Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАРСТАН АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ III СЪЕЗДЫНА

МИХАИЛ ДУДИН
(Ленинград шагыйре)


Татарстан язучыларьшың III съездына Ленинград язучыларыннан кайнар сәлам тапшырырга рөхсәт итегез.
Сезнең эшегездә дә, әле бездәге кебек үк, күп кимчелекләр бар. Алар г\рыпда сөйләнде инде. Мин дә турыдан-туры сүздән эшкә керешмәкче булам.
Киләчәккә таба омтылып,
Тагын килеп чыктым Казанга.
Гаҗәпләнеп туймый күзләрем Тирә-якны карап барганда.
118
Эссе. Асфальт урамнар кызган. Тирдән — әчеттергеч тоз тәндә. Очып килеп Маркиз ягыннан, Җырлар яцгырый Идел өстендә.
Шул канатлы жырга ияреп, Уйлар еракларга баралар. Яна диңгезнең төзүчеләре Тимер шпунт жиргә кагалар.
Ачы жилгә китми исләре, Алар — жилие җиңә торганнар. Билләренә кадәр үзләре Мазутка һәм нурга чумганнар.
Бу күренештән матуррак бармы? Рекорд белән каплап норманы, Җир яңарта безнең томнарның Укучылары һәм геройлары.
Кем сокланмас шундый халыкка?
Тик шул әрнештерә күңелне: Нигә жыр юк алар хакында, Ник бу хакта шигырь күренми?
Казан жәе шаулый һәм гөрли, Әллә нинди төсләргә тулып, Тик поэзия кайдадыр йөри «Казанский сирота» булып.
Тормыш матур, төзелеш шаулый, Якында гөжли колхоз арышы. Тик нигә соң моңа кушылмый, Казан шагыйрьләренең тавышы.
Юк! Язучы, җиңен сызганып, Төзелештә, кырда калсын ул. Үзенең дәртле, утлы җырларын Шунда яңгырата алсын ул. Безнең гүзәл тормыш хакына Кабатлыймын яңа көннәрдә: Без бурычлы дөнья каршында, Ә бурычны кирәк түләргә!
Шагыйрьләр! Басыгыз тыгыз сафларга, Языгыз җырын, ария, дастанын.
Тик хуҗадай керсен җырларга Яңа герое Татарстанның...
Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе.