Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЕБЕЗНЕҢ ТОРЫШЫНА КАРАТА


Совет әдәбият белеме һәм тәнкыйте — совет җәмгыятенең мораль-политик бердәмлеген ныгыту өчен барган көрәш фронтының әһәмиятле бер тармагы. Ул безнең идеологии тәрбия эшебездән аерылгысыз. Совет әдәбият белеме һәм тәнкыйте, безнең күпмилләтле әдәбиятыбыздагы социалистик реализм принципларың һәм коммунистик партиялелек идеясен яклап, үзен безгә чит булган идея-эстетик күренешләргә каршы рәхимсез көрәшкә багышлый.
Совет әдәби тәнкыйтенең партия һәм совет халкы интересларыннан башка интереслары юк һәм алар- ның булуы да мөмкин түгел. Коммунистлар партиясе матур әдәбиятка карата гына түгел, әдәби тәнкыйтькә, фәини-әдәби фикер үсешенә карата да зур кайгыртучанлык күрсәтә. Партия Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә багышланган тарихи карарлары, партиянең XIX съезды күрсәтмәләре һәм җитәкчеләребезнең чыгышлары әдәби тәнкыйтьнең киң һәм иркен үсеше өчен дөрес юл күрсәтүче программ документлар булып торалар.
Совет язучыларының Беренче бө-тенсоюз съездыннан соң узган егерме ел вакыт эчендә татар совет әдәбият белеме һәм тәнкыйте милләтчелек, космополитизм, вульгар социологизм, формализм, «бердәм агым» теориясе һ. б. шундыйлар белән көрәш эчендә үсте һәм җитлекте. Әдәбият һәм тәнкыйтьнең үсешенә киртә булган күренешләрне хәтта гади рәвештә санап кына үткәндә дә, социалистик реализм позициясен ныгытуның җиңел генә тормышка ашырылмавы күз алдына бик ачык килеп басар.
Совет язучыларының I съездыннан соңгы чорда, бигрәк тә соңгы унбиш ел эчендә, татар әдәби тәнкыйтендә сизелерлек алга китеш булды. Үсеш беренче чиратта классик мирасны яңадан карап чыгу, бәяләү өлкәсендә аеруча күзгә ташлана. «Бердәм агым» теориясен һәм вульгар социологизмны' яклаучылар халыкның классик культура мирасын озак вакытлар бозып күрсәтергә, аның вә-килләренә яла ягарга маташтылар.- Билгеле булганча, раппчылар һәм башка шуның кебекләр әдәбиятта һәм тәнкыйтьтә «милләтчелек һәм партиясезлек белән көрәш» лозун- гысы астында хәрәкәт иткән булдылар. Ә чынлыкта исә бу лозунг — «бердәм агым» теориясе медаленең кызыл сүзләргә төренгән икенче ягы гына иде. Алар барлык әдәби мирасны буржуаз идеология продукты дип белдерделәр. Татар халкының бөек шагыйре, милләтчелеккә һәм шовинизмга каршы ялкынлы көрәшче Г. Тукайга «милләтче» дигән исем дә тактылар.
Татар совет әдәби тәнкыйте алдына җаваплы бурыч — халык язучылары булган классикларның иҗатларын төрле яла ягулардан арындыру, аларга тиешле дөрес бәяне бирү бурычы килеп басты. Партия һәм совет җәмәгатьчелеге ярдәмендә бу эштә зур гына адым ясалды. «Бердәм агым» теориясе калдыкларына һәм
54
раппчыларныц вульгар социологизмына каршы көрәш һәрвакытта да тиешле дәрәҗәдәге фәннилек һәм п а р ти ял ел ек ю га р ы л ы гы и д а торды, дип булмый, әлбәттә. Без озак вакытлар әдәбият фәнендәге буржуаз милләтчелек калдыкларының чын асылын ачып бетерә алмадык.
«Идегәй» эпосы белән булган хәлне генә алып карыйк. Моны, билгеле, кайбер язучыларыбызныц, фольклор- чыл арыбызның, тәнкыйтьчеләребез- нең һәм тарихчыларыбызның кирәгеннән артык мавыгып китүләре белән генә аңлатып булмый. Аек булмаган мавыгу һәрвакытта да политик сукырлыкка илтә һәм безгә чит идеологии күренешләрнең килеп керүенә җирлек тудыра. Әгәр дә партия Үзәк Комитеты үз вакытында «Идегәй» баткаклыгыннан чыгарга ярдәм ит- мәсә. ягъни милләтчелек рухындагы ханнар-феодаллар эпосы белән мавыгулар дәвам итсә, һичшиксез, яшьләребезгә, укучыл арыбызга идея-политик тәрбия бирү эшенә зур- зыян ясалган булыр иде.
«Бердәм агым» теориясе калдык-ларының яшәүчәнлегеи күрсәткән тагын бер мисал алыйк. Күптән түгел генә җәдитчелек мәсьәләсе үзенең милләтчелек битлеге астыннан тартып чыгарылды. «Бердәм агым» идеологлары революциягә кадәр дә, революциядән соң да җәдитчелекне — татарлар арасында һәм гомумән көнчыгышта кадимчелеккә һәм башка төрле реакциягә каршы торган бер-дәнбер прогрессив хәрәкәт дип тукып килделәр. Шулай итеп, җәдитчелек битлеге белән татар милли культурасында да ике культура барлыгы бик оста рәвештә капланды. Бу «теория» соңгы елларга кадәр тарихчыларыбыз һәм әдәбиятчыларыбыз арасында үзенә урын табып килде. Безнең, шул исәптән минем дә, җәдитчелекне прогрессив һәм реакцион тармакларга аерып карарга яки аны ике тармаклы мәгърифәтчелек белән алыштырырга маташуларыбызпыц һичбер төрле дә җирлеге юк иде,— һич югында ул безнең җитди һәм фәнни эшкә артык уйлап тормыйча килүебезнең нәтиҗәсе булды. Шуның аркасында революциягә кадәрге татар җәмәгатьчелеге арасындагы һәм аның культура хәрәкәтендәге барлык прогрессив күренешләр җәдитчелеккә бәйләп аңлатылды. XIX йөз ахырындагы һәм XX йөз башындагы мәгърифәтчелек кебек демократик агым озак вакытлар игътибарга алынмады һәм өйрәнелмәде. Мәгърифәтчелекнең беренче күренекле вәкиле Каюм Насыйри җәдитчелек идеологы итеп исәпләнде, дөресрәге, реакцион буржуаз партия «Иттифакый мөслимин»пец башлыкларын- наи берсе булган һәм җәдитчелекне нигезләгән пантюркист И. Гасприн- ский белән бер тактага куелды.
Билгеле булганча, партия Өлкә Ко м итеты я р дә м ендә җәдитчелек һәм мәгърифәтчелек мәсьәләсенә ачыклык кертелде, һәм бу факт безнең шушы өлкәдәге тикшере- нүләребезгә һичшиксез уңай йогынты ясады. Җәдитчелекнең реак-цион асылын фаш итә торган һәм мәгърифәтчелек идеяләрен халык демократик хәрәкәте белән бәйләп күрсәткән мәкаләләр һәм диссертацияләр барлыкка килде.
Ләкин хәзер инде без җәдитчелекне дөрес булмаган аңлатулардан га-рантияләндек, дип тынычланырга мөмкинме соң? һич тә юк.
Ы. Исәнбәтнең «Миркәй һәм Айсылу» пьесасының соңгы варианты белән нинди хәл булганы билгеле. Биредә төп кимчелек — шул ук җәдитчелекнең асылын аңлап җиткермәү бәласе. Автор пьесага ясалма Җаннур образын керткән һәм аны халыкка теләктәшлек белдерүче җәдитче — уңай герой итеп күрсәтергә тырышкан. «Совет әдәбияты» журналының 1953 елда чыккан 4 санында шагыйрь Әхмәт Исхакның «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай» исемле мәкаләсе басылган иде. Ә Исхак, Тукай иҗатына гомуми бәя бирү белән бергә, өлешчә җәдитчелеккә дә туктала. Автор демократик язучыларның, шул исәптән Тукайның да, җәдитчелеккә булган мөнәсәбәтләрен күрсәтү кирәклекне күтәрә. Тукай дөньяга карашындагы һәм аның җәдитчелеккә мөнәсәбәтендәге каршылыкларына тәнкыйтьчеләрнең күз йомып узмауларын таләп итүе белән Ә. Исхак бик хаклы. Ул бу мәсьәләдә коры сүз белән генә чикләнми, ә
55
үз фикерләрен, үз тезисларын да әйтә. Ләкин мәкаләне укып чыкканнан соц, авторның тарихи, әдәби материалларны тиешенчә өйрәнмичә, тикшермичә, уйланмыйча, шундый җитди мәсьәләгә тотынуына һәм укучыларны өйрәтүенә гаҗәпләнәсең. Шуның нәтиҗәсендә автор уңайсыз хәлгә, дөресрәге, «бердәм агым»ның сихерле боҗрасы эченә килеп керә. Ә. Исхакча, җәдитчелек — күп мәсь-әләләрне үз эченә ала торган буржуаз агым булып, аның культура- агарту лозунгларына демократлар, шул исәптән Тукай да, теләктәшлек белдергәннәр. «Җәдитчеләр тарафыннан культура өлкәсендә куелган таләпләр демократик һәхМ мәгърифәтчелек позициясендә торган алдынгы укымышлылар тарафыннан да куелалар иде»,—ди автор. Ә. Исхак җәдитчеләрнең һәм демократларның культура-агарту максатлары башка- башка булуын әйтә. Ләкин мәкаләнең, тезисның үзәгендә — демократларның культура-мәгърифәтчелек идеаллары — гомумҗәдитчелек хәрәкәтенең бер төре, бер тармагы дигән нәтиҗә күренеп тора.
Автор XIX йөздә татар интелли-генциясенең киң катлауларын үз эченә алган мәгърифәтчелек хәрәкәтенең җәдитчелектән бөтенләй аерым булуын, аның конкрет тарихи, сыйнфый һәм милли мәсьәләләр җирлегендә барлыкка килүен оныткан. Прогрессив мәгърифәтчелек хәрәкәтенең чыганагы җәдитчелектә түгел, ә.В. И. Ленин әйткәнчә, халык мас-саларының яктылыкка омтылышында иде. Тышкы охшашлыклар белән мавыгып, мәсьәләнең эчке мәгънәсен онытырга ярамьнй. Менә шул чагыштырулар Ә. Исхакны тагым икенче бер ялгышлыкка этәргәннәр. Ә. Исхак, Тукай тарафыннан (мин, башка демократик язучылар тара-фыннан да, дип өстәр идем) җырланган «милли бердәмлек» идеясе «Иттифакый мөслимин» партиясе арсеналыннан алынган лозунглардан түгел микән? дип шик ташлый. Азатлык хәрәкәтенең гомумде- мократик лозунгысы булган «берләшү» идеясенең конкрет асылын аңлап җиткермәгәнгә, Ә. Исхак тагын «бердәм агым» сукмагына килеп чыга. Моның белән мин нәрсә әйтергә телим? Бу мәсьәләләргә партия күрсәтмәләре нигезендә тулы тарихи һәм фәнни ачыклык кертеләсе бар әле. Тел, әдәбият һәм тарих институты берничә еллардан бирле инде мәгърифәтчелек һәм җәдитче-лек мәсьәләләренә карата дискуссия оештырырга исәпли. Ләкин дә шушы көнгә кадәр моңа аның кыюлыгы җиткәне юк әле. Ахрысы, «ул-бу килеп чыгудан» курка торгандыр.
Безнең әдәби тикшеренүләребезиең үзәгендә бик хаклы рәвештә XX йөз башындагы татар әдәби хәрәкәтенең күренекле вәкилләреннән берсе булган Г. Тукай тора. Соңгы егерме ел эчендә Тукайның юбилей даталарын өзлексез билгеләп бару һәм совет укучыларында шагыйрьнең тормышы, иҗади эшчәнлеге белән кызыксыну үсүгә бәйләнгән хәлдә, аның иҗаты өстендә тикшеренүләр күзгә күренеп алга китте. Тукайның шәхси һәм иҗади йөзен милләтчел һәм вульгар-социологик бозып күрсәтүләргә каршы язылган тикшеренүләребез җәмәгатьчелеккә һәм киң укучылар массасына шагыйрь мирасының идея-тәрбияви әһәмиятен тирәнрәк аңларга ярдәм иттеләр. Ләкин шулай да әле Тукай иҗатын өйрәнү тиешле югарылыкта тормый. Тукай иҗаты тиешле тирәнлектә тикшерелми. Шушы көнгә хәтле Тукай турында тулы монография булдыра алганыбыз юк.
Хәзерге вакытта Тукайны өйрәнүдәге кимчелекләр нәрсәдән гыйбарәт соң? Тукай турындагы барлык хезмәтләргә тулы тукталсак, бу кимчелекләрне, әлбәттә, бик детальләп күз алдына китереп булыр иде. Әмма Тукай иҗатын тикшерүчеләр үзләре якын киләчәктә бу мәсьәләне аерым куячакларына ышанып, хәзергә без гомуми сызыкта гына кимчелекләрне һәм бурычларны ачыклап китүне кирәк табабыз. Барыннан да бигрәк, Тукайны өйрәнүнең декларативлыктан һәм эмпирик сөйләүдән котыла алмавын әйтеп үтәргә кирәк. Тукай турында күп язабыз, ләкин хезмәтләребез бер тондагы декларативлыктан яки шагыйрьнең аерым әсәрләренә, аларның эчтәлегенә комментарийлар бирүдән узмый. Тукайның, иҗади
56
мирасын тирәнтен өйрәнү җитеп бетми. Икенчедәй, Тукай фигурасы үз чорының катлаулы тарпхп-әдәби фонында, идея-эстетик көрәш фонында ачыклауны таләп итә. Чөнки Тукай XX йөз башындагы әдәбиятыбызның үзәгендә торды. Өченчедән, хәзерге көнгә кадәр Тукай поэзиясенең, гомумән Тукай иҗатының художество көче, осталыгы безнең өчен әле сер булып тора. Бу юнәлештә деклара-тив сөйләнүләрдән башка беркем та-рафыннан да җитди адым ясалганы юк. Дүртенчедән, татар совет поэзиясендә Тукай традицияләре турында беркем тарафыннан да конкрет сүз әйтелмәгән дияргә була. Тукай иҗатын махсус тикшерүчеләрдән ачыкландыруны, чишүне һәм тикшеренүне көтеп яткан һәм беренче чиратта тора торган башка бик күп мәсьәләләрне санап чыгарга мөмкин булыр иде. Минемчә, бигрәк тә ныклап һәм тирәнтен тикшерелергә тиешле бу өлкәдә дә безнең бик аз эшләвебезгә мисал өчен югарыда күрсәтелгәннәре дә җитәрлек.
Дәреслекләрдәге кайбер күрсәтмә һәм положениеләрдән башка, XX йөз башындагы- реалистик, демократик әдәбият белән декадентлык, милләтчелек әдәбияты арасындагы кискен •көрәш белән характерланган хәрәкәтнең төп проблемаларын яктырткан бернинди хезмәтнең дә шушы көнгә кадәр язылганы юк әле. Әдәбиятчыларыбыз арасында бу көрәшне бик томанлы күз алдына китерү-че, хәтта XX йөз башында татар әдәбиятында декадентлык булуына икеләнеп караучы иптәшләр дә бар. /XX йөз башындагы әдәбият буенча <М. Гайнуллин һәм Җ. Вәзеева тарафыннан төзелгән дәреслек-хрестома- тиянең беренче басмасындагы кимчелек өлешчә әнә шундый икеләнүләр белән дә бәйле иде.
XX йөз башындагы әдәби процессның төп мәсьәләләре бик сай эшләнү аркасында, теге яки бу язучының иҗатына караган һәм башка күл кенә мәсьәләләр өстән-өстән генә яктыртыла яки алар турында бер сүз дә рәтләп әйтелми. Моңа бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Хәзергә берсе белән генә чикләник. Мәсәлән, Ф. Әмирханга мөнәсәбәтне алыйк. Ф. Әмирхан — XX йөз башындагы татар прозасының, публицистикасының һәм драматургиясенең күренекле вәкилләреннән берсе. Заманасында ул декандентлык һәм милләтчелек йогынтысына да бирелгән иде. Ләкин Ф. Әмирхан үзенең тормыш һәм иҗат юлын совет шартларында тәмамлады — социалистик революциягә уңай мөнәсәбәтен күрсәтә алды. РАПП вульгаризаторла- рының бу язучы турындагы фикерләре безгә яхшы билгеле. Алар Ф. Әмирханның тискәре якларын гы-на күпертеп күрсәттеләр ҺӘхМ аны хәтта эчке ак эмигрант дип атауга кадәр барып җиттеләр. Мондый чыгышларның тупас вульгар күренеш кенә түгел, ә спекулятив бернәрсә булуына хәзер инде беркем дә шикләнмәс. Шуңа да карамастан, шушы көнгә кадәр Ф. Әмирхан өстенә РАПП фальсификаторлары япкан кара пәрдә алып ташланмаган әле. Аның турында һаман да яшертен генә сөйләнелгән шикелле. Мин Ф. Әмирханның гөнаһларын акларга чакырмыйм. Эш анда түгел, ә менә нәрсәдә: бу язучы турында безгә уртак тел табарга кирәк, аның турында яшертен генә, ябык ишек артында гына түгел, ачыктан-ачык һәм принципиаль сүз алып барырга кирәк. Безнең билгеле бер позициядә тормавыбыз нәтиҗәсендә, Тел, әдәбият һәм тарих институты XX йөз башындагы әдәбият тарихына караган очерклар өстендә 7—8 ел эшләгәннән соң, үзенең Ф. Әмирхан иҗатына мөнәсәбәтен ачыклый алмады. Моны нәрсә белән аңлатырга мөмкин соң? Төп гаеп биредә әдәбиятның күп мәсьәләләре начар өйрәнелүдә генә дә түгел. Ә бәхәсле проблемаларны һәм фи-керләрне матбугатка чыгармавыбызда! Фикер көрәшенең булмавында! Менә шуның аркасында иске карашлар яшәп киләләр.
Татарстан Язучылар союзы прав- лениесе һәм республиканың фәнни учреждениеләре татар әдәбияты та-рихының бу мәсьәләләрен бергәләп чишәргә тиешләр.
Татар совет әдәбияты мәсьәләләрен өйрәнү бурычларына күчкәнче, шуны әйтеп китәргә кирәк: бу өлкә әле безнең тәнкыйть һәм әдәбият бе
57
лемебез өчен күтәрелмәгән чирәм дәрәҗәсендә. Шулай да бу өлкәдә бер эш тә эшләнмәгән дип булмый, билгеле. Татар совет әдәбияты тарихы буенча X класслар өчен яхшы гына дәреслек тудырылды, Ш. Камал, М. Гафури, һ. Такташ һәм баш-каларның иҗатларына карата кайбер нәрсәләр язылды. Ләкин татар совет әдәбияты тарихы мәсьәләләре буенча ВУЗ студентлары һәм урта мәктәп укытучылары өчен капиталь хезмәтләр тудыру эше әле бик начар хәлдә. Безнең фәнни учреждениеләребез (Тел, әдәбият һәм тарих институты, университетның һәм педагогия институтының филология кафедралары) бу эштә тиешле иҗади активлык күрсәтмиләр. Татар совет әдәбияты мәсьәләләрен ачыклау буенча ныклы һәм өметле авторлар коллективы тудырылганы юк. Тел, әдәбият һәм тарих институтының татар совет әдәбияты мәсьәләләре буенча киң иҗади коллектив оештырырга теләве уңышка ирешмәде. Язучылар да һәм башка учреждениеләрдәге фәнни работниклар — әдәбият белгечләре дә бу зур һәм гаять әһәмиятле эшкә катнашудан баш тарттылар.
Татар совет әдәбияты тарихының барлык этаплары да диярлек тикше-релмәгән. Алар әле һич булмаганда беренче җитди тикшеренүне көтеп ята. Социалистик реализмның беренче чыганаклары янында торган әдәбиятны, революциянең беренче елларындагы әдәбиятны бик начар беләбез. Безнең алда совет чорының гаять зур поэзиясе чиксез бай басу булып җәелеп ята. Татар әдәбиятының Г. Камал, ML. Гафури, Ш. Камал кебек классиклары һәм башкалар яца монографик тикшеренүләрне көтәләр. Социалистик реализм юлында татар совет поэзиясен яңа баскычка күтәргән, чын-чынлап новатор, сүз остасы булган Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнәр турында тирән эчтәлекле хезмәтләр тудырылырга тиеш.
Шуны аеруча әйтеп китәргә кирәк: соңгы еллардагы безнең әдәбият бе-лемендә һ. Такташ иҗатын өйрәнүдә күренерлек алга китеш булды. Хәзерге вакытта бу тема буенча бездә икс зур монографик хезмәт бар: Хәсән Хәйринең «һ. Такташ» (1949) һәм Хатип Госманның «һ. Такташ поэзиясе» (1953) дигән хезмәтләре. Әгәр дә шуларга М. А^амииның Такташ поэзиясе турындагы монографиясенең яңа басмасын кушсак, бу өч хезмәтнең күләме 25 басма табак чамасында булыр. Димәк, бу моно-графияләр безнең зур булмаган әдәбият белемебез өчен кечкенә байлык түгел. Ул хезмәтләр материалны белеп һәм яңа фактларны өйрәнү нигезендә язылганнар. Аларның һәрберсенең үзенә аерым әһәмияте бар, һәм сөекле шагыйребезнең мирасын өйрәнүдә яңа, кирәкле этап булып торалар. Мин биредә әйтеп, кителгән хезмәтләрне аерым-аерым анализлауга керешмим. Шулай да, татар совет әдәбияты тарихьп мәсьәләләрен яктырту күзлегеннән карап, аларның берсенә -игътибарны юнәлтергә теләр идем. Минемчә, бу яктан X. Госман монографиясе барысыннан да отышлырак. Ул Такташ иҗатын киң тарихи-әдәби планда тикшерергә омтылу белән аерылып тора. Бу нәрсә моңа хәтле булган күп хезмәтләрдә юк иде. Хатип Госман шагыйрьнең идея- эстетик эволюциясендәге үзенчәлекләрне ача торган һәм тарихи-әдәби күренешләрнең төп «мәсьәләләрен аңлау өчен әһәмиятле күп кенә кызыклы тезислар һәм положениеләр күтәреп чыга. Мисал өчен Такташ иҗатында үзенең каршылыгы һәм романтиклыгы белән күпләрнең игътибарын җәлеп иткән башлангыч чор мәсьәләсенә тәнкыйтьченең мөнәсәбәтен карап үтик. Бу чорның каршылыгы моңа хәтле бик сай гына һәм реаль социаль-политик шартлардан аерым тикшерелде.
X. Госман Такташ иҗатының баш-лангыч чорындагы каршылыкларның реаль тарихи нигезләрен ача. Безнең илебездә тормышка ашкан социалистик революциянең характеры һәм табигате турында Ленин-Сталин өйрәтмәләре яктылыгыннан карап, X. Госман һ. Такташны совет әдәбиятына демократик революция һәм критик реализм идеаллары аша килгән шагыйрь, художник итеп бәяли. Минемчә, бу положение бер Такташ иҗаты өчен генә әһәмиятле түгел. Социалистик революциянең беренче
58
елларындагы татар әдәбияты турында сүз алып барганда, без еш кына татар әдәбиятында социалистик реализм ныгу процессының катлаулы- лыгын истән чыгарабыз. Билгеле булганча. күп кенә татар совет язучылары критик реализм традицияләрем саклап һәм үсгереп килделәр. Критик реализм традицияләренең совет әдәбиятына күчүен аның нигезендәге тарихи һәм политик шартларны күрсәк кенә аңлата алырбыз.
Такташның башлангыч чор иҗа-тындагы демократик идеаллардан чыгып. X. Госман, безнең әдәбият белемендә беренче тапкыр буларак, Такташның Тукан традицияләре белән бәйләнеше турындагы тезисны куя. Әлбәттә, бу бәйләнешне Г. Камал яки М. Гафури поэзиясендә чагылган кебек аңларга ярамый. Мин үзем иҗатының башлангыч чорында Такташ декадент-сим вол ист булуына ышанмыйм. Хәсән Хәйри үзенең монографиясендә бу турыда бик күпертеп сөйли. X. Госман да берникадәр шушы фикерне яклый. Иҗатының беренче елларындагы Такташны мин классик романтизм образлары һәм мотивлары белән мавыккан романтик итеп күз алдына китерәм. Аңардагы демонизм, трагизм һәм күккә, аллага каршы протест, минемчә, әнә шул классик романтизм чыганакларыннан килә торган мотивлар иде.
Такташның башлангыч чор иҗатын өйрәнгәндә, 20 елларның беренче яртысындагы татар әдәбиятында гыйсъянчылык дигән күренеш күз алдына килә. Ләкин безнең әдәбият белгечләре, шулар исәбеннән Такташны өйрәнүчеләр дә, бу мәсьәләне көн тәртибенә куярга һәм чишәргә теләмиләр. Минем уемча, безнең әдәбиятта андый күренеш булды һәм ул фәкать Такташ белән генә дә бәйле түгел иде. һичшиксез, гыйсъянчылык каршылыклы һәм вак буржуаз инди-видуалистик ноналар белән сугарылган күренеш булды. Ләкин әле бу — гыйсъянчылык билгеле бер демократик элементлардан мәхрүм күренеш дигән сүз түгел. Гыйсъянчылык вәкилләре бу төшенчәне иске дөньяга каршы протест мәгънәсендә кулландылар, ләкин бу протест конкрет, уңай, социалистик идеаллар белән бәйләнмәде.
һичшиксез, Такташ иҗат мирасындагы иң кыйммәтле нәрсә — аның шагыйрь буларак җитлеккәч тудырылган әсәрләре. Такташның җитлегү чоры В. В. Маяковскийның «В. И. Ленин» исемле поэмасындагы мотивлар белән күп кенә уртак моментларга ия булган «Гасырлар һәм минутлар» исемле күренекле поэмасы белән башланып китә. 'Такташ иҗатының бу чоры шагыйрьнең омтылышлы үсеше белән характерлы. Әмма бу үсеш туры сызыктан гына һәм эчке киеренкелектән башка гына барды дисәк, дөрес булмас иде. Безнең тәнкыйтьтә бу үсешне барьяклы күз алдына китерү әле дә булса дәвам итә. Әлбәттә, мин Такташның идея ягыннан зәгыйфь шигырьләренә карата гомуми тәнкыйтьне инкарь итмим. Шулай ук Бөек борылышка кадәрге чорда Такташның киеренке рәвештә реалистик поэтик стиль эзләве турында да сүз алып барылмый. Без менә шушы бәхәссез хакыйкатькә кадәр килеп җитәбез дә, бөтенләй дип әйтерлек, мәсьәләнең практик һәм бик кирәкле конкретлыгына кермичә, тукталып калабыз. Бу конкретлык, минемчә, Такташның поэзиядә «җитдине һәм көлкене» берләштерү, кушу проблемасын кү-тәрүендә. Бу проблема татар совет поэзиясендә юмор һәм сатира турындагы мәсьәләне үз эченә алды, һәм Такташ Тукайның, Маяковский- •ның сатирик традицияләрен үзенчә дәвам иттерде. Шуның белән бергә, ягъни Такташның бу юнәлештәге иң яхшы уңышларын инкарь итмичә, шагыйрьнең үз иҗатында натура-листик элеме нтл а р дан а р ы»н м а га н юмористик тәҗрибәләр ясавын да ачыктан-ачык әйтергә кирәк.
Мин тәнкыйтьчеләрне Такташның кимчелекләрендә казынырга чакырмыйм. Әмма эш шунда ки, тәнкыйтьчеләр тарафыннан гына түгел, шагыйрьләрнең турыда н-туры үзләре тарафыннан да Такташның поэтик традицияләре, шул исәптән аның көлкене җитди белән кушу проблемасы да, озак вакытлар тиешле ягы белән кабул ителмәде. Бүген менә безнең поэзиядә Такташның иң яхшы сугыш-
59
чап традицияләрен үстерү һәм дәвам иттерү начар тора. Безнең поэзиядә Та кта ш м оти в л а р ы и тур ыд а и -ту р ы кабатлаулар һәм аның җитди булмаган, натуралистик шаяруларына иярү фактлары да булды. Үләргә һәм яшәргә тиешле поэтик традицияләр һәм шулай ук Такташ традицияләре турында безгә җитди, тулы тавыш беләи сөйләргә кирәк. Хәзер инде без, Такташ социалистик реализмның киң поэтик юлына чыгуы беләи көчле һәм оригиналь булды, дигән бер фикергә килдек шикелле. Хатип Госман, Хәсән Хәйри һ. б. иптәшләр Такташның бу юлга чыгуын Маяковский традицияләреннән башка аңлау мөмкин булмагаилыгын да бертавыштан раслыйлар. Бу — безнең әдәбият белемендә нигезле нәтиҗәләргә китерә торган әһәмиятле ачыш, әлбәттә. Ләкин, кызганычка каршы, хәзерге моментта Такташның Маяковский традицияләре белән бәйләнешен бары тик декларатив планда гына күрсәтү яшәп килүен әйтергә туры килә. Маяковский һәм башка күре-некле рус шагыйрьләре традицияләре белән татар совет поэзиясенең бәйләнешен чыи-чыннан өйрәнергә хәзер инде безгә бик вакыт. Безнең поэзиянең реалистик үсешен һәм новаторлыгын рус классик һәм совет поэзиясеннән аерып карау мөмкин түгел.
Әдәбиятыбызда милләтчел һәм башка бозып күрсәтүләргә каршы көрәшеп, татар совет әдәби тәнкыйте һәм әдәбият белеме бик кирәкле проблеманы — алдынгы рус әдәбиятының татар әдәбиятына йогынтысы проблемасын өйрәнә һәм пропагандалый башлады. Бу проблема рус һәм татар халкы арасында яшәп килгән дуслыкның җанлы, реаль идея-эстетик чагылышы булып тора. Бу мәсьәләне өйрәнү аерым әдәбият белгечләренең шәхси эшләре булып кына калырга тиеш түгел. Ул безнең гомуми игътибарыбызның үзәгендә торырга тиеш. Әйтелгән проблема тарихи-әдәби яктан гына әһәмиятле түгел; аның белән безнең бөтен әдәбиятыбызның үсеш пер-спективасы турыдан-туры, нык җепләр белән бәйләнгән. Бөек рус әдәбиятының гаять бай тәҗрибәсен ти- рәнтен ацлау — язучыларыбыз һәм әдәбиятчыларыбыз өчен зур иҗади әһәмияткә лаеклы эш. Әдәбиятыбызның, язучыларыбызның милли чикләнгәнлек һәм примитивлык калдыкларыннан арыну процессын рус әдәбиятын өйрәнмичә күз алдына китерү мөмкин түгел. 'Чоның белән бәйләнештә безнең хәзерге әдәбият белеме алдында җаваплы бер бурыч — аеруча бөек совет классигы А. М. Горький традицияләрен өйрәнү һәм пропагандалау бурычы тора. Күптән түгел Л1осквада, Горький мирасын өйрәнү буенча уздырылган конференциядә, зур кимчелекләрнең берсе итеп, Горький традицияләрен өйрәнүнең зәгыйфьлеге күрсәтелде. Бер Гайнуллин иптәшкә генә түгел, безнең барыбызга да татар әдәбиятында Горький традицияләренең чын асылын ачу белән аз шөгыльләнүебез, ә күп вакыт декларатив, коры сүз сөйләвебез өчен үпкә белдерелде.
Билгеле, мәсьәләне бары тик турыдан-туры конкрет чишү генә безнең хәзерге әдәбиятыбызның үсешенә ярдәм итәчәк. Хәзер инде без социалистик реализм, типиклык, Горький- иың эстетик карашлары һ. б. шундыйлар турында компилятив-акаде- мик характердагы азмы-күпме уңышлы мәкаләләр язарга өйрәндек. Шулай да, компиляция һәм академизм чамасыннан чыгып китсә, авыру күренешкә әйләнә, иҗат эшендәге бөтен җанлылыкны һәм оригинальлекне каплап китә.
Большевистик партиялелек идеясе белән яктыртылган һәм сугарылган Горький традицияләренең үсә һәм ныгый баруын хәзерге әдәбиятыбыз үзе үк әйтеп тора. Әдәбият белеме һәм тәнкыйть Горький традицияләренең бу үсешен өйрәнергә һәм аның, тагын да киңрәк, тизрәк тамыр җәюенә ярдәм итәргә тиеш. Хәзерге татар әдәбияты үсеше шуны күрсәтә: күп язучыларыбызга хезмәтне һәм героизмны сурәтләүнең чын асылын Горький эстетикасы таләп ит- ! кәнчә тирәитен белү һәм иҗади үз- { ләштерү җитешми. Безнең әдәбиятта , совет кешеләренең героизмын һәм хезмәт поэзиясен Горькийча пластик, эпик һәм романтик югарылык беләи ача торган әсәрләр бик аз. Хезмәт эстетикасы безнең әдәбиятта еш 1
60
кына хезмәтнең тышкы производство процессларын сөйләп чыгу белән алыштырыла. Укучыларны туйдырып бетергән «производство мәхәббәте» — хезмәт эстетикасы белән кешенең эчке дөньясы бәйләнешен тик чикле күз алдына китерүдән башка бернәрсә дә түгел; аннан да бигрәк, бу — хезмәт эстетикасын вульгарлаштыру, чынбарлыгыбызны, кешеләребезне бозып күрсәтү. Тәнкыйть- челәребезгә, тормышны бозып күрсәтүләргә каршы көрәшне киң җәелдереп, безнең әдәбияттагы хезмәт эстетикасы мәсьәләсен нык эшләргә кирәк.
Совет әдәбиятындагы героик ха-рактерлы уңай образ идеалы да Горький традицияләреннән аерылгысыз.
Партия язучыларны дөреслекне язарга өйрәтә һәм чакыра. Партиянең XIX съезды бу турыда тагын бер тапкыр искә төшереп үтте һәм язучыларга иҗат программасы бирде. Совет әдәбияты безнең реаль кеше- ләребезнең иң яхшы сыйфатларын сурәтләргә, яңаның иске белән көрәшен күрсәтеп, безнең алга таба үсешебезгә комачаулый торган нәрсәне рәхимсез рәвештә фаш итәргә тиеш. Безнең язучыларыбыз тарафыннан тудырылган образларның тормышчанлыгы һәм типиклыгы нигезендә партия, халык һәм коммунистик төзелеш интереслары ята. Социалистик реализм менә шушы идея-эстетик идеал белән рухлана.
Ләкин безнең әдәбият һәм тәнкыйть дөньясында социалистик реализм бурычларын башкача аңларга һәм аңлатырга тырышучылар да бар. «Новый мир» журналы битләрендә Померанцевның «Әдәбиятта эчкерсезлек турында» дигән мәкалә белән чыгышы әдәбиятыбызда партия куйган принципка каршы күсәк күтәрү, чынбарлыкта,’ тормышыбызда үсә торган дөреслекне түгел, ә яшәргә хакы булмаган кара күренешләрне • чагылдырырга чакыру булды. Әдәбиятта «эчкерсезлек» вәгазе астында Померанцев совет әдәбиятында уңай герой идеалыннан, социалистик чын-барлыкны раслау идеалыннан баш тартырга тәкъдим итте.
Померанцев күптән тар-мар ителгән «Перевал» теоретикларының критерийларын кабатлап, әдәбиятны марксистик партиялелек рухында анализлаудан безнең тәнкыйтьне читкә этәрергә маташты. Эчкерсезлекне һәм субъективизмны алга сөрүче Померанцев вәгазе әдәбиятны һәм тәнкыйтьне социалистик реализм юлыннан, партиялелек позициясеннән тайпылдырырга маташкан чыгыш булды».
Безнең татар тәнкыйтендә дә шундый ук чыгышлар булды, дип әйтүе кыен. Ләкин шулай да хәзерге совет әдәбиятының төп юнәлешен аңлауда партия куйган теоретик югарылыкта тормавыбызны әйтеп китәргә кирәк. Уңай герой турында конкрет, җанлы тормыш һәм әдәбият мисалларында җитди сүз алып барырга вакыт җитте инде. Соңгы вакытта берникадәр томанлырак формада булса да, уңай геройны икелекле рухи дөньясы белән күрсәтергә кирәк, дигән вәгазьне искә төшерә торган фикерләр килеп чыга башлады. Уңай геройның тормыш кар-шылыкларын җиңеп чыгуын, аның безгә чит булган күренешләр һәм элементлар белән көрәштә, конфликтта үсүен мондый рәвештә аңлау совет кешесенә яла ягудан бүтән . бернәрсәгә дә китерми. Совет кешесе шуның белән бөек — ул мораль- политик бердәмлек идеалына, иң гүзәл кешелек сыйфатларына ия. Уңай геройның эчке дөньясы байлыгы һәм катлаулылыгы аның реаль хәрәкәтләрендә, искелек калдыклары белән, безгә чит булган элементлар белән көрәшендә генә ачылырга мөмкин.
Шулай ук уңайны раслаудан, көрәштән башка тискәре якны гына сурәтләү вәгазенә дә хәлиткеч отпор бирергә кирәк.
Мин Шәрәф МөдәрриснеңлӘбдүш Ял£япов» дигән күп сүзле, күпертелгән фельетонын сатирик хикәянең үрнәге дип атаучы иптәшләр белән килешә алмыйм. Бу фельетонда тискәре герой — яла ягучы образы читлектән качкан һәм намуслы кешеләргә куркыныч булган ерткыч җанвар сурәтендә бирелә. Безнең намуслы кешеләребезнең болай мораль яктан гарип, әшәке бәндәләр белән реаль көрәшен сурәтләмичә, мондый хикәя-
61
ләрпең тормышны һәм кешеләрне художестволы типик чагылдыра алулары мөмкин түгел.
А. М. Горький язучыларның Беренче бөтенсоюз съездында ясаган докладында болайдиде: «Тәнкыйть авторларда барьптик үпкә һәм гаҗәпсенү тудыра торган, ләкин бернәрсәгә өйрәтергә сәләте булмаган ярым грамоталы рецензияләргә кирәгеннән артык урын бирә». Горь- кийның бу сүзләреннән соң үткән егерме ел вакыт эчендә тәнкыйтьтә күп кенә грамоталы язылган рецензияләрнең барлыкка килүен инкарь итмичә, безнең әдәби тәнкыйтьнең, тулысымча, «нәрсә булса да өйрәтергә сәләтле» булып җитмәвен әйтеп китми мөмкин түгел. Билгеле булганча, язучыларны һәм җәмәгатьчелекне өйрәтү өчен, тәнкыйтьчеләргә үз предметларын — әдәбиятны белүдән башка тормышны, чынбарлыкны яхшы өйрәнергә кирәк. Тәнкыйтькә нәкъ менә шушьи нәрсә җитми. Ул тормыштан һәм әдәбияттан артта кала. Менә бер бик ачык мисал: КПСС ҮК-ның сентябрь Пленумыннан соң социалистик авыл хуҗалыгының яңа күтәрелеше өчен грандиоз хәрәкәт башланып китте. Безнең әдәбиятыбыз өчен кирәк булган гаять бай темаларны һәм идеяләрне тормыш үзе әйтеп тора. Тәнкыйть, партиянең яңа карарлары һәм күрсәтмәләре яктылыгында, колхоз тормышын сурәтләүнең үтелгән этабына йомгак ясап, яңа күренешләрне чагылдыруда әдәбиятка актив ярдәм итәргә, язучыларга яңа туган бурычларны һәм максатларньи күрсәтеп бирергә тиеш иде. Ләкин ул моны эшли алмады aie.
Безнең күп кенә тәнкыйть мәкаләләренә һәм рецензияләргә, аерым бер әсәргә яки гомумән язучының иҗатына карата идея-художество кри- терийсенең ачыклыгы җитешми. Гадәттә рецензияләр болай языла: әгәр дә берәр язучы азмы-күпме уңышлы әсәр яза икән, бу әсәр, һичшиксез, язучы үз иҗат уңышларының иң югары ноктасына ирешкән булуны күрсәтә, дигәи дәрәҗәдә мактала. Әлбәттә, яхшы әсәрне популярлаштыру һәм укучыга аны тирәнрәк аңлау өчен ярдәм итәргә кирәк. Ләкин моның белән бергә шуны да онытмаска кирәк: тәнкыйть язучының тагын да үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Бу нәрсә язучының кимчелекләрен күрсәтү юлы белән генә түгел, ә аның киләчәктәге үсешенә нигез булырлык уңышларын күрсәтеп бирү юлы белән дә эшләнә. Әдәбиятка һәм аның сәләтле кадрларына кай- гыртучан мөнәсәбәтебезне кайбер тәнкыйтьчеләр язучыны гафу итү дип, аның кимчелекләрен йомып, яшереп калу һәм теләгәнчә мактау дип аңлыйлар. «Намус» һәм «Язгы җилләр» романнары турында берничә еллар буена күз йомып «мактаулар» язылып килүне әйтеп тә тор-мыйм. Ул әсәрләр, әлбәттә, игътибарга лаеклы. Мии башка нәрсә турында әйтергә телим: әгәр ул мәкаләләр һәм рецензияләр буенча фикер йөртсәң, Гомәр Бәширов һәм Кави Нәҗми иҗади үсешнең иң югары ноктасына менеп җиткәннәр инде диярсең. Алай гына да түгел, бу романнар аркасында бөтен хәзерге татар совет әдәбияты иң югары дәрәҗәгә җиткән дигәи уй туа. Әдәби уңышларны һәм кимчелекләрне фән- ни-объектив бәяләү булырга тиешле. Бу бәяләү ярдәмендә генә без һәр уңышны һәм уңышсызлыкны дөрес билгели алабыз. «Совет әдәбияты» журналының быелгы 6 номерында Гази Кашшафның уңай герой мәсьәләсенә карата кызыклы гына хезмәте басылган. Анда беренче тапкыр хәзерге татар әдәбиятында уңай геройны чагылдырудагы уңышлыклар һәм кимчелекләр турында, тартынып кына булса да, кайбер кыю фикерләр әйтелгән. Уңышларга һәм кимчелекләргә социалистик реализмның каты таләпләре ноктасыннан һәм аның эстетик идеаллары югарылыгыннан караганда, без язучылар һәм тәнкыйтьчеләрне тагын да кыюрак иҗади уңышларга этәрә торган күп кы-зыклы проблемалар күтәрә алырбыз.
Мин югарыда без еш кына бернигә дә өйрәтми яки йөкләми торган мәкаләләр һәм рецензияләр белән чыгабыз дигәи идем. Шагыйрь Әхмәт Фәйзи «Тукай» романының беренче китабын язып, проза өлкәсендә дә сәләте барлыгын күрсәтте. Аның беренче китабы җәмәгатьчелек тара-
62
фьгннан җылы каршы» алынды. Сибгат Хәким һәм һава Хөсәенова i иптәшләр б}- китап турында «уңай» рецензияләр’ яздылар. Шулай да бу рецензияләрдән автор романның башка кисәкләрен «уңышлы итеп эш-_ ләве өчен кирәкле иҗади этәреш’ алуына мин шикләнәм. Күптән түгел \ «Совет Татарстаны» газетасында Фатих Хөснинең «Авыл өстендәге йолдызлар» исемле яңа повестена карата Г. Иделле рецензия белән чыкты. Әлбәттә, бу повесть — Ф. Хөснинең билгеле бер дәрәҗәдәге уңышы. Ләкин Ф. Хөсни кебек тәҗрибәле прозаикка моның белән генә чиклә-неп калырга ярамый. Безнең аңа зур таләпләр куярга һәм катгыйрәк мөрәҗәгать итәргә хакыбыз бар. Ул үзе дә тәнкыйтькә мохтаҗ. Аның стилендә бер повестеннан икенче по-вестена күчеп йөри торган мәхәббәт м аҗа р ал а р ы н ы ң җицел тр а ф а р еты эшләнгән (бәлки, ул моның белән укучыны бик җиңел генә җәлеп итәргә уйлый торгандыр), әмма ул трафаретның мәгънәсезгә әйләнү куркынычы бар. Ә дөреслектә исә, тормышның тирән конфликтларын һәм совет кешеләренең олы эчке дөньясын сурәтләүдә Ф. Хөсни әле акрын үсә. Кайбер вакыт Ф. Хөсни хикәяләрендә очрый торган юмористик буяулар биредә дә уңай һәм тискәре типларны сурәтләгәндә тулы канлы, төз һәм отышлы художество алымнары була алырлар иде.
С. Хәким поэзиясе һәм Г. Әпсәлә- мов прозасы турында мәкаләләр һәм рецензияләр аз булса да язылды. Шуның өстенә алар тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр — Г. Кашшаф,- X. Хәйри һ. б. тарафыннан язылдылар. Ләкин бу мәкаләләрнең берсеннән дә ул язучыларның нәрсәне чын-чынлап уйларга, кая таба барырга тиешлек-ләре турында юньләп, аныклап әйтелгән бер сүз дә таба алмассың.
Художество жанрының үзенчәлекләре белән аз кызыксынулары өчен, тәнкыйтьчеләр исеменә бик хаклы үпкәләү белдерәләр. Мин артыграк та әйтер идем: бу хәл — художество формаларының үзенчәлекләрен инкарь итә торган вульгар социологизм калдыгы. Бу калдыкны, мәсәлән, поэзиягә булган мөнәсәбәттә күрергә мөмкин. Хәзерге поэзия проблемасы бөтенләйгә аз һәм зәгыйфь эшләнә. Бигрәк тә менә хәзер традиция һәм новаторлыкның ролен аңлау һәм политик лириканың артта калуын бетерү өстендә ныклап уйлану өчен, безнең поэзиягә тәнкыйтьчеләр тарафыннан зур һәм җитди ярдәм кирәк. Бездә поэзиянең үзенчәлекләренә, асылына керә белүче тәнкыйтьчеләр кадры юк. Шагыйрьләр поэзия турында бөтенләй язмыйлар диярлек. Алар матбугатта үз һөнәрләре турында җанлы сүз алып бармыйлар.
«Совет әдәбияты» журналының тән- кыйть-библиография бүлеге хәзер һәр санында берничә материалга урын бирә. Аларда урыиы-урыны белән язучыларның кайбер әсәрләрендәге һәм иҗатларындагы уңай яклар һәм кимчелекләр кыю күрсәтелә. Күптән түгел матбугатта һәм җыелышларда журналдагы библиография бүлегенең сыйфаты турында конкрет сүз булганга күрә, мин биредә берничә гомуми фикер белән генә чикләнәм. Журналда соңгы елларда басылган күп кенә рецензияләрне укып чыкканнан соң, язучыларга үзләренең кимчелекләре һәм иҗат кыенлыклары турында уйланып торырга кирәкми, дигән фикер кала. Журналда тәҗрибәле сүз осталарының тәнкыйть чыгышлары бик аз. Журнал хәзерге әдәбиятның зур мәсьәләләрен системалы рәвештә яктыртып баруга ирешкәне юк. Бу нәрсә бик очраклы гына — авторларның шәхси инициативасы буенча гына була. Журнал кайчагында бөтенләй кирәкмәгән нәрсәләр белән дә мавыга. Мәсәлән, ул алфавитка «къ — гъ» хәрефләрен кертү турында сүз алып барып, күпме 1'өч һәм кәгазь әрәм итте. Әгәр дә' журнал яшәп килә торган орфографияне төгәлләндерү һәм ачыклау турында сүз алып барса, эш монда башкачарак булыр иде. Ә ул графиканы һәм орфографиянең тамыр җәйгән принципларын яңадан «эшкәртергә» тотынды. Турыдан-ту- ры әйтергә кирәк: журнал тарафыннан оештырылган бу бәхәстә көлке генә түгел, ә укучыларны һәм укытучыларны уңайсыз хәлгә куя торган тупас, җиңел акыллылык та очрады. Журналның орфография «дискуссия-

се» ирекле булмады. «Къ — гъ»ны яклаучыларга урын бирелде, ә аңа каршыларныц чыгышьи оештырыл-мады, киресенчә, алар тенденциоз рәвештә, «Чаян» методьп белән кый-налдылар.
«Совет әдәбияты» журналы, тән- кыить-библиография бүлегенең сый-фатын күтәреп, әдәбият һәм әдәби тел турында файдалы бәхәсләр оештыра ала һәм оештырырга тиешле.
Бездәге аз санлы тәнкыйтьчеләр һәрвакытта да яңа материалларны күтәрергә һәм эшләнмәгән проблема-ларны чишәргә алынмыйлар, ә азмы- күпме тикшерелгән объектларга ешрак мөрәҗәгать итәләр. Әгәр дә бу хәл проблеманы алга этәрү, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып эшләнсә, аны гаепләп тә булмас иде. Ләкин һәрвакытта да алай булып чыкмый. Әйтеп киткәнемчә, Тукай һәм башка-лар турында кулга тотарлык тулы канлы хезмәтләрнең әлегә хәтле булганы юк. Бу нәрсә тәнкыйтьчедә1 ребезнең көн тәртибендә торган иң кирәкле мәсьәләләрдән чыгып түгел, ә иң җиңел юлдан, үзләренең шәхси ирекләре кушканча хәрәкәт итүлә-реннән килә. Безнең арада әле дә булса бер бик начар традиция дәвам итә: ул да булса барлык эшкә мастер булырга, барлык нәрсә, әдәбият тарихының барлык чорлары турында язарга омтылу бәласе.
Соңгы елларда яшь фәнни көчләр— әдәбият белгечләре татар классик һәм совет әдәбияты мәсьәләләре буенча күп кенә диссертацияләр яздылар. Билгеле булганча, бу диссертацияләр яклауга бирелгәндә, алар басарга яраклы дигән гарантияле, кәгазь белән озатылалар. Ләкин яклаудан соң алар беркайда да матбугатта күренмиләр. Фәнни учреждениеләр диссертантларны үзләренең хезмәтләрен бастырырга мәҗбүр итмиләр. Диссертация чынлап та басарга яраклы түгел икән, нигә аны әдәбият белеме продукциясе дип исәпләргә кирәк?
Без әдәби тәнкыйтьнең торышына бик сирәк кенә, очраклы гына, теге яки бу гадәттән тыш шартлар килен чыкканда гына игътибарыбызны юнәлтәбез. ТАССР язучылар союзы нравлениесе тәнкыйтькә карата игътибарсызлык күрсәтә, аңа өстәмә, ярдәмче хуҗалык дип кенә карый. Үзәк матбугатта рус иптәшләр тарафыннан язылган мәсьәләләр безнең тәнкыйтькә, һәм аның кадрларына да тулысынча карый. Еллар буена безнең тәнкыйтьчеләр иҗади ярдәм күрмиләр. Аларның хезмәтләрен объектив бәяләү бик-бик сирәк була! Әгәр дә бу съезд булмаса, «Совет Татарстаны» газетасы X. Хәйринең «Әдәбият һәм тормыш» дигән җыентыгына рецензия урнаштырыр идеме икән? Тәнкыйть өлкәсендә бик күп еллар буенча эшләп килүче Г. Кашшаф эшчәнлеге белән без бик аз кызыксынабыз. Ул, тагын да күбрәк эшләп, совет әдәбияты мәсьәләләре буенча зур монографик хезмәтләр тудыруга ирешергә тиеш.
Язучыларның тәнкыйтькә мөнәсәбәте һәм аларның бу әһәмиятле эштә катнашуы турында да берничә сүз әйтеп китик. Бездә. Г. Әпсәләмов, Г. Иделле, Ф. Хөсни һ. б. шикелле тәнкыйть өлкәсендә актив катнашып килүче язучылар бар. Тәнкыйтьче кадрлар аз һәм тәнкыйть бик зәгыйфь булганда, һәр тәҗрибәле язучы хәзерге тәнкыйтьнең үсешенә үз өлешен кертә ала. Без еш кына кайбер язучыларга карата аларның тәнкыйтькә начар карашта торулары турында сөйлибез. Дөрес булмаган тәнкыйтькә һәм аның авторларына нормаль булмаган реакция туу бик мөмкин. Ләкин тәнкыйтьчеләргә бик сак һәм шикләнеп караучы, аларның һәр әйткән үткен сүзен бик авырлык белән кабул итүче һәм тәнкыйтьне үзләренең иҗат авторитетларына киртә итеп исәпләүче ; язучылар да бар. Бу—начар күре- ' неш. Аның белән көрәшергә кирәк. ' 1Эмма шуның белән бергә, мин кайбер тәнкыйтьчеләрнең чын, саф, намуслы язучыларга карата начар мөнәсәбәттә булуларын да инкарь итәргә теләмим. Язучыларга мондый мөнәсәбәт үрнәген, мәсәлән, Ф. Мөсәгыйть байтак күрсәтте. Ва- кыты-вакыты белән ул РАПП күсәген сөйрәп чыгара. «Намус» романына яла ягуда, Ш. Камал әсәрләре җыентыгыннан «Ут» пьесасын төшереп калдыруда һ. б. аның роле аз булмады. Ул зур стажлы рецензент

64
булып йөри. Мин аның әдәбияттагы һәм тәнкыйтьтәге кимчелекләргә, ял-гышларга каршы кайбер кыю чыгыш-ларын инкарь итәргә теләмим. Шулай да ул, кайгыртучан тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече буларак, бик акрын үсә. Тәнкыйть белән 25 елдай артык шөгыльләнүенә карамастан, Ф. Мөсәгыйть тәнкыйть мәсьәләләре буенча азмы-күпме әһәмиятле мәка- л ә -тудырганы юкәле. J
Тәнкыйтьчеләр комиссиясе үз эшен / үшчар алып бара. Ул тәнкыйтьнең һәм әдәбият белеменең төп мәсьәләләре тирәсенә тәнкыйть көчләрен оештыруда инициатива күрсәтә алмады. Асылда әле аның үз урынын, үз профилен таба алганы юк. Ул үзенең игътибарын тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбият белгечләренең профессио- наль-фәнни квалификацияләрен үстерүне максат иткән проблематик хезмәтләр тудыруга һәм алар хакында фикер алышуны оештыруга юнәлтергә тиеш. Билгеле булганча, тәнкыйтьчеләр үз эшләрен иҗат секцияләре белән контактта алып баралар, һәм ул шулай булырга тиеш тә. Тән-кыйтьчеләрне секцияләрдән аерылганнар, дип гаепләп булмый. Шуның нәтиҗәсендә, без яшь тәнкыйтьчеләрдән Г. Ахунов, И. Ахунҗанов,
~T Н. Гыйззәтуллиң һ. б. ларның уңышлы гына чыгышларын күрәбез. Ләкин тәнкыйтьчеләр комиссиясе яшь тән- . кыйтьчеләр белән эшне начар алып барды. Без комиссиянең эшен барлык тәнкыйтьчеләр өчен дә кызыклы итеп оештыра алмадык. Бәлки моны тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбиятчыларның киң теоретик планда, проблематик мәсьәләләр өстендә эшлә-мәүләре белән дә аңлатырга кирәктер. Бу эшие оештыруны язмыш карамагына ташларга ярамый. Бу эш Татарстан Язучылар союзы правле- ниесе җитәкчелегендә алып барылырга тиеш.
Безнең тәнкыйтьнең һәм әдәбият белеменең үсешен тагын да югарырак баскычка күтәрү әчеп, аның хәзерге торышына чыи-чыннан күз салырга кирәк. Безнең максатыбыз билгеле: әдәби тәнкыйть социалистик реализмның сугышчан принципларыннан, ком м у 11 исти к п а рти я л ел ек- тән бер адым да читкә атламаска тиеш. Совет әдәбиятына һәм тәнкыйтенә мактаулы бурыч — идеология фронтында партия, халык инте-реслары өчен нык тору һәм безгә чит күренешләр белән рәхимсез, көрәшү бурычы йөкләнгән. \ сп
----- -—I