Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘ ЭШЕНӘ ҖИТДИ ИГЪТИБАР


Иптәш Баялинов кыргыз язучылары әсәрләреннән татар теленә бер генә китап та тәрҗемә ителмәгәнлеге турында сөйләде. Шушы турыда ук иптәш Петров та әйтеп үтте. Әрмән, үзбәк һ. б. язучыларның тәрҗемәләре юк. Тәрҗемәчелек эше үз агышына куелган. Бу — безнең җәмгыять өчен чит стиль. Эштә мондый стиль өчен беренче чиратта Тат- книгоиздат, шул ук дәрәҗәдә, бу мәсьәлә белән шөгыльләнмәүче язучылар союзы правлениесе җавап бирергә. тиеш.
Шулай ук мин СССР совет язучылары союзына үтенеч һәм претензия белән мөрәҗәгать итәр идем. Ул рус теленнән СССР халыклары теленә тәрҗемә итү мәсьәләләре белән бөтенләй кызыксынмый.
Рус теленнән тәрҗемәләрнең сыйфатын алып карыйк. Монда буталчыклык хөкем сөрә. Нык установка юк. Уртак фикер табылмаган. Язучылар арасында бердәмлек булмау сизелә.
Нишләптер, матур әдәбиятны тәрҗемә иткәндә, телнең сафлыгы — татарча булмаган сүзләрнең барысын да чыгарып ташлау дигән шактый киң таралган фикер яши. Хәтта күптән телебезгә кергән кайбер рус сүзләрен онытылган гарәп сүзләре белән алыштырулар да очраштыргалый. Бу зарарлы нәтиҗәгә китерә. Стильне саклау мәсьәләсе еш кына инкарь ителә. Редакторлар башбаштаклык итәләр. Бер үк фразаның берничә варианты була.^ Ә редактор алармы үз вкусыннан чыгып сайлап ала. Шуның аркасында фразаның мәгънәсе үзгәрә.
Редакторлар белән эш алып барылмый. Совет язучылары союзы правлениесе бу мәсьәлә белән кызыксынмый.
Рецензияләү белән дә эш начар тора. Ул үз агымына куелган. Редакция материалны авторга һәм тәрҗемәчегә җибәрә дә — шуның белән эш бетә. Рецензентлар белән эшлисе урында, редакция почта ящигы ролен уйный.
Рецензияләү «Совет әдәбияты» журналында да начар куелган.
«Литературная газета»да һәм «Дружба народов» альманахларында да шундый ук хәл.
Шушы көнгә кадәр рус әдәбияты әсәрләрен СССР халыклары теленә тәрҗемә итү мәсьәләсенә тиешле бәя биреп җиткерелми. СССР совет язу- чыларының II съездында бу турыда да сүз булырга тиеш.