шулай тыныч йөрүенә гаҗәпкә кала. Ничек итеп шулхәтле сабыр була белә ул? Әллә куркынычның зурлыгын аңлап җиткермиме? Камышев, пиджагындагы ак тапларны чистартып бетергәч, чалбарына тотынды: галифе колагын тартып тотып, аны щетка белән селтә- неп-селтәнеп чистарта башлады. Хәер, Надя элек-электән бик сабыр кеше. Евгений Николаевичны фронтка озаткан чакта, бөтенләй еламады. Дөрес, ул чакта алар әле өйләнешмәгәннәр иде, сөешеп кенә йөриләр иде. Пароход, моңлы гудоклар бирә-бирә, кешеләрнең күңелләрен өзгәләндереп, пристаньнан кузгалып киткәч, хатын-кызлар, сабый балаларын баш очларына күтәреп, елый-елый, әллә ниләр такмаклый-такмаклый, яр буеннан пароходны озатып бардылар. Ә Надя, башындагы зәңгәр яулыгын тартып алып, шуны болгый-болгый, бер урында тик басып калды. Камышев ул чакта Надяга хәтта бераз үпкәләгән дә иде. Бик салкын озаткан кебек тоелган иде. Ул бит Надяның, озатып кайткач, мендәргә, капланып елавын белмәде, Надя аңа бу турыда соңыннан, бергә тора башлагач кына сөйләде. Фронтта Камышев Надяның ялкынлы матур хатлары белән җылынып яшәде. Кайтуга өйләнештеләр. Надя уен-көлке ярата торган бик ачык күңелле хатын булып чыкты. Ул Евгений Николаевичның иң якын, иң кирәкле кешесенә әйләнде. Камышев эштән арып-талчыгып, яисә берәр кеше белән бозылышып кайтып керсә, Надя үзенең елмаеп каршы алуы белән, өйдә гөлдер-гөлдер итеп йөрүе белән аның күңел - сезлегеи кул белән алып ташлагандай итә: Евгений Николаевичның җыерылган кашлары шундук языла, кысылган иреннәре елмая башлый. Аннары ул иренең күңелен ачучы гына да түгел, ә акыллы киңәшчесе дә. Берәр зуррак эшкә тотыныр алдыннан, Камышев гел: з. „с. ә.- № 1. 33 

34 
 
«Надюша, мин шулай-шулай итмәкче булам, син ничек киңәш итәсең?»— дип сорый торган булып китте. Докладларын да әүвәле аңа укый, газетага мәкалә язса,, аны да башта Иадя «цензурасы» аркылы уздыра: ул ни әйтер? Нинди кимчелекләрен күрсәтер? Бәхәсләшеп киткән чаклары да булгалый: Камышев үзенекен яклый, Надя үз фикерен куәтли... Әйтергә кирәк, кечкенәдән тормыш күреп, эшләп үскән Надя һәрвакыт нинди дә булса файдалы киңәш бирә ала иде. Әле кичә генә кебек, ә бит, артка борылып карасаң, ун еллап вакыг үткән. Надя белән алар башта әллә ни гомер абыйлы-ссңелле кебек кенә, якын дус булып кына йөрделәр. Бик хәтерендә, танышканнан сон. күп заман үткәч кенә Надяны ул беренче тапкыр ял паркының караңгы бер аллеясында кочаклап үпте. Сөйләшеп йөри-йөри, алар, кая барып керүләрен үзләре дә абайламыйча, паркның бер аулак аллеясына килеп чыкканнар иде. Карлыгач кебек, чекер-чекер пидер сөйләп килгән Надя Евгений Николаевичка сыенып (ул вакытта әле Евгений түгел,. Николаевич та түгел, ә Женя гына иде), Женяга сыенып, пидер сизенгән кебек, тынып калды. Евгений Николаевич, иелеп, битен Надяның битенә куйды, аннары кинәт (әйтерсең, кыз атылып качып китәргә тора!) Надяның яшь, тыгыз тәнен көчле кочагына алды да аның иреннәрен үбәргә тотынды. Шушы кичне исләренә төшергән чакта, Надя хәзер инде әйткән була: янәсе, караңгы аллеяга алып керә башлагач ук, Евгений Николаевичның үбәргә җыенуын ул сизенгән булган. Атасыннан щетка алып, Владик та үзенең күлмәген, тезенә дә җитмәгән чалбарын чистартырга тотынды. «Евграф Иванович консилиумга чакырды дисәм, тагын кәефе кырылыр инде,— дип уйлады Камышев, — «туйдым шул врачларга йөрүдән», дия башлар. Бик куркытсалар, тотармын да Казанга алып китәрмен. Андагы докторлар әйтер — операция кирәкме, әллә болай гына да таба алырмы?» — Керәсезме -инде? Бөтен нәрсә өстәлдә. — Әйдә, улым. Ялан тәнне щетка белән чистартмыйлар инде аны, син бигрәк... Владик, кулларын бутый-бутый, алдан йөгереп кереп китте. Түшәмнән салынып торган абажурлы электр лампасыннан бүлмә идәненә түгәрәк якты төшкән. Тәрәзә пәрдәләре корылган. Өй эченә тәмле аш исе таралган. Владик, аш бүлмәсеннән атылып килеп чыкты да (әнисе аны, «бар, әтиеңне алып кер», дип чыгарды), атасының кулларыннан тарта башлады. Камышев, аякларын терәгән булып: *— Тукта, юынып керим башта, — диде.- Аштан соң Евгений Николаевич Надяга консилиум турында әйтеп, аны Евграф Иванович янына барып кайтырга күндерде. Аннары, бүгенге газеталарны караштырырга дип, үз ягына чыкты. Өстәл янына утырып, бер газетаны лампа яктысына ачып салды. Аның кулларына, битенә якты төште, ә гәүдәсе караңгыда калды. Күмер промышленностендагы яңа техник уңышлар хакында укыганда, Камышев Богда- саровтагы бүгенге киңәшмәне исенә төшерде. «Моннан соң инде боз кузгалса кирәк, — дип уйлады ул, — башта бер биш-алты бригаданы этәреп җибәрербез, алар яхшы гына атлап китсәләр, соңыннан — калганнарын. Нефть бездә диңгез! Хәзер безгә илле, алтмыш, йөз бригада кирәк! Форсированный режимда эшли белүче бригадалар кирәк!» Камышев яңадан газета битенә иелде. «Кайбер партоешма җитәкчеләре, хуҗалык эшенә бирелеп, тәрбия эшен оныталар...» «Бусы минем кебек кешеләр турында икән», — дип, Евгений Николаевич башын газетадан күтәрде. Тәрбия, агарту эшләре бер якта торып тора, ә ул инженерлар эше белән мавыгып китте. Дөресрәге, мавы
з* 35 
 
гырга мәҗбүр булды! Яңа эш методлары, яңа технология, — болар әллә партия эшенә кермиме? һичшиксез керергә тиеш. Производстводагы зур кимчелекләр күзеңә кадалып торганда, шул турыда баш ватмыйча, борчылмыйча парторгның ничек күңеле чыдасын! Тагын газетаны алды. «...Кимчелекләрне вакытында ачып салып, алармы кискенлек белән бетерү — большевистик җитәкчелек стиленең бик әһәмиятле...» «Кискенлек белән бетерү»—Камышев бу сүзләрнең астына кызыл карандаш белән сызып куйды. Новаторларның тәҗрибәсен өйрәнмәү кимчелекме? Бәлки, ул кимчелек түгелдер, ә җинаятьтер? Инженерларның, «вак-төяк»кә чумып, үзләре әйтмешли, эмпирикка әйләнүләре, гыйльми эшкә кул селтәүләре кимчелекме, түгелме? Габитов әйтмешли, мастер балта сораганда, көрәк китереп тоттыру, яисә мастерны снаб- женецка әйләндерү кимчелекме, түгелме? Берәр тимер кирәк булдымы, •мастер, буровоен ташлап, складлардан эзләргә үзе чыгып чаба. Буровойда андый-мондый хәл була калса, мастер үз урынында юк! Тотыналар тегене телефон белән дөнья бетереп эзләргә. Ул табылганчы, чабып килеп җиткәнче, буровойда әллә ниләр булып бетә. Кимчелекме бу, әллә юкмы? Мастер үз эшен эшләргә, бригадасы белән җитәкчелек итәргә тиешме, әллә снабженец камытын кияргәме? Шушындый җан көйдергеч хәлләрне күрә торып, партоешма җитәкчесенең «менә бу тартмасы» уйламаса, «менә бу тынгысыз ит кисәге» җилкенмәсә, ян- маса, көймәсә, андый үлгән җитәкченең партиягә кирәге булыр идеме? Евгений. Николаевич, карандашын алып, тагын сыза башлады. «Җитәкчелек итү бик күп әһәмиятле мәсьәләләр арасыннан бүгенге көн өчен иң әһәмиятлесен сайлап ала белү, оешманың игътибарын нәкъ әнә шул мәсьәләгә юнәлтә белү, борынга төртелеп, күзгә кереп торган бурычларны гына түгел, ә перспективадагы бурычларны китереп куя белү, алга күз ата белү...» — Карандаш шушында хәтле сызып килде дә туктады, калганын Камышев сызмыйча гына укып китте. Алга күз ата белүгә килгәндә, ул үзен бик белүчеләрдән санамый. Әгәр ул бөтен нефтьчеләр коллективын алдынгылар артыннан чаптырып алып китү мәсьәләсен күтәреп чыккан икән, шуның өчен Богдасаров аны бүген мактаган икән, бу бит перспективадагы мәсьәлә түгел, ә борынга терәлеп, күзгә кадалып торган, бурычларның берсе. Аны тик сукыр кеше генә күрмәсә күрми торгандыр. Әмма шушы күзе барга бик күренеп тора торган мәсьәләне кузгатып җибәрү өчен генә дә берничә ай вакыт кирәк булды... Әле һаман да аны кузгалып беткәнгә санап булмый. Евгений Николаевич нефть районнары хакындагы хәбәрләрне караштыра башлады. Бакуда Каспий диңгезе төбеннән нефть чыгаралар. Бу турыда Камышев һәрвакы-т бик зур кызыксыну белән укып бара. Бүген диңгез-нефтьчеләре тормышыннан бер зур фото-рәсем дә урнаштырганнар. Сикерешеп, чабышып йөргән дулкыннар уртасында, тимер баганалар өстендә шәһәр җәелеп ята. Чын шәһәрдәге кебек, урамнары бар, магазиннары, кино-театрлары.... Урамнарда машиналар чабып й-әри... Ә диңгез эчендә нефть вышкалары... Камышев баганалар өстенә корылган шәһәргә, су эченнән чыгып торган буровойларга карап-карап торды да: «Аларның эше безнекеннән кыенрак,— дип уйлап куйды.— Диңгезнең яман котырган вакытлары була, томан төшкән чаклар була. Эшләү бик авырдыр, ә бит эшлиләр. Әле ничек эшлиләр!» Камышев янәшә бүлмәгә колак салды. «Кечкенәсе эреп китте, ахры?» — Надя, нишлисең? — Укыйм. Менә бу китапта бер хатын баладай үлә. Евгений Николаевич, урындыгын этеп, кинәт аягүрә басты. 
36 
 
— Нәрсә син? Нинди китап укыйсың? Ташла, зинһар, юк-бар китаплар укуыңны. — Юк-бар түгел, «Кружплиха». Камышев, газеталарны ташлап, хатыны янына кереп китте. • Малай, кул-аякларын матур гына таратып җибәреп, үз кроватенда йоклап яга. Надя, чәчәкле халатын кигән килеш, ак җәймә өстенә менеп яткан. Кровать янында, урындыкта, яшел абажурлы лампа янып тора. Надя яшел яктылык астында китап укып ята. Камышев керде дә Надя янына, урынга килеп утырды. Аның да кулларына, аякларына яшькелт яктылык төште. — Надюша, — диде ул, хатынының кулындагы китапка сузылды, — бир әле аны монда, — һәм учын китап битенә китереп салды. Китап белән бергә Надяның куллары -күкрәге өстенә килеп төште. — Андый китаплар уку сиңа зарарлы, бир, алып куйыйм. Надя, елмаеп, кулларын китаптан ычкындырды. Евгений Николаевич китапны култык астына кыстырды. — Телимсең, мин сиңа күңеллерәген бирәм. Надя, күз кырыйлары белән генә елмаеп, ияген селкеп куйды: аңлыйм инде, аңлыйм. Китер күңеллерәк китабыңны. Камышев, чыгып, этажеркадан күк тышлы икенче китап алып кереп биргәч, Надя, китапны ачып карады да, читкә куеп, күзләрен тагын иренә күтәрде. Евгений Николаевич Надяның шушындый вакытта да кайгырмавына, көлеп сөйләшә алуына соклана иде. Әгәр хәзер Надя сукранса, зарланса, Камышевка чиксез авыр булыр иде. Юк, ул һаман, элекке кебек, күңелле һәм шат. — Женя, бер дә курыкма, — диде Надя,—менә күр дә тор: бер кыз табам да бирәм үзеңә. 
6 Стрельцов икенче көнне иртүк лабораториягә китте. Бүген инде сез аны таный да алмас идегез. Ул кичәге мазутлы брезент костюмын салып ташлаган, аның урынына үзенең буй-сынына бик килешеп тора торган көрән трико костюм киеп җибәргән, ак борчаклар сибелгән кызгылт галстугын матур итеп бәйләгән, аягына ялт иттереп чистартылган сары штиблет, башына эшләпә кигән, тротуардан җәлт-җәлт атлап бара. 211 иче буровойның бораулаучысы Николай Стрельцовмы соң бу, әллә булмаса. яңарак кына укып бетереп, нефтькә эшкә килгән берәр яшь, көяз инженермы, әллә инде берәр яшь врачмы, яисә Казаннан килеп чыккан берәр атаклы артистмы? Тәненә сыланып тора торган костюмы, борчак-борчак галстугы, алды ямьшәйтебрәк киелгән эшләпәсе, язгы кояшта каралып өлгергән матур йөзе, эшләпә астыннан оялчан гына итеп карап тора торган күк күзләре, берсе өскәрәк сикергән кашлары — барысы да аны бүген аеруча матур итеп күрсәтәләр иде. Туктагыз, менә ул юл өстендәге парикмахерскийга кереп, юклы-барлы сакал-мыегын да кырдырып ташласын, шуннан соң күрерсез сез аның нинди чибәр егет икәнен. Парикмахерскийның витрина чаклы зур тәрәзәсе каршына кемдер үзенең мотоциклын сөяп куйган иде. Николай^ килеп җиткәч, мото- циклны шундук танып алды. «Мастер Габитов та монда икән», дип уйлады ул. Одеколон исенә тынчып беткән алгы бүлмәгә килеп кергәч, Стрельцов, «Огонек» журналы актарып утыручы Габитовны күреп, эшләпәсен салды. . — Исәнмесез, .мастер.   А Николай! Әйдә, утыр. Минем арттай булырсың. — Габитов, бераз кагылып, Стрельцовка урый бирде.—Таң тишегеннән болан, 
37 
 
кияү егете төсле киенеп-ясанып, кая барырга чыктың? Лабораториягә?! Балчык сыекчасы өйрәнергәме? Ха! Кара әле, Николай, син кемне ал- дамакчы буласың? Дөресен генә әйт: сыекча өйрәнергә түгел, Соняга табынырга барасың бит! Әһә, кызардыңмы? Туй кайчан? Ул кызны боз йөрәкле диләр. Әле тиз генә эретә алмассың. — Аннан Габитов, кинәт җитди тонга күчеп, — карале, Николай,—диде, — анда Соняның күзләренә табынып, дөньяңны оныта күрмә. Сыекчаның хикмәтләрен яхшылап өйрән. Көлмә, көлмә! Чынлап әйтәм. Приказ бу сиңа, аңлыйсыңмы, приказ! Менә моны укыдыңмы? — Мансур кесәсеннән кичә культбудкадан алып кайткан газетаны чыгарып бирде.—Ал үзеңә, укырсың. Укы да миңа фикереңне әйт, хәзер түгел, соңыннан. Николай газетаны кесәсенә тыкты. Габитов «Огонек»ның берсен актарып бетерде, икенчесенә сузылды. — Коля, безнең бораулар запасы күпме әле? Бусын бетерергә җитәрлекме? — Монысы бетәргә күпме генә калды. Поддоманникка якынлашып киләбез ич инде. — Алай димә: поддоманник хәтәр нәрсә ул. Күпме борауның башына җитәр бит. — Яшереп куйган җирдә безнең әле* байтак бар,—диде Стрельцов, — артып та калырга тиеш. — Артса ничего, җитмәслек булмасын. «Безнең сүзне Камышев ишетеп торса, ни дияр иде икән?—дип уйлады Габитов, — хәер, урланмаган! Кысып тота белгәнгә артып калган. «Запаслы мужик» дигән исеме юкка гына чыкмаган ич аның». Мансурның кәефе яхшы, кояш төсле балкып утыра. Киңәшмәгә киеп барган костюмын салып, бүген өстенә чиста брезент курткасын, буй- буй кара чалбарын, аякларына эшкә барганда кия торган гади итеген киеп җибәргән, — йомры, таза, матур! — Хәзер кырынам да Әкрен абый янына чабам,—диде Габитов,— насос күлмәкләре кайтасы дигән иде, алып калырга кирәк. Тормоз калыплары да бетеп бара, аны да күп итеп яздырып алам. Лимит беткәнче ташы да ташы, шулай бит, Николай? Мастер Габитов, кырмыска кебек, барлык кирәк-яракны алдан ташып куярга ярата: кирәк чакта күршегә керерлек булмасын. Николай ана ничектер бер тапкыр: «Ник ул хәтле җыябыз?» — дип әйткәч, Габитов, кашларын салындырды да: «Миңа шулай ошый,—дип кырт кына җавап бирде, — миңа ошаган сиңа да ошарга тиеш, бетте-китте». Шуннан соң Николайның дәшкәне юк. Хәер, бер Габитов кына түгел, бүтән мастерлар да складта бар чакта күбрәк алып калырга тырышалар. Мансур өченче «Огонек»ны актарып бетерергә өлгермәде, урын бушады: эчке бүлмәдән кызыл иякле бер карт килеп чыкты. Аның артыннан ук хатын-кыз тавышы, матур гына яңгырап: — Кем чираты, керегез, — дип кычкырды. — Мансур Борһаныч, дәшәләр. — Николай,—диде Габитов, журналдан башын калкытып,—бар син керә тор, минем менә Никанор Гурьянычка ике генә авыз сүз әйтәсем бар,—Мансур шулай диде дә, тиз генә урыныннан күтәрелеп, көзге каршында кепкасын киеп азапланган әлеге кызыл иякле кеше янына китте. Лабораториягә барырга ашкынып торган Стрельцов тиз генә эчкә кереп китте. Габитов, кызыл ияклегә берәр сүз әйттеме, юкмы, тик шундук кире борылып, өстәл янына килеп утырды. Ул да түгел, аның үзен дә чакырып керттеләр. Мансур кергәндә, Николай янында иреннәрен
38 
 
буяган, чәчләрен перекись белән юып саргайткан бер мимылдык ханым кайнаша башлаган иде инде. Габитов, Николайга карамаска тырышып, буш креслога таба узды. Кырынып, тиешле акчаны түләп, урамга килеп чыккач, Габитов гүзә алмыйча көлеп җибәрде. Ул да түгел, Николай да көләргә тотынды. — Ник көләсең? — Ә сез ник көләсез? Габитов, егылып китәрлек булып, эчләрен тота-тота көлә башлады. — Үләм... шуңа күрә утырмыйм да мин аңа... Кулыннан нәрсә сасысы килә: суганмы, чи котлетмы? Соняга якын бара күрмә инде, хур булырсың. Одеколон, суган, чи котлет, фу! Николай, кулъяулыгын чыгарып, ияген, иреннәрен сөртергә тотынды. — Тфү' Ә бит тырнакларында маникюр! Мансурның рәхәтләнеп көлүенә карап, әллә ни булгандыр дип уйларлык бар иде. Берәү, күп булса, авызын кыйшайтыр иде, ә ул әнә ничек шаркылдый. Мотоциклына атлангач, Габитов артына борылып кычкырды. — Коля, вахтага килгәндә гәҗитны алып кил, егетләргә дә укытырбыз. 
Әкрен абый бүлмәсендә кемдер бар иде, Мансурга бераз ишек төбендә көтеп торырга туры килде: эчтә ике кешенең сөйләшкән тавышы беркавым басылып тора, аннары тагын җанланып гөлдер-гөлдер итә башлый. Ишек аркылы Габитовның колагына кайбер аерым сүзләр дә чалынып калгалады. Сүз бораулар турында да түгел, насос күлмәкләре турында да түгел, ә аяклы тегү машиналары турында бара иде. Ниһаять, ишектән кызыл битле шадрарак бер кеше килеп чыкты. Габитов бу шадра кешене таныды. Ул авылларда торып эшләүче буровикларның семьяларына ОРСтан машина белән төрле кирәк-ярак товар илтеп сатучы Котдус Шәйдуллин иде. Габитов килеп кергәндә, Сибгатуллин инде телефон белән сөйләшә башлаган иде. Ул кем беләндер «унбиш баллон кислород» турында сөйләште дә, бетергәч, трубкасын куеп: — Утыр, иптәш Габитов, — диде. — Ни йомыш? Бик әйбәт самоварлар кайтты, алып җибәрмисеңме? — Бу сүзләрне ул шаярып әйтте, Шәйдуллин магазинына кайткан товар шәһәрдә торучы буровккларга сатылмый иде. Тегү машиналары турында ишетеп калган Габитов, елмаеп: — Самовар — магазин тулы, ә менә аяклы тегү машинасы булса, алыр идем, — дигән булды. — Аяклы берәү генә кайткан иде шул,—диде Сибгатуллин,— ансын да инде Шәйдуллин сатып өлгергән. Бу сүзләрне әйткән чагында, аның елмаюлы күзләре: «Ах, кызганыч, Шәйдуллин сатып өлгергән шул»,— дигән кебек карыйлар иде, ә күңеленнән үзе уйлады: «Егетем, син тәнкыйтькә бик остарып киттең, сина аяклы машина түгел, бер тартма шырпы да бирерлек түгел». Габитов үзенә кирәкле насос күлмәкләре турында сүз кузгатты да: — Кайттылармы?—дип сорады. Әле кайтып җитмәгәннәр икән. Бер-ике көннән кайтып җитәчәк, шуннан соң, рәхим итеп, алырга мөмкин булачак. Сибгатуллин бу сүзләрне дә ачу китерми торган итеп, елмаеп, хәтта гафу үтенгән тавыш белән әйтте. Аның күзләре нурлы җыерчыклар эченә күмелде. Габитовка коры кул белән чыгып китәргә туры килде.  
39 
 
Николай .парикмахерскийда -булып алган күңелсезлекне онытты. Шатлыгыннан үзалдына елмая-елмая, атлыгып бара. «Чакырды, Соня үзе чакырды!» Каршыга килүче кешеләр дә аңа бик шат булып күренәләр; йортлар да үзләренең юылган чиста тәрәзәләре белән бик күңелле карыйлар кебек; хәтта каядыр чабып барган сарбайга хәтле Николайга койрыгын болгап узды. Стрельцов, йөрәк тибешен тынычландыру өчен, ла-бораториянең ишек төбендә бераз басып торды. «Иптәш кызлары да биредә микән, әллә ялгызы гына микән?» Юкка гына Николай бу хәтле фырт киенде, эш киемендә генә килсә, яхшырак булган буласы икән. Килгәч борылып китмәссең бит, керергә кирәк. Стрельцов, каушавын җиңеп, ишекне кннәтрәк ачып җибәрде. Төрле пыяла савытлар өстендә уйнаган якты кояш нурына аның күзләре чагылды. Күрше бүлмәдән: «Кем ул анда?» дип сорадылар. Соняның танышын, ишеткәч, Николай эсселе-суыклы булып китте. Бит инде үзе Соня янына килгән, аны күрер өчен, аның белән сөйләшер өчен, аңа сокланып карар өчен килгән, ә тавышын ишеткәч, Николайның йөрәгенә эссе су койган кебек булды. Ул да түгел, өстенә күк халат кигән Co-ня үзе дә йөгереп килеп чыкты. — Ә, Стрельцов! Исәнмесез! Керегез бу якка: кызлар килеп җиткәнче, бөтенесен дә ясап карарга өлгерербез. Бу бүлмәдә дә кояш нуры өстәлдәге, шүрлекләрдәге савытларның, приборларның көзге төсле ялтырап тора торган өлешләрендә күз чагылырлык булып балкый иде. Гомумән, Соня бар җирдә Николайга бөтен нәрсә балкып, елмаеп тора кебек тоела иде. Бигрәк тә Соня үзе, иртәнге кояш яктысында, карап туймаслык чибәр булып тоелды. Әйтерсең, ул алтынсу чәчләрен бер дә тырышып, матур булсын дип, махсус шулай маңгай өстенә кабартып куймаган, ә алар үзләре шулай кабарып, матур булып үсәләрдер кебек. Сөрмәсез кашлары, коңгырт күзләре, битендәге матур чокырчыклары (гүя анасы кызының битләренә бармак очлары белән китереп баскан да, шул урыннарда алсу чокырлар уелып калган), колаклары, муены, мускуллы аяклары, хәтта аягына кигән зәңгәр босоножкаларына хәтле Николайга сөйкемле, матур булып күренде. Халат чабуларын җилфердәтеп, өстәлдән әле бер, әле икенче әйберне барып-барып алганда, Николай кызның сылулыгына, хәрәкәтләренең, тиен хәрәкәте кебек, җитез, матур булуына сокланып карап торды. Эшләпәсен кулыннан-кулына күчереп, ничек дип сүз башларга белмичә, идән уртасында басып торган чагында, Соня аңа бер күк халат китереп тоттырды. — Киегез, костюмыгыз буялмасын. Бирегез эшләпәгезне! — Николайның кулыннан эшләпәсен алып, аны чөйгә илтеп элде. Стрельцовның тезләренә дә җитмәгән күк халат култык астыннан бик каты кысса да, егет «зуррагы юкмы?» дип сорарга кыймады, бер юлга ничек тә түзәрмен, дип уйлады. Соня, -бүрек хәтле генә бер кара мичкә тотып, Николай яныннан узып китте, егеткә кыздан, -спзелер-сизелмәс кенә булып, исле май исе бәрелеп калды. Лабораториягә килгәндә, юлда, Стрельцов: «Ничек кенә булмасын, тойгыларымны -бүген барыбер сиздерәм», — дип күңел беркетеп куйган иде, юлда матур сүзләр дә табылган иде, ә менә хәзер, Соня янында, ул сүзләр ничектер тоныкланып, төссезләнеп калдылар. Хәзер инде Николай үзенең ни дә -булса әйтә алуына да ышанмый башлады. — Нәрсә карап торасыз? Булышыгыз миңа!  
40 
 
Соня, аскы иренен тешләп, кызарынып, ниндидер авыр капчыкны кузгатып азаплана иде. Николай, йөгереп барып, кызга булышты. Капчыкны күтәргәндә, Стрельцовның башы Соняның иңбашына тиеп китте. Стрельцов кызарынды. Күрсәткән җиргә капчыкны илтеп куйгач, Николай: — Нәрсә соң бу капчыкта?—дип сорады. — Торф. Хәзер мин сезгә торф реагенты ясап күрсәтәм. Әлеге, бүректән бераз гына зуррак мичкәне урамда пычак кайрап йөрүчеләр станогына охшаган бер агач станокка утырттылар, эченә су агыздылар. Николай, мичкәнең* сабын әйләндереп, эчтәге тимер ыргакларны хәрәкәткә китерде. Шапыршопыр итеп кайнап, чәчрәп торган су эченә Соня капчыктан торф кисәкләре сала башлады. Ул алар- ны учлап-учлап сала, ә үзе китаптан укыган кебек сөйли. Янәсе, торф белән каустик соданы икесен бер вакытта салырга һич ярамый. Торфны менә шулай ун-унбиш минут бик әйбәтләп болгатканнан соң гына каустиканы салырга кирәк. («—Әйләндерегез, әйләндерегез! Әле биш минут та үтмәде».) Ә буровойда сез барын бергә салып болгыйсыз, болгыйсыз да реагент әзер! Аннары зарланасыз: торф реагенты начар, уходны 4 туктата алмый, фәлән дә төгән... Әйе, бик әйбәтләп болгатканнан соң гына каустиканы салырга! Югыйсә, торф изелми, төерле- төерле булып тора. Ә ник изелми? Ягез әле, әйтеп карагыз? Николай, мичкә янына иелгән килеш, маңгай астыннан Соняга карады. 1\ыз бик җитди кыяфәт белән, хәтта чак кына кашларын да җыерып, аның каршысында басып, җавап көтеп тора. Аның чигәсендәге алтынсу чәч бөдрәсе кояш нурында җем-җем итә иде. «Күрәсең, өйрәтү аңа бик рәхәттер, өйрәтүдән ул ләззәт табадыр»,—дип уйлады Николай. — Ягез, ник изелми? Белмисезмени? Николай башын селекте: «Юк, белмим». Соня тагын, китаптан укып барган кебек, тезеп китте: — Торфның кисәкләре юка гына коллоид масса белән каплана да суда җебеми, таралмый, изелми башлый. Төшендегезме—җебеми, изелми! Николай җитен чәчәге төсле күзләре белән Соняга карап куйды. — Төшендем. Николайның: «Төшендем, Сонечка» дип, иркәләп дәшәсе килгән иде, ләкин кызның коңгырт күзләре шундый коры, шундый җитди карый, иркәләп дәшәргә түгел, күтәрелеп карарга да куркыныч. Шунда Николайның күңеленә Габитовның бүген әйткән сүзе килеп төште: «Боз йөрәкле кыз ул, аны тиз генә эретә алмассың»,— дигән -иде бугай ул. Халат Николайның култык астын кисә, бер дә иркенләп, рәхәтләнеп әйләндерергә ирек бирми. — Әйләндерегез, әйләндерегез, — диде Соня. — Менә хәзер каустика сала башлыйбыз. — Кыз бер банка белән сода сыекчасы китереп салды. — Хәзер бер сәгать, сәгать ярым өзлексез әйләндерергә кирәк. Сәгать ярым! Әле сәгать ярым буена шушы сөйкемле кыз белән янәшә басып, рәхәтләнеп, әйләндереп торасы бар икән! Халаты да култык астын кисмәсә, рәхәт өстенә рәхәт булыр иде! — Арымадыгызмы?—дип сорады Соня. — Юк-юк. — Без сәгать ярым әйләндереп тормабыз, озакламый начальник килер, кызлар килеп җитәр* буровойларга чыгып китәсе булыр. Хәзер бит инде төшенеп алдыгыз? — Алдым.  
                     4 Уход —балчык сыекчасының забойдагы җир ярыгына сеңеп бетеп, кире өскә чыга алмавы. 
41 
 
— Әнә мастер Миңпегалиев,— диде Соня,— барысын да үзе ясап карый белә: фильтрациясен дә эшли, ком процентын да таба, башкасын да... Бөтен приборлары бар. Шуңа күрә аның эшләре дә майлаган кебек бара... «Анысы инде шуңа күрә генә түгел түгелен, — дип уйлады Николай, — бораулау эшенең бүтән хикмәтләре дә күп әле аның. Син инде шул теге, борынгылар җир үгез мөгезендә тора имеш дип уйлаган кебек, бөтен эш сыекчага гына эләгеп тора, ди»п уйлыйсың. Ялгышасың бераз». Соня, Стрельцовка утырып торырга кушып (әле әйтәсе сүзе калган икән), үзе, җилләнеп, кул юарга чыгып -китте. Стрельцов урындыкка утырды да, инсафлы балалар кебек кулларын тезләре өстенә куеп, бик сабыр кыяфәт белән көтә башлады. Дөресен генә әйткәндә, ул тышкы яктан гына шулай сабыр булып күренә, ә эчтән бик борчылып, әллә ниләр уйлап утыра иде. Бүген менә тагын күңел серен ача алмады. Нигә соң ул бу хәтле боламык? Яратмый да соң үзен шушы кыюсызлыгы өчен! Яле, ал әле үзеңне бер кулга, әле бит соң түгел. Соня аңа нидер әйтмәкче булды бит. Бу юлы инде шаять балчык сыекчасы турында түгелдер... Менә шунда чишеп сал күңелеңне! Сөйләп бир кайнар саф тойгыларыңны! Соня, кулларын терсәктән бөгеп, су тамып торган кызыл бармакларын салындырып тоткан хәлдә килеп керде дә, шкафтан ак тастымал алып, сөртенә башлады. Ул бик озаклап, күрәсең, Николайга әйтәчәк сүзләре турында уйлап һәр бармагын аерым-аерым сөртеп корытты, тик шуннан соң гына Стрельцов янындагы урындыкка килеп утырды. «Юк, аягүрә әйтү уңайрак булыр», — дип уйлап, Соня яңадан аякларына калыкты да кояш нуры бөркелеп торган ачык тәрәзә каршына килеп басты. Аның күзләре өйалды бакчасындагы сирень чәчәкләренә төште. — Николай... Соня Стрельцовка таба карап түгел, ә сиреньдәге чыпчыкларга карап сөйли башлады: аның битләре бер агара, бер кызарып китә иде. — Николай, сез мине... миңа...—дип, тотлыга-тотлыга башлады ул, — миңа күңел салырга тиеш түгел, чөнки, чөнки... — Стрельцов, Соня кебек үк, әле агарып, әле кызарып, күзләрен нәрсәдә туктатырга белмичә, башта идәнгә карап тыңлады, аннары ачык тәрәзәдән күгелҗем урманга, урман арасындагы борма башлы буровойларга карап утырды. — Чөнки минем вәгъдә бирешкән егетем бар, — Соня иренен ялап куйды, — әгәр инде сез моннан соң да... моннан соң да... хәер, анысы әйтмичә дә билгеле. Сез яхшы егет, шулай гына да аңларсыз... Соняга хәзер инде Стрельцов сикереп торыр да чыгып китәр кебек иде, һәм ул, Стрельцовның чыгып киткәнен көтеп, тәрәзәдән урамга карап торды. Ләкин Николай Соня көткәнчә сикереп тормады, чыгып китмәде, утырган урындыгына сеңде дә калды: шушындый сүзләр ишетермен дип килгән идемени ул бүген! Башка таяк белән суккан кебек итте. «Их, Соня, Соня! Ә мин бит синең өчен урманда ландыш оялары табып куйган идем, бергә-бергә җыярбыз дип уйлаган идем»,—дип әйтәсе килде аның. Соня әле һаман арты белән басып тора. Стрельцов, ниһаять, аңына килде. Урыныннан кырт кына торды да, өстендәге күк халатын салып, аны урындык башына элде. Кулларын, ни өчендер, чалбар кесәләренә тыкты, шундук аларны яңадан чыгарды. Бу минутта шушындый әйбәт костюм кигән килеш шушылай аптырап, мескен булып басып тору аңа бик хурлык булып тоелды. Ул ниндидер ясалма ят тавыш белән Соняга «сабак өчен» рәхмәт әйтте, шундый ук ясалма тавыш белән «сау булыгыз», диде. Аннары, кырт борылып, ишеккә таба китеп барды. — Стрельцов, эшләпәгез онытылып кала! Николай, чыгып киткән җиреннән кире килеп, эшләпәсен алды да, аны кулына йомарлап, тиз генә чыгып китте.  
42 
 
Соняга ул урынсызга кыерсытылган бала кебек тоелып калды. Егетнең артыннан куып җитәсе, ниндидер җылы, ягымлы сүзләр әйтеп, аны тынычландырасы килде. Ләкин мондый хәлдә Соня аңа нинди генә юату сүзе әйтә алган булыр иде икән? Стрельцовның яратып йөрүен Соня инде күптән сизгән иде. Егетнең шулай астыртын гына яратып йөрүе аңа хәтта ошый да иде. Оял- чан күк күзләре белән шундый матур итеп карый, саф иреннәре белән шундый ягымлы итеп елмая, ошатмас җиреңнән ошатырсың. Егетнең үлеп йөрүен күргәч, Соня бер тапкыр хәтта болай дип тә уйлаган иде: «Газаплыйм әле туйганчы шушы егетне бер, тилертим әле!» Әмма шундый оялчан сөю белән сөйгән керсез күңелне кызганмыйча ничек газапларга кирәк? Соня аны икенче төрле итеп биздермәкче булды. Үзен Николай белән бик салкын тотты, бер дә көлеп, шаярып сөйләшмәде. Шулай итсәм, бизәр, суыныр дип уйлады. Ләкин бу да Николайны суыта алмады. Ә менә бүген инде Соня туп-туры әйтте дә бирде: «Егетем бар!» Әке, Соня кайбер бүтән кызлар кебек, бүген бер егет белән чырык-чырык килеп, иртәгә икенчесе белән чырык-чырык килеп йөрүне яратмый иде. Аның сөйгән егетенә биргән анты бар. Шушы антын ул үлсә дә бозмас. Володяга шулай турылыклы була алуы өчен Соня горурлана. Техникумны бетергәннән соң, бирегә эшкә дә ул Володяның үтенүе буенча килде. Юкса, «Туймазага», әти-әнисе янына, кайтмакчы иде. Володяның атасы белән анасы биредә тора. Кайткан көннән башлап, Соня аларга гел барып-килеп йөри. Володя үзе шулай итәргә кушты, әнисенә дә язып җибәрде: «Әни, ул кызны мине яраткан кебек ярат», — дип язган иде ул. Соня Надежда Тимофеевкага кайвакыт өй җыештырырга, та- баксавыт юарга булыша, карчыкның берәр кайгысы булса, кайгысын уртаклаша. Володядан озаграк хат килми торса да, әнисенә язмадымы икән дип, Надежда Тимофеевна янына йөгереп барып килә. Тегеләр дә Соняга улларының кәләше итеп карыйлар, «кызым» дип эндәшәләр. Соня Володяны төсе-бите белән анасына охшаган дип исәпли, бигрәк тә анасының яшь чакта төшкән фотокарточкасында Володя чалымы бар дип таба. Аларга барган саен, картларга сиздермичә генә, стенадагы портретка яратып карап тора. Менә ике ай инде, Володядан өйгә дә, Соняга да хат килгәне юк. Күрәсең, дәүләт экзаменына бик каты хәзерләнәдер. Озакламас, экзаменнарын бирер дә үзе дә кайтып төшәр. Менә шуннан соң... Шуннан соң, әгәр Володяның күңеле суынып өлгермәгән булса, Соня аңа кияүгә чыгар. Аннары Володяның вәгъдәсе бар: бер-ике ел эшләгәннән соң, алар икесе дә институтка укырга китәрләр, дүрт-биш елдан соң икесе дә я геолог, я инженер булып чыгарлар... Соня күкрәгенә яшергән кәгазь кисәген тетрәнеп торган бармаклары белән тартып чыгарды. Бу ВоМодяда-н килгән хат иде. Соня аны инде йөз генә тапкыр укымагандыр. Ул инде аны укый-укый күңелдән белә башлады. Күзен йомса, хат үзенең барлык сүзләре белән аермачык булып күз алдына килеп баса да, Соня аны күрми укырга тотына. Укыган саен, бу сүзләрдәй ул яңа мәгънә эзләп таба, яңа рәхәткә чума. Әнә, карагыз әле сез аның йөзенә: иреннәрендә нинди якты елмаю балкый, күзләреннән нинди җылы нур ага, ә дулкынланудан алланып киткән битләре, ә колак янындагы чәч алкалары, ә сулкылдап торган борын яфраклары, — барысы да шундый матур, шундый дәртле... Мәхәббәт безнең Соняны ничек балкытып, матурлатып җибәрде. Гүя хатны язган чакта Володяның елмаюы, күз нурьг, шатлыгы кәгазьгә, хаттагы сүзләргә сеңеп калган да, хәзер Соня укый башлагач, шул елмаю, шул күз нуры, шул шатлык хаттан Соняга күчкән... Әнә ул тәрәзә каршына баскан да сөеклесенең хатыннан аерыла алмыйча укый. 
43 
 
...«Исеңдәме, син, язгы «көн кебек балкып, безнең бүлмәгә йөгереп килеп кергән идең. Тышта коеп яңгыр ява вде. Чәчләрең чыланган иде, иягеңнән тамчы тамып тора иде. Шул вакыт син көлә-көлә әйттең: «Уф, агып китә яздым»,—дидең һәм килеп .миңа сыендың. Синең чәчләреңдәге яңгыр тамчысы минем битләремә сибелде. Син бераз туңган идең. Хягыпда оекларың да юк иде. Мин сиңа: «Кил, кочаклап елытыйм», — дигәч, син, читкә тайчанып: — Юк, юк, мин туңмадым,—дигән булдың». Соня кәгазьнең икенче ягын әйләндерде һәм тагын йотлыгып укый башлады. ...«Синсез бик ямансу, күңелне сагыш талый. Тәрәзә каршындагы тешоль агачлары тәмам саргайдылар, җилдә чайкалып, көн буе сары яфрак коеп утыралар. ...Нигә бу күңел шулхәтле сабырсыз икән! Нигә дивана кешенең генә башына килерлек хыяллар белән саташа икән! Кайвакыт минем күңелемә әллә нинди уйлар килә: сөеклемнең көн дә йөри торган юлында, ичмаса, бер таш кисәге генә булып ятсам иде дә узып киткән чагында бер туйганчы карап калсам иде, дип уйлый минем саташкан күңелем. Яисә мин менә тагы болай дип саташам: аның йорты каршында агач булып үсеп торсаң иде. Бик сагынган чакларымда ботакларым белән сузылып, «аның» тәрәзәсеннән карар идем дә, «аны» күргәч, йөрәгемнең януы бераз басылыр иде. Юк, юк, бу хыял, бу саташу! Минем таш буласым да, агач буласым да килми. Тәрәзә каршындагы агачка хәзер суык, юл өстендәге ташны алып атып бәрүләре мөмкин. Минем хәзер синең каршыңда утырып, синең матур күзләреңә туйганчы карап торасым килә. Синең елмаюыңны күрәсем, тавышыңны ишетәсем, рөхсәт итсәң, иреннәреңнән озак итеп бер үбәсем килә». Соня хатны битенә таба китерде, кайнар иреннәре белән кәгазьгә орынып-орынып алды, тирән итеп сулап, аны яңадан изүенә яшерде. «Сөеклем, — дип пышылдады аның иреннәре, — хәзер син көне-төне китап өстендә утырасың булыр». — Һәм Соня үзенең Володясы турында бик җылы итеп уйларга кереште. Шушы минутта ул кайда икән? Студентлар белән тулган аудиториядә лекция тыңлап утырамы, әллә берәр бакчада иптәшләре белән экзаменга хәзерләнәме? Билгеле инде, бакчада булса, аның янында кызлар да бардыр, аңа күңелледер. Үзенең Сонясы турында ул, бәлки, уйламый дадыр. Аерылышкан чакта алар көн дә бер вакытта бер-бере турында уйларга сүз куешканнар иде. Шул вакыт җиткәч, Соня көн дә Володя турында уйлый. Ә Володя уйлый микән? Сүз куешканны онытмады микән? Соңгы тапкыр очрашканда, ташлашмаска ант итештеләр. Володя, ялкынланып, Соняны үзенең кочагына кысты да: «Ташламаска ант итәм!»— дип пышылдады. Соня да ант итте, кипшенгән кайнар иреннәре белән: «Мәңгегә, мәңгегә»—дип пышылдады. Ай, шаһит булып, карап, тыңлап торды. Соня антын бозмас. Менә бүген Стрельцов белән елмаеп сөйләшкән өчен дә ул үзен шелтәләп бетерә алмый, юк, моннан соң ул Стрельцовка күзләрен дә күтәреп карамас. Юк! юк! Алгы бүлмәдә тавышлар ишетелде. Лаборанткалар, иртәнге укуларын бетереп, эшкә килделәр. Соня кызларны каршыларга дип алгы бүлмәгә йөгереп чыгып китте. 8 Стрельцов лабораториядән атылып чыкты да бер генә минутка ишек төбендә тукталып калды. Эшләпәсен батырып киде, галстугын тартып кунды. Хәзер кая олагырга? Сулга борылды да тракторлар актарып бетергән кап-кара юл белән, абынасөртенә, каршыдагы тауларга таба китеп барды.  
44 
 
Шул ук баягы кояшлы язгы матур көн, ә барлык каршы очраган кешеләрнең чырайлары борчулы булып күренә, тәрәзәләр моңсу карый, кошлар да моңсу сайрый, хәтта казлар төсле йөзеп барган ак болытлар да ничектер сагышлыдыр кебек... Тукта, егет! Кая ул хәтле йөгерәсең! Аяк астындагы әнә теге тимер кисәгенә абынып, егылып китәрсең! Чынлап та, Николай, аунап яткан тимергә абынып, чак кына егылмыйча калды, башымнан эшләпәсе очып төшә язды. «Кая ашкынам!» — дип, ул әкренрәк атлый башлады. Нинди матур уйлар белән килгән иде, нинди күңелсез уйлар белән кайтып бара. Юләр түгел диген инде, киенеп-ясанып, исле майлар сөртенеп, таң белән йөгереп барып җиткән иде бит. Көлке! Мансур Борһаныч әйтмешли, самшит таякка таянып барасы гына калган. Хурлык, хурлык! Юлда очраган бер кеше аның хурлыкка төшүен белә кебек һәм, Николайга карап, күңеленнән уйлый кебек: «Аны яраткан кызы куып чыгарган, ә үзенең костюмы нинди матур!» Уңайсызлануыннан Стрельцов хәгта, күзләрен йомып, башын чайкап куйды. Ул Соняга үпкәләми. Юк, тамчы да! Соня аның каршында тагын да үсә төште, буй җитмәслек югарылыкка менде. Ә менә Николай... Николай үз каршында шундый түбән төште, бөтенләй чүп булып калды. Ә бит бүген иртә беләи генә ул көзге каршында үзен яратып карап торган иде. Ак борчаклар сибелгән галстугын бәйләп, эшләпәсен дә киеп җибәргәч, үзенә-үзе бик матур булып тоелган иде, теләсә нинди кыз аның муенына ташланырга тиеш кебек иде. Стрельцов, якты дөньяга карау оят булган кебек, тагын күзләрен йомды, тагын башын чайкап куйды. Күңелсез уйларга чумып барды да барды. Таулар аның каршына әкрен генә киләләр. Әнә яшел җилкәле, кызыл кабыргалы бер тау. сөзәргә җыенган үгез кебек, түгәрәк башы белән шәһәр өстенә кизәнеп тора; икенчесе таш маңгаен җыерып, гаҗәпләнгән төс белән: «Әле ни- ара бу кара тимер вышкаларны монда бастырып куйдылар?» — дигәндәй, ерактагы буровойларга сәерсенеп карыйдыр кебек; өченчесе (монысының инде корсагындагы ташларын машиналарга төяп, шәһәргә ташый башлаганнар) шулай да ул бик мәһабәт, бик масаюлы кыяфәт белән өстән аска таба карап тора. Әйтерсең, болай дияргә тели: ничә- мә йөз еллар без монда басып тордык! Ничәмә буын кешеләре безнен алда туып, безнең аяк астыбызда яшәп, безнең күз алдыбызда җир астына керде. Ничәмә буынның егетләре, кызлары безнең яшел итәкләребездә әйлән-бәйлән уйнадылар, сөештеләр^ өйләнештеләр, балалар үстерделәр, картайдылар, үлделәр. Нихәтле көрәш, талаш, тартыш, шатлык, ачы күз яше күрдек без. Инде без дә картайдык. Җплкәләребездәге калын урманнар сирәгәйде, кабыргаларыбыз шәрә, 'маңгайларыбыз җыерчыклы... Ләкин шулхәтле гомер итеп тә, безнең әле салам түбәле йортлардан башка йортлар, мәчет манарасыннан биегрәк манаралар күргәнебез юк иде. Килделәр ниндидер кешеләр, бер ел үтмәде, чүлмәк башлы өр-яңа шәһәр салып куйдылар; арба кереп батса чыга алмый торган черек юллар урынына асфальт юллар суздылар; көне-төне бертуктаусыз чабып йөреп тора торган автомобильләр китерттеләр; урман араларына, тау башларына бормалыбормалы нефть вышкалары утыртып куйдылар; вышкалар тирәсендә көне-төне кешеләр кайнаша, алар, җирнең күкрәген тишеп, аннан кап-кара май чыгаралар, ул майны трубалар буенча әллә кайларга, еракларга озаталар. Картайган көнебездә без менә нинди гаҗәп-cep нәрсәләр күрдек... Таулар әнә шулай дип әйтәдер кебек. Стрельцов, мазутлы кара күбек кайнап торган кечкенә су аркылы таштан-ташка сикереп, таулар итәгенә барып чыкты да борынгы бабайлар сукмагы белән югарыга таба менә башлады. Хәзер аңа кая гына барса да барыбер түгелмени! Соня аны куып чыгаргандай чыгарды. Аның янына хәзер инде юл өзелде. Әйдә, өзелә бирсен. Ул кыздан өй
45 
 
рәнергә тиешлесен Николай инде өйрәнде. Рәхмәт ул кызга шуның өчен! Әйе, юл киселде, өмет өзелде... Вак ташлар, Стрельцовның аягы астыннан ычкынып, тәгәри-сикерә аска төшеп китәләр. Сукмак, борыла-сарыла ялангач тау түбәсенә таба сузыла, Николай сукмак буйлап йөгереп диярлек менә. Аның тизрәк югарыга, ачыкка, яктыга менеп җитәсе килә. Менә ул менеп тә җитте. Уф! Галстугын чишеп, кесәсенә тыкты; эшләпәсен салып, җиргә ыргытты. Уңайрак бер ташны сайлап, шул ташның өстенә барып утырды. Биеккә, иркенгә менеп җиткәч, дөнья чиксез киңәеп китте. Утыз-кырык километрдагы, аксыл-зәңгәр рәшә томаны эчендәге Башкортстан урманнары, Башкортстан җирләре күренә башлады. Рәхәт икән монда, көн саен менеп утырырлык икән. Стрельцовның алдында — чүлмәк түбәле яңа шәһәр җәелеп ята; артында тагын таулар өелеп тора. Болары иптәшләренең җилкәләренә бөтен авырлыклары белән таянганнар да, тау астындагы матур шәһәрне, шәһәр артындагы калын урманнарны, урман арасыннан башларын һавага чөйгән кара буровойларны яхшылабрак күрергә теләгәндәй, калкынып, сузылып карап торалар. Ә аста ак шәһәр... Шәһәрнең туры, озын урамнарында машиналар чабыша, кешеләр каядыр ашыга... Бу .машиналар, бу кешеләр буровойларга, промыслоларга таба ашыгалар. Николай бирегә эшкә килгәндә, бу буровойларның әле берсе дә юк иде. Ябалак тавындагы -беренче буровойдан нефть фонтаны атылганны күрергә дип, бөтен шәһәр җыелды. Беренче митингта инженер Алмаев, ул чакта әле баш инженер түгел, кара эшләпәсен басыбрак /киеп (Николай әле дә хәтерли: Алмаевның кышкы суыкта эшләпәдән "  ' ------  ------- *  —4 -  --------    «Үтсә үтәр тагын бу киң кырларга атлаган саен буровой бастырып иде. Николай, ул вакытта авылдан килеп кул чабучы халык төркеме эчендә кы-сы- колагы туңмый’ торган инженерның бу сүзләрен 
йөрүенә ул бик гаҗәпләнгән иде), әйткән иде: өч-дүрт ел, без менә куярбыз!» — дигән килгән малай, гөр лып, суыкта да гаҗәпләнеп тыңлап торган иде. Алмаевның әйткәне дөрескә чыкты. Атлаган саен ук булмаса да, ярты километр саен бер буровой басып тора. Буровойлар хәзер инде, урманнарга, кырларга гына сыешмыйча, шәһәр урамнарына, бәрәңге бакчаларына килеп керделәр. Стрельцовны башта, бик яшь дип, буровойга алмаганнар иде. Аңа вак-төяк эшләр эшләп йөрергә туры килде. Ул буровойга эшче булып кергәндә әле турбобур юк иде, ротор белән бораулап азапланалар иде. Бер буровойны яртышар ел, ә кайвакыт хәтта берәр ел борауларга туры килә иде. Ә хәзер -бер айда ялт— бораулыйлар да бетерәләр. Ул заманнар үтте. Николайның да, гади эшче булып, ни кушсалар шуны эшләп, чабып йөргән чаклары узды. Хәзер инде ул бораулаучы, бөтен вахтаның эшен җитәкләп алып бара. Кичә ялгышлык булган икән, ул бит әлеге шул йөрәккә шырпы булып кадалган теге кыз аркасында булды... Шырпыны йөрәктән ничек йолкып ташларга соң? Куып чыгарды бит инде, ә шулай да Николайның күңеле һаман шул кыз янына омтыла. Бәлки, әле аның егете дә юктыр. Бәйләнчек Николайдан котылу өчен генә шулай дип әйткәндер. Әгәр шулай булса, Николайга ни хурлык. Стрельцов кат-кат башын селкеп куйды, күзләрен бик озак йомып торды. «Әгәр мин,— дип уйлады,— билгеле кеше булсам, я инженер, я геолог булсам, Соня мине болан хурлап кырын какмаган булыр иде». Менә ул, Стрельцов, хыял белән генә булса да, кинәт бик атаклы кеше булып китте. Аның турында бөтен ил шаулый, аның методын барлык җирдә өйрәнәләр. Ләкин Соня инде кияүдә, ире аны ниндидер ерак шәһәргә алып киткән. Тик никадәр ерак китсә дә,, ул барыбер Николай турында ишетә. Газетаның беренче битендәге портретны күр- яңарак кына 
46 
 
Алмаевның әйткәне дөрескә
47 
 
гәч: «Мине яратып йөргән Коля Стрельцов, ич бу, дип кычкырып куя,— аның мәхәббәтен кире кагуым белән бик каты ялгыштым»,—дип уйлый. Николайны укырга жчбәрәләр. Ул, укып, инженер булып кайта. Зур инженер. Бөтенләй көтмәгәндә, аңа Сопя белән очрашырга туры килә. Соня үзе килеп күрешә. Николай салкын гына аның кулын кыса. Соня әйтә: «Мин ялгыштым, мин үкенеп бетә алмыйм»,—ди. «Хәзер соң инде», — ди Стрельцов. Хыялның зур канаты кешеләрне кайларга хәтле күтәрми! Николай сәгатенә карады: вахтага барыр вакыт жптмиме икән? Юк икән әле. Аның моңа кадәр ике рәхәте бар иде: берсе китап сатып алу, китап уку, икенчесе — Соня янына барып йөрү... Икенче рәхәт инде бетте, шгал кына калды. Кешеләр эчеп, акырышып жырлап утырудан рәхәт табалар. Коля андый рәхәтне рәхәткә санамый. Бик кыстасалар, ул да берәр рюмка эчә, ә болан аның өчен аракы әллә бар, әллә юк. Иптәшләре, Николайның эчмәвеннән көлеп, аны «барышня» дпп котырталар. Нурулла шаярып: «Туктагыз әле, бу Колька киемен алыштырган кыз түгел микән?» — дигән булып, шарык-шарык көлеп, аның күкрәген тоткалап карый иде. Бертөрле кеше исә: «Акча жыя, саран ул»,—дип жибәрә. Николай әнкәсе белән сеңелесенә жибәргәннән, ашаганнан калган акчасын китап белән кием-салымга тотып бетерә. Ул үзен «китап корты» дип атый һәм, китап кибете яныннан узганда, эчкече кеше пивной яныннан үткәндә кереп чыкмыйча түзә алмаган кебек, кереп берәр китап алып чыкмыйча узып китә алмый. Аны инде кибетчеләр дә белеп бетерделәр һәм аның өчен китап та калдыргалыйлар. Аннары, аның тагын шундый гадәтләре дә бар: китап кибетендә берәр кеше, китапны әйләндергәләп, алыргамы-алмаскамы дип торганда, теге кешегә таба иелә дә: «Алыгыз, яхшы нәрсә», ди, яисә (китабына карап): «Пустяк, акчагызны әрәм итмәгез»,— дип киңәш итә. Беркөнне шулай олы яшьләрдәге бер хатын «Сильные духом» китабын тотып, аны тегеләй дә, болай да боргалап торд башлагач, Коля: «Алыгыз, үкенмәссез»,— дип киңәш бирде. Хатын аңа таба борылып, ничектер сагышлы итеп елмайды да: «Кызым больницада ята, эче бик поша, үтерә инде, укырга әйбәт китап сорый», — диде. «Кызыгыз ничә яшьтә?» — «Сигезенчедә укый башлаган иде инде». — «Алыгыз, кызыгыз рәхәтләнер, тизрәк терелер». Хатын, Николайның киңәшеннән соц, акча сумкасын ача-ача, тизрәк кассага йөгерде. Китапханәдә дә берәр кеше китап сайлый алмый торса, Николай аңа якынрак бара, ирме, хатынмы, картмы, яшьме булуына карамастан: «Фәлән житапны укыганыгыз бармы? Бик әйбәт нәрсә, укыл карагыз»,— дип, үзенең киңәшем бирә башлый. Бертөрле кеше күтәрелеп салкын гына карый да егетне жавап- сыз калдыра, ә бертөрле кеше: «Шулаймы? Әйбәтме?» — дип, матур костюмлы, галстуклы, күк күзле егетне тыңлап тора да, (китапханәче тәкъдим иткән китапны алмыйча (ул биргәннәре әйбәткә чыкмады), Николай мактаган китапны алып кайтып китә. Китап яратырга, китап укырга Николай үзенең атасыннан өйрәнде. Аның әтисе* авыл укытучысы, күп укый иде, китаплары да шкаф тулы иде. Стрельцовның күз алдына яшел бәбкә чирәме басып киткән авыл урамы, шул урамда үзенең яланаяк, яланбаш уйнап йөргән чаклары килеп басты. Никтер бик моңсу булып китте. Бала чакны искә төшерү ли өчен брлай моңсу була икән? Хәтерендә, әтисе белән әбисе аның аркасында бер бик каты ачуланыштылар. Әбисе үзенең оныгын кичләрен чукынырга, тезләнеп «отче наш» укырга өйрәтә башлаган иде. Атасы бер тапкыр күреп алды да карчыкны шундый ачуланды, Коля әле атасының, мондый ачулы, усал чагын гомерендә дә күргәне юк иде. Әле дә исендә: атасы белән әбисе, күрше бүлмәгә бикләнеп, нидер сөй
48 
 
дәштеләр, шуннан -соң карчык үзенең оныгын юрган астында, кеше күрмәгәндә генә чукындыра -башлады. Аннары тагын шул бик хәтерендә: якшәмбе көннәрне әнисе пешергән кәбестә пирогы бик тәмле була торган иде. /Монда, татар егетләренә -кунакка барганда, ана итле дөге бәлеше ашарга туры килгәли. Бәлеш тә бик тәмле нәрсә. Ләкин кая инде ул малай чакта әнисе пешергән кәбестә пирогына җитү! Телеңне йотып җибәрерлек була торган иде бит. Авылга әнисе янына кайткач, ничектер бер пешертеп караган иде. ләкин әллә инде әнисе картайган, пешерә белми башлаган, әллә теге вакытта кәбестәсеме башка булган, малай чактагы кебек тәмле итеп пешерә алмады. Тукта әле, мастер бит аңа ниндидер газета биргән иде, укып килергә кушкан иде. Стрельцов, янтаеп, кесәсенә тыгылды, газетаны ачып, тез- ләренб җәеп салды. Кәгазьгә төшкән кояш яктысыннан аның күзләре яртылаш йомылды. Ай ярым алдан бораулап бетергән! йөз җитмеш ике мең сумлык экономия! Да! Николай җилкәсен кашып куйды. Миңнегалиев эше янында Николайларның эше ат янындагы тай кебек кенә. Хәтта тагын да кечерәк. Ә бит Миңнегалиевның егетләре шундый ук ике аяклы, ике куллы кешеләр. Нәрсәдә соң секрет? Җил газета битен тарткалап карады. Стрельцов учы белән аны тезенә кысты. Ничек диләр әле, күңел куркак, кул батыр, диләрме? Нигә ала-рга да форсированный режим белән бәхет сынап карамаска? Аның бу хакта элек тә уйлаштырганы бар. Ләкин койрык баштан алда йөрми, дигәннәр -бит. Мастердан узып, бик чәчрәп йөрү килешми дип санады. Тотынсалар, бәлки, барып та чыгар иде. Дөрес, мәшәкать, тынычсызлык артыр иде, әмма чынлап тотынганда, бер нәрсә барып чыгар иде. Стрельцов таш өстеннән торды. Кайта башларга да вакыт. Эшләпәсен алып киде. Кулындагы газетасын .болгыи-болгый, сукмак буйлап төшә башлады. «Безнең бу скважинаны беткәнгә сана инде син, — дип уйлан төште ул, — көтелмәгән берәр хәл килеп чыкмаса, иртәгә-берсекөнгә сбсад трубалары батырырга тотынырбыз. Аннары — нефть! Киләчәк буровойдан тотарга да бәхет сынап карарга! Тукта, мастерга шундый киңәш биреп карарга кирәк әле. Форсированный режим белән бораулаучыларның бөтенсоюз киңәшмәсе булып үтте. Анда осталарның остасьз җыелды бит инде. Менә кайда булырга тиеш бай материал! Бай тәҗрибә! Шул китапны алып җентекли башларга кирәк. Инде кызлардан бәхете юк икән, бәлки, бораулау эшеннән үзенең бәхетен табар. Юк, бүген үк китапны алып кайтырга да тотынырга кирәк. (Хәер, бүген үк булмый икән. Хәзер вахтага йөгерәсе бар. Төшеп тә җитте. Нефтьче суда ксена-коена каралып беткән казлар тау итәгендә чирәм чүпләп йөриләр. Кызу-кызу килгән Николайдан өркеп, казлар як-якка сибелделәр дә гаңгылдашып калдылар. Кап-кара ата каз, елан кебек ышылдап, Стрельцовның артыннан лап-лоп куып барды. Өстен алыштырырга дип Николай өенә таба китте. Ул инде Соня турында уйламаска, уйлаган хәлдә дә «булган-беткән эш» турында уйлаган кебек кенә уйларга тырыша. Кайдадыр Соня исемле бер кыз бар, кайчандыр Николай ул кызны яраткан, аның белән тәмам саташып, тилереп йөргән, ә хәзер ...Хәзер дә ул кыз бар, ләкин Николайның ул кызга һичбер катнашы юк. Хәер, әле дә булса, күңеле әрнеп-әрнеп китә, ләкин бу инде үлеп -бара торган мәхәббәтнең соңгы талпынуы... Икенче көнне Стрельцов трест йортындагы техника китапханәсенә кипе. Барып керсә... Сопя китап алыштырып тора. Тәрәзәдән агылган иртәнге кояш яктысында кызның чәче алтынсу нур белән чолганган. Николай, дошманын очраткан кеше кебек, тиз генә күрше уку залына
49 
 
кереп китте. «Очрашмаганың яхшы,—дип уйлады ул,—үлеп бара торган тойгыга терелергә ирек бирмәскә кирәк. Үлсен, -бетсен!» Ләкин йөрәге ник шул хәтле сикереп куйды? Нигә битләре кинәт кыза башлады? Юк, үләргә тиешле үлсен! Буйсын, йөрәк! Тынычлан, сикермә. Стрельцов уку залыннан чыкканда, Соия юк иде инде. Николай, кызның чыгып киткән булуына ышанып җитмәгән кебек, тирә-ягына каранып алды. Тик шуннан соң гына ул үзен иркенрәк сизә башлады. Китап бирүче, чигә чәчләренә чал кергән күзлекле ханым, Николайның сәламенә каршы: — Күптән килгәнегез юк иде, — диде. — Нәрсә аласыз? — Нефтьче новаторларның бөтенсоюз киңәшмәсе турында -бер китап булырга тиеш, — диде Николай. Күзлекле ханым кызыл тышлы бер калын китапны Стрельцовның алдына китереп куйды: — Тагын миңа сыекча турында,—диде Стрельцов, — нәрсә -бар, бөтенесен күрсәтегез. Аннары борауның забойда эшләү режимы хакында берәр яңарак нәрсә юкмы? Күзлекле ханым Николайның каршысына китаплар, брошюралар, журналлар китереп өйде. Икедән артык бирелмәсә дә, Николай, ялы- нып-ялварып, дүрт кисәк нәрсә алды. Карточкага кул куйганда, -ирек- сездән: «Бу ручканы әле яңа гына Соня тоткан бит», — дип уйлады. Баскычтан төшкәндә дә, урамга чыккач та, Соняның күләгәсе гел аның белән янәшә барды. Николай ихтыярсыз һаман аның хакында уйлады. 

Алмаев, киңәшмәдән чыкканда, Камышевка: «Үпкәләмәдем», — дигән иде. Ул чакта Алмаев чынлап та үпкәләмәгән иде. Соңыннан аның күңелендә үпкәсыман бер нәрсә кыймылдый башлады. Бигрәк тә «вак эшләр рыцарена әйләнеп бара» дигән сүзгә аның кәефе кырылды. Бит инде кешене шул хәтле үк хурламыйча гына да тәнкыйтьләргә мөмкин. Алмаев үзе дә сизә: соңгы елларда ул гади техникның да кулыннан килерлек вак-төяк эшкә муеннан чумды, ә инженер акылы таләп ителгән иҗади эшләр ничектер һаман бер читтә торып кала барды. Камышевның тәнкыйтеннән соң, ул үзенең соңгы биш-алты. еллык эшен күңеленнән кичерде дә үзе дә гаҗәпкә калды: телгә алып сөйләрлек бернәрсә дә эшләнмәгән! Хәтерендә: турбобурның забойда эшләү режимын өйрәнергә җыенып йөргән иде. Ул вакытта бу бик актуаль тема иде. Бикә бизәнгәнче туй узар дигәндәй, ул җыенып эшкә тотынганчы, Москвадан инженерлар килеп төште. Алар режимны өйрәнделәр дә, бөтен материалны күтәреп, Москвага кайтып та киттеләр. Алмаев җиңен сызганган килеш бер якта басып калды. Үзен юату өчен, Алмаев ул чакта болай дип уйлаган иде: министерствода утыручы инженерларның бөтен эше дә шул өйрәнү, тикшеренү, расчетлар ясау, ә мин монда төне-көне буровойлардан, утырышлардан, киңәшмәләрдән кайтып керә алмыйм. Киңәшмәләр, утырышлар мәсьәләсендә ул хаклы: алар бер дә бетеп тормый. Ә Алмаев, барлык утырышка, киңәшмәгә гел үзе чаба. Ярдәмчеләренә тапшырырга курка, алай-болай ялгышып, берәр мөгез чыгарып куймагайлары дип шүрли. Ярдәмчеләре дә аның бу гадәтенә ияләшеп беткәннәр, гел аның авызына гына карап торалар: менә баш инженер ни әйтер, менә ул нинди эш кушар. Үз белдекләре белән кыл да кыймылдатмый башладылар. Менә шулай итеп, Алмаев бөтен эшне үз җилкәсенә алды да хәзер инде борылырга да вакыт таба „алмый. Баштарак ул болай дип уйлый иде: беразга түзим, гел болай булмас, бушанырмын, гыйльми "журналлар укырга да, иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт табармын. Ләкин еллар узды, ә ул һаман бушана ал- 

 
мады. Бер китап сатып алса, теге битен, бу битен ачып-ачып карый да тизрәк кире куя—иртәгә укырмын! Иртәгедән соң тагын иртәгә! Көн артыннан көн үтә, китаплар өелә дә өелә: этажерка тулган, өстәл өсте тулган, хәтта идәндә дә китап өелеп тора! Елга ике тапкыр Алмаев аларның тузанын кага, -беренче чиратта укылырга тиешлеләрен өстәл өстенә тезеп куя, икенче чиратта укылачакларын этажеркага, шкафка тутыра; иң кирәкле дигәннәрен (-бүген утыр да укы — шундый кирәк китаплар!) өстәл өстенә ачып-ачып куя: янәсе, азрак бушаганда укырмын, онытылмасыннар, күз алдында ятсыннар... Китаплар шулай ята, алар янына «бик кирәкле» китаплар тагын кушыла бара, өем үсә дә үсә, тузан куна да куна, ә Алмаевның һаман вакыты юк! Ярты елдан соң яңадан сортларга бүлү башлана: бусы әллә ни ашыгыч китап түгел, шкафка кереп торсын, бусы да качмас, бусы да... Ә менә бусы кирәк! Ансын, ачып, аягүрә генә булса да, бер-ике битен укып та карый, әмма вакыт дигәнең аргтан куалап тора, тизрәк, тизрәк, эш көтә, куй китабыңны! Алмаевның китаптан аерыласы килми: менә хәзер өстәл янына утырыр «иде дә, башын да күтәрмичә, көн буе укыр иде. Ә вакыт, үкчәгә басып, арттан кабаландырып кына тора. Ай саен килеп тора торган фән-техника журналлары да, китаплар кебек үк, өстәл өстенә, этажеркага, тәрәзә төпләренә өеләләр, тузан белән капланалар, ярты ел саен сортларга бүленәләр, ләкин... укылмыйлар. Вакыт юк! Бик макталган китап дип, Алмаев «Москвадан еракта» романын китапханәдән алып кайтты. Укып чыгар өчен түгел, юк, укып карар өчен генә алган иде. Өстәл өстенә ачып куйганына инде -бер ай -булды бугай. Китапханәдән әллә ничә тапкыр шалтыратып . сорадылар да инде: бүтән кешеләрнең укыйсылары килә, чиратка языл- ’ ганнар. Ә Алмаев, бер ай тотып, әле инженер Ковшовның кәҗәләнеп йөргән җиреннән уза алганы юк. Владимир Ильичның «Нәрсә эшләргә?» исемле китабын конспектлармын дип вәгъдә -биргән иде. Камышевның күзенә күренергә оят, һаман конспектлап бетерә алганы юк. Ә бит моннан унбиш еллар элек, институтны бетереп, кулына инженерлык дипломы алган вакытта, ул үзен бик зур эшләр -башкарыр кебек сизгән иде.. Белеме бар иде, саулыгы бар иде, эшләргә теләге бар иде, — кем аңа зур эшләргә тотынырга комачау итә алган булыр иде икән? Чынлап та, Б а куда вакытта йомшак породаларны бораулау технологиясен эшләп бирергә аңа берәү дә комачауламады. Киресенчә, әле булыштылар. Ул чакта газеталар аның турында «талантлы, өметле яшь инженер» дип язганнар иде. Ул үзенең талантлы булуына, зур эшләр башкара алачагына гел ышанып йөрде. Сугыш вакытында Алмаевны Икенче Ба-куга күчерделәр. Баштарак яңа урында бик каты көчәнергә туры килде: кадрлар юк, техника җитми, хәтта кайнар суга хәтле проблемага әйләнде. Мондый шартларда әллә гыйльми эш белән баш ватарга, әллә кичә өч айлык курс бетереп, бүген буровойга эшкә килгән татар, башкорт егетләрен бораулау әлифбасынамы өйрәтергә? Биредә породалар бик каты, нефть бик тирән ята. Бакудагы тәҗрибә монда ярап бетмәде: аның үзенә дә күп нәрсәне әлифбадан тотынып өйрәнергә туры килде. Ә сугыш кайный, илгә нефть кирәк, эшнең эре- сен-вагыи сайлап торыр вакыт түгел. Алмаев менә шулай, сугыш вакыты дип, эзләнү, тикшеренү заманы түгел дип, сугыш беткәнне көтте. Ә кайбер кешеләр нәкъ менә сугыш вакытында зур-зур эшләр башкарып ташладылар. Сугыш беткәч, бүтән сәбәпләр табылды: көн-төн чапканнан соң, бераз сулыш алырга, туйганчы бер йокларга кирәк иде ләбаса, ул арада үзе бер гадәтләнгән юл белән барды да барды: артка калуын бөтенлә-й сизмәде дә... Ә менә кичә хакыйкатьне аның битенә бәреп әйттеләр: инженер башың белән техниклар эшен эшләп йөрисең, тизрәк акылыңа кил!—диделәр. 4. ,с. Ә.“ № 1. 49 

50 
 
«Чынлап та, эшне икенче төрлерәк корып җибәрү турында кайгыр- тырга кирәк», — дип уйлады Алмаев. Ләкин ничек һәм кайчаннан корып җибәрергә? Мәсәлән, бүгеннән башлый алыр идеме? Бүгеи иртән контора директоры янында киңәшмә, аннары буровойларга чабасы бар. Киңәшмәгә ул, әлбәттә, үзе барырга тиеш, ә буровойларга? Бәлки, буровойларга ярдәмчеләреннән берәр кешене җибәрер? Юк, буровойларга да үзе барган яхшы. Бер нәрсә бик ачык: барлык вак эшләрне, бигрәк тә, бүтән кешеләрнең көче җитәрлекләреи җилкәңнән алып ташларга кирәк. Бөтен коллектив тартып барырга тиеш эшне берүзең тартып азаплану, — бу бит сөяк ватудан, имгәнүдән башка бернәрсә бирмәячәк. Камышевның тәнкыйте Алмаевның күңелендә ике төрле тойгы уятты: берсе: «бик дөрес тәнкыйтьләде», дип кычкырып торса, икенчесе: «дөресен дөрес тә, тик аһың мыскыл итәргә хакы юк», — дип котыртып торды. «Чынлап та, — дип уйлады ул, — нигә кешегә төрле кушаматлар тагарга? Нигә мәсхәрә итәргә?» Алмаев, ничаклы гына вакланса да, Әкрен абыйлар кебек, үрдәкләр, казлар асрап азапланмый, бәйрәм саен сарык симертеп суймый, дәүләт тракторы белән үз кирәк-ярагын ташыт- мын. Әгәр сатып алган китапларын, журналларын, вакытында укый алмыйча, өеп яткыра икән, килер бер көн, укырга да, гыйльми эш белән шөгыльләнергә дә вакыт табар, әле бит гомер буе бер китап сатып алмаган кешеләр дә бар, алар да кеше рәтендә йөриләр. Буйдак кешеләр генә йоклый торган тар, тимер кроватьта уйланып яткан Алмаез, өстендәге ак җәймәне чөеп атты да, кара төк баскан аякларын кровать кырыеннан салындырып, идәндәге йомшак туфляла- рын капшый башлады. Аннары торып басты, кулларын баш аркылы артка ташлап, сөякләре шатыр-шотыр иткәнче тәмләп киерелде. Күкрәгендәге кара бөдрәләрен угалап, иртәнге кояш нуры төшкән тәрәзә янына килде, кулы белән төртеп, кысаларны икесен ике якка ачып җибәрде. Бүлмәгә иртәнге салкынча һава белән тонык кына шәһәр шау- шуы килеп керде. Аннары Алмаев әкрен генә, ашыкмыйча гына сәгатен борды. Укылу чиратын көтеп өстәлдә ята-ята тузанлана башлаган сары катыргылы китапны алып, тәрәзә каршында аның бер-ике битен укыды. Ул арада иртәнге гимнастика вакыты җитте. Гимнастика белән салкын душны Алмаев бик кирәкле, бик файдалы иәрсә дип саный, бер көп дә калдырмыйча ясый, шул гимнастика белән салкын душ аркасында гына төнге эшкә чыдыйм, авыруга бирешмим, дип уйлый. Берәр танышы йөрәгеннән зарланса, яисә: «йокы алмый», — дип сукранса, Алмаев: «Гимнастика яса, салкын душта коен»,— дип киңәш итә иде. Менә ул кирпеч хәтле генә приемнигын борып җибәрде дә беренче упражнениегә кушылып китте, йодрыкланган кулларын як-якка каерып, тирән итеп сулады. Тәрәзә каршына чүгәләгәндә, кылт итеп, Камышевның киңәшмәдә әйткән сүзе исенә килеп төште. «Ашарына да кесәсенә генә тыгып йөри, кайтып ашарга да вакыт тапмый», — дип мыскыл иткән иде ул. Алмаев тураеп бөерләренә таянды да, тагын чүгәләп, кулларын ачык тәрәзәгә таба сузды. «Чынлап, коры-сары белән туенуны ташларга вакыт,—дип уйлады ул, — бүгеннән тотынып, ашханәгә йөри башлармын», йодрыклары белән һаваны дөмбәсләгәндә, тагын Камышев сүзләре хәтеренә килде. «Алдынгыларның тәҗрибәләре йомылып ята, хронометраж нәтиҗәләрен «тозларга» салдылар, өйрәнергә вакыт таба алмыйлар», — дигән, иде. Алмаев тәрәзә каршында сикерә башлады. «Ул материалларны бүген үк таптырырга кирәк булыр, искергән булсалар, яңадан хронометраж ясатырбыз. Бай тәҗрибәне кәгазь битләрендә саклау, буровойларга җиткермәү, бусы минем зур хатам!» Гимнастикадан соң, сап-салкын душта коенып чыкты да киенә башлады. Галстугын бәйләгәндә, этажерка өстендәге көзгегә карады: битләре сарырак, күз кабаклары җилсенгән, җыерчыклар да күренә. Ал
4* 51 
 
<маев көрсенеп куйды: «картаям», үтте яшь чаклар». Дөрестән дә, безнең баш инженерның яшь чагы, хатын-кызны сокландырып йөргән матур чагы үтеп бара иде инде. Ул чактан тик бары тыгыз иреннәре белән кара матур күзләре генә калган иде. Аннары яшь чак гадәтләреннән пөхтә киенеп йөрергә яратуы, көй аралаш гел кырынып торуы, төшкән төймәсен иренмичә шундук тагып куюы һәм шуңа охшаган тагын кайбер вак-төяк нәрсәләр генә сакланып калган иде. Буровойлардан бик. соң кайтмаган көннәрдә, ул гел бер вакытта уяна, бер вакытта тора, бер үк хәрәкәтләр белән җәй көнендә тәрәзәсен, кыш көнендә форточкасын ачып җибәрә, гел бер вакытта сәгатен бора, ике-өч бит кенә булса да китап яисә журнал укый, гел бер вакытта гимнастика ясый, душка керә, киенә, көзгегә карый, «картая башладым» дип, көрсенеп, башын чайкый, гел >бер вакытта квартира хозяй- касы пешкән өч йомырка белән бер-ике телем икмәк кертеп, Алмаевның портфеленә салып куя, гел бер вакытта шофер килеп, тәрәзә төбендә м а ш и и асы н к ы ч к ыр т а. Алмаев киенеп-ясанып бетте, хозяйка керер вакыт килеп җитте, һәм менә ишекне шакып, икмәк-йомырка тоткан, сирәк ак чәчләрен баш артына төенләп куйган сөйкемле генә бер рус карчыгы килеп керде, гадәтләнгән кул хәрәкәте белән йомыркаларны портфельгә сала башлады. — Юлия Сергеевна, — диде Алмаев, — миңа бүген завтрак салмагыз, мин ашханәдә ашарга булдым. Ничәмә еллар буе килгән режим бүген үзгәрде. Сөйкемле карчык Алмаевка күзләрен тутырып бер карады да йомыркаларны, икмәкне кире алып чыгып китте. Алмаев бер җиңеп киеп бетереп, икенчесен кигән арада, тәрәзә каршында машина кычкыртты: шофер аны алырга дип килеп җиткән иде инде. Алмаев пиджак төймәләрен төймәләде дә, портфелен кыстырып, эшләпәсен киякия, өйдән чыгып китте. Машинага утыргач, инженер суган кабыгы төсле сары циферблатлы сәгатен чыгарып карады. Киңәшмәгә кадәр аның бит әле әллә нихәтле кеше кабул итәсе, бүгенге көн өчен боерыклар бирәсе, аннары тиз генә буровойларны да әйләнеп кайтасы бар. Контораның баскычыннан менеп тә җитмәде, Алмаевны бер төркем кеше сырып алды. Барысы да аның артыннан кабинетка керделәр, урындыкларга таралып утырдылар. Элек Бакуда эшләп, күптән түгел бирегә күчеп килгән мастер Мамедов-, ялкын кебек елдам кеше, әле коридорда чакта ук инженер белән сүзгә керешеп өлгерде. Сөйләшә- сөйләшә алар кабинетка килеп керделәр, сөйләшә-сөйләшә Алмаев эшләпәсен салды, өстәл артына кереп утырды. Баш инженерның эш көне әнә шулай башланып китте. Кычыткан чыпчыгы кебек кечкенә, үткен һәм, күнә суы кебек, хәрәкәтчән Мамедов, борын турысында килеп кушылган кара кашлары астыннан елмаеп карап (гүя ул баш инженер янына үтенеч белән кермәгән, ә ниндидер көлке анекдот сөйләп чыгарга гына кергән), үзенең буровоенда төнлә белән текстроп каешы өзелүен әйтте һәм яңаны алырга рөхсәт сорады. Алмаев күңеленнән: «Текстроп каешы бирү бөтенләй минем эшем түгел бит инде», — дип уйлап алды, ә үзе: «Әле ни ара?»— дип сорады,. ягъни әле ни арада өзеп өлгердең? Мамедовйың куллары, кашлары, күзләре, иреннәре — барысы берьюлы хәрәкәткә килде. Насослары урыныннан кузгалган, алар сизми калганнар, шуңа өзелгән. Алмаев үзенең блокнотына: «217 нчедә насослар... монтажчылар гаебе»,—дип язып куйды. Буровойчылар белән монтажчылар арасында бу мәсьәләдә бәхәс бара иде.  
52 
 
— Ярар, алырсың,—диде инженер, — сиңа инде, бөл ай булгач, трактор да кирәктер? Мамедовның теле: «Әйе, кирәк», — дип әйтеп өлгергәнче, 1күз, каш, кул хәрәкәте әйтеп тә өлгерде: әйе, насосны урынына утырту өчен аңа трактор да кирәк булачак. Алмаев шушында ук утырган контора директоры урынбасары Сибгатуллинга, кушаматы белән әйтсәк, Әкрен абыйга: — Хайбул Закирович, ЛАамедов буровоена трактор җибәртер- сез, — диде. \зе тагын: «Бөтенләй минем эшем түгел, бөтенләй...» дип уйлады һәм өстәл астындагы уң аягын, бармакларына калкытып, дерелдәтә башлады. «Үз эшең булмагач, ник борып чыгармадың?—диде ул үз-үзенә, — тотарга да, снабжение буенча бездә иптәш Сибгатуллин эшли, аның белән сөйләшерсең, дияргә иде». Мастер Мамедов, инженерга рәхмәт әйтеп, ишеккә таба борылды. Чыгып киткәндә, утыручыларга күз кысып алды: мин инде менә йомышымны йомышлап бетердем дә чыгып та барам, ә сез әле утырып каласыз. V Аңардан соң өстәл каршына урта буйлы, тулган ай төсле түгәрәк йөзле, кем белән генә сөйләшсә дә гел елмаеп сөйләшә торган бурмастер Айкурдин килеп басты. Бораулау эшенә Туймазада өйрәнеп, бирегә күчкәч, мастерлыкка экзамен биргән бу башкорт егете конторада өметле мастер булып санала иде. Менә ул, алдагы ике алтын тешен елтыратып, инженерга йомышын сөйли башлады. Аның бригадасына цемент җитми икән. — Күпме житми?—дип сорады Алмаев һәм тезенә кулы белән басып, аягын туктатты. — Ике тонна. — Бүген илтерләр. Алмаев блокнотына ике тонна дип язып куйды да тәрәзә каршында ваемсыз гына утырып торган Сибгатуллинга: «Хайбул Закирович, җибәртерсез»,— диде. Сибгатуллинның кашлары кыймылдап куйды, күзләре нурлы вак җыерчык эченә төрелде: ягъни, әлбәттә, җибәртермен. Сибгатуллин көн саен баш инженерның иртән кешеләрне кабул иткән чагында кереп утыра, инженер кушкан эшләрне блокнотына яза бара, шушы тәртипкә инде ул күптән ияләшкән. «Лотфулла Кәбирович, сез үз эшегезне генә карагыз, минем эшемә тыгылмагыз»,—дип әйтүне кирәк тапмый. Бүгенгә хәтле Алмаев үзе дә бу тәртиптән гаеп тапмый иде. Ә бүген Алмаевның янында, күзгә күренмичә генә Камышев- басып тора: «Лотфулла Кәбирович,— ди ул аңа, — ни өчен сез бөтен эшне үзегез генә эшлисез, ник бүтәннәргә эшләргә ирек бирмисез?» Шушындый тәртип урнашкан булуда Алмаев үзе гаепле булмыйча, Сибгатуллин гаепле булган кебек, инженерның Әкрен абыйга ачуы кабара башлады. Тәрәзә янында шундый гамьсез кыяфәт белән утыра, әйтерсең, директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары түгел, ә читтән килгән ниндидер бер кунак. Сибгатуллин башка көннәрдә дә нәкъ шулай утыра иде, бервакытта да Алмаевның моңа кәефе китми торган иде, ә бүген менә, үч иткән кебек, ачуы кабара да кабара, Әкрен абыйның кәефен кырырлык сүз әйтәсе килә. — Хәйбул Закирович,—диде ул һәм өстәл астында тагын аягын дерелдәтә башлады, — кайчан инде сез территорияне бераз чүп-чардан арындырырга уйлыйсыз? Килеп керсәң, аягың сындырырлык бит! — Алмаев: «Шайтан аягын сындырырлык бит!» — дип әйтмәкче булган иде, ләкин «шайтан» кыстырып әйтү тупаслык булыр дип, ансын әйтми калдырды. Сибгатуллинның кашлары күтәрелде, муены сузылды. Аның чыраенда: «Нинди чүп-чар? Территориядә минем* бертөрле дә чүп күргәнем юк, сез ялгыша торгансыз, Лотфулла Кәбирович», дип язылган иде.
53 
 
— Ящикларны әйтәсезме?—диде ул, — кая куйыйм сон. мин алар- ны? Сатар идем, ящик башына 50 сумнан аларны берәү дә алмый, кубометрлап сатарга хакым юк. Алмаев тезенә кулы белән басты. — Акт языгыз, списать итегез, территориядә, зинһар, янгын азыгы асрамагыз. — Алмаев бу хакта сүз кузгатуына үкенә дә башлаган иде инде. «Нигә соң мин һаман хуҗалык эшенә тыгылам? Миннән башка эшли алмас идемени?» Ә үзе тагын шул ук хужалык эше белән шөгыльләнә башлады. Кышыи-җәен чәчен пәке белән алдырып йөри торган ялтыр башлы транспорт конторасы начальнигы Кочергиннан: — Кичә 251 белән 252 гә күпме труба «илттердегез? — дип сорады. Кочергин, кесәсеннән блокнотын чыгарып, аның кайсыдыр битен ачты. — йөз дә утыз труба. — Ник бик аз? Күпме саласыз соң сез бер машинага? Кочергин, блокнот битенә карап, ялтыр башын учы белән ышкып алды. — Менә үзегез исәпләп карагыз,—диде, — дүрт йөзешәр килограммнан... унөч трубаң күпме була? — Димәк, сез машина саен берәр тонна диярлек салып җиткермисез икән?—диде аңа Алмаев. — Салып җиткерә башласаң, шоферлар еларга тотына,—диде Кочергин. Транспорт начальнигының бу җавабын инженер бер дә ошатмады. Кочергиниы хәзер әрләп ташласаң, бик яхшы булыр иде. Ләкин әрләү инде тупаслык була, аннары машинага күпме төяү мәсьәләсе инженер эше түгел. Тик шулай да Алмаев «бер сүз дә әйтмичә кала алмады. — Безнең өстән шоферлар командалык итмәсә икән, — диде. йомышларын йомышлап бетергән кешеләр берәм-берәм чыга бардылар. Әмма аңа карап кабинетта кеше кимемәде: берәүләр чыкты, икенчеләр һаман керә торды. Бораулаучы Солодов төнге вахтадан кайтышлый гына сугылган иде булса кирәк. Ул кабыктан тегелгән шикелле катып тора торган брезент чалбардан, шундый ук кабык курткадан инженерның өстәле янына килде дә Камчаткадан сеңелесе кайткан булуын, шул турыда авылдан кичә хат алуын сөйләп, үзенә отпуск бирүне үтенде. — Биш ел буена сеңелкәйне күргән юк, бик үтенәм, Лотфулла Кә- бирович, — диде. Алмаевиың артында күренмичә генә басып тора торган Камышев: «Кадрлар инспекторына җибәр, синең эшең түгел», дип әйтсә дә,- инженерның Солодовны кире борып чыгарасы килмәде. Кешенең Камчатка тикле җирдән сеңелесе кунакка кайткан. Ничек итеп, минем эшем түгел дип, чыгарып җибәрмәк кирәк. Инженер кнопканы басты, кадрлар инспекторын чакырырга кушты. Инспектор кергәч, Алмаев аңа Солодовны күрсәтеп: — Менә бу егет урынына кеше табыгыз да үзен отпускыга җибәрегез, — диде. Шофер кыяфәтле бер егет инженерга: «Карбит юк»,— дип зарланды. Алмаев аңа: «Табарга кирәк», дип киңәш итте. Кешеләр бераз сарыккач, Алмаев, телефон трубкасын алып, баш механикны сорады. Механикның: «Тыңлыйм, Лотфулла Кәбирович», ____________________  дип әйткән тавышы хәтта тәрәзә каршында утыручы Сибгатуллинга> да ишетелде. Алмаев-, трубканы колагыннан читтәрәк тотып: — Безгә биш дизельле бер комплект установка бирәләр, __________ диде. ___  Юк, яңа түгел, берне бораулаган. Шуны... картагыз алдыгыздамы? Шуны Яуширмә янына... әйе, егерме дүртенче квадратка күчертә башлагыз. Зинһар, берәүгә дә ышанып тапшырасы булмагыз. Үзегез, әйе,
54 
 
үз кулыгыз белән... Күзегез дүрт булсын, берәр нәрсәсен алып калмасыннар. Әйе, бүген үк башлаган яхшы. Алмаев өстәл өстендә яткан сары битле сәгатенә күз төшерде. Буровойларга китәргә вакыт иде инде. Ул Снбгатуллинга күтәрелеп карады. — Сезнең миндә йомышыгыз бармы? Зинһар, Айкурдпнга трактор җибәртә күрегез. Алмаев чыгып китәм дигәндә генә, контораның геологы йөгереп килеп керде. Ул яңарак институт бетергән ак чырайлы яшь кенә бер егет иде. Маңгаена төшкән аксыл чәчләрен баш хәрәкәте белән артка җибәреп, инженерның каршына килде. — Лотфулла Кәбирович,—диде, — сез китәргә җыенгансыз икән. Каэмкалар 1 беткән бит, нишлибез? Инженер белән геолог, каэмка бораулары сорап, Берләшмәгә телеграмма яздылар. Алмаев кул куйды. Шуннан соң гына ул буровойларга чыгып китә алды. Шоферның киң аркасы, кояш ашаган кызыл муены Ал маевка күренеп бара. Машина, асфальт юлдан чыгып, тау итәгендәге каен урманына таба чабарга тотынды. Җиде трактор (ерактан караганда, Алмаев аларны җирдә казынучы җиде кара коңгызга охшатты) махсус чанага бастырган мәһабәт корыч вышканы кыр өстеннән тартып килә иде. «Әһә, бүген күчереп бетерәләр икән»,—дип уйлады Алмаев. 216 нчыда «уход» көтелә иде. Башта шул буровойга чаптылар. 216 нчының мастеры Степанов, кызыл чырайлы, сары мыеклы бер кеше, кулларын солдатларча «пошвам» тотып, матур күзләре белән инженерга туп-туры карап, буровойның хәлен сөйләп бирде. Инженер балчык сыекчасының параметрлары турында сорашты. Степанов аны да сөйләп бирде. «Уход» алдыннан күрелергә тиешле бөтен хәзерлек күрелгән кебек иде. Алмаев сыекчаның ябышучанлыгын 50 гә җиткерергә кушты. — «Уход» башлангач шалтыратырсыз, мин директорда булырмын,— диде һәм китеп барды. «Победа» кичә генә бораулана башлаган буровойга, юл тотты. Барып җиткәч, Алмаев һәрвакыт үзе белән машинада йөртә торган резин плащын алып киде һәм буровойга кереп китте. Аның борынына кызган тимер, янган май исе килеп бәрелде. Егетләр, «буран уйнатып», «шәм» күтәрәләр иде. Барабан дүртенче тизлек белән әйләнә; буш ыргак югарыдан козгын кебек очып төшеп килә; ике егет, өскә караштыргалап, аның төшеп җиткәнен көтеп торалар. Алмаев, эшләпәсен кыймылдатып (дәшсәң, бу дөбер-шатырда барыбер ишетмәсләр), «түргә» таба узды. Чалбарын тез турыннан чеметеп тартты да (тезе чыкмасын!) буровой егетләре шаярып «провокатор» дип йөртә торган индикатор каршына чүгәләде, түгәрәк диаграмманың чатлы-ботлы сызыкларын «укый» башлады. Мастердан сорашсаң, аның әле бөтенесен дә әйтеп бетермәве мөмкин. Ә индикатор инде ялганламый, ул инде «яхшысын» да, «яманын» да язып барган. Шуңа күрә аны «провокатор» дип йөртәләр дә. Бер җирдә ике вертикаль сызык арасындагы дуга артык туры сызылган иде. Алмаев, блокнотын чыгарып, нидер тырнап куйды. Аннары улакларда җыелып торган ак, куе балчык сыекчасына таяк белән төр- теп-төртеп карады. Улак төпләренә шлам 5 6 күп җыелган булып чыкты. Мастер үзе буровойда юк иде, Алмаев вахта журналына язып калдырды. «23/V — Беренче вахта инструментны ярты сәгать бушка әйләндереп торган (диаграмманы -кара). Улаклардагы шламны ешрак чистартыгыз, инженер Л. Алмаев». *  
                     5 Забойдан порода үрнәкләре чыгара торган махсус борау. 6 Шлам — забойдан сыекчага ияреп чыккан порода кисәкләре. 
55 
 
Алмаев кереп чыгарга җыенган өченче буровой тауда түгел, кырда да түгел, ә авыл башындагы бер бәрәңге бакчасында иде. .Машина агач тамырлары өстеннән сикерә-сикерә урман эченнән авылга таба чаба башлады. Асфальт юлга килеп чыккач, шофер машинаны тагын да катырак җибәрде: ачык тәрәзәдә һава сызгыра башлады. Бая җиде «коңгыз» тартып алып киткән вышка инде авыл урамына барып кергән. Лилипутлар арасындагы Гулливер төсле, ул мәһабәт озын гәүдәсе белән тәбәнәк авыл йортлары арасыннан бара иде. Культбудка каршында сирень агачы күгелҗем чәчәк атып утыра иде. Алмаев, будкага кереп барышлый сузылып, бер чәчәк чугын өзеп алды. Будкада берәү дә юк. Инженер сәгатенә карады. Вакыт инде күп, киңәшмәгә кайтып өлгерергә кирәк. Ул өстәл өстендәге «керн» өемнәре каршында тукталып калды. Аларның бер төрлесе чуен кыйпылчыгы кебек каты, үткен, ә бер төрлесе балавызсыман йомшак иде. «Анализ өчен» дип язылган өемнән берничә балчык кисәге алып иснәп карады. Нефть! Бөтен өемне кәгазьгә төреп, портфеленә тыкты. Буровойга кереп торыр өчен инде вакыт калмады. Шофер да, сирень чәчәге өзеп, иснәп тора иде. — Конторага! —Алмаев машинага кереп утырды. Капка астыннан атылып килеп чыккан сарбай машинага таптала язды. Каз бәбкәләре, куркышын, як-якка чәчелделәр. «Победа», авылны чыгып, шәһәргә таба чапты. Алмаев: «Киңәшмәгә хәтле тамак ялгап алыйм әле», — дип, портфеленә тыгылды, ләкин шунда бүген завтрак алмаган булуы исенә төште. «Соңыннан да өлгерермен, ашау качмас», дип кулларын портфеленнән алды. Инженер, коридорда каршы очраган кешеләрнең исәнләшүенә җавап итеп, эшләпәсен кыймылдата-кыймылдата, туп-туры директор кабинетына таба узды. 
10 
Сары өстәл артында телефон трубкасына сөйләп торучы бер яшь кеше, башын күтәреп, кулы белән урындыкка ымлады. Тәрәзәгә арты белән торганга күрә, аның йөзе күләгәдә, ә колак яфракларындагы нечкә кан тамырлары, кып-кызыл булып, үтәли күренеп торалар иде. Алмаев- эшләпәсен салып куйды. Аның маңгаенда эшләпәдән кызыл эз калган иде. Утырыр алдыннан бармагы белән урындыкны сыпырып карады, тузаны юклыгын белгәч кенә утырды. Контора директоры Гыйльманов (телефон трубкасына сөйләп торучы кеше ул иде) трубканы бер колагыннан икенчесенә күчерде дә: — Карагыз аны, узган юлгы кебек, ашыгып ашка пешмәгез, — диде.—Кароттаж булдымы? Скважина кыек түгел алайса? Тотыныгыз. Алмаев, директорга таба борылып: — 210 нчымы?—дип сорады. — Мин анда төнлә белән булдым. Скважиналары туры. Обсад трубаларын төшергәндә тагын үзем барам. — Участок инженеры анда инде, шул җиткән,—диде Гыйльманов. Ул, өстәл артыннан чыгып, Алмаев янына, урындыкка, килеп утырды. Хәзер аның йөзенә якты төште. Ул әле бик яшь иде. Йөз сызыклары дәртле, энергияле һәм хәтта беркадәр кискенрәк, һәрхәлдә ул үзенең сүзен аста калдырырга яратмый торган кеше булса кирәк, яңаклары тар, борыны юка (кимерчәк борын), иреннәре каты итеп кысылган. Кашлары астыннан сөзеп, җитди итеп, аның яшендәге кеше өчен артык җитди итеп карап торган күзләре бая күләгәдә кара булып күренсәләр дә, хәзер яктыда имән чикләвеге төсле куе-сары иде.  
56 
 
Ул укып начальник булган кеше түгел, ә түбәннән җир ертып килеп чыккан кеше. Алмаев бирегә күчеп килгәндә, ул әле «бораулау мастеры гына иде. Татарстанда турбина белән беренче ул бораулый башлады, элекке контора директорының консерваторлыгын сындырып, форсированный режимны да беренче, ул китереп кертте. Форсированный өчен иң күп макталган кеше дә, иң күп әр күргән кеше дә ул булды: газеталар, новатор дип, Гыйльмановны бер дә телдән төшермәделәр. Контора директоры. аның ялгышларын гына күреп, өзлексез шелтәләп, бармак янап кына торды. Яшь, кайнар, өстәвенә телгә дә тыйнаксызрак (ул әйткәндә чыдап кына тор!) булган Гыйльманов директор белән тәмам бозылышты. Ниһаять, директор, нәрсәнедер сылтау итеп, аны бораулау мастерлыгыннан алу турында, гади бораулаучы итеп кенә калдыру хакында приказ чыгарды. Гыйльманов мастерлыктан алынды, ләкин директор үзе дә урыныннан очып төште. Контораның бердәнбер новаторын, бердәнбер форсированный режимда эшләүчесен гел чукып торган өчен, мастерлыктан алып ташлаган өчен, югары партия оешмалары элекке директорның башыннан сыйпамадылар. Ике көн үтмәгәндер, Гыйльмановның үзен бораулау конторасына директор итеп куйдылар. Директор белән новатор арасындагы бу бәрелештә инженер Алмаев гел Гыйльмановны яклап килде, аңа бик булышты. Әмма һич көтмәгәндә Гыйльмановны директор итеп утырткач, Алмаев аптырап китте: җитәкчелек эшендә тәҗрибәсе булмаган яшь кеше шундый җаваплы эшне булдыра алырмы? Аны кую, каш ясыйм дип, күз чыгару булмасмы? Гыйльманов эшкә бик тәвәккәл тотынды: бригадаларны форсированный режимга уйламыйчарак күчергәләп ташлады. Гади бораулауны ул, «корт кебек казыну» дип, мыскыл -итә торган иде. Менә шул вакыт Алмаев яңа яшь директор белән сүзгә килеште. Хәзерлексез- нисез кинәт форсированный режимга сикерүгә баш инженер, әлбәттә, каршы төште. Гыйльманов, кызып китеп, Алмаевны куркак дип атады. «Үз күләгәгездән үзегез шүрләп яшисез», диде. Алмаев бер кызарды, бер агарынды, ләкин сабырлыгын җуймады. — Дуамал тәвәккәллеккә мин юл куя алмыйм, — дип кенә җавап кайтарды. Гыйльманов та авызын йомып тормады. Алар шактый каты эләгешеп алдылар. Алмаев, никадәр тыныч булырга тырышмасын, кабинеттан чыкканда галошларын кияргә онытып чыгып китте. Бу хәл инде моннан бер ел чамасы элек булган иде. Ул чакта тресттан Гыйльмановның чабуын тарттылар, шуннан соң ул бераз сүрелде. Гыйльманов әнә шундый кеше булса, Алмаев, киресенчә, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә ярата торган кеше иде. Ике капма-каршы характерның бәрелешеннән урта бер нәрсә килеп чыгарга тиеш иде кебек. Ләкин Гыйльманов еш кына инженерны үз дигәнчә бөгә, үз сүзен үткәрә иде. Шулай баш инженерны бөгәсындыра, ул берничә бригаданы форсированныйга күчереп өлгерде. Аның каравы берәр авария килеп чыга калса, Алмаев директорга күз дә ачарга'ирек бирми. «Менә, ут капкан кебек ашыккан идек, күрдегезме инде!»—ди. Әгәр шунда Ал- маевка: «Син бит форсированныйга аяк чаласың!» дисәләр, ул бик гаҗәпләнер иде: ничек инде ул форсированныйга аяк чалсын! Гыйльманов әле бурмастер гына чакта, аны яклап, Гыйльмановны дуамаллыктан саклап, кызу канлы атны тезгеннән тотып барган кебек, әкренләп форсированныйга алып баручы шул ук Алмаев түгелмени! Әгәр Алмаев тезгенне ычкындырса, Гыйльманов, йөгәнен салган яшь ат кебек, берәр яры бәрелеп үлгәнче чабачак бит, бөтен нәрсәне ваттырып, кырдырып бетерәчәк бит! Алмаев директор турында әнә шулай дип уйлый, дөреслек үз ягында булуына ул бик нык ышана, ә Гыйльманов аны тәвәккәлсезлектә, кыюсызлыкта гаепли: баш инженер батыррак кеше булса, яңа режимда
57 
 
эшләүче бригадаларның саны бармак белән генә санарлык булмас иде, план да болай әкрен үтәлмәс иде, дигән фикердә йөри. Парторг Камышев урталарны алга әйдәп алып китү-мәсьәләсен китереп куйгач (бу әле беренче тапкыр үзләрендә куйган чакта), Гыйльманов аның бу тәкъдимен бюрода ике куллап күтәреп алды, ел саен дәүләткә 60 -миллион тонна кара алтын биреп бару өчен бердәнбер юл — шушы урталарны алга тартып чыгару, барлык бригадаларны форсированныйга күчерү дип, шул турыда карарга да керттерде. Шуннан соң, Камышев әйтмешли, боз кузгалган кебек булган иде. Бригадаларның эшенә инженер Ковалев методы белән хронометраж ясалган иде, алдынгыларның тәҗрибәсен өйрәнү өчен мәктәп ачылган иде. Ләкин хронометраж материаллары баш инженерда «тозланып» ята, ә мәктәпнең җаны көчкә-көчкә эләгеп тора. Алмаев кәгазьгә төргән, мазут исе аңкытып торган «керн»ны портфеленнән алып, Гыйльмановка сузды. — Нефть! Бәрәңге бакчасыннан! — Алмаев бу сүзләрне дулкынланып, кара күзләрен ялтыратып әйтте. Ул, үз гомерендә бик күп скважина бораулаткан кеше булса да, һәр яңа скважинадан нефть чыккан саен шатлана, дулкынлана иде. Гыйльманов үзенең секретарен, чәчен көдрәләткән, иреннәрен буяган бер кыз кисәген дәшеп кертте, төргәкне аңа биреп: «Лабораториягә!» — диде. Телефон шалтырый башлады. Директор өстәл янына килде. — Ә үз подъемнигың кайда? Төзәттер! — Гыйльманов өстәлдәге пресс-папьены этеп җибәрде. — Юк! Юк! Өметеңне сузма! Үзеңнекен ваткансың да хәзер кешенекенең башына җитмә кче буласың! Хозрасчетны без аның өчен кертмәдек. Ул сөйләшеп бетергәч, Алмаев: — 5 нче римскийданмы? Мусиимы?—дип сорады. — Гомере шундый— үзенекен ватар, кешенекен сорар. — Аннары директорга күтәрелеп карап: — Ник берәү дә юк? Инде бит башларга вакыт, — диде. — Мин аларга соңрак килергә әйттем. Киңәшмәгә кадәр сезнең фикерне беләсем килә, — Гыйльманов тагын инженер янына килеп утырды. Аның күзләре Алмаевның күкрәк кесәсеннән күренеп торган, инде шиңә башлаган сирень чәчәгенә төште. Алмаев, директорның чәчәккә карап торуын сизеп, елмайды да кесәсендәге сирень чугына борыны белән сузылып: — Яратам сирень исен,—диде, — ә сезнең сыерчыкларыгыз нихәл, үсәләрме? Гыйльманов, малай чактан килә торган гадәт буенча, ел саен өчәр, дүртәр сыерчык оясы куя иде. — Үсәләр,—диде Гыйльманов,—дүртәр баштан биш ояга егерме баш сыерчыгым бар. Ата-аналары белән утыз! Кайбер колхозларның кош-корт фермасыннан баерак! Лотфулла Кәбирович, — диде ул аннары,— минемчә, бер ай эчендә без тагын бер биш бригаданы* форсированныйга күчерә алырбыз. Сез ни әйтәсез? Алмаев, маңгаена суккан кебек, артка чайкалып куйды. Аның зур булып ачылган күзләрендә хәтта куркуга охшаган бер’ нәрсә чагылып китте. «Бетерәчәк икән бу малай»,—дип уйлады булса кирәк. Ул үзгәреп киткән ят тавыш белән: — Хәзерлексез-ннсезме? — дип сорады. — Хәзерләнеп, әлбәттә. Алмаевның йөзе яктырып китте. Акыллы сүзне тыңлавы да рЗхәт. Бик әйбәтләп хәзерләнеп тотынганда мөмкин. Ә бер ай эчендә хәзерләнеп булырмы? Инженерның чыраенда: «Ничек аңлатырга инде моңа! Ничек итеп бу кайнар башны ялгыш адымнан саклап калырга!» ______________________________________________________  дигән фикер ярылып ята иде.  
58 
 
— Лотфулла Кәбирович, мин көтәм,— диде Гыйльманов һәм, тыңларга хәзерләнеп, терсәкләре белән өстәлгә таянды. Инженер, тезләрендәге портфеленә карап, бераз тын торды, аннары кабалан күчүгә каршы үзенең дәлилләрен китерә башлады. Күчәргә тотынганчы бораулау системасын нык кына үзгәртергә туры киләчәк. Көчле яңа насослар куярга, манифольд линияләрен зур басымга чыдарлык итеп яңабаштан корырга, кайбер оборудованиене алыштырырга, мәсәлән, '.компенсаторларны, һәм башкалар, һәм башкалар. Ә бит моның өчен вакыт кирәк. — Алмаев директорга күтәрелеп карады. Теге, кулы белән иягенә таянып, сабыр гына тыңлап утыра иде. — Бусы техник як, ягъни иң ансаты, ә бит әле яңа режимда эшли белүче яңа кешеләр дә кирәк булачак. Ә кешеләрне, насос алыштырган кебек, ансат кына алыштырып куеп булмый, — аларны хәзерләргә кирәк, укытырга, өйрәтергә, яңа режимга күнектерергә һ. б. Моңа бер ай гына җитәрме? Аз дигәндә, ярты ел кирәк булмасмы? Гыйльманов аңлады: инженер аның юлына таш булып ятарга җыена икән. Ләкин бүлдермәскә булды: әйдә, күңелендә барның бөтенесен сөйләп бетерсен. — Әле мин Камышевка да әйтергә җыенып йөрим, — дип, Алмаев сүзен дәвам иттерде.—Аның да хатасы шушында. Әгәр без Камышев әйткәнчә, сез әйткәнчә, барлы-юклы җиде еллык белемнәре булган малай-шалайны форсированныйга күчерсәк, укытмыйча, өйрәтмичә күчерсәк, дип әйтәм, алар безнең машиналарыбызны ватып бетермәсләрме? Кыйммәтле оборудованиеләрне кырып салмаслармы? Минемчә, алар башта укысыннар, өйрәнсеннәр, шуннан соң инде форсированныйга рәхим итсеннәр. Алмаев барлык шушы сәбәпләрне берьюлы чыгарып салды да: «Син хәзер нинди генә дәлилләр китерсәң дә, барыбер мине шушы фикеремнән кайтара алмассың»,— дигәндәй, үзенең хаклыгына бик нык ышанган, ә Гыйльмановпың шушы гади хәкыйкатьне аңлый алмавына бик гаҗәпләнгән кыяфәттә утырып тора башлады. Гыйльманов кулындагы авыр мәрмәр пресс-папье белән әкрен генә өстәлгә басып куйды, ягъни, булды, аңлашылды. — Димәк, болай булып чыга,—диде ул.—Җыелышларда, киңәшмәләрдә без форсированный яклы, ә эшкә килгәндә каршы. — Киресенчә, мин һәрвакытта форсированныйны яклап килом! Сез моны бик яхшы беләсез. — Ярый, яклап киләсез, ләкин яклау белән яклауның аермасы бар, Лотфулла Кәбирович. Күчерә башлагач, сез гел аяк терәп каршы торасыз. Алмаев иңбашларын җыерды: кешенең фикерен бозып аңларга тырышуыгыз мине гаҗәпләндерә. — Бу бер,—дип Гыйльманов бармагын бөкте. — Икенчесе: сез дигәнчә йөрсәк, барлык эшчеләрне инженер итеп бетергәнче, форсированныйга күчми торырга кирәк. Килешә алмыйм! Форсированный белән бораулый башлаган чагымда, мин техниканы бик белә идемме! Яисә белемем бик зур идеме? Ни өчен сез ул вакытта мине якладыгыз? — Сез үзегезгә кирәк хәтлесеи белә идегез. Аннары сез талант! Сез берәү генә. — Мин талант? Мин берәү генә? Рәхмәт. Ә Миңнегалиев? Ике йөз процент! Бер скважинадан өч йөз мең сум экономия! Ул да берәү генә- ме? Лотфулла Кәбирович, туры әйткән өчен үпкәләмәгез, сезнең бик начар бер гадәтегез бар: сез кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә, ышанып бетмисез. Шуңа күрә бөтен эшкә гел үзегез килеп тыгыласыз. Минсез башкарып чыга алмаслар дип куркасыз. Ә мин менә ышанам! Яшьләр булдырачак! Теориядән сайрак булсалар да, практикада алар —профессор! 
59 
 
Алмаев ашыкмыйча гына (кесәсеннән блокнотын тартып чыгарды. — Бүген генә иулевкада 7 булдым,— диде ул,— әлеге шул сез әйткән профессорларның берсе ярты сәгать буенча инструментны забойда асып тоткан. Диаграммада тип-тигез дуга! Моңа ни диярсез?—Алмаев блокноты белән учына сукты да, гүя: «Менә күрдегезме үзегезнең профессорыгызны!» —дияргә теләгәндәй, директорга мәгънәле итеп карап куйды. — Ябага тайдан көлмә, язга чыккач ат булыр, дигәннәр. — Мәкаль китапта яхшы, докладта яхшы, — диде Алмаев,—эштә осталык- кнрә‘к, белем кирәк. Мәкаль белән бораулаш булмый. — Анысы дөрес, безнең яшьләргә әле күн нәрсәгә өйрәнергә кирәк. — Менә-менә, өйрәнергә һәм бик нык өйрәнергә! — Ә алар өйрәнмиләрме? — Гыйльманов өстәл тартмасыннан сары папка чыгарып, аны инженерның алдына ачып куйды. — Менә алар нихәтле, -барысы да укучы. Кичке -мәктәптә, эшче яшьләр мәктәбендә, курсларда... Мин үзем институтта заочно укыйм. Монысы сезгә билгеле. Рәхмәт, укуда миңа булышасыз. Ә инде аларның укып бетергәнен көтеп, форсированныйга күчми торыйк дисәгез, анысы белән килешә алмыйм. Телефон тагын аларның бәхәсен бүлдерде. — Тыңлыйм. Складта өч ротор бар — берсен пожалуйста. Сибгатул- линнан яздырып алырсыз! Инженер? Миндә утыра. — Алмаев, күтәрелеп, трубкага сузылды, Гыйльманов, кирәкми дип, кулы белән инженерның кулын читкә этәрде. — Нигә сиңа инженер? Вакыты юк аның хәзер, үзегез ничек уйлыйсыз? Ну, эшләгез шулай. Гел баш -инженер артына посмагыз. Болай да инде аны уңлы да, суллы да тарталар,— директор Ал маевка борылды: — өйрәтеп бетердегез кешеләрне... Алмаев, эшләпәсен тотып, чыгып китәргә әзерләнеп тора иде. — Зинһар, ярты гына сәгатькә. Минсез харап итеп ташламагайлары... — Ярты минутка да юк! Утырыгыз. — Алмаев утыргач, директор дәвам итте: — Кыскасы, менә* минем тәкъдимем, — өстәлдән бер кәгазь алып, аны инженерга сузды. — Нәрсә бу? — Укып карагыз. Алмаев кәгазь өстеннән күз йөгертеп чыкты да гаҗәпләнгән төс белән директорга карады. — Шушы мастерларнымы? Форсированныйга?—Алмаев тагын кәгазь өстенә иелде. — Мамедов, Ай кур дин, Гурьянов, Зөбәеров. Шушы кешеләрнеме? — Бишенчегә Камышев Габитовны тәкъдим итә. — Габитовны?—Алмаев директорга күзләрен тутырып бер карап куйды. — Анысы, Камышев тәкъдим дә итсен, ә сез үзегез? — Мин килештем. — Килештегез?—Алмаев иңбашларын сикертеп куйды, — әле кайчан гына Камышев миңа әйткән иде, Габитовның бригадасында дисциплина юк, эш вакытында цирк уеннары уйныйлар, кече механизмнан файдалана белмиләр... Ә бүген шул ук Камышев аны форсированныйга күчерергә әйтә. Сез инде, билгеле, парторгның сүзен аяк астына салырга теләмәгәнсез? — Теләмәдем, чөнки ул хаклы. Габитов бригадасы турында мин әле Камышев белмәгәнне дә беләм: аның бораулаучысы Стрельцов GO тонналык инструментны дүртенче тизлек белән <күтәртә башлаган... Алмаев, Стрельцовның ялгышуына шатлангандай: — Менә, күрдегезме инде профессорларыгызны! — диде. 
                     7 Яңа бораулый башланган буровой. 
60 
 
Шулай да мин Габитов бригадасын күчерү ягында. Җаваплылык арткач, дисциплинасы да боргычланыр. Иң әһәмиятлесе: мин Габитовка ышанам. — Ә мин ышанмыйм!—Алмаев дулкынланып аягүрә басты. — Форсированный белән малайлар кебек уйныйсыз. Кырык-илле меңлек авария ясап бирсә, йөрербез аннары аһылдап. Минемчә, ашыкмаган яхшы. Төзик инженерлардан комиссия, тикшерик, уйлашыйк, — кемне күчерергә, кемне күчерми торырга... Мондый эштә кырт кисеп ташларга ярамый. Терсәкне тешләргә туры килмәгәе. — Карап-карап торам да, Лотфулла Кәбирович,—диде Гыйльманов, — миңа сезнең белән бозылышырга туры килмәгәе. Алмаев кулларын жәеп җибәрде. Янәсе, ихтыяр сезнеке, бозылышырга кирәк икән бозылышырбыз. Ишектә Камышев күренде. Ул теге вакыттагы кебек үк, итектән, зәңгәр галифедән, зәңгәр френчтән, теге вакыттагы төсле үк чырае ак һәм талчыкканрак иде. Кул биреп, Камышев әүвәле Алмаев белән, аннары директор белән күреште дә, кепкасын тәрәзә төбенә ташлап, бер тересенә, бер бусына карады. — Ни булды сезгә? Сугышырга җыенган әтәчләр төсле күренәсез. Гыйльмановның иреннәрендә елмаю җылысы чагылды. — Бәхәсләшеп алдык,—диде,—икебез ике үгез кебек, маңгайларны терәштек тә, ул да чигенми, мин дә чигенмим. Ул әйтә: «Мин хаклы», мин әйтәм: «Мин хаклы». — Бригадаларны күчерү турындадыр инде,— диде Камышев. — Шул турыда. Лотфулла Кәбирович ярты елга сузмакчы була, мин әйтәм, күп дигәндә бер ай... Парторг директор белән инженер арасындагы бәхәскә вакытыннан элек керергә теләмәде бугай: — Менә киңәшмәдә мастерларны тыңлап карарбыз инде,—диде,— алар ни әйтер. — Тәрәзә төбенә сузылып, кепкасын алды. — Башларга вакыт түгелме? Анда кешеләр җыелган, көтеп утыралар. Кәгазьләр актарып торган Гыйльманов башын калкытты. — Лотфулла Кәбирович, сез, булмаса, кешеләр янына чыга торыгыз. Алмаев, гүя директорның әйткәнен ишетмәде, чыгып китәсе урында Камышев каршына килеп басты. «Вак эшләр рыцаре» өчен күңелендә парторгка булган салкынлыкны җиңеп, Надежда Леонтьевнаның хәлен сорады: консилиум булдымы? Ни дип әйттеләр? Куркыныч юкмы? Камышевның йөзеннән күләгә үтте. Куркыныч бар икән шул. йөрәгендә ниндидер «блокада» тапканнар. Тулы «блокада» түгел икән түге- лен, тик шулай да бала табу куркыныч икән. Казанга специалистларга алып барырга кушканнар. — Тик менә Надяны күндереп кенә булмый әле,—диде Камышев.— Үлсәм, шушында үләм, берьяры бармыйм, ди. Бу сүзләрне әйткәндә Камышевның талчыккан ак йөзе каралып, тавышы тоныкланып киткәнгәме, Алмаев аны кызганып куйды: аның Камышевка нинди дә булса бер яхшы сүз әйтәсе килде. Тик күңеленә килгән ягымлы сүзләрнең берсен дә бу минут өчен урынлы итеп тапмады. Тик бары: — Евгений Николаевич, сез инде аны ничек тә күндерергә тырышыгыз, — дип кенә әйтә алды. — Менә партия укуларын гына йомгаклап бстерәм дә алып ки- тәм. — диде Камышев. Алмаев артыннан ишек ябылгач, Гыйльманов парторг янына килде.
61 
 
— Маңгайга маңгай терәшеп, эшне бер дә алга җибә.реп булмый. Ничек уйлыйсың, Евгений Николаевич: әгәр без баш инженерга икенче кеше тапсак? Камышев, кулындагы кепкасын кыскалап, бераз вакыт җавап кайтармый торды да: — Ашыкма әле син,—диде. — Ашыкма да ашыкма, ә ул адым саен минем юлыма аркылы төшә. Камышев директорга күтәрелеп карады. — Син тезгә куеп, шартлатып сындырырга я-ратасың, — диде парторг,— сыйдырырга ашыкма син, бөгеп кара. Алмаев бөгелми торган кеше түгел ул. — Бөгәрсең аны бар. Кырык сәбәп табар, синең белән килешмәс. — Киттекме, көтәләрдер. Бөгү дигәннән, син кайдадыр әйткәнсең: мине бөгә алмассыз, сынсам сынармын, ә бөгелмәм. Әйттеңме шулай дип? — Синең колакка барып ирешерлек булгач, әйткәнмен инде, күрәсең. — Аннары тагы: мине сындырганчы, мин үзем сындырып ташлармын әле, дип тә өстәгәнсең, диләр. — Әйтелгәндер, бәлки, анысы да... — Ә бит җитәкче кешегә шарт-шорт сындырып ташлау килешми, җайлап кына бөгә белү яхшырак. Үзеңә дә, шарт итеп сынуга караганда, бөгелү яхшы: бөгелгән агач яңадан тора. Чыгабыз дигәндә генә, ишектән атылып диярлек мастер Габитов килеп керде. Ул яңа гына кем беләндер бәхәсләшкән, әрләшкән булса кирәк: битләре кызарган, күзләре ялт-йолт итә иде. Сәер кыяфәтле Мансурны күреп, Гыйльманов белән Камышев икесе дә аптырап киттеләр. — Ни булды сиңа? Труббаза аның буровоена фәлән тонна об сад трубалар китереп ташлаган икән. Габитов аларның яртысыннан артыгын бракка чыгарган: я калибры туры килми, я сырлары ашалган, я тагы нәрсә... Труббазага шалтыраткач, база начальнигы кычкырырга ук тотынган: бөтен кешегә ярый, бер сиңа гына ярамый, заводтан яңа трубалар койдырып алып кайтмам бит инде сиңа! Телефон белән генә барып чыкмагач, Габитов базага үзе чабып барган, начальник белән әйткәләшкән, аптырагач, монда йөгереп кергән. — Акт төзедеңме?—дип сорады Гыйльманов. — Төзедек, менә, —Мансур кесәсеннән кәгазь чыгарып бирде. —Актны кабул итмәде. — Иттерербез. — Гыйльманов актны алып өстәл тартмасына салып куйды. Ярсуы басылып җитмәгән Габитов күзләрен бер директорга, бер парторгка таба ялтыратып алды да, һичбер сүз әйтмичә, ишеккә таба китте. — Кая барасың? Хәзер башлыйбыз. Мансур, директорның сүзләрен ишетмәгән кебек, йөгереп диярлек чыгып китте. Коридордагы кешеләр Габитовның атылып чыгып баруына үзләренчә мәгънә биреп, елмаешып: «Пешергәннәр, ахры, егетне, аягы идәнгә тими»,—диешеп калдылар. Менә ул коридор белән сулга борылды да бухгалтериянең ак фанера ишегенә иңбашы белән төртте. Каурый кебек җиңел ишек чәчрәп ачылып китте. Ясалма бөдрәләре маңгаена коелып төшкән машинистка Мәрзия тыкы-тыкы нидер басып утырган җиреннән сәерсенеп башын күтәрде: «Ни булган бу Габитовка?» Мансур, гаҗәпләнеп карап торучы кешеләргә бөтенләй игътибар итмичә, туп-туры баш бухгалтер Никифор Гурьянович
62 
 
янына узды. Баш бухгалтер, парикмахерскийда очраган теге кызыл иякле кеше, 1 абптовның җилләнеп-давылланып өстәл каршына килеп туктавын оик яхшы к\реп торса да, алдында яткан ниндидер акча документларына сырлап-сырлап кул куеп бетермичә, күзен дә күтәреп карамады. — Никифор Гурьяныч, менә сезгә рапорт, — Мансур өстәлгә кәгазь чыгарып салды. — Транспорт конторасыннан минем исемгә счет килер, түләмәгез. 1 — Ник алай? Менә шулай. Брак труиалар китереп аударган өчен түләргә миндә Әндри казнасы юк. 1 — Актын, бармы? — Директорда. Габитов кергәндә ничек кергән булса, чыккайда да шулай җилләнеп- давылланып чыгып китте. Никифор Гурьяновичтан башкалары бөтенесе дә елмаешып карап калдылар. рамда ул әкренләп тынычланды. Кунак кызы төсле матур көн, тузан да кунарга өлгермәгән яшел агачлар, узган-барган кешеләрнең, исәнләшеп, елмаеп үтүләре Габитовның ярсуын тәмам басты. «Артыграк тузынып ташладым бугай,— дип уйлады Мансур.— Әйдә, зарар юк, ара-тпрә тешеңне күрсәткәләмәсәң, алар бөтенләй басына башлыйлар». Аның киңәшмәгә бер дә керәсе килми иде. Көн саен киңәшмә, җыелыш, эшләргә вакыт та тими. Ләкин бүген кермәскә һич мөмкин түгел: форсированныйга күчү мәсьәләсе карала. Әйдә, алар анда сөйләшә торсыннар, Мансур үз эшләрен эшләп алсын. Габитов тампонаж цехына керде. Инженер Жуковны күреп, 211 иче- нең борауланып бетүен хәбәр итте, тизрәк кароттаж ясауларын сорады. Аннан чыккач, бораулар складына китте: яңа бораулар кайтырга тиеш -иде, кайтмады микән? Керсә, кайткан! Мансур, төрлесеннән үзенә тиешлесен сайлап алып, бер читкә өйде дә брезент белән каплап куйды: киңәшмәдән соң машина җибәртермен. Габитовка әле берәүнең дә: «сине форсированныйга күчерәбез» дип, ачык итеп әйткәне юк, ә ул инде үзен күчкән кеше кебек хис итә. Камышев белән бәхәсләшкән чакта ук инде, ул парторгның сүзләрендә хаклык барлыгын сизгән иде. Сизде, ә үзе бәхәс кызулыгы белән һаман каршы сөйләп барды. Әгәр бүген яңадан бәхәсләшергә туры килсә, ул әле, бәлки. тагын кирегә тырный башлар. Нишлисең бит, кешенең характеры! Моңа кадәр ул һәрвакыт: «Бригада өчен файдасы булырмы?» дигән караштан чыгып эш итте. Планны тутырмасаң, бригадага акча азрак килә, конторада да бик бәйләнә башлыйлар, димәк, планны тутырырга кирәк. Арттырып тутырсаң, тагын да шәбрәк. Аның күңелендә бригада файдасы гел беренче урынны алып килде, ә дәүләт исәптән ничектер һәрвакыт төшеп кала иде. Буровойда берәр хикмәт чыгып, бораулау тукталып торса, моңардаи дәүләткә ни зыян? Дәүләт бит эшләнмәгән эшкә акча түләми. Эшләмәдең, акча алмадың, кемгә зарар? Сиңа зарар, бригадага зарар. Димәк, хикмәт чыкмаслык итеп эшләргә «кирәк, планны тутырырга кирәк, һәм Габитов һәрвакыт планны тутырырга, хәтта арттырып тутырырга тырыша иде. Шулай эшләү аның гадәтенә кергән иде инде. Яхшы сәгать кебек, алга да чапмыйча, артка да калмыйча, бик көчәнми генә, бик ватылмый гына планны үтәп бара, кесә тутырып акча ала. Бригада да канәгать, дәүләт каршында да вөҗдан саф. Менә шулай үз-үзеннәи бик канәгать булып, башны югары тотып йөргән бер вакытта, Камышев килде дә: «Синең болай гына эшләргә хакың юк! Биш кеше ега ала торган көрәшче берне егу белән үк мәйданнан чыгып китәргә тиеш түгел!» — дип әйтте салды. Парторгтан мондый шелтәле сүзләр ишетү А1ансурга, әлбәттә, авыр булды. Ул, үзен яклап, оәхәсләшергә
63 
 
тотынды. Соңыннан уйлап-уйлап карагач, Габитов парторгның сүзләрендәге дөреслекне аңлый башлады шикелле. «Планнан берничә генә көнгә алгарак сикерсәң дә,—дип уйлады ул, — буровоеңны дәүләткә алдан- рак тапшырасың. Син шулай тапшырасың, бүтәннәр тапшыра, җыела- җыела бик күп җыела бит ул. Тамчыдан диңгез була, дигәннәр. Миңне- галиев әнә бер айга алданрак бораулап бирә. Планнан тыш елга-елга нефть, ә бригадасы акчаны безнең ише генә түгел — көрәп ала». Авызына Камышев чәйнәп салгач, Мансурга аңлашылды. Ничек соң ул әлегә кадәр шул турыда бер дә уйлап карамаган? Бәхәс аның күзләрен ачып җибәрде. Әлбәттә, бу әле аның күңелендә тамчы да шик-шөбһә калмады дигән сүз түгел, ул әлегә бер нәрсәне төшенде: бүгенгәчә эшләп килгән кебек кенә эшләү ярамый икән. Бишне егарлык көчең була торып, берне егу белән канәгатьләнеп калу дөрес түгел икән. Ләкин ул рәттән бишне ега алырмы? Алмаев әнә әйтә: «Алдынгылар алар талантлы кешеләр»,— ди. Ә Габитов үзен галантлыга санамый. Ул гади кеше, бишне егам дип чәчрәп чыгып та, өчне дә ега алмасаң? Бик мөмкин бит шулай булуы. Шул ук сигез сәгать вакыт! Шул ук кешеләр;’ Стрельцов, Нурулла, Фәй- зерахманов, бүтәннәр. Шул ук Мансур Габитов. Шул ук корал, инструмент... Бишне егып салып булырмы? Камышев белән сөйләшкәннән соң, Мансур бу турыда бер кат та, ун кат та уйлап карады инде. Ләкин эшләп карамаган яңа эш нәкъ менә үзенең шушы яңалыгы, билгесезлеге, бераз серлелеге белән Габитовның күңелен үзенә тарта да башлаган иде инде. Тарта да, куркыта да... Әйтик, гомерне бик әрәм итә торган «шәм» төшерү, «шәм» күтәрү хисабына вакытны бераз янга калдырды, ди. Беркөн шулай секундомер белән буровойда басып торган иде, аның егетләре төшергәндә, күтәргәндә әле бик мыштырдыйлар икән. Бу булды бер. Аннары насосларның кайбер нәрсәләрен авыш-түеш китереп, сыекчаны күбрәк кудырса! Бусы* булсын ди ике. Аннары сыекчаның үзен яхшырта төшсә? Стрельцов үзенең Сонечкасыннан нидер өйрәнеп йөри бит инде. Бусы булды өч. Аннары авариясез эшләргә тырышыр, бригадада дисциплинаны боргычлый төшәр. Тагын нәрсә? Әле бит ахыр чиктә, гарьләнү- хурлануны бер якка куеп торып, мастер Миңнегалиев янына да барып кайтырга була. Ничек итеп ул берәр ай алдан бораулап бирә ала икән? Аннары бит әле инженерлар, җитәкчеләр бар. Алар да ярдәмсез калдырмаслар. Шундый уйлар белән Мансур киңәшмә бара торган кызыл почмак ишеген ачты. Ишек тавышына берничә кеше утырган җиреннән борылып карады. Габитов, аяк очлары белән генә басарга тырышып, арттагы урындыкларның берсенә килеп утырды. Киңәшмәнең председателе Гыйльманов, Мансурга шелтәле итеп карап, башын чайкап куйды. Президиумда, Гыйльмановтан башка тагын Алмаев, Камышев, Сибгатуллин һәм тагын берничә кеше бар иде. Мансур кергәндә Мамедов, кулларын, иңбашларын уйнатып, кызып- кызып, нидер сөйли иде. Габитов утырды да тыңлый башлады. Аның Мамедов белән танышлыгы киңәшмәләрдә, җыелышларда очрашып, аны-моны сөйләшеп алудан узганы юк иде әле. Бу азербайҗан егетенең күкерт кебек кабынып китә торган гадәтен белгәнгә, Мансур аның йодрык белән һавага сугып-сугып алуына, Әкрен абый ягына борылып, кычкырып-кычкырып җибәрүләренә бер дә игътибар итмәде. Бөтен сөйләү стиле шундый булгач, аңа гаҗәпләнүче дә, аны гаеп итүче дә юк иде. Тик шулай да ул бер нәрсәсе белән Мансурны гаҗәпләндерде. Мамедов форсированный режим каршында аптырап калмау гына түгел, форсированный режимга бригадаларны бик әкрен күчерәсез дип, контора җитәкчеләрен гаепләп чыкты. Мамедовның бу сүзләреннән соң, Габитов үзенең икеләнеп йөрүе өчен тагын уңайсызланды. Контораны шелтәләү Габитовка үзен шелтәләү булып ишетелде. Гыйльманов, үз янында утыр- 
64 
 
ran Алмаевка таба борылып: «Ишетәсезме, Лотфулла Кәбирович?» — дип сорады. Баш инженер күңеленнән: Мамедов та, синең кебек үк, кайнар баш, — дин уйлады-, — сезгә ирек бирсәң, күптән бөтен дөньяны ва- тып-җимереп бетергән булыр идегез инде. Мамедовтан соң, бите тулган айга охшаган Айкурдии торып, һәрвакыттагы кебек, бераз елмаебрак сөйли башлады. Беренче ташны ул Әкрен абый бакчасына агты. («Иптәш Сибгатуллин в конце-то концов кайчан бригадаларны инструментлар белән өзлексез тәэмин итә башлар икән?») Аннары эреле-ваклы ташлар бүтәннәр өстенә дә төшә башлады. Габитов, аның тәнкыйтен тыңлап: «Күчәргә риза булырмы «икән?» дип уйлап утырды. Әйе, Айкурдии ризалык бирде. Габитовка тагын уңайсызланырга туры килде. Бигрәк тә шунысы: әле кайчан гына Камышев белән бәхәсләшеп, аның һәр сүзенә каршы тач-тач җавап биреп барган хМансур бүген шул ук Камышев каршына чыгып: «Мин күчәргә риза», — дип әйтергә тиеш була. Ышанырмы* аңа Камышев? Таяк астында гына ризалык бирә дип уйламасмы? Гыйльманов аның турында ни уйласа да уйласын, ә менә Камышев начар фикердә булмасын иде. Әле кай көйне генә: алга атылып чыгуны яратмыйм, уртада яхшырак, тынычрак, дип сөйләгән кеше, бүген, кысрыклый башлагач, алга чыгып чабарга ризалык бирә: я теге вакытта чын күңелдән сөйләмәгән, я бүген чын күңелдән сөйләми, дип уйламасын иде. Тотарга да: «Бригадам белән киңәшергә мөмкинлек бирегез», — дип әйтергә. Гыйльмановның исемлегенә кергән мастерлардан тагын Гурьянов, Зөбәеров, җыелыш каршына чыгып, күчәргә ризалык бирделәр. Ә Габитов әле һаман дәшми утыра. Ниһаять, Гыйльманов, өстәл аркылы залга сузылып: — Ә мастер Габитов ни әйтә?—дип сорады. Кулы белән маңгаена таянып утырган Камышев та, борылып, /Мансурга карап тора башлады. «Ышанырмы икән?» дип борчылды* Габитов. — Риза, а как же!—диде ул, аның болай да кызыл битләре комач төсле булды. Мамедов Габитовка борылып карап куйды. Айкурдии да борылды, бүтәннәр дә әйләнеп карадылар. Мансур тиз генә урындыгына сеңде. Гыйльманов Әкрен абыйга таба борылды. — Сезнең әйтер сүзегез бармы? Сибгатуллин калын гәүдәсе белән өстәл янына торып басты, яшел гимнастерка өстеннән бәйләгән бил каешын төзәтте. Армиядә хезмәт итмәгән булса да, ул хәрби кием киеп йөрергә ярата иде. Аннары*, кешеләргә карамыйча, алдындагы кәгазьгә карап, сөйли башлады: — Буровойларны снабжать итүдә чатаклыклар булмады түгел, булды, иптәшләр. Конечно, моның объектив сәбәпләре юк түгел, бар. Ләкин коммунист кешегә сәбәпләр артына яшеренү килешми. Шуңа күрә мондагы каты, әйтергә мөмкин, дөрес тәнкыйтьне (Сибгатуллин кулын йөрәк турысына китереп куйды) тулысы белән өстемә .алам һәм киләчәктә... Мамедов иңбашын кыймылдатып куйды: — Моннан алдагы киңәшмәләрдә дә өстегезгә алган идегез түгелме? Гыйльманов Мамедовка бик коры итеп бер карап алды. — ... һәм киләчәктә менә сезнең ярдәм белән без ул кимчелекләрдән арынырга тырышырбыз. Биредә тәнкыйть бик үткен булды дип әйтә алмас идем. Кайбер иптәшләр кыер-кыймас кына әйтеп үттеләр. Әйтик, мине, директорның снабжение буенча урынбасарын, бөтен снабжение өчен җаваплы кешене, катырак та тәнкыйтьләргә булыр иде. ДАеиә монда мастер Айкурдии дөрес әйтеп китте. Минем кешеләрем бик әкрен кыймылдый. Вакытында «техснаб»таи бөтен кирәкяракны алып кайтып бирә алмыйбыз. Менә шуның өчен генә булса да мине усалрак, тешлерәк тәнкыйтьләргә кирәк иде. Без, коммунистлар, тәнкыйтьтән курыкмый
65 
 
быз. Тәнкыйть социализмның үсеш законы. Тәнкыйтьләвегез өчен рәхмәт, иптәшләр. Сибгатуллин кулын яңадан йөрәк турысына куйды, чак кына башын иеп, урынына утырды, урындыгы шыгырдап китте. Мамедов, Айкурдиниың тезенә йодрыгы белән суга-суга, нидер пышылдый башлады. Айкурдин аңа елмаеп кына җавап кайтарды. Алмаев, кулын Гыйльмановка таба сузып, сүз бирүен үтенде. Менә баш инженер, аягүрә торып, куллары белән өстәлгә таянды. Бераз дәшми торганнан соң, ничектер кинәт кенә әйтте: — Авантюризм бу, иптәшләр. Барлык кеше аңа таба борылды. Гыйльманов, аптырап китеп: — Нинди авантюризм?—дип сорады. — Шундый авантюризм: малай акылы чыгып бетмәгән егетләрне (иптәшләр мине гафу итсеннәр), кызу канлы, капылт уйлаучы егетләрне без куркыныч юлга этәрәбез, мин туры әйтәм: куркыныч юл!—Алмаев- ның саргылт йөзенә җиңел чә кызыллык йөгерде. — Яшьләр алар барысы да романтик. Барысы да «форсированный» сүзенә гашыйк. Алар үзләренең нинди кыенлыклар алдында торуларын белмиләр. Хәтта сез үзегез дә белмисез,—диде ул Гыйльмановка: — Бер тапкыр трест сезнең чабуыгыздан бик каты тарткан иде инде, бу юлы да тартып аңыгызга китерер дип ышанам. Алмаев бераз туктап торган арада, Гыйльманов: — Лотфулла Кәбирович,—диде, — сез инженерлардан компетентлы комиссия төзүне сорадыгыз, кемне күчерергә, кемне юк, алар әйтер, дидегез. Без риза булдык. Риза булдык бит, Евгений Николаевич?—дип ул Камышевка мөрәҗәгать итте. Камышев, әйе дип, башын иде.— Сез сайланма бригадалар оештырып, шуларны гына күчерүне сорадыгыз. Без анысы белән килешә алмадык һәм килешә дә алмыйбыз. Шулай бит, Евгений Николаевич? (Камышев: «Мин үз фикеремне үзем әйтермен»,— диде). Бригадалардан иң яхшы кешеләрне йолкып алып, ниндидер яңа ясалма бригадалар корыштыруга мин каршы. Алай итү бригадаларны сүтеп ташлау, аяктан егу булыр иде. Яшәп килә торган бригадаларның үзләрен күчерергә кирәк, ә ниндидер корама бригадаларны түгел. Сүзен бүлдергәч Алмаев утырган иде. Директор сөйләп бетергәннән соң, ул тагын сүз сорап алды. — Бер ай эчендә,—диде ул, — шул кадәр бригаданы гадәтләнгән режимнан капылт кына бөтенләй икенче төрле режимга күчереп куй- макчы булабыз. Мөмкин булмаган эш бу! Берничә көн азапланганнан соң, алар яңадан иске режимга кайтып төшәчәк. Маңгайларына форсированный печате сугу белән генә алар форсированный була алмаячак. Ярый искегә генә кайтып төшсәләр, әгәр берничә йөз меңлек авария ясап бирсәләр? Бездә андый хәлләр булмадымыни? Гыйльманов тагын сүз арасына кысылды. — Бригада саен ярдәмгә инженерлар беркетербез. — Инженерлар гел кулдан җитәкләп йөртә алмый. Аннары җитәкләп йөртерлек булгач, нинди бригада була ул? Безгә җитәкләш-җитәкләш уйнаучы бригадалар кирәкми, үз аякларында нык тора торган бригадалар кирәк!—Алмаев, директорның нидер каршы әйтергә җыенуын күреп:— Беләм,—диде.— Сез хәзер әйтерсез: баш инженер форсированный режимга каршы, баш инженер безне артка өстери, иске фикерле кеше, фәлән-төгән диярсез. Теләсә нәрсә әйтегез! Мин кичә генә килгән яшь инженер түгел, андый коточкыч сүзләр белән мине өркетә алмассыз!— Ул кинәт Гыйльмановка борылды да: — Бирегез миңа гарантия!— диде. — Аварияләр булмас дип гарантия бирегез! Менә шул-шул. бирә алмыйсыз. Ул утырды, ләкин шундук яңадан калыкты. 
5. .С. Ә." № 1.  
66 
 
— Гафу итегез, бер сүзем калган. Мин үз фикеремне язып иптәш Богдасаровка тапшырачакмын. Алмаев, утырып, йодрыгы белән чикәсенә таянды. Мастерлар, пышылдашып, сөйләшеп алдылар. Инженерның сүзләрендә Камышев дөреслек тә тапты. Яшьләрнен тәжрибәсе азрак, белемнәре җитеп бетми, ә буровойларда техника катлаулы, яңа режимның фәнни технологиясе эшләнеп җитмәгән. Мондый шартларда инженерның сак булырга тырышуы табигый. Ләкин трагик тавыш белән: «Бирегез миңа гарантия!» дип соравы бик сәер булды. Бу инде сугышчының сугышка керер алдыннан үлемнән яисә яраланудан гарантия соравы кебек. Янәсе, ул батырларча сугышырга риза, тик ут эченнән исән чыгарсың дип гарантия генә бирсеннәр. Камышев сүз алып сөйли башлагач, Алмаев аны рәтләп тыңлый алмады. «Юк, аяк терәп каршы торуым белән .мин дөрес итәм, — дип ул үзен тынычландырырга тырышты. — Озак та үтмәс, алар ялгышларын аңларлар. Тормыш аңлатыр. Богдасаровка бүген үк барыйммы икән, әллә үземә бераз суынырга ирек биримме? — Тезенә кулы белән басып, аягын тирбәлүдән туктатты. Баштарак Алмаев Камышевның тавышын гына, аерым сүзләрен генә ишетеп утырды», ә сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәде. Ул я Богдасаровка язылачак докладной турында (күңеленнән ул инде аны яза да башлады), я үзенең бүген әле бөтенләй ашамаган булуы турында, я форсированныйга каршы кеше дигән яман аты чыгу ихтималы турында уйлап утырды. Ниһаять, ул фикер таркаулыгын җиңеп, парторгның чыгышын тыңларга үз-үзен мәҗбүр итте. Камышев, йодрыгын күкрәк каршында селкетеп: — Алдынгы инженер новаторлык хәрәкәтенең башында гадәттә үзе тора,—дип сөйли иде. «Димәк, мин артта калган инженер булам икән», — дип уйлады Алмаев. Үзе хакында аның «арттан баручы» дип уйлыйсы килми иде. «Камышев инженер түгел, ә политик, мәсьәләгә ул политикларча гына карый: алдынгы методны якларга кирәк, һәм ул яклый. Үзенчә Камышев хаклы, аны гаепләп булмый». Әлбәттә, Алмаев: «Мин үз фикеремне әйтеп, көрәшеп карадым, тыңламадылар», — дип, бер читкә китеп баса да алыр иде. Авызлары пешкәч, туктарлар иде. Ләкин совет инженерының вөҗданы алай итәргә ирек бирми. Хөкүмәтнең бик күп байлыгы әрәм булачак. Шуны белә торып, Алмаев ничек бер читкә китеп баса алсын? Ул Камышевның кайбер сүзләренә каршы хәтта көлемсерәп тә кун- галады. Аның бу көлемсерәвен: «Әлбәттә, сез теләсәгез ни сөйли аласыз. Сез хәтта мине «вак эшләр рыцаре» дип тә, я тагын да яманрак итеп атый аласыз, ләкин мин үземнең хаклыгыма ышанам, сезнең фикерегезгә көлемсерәү белән генә җавап кайтарам», — дип аңларга була иде. Камышев сүзен дәвам иттерде: — Яңа күчкән бригадаларда эш, бәлки, гел шома гына бармас: ваткан чак та, җимергән чак та булыр (билгеле, безнең бурыч җимерүне, ватуны булдырмау). Лотфулла Кәбирович ул суга кермичә генә йөзәргә өйрәтмәкче була: янәсе, батып куймагайлары... Юк инде, йөзәргә өйрәнәсе килгән кеше суга керүдән курыкмаска тиеш. Булган алдынгылар белән мактану, бәйрәм саен аларны президиумга утырту бик ансат, ә менә яңаларын үстерү — ансы кыен. Ә без кыен дип тормыйбыз, ватар- лар-җимерерләр дип курыкмыйбыз, яшьләрне кыю рәвештә алдынгылар сафына алып барабыз. Соңгы сүзләрне әйткәндә, аның тавышы бәйрәмчәрәк яңгырап китте. — Тагын шуны да өстәргә *кирәк,— диде ул,— биредә иптәш Гыйль- манов санап күрсәткән дүрт-биш бригада — бу әле беренче карлыгачлар гына. Беренчеләрепнән соң икенчеләре, бишенчеләре, унынчылары булыр. 
Алдынгыларның эшенә читтән сокланып карап тора торган чак үтте, барлык нефтьчеләрне алдынгы итәр вакыт җитте, һәм мин ышанам: без барлык бригадаларны да алдынгы итәрбез! Көтмәгәндә генә бүлмәдәге мастерлар кул чабарга тотындылар. Рече тантаналырак чыкканга уңайсызланып торган Камышев, кул чабудан тагын да уңайсызлана төшеп, тиз генә урынына утырды. Аның күзләренә Мамедов чалынды: теге, кулларын баш очына ук күтәреп, малайлар кебек ярсып чаба иде. Гыйльманов, ымлап, кул чабуны туктатты. Киңәшмәне шуның белән япканда да мөмкин булыр иде. Ул инде япмакчы да булган иде, исенә бер нәрсә килеп төште. — Бетерер алдыннан мондый мәсьәлә: — диде, — министерство төзегән техучеба программасы бик зур, бик авыр, аны кыскартып, үзебезгә яраклы хәлгә китерәсе бар. Шуны эшләп бирүне Лотфулла Кәбирович- тан сорасак? Ничек иптәшләр? Берничә кеше кул чапты. Билгеле, Гыйльманов инженерга туп-туры куша да алган булыр иде: эшләп бир, бетте-китте. Ләкин ул вакытта бу инде Гыйльманов кушкан эш кенә булып калыр иде, ә болай, киңәшмә кул чабып сорагач, бөтенләй башка мәсьәлә. 
(Дәвамы бар)