Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕ УТЫРЫШЫНДА
Татарстан совет язучылары союзы правле- ниесе үзенең 20 августтагы утырышында А. Вәлиевнең бюрократизм, күзбуяучылык- ка каршы язылган «Өермәләр» исемле яңа пьесасын укып тикшерде. Фикер алышуда катнашучы Ш. Маннур, Г. Насрый, Б. Гыйззәт, X. Хәйри, Р. Ишморат һ. б. пьесага нигезле анализ ясадылар, аның уңай якларын һәм образларының үсешендәге һәм , сюжетындагы кимчелекләрен күрсәттеләр, авторга пьесаны яңа баштан эшкәртү өчен кыйммәтле киңәшләр бир-деләр.
МАРИ АССР ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ
Август аенда Казан театрында тугандаш Мари АССРның М. Шкетан исемендәге дәүләт рус драма театры гастрольләре булды. Театр коллективы тарафыннан республика хезмәт ияләренә Б. Балабан һәм В. Собконың «йөз миллион», бөек рус язучысы А. П. Чеховның «Ваня абый», атаклы француз язучысы В. Гюгоның «Анджело» исемле драмаларын, П. Солодарьның «Сирень бакчасында», Квитко-Основьяненко- ныц «Шельменко денщик» исемле комедияләре һ. б. күрсәтелде.
Спектакльләрдә баш рольләрне РСФСР- ныц атказанган һәм Мари АССРның халык артисты Л. Скрябин, Мари АССРның атказанган артисты А. Шарский, артистлардан В. Привалихйна, И. Лещинская һ. б. катнашты.
Театрның гастрольләре В. Шигловның 1904 елда Себердәге вакыйгаларны сурәтли торган тирән революцион рух белән сугарылган «Качу» исемле өч пәрдәлек пьесасы белән башланып китте. Спектакль тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Театр коллективы тарафыннан куелган Лопе дө Веганың «Хәйләкәр гашыйк», П. Солодарьның «Сирень бакчасында» исемле комедияләрен һ. б. спектакльләрне дә тамашачылар яратып карадылар. Гомумән, бу яшь театрның сәләтле коллективы Казан тамашачыларында җылы тәэсир калдырды.