ИҖАДИ ПРОБЛЕМАЛАРНЫ АЧЫКЛАУ ҺӘМ ЯШЬЛӘР БЕЛӘН ЭШНЕ ЯХШЫРТУ ТУРЫНДА
ҺАВА ХӨСӘЕНОВА (Москва)
Безнең әдәбият бердәм һәм милли. Бу әдәбият — совет әдәбиятының иң югары казанышы, һәм ул стихияле әдәби процесс түгел, ә бәлки ленинчыл-сталинчыл милли политиканың, илебездәге халыклар дуслы-гының нәтиҗәсе. Совет язучылары- ныц Икенче бөтенсоюз съезды менә шушы лозунг астында үтәчәк.
Әдәбиятның бердәм булуы идеяләрнең гомумилеген, безнең милли әдәбиятлар өчен социалистик реализм методының бердәмлеген генә күрсәтми, бәлки әдәбиятларның үзара чыи-чыинан бәйләнештә булуларын да күрсәтә. Иптәш Волков мари һәм татар язучылары арасында бәйләнеш һәм чын-чыннан иҗади дуслык булмавы өчен бик урынлы тәнкыйтьләде. Иптәш Петровның чыгышында да төп идея шушы иде. Сибгать Хәким бик урынлы рәвештә тугандаш әдәбиятларның алдынгы вәкилләреннән өйрәнергә кирәклеге турында сөйләде. Ләкин бу мөһим мәсьәлә күбесенчә сөйләнеп кенә кала һәм безнең әдәби тормышта чагылыш тапмый. Әгәр ялгышмасам, безнең съездда тугыз милләт язучылары катнаша. Шушы күңелле фактны эштә дәвам итәргә, тугандаш әдәбиятлар язучыларының үзара оч-рашуларын көндәлек иҗади аралашу итәргә иде. Ләкин моңа тирә- юньне күрмәү, оялчаилык, шулай ук ниндидер тәкәбберлек бик нык комачаулый. Язучылар үз әдәбиятларындагы кимчелекләрне тугандаш әдәбият вәкилләре белән тикшерергә уңайсызланалар, башка әдәбиятның кимчелекләре турында исә бө-тенләй сүз дә ачмыйлар. Халыклар дуслыгы идеясенә, бердәм, күп милләтле совет әдәбияты идеясенә каршы килә торган бу искелек калдыгын бетерергә кирәк. Мондый хәл милли чикләнгәнлеккә китерә, әдәбиятның гомуми үсешен тоткарлый. Минемчә, бу мәсьәлә ачык һәм аерым исбатлауны таләп итми. Шуңа күрә мин киләчәктә тугандаш әдәбиятларның планлы, системалы аралашуын һәм эшчән дуслыгын булдыруны бергәләп аерым китапларны, әдәби проблемаларны тикшерү уздыруны, республикаларда тугандаш әдәбиятларның әсәрләрен тарату эшен юлга салуны теләр идем. Ләкин бу мәсьәлә китап сату системасындагы халыклар дуслыгы рухына бөтенләй каршы килә торган чикләүләргә очрый. Язучыларның Икенче съездында бу мәсьәлә күтәрелергә тиеш һәм ул хәл ителер дип уйлыйм.
ПТутпьг беренче мәсьәләгә бәйләп, иптәш Г. Халит адресына берничә сүз әйтәсе килә. Г. Халит «Совет әдәбияты» журналын «кЪ» һәм «гъ» турында, ягъни хәзерге татар орфографиясе мәсьәләләре буенча кирәксезгә дискуссия ачты, дип тәнкыйтьләде. Хәзерге татар орфографиясе татар теленең закончалыкларын ту- лысынча чагылдырмауны искә алып халык үзе бу мәсьәләне күтәргән вакытта, шундый сүзләрне әдәбиятчыдан, укытучыдан ишетү миңа бик гаҗәп тоелды. Яшереп торасы юк, безнең телчеләр татар алфавитын эшләгән вакытта, яшәп килүче орфографияне төзегәндә халыкчанлык принцибыннан билгеле дәрәҗәдә читкә киткәннәр. Бәхеткә каршы, халык мондый кабинет галимнәренә караганда көчлерәк, һәм ул үзенең бай, матур телен бозарга теләми. Фәннәр академиясендәге кайбер иптәшләргә бу җитешсезлекләрне тану, бик тырышып төзелгән, ләкин төртсәк аварга торган системадан ваз кичү авыррактыр, әлбәттә. Ләкин сызланып торырга соң инде, алфавитны һәм орфографияне төзәтергә, татар теленең үз авазлары булган «къ», «гъ» һәм башкаларга законлы урыннарын бирергә, халык теленең эчке
124
закончалыкларын исәпкә алырга барыбер туры киләчәк.
Бу өлкәдә эшнең башлануы безгә билгеле. Ләкин ике момент миндә борчылу тудыра. Беренчедән, татар алфавитын төзәтү эшеннән язучылар, ягъни телнең җанлы, иҗади п р а кт и кл а р ы ч иттә калды р ы л га п - нар. Тел — әдәбиятның төп коралы, яңа орфографияне тикшерү һәм төзү эшеннән язучылар читтә кала алмый-лар. Ләкин шушы мәсьәлә буенча төзелгән комиссиядә язучылар юк.
Мине тагын бер зарарлы тенденция, бездә генә түгел, минем уемча, башка кайбер республикаларда да урын алган тенденция бик борчый. Гомуми рус алфавитын үз телләренең үзенчәлекләренә яраклаштырганда, телчеләр үз телләрен башка халыклар теленнән ясалма рәвештә аерырга тырышалар. Бу, барыннан да элек, орфографиядә чагыла. Съездда катнашучы кунакларның берсе миңа үзенең һәм үзенең генә түгел, ә билгеле бер дәрәҗәдә үзенең бөтен халкының татар телен яхшы аңлавын, ләкин укый алмавын әйтте. Халыкларның җанлы аралашуларына милли телләрдәге орфографиянең ясалма, уйланып чыгарылган булуы комачаулый. Минемчә, иптәшнең сүзләре урынлы. Орфографияне яңадан эшләгәндә бердәм алфавит принцибыннан читкә китмәскә кирәк, төрки телләрнең гомумилегенә читләтеп карарга ярамый.
Уңай герой проблемасы съездда бик хаклы рәвештә үзәк урынны алып тора. Төп доклад һәм чыгышларның күбесе совет әдәбиятында уңай герой образы нинди булырга тиешлеген тикшерүгә багышланды.
Чыгыш ясаучы иптәшләр уңай геройның йомшаклыклары, кире сыйфатлары булырга тиеш дигән зарарлы таләпне бик урынлы фаш иттеләр. Бу таләп безнең әдәбиятта совет кешесен, совет чынбарлыгын бозып күрсәтүгә исәп тота.
Ләкин шуның белән бергә кайбер иптәшләрнең чыгышларында уңай геройны һәрьяклап ялтыратып күрсәтергә, идеаллаштырырга чакыру яңгырады. Партия әле күптән түгел генә безгә совет чынбарлыгының төзәтүгә, ялтыратып күрсәтүгә мохтаҗ түгеллеген, совет кешеләренең шулай ук ясалма шомартылуга, иде- аллаштырылуга мохтаҗ түгеллеклә- рен әйтте. Партия безне дөреслекне язарга, күренешләрнең асылын ачып бирергә, совет кешесенең рухи байлыгын күрсәтергә өйрәтә.
Күп кенә иптәшләрнең чыгышында уңай геройга ачык формулировка бирелмәде, аның эчтәлеге, анын тормыштагы роле ачык күрсәтелмәде. Ихтимал шуңа күрәдер, бу иптәшләр уңай герой турында бик го-муми телдә сөйләделәр. Менә шул абстрактлылык коеп куйган уңай герой турындагы формулага китерде дә инде. Без Левинсонны, Павел Корчагинны һәхМ совет әдәбиятындагы башка күренекле уңай герой образларын күз алдына китергәндә, аларның һәр яктан яхшымы-түгелме икәнлекләрен, уңай яклары һәм ким-челекләре кайда булуын уйламыйбыз да.
Мондый уйлануны ясалма рәвештә эшләнгән, уйлап чыгарылган образ гына тудыра. Левинсонны без, беренче чиратта, җанлы кеше итеп хис итәбез. Бәлки аның кимчелекләре дә бардыр. Ә һәр яктан үрнәк булган, коеп куйган уңай герой формуласы таләбеннән чыгып караганда, җанлы кеше булган Левиисонда андый кимчелекләр табылыр әлбәттә. Ләкин бу формуланы җанлы кешегә карата кулланып булмый.
Минемчә, Мирсәй Әмир уңай герой образы турында сөйләгәндә, беренче чиратта зур җәмәгать эшлек- лесе образын, күз алдында тотты. Әдәбиятта мондый образның кирәклеге бәхәссез, һәм бу урында без иң элек партия җитәкчесе образы (аның парторг булуы мәҗбүри түгел) турында сүз алып барырга тиеш булабыз. Бу турыда иптәш Батыев үзенең чыгышында бик дөрес әйтте һәм мин аның урынлы әйткән сүзләрен кабатларга теләмим. Ләкин шуны әйтеп үтәсе килә: «һәр яктан үрнәк», «тәнкыйтьтән югары» сүзләре бу образга туры килми. Чөнки безне бу котылгысыз рәвештә схемага китерер иде. Художество әсәрләрендә җитәкчеләрне генә бөтен яктан күрсәтү белән чикләнсәк, дөрес булмас иде. Совет кешесе образын әдәбият
125
та чын мәгънәсендә тулы итеп тудырырга, иң гади хезмәт иясенең — уйлый белүче, хис итә белүче, кай- чакта ялгышып та куючы, тышкы каршылыкларны җиңүче генә түгел, ә туктаусыз үсүгә баручы хезмәт иясенең типик сыйфатларын ачып бирергә кирәк.
Тормыш гаять катлаулы, аның •бөтен үзенчәлекләрен һәм байлыкларын алдан сызып куелган схемага тутырып бетереп булмый.
Нинди генә акыллы кешеләр төзегән схема булмасын, ул барлык оч-раклыкларны, хәлләрне, җанлы тор-мыштагы вакыйгаларны алдан күреп .бетерә алмый. Укучы әдәбиятта .һәр яктан үрнәк булган, идеал кеше образын гына очратырга тиеш түгел. Укучы аңарда үзен дә күрергә, тормышта очрый торган конкрет вакыйгаларның чагылышын да табарга тиеш. Китап, маяк булу һәм югары идеалларны күрсәтү белән бергә, бу идеалга бару юлларын, теге яки бу хәлдә ничек итеп дөрес карарга килүне өйрәтергә, якты маякка туры юлны күрсәтергә тиеш.
Уңай герой кешедәге үрнәк сый-фатларның сөземтәсе дип әйтү генә дөрес булмас, уңай герой ул — совет кешесенең җаны, «совет кешесе», «социалистик җәмгыять кешесе» дигән сүзләрнең эчтәлеге.
Съездда безнең әдәбиятның бер гаять мөһим мәсьәләсе бөтенләй читләтеп үтелде. Бу — әдәбиятның перспективасы мәсьәләсе, әдәби алмаш мәсьәләсе.
Татар язучыларының сафлары ту-лыланмый. Яшь язучылар бармак белән генә санарлык — поэзиядә Зәки Нури һәм Әнвәр Давыдов, прозада Мәхмүт Хәсәнов, драматургиядә Шәриф Хөсәеиов. Тәнкыйть I уңайрак хәлдә тора. Тәнкыйтькә Ну- I руллин, Нигъмәтуллин, Ахунов, ! Ахуиҗаиов, Гыйззәтуллин, Курбатов һ. б. килде. Алар татар әдәби тәнкыйтенә яңа сулыш керттеләр.
Күптән түгел Казанда Татарстан яшь язучыларының II конференциясе булып үтте. Анда 70 тән артык яшь автор катнашты. Конференция башлап язучыларның күбесенең белем һәм гомуми культура дәрәҗәсе гаять түбән булуын күрсәтте.
Башлап язучыларда белемгә омтылыш, язучы хезмәтенә җитди караш юк. Үзләрендә әдәби талант сизгән яшьләр шунда ук укуларын ташлыйлар һәм профессионаллата башлыйлар. Мәсәлән, шагыйрь 3. Мансур ике тапкыр, ә Байтимеров өч тапкыр университетны ташлап киткәннәр. Язучылар союзы мондый күңелсез хәлгә каршы чын-чынлап көрәшми, либерализм күрсәтә.
Татарстан язучылары союзында яшь авторлар белән җитди, төпле эш оештырылмаган. Өлкән язучыларның күбесе бу эштән читтә торалар, әдәбиятның яшь кадрларын тәрбияләүдә ярдәм итмиләр. Яшьләр белән эшләүдә һаман формализм яшәп килә. Ул — талантларны сайлап алудан авторларга конкрет ярдәм күрсәтүгә кадәр үзен бик нык сиздерә. Формализм әдәбиятыбызга һәм анда .катнашырга теләгән яшь кешеләргә чын-чыннан хуҗаларча карашның булмавында чагыла.
һәр конференциядә сакал үстер- ? гәи, ләкин яшь язучы исемен күтәреп йөргән иптәшләр турында сүз чыга. Ләкин татар әдәбиятында яшь авторлар ни өчен болай акрын үсәләр соң? Биредә кем гаепле? Башлап язучы авторлар үзләре генә га-еплеме? Минемчә, монда тагын да тирәнрәк сәбәпләр бар. Өлкән язучылар арасында, ягъни үз әдәбиятларының киләчәге турында кайгыртырга тиешле иптәшләр арасында, үз бурычларына формаль, җавапсыз караучы кешеләр бар. Мәсәлән, язучы булырга теләгән кешеләргә зур кайгырту һәм саклык белән карау принцибы алариы сайлап алу кирәклеген һич инкарь итми. Ә әдәбиятка еш кына язучылык таланты булмаган иптәшләр килеп керәләр. Аларга туп-туры дөрес сүзне әйтмәү аркасында, ремесленниклар, хал- турщиклар тәрбияләнә; бу — яшьләрнең үзләрен күрсәтә алырдай икенче эшкә күчүләрен тоткарлый.
Либерализм башлап язучыларга таләпчәнлекнең йомшак булуында һәм яшьләрне артык мактап җибәрүдә үзен күрсәтә. Иптәш Мииду- баев белән булган хәл һәркайсыбыз- га билгеле. Ул гаять зур роман — йомшак, чынлыкта М. Шолоховның
«Күтәрелгән чирәм»еннән күчерелгән роман язды. Татарстан Язучылар союзының җаваплы работниклары һәм аерым язучылар авторны күккә чөеп мактадылар. Ә нәтиҗә гаять күңелсез булды: хезмәт бушка киткән. хәзер автор язучыларга тирән үпкә белдереп йөри. Р. Саттаровның «Яшьлек дәрте» повестен шулай ук артык мактадылар.
Формализм яшьләрнең әсәрләрен тикшергәндә дә сизелә. Язучылар еш кына кыска замечаниеләр, гомуми бәя бирүләр белән чикләнәләр, үзләренең карашларын теоретик яктан нигезләмиләр, тәҗрибәсез авторларга әсәрләренең кимчелекләрен анализлап күрсәтмиләр. Әлбәттә, гомуми сүзләр генә яшь язучыга бернинди дә файда бирә алмый.
Яшь язучыларның икенче конфе-ренциясен оештыру эшендә бу формализм үзен күрсәтми кала алмады. Беренчедән, яшьләрнең әсәрләренә конкрет анализ бирү урынына нигездә бары теоретик лекцияләр уку белән мавыгылды. Бөтенесе өч семинар занятиесе оештырылып, анда башлап язучы җитмешкә якын автор арасыннан бары тугыз иптәшнең генә әсәрләре тикшерелде.
Күпчелек лекцияләр әдәбиятка конкрет анализ бирүдән ерак торган абстракт-теоретик характердагы лекцияләр иде. Мәсьәләләр гел философик планда, күпчелек тыңлаучыларга аңлаешсыз телдә сөйләнделәр. Лекторлар әдәбиятның җанлы практикасына, бигрәк тә яшь авторларның үзләренең иҗатларына бөтенләй кагылмадылар.
Өлкән язучылар конференциядә үзләренең иҗат тәҗрибәләрен ур-таклашмадылар. Бары ике лауреат белән очрашу гына планлаштырыл- ган иде, ә шагыйрь Ш. Маннур белән очрашу соңгы минутта гына оешты- р ыл д ы. Я зу ч ы л a р н ың кайберләре конференциядә бөтенләй катнашмадылар да. Киләчәктә бу сабакларны истә тотарга кирәк.
Шулай ук күп кенә әдәби мәсьәләләрнең ачык түгеллеге, эшләнеп җитмәгән булуы яшь кадрларның үсешен тоткарлый.
Өлкән буын язучылары картаялар, ә әдәби алмаш юк дәрәҗәдә. Үз әдәбиятыбызның киләчәге турында, яшь язучылар турында чын-чын- нан кайгырту һаман юк. Шуңа күрә әдәби алмаш хәзерләү мәсьәләсе хәзерге көндә татар әдәбиятында иң төп һәм җитди проблемаларның берсе булып тора.