Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮП МИЛЛӘТЛЕ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ҮЗАРА ЯРДӘМЛӘШҮЕ

ГАБИД МӨСРЕПОВ
(Казах язучысы)

Күп милләтле совет әдәбиятының алдынгы бер отряды булган тугандаш Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре коллективына сезнең каләмдәшләрегез — Казахстан язучы- ларыннан, Абай һәм Җам бул токымыннан кайнар сәлам!
Шулай ук Казахстанның барлык культура җәмәгатьчелеге исеменнән совет Көнчыгышы культура үзәгенең берсе булган Казан каласына тирән рәхмәт хисебезне белдерергә рөхсәт итегез!
Казанның культура эшчәилеге ар-касында элек грамотасыз казах халкы үзенең бай лирико-героик эпосын саклап калды. Бу эпостан бүгенге казах сәнгате, тәнкыйть күзлегеннән t карап, бетмәс хәзинә алып тора, мин 'дә «Козы Корпеш — Баян Сылу» I исемле трагедиямнең тоэтик сюже- ' т&н шуннан алдым. Соңгы вакытта бу әсәр «Мәхәббәт турында поэма» исеме белән экраннарда барды.
Казахның беренче героик эпосы «Ер-Таргын» 1862 елда Казанда басылган; гомумән, казахның кыйммәтле авыз иҗаты памятниклары Казанда басылып чыкканнар.
Хәзер Казахстанның әдәбият бел-гечләре басылып чыккан һәм басылмаган кулъязмаларны эзләп табу өчен еш кына Казанга киләләр.
И ке н ч е дә и, Казани ы ң кул ьту р а эшчәнлеге аркасында, бөек казах шагыйре, казах язма әдәбиятының нигезен салучы Абайның әсәрләре 1906 елда ук басыла алды.
Өченчедән, без, казах язучылары, Габдулла Тукайны, Абай кебек үк, үзебезнең гомуми элгәребез дип саныйбыз. Тукай безне бөек рус әдәбиятына, алдынгы рус культурасына якынайтучы булды.
Менә шуларның барысы турында уйлап карасаң, әһәмияте кимрәк булган кайбер нәрсәләр турында әйтеп тә тормыйм, татар халкының данлыклы башкаласына безнең рәхмәт хисебез бик зур. Казан каласы ар-кылы казах даласына рус җәмәгать-челегенең алдынгы демократик һәм революцион карашлары үтеп торды.
Болар барысы элек булган хәл... Бүген мин сезне, татар язучыларын, СССР совет язучыларының I съездыннан соң узган егерме ел эчендә ирешкән уңышларыгыз белән котлыйм.
Сезнең уңышларыгыз безне нык һәм зур булулары белән куандыра. Моны бит әле тугандаш әдәбиятла- рыбызның барысы турында да әйтеп булмый. Шундый талантлы һәм җитлеккән кадрлары булган әдәбиятка теләсәң кайсы милли республика соклана ала. 8
Аннары, татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрендә нинди генә җитешсезлекләр булмасын, сезнең әдәбиятта, тулаем алганда, бүгенге совет чынбарлыгының сулышы бар, бөек социализм эпохасының сулышы бар. Бу исә әдәбиятның алга үсеше өчен бик кирәкле момент. Бүгенге чынбарлыкка йөз белән борылу барлык милли әдәбиятлар өчен дә хас түгел әле. Күрәсең, татар совет әдәбияты өлгерде, үз-үзенә югары таләпләр куя алу дәрәҗәсенә иреште.
Коммунистлар партиясенең XIX съезды һәм аннан соң партия Үзәк Комитетының Пленумнары карарлары безнең алга гаять зур бурычлар китереп куйдылар. Партия күрсәтмәләрен художестволы образларда гәүдәләндергән чакта, минемчә, без чын-барлыкны шомартып күрсәтүдән дә, совет кешеләренең эшен кыек көзгедән күрсәтүдән дә ерак торырга тиешбез.
Сезгә ничектер, әмма үземнең кү-зәтүләремнән чыгып әйтә алам, тормышны бизәп, шомартып күрсәтүчеләр дә, кара буяуга манучылар да бер акчаның ике ягы, икесе дә совет
укучысының вкусына бара торган «җимешләр» түгел.
Лаклаучылар да, тормышны бозып күрсәтүчеләр дә — үзләренең ныклы иҗат принциплары булмаган кешеләр. ситуантлар һәм коныоктурист- лар. .Минемчә, аларның берсенә дә күтәрелергә ирек бирмәсәк, яхшырак булыр.
_ Соңгы сүзем тәрҗемәләр турында. Кичә чыгыш ясаучы иптәшләрнең берсе татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итү кирәклекне бик каты яклап чыкты. Ләкин, минем аңлавымча, башка телләрдән татар теленә тәрҗемә итү аның зур программасына керми. Минемчә, мәсьәләне болай гына кую дөрес түгел.
Күп милләтле совет әдәбияты үзара ярдәмләшү, аралашу, иҗат тәҗ-рибәләребез белән уртаклашу юлы белән үсә. Бу бөтен совет әдәбиятына бертигез дәрәҗәдә кагыла.
Минем карашымча, СССР Совет язучыларының булачак съездында без «Советский писатель» издатель- ствосының, «Дружба народов» аль-манахының, СССР совет язучылары союзы каршында милли әдәбиятлар комиссиясенең эшләрен киңәйтү һәмтирәнәйтүләрен сорарга тиешбез, бу органнар СССР халыклары әдәбият-ларына йөз белән борылырга тиешләр. Икенчедән, республикаларның Культура министрлыклары полиграфист һәм издательләр булып кына калмаска, бәлки системалы рәвештә тәҗрибә алышу, Советлар Союзы халыкларының барлык телләреннән иң яхшы әсәрләрне тәрҗемә итү эшен дә оештыручылар булырга тиешләр. Культура мөнәсәбәтләрен тагын да көчәйтү, гомумән, аларның эшчәнлегенә бәйләнгән.
Өченчедән, һәрбер республикада язучылар союзының эшчәнлегеидә совет язучыларының иң яхшы әсәрләрен туган телгә һәм шулай ук туган телдән башка халыклар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе төп пункт булып торырга тиеш.
Минем уемча, һәрбер республика язучыларының тәрҗемә эшенең канә-гатьләнерлек булмавы турында зар-ланырга нигезе бар, ләкин ул мәсьәләне берьяклы гына куярга ярамый.
Дусларыбыз — Татарстан язучылары, сезгә яңадан-яңа уңышлар теләргә рөхсәт итегез, хәзерге уңышларыгыз инде киләсе съездда үтелгән этап булып калсын.