Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТТА ИДЕОЛОГИК БОЗУЛАРГА КАРШЫ


Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте әдәбиятка, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүнең куәтле чарасы буларак, гаять зур игътибар бирәләр. Партия язучы кадрларны саклык һәм аталарча кайгыртучанлык белән тәрбияләп үстерергә, аларга безнең алдынгы, чын-чыннан гуманистик һәм. революцион идеяләребезнең тантанасы өчен көрәштә зур ышаныч баглый.
Партия һәм халык язучыларга чын мәгънәсендә ирекле иҗат өчен бөтен уңай шартларны тудыралар. Шуның өчен без бүген, Татарстан язучыларының Өченче съездында, моңа кадәр дөньяда күрелмәгән рухи культура байлыгының, шул исәптән художество әдәбият байлыгының тудырылуын зур канәгатьләнү һәм горурлык белән билгеләп үтәбез.
Совет әдәбиятының үсеше һәрвакыт безгә чит булган агымнарга һәм юнәлешләргә каршы, идея ягыннан тотнаксызлыкларга һәм ялгышлыкларга каршы каты көрәштә барды. Совет язучылары, Коммунистлар партиясе ярдәмендә, безгә чит булган агымнардан һәм идеологии ялгышлардан уңышлы арындылар, әдәбияттагы партиялелек линиясеннән читкә китү күренешләренә, социалистик реализмның кагылгысыз принципларыннан тайпылу күренешләренә көчле отпор бирделәр.
Ләкин һәртөрле идеологии бозулар, безгә дошман булган буржуаз идео-логиянең чагылышы буларак, хәзер дә үзләрен сиздерәләр әле.
Соңгы вакытта язучылар арасында бик җитди идеологии бозуларның һәм ялгышларның ачылуы съездда катнашучыларга яхшы билгеле. IMHH «Новый мир» журналында басылган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен, аерым алганда Померанцев, Лифшиц, Абрамов, Щегловларның зарарлы мәкаләләрен, Зоринның «Кунаклар» В ирта н ың «Помпеевның һәл акәте», Городецкийиың «Эшлекле», Мариенгофның «Наследний принц» исемле совет чынбарлыгына яла ягучы пьесаларын, шулай ук Панферовның, Суровның, Волошинның, Галсанов- ның һәм кайбер башкаларның мораль яктан тотанаксызлыкларын һәм җәмәгатьчелеккә каршы чыгышларын күздә тотам.
Безнең съезд совет язучылары семьясындагы мондый әшәке күре-нешләрне читләтеп үтә алмый, ул букүренешләргә үзенең ачык мөнәсәбәтен әйтергә тиеш, чөнки мондый хәлләр билгеле бер дәрәҗәдә бездә дә үзенең чагылышын тапты.
Югарыда телгә алынган язучылар Ватан, халык, партия алдындагы үз бурычларын оныттылар, дөреслекне язудан, ягъни социалистик реализмның төп таләбен үтәүдән читләштеләр. Бу кешеләр партия һәм халык ышанычыннан усал ният белән файдалана башладылар, үзләрен совет җәмгыятеннән, партиядән югары торган ниндидер махсус, барысын да эшли ала торган шәхесләр итеп тану юлына бастылар. Иҗатта иреклелекне алар теләсәң нәрсәне язарга, партия һәм халык сораулары белән исәпләшмәскә, тормышка тирәнтен үтеп кермичә, барын да бармактан суырып язарга мөмкин дип аңладылар. Алар әдәбиятта һәм сәнгатьтә партиялелек принцибына ревизия ясау, үз иҗатларын партия политикасыннан чит-ләштерү, партия, ягъни халык кон-троленнән читкә китү, партиясезлек принцибын һәртөрле «эчкерсезлек», «иҗатта ирекле юнәлеш» дигән башка принциплар белән алыштыру юлына бастылар.
Партиянең эштәге кимчелекләрне кыю тәнкыйть итәргә, безнең тормышыбыздагы кире күренешләрне камчыларга чакыруын алар совет чынбарлыгына яла ягу, совет җитәкче органнарын хурлау, безнең работ-никларга пычрак ату өчен файдаланырга маташтылар.
Совет дәүләте һәм партия тудырган барлык уңайлы шартларны язучы исемен күтәреп йөрүче бу кешеләр файдалы иҗат эше өчен түгел, тулы канлы әдәби әсәрләр тудыру өчен түгел, үз интересларын партия һәм халык интересларыннан югары кую өчен файдаландылар. Аларның кайберләре шулкадәр чыгырдан чыктылар ки, көне-төне эчү белән шөгыльләнеп, җәмәгатьчелек арасында үзләрен хулиганнарча тота башладылар.
Померанцевның «Әдәбиятта эчкер-сезлек турында» дигән нык шаулаган һәм гаять зур идеологии зарар китергән мәкаләсе туп-туры һәм оятсыз рәвештә әдәбиятта идеяле- леккә һәм партиялелеккә каршы чыгу булды. Кызганычка каршы, Померанцевның бу мәкаләсе мәсьәләләрне кыю күтәргән кебек булуы һәм ялтыравыклы, ләкин ялган «оригинальлек» белән кайбер яшь иптәшләрнең, идеологии чыныгып җитмәгән әдәбиятчыларның, студент яшьләрнең фикерен шактый бутады.
Эчкерсезлекнең партиячел, сыйнфый төшенчә икәнлеген, гомуми эч-керсезлекнең юклыгын, теге яки бу сыйныфның үзенә хас эчкерсезлеге булуын без яхшы беләбез. Померанцев исә бу хакыйкатьне юкка чыгарырга тели, гомуми эчкерсезлек яши дип исбат итәргә маташа. Шуңа күрә, ди ул, язучы теләсә нәрсә язарга, бернинди партияле, сыйнфый политика белән исәпләшмәскә хаклы. Бик ачык ки, эчкерсезлек турында үзенең лыгырдавы белән Померанцев һәм «Новый мир» журналы буржуаз идеологларның уй-дырмаларын кабатлыйлар, шулай ук троцкийчыларның күптән җимерелгән «Перевал» группасының җырын җырлыйлар. Бу. группа да совет әдәбиятын чын күңеллелектән читкә китә, совет язучыларын партия кушуы буенча язалар, дип гаепләгән иде. Бу эчкерсезлек түгел, бу иҗатта иреклелекне бозу! —дшьч лаф ордылар троцкистлар.
Померанцев та менә хәзер безнең, язучыларны һәм тәнкыйтьчеләрне чын күңелле булмауда гаепли, алар- ны партия күрсәтмәләре буенча эш итүдә, тормышны, имеш, буяп күрсәтүдә, чынбарлыкта булмаганны язуда гаепли. Совет кешеләренең күпьяклы, иҗади хезмәтләрен һәм җиңүләргә бай тормышын күрсәтүче совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, Померанцев уенча — чүп, болар барысы да — ялган, чөнки алар партия күзлегеннән чыгып язылганнар.
Померанцевның һәм «Новый мир» журналының төп лозунгысы шуннан гыйбарәт: язучының бурычы үгетләү, өйрәтү түгел, үзенең эчке хисләрен, эч серен ачык язу.
Бу таләпнең әдәбияттагы партиялелек принципларына, критик һәм социалистик реализм принципларына капма-каршы торуын аңлавы авыр түгел.
7G
Безнең классик әдәбият критик реализм методы буларак үсте, ул алды н гы револ ю Ц1 IOI 1 демок р атп к идеяләр нигезендә үгетләде, пропагандалады. XIX йөз алдынгы рус язучылары критик реализмның әһәмиятен яхшы аңладылар, һәм үзләренең әсәрләрендә ачыктан-ачык алдынгы прогрессив идеяләрне алга сөрделәр.
Совет әдәбияты, Горькпйдан башлап, революцион, коммунистик идеяләрне пропагандалаучы әдәбият ул. Без үз әдәбиятыбызның коммунизмны пропагандалавын беркайчан да яшермәдек һәм яшермибез. Моңа безнең язучыларны Коммунистлар партиясе, Ленин һәм Сталин өйрәтте. Совет әдәбияты партия кулында массаларга идея йогынтысы ясаучы куәтле чара, үгет-тәрбия чарасы булып тора. Моның башкача булуы да мөмкин түгел, юкса безнең әдәбият үзенең яшәү мәгънәсен югалтыр иде. Ә Померанцев социалистик реализм әдәбиятының бу төп эчтәлеген алып ташлый, әдәбиятны аның төп сыйфатыннан һәм әһәмиятеннән — безнең кешеләребезне коммунистик идеяләр рухында тәрбияләү роленнән мәхрүм итәргә маташа. «Үгетләү түгел, ә эчендә булганны язу» — буржуаз эстетларга хас бу лозунг шагыйрьләрне һәм язучыларны тормышны тирәнтен өйрәнергә түгел, бәлки үзләренең эчке хисләрендә ка-зынырга чакыра. Нәрсә телисең, нәрсә хис итәсең — шуны яз, үзеңнең эчке кичерешләрендә казын, башкаларны дулкынландырган нәрсәләргә игътибар итмә, дөньяда нинди хәлләр булуына карама, тормыштагы социаль күренешләргә төкер, синең әсәрләрең нинди идеяләр таратуы турында уйлама — Померанцев һәм аның иярченнәре менә нинди әшәке субъективизмга кадәр барып җитәләр!
Бу уңайдан, бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын татар буржуаз-милләтче эстетларның ничек пычратырга маташуларын искә төшерел үтмичә булмый. 1913 елда миллионер Рәмиевлар из- дательствосында Тукайның даими идея дошманы булган Галимҗан Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дигән китабы басылып чыга. Ибраһпмов Тукайны фикер йөртүдә, уйлануда, конкрет идеяләрне, ягъни халык идеяләрен, алдынгы демокра- TII к 1 где ял әрне п ро п а га i1 да л ауда гаепләде һәм шуның өчен аны шагыйрь дип танырга теләмәде.
Ибраһпмов фикеренчә, чын шагыйрь халык кичерешләрен, халык теләкләрен, аның омтылышын ча- I гылдыручы Тукай түгел, бәлки үзләренең субъектив хисләрендә казынуны гына белгән, мәет исе килеп торган шигырьләре белән танылган С. Рәмнев һәм Дәрдмәнд!
Буржуаз эстетлар демократик язу-чыларның иҗатын сызып ташлый алмадылар, әлбәттә. Критик реализм вәкилләренең бай мирасын үстереп, буржуаз эстетиканы тәмам җиңел, безнең илдә яңа социалистик әдәбият чәчәк атты. Менә шундый бер чорда Померанцевның язучылардан үз хисләрендә казынуны, үз тойгыларының, колы булуны, художестволы әсәрләрдә тормышның актуаль мәсьәләләрен күтәрмәүне таләп итүе гаҗәп , кенә түгел, гаять зарарлы күренеш.
Померанцев язучыларны алдынгы коммунистик идеяләрне пропагандалаудан читләшергә өндәп кенә калмый, аның мәкаләсе совет чынбарлыгын бозу, барысын да юкка чыгару, бөтен нәрсәгә дә пычрак ату хисе белән сугарылган.
Ул тәкъдим иткән «үрнәкләр>не. генә алыгыз. Артта калучы бер колхоздагы хәлләрне сөйләп һәм бу күренешне гомумиләштереп, Померанцев колхоз председателе Бой-баба- ның экономик авырлыктан чыгу юлын самагон ясап сәүдә итүдә тапканлыгын күрсәтә.
Л4о н д ы й колхоз п р едсед ател енә ничек карарга? Әйе, ди Померанцев, әгәр партия күзлегеннән чыгып караганда, аны хөкем итәргә кирәк, ә эчкерсез, чын күңелдән караганда,— аны гафу итәргә кирәк, чөнки, имеш, ул колхозның экономик яктан ныгуын чын күңелдән теләгән, моңа исә нинди чаралар белән ирешсә дә — барыбер.
Шулай итеп, Померанцев уенча, колхозларның экономикасын күтәрүдә ике юл бар икән: партия, Совет.
77
дәүләте күрсәткән юл һәм Померанцев күрсәткән капиталистик, хосусый милекчелек, спекуляция юлы. Намусын һәм оятын югалткан, идеологии яктан череп таркалган бу кеше фикеренең логик соңы шундый. Шуңа күрә дә, Померанцев мәкаләсенең шунда ук буржуаз матбугат һәм радио тарафыннан күтәреп алынуы очраклы хәл түгел. Бу мәкалә безнең дошманнарыбызга азык булды. Буржуаз журналистлар бу мәкаләне «әдәбиятта партия диктатурасына каршы кыю чыгыш», «совет әдәбиятында ждаиовчылыкның бетүе» дип бәяләделәр.
Дошманнар Померанцевның һәм аның иярченнәренең чыгышы совет әдәбиятында партия җитәкчелегенең бетүенә китерер, дип өмет иттеләр. Ләкин алар бик нык ялгыштылар. Үзләренең колакларын күрә алмаган кебек, совет әдәбиятында партия- чел-лениичыл принципларның бетүен дә алар күрә алмаслар! Партия, аның Үзәк Комитеты безнең идеологиянең чисталыгы сагында торалар, совет әдәбиятының тирән партияле- леге һәм идеялелеге өчен көрәшәләр. Совет язучылары социалистик реализм әдәбиятының партия күрсәткән юлыннан беркайчан да читкә китмәсләр!
«Новый мир» журналының хаталары Померанцевның зарарлы мәкаләсен басып чыгару белән генә чикләнми. Журналда эстетлык итүче тәнкыйтьче Лифшиц язучы М. Ша- гинянның иҗатына, аның «Көндәлекләрендә чагылдырылган. вакыйгаларның дөреслегенә ышанмау бел-дереп язган мәкалә белән чыкты.
«Новый мир» журналының 4 нче номерында Абрамов сугыштан соңгы колхоз авылы турында язылган ху-дожество әсәрләренә яла ягып чыкты. Авыл хуҗалыгы производствосының артка калуын күрсәткән КПСС Үзәк Комитетының сентябрь һәм февраль-март Пленумнары карарларына сылтап, Абрамов спекулянтларча һәм һич тә исбат итеп тормыйча, С. Бабаевскийны, Г. Ни- колаеваны, Е. Мальцевны, Г. Медын- скийны һәм башкаларны колхозларның ныгуы турында, электростанцияләр төзелеше, терлекчелекнең үсеше һәм башка уңышлар турында дөрес итеп язмауда гаепли. Янәсе, аларның әсәрләре реаль түгел, партиянең авыл хуҗалыгы турындагы карарларына каршы киләләр. Абрамов безнең язучыларны колхозлар-ның үсеш перспективаларын күрсәтүдән мәхрүм итәргә маташа. Лакировкага каршы көрәшкән булып, ул колхозлардагы кимчелекләр турында гына язарга, бөтен яхшылыкка, алдынгыга, ягъни безнең чынбарлыкка характерлы күренешләргә күз йомып үтәргә тәкъдим итә.
Абрамов тәнкыйть лозунгысы астында перспективаны күрсәтүгә каршы чыга. Ә без кимчелекләрне ,ачып бирүче, аларны рәхимсез рәвештә фаш итүче һәм шуның белән бергә үсеш перспективаларын ачып бирүче тәнкыйть өчен көрәшәбез. Үсеш перспективаларын күрмәгән тәнкыйть, гадәттә, яла ягуга әверелә. Партиягә мондый яраксыз тәнкыйтькә каршы бер генә тапкыр көрәшергә туры килмәде.
И. В. Сталинның 1930 елның 12 де- кабренда Демьян Бедныйга язган хатын искә төшерик. Д. Бедныйның ялгышларын ачып, И. В. Сталин анда болай дип язды: «СССР тормышындагы һәм көнкүрешендәге җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү,—... мәҗбүри һәм бик кирәкле тәнкыйть Сезне чамадан тыш мавыктырды һәм, Сезне мавыктырып, әсәрләрегездә СССРга, аның үткәндәге, аның хәзерге хәленә яла ягуга әверелә башлады...
Юк, хөрмәтле ип. Демьян, бу большевистик тәнкыйть түгел, бәлки безнең халкыбызга яла ягу, СССР- ның данын төшерү...»
Әйе, «Новый мир» журналы тирәсенә тупланган, масайган һәм пар- TII ял ел ек, гр а жд а н л ы к бурычын югалткан кайбер язучылар совет тормышына ачыктан-ачык яла ягу, безнең халкыбызның данын төшерү юлына бастылар.
Мин Померанцевның мәкаләсенә һәм «Новый мир» журналының башка хаталарына шуңа күрә тукталдым, чөнки алар безнең идеология эшенә зур зарар китерделәр, язучыларның һәм студент яшьләрнең тотнаксыз өлеше арасында, сенсация
78
ләргә бирелә торган кешеләрдә кирәкмәгән кызыксыну тудырдылар. Кызганычка каршы, бездә кайбер кешеләр ачык яки яшерен, аңлы яки аңсыз рәвештә Померанцев, Абрамовларның зарарлы линиясенә теләктәшлек белдерәләр.
Казан дәүләт университетының рус әдәбияты кафедрасы, «Новый мир» журналындагы чыгышларга принципиаль бәя бирәсе һәм партиягә каршы юнәлгән мәкаләләрне фаш итәсе урында, бу турыда диспут оештырып. ялгыш позиция алды. Диспутта доклад белән студент Царегород-цев чыкты. Бу тыйнаксыз егет, бөтенләй урынсыз һәм совет студентына хас булмаган җиңеллек белән Померанцевның позицияләрен яклап, безгә яхшы билгеле совет тәнкыйтьчеләре Л. Скорино, В. Васильевский һәм Б. Рюриковка каршы ташланды.
«Новый мир» журналындагы өлкән фикердәшләре кебек үк, Царегородцев та совет язучыларына яла ягу юлына басты. С. Бабаевский, Е. .Мальцев, Г. Николаева, Дьяконов, Софронов, Коновалов, Долматовский, Матусовский, Безыменский, Жаров, Кирсанов, Закруткин, Бәши- ров, Кетлинская, Либединский, Әпсә- ләмов, Первенцов, Корнейчук, Симонов һәм башка күренекле язучыларның әсәрләре, аныңча, «чын күңелдән язылмаганнар»,— «чүпләр», «талантсыз әсәрләр». Кыскасы, Померанцевның бу иярчене бер каләм тибрәтүдә безнең хәзерге бөтен әдәбиятны сызып ташлый. Бөтен язучылар жәмәгатьчелеге, барлык намуслы студент яшьләр Померанцевның мәкаләсенә каршы протест белдергән бер вакытта, аның зарарлы һәм куркыныч позицияләренә баскан Царе- городцевлар университетта ничек килеп чыктылар соң?
Билгеле ки, Царегородцев — махсус куелган кеше генә. Биредә башка кешеләрнең яшерен роль уйнавында шик юк. Университетның тарих-фи- лология факультеты жәмәгатьчелеге, чит ил әдәбияты кафедрасының элекке мөдире Слободская «кайбер студентларның кире настроениеләреи кузгатучы» чыгышлар ясады, дип дөрес бәяләде. Диспуттагы зарарлы чыгышлар да аның йогынтысы астында булган, әлбәттә. Бу мәсьәләдә рус әдәбияты кафедрасы мөдире Назарецкая да үзен ныклы позициядә тотмаган. Ул, күңеле белән Померанцев, Царегородцсвлар белән килешмәсә дә, ялгыш һәм зарарлы фикерләргә каршы сүз әйтергә кыймаган.
Мондый факт әдәбиятның мөһим мәсьәләләрен күтәрүдә һәм хәл итүдә тиешле принципиальлекнең булмавы нәтиҗәсендә генә, идея ягыннан аумакайлыкларга һәм хаталарга килешүчәилек күрсәтү обстанов- касында гына булуы мөмкин. Бу — студент яшьләрне идея ягыннан тәрбияләүгә жавапсыз карауның нәтиҗәсе.
Безгә моннан җитди сабак алырга кирәк. Померанцевчылыкның кечкенә генә күренеше дә, ягъни социалистик реализм әдәбиятына кечкенә генә кул күтәрү дә рәхимсез рәвештә фаш ителергә тиеш. Кимчелекләрне тәнкыйтьләү сылтавы астында әдәбиятыбызны хурларга, аның ролен киметергә, аңа пычрак атарга бер-кемгә дә без юл куймабыз.
Соңгы вакытта кайбер драматурглар арасында, чынбарлыкны дөрес итеп күрсәтү урынына, гел начарлыкны гына күпертеп язу тенденциясе күренде. Бу зарарлы тенденция шулай ук безнең кайбер язучыла- рыбызга да кире йогынты ясамый калмады.
Партия язучыларны тормышыбыздагы кимчелекләрне һәм кире күренешләрне кыю тәнкыйть итәргә чакырды. Кайбер язучылар моны безнең куәтле совет дәүләт аппаратына, совет халкына, Коммунистлар партиясенә яла ягарга мөмкинлек ачылды дип аңладылар. Кимчелекләрне тәнкыйтьләү флагы астында алар безнең җәмгыятькә һәртөрле пычрак ата башладылар, безнең дошманнарыбыз позициясенә бастылар.
Зори н и ы ң « Ку н а к л ар» пьесасы тәнкыйть белән сату итүнең, совет чынбарлыгына карата дошманлык аңкып торган усал мөнәсәбәтнең ачык мисалы булып тора. Бу әсәр — совет аппаратына, совет учреждениеләренең җитәкче кадрларына чын-чыинан яла ягу. Пьесадан, без-
79
нец барлык работникларыбыз да — Кирпечевлар, ягъни масайган, симергән бариииар, бюрократлар, эшлексезләр дигән нәтиҗә килеп чыга. Ә гади совет кешеләре пьесада җәфа чигүчеләр, законсызлыкның корбаннары итеп күрсәтеләләр. Зорин бездә дә, капитализм илләрендәге кебек үк, бер-берсенә капма-каршы торучы «югарылар» һәм «түбәннәр» бар дип, i җитәкче совет һәм партия кадрлары бозылалар дип күрсәтергә маташа. Бу — совет кадрларының бозылулары турында троцкийчы-бухариичы кабахәтләрнең фикерләрен кабатлаудан башка бер нәрсә дә түгел.
Пьесага Кирпечевның атасы образы кертелгән. Бу — чын коммунист, өлкән буын, революцион рухлы коммунист. Моңа капма-каршы буларак, Кирпечевның улы үз аталарының «революцион рухын югалткан», «бөтенләй бозылган» яшь коммунистлар буынының вәкиле итеп күрсәтелә. Шулай итеп, аталар һәм’ бала-лар турында уйлап чыгарылган, бармактан суырып алынган, ялган проблема барлыкка килә. Имеш, аталар яхшы революционерлар, чын көрәшчеләр булганнар, ә менә уллары масайганнар, бюрократларга ; әверелгәннәр, халык белән элемтәне һәм аның алдында бурычларын онытканнар. Мондый явыз ялганлыкны Зорин кебек намусын югалт-кан, идеологии бозык кешеләр генә әйтүе мөмкин.
Бары кимчелекләрне генә күрсәтеп, Зорин һәм аның кебекләр искелеккә, череклеккә, бюрократизмга, мораль яктан череп таркалган кешеләргә каршы торучы бөтен алдынгы көчләрне яшереп калдыралар. Алар искелеккә каршы көрәшүче һәм « җиңүче чын совет кешеләренең реаль образларын тудырырга теләмиләр. Шулай итеп, безнең җәмәгать ниндидер җинаятьчеләрдән генә тора булып чыга, өстәвенә, янәсе аларга бернинди дә отпор бирелми, киресенчә, бу җинаятьчеләр законлы һәм котылгысыз рәвештә күбәя баралар.
> Мариенгоф үзенең «Наследниц принц» пьесасында совет галимнәренең һәм аларның балаларының бөтенләй бозылуларын күрсәтергә тырыша. Городецкийның «Эшлекле» пьесасында (кызганычка каршы, ул безнең В. И. Качалов исемендәге Казан театрында да куелды) шәһәр советы председателе постында ниндидер бер юләр, идиот күрсәтелә. Шәһәрдә аны фаш итүче һәм алып ташлаучы бер генә көч тә табылмый.
Күренә ки, совет җәмгыятенә һәм аның членнарына һәртөрле ялалар ягу белән шөгыльләнүче бер төркем кешеләр барлыкка килде.
Безнең тормыштагы авыру күре-нешләрне дөрес һәм рәхимсез рәвештә тәнкыйть итү урынына, кешеләр аңындагы искелек калдыкларын фаш итү, буржуаз дөньяның безгә чит булган гадәтләреннән арынмаган һәртөрле бюрократларны кам-чылау урынына, Зорин һәм аның кебекләр бу кире күренешләр төзәтелерлек түгел, аларны бетереп булмый дип, чөнки совет җәмгыяте үзе мондый элементларны туктаусыз тудыра һәм тудырып торачак, дип и^бат итәргә маташалар. Моннан да зур намуссызлыкны күз алдына да китереп булмый инде.
Совет әдәбиятының төп бурычы — безнең совет кешеләренең уңай об-разларын дөрес һәм бөтен тулылыгы белән күрсәтү, аларның югары мораль һәм рухи сыйфатларын ачу, иске дөнья традицияләре һәм калдыкларын саклаган һәртөрле элементларга каршы көрәштә аларның тантанасын күрсәтү.
Ләкин бу турыда партия тарафыннан бирелгән ачык күрсәтмәләр булуга карамастан, безнең язучылар һәм тәнкыйтьчеләр арасында әдәбиятта уңай һәм кире геройның төп эчтәлеген һәм алар арасындагы мөнәсәбәтне аңлауда төрле карашлар яши. Уңай геройны күрсәтергәме, аңа кайбер кире сыйфатлар тагаргамы, әллә кристалл кебек чиста итеп күрсәтергәме; безнең тормыштагы кимчелекләрне һәм кире күренешләрне ачык итеп, куркусыз һәм кыю рәвештә күрсәтергәме, әллә алар турында бер сүз дә әйтмәскәме — менә шулар тарында- схоластик бәхәсләр бара. Югыйсә мәсьәлә бик ачык — дөреслекне язарга! Безнең совет кешеләрен алар ничек булсалар, шулай күрсәтергә кирәк. Бездә мораль һәм политик яктан чиста, намуслы, пар
80
тия һәм халык эшенә бирелгән, үз этләрен үрнәк булырлык итеп башкаручы, иске тормыш авырлыкла- рыннан азат булган чын совет кешеләре бармы? Бар, алар миллионнар. Менә шуларны күрсәтегез, шундый образларны тулырак, тирәнрәк итеп ачыгыз. Әгәр бу уңай геройларны, ясалма рәвештә һәм уйдырма итеп түгел, ә чынбарлыкның үзендә бөтен тулылыгы белән өйрәнеп, дөрес чагылдырсагыз, сезне беркем дә тормышны ялтыратып, буяп күрсәтүдә гаепләмәс.
Бездә артта калган, югары совет морале принципларын өйрәнергә өлгермәгән яки соцга калган, тәрбиясез, мораль яктан бозык, тотнаксыз кешеләр, хәтта карьеристлар, спекулянтлар, бюрократлар, караклар, жуликлар, икейөзле кешеләр бармы әле? Кызганычка каршы, бар. Менә шуларны рәхимсез фаш итегез, тән-кыйтьләгез, яңалыкның искелек белән көрәш картинасын, бу кире күренешләрдән арыну һәм яңалыкның җиңү процессын тулы һәм дөрес итеп күрсәтегез.
Болар барысы да ачык һәм аңлаешлы. Шуңа күрә уңайны күрсәткәндә дә һәм кирене тәнкыйтьләгәндә дә бер яклы эш итүгә юл куярга ярамый. Татар язучыларының да кайбер әсәрләрендә һәртөрле каракларның, карьеристларның, эшлексезләрнең, идиотларның начарлыклары һәм кыланышлары турында тоташтан караңгы, күңелсез картиналарны гына күрәсең. Бу кимчелек, мәсәлән, Г. Насрыйның «Совет әдәбияты» журналында басылган «Әшнәкәй» поэмасында да сизелә. Социализм әдәбияты безнең җәмгыятьтә туктаусыз рәвештә искелекне, консерватив күренешләрне'җиңеп үтү процессы баруын — безнең җәмгыятьнең шушы закончалыгын дөрес күрсәтергә тиеш. Менә бу таләп Ә. Еникиевпың «Чаян» журналында басылган «Ике баҗа» хикәя-сендә дә сакланмаган. Анда совет тәэминатчыларының барысы да җи-наятьчеләр итеп күрсәтеләләр һәм берәүләре, фаш ителсәләр, икенчеләре, «тәэминат эше башында тыныч кына кала бирәләр».
Совет чынбарлыгын бозып күрсәтүче кайбер әсәрләрнең авторлары партиянең «безгә Гогольләр һәм Щедриннар кирәк» дип чакыруын үзләренчә һәм ялгыш аңладылар.
Әйе, безгә тормыштагы кимчелекләрне Гоголь һәм Щедрин кебе?; көчле камчылаучы сатирик әсәрләр кирәк. Ләкин бу Гоголь, Щедрин сатирасы белән совет язучыларынын сатирасы тәңгәл дигән сүз түгел.
Гоголь һәм Щедрин сатнрасынын объекты алпавыт-буржуаз строена характерлы булган һәм алар тарафыннан тудырыла торган авыру күренешләр иде, ягъни алар үзләренең сатиралары белән шул чордагы җәмгыятьнең нигезен камчыладылар.
Совет язучыларыиың сатира объекты — иске җәмгыятьнең калдыклары булган, безнең совет җәмгыятенә характерлы булмаган авыру күренешләр, ягъни үзләренең сатирик сүзләре белән безнең язучылар социалистик җәмгыятьнең асылына каршы килүче кире күренешләрне камчылыйлар һәм шуның белән бу җәмгыятьнең ныгуына ярдәм итәләр.
Чынбарлыкны чагылдырудагы ким-челекләр һәм ялгышлар, беренче чиратта, аны өстән-өстән генә өйрәнү белән аңлатыла. Кире күренешләрнең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт ки, алар күзгә тиз ташланалар, алар оятсыз рәвештә беренче планга чыгалар. һәм без, алардан тизрәк арыну өчен, аларга зуррак игътибар бирергә күнеккәнбез. Тормышка тирән үтеп керергә теләмәгән язучылар исә тормышның өстендә яткан әнә шундый кимчелекләрне тизрәк тотып алалар да шуларны күрсәт/ белән генә мавыгалар.
Тукай үз заманында «Милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул, бу»лары гына өскә калка» дигән иде. һәм Тукай язучылардан бу энҗеләрне халык тормышы төбеннән күтәреп алуны таләп итте.
Кайбер язучылар бөек шагыйребезнең бу күрсәтмәсен оныттылар, күрәсең. Үзләренең яшәвен саклап калырга теше-тырнагы белән тырышучы һәм дошманнар тарафыннан бик нык якланучы кире күренешләрне натуралистик рәвештә күрсәтү артык авыр эш түгел, әлбәттә.
6. .с. Ә.“ № 8. 81
Ә тормышның үзәгенә үтеп керү, анда аеруча характерлы күренешләрне ачу катлаулырак эш. Безнең әдәбиятта уңай геройны чагылдырудагы җитди кимчелекләр һәм ялгышлар менә шуның белән аңлатыла да. Әдәбиятта төп уңай герой булган совет кешесенең яхшы як-ларын, югары мораль сыйфатларын тулы итеп ачып бирү урынына, кайбер иптәшләр анда көчәиә-көчәнә кимчелек, зәгыйфьлек эзли башлыйлар. Шунсы гаҗәп, .бу яшь тән- . кыйтьче иптәш Хатиповның «Әдә-биятта тормыш чынбарлыгын дөрес чагылдыру өчен» («Совет Татарстаны», 6 ичы июль, 1954 ел) дигән мәкаләсендә дә сизелә. Уңай геройны түбәнәйтү тенденциясенә ияреп, автор уңай геройның һичшиксез ниндидер кире сыйфатлары һәм җитешсезлекләре булырга тиеш дигән таләп куя. Хәтта «Галиябану» драмасы кебек классик әсәрдә дә, Галиябану образында ул кире сыйфатлар күрергә тели. Иптәш Хатипов әсәрдә җәмгыятьнең алдынгы һәм консерватив көчләре арасындагы социаль конфликт турында бер сүз дә әйтмичә, конфликт проблемасын образның үз эчендәге каршылыклар- . га гына кайтарып калдыра.
Язучының төп игътибарын ул ча-гылдыра торган образлардагы кире сыйфатларны эзләүгә генә юнәлдерү — совет әдәбиятының төп бурычын, ягыш совет кешеләренең чын- чыннан уңай образларын һәм алар- ныц барлык кире күренешләргә, әшәкелеккә, искелеккә һәм аларның ияләренә каршы көрәшүләрен бөтен тулылыгы белән күрсәтүне оныту дигән сүз.
Соңгы вакытта безнең әдәбиятта бер гаҗәп хәл күренүен әйтергә кирәк. Мәхәббәт турында яза башлау белән, бу чын саф хисләрне уй- |лап чыгарылган конфликтлар белән ■чорнарга теләү бар. Әгәр егет га- 1ШЫЙК булса — ирле хатынга, кыз ташыйк булса — өйләнгән кешегә ■гашыйк була. Нәтиҗәдә семьяның таркалуы һәм башка күңелсезлек- ләр килеп чыга. Шәйхетдииовның «Ямьле Ык буйлары» повестенда Гомәр ир хатыны Рәисәне сөя. М. Хәсәиовның «Урман шаулый» повестендагы егет Нияз да ире булган Көлемсәрне ярата. Беренче әсәрдә эш Рәисәнең, гәрчә бозык, ләкин төзәлмәслек булмаган иреннән аерылуы белән бетә. Икенчесендә семья җәнҗалы килеп чыга, Зариф белән Көлемсәр аз гына аерылмый калалар. Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» пьесасында да яшь кыз өйләнгән ир кеше артыннан чабучы итеп күрсәтелә.
Бу кешеләребезне саф мәхәббәткә һәм ныклы семья мөнәсәбәтләренә өйрәтәме? Ни өчен мондый очраклы фактларны безнең тормыштагы типик күренешкә әверелдерергә? Совет әдәбияты кешеләрне мәхәббәткә аек күз белән, уйлап, намуслы карарга һәм совет семьясын ныгытырга өйрәтергә тиеш. Ә моны бер-берләренә тигез булган ике җенес кешеләре арасындагы саф һәм чиста мәхәббәт мисалында эшләргә мөмкин һәм кирәк. Семьядагы бозылышларны натуралистик формалар аша бирү белән мавыгу безнең әдәбият өчен ят нәрсә.
Язучылар җәмәгатьчелеге тарафыннан фаш ителгән,шыгырдан чыккан һәм масайган язучылар группасы безнең әдәбиятка бөтенләй ят булган гадәтләрне һәм алымнарны сөйрәп кертергә маташты, һәм без бу хәл татар язучыларының да кай-бер өлешенә билгеле бер дәрәҗәдә тәэсир итми калмады дип әйтә алмыйбыз. Ләкин без бүген ышаныч белән шуны әйтә алабыз: Совет Татарстаны язучылары Померанцев — Абрамов — Зориннарның партиягә каршы линиясен зур нәфрәт белән фаш итәләр һәм критик реализмның кагылгысыз позицияләрендә нык торырга, үз иҗатларында бердәнбер дөрес һәм барысын да җиңүче марксистик-ленинчыл идеология белән коралланып, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә эшләргә хәзер торуларын бердәм рәвештә белдерәләр.
Безнең язучылар ҺӘм тәнкыйтьчеләр соңгы вакытта күренгән идеологии бозулар фактларыннан җитди нәтиҗә ясарга, әдәбиятның идеяле- леген һәм партиялелегеи нык саклау позициясендә торырга тиешләр. Аерым иптәшләр тарафыннан җибә
82
релгән хаталар вакытында ачылырга һәм төзәтелергә тиеш, бу әдәбият кадрларын үстерүнең иң дөрес юлы. Без әдәбиятның тәрбия ролен туктаусыз күтәрергә тиешбез, партия кулында көчле идея коралы була-рак, аны үстерергә тиешбез.
Татарстан Совет язучылары, тугандаш халыкларның барлык язучылары белән бергә, СССР язучыларының II съездына иҗади яктан тагып да оешкан рәвештә килерләр, үзләренең бөтен көчләрен совет кешеләрен коммунизмның югары идеяләре рухында тәрбияләүгә ярдәм итә торган гүзәл художество әсәрләре тудыруга тупларлар.