Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫКНЫ НЫГЫТЫЙК!

ХӘНИФ КӘРИМОВ
Сезгә, Татарстан язучыл арының III съездында катнашучыларга, Башкортстаи язучылары исеменнән туганнарча кайнар сәлам һәм иң яхшы теләкләр тапшырырга рөхсәт итегез.
Татар совет язучыларының сугышчан отряды үзенең III съездына зур уңышлар белән килде. Татар язучылары илебезнең барлык почмакларында яратып укыла торган күренекле әсәрләр иҗат иттеләр.
«Матур җыр канатлы була, ул йө- рәктән-йөрәккә оча»,— диләр. Татар совет әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре турында да шуны әйтергә була.
Безнең Башкортстанда, башкорт совет әдәбиятының формалашуы һәм үсүе турында сүз чыкканда, тулы нигез белән рус, украин һәм башка совет халыклары әдәбиятларының, шулай ук тугандаш татар әдәбиятының уңай йогынтысы турында сөйлиләр. Безнең карт буын язучылары- быз, һәм әйтергә кирәк, укучыларыбыз да Габдулла Тукайны укып, чын халык поэзиясенең нәрсә икәнен беренче тапкыр буларак ачык аңла-дылар. Ул гына түгел әле: татар халкының бөек шагыйре Тукай безнең бик күпләребезгә Пушкинның, Лермонтовның һәм башка бөек рус классикларының үлемсез әсәрләрен тирән мәхәббәт белән сөяргә ярдәм итте.
Безнең Башкортстанда Шәриф Камал, Галиәсгар Камал, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Д4ир- сәй Әмир, Г. Әпсәләмов, Гариф Гобәй, Ш. Маннур, С. Хәким, Т. Гыйззәт, Әхмәт Фәйзи, Ф. Хөсни, Н. Исәнбәт һ. б. язучыларның әсәр-ләре сөелеп укылалар.
Татар совет язучылары яхшы әсәрләр тудырдылар. Ләкин сезнең алда, барлык совет әдәбиятчылары алдындагы кебек үк, зур һәм җаваплы бурычлар тора. Алар Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты күрсәтмәләрендә бик ачык чагылдылар. Безнең гомуми бурычыбыз — аларны үтәү өстендә армый-талмый хезмәт итү.
Безнең әдәбиятчыларыбыз үзара дуслык шартларында үсәләр: безгә иҗади бәйләнешне ныгытырга кирәк. Күптән түгел башкорт язучылары группасы Казанда булган иде. Алар анда әдәби кичәләр үткәрделәр, Татарстан кол хозл а р ын да бул д ыл а р. Без дә үзебезнең каләмдәшләребезне Башкортстанга чакырабыз.
Бу трибунадан файдаланып, мин тагын берничә сүз әйтергә тиешмен. Сез әле әсәрләрегезне рус телендә аз чыгарасыз. Укучыларның санына караганда, китапларыгызның тиражы аз. Шунлыктан сез иҗат иткән яхшы әсәрләр укучыга һәрвакытта да барып җитә алмыйлар.
Сүземне тәмам итәрәк, тагын бер мәртәбә сезнең изге эшегезгә яңадан- яңа уңышлар теләргә рөхсәт итегез.