Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕ ТУРЫНДА

БРУНО ЗЕРНИТ

Без, рус язучылары, татар совет 'әдәбиятының үсешен горурлык белән күзәтеп барабыз, аның һәрбер уңышына сөенәбез, кимчелегенә кайгырабыз. Күп иптәшләр татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнәләр; без тыгыз элемтәдә эшлибез, үзебезнең Коммунистлар партиясе өйрәткәнчә, дуслык, интернационализм хисләре кушканча бергәләшеп, иңнәрне иңгә куеп иҗат итәбез.
Шуңа күрә мин Татарстандагы рус язучыларының иҗаты, аларның теләкләре һәм сораулары турында сөйләргә, докладларда калдырылган буш урынны тулыландырырга телим.
Рус язучыларының ижади активлыгы соңгы елларда сизелерлек үсте. Алар тарафыннан язылган әсәрләрне санап чыгу гына да моны ачык күрсәтә. Аларның темалары киңәйгәинән- киңәя, художество осталыклары үсә бара. Күп кенә авторларның әсәрләре укучыларда зур кызыксыну тудырды, популярлык һәм мәхәббәт казанды.
Мин барыннан да элек Тихон Журавлев иҗатына тукталырга телим. Фронт тормышы темасына, аннары совет кешеләренең сугыштан соңгы эшләре турында күп кенә әсәрләр тудырганнан соң, ул механизаторлар хезмәтенә багышланган «Комбайнчылар» повесте белән чыкты. Бу повестьны укыгач, автор тормышны яхшы белә, күренешләрнең һәм вакыйгаларның эченә керергә омтыла дигән фикергә киләсең. Пассив рәвештә сүз уйнату бу әсәргә ят нәрсә. Автор тормышка актив үтеп керә, безнең көннәрдәге колхоз авылы өчен актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Повесть кайбер җитәкчеләрнең, үзләренең бөтен игътибарын новаторларга, рекордчыларга юнәлдерүче һәм эшнең бөтен уңышын хәл итә торган гади, «урта кул» эшчеләрне онытучы җитәкчеләрнең зарарлы практикасына гаепләү акты булып яңгырый.
Бу Михаил Иванович Калининның бер чыгышында әйтелгән гади, уртача эшче турындагы фикергә туры килә. Журавлев ныклы җиңүнең очраклы рекордларда түгел, ә күпчелек эшли торган шушы уртада — кирәксезгә алга узып китмәүче һәм артка да калмаучы масса тарафыннан — яулап алынуын раслый. Авторның әсәре кыска вакытны эченә ала. Вакыйга кызу урып-җыю көннәрендә җәелә. Повестьта икмәк өчен көрәш күрсәтелгән. Ләкин бу барыннан да элек кеше өчен, хезмәткә аңлы, иҗади караш тәрбияләү өчен көрәш! Авторның үз героена булган чын мәхәббәтен әсәрдәге һәрбер герой үрнәгендә күрергә мөмкин.
Тихон Журавлев үз-үзенә таләпчән, үзенең иҗатына зур җаваплылык хисе белән караучы язучы.
Моннан берничә ел элек язучы Яп Винецкийның беренче игътибарга лаеклы әсәре — «Турылык» («Верность») повесте басылып чыкты. Аның композицион төзелешендәге кимчелекләрне һәм телендәге кытыршылыкларны күрми үтеп булмый. Шулай булуга карамастан, повесть җанлы кызыксыну тудырды һәм бу, авторның үз геройларының көндәлек тормышы эчендә яшәве (әгәр шулай әйтергә яраса), аны бернинди буяуларсыз дөрес чагылдыруы белән аңлатыла.
Винецкийның яңа, «Сандугач» исемле повесте авторның иҗаты үсә баруын күрсәтә. Автор бу повестенда испан халкының палач Франко режимына һәм аның америкалы яңа хуҗаларына каршы геройларча көрәшен күрсәтү бурычын куйган. Кирәкле тема. Совет кешеләре капиталистик илләрдәге азатлык хәрәкәтенә зур теләктәшлек күрсәтәләр һәм язучылардан яшьләрне пролетар ин-тернационализм рухында, бөтен дөнья хезмәт ияләре белән туганлык рухында тәрбияләүче яхшы китаплар көтәләр. Повестьта китапча ясалмалык юк. Автор тормыштан, реаль кичерешләрдән чыгып яза.
з .с. Ә.- № 8.
114
Хәзер Вииецкнйның яна китабы — «1\еше тауга менә» исемле романы басылырга хәзерләнә. Роман завод коллективының тормышын һәм эшен, гади совет кешеләренең тууын һәм үсүен, югары мораль сыйфатлары тәрбияләнүен чагылдыра.
Константин Лебедевның «Сынау көннәре» романы турында әйтмичә үтеп булмый. Лебедев үзенең иҗат юлын моннан җиде ел элек кенә башлады. «Сынау көннәре» романында тудырган геройлар аша автор совет кешесенең иң яхшы сыйфатларын — аның ялкынлы патриотизмын, Ватанның куәтен һәм данын арттыруга юнәлгән хезмәткә мәхәббәтен, үз-үзенә һәм әйләнә-тирәсендәге кешеләргә югары таләпчәнлеген, ташлама ясауга юл куймый торган принципиальлеген ышандырырлык итеп ачып бирә.
Без Константин Лебедевтан яңа хезмәт — совет интеллигенциясе турындагы романын көтәбез.'
Иван Заботин «Лобачевский» романы өстендәге эшен зур уңыш белән тәмамлады. Совет язучыларының тарихи темаларга мөрәҗәгать итүләре бик табигый хәл. Үткәнне без никадәр яхшырак белсәк, диде бөек Горький, үзебез иҗат итә торган хәзергенең бөек әһәмиятен шулкадәр җиңелрәк, шулкадәр тирәнрәк һәм шатлыклырак итеп аңларбыз. Мин язучыларның Беренче бөтенсоюз тьездында мәрхүм Илья Яковлевич Лрвин әйткән сүзләрне хәтерлим. Ул бөек математик Лобачевский турында, геометриягә яңа постулат, яңа шарт керткән һәм шуннан соң бөтен геометрияне үзгәртеп корган Лобачевский турында роман язу кирәклеген әйткән иде. Иван Заботин шундый катлаулы һәм четерекле эшне үз өстенә алды. Язучы бөек галимнең образын мастерларча ясап бирүгә ирешкән, аның фәнни эшчәнлегеи ватанның даны хакына батырлык итеп, неэвклидовой геометрияне иҗат итүченең исемен үлемсез иткән батырлык итеп күрсәткән. Заботин аерым тарихи шәхесләрнең язмышларын шул чордагы вакыйгалар фонында, җәмгыятьнең үсеш законнарына бәйләп сурәтли. Укучы романнан дөньяны танып белүдә ярдәм итә торган күп.материал ала, ләкин ба-рыннан да элек, бу — өлгереп җиткән мастер кулы белән язылган художество әсәре.
Павел Евгеньевның күләме белән зур булмаган, ләкин кызыклы һәм эчтәлекле «Бездна» повесте укучының игътибарын үзенә тарта. Тарихи материалны тирәнтен өйрәнү нигезендә, язучы безгә таныш Бездна трагедиясен ачык буяулар белән күрсәтеп бирде, Петровның җанлы обра-зын тудырды.
Башка рус язучылары да яңа әсәрләр белән чыктылар. Мәсәлән, Геннадий Паушкин «Ерак заставада» повестен, хикәяләр җыентыгы һәм күп кенә шигырьләр язды. Шагыйрь Анатолий Мелузников берничә җыентык чыгарды.
Тамара Ян «Идел шигырьләре» китабыннан соң «Алтынчәч» операсының либреттосын русчага тәрҗемә итте, Казан университеты турындагы поэмасын һәм лирик шигырьләр җыентыгын матбугатка хәзерләде.
М. Елизарова, И. Козлова, яшь драматурглар Грязин һәм Караулев яңа драма әсәрләре тудырдылар.
Болар барысы да — Татарстандагы рус язучыларының активы. Алар барысы да иҗат биеклегенә дөрес юлдан баралар. Ләкин безнең әсәрләребез бүгенге чынбарлыкны тулы һәм тирән итеп чагылдыралар, партия һәм халык куйган зур таләпләргә җавап бирәләр дип әйтеп буламы соң? Юк, әлбәттә... Республикабызның экономикасы һәм культурасы чәчәк атуын күрсәткән, колхоз крестьяннарының авыл хуҗалыгын текә күтәрү өчен көрәшен чагылдырган әсәрләр бездә гаять аз әле. Уртача, пешеп җитмәгән повестьларны, хикәяләрне; шигырьләрне, очеркларны шактый еш очратырга мөмкин. Мәсәлән, күп кенә шигырьләр үзләренең озынлыклары, фикерләренең сай булуы белән укучыда канәгатьсезлек хисе тудыралар. Безнең һәркайсы- бызның бурычы — үзебезгә һәм каләмдәш иптәшләргә таләпчәнлекне көчәйтү, үз иҗатыбызга тәнкыйть күзлеге белән карау.
Татарстандагы рус язучылары көндәлек ярдәмгә мохтаҗлар. Язучылар союзы правлениесе аларнын
8* 115
иҗатына игътибарсыз карый, ул Татарстанның рус язучылары нәрсә белән шөгыльләнүен, аларныц нинди планнары булуын белми. Рус секциясенең эшен характерлаучы бер үк мисалларның докладтан докладка күчеп йөрүе бәлки шуннан килә торгандыр? Бәлки шуңа күрә 20 еллык иҗат стажы булган шагыйрь Мелуз- никовны правлениедә һаман яшь язучы дип атап йөртәләрдер? Әйтергә кирәк, правление гомумән «яшь» эпитетын башка язучыларга да, яше белән дә, иҗат тәҗрибәсе белән дә һич туры килми торган язучыларга да тагарга ярата.
Прозаикларның, шагыйрьләрнең, драматургларның иҗат отчетлары бер очрактан икенче очракка гына тыңлануы белән килешеп булмый. Бу отчетлар гадәттә конференция яки съезд алдыннан тыңланалар. Бу отчет докладына бер плюс билгесе кую өчен эшләнелә, күрәсең. *
Рус язучылары татар әдәбиятының уңышлы әсәрләрен тәрҗемә итү эшенә әкрен тартылалар. Бу эшне, нигездә, Москва тәрҗемәчеләре башкара. Башкала язучыларының һәм шагыйрьләренең татар әдәбияты әсәрләрен тәрҗемә итүенә катнашуларын без һәрьяклап котлыйбыз. Ләкин урындагы иҗат көчләрен дә оны-тырга ярамый.
Безнең матбугат битләрендә яңа- дан-яңа әдәби исемнәр чыгып тора. Язучылар союзы правлениесе бу иҗат активлыгын күрми. Мин биредә күп кенә хикәяләр язып үсеп баручы яшь прозаик Василий Подгориовны күрсәтер идем. Яки менә яшь шагыйрь Илгиз Кәлимуллин. Бу егет биш яшендәге вакыттан бирле, менә егерменче ел инде постельдә ята. Ләкин каты авыру аның рухи батырлыгын сындыра алмады. Ул көр күңелле шигырьләр яза. Ватанга даи җырлый, һәр яңа шигыре аның иҗади үсешен күрсәтә. Тагын бик күп яшь һәм башлап язучы авторларның исемнәрен әйтергә булыр иде. Ләкин алар белән системалы эш алып барылмый. Әдәби консультация чын мәгънәсендә оештырылмаган. Авторлар үз иҗатларында юнәлеш алмыйлар. Шулай булгач, бер яшь язучының издательствога «Архип бабай ничек грипптан саклану чарасын күрә» исемле озын поэма күтәреп килүе кебек фактлар бер дә гаҗәп түгел.
Безнең «Әдәби Татарстан» («Лите-ратурный Татарстан») исемле альма-нахыбыз бар. Ул рус авторларының иҗат үсешендә зур роль уйнарга тиеш. Хәзер аның редакторы итеп тәҗрибәле язучы Тихон Журавлев, расланды. Ләкин альманахның түләү- ле секретаре да булмагач, нинди мәгънәле эш көтәргә мөмкин? Өстәп шуны да әйтергә кирәк: язучылар союзында барлык рус авторлары белән эшләү өчен бары ярты ставкалы бер әдәби консультант тотыла. Татарстан китап издательствосы рус авторларына тиешенчә игътибар күрсәтми.
Биредә шундый гаҗәп тәртип ур-наштырылган: рус телендә язылган әдәби әсәрләр рецензия алу һәм редакцияләү өчен Москвага җибәреләләр. Бу өстән җаваплылыкны төшерү өчен эшләнә. Ә мондый практика еш кыңа кызыклы хәлләргә китерә. Моннан ике ел элек Москва рецензенты Евгенов минем бер тәрҗемәне шундый күккә чөеп мактады, хәтта үземә дә уңайсыз булды. Ә быел, элекке бәясен онытыптыр, ахры, шул ук Евгенов шушы ук тәрҗемәне бөтенләй сүгеп ташлады. Рецензияләр еш кына объектив булмыйлар.
Өстән җаваплылыкны төшерү белән мавыгуга чик куярга вакыт түгелме? Үз яныбыздагы кешеләрнең иҗади көчләренә ышаныч белән карый башларга бик вакыт. Биредә бөек шагыйрь Владимир Маяков- скийның сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. Казанда булганнан соң ул болай дип язды: «Иске тел Минск, Казан кебек шәһәрләрне дә һаман әле провинция дип исемләргә ярата. Ә бу шәһәрләр, революция ихтыяры белән башкалалар булып әверелделәр; алар үсәләр, төзеләләр, ә иң мөһиме, иреккә чыккан үз илләренең үз культурасы белән сулыйлар». Бу сүзләр моннан 30 еллар элек, 1927 елда әйтелгән иде. Аннан соңгы елларда Казан бик нык алга китте. Ул — илнең карт университеты шәһәре, анда педагогия институты, Фәннәр Академиясе филиалы бар, ул
116
тәҗрибәле язучыларга һәм әдәбият белеме кадрларына бай. Үзебездә квалификацияле рецензент яки редактор табу кыенмыни соң? Рус театрлары урындагы авторлардан бөтенләй аерылдылар. Драматургия бездә артта калучы жанрлардан санала. Шулай да соңгы елларда Казан авторлары өч-дүрт пьеса яздылар. ләкин аларныц берсе дә сәхнәне күрә алмады. Елизарованыц «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге» льесасы һәм Козлованың әкнят- льесасы озак вакытлардан бирле дөньяга чыга алмыйлар. Казан Зур драма театры һәм Яшь тамашачылар театры җитәкчеләре урындагы драматурглар белән эшләүне үзләренең бурычлары итеп санамыйлар.
Менә шундый кимчелекләр язучы-ларның иҗади үсешләренә тоткарлык ясый. Минемчә, рус язучылары арасында эшне чыи-чыннан юлга салырга, аларга ятимнәр итеп карауга чик куярга, язучы кадрларны Горь- кийча үстерергә һәм тәрбияләргә бик вакыт инде.