Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ МАРИ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ УҢЫШЛАРЫ


Татарстан совет язучыларының III съездына Мари республикасы язучыларыннан һәм әдәбият эшлек- леләреннән кайнар, туганнарча сәлам тапшырырга рөхсәт итегез.
Татарстан язучыларының III съезды совет язучыларының Беренче бөтенсоюз съездыннан соң үткән вакыт эчендәге татар әдәбиятының үсешенә йомгак ясый; булган кимчелекләрне ачып салып, съезд татар совет әдәбияты ирешкән зур уңышларны билгеләп үтә.
Мари язучылары татар дусларының уңышларына чын күңелдән шатланалар.
Соңгы 20 ел эчендә мари әдәбияты да, безнең бөтен күпмилләтле әдәбиятыбыз кебек үк, алга зур адым ясады.
Билгеле булганча, мари әдәбияты Бөек Октябрь революциясеннән соң гына үсә башлады. Совет власте урнашканчы мари халкының язма әдәбияты юк иде.
Мари әдәбиятының нигезен салучы итеп хаклы рәвештә талантлы мари язучысы Яков Павлович Майоров- Шкетан санала. Беренче мари романы «Эренер»ны Шкетаи иҗат итте. Үзенең кыска гына гомере эчендә Шкетан уннан артык пьеса, повесть һәм башка жанр әсәрләре язды.
Мари язучыларының I съездыннан соң әдәбиятка яңа көчләр килеп керделәр. Дмитрий Арайның «Сүнмәс йолдыз», «Томаннар аша» повестьлары, Никаидр Лекайиның «Тимер көч», «Бөек сугыш уты эчендә», «Алтын валчыгы» романнары, драматург Сергей Николаевның «Салика», «Яна җимешләр» һәм «Таң яктысы» пьеса-лары, Миклай Казаков шигырьләре һәм башка талантлы авторларның әсәрләре укучыларның ихтирамын казандылар.
Мари әдәбиятының сугыштан соңгы үсеше безнең мари язучылары әсәрләренең олы юлга, бөтенсоюз аренасына чыга башлавы белән характерлы. Соңгы биш ел эчендә Москвада һәм башка издательство- ларда Никаидр Ильяковның «Мари урманында» повесте, Миклай Каза- ко в и ы ң, М а кс М а й и и ы ң, Васил и й Чалайның һәм башка авторларның шигырь җыентыклары рус телендә басылып ’чыктылар.
1951 елда «Поэзия — сөйгән дустым» исемле шигырьләр җыентыгы өчен мари шагыйре Миклай Казаковка Сталин премиясе бирелде.
Мари әдәбияты үзенең уңышлары белән бөек Коммунистлар партиясенә һәм Совет Хөкүмәтенә, халыклар дуслыгына һәм үзенә үрнәк булган бөек рус халкына бурычлы.
Мари әдәбиятында, сездәге кебек үк, күләгәле яклар да бар. Күп кенә язучыларның әсәрләре чынбарлыкны өстән генә сурәтләү белән, образларның схематиклыгы белән аксыйлар. «Конфликтсызлык» турындагы черек теория мари язучыларыңа да кагылып үтте.
Мари халкы татар язучыларының күп кенә әсәрләре белән таныш. Соңгы вакытта мари телендә Тукай, Гафури шигырьләре, Бәширов һәм башка язучыларның әсәрләре басы
б* 83
лып чыктылар. Хәзерге көндә Кутуй- ның «Тапшырылмаган хатлар» повесте һәм патриот шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре басып чыгарылырга әзерләнә.
Мари язучылары оешмасы татар язучыларыиың әсәрләрен тәрҗемә итүгә һәм популярлаштыруга зур әһәмият бирә. Ләкин безнең күршеләр турында болай дип әйтеп булмый. Татарстанда мари әдәбиятын бик аз беләләр. Бу — безнең эштәге зур кимчелек. Мари әдәбиятында да татар укучылары өчен лаеклы әсәрләр бар бит.
Безнең язучылар оешмалары ара-сындагы бәйләнешне тагын да ныгытырга, тәрҗемә итү өчен яңа әсәрләр белән алмашып торырга, очрашулар, иҗади кичәләр оештырырга кирәк. Ул вакытта безнең эш күңеллерәк булып китәр иде.
Сүземне тәмам итәрәк, съездга шушы көннәрдә Кави Нәҗминең. «Язгы җилләр» романының мари телендә басылып чыкканлыгын әйтергә телим. Татарстан совет язучылары союзы правлениесенә бу китапны бүләк итәргә рөхсәт итегез.