Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШЧАН ПОЭЗИЯ ӨЧЕН

НИКОЛАЙ СИДОРЕНКО
(Москва)


Без Москвада да, биредә, Казанда да еш кына поэзиянең артта калганлыгы турында күңелсез сүзләр сөйлибез. Поэзия, дибез, прозадан да, балалар әдәбиятыннан да калыша, тормышның өзлексез алга китүенә өлгерми, үзебезнең күз алдыбызда туган һәм туа торган яңаны күрми, дибез. Нәрсәдә соң хикмәт? Моңа җавап бирер өчен без шагыйрьләрнең иҗатлары белән якынианрак танышырга тиешбез.
Бөек Ватан сугышы чорының су-гышчан, дәртле омтылучан поэзиясен искә төшерик. Бу поэзиянең көче шагыйрьләр һәм халык хисләренең,
120 (ОЁ
хыялларының берләшүендә иде. Ша-гыйрьләр сугышчылар белән бер сафта көрәшеп, солдат хисләрен, ун- тойгыларын бик яхшы белделәр һәм шуның белән яшәделәр. Бөтен армия, бөтен халык белән берлектә безнең поэзия дә дошманны җиңүгә юнәл- телде.
Безнең поэзия дөньяда иң алдынгы, иң омтылышлы поэзия. Хәзер инде безнең җиңеп чыккан социализм иле поэзиясенең үзенең сугышчан традицияләре барлыкка килде һәм бу традицияләр бөтендөнья поэзиясенең торышына да йогынты ясый-лар. Бу традицияләр булмаса, П. He-
121
руда, Н. Хикмәт, Л. Арагон, азат Кытай һәм демократик Корея шагыйрьләренең шигырьләре көчле чаң суккан кебек яңгырамаслар иде.
Ни өчен соң соңгы вакытта укучы-ларның поэзиягә карата кызыксынуы кими башлады? Әгәр без үзебезнең эшебезгә намус белән карасак, арабыздан күпчелегебез салкын йөрәк белән иҗат итә башлавыбызны әйтергә мәҗбүр булырбыз. Чыннан да, соңгы елларда күп кенә шагыйрьләрнең тормыш белән, халык белән бәйләнеше йомшарды, һәм шуның аркасында аларның шигырьләренә кайнар хисләр, фикерләр урынына коры риторика килеп керә, андый шигырьләр иҗат иткәндә алар кулларын йөрәк тибешен саклап тора торган күкрәккә түгел, ә маңгайга куеп эш итәләр. Әлбәттә, бу очракта темасыз калырга да бик мөмкин. Мәсәлән, бер шагыйрьнең нәрсә турында язарга белмичә әбисе турында истәлек язарга утыруы очраклы түгел. Бу шагыйрь иҗади көчсезлеккә шулкадәр төшә ки, ул үзенең бу шигырендә рефрен булып килгән «үлдең син, үлдең син, ни хәл итәсең, булгалый» дигән юлларны кабатлаудан башка бернинди «поэтик» сүз әйтә алма-ган...
Шагыйрьнең укучыга әйтәсе сүзе табылса гына, ул халыкка кирәк була, аны кызыксындыра ала. Акыллы һәм шул ук вакытта бай хисле, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган язучының сүзе генә укучы йөрәгендә күзенә урын таба ала. Әгәр үзеңнең эчке дөньяң тар һәм ярлы булса, ничек итеп син башка кешеләрне рухи яктан баета аласың? Билгеле, андый хәл һич тә мөмкин түгел. Менә шуңа күрә дә халык тормышының эченә кереп, анда актив катнашу, үзеңнең тормыш тәҗрибәңне баету, көн саен, сәгать саен, минут саен уйлану, тормышны күзәтеп бару — артка калырга юл бирми торган төп шартлар булып торалар.
Безне еш кына кешеләр рухының инженерлары дип атыйлар. Бу исем югары белемле булуны таләп итә. Ә безнең кайбер язучыларыбыз үзләре- . нең белем дәрәҗәсен күтәрүнең иҗат эше өчен никадәр әһәмиятле икәнен аңларга һич теләмиләр. Безгә көн саен укырга, белемебезне арттырырга һәм беренче чиратта марксизм- ленинизм тәгълиматларын үзләштерергә кирәк.
«Поэзия — вся езда в незнаемое»,— дигән Маяковский, һәм ул өч тапкыр хаклы: поэзия — разведка ул. Аңа һәрвакыт гаҗәпләнү элементы хас булды. Нинди генә матурлыкны күзәтмә, табигать матурлыгымы ул, аерым кешенең яки иҗади хезмәт матурлыгымы — без һәрвакыт шатлыклы гаҗәпләнү хисен тоябыз. Ә инде салкын күңел белән дәртсез сөйләү риторикага гына китерә. Әгәр син, мәсәлән, Б. Пастернак кебек, өендә бикләнеп, кешеләр белән, тормыш белән форточка аша гына аралашуга калсаң, әлбәттә, син бернәрсәне дә күрә алмассың, бернәрсә дә синдә гаҗәпләнү хисе тудыра алмас.
Шушы хәлгә калмас өчен без сугышчан бурычыбызны, халкыбызга биргән антыбызны онытмаска тиешбез. Бүген дә, сугыш вакытындагы кебек үк, без поэзиянең алдынгы сызыгында булырга тиешбез. Күбрәк язарга, яхшырак, матуррак, ялкынлырак язарга, периодик матбугатта катнашырга, һәрвакыт саф җиләс һавада булырга, тормышның бары-шын хис итәргә — менә нәрсә эшләргә кирәк, менә ничек үз-үзеңне тотарга кирәк!
Бездә кайберәүләр теманың әһә- миятлелеге әсәрнең дә әһәмиятле булуын билгели дип уйлыйлар. Бу — дөрес түгел.
Поэзиядә, гомумән сәнгать өлкә: сендә, әсәрнең темасы гына түгел, ә бигрәк тә аның чишелеше, хәл ителүе әһәмиятле. Әгәр әсәрнең эчтәлеге, фикере, уйланган юнәлеше беренче канат булса, аның художество байлыгы, матурлыгы икенче бер канаты булып исәпләнергә тиеш.
Безгә эшебезнең сыйфатына карата таләпчәнлекне үстерү өстендә күп эшләргә кирәк.
Совет лирикасы турында берничә сүз. Лирик шигырьләр укучының аңына бигрәк тә үтемле булалар. Шуңа күрә С. Щипачев, М. Исаковский шигырьләренең уңыш казануы очраклы түгел. Маяковскийның да искиткеч матур лирик әйберләре бар.
Поэзиядә лирик агымны безгә мөмкин кадәр көчәйтергә кирәк. Ләкин бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый: безнең поэзия — үзеңнең эчке дөньяң белән чикләнеп, шул дөньяда казынып утыру дигән сүз түгел ул. Безнең поэзия тормышның барлык якларын, дуслыкны да, мәхәббәтне дә, хезмәтне дә, туган ил турындагы җырларны да һ. б. үз эченә ала.
Нинди генә телдә язмасыннар, совет шагыйрьләре бердәм сафта иҗат итәләр. Аларны берләштергән нәрсә — бердәм максат: мөмкин кадәр, кулдан килгән кадәр коммунизм төзүгә өлеш кертергә, үзеңнең әсәрләрең белән халык эшенә ярдәм итәргә, һәрбер шагыйрь үз әсәрләренең халык арасында таралуын тели. Ләкин, билгеле булганча, моңа шагыйрь рус теленә тәрҗемә ителгәннән соң гына ирешә ала. Менә шуңа күрә без тәрҗемә эшенә зур игътибар күрсәтергә тиешбез. Ләкин бу эштә безнең кимчелекләребез бик күп әле. Шушы көнгә кадәр без Тукай әсәрләренең томын тәрҗемә итеп бетерә алмыйбыз. Бу очракта гаеп сездә дә, бездә дә бар. Мондый хәл белән моннан соң килешеп булмас. Шушы арада без укучыга Тукай китабын бирергә тиешбез, һәм бу китапта Тукай башка бер кеше түгел, ә үзе булырга тиеш.
Такташ китабы белән дә эшләр яхшыдан түгел. Бу китапның план буенча басылу вакыты килеп җиткән булса да, ул басылмый әле, бары тик әзерләнеп кенә ята.
Тәрҗемә эшендә оригинал телен белүченең ярдәме бик зур роль уйный. Моны мин үз тәҗрибәмнән бик яхшы беләм. Миңа, мәсәлән, Тукайның «Печән базары» өстендә эшләгәндә, татар шагыйрьләренең киңәшләре, искәрмәләре бик нык ярдәм иттеләр. Яки менә икенче мисал, С. Хәким белән мин инде биш ел эшлим. Ул еш кына Москвага килә һәм үзенең шигырьләрен тәрҗемә итү буенча бик файдалы киңәшләр бирә.
Ләкин тагын бер нәрсәгә басым ясарга кирәк. Шагыйрьләрнең киңәшләре генә аз әле. Безгә тәрҗемә эшен фәнни нигездә өйрәнергә кирәк. Басылып чыккан тәрҗемәләрне бәяләү нигезендә совет тәрҗемә эшенең проблемалары турында язылган акыллы, тирән мәкалә безгә бик кирәк хәзер. Ләкин мондый мәкаләләр «Литературная газета»да да, «Дружба народов» альманахында да күренми әле. Татар тәрҗемәчеләренә нигә бу эшне башлап җибәрмәскә? Мин, мәсәлән, еш кына Тукайны бозып тәрҗемә итәләр дигән сүзләрне ишет- кәлим. Ә бу турыда кайдан файдалы мәкаләләр табарга, һәм кемнәр ул тәрҗемәләргә анализ ясаганнар?
Сез мине гафу итегез, ләкин, минем фикеремчә, шагыйрьләр секциясе тиешенчә оештырылып өлгермәгән. Ул секциядә аерым шагыйрьләрнең иҗатлары җитди рәвештә тикшерелми әле, тикшергәндә дә аерым әсәрләргә объектив килү җитеп бетми. Без шуны аңларга тиешбез: укучыга начар китап биреп, аның хәтерен калдырганчы, авторның хәтерен калдыру яхшырак.
Поэзия — таулы ил ул. Бер калкулыкка менү белән аның алдында яңа, аннан да биегрәк тау үсеп чыга. Ә анысына менәргә уйласаң, алда тагын да биек тау сыртлары калка. Кечкенә калкулыклардан биек тау-ларның өстенә менү өчен күп көч, тырышлык, үз эшеңнең файдалы, булуына ышану кирәк. Без һәрвакыт алга, поэзиянең биеклегенә омтылырга тиеш. Шагыйрьләр секциясе алдына бик зур бурычлар куелган. Безнең арада үз-үзеңне тынычландыруга, иҗади торгынлыкка урын калмасын. Арабызда иҗади тынгысызлык яшәсен, тормыш җиле иссен, дуслык һәм иптәшләрчә тәнкыйть чәчәк атсын. Шул чакта поэзиянең биеклекләренә күтәрелә алырбыз!