Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАР ТЕЛЕНДӘ


Патриот, герой шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы, дәртле, моңлы, көчле җыр булып, СССРның барлык халыклары телендә кабатлана. Муса Җәлил турында ишетмәгән, аның батырлыгын белмәгән кеше хәзер аздыр. Украинада да, Кавказда да, Урта Азиядә дә аның җырларын җырлыйлар, апың иҗаты турында язалар. Якын көннәрдә Муса Җәлилнең батырлыгы турында төрле телләрдә китаплар чыга башлар, һәм аның үзенең китаплары да тугандаш совет халыклары теленә тәрҗемә ите-лер. Бу мактаулы эш башланды да инде.
Төрле республикаларда чыга торган әдәби журналларда, газеталарда Муса Җәлилгә багышланган материаллар урнаштырылган.
«Огонек» журналы үзенең 1954 елгы 5 санында Муса Җәлилнең портретын, шагыйрь турында Ә. Фәйзи язган информацияне урнаштырган һәм Муса Җәлилнең «Була кайчак», «Мәхкүм», «Батырлык турында» исемле шигырьләрен Илья Френкель тәрҗемәсендә бастырган.
И. Френкель белән А. Шаров үзләренең «Смена» журналының 1954 ел, 4 саныиДа басылып чыккан «Сердце батыра» исемле дулкынландыргыч мәкаләсендә болай дип язалар: «Ватанга багышланган һәм Ватан хисе белән илһамланып язылган бу шигырьләр хәзер коммунизм өчен көрәшчеләрнең кулында көчле корал булып әверелделәр. Муса Җәлил исеме дә Николай Островский, Юлиус Фучик, Габриел Пери белән бер сафка баса».
Чуваш телендә чыга торган «Херле ялав» газетасы 1953 ел, 17 июльдә чыккан номерында танылган чуваш шагыйре Яков Ух- сайның Муса Җәлилгә карата «Ялкынлы патриот шагыйрь» исемле зур күләмле мәкаләсен бастырып чыгарды.
Шул ук газета 1953 елның 23 августында Муса Җәлилнең «Кошчык», «Лагерьда», «Ышанма», «Җырлар» исемле шигырьләрен Яков Ухсай тәрҗемәсендә бастырып чыгарды һәм патриот шагыйрьнең ерткычларча үтерелүенә ун ел тулу датасын редакцион мәкалә белән билгеләп үтте.
«Совет әдәбияты» исемендәге төркмән журналының быелгы 6 нчы номерында Муса Җәлил турында редакцион мәкалә басылган. Бу мәкаләдә герой-шагыйрьнең иҗат юлы һәм Моабит төрмәсендә алып барган героик көрәше турында сөйләнә. Журналда шагыйрьнең сугыш елларында язылган шигырьләре дә урнаштырылган.
Менә «Әдәби Башкортстан» журналының быелгы беренче номеры. Бу номерда М. Сөндекленең Муса Җәлил турында күләме белән зур булмаса да, эчтәлеге белән бик җылы язылган мәкаләсеннән соң Муса Җәлилнең «Шагыйрь», «Аерылу», «Төрмәдә төш», «Хыял», «Бүләгем» исемле шигырьләре бирелә. Күренекле башкорт язучысы С. Агиш шушы ук номерда Муса Җәлил турында үзенең истәлекләрен бастыра.
Казахстан совет язучылары союзы органы булган «Әдәбият җәне искусство» журналы үзенең быелгы икенче китабында Муса Җәлил әсәрләренә күп урын биргән һәм шагыйрьнең «Бала йокысы», «Имән», «Кичер, илем», «Урман» һ. б. шигырьләрен бастырып чыгарган