Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ МИРАСНЫ ӨЙРӘНҮГӘ ҖИТДИ ИГЪТИБАР


Билгеле булганча, әдәбият тарихын фәнни өйрәнү бүгенге көн әдәбиятының үсеш юнәлешен билгеләүдә, аны сыйфат ягыннан күтәрүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Шуңа күрә, бу өлкәдә алып барыла торган фәнни-тикшеренү эшләре белән язучылар коллективы да якыннан кызыксына. Ләкин әдәбият тарихын өйрәнү эшенең бездәге барышы канәгатьләнерлек түгел әле. Тәнкыйтьнең һәм әдәбият фәненең торышы турында съездда аерым доклад куелу очраклы хәл түгел, әлбәттә.
Фәнни эшнең торышын һәм дәрәҗәсен, барыннан да элек, монографик хезмәтләр билгели. Ә монографияләр бездә бармак белән генә санарлык. Аларның иң җитдиләреннән булган дүртесе Такташ турында булып, икесе Тукайга, берсе Ш. Камалга, берсе ЛА. Гафурига багышланган. Бар кебек монографик байлыгыбыз әнә шуннан гыйбарәт!
Әдәбият тарихының билгеле бер чорын эченә алган проблематик монографияләрнең бездә бөтенләй булмавы турында әйтеп тә тормыйбыз инде.
Гыйльми-тикшеренү эшенең болай начар торуының бер күңелсез нәтиҗәсе шунда: революциягә кадәрге әдәбият буенча булсын, совет әдәбияты буенча булсын — әдәбият тарихыннан бүгенге көнгә чаклы югары мәктәпләр өчен бер генә дәреслек тә чыгарылганы юк.
Классикларның әсәрләр җыелмаларын фәнни нигездә дөньяга чыгару эше дә бездә мактаудан бик ерак тора. Бу өлешчә шул ук нәрсә белән — фәнни-тикшеренү эшләренең йомшаклыгы белән аңлатыла («өлешчә» дибез, чөнки издательство бар кебек фәнни казанышларны да тиешенчә файдаланмый).
Дөрес, әдәби мирасны популярлаштыру эшендә кайбер уңышлар һәм тупланып килә торган тәҗрибә бар инде. Тукай әсәрләренең ике томнан торган академик басмасы, Г. Камалның ике томлыгы, Такташ әсәрләренең I нче томы әнә шул ту-рыда сөйлиләр. Ләкин эш шуннан арыга китә алтаиты юк әле. Тукайның беренче томы моннан унбер ел элек чыккан иде. II нче томының дөнья күрүенә дә инде алты ел узып китте. Ә бу вакыт эчендә бөек шагыйрьнең иҗатын өйрәнү буенча шактый эш эшләнде. Академик басмага багышланган рецензияләрдә дә әһәмиятле һәм җитди күрсәтмәләр бирелгән иде. Әнә шул тәнкыйть фикерләре һәм бу юнәлештә алып барыла торган эзләиү-тикшеренү нәтиҗәләре нигезендә Тукай әсәрләренең академик җыелмасын тагын да тулыландырып һәм фәнни тирәнәйтеп чыгарырга күптән вакыт булса да, моның эшләнгәне юк әле.
111
Татар совет поэзиясенең иң зур фигураларыннан берсе булган Такташның чираттагы томын әдәбиятчылар, укытучылар, студентлар һәм укучылар шулай ук түземсезлек белән көтәләр.
Нигездә фәнни дип аталырлык җыелмалар шушы телгә алынганнар белән чикләнә. Ә башка клас- снкларыбызның әсәрләрен эченә алган китаплар исә фәннилектән бик ерак торалар. Татар әдәбиятында реалистик прозага нигез салучыларның иң күренеклеләреннән һәм татар совет әдәбиятын иигезләүче- ләреннән берсе булган Ш. Камалның соңгы өчтомлыгын тына карыйк. I нче томга хикәяләр, «Акчарлаклар» повесте һәм «Таң атканда» романы' кергән. Әсәрләргә искәрмәләр юк, вариантлар юк. Сәхнә әсәрләрен эченә алган II нче томда да шул ук хәл. Кайбер пьесаларның хәтта язылу даталары да куелмаган. Ә III нче том бөтенләй анекдотик хәлгә очрады. Туплап, әзерләп бирүче булмагач, Таткнигоиздат, артык уйлап тормыйча, «Матур туганда» романын аерым том итеп чыгарды да куйды. Ш. Камалның революциягә кадәр язылган шигырьләре, бик күп хикәяләре, фельетоннары, мәкаләләре, революциядән соңгы публицистикасы, хикәяләре, зур художество көченә ия булган «Ут» драма-сы, «Ныклы адымнар» романының главалары өчтомлыктан читтә калдылар, ә күбесенең әле хәтта китап битләрен дә күрә алганнары юк. М. Фәйзи һәм Г. Коләхметов турында да шуны ук әйтергә мөмкин.
Ниһаять, фәнни-тикшеренү эшләренең сыйфат ягына, хезмәтләрнең фәнни тирәнлегенә күз салсак, шулай ук күңелсез «нәтиҗәләргә килергә мәҗбүр булабыз. Әдәби мирасны тарихи-конкрет тикшермәү, әсәрне үз чорыннан аерып карау фәнни продукциябездә үзен бик нык сиздерә әле. Бүгенге язучының яңа гына •машинкадан чыккан кулъязмасына нинди таләп куелса, XX йөз башы, хәтта XIX йөз язучысының әсәренә дә шундый ук таләпләр белән якын киләбез.
ААондый метод соң чиктә тик бер нәрсәгә — язучының иҗатын яисә тоташ прогрессив, яисә тоташ реакцион дип бәяләүгә генә китерүе мөмкин. Шул метод белән эш итүче әдәбиятчы прогрессив дип танылган язучының мирасын тикшергәндә, зарурый рәвештә, аны «яхшыртуга», очлаеп чыккан урыннарын шомартырга, йомшак һәм кимчелекле як-ларына күз йомарга мәҗбүр була. Бу хәлне без Тукай иҗатына караган хезмәтләрдә аеруча ачык күрәбез. 20—30 елларда буржуаз-мил- ләтче әдәбиятчылар, вульгар-социологик метод белән коралланып, Тукайны буржуаз әдәбият вәкиле итеп күрсәтергә маташканнар иде. Тукайның йөз меңләгән укучылары мон-дый фальсификациягә юл куймадылар. Партия җәмәгатьчелеге ярдәмендә, Тукайның иҗтимагый-политик позициясе яңадан бәяләнеп, шагыйрь хаклы рәвештә революцион- демократ художник итеп карала башлады. Ләкин кайбер әдәбиятчы-лар, әдәби күренешләрне тарихи аспектта конкрет тикшерүгә җитәрлек игътибар итмичә, икенче чиккә ташланып, Тукай иҗатын берьяклы гына яктырта башладылар. Әнә шуннан шагыйрь иҗатындагы каршылыкларны мөмкин кадәр күрмәскә тырышу омтылышы килеп чыкты.
Ш. Камал хикәяләреннән һәм фельетоннарыннан күбесенең газета- журнал битләрендә генә калып килүләрен, Г. Камалның II нче томының гомуми дәфтәр калынлыгында гына чыгуын, Такташның кайбер мәкаләләрен дөньяга чыгарудагы кыюсызлыкны да шул ук нәрсә белән — бу язучыларның иҗат йөзләренә «тап төшерү»дән курку белән генә аңлатырга мөмкин.
20—30 елларда шул ук буржуаз- милләтче әдәбиятчылар Ф. Әмирханга либераль-буржуа язучысы дигән мөһер сукканнар иде. Әнә шул караш— дәреслекләрдә булсын, аеоым хезмәтләрдә булсын — бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.
Әгәр Ф. Әмирхан үзенең иҗтимагый-политик карашлары белән либераль позициядә тора, ләкин, художник буларак, яраткан идеяләренә каршы килеп, тормышны реаль чагылдыра һәм шул җирлектә прогрессив эш башкара2 дигән концеп-
112
цпя үткәрелсә, бу әле ярты бәла булыр иде. Ләкин мәсьәлә дә шунда шул: әдәбиятчылар либеральлекне, милләтчелекне, реакционлыкны язучының нәкъ менә художестволы әсәрләреннән эзлиләр, әлеге либеральлекне ничек булса да исбат итәргә омтылалар. Моннан хаклы бер сорау туа. һәр әсәрендә коточкыч реакцион идеяләр үткәрүче Әмирханның иҗаты, алай булгач, ни өчен соң урта мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында монографик төстә өйрәнелә? Бу язучы программадан күптән инде чыгарып ташланырга тиеш түгел идеме? Ләкин юк шул, күп кенә язучылар программага керделәр дә чыктылар, ә Әмирхан калуында дәвам итә. Димәк, аны әдәбият тарихыннан сызып ташлау алай җиңел түгел. Димәк, биредә нәрсәнеңдер очы-очка ялганмый. Димәк, Ф. Әмирханның иҗти- магый-политик позициясен билге-ләүдә ниндидер аңлашылмау бар.
Ике генә мисал китереп үтәм. 1907 елда Тукай шигырьләренең икенче җыентыгы чыгу уңае белән язылган рецензиясендә Ф. Әмирхан болай ди: «Мал юк дип зарланма, үзеңнән күр аны», дигән шигырьләрнең мәгънәләре берлә, Русия җир тарихын вә сәясәтен белгән кешеләр канәгать итмәячәктер». Крестьяннарның авыр хәлләре ялкаулыктан түгел, бәлки җирсезлектән дигән фикерне әйтеп чыккан кешене ничек либерал дип бәяләргә кирәк?
«Әльисла.х» газетасының 1908 ел 38, 39 һәм 41 саннарында Әмирханның «Авырулар галәмендә» исемле очеркы басыла. Автор, иртән биштә торып, эшкә китәргә мәҗбүр булган крестьяннарның караңгыга чумган җимерек өйләрен һәм, 12 тулуга да карамастан, күңел ачу, типтерү тавышларын ишеттереп торган дачаларны күздән кичерә дә, шундый сүзләрне әйтә:
«Нинди контраст:
Бу йортта үлеп яталар, аның күр-шесендә бик ләззәт белән гомер сөрәләр. Уйлап-уйлап гаҗәпләнә башлыйм: бәгъзе кешеләр шуның икесен бер диләр бит, шуларны аерып йөрткән кешеләргә -миллият хисеннән мәхрүм дип сүгәләр бит. Шул ике фирканың берсе мазлум дисәк ачуланалар бит; әгәр сез монда без гомер сөргән өчен үлеп ятса- ңыз, җәннәттә сез дә безнең шикелле булырсыз дип юатырга тырышалар бит».
Әгәр Ф. Әмирхан икейөзле бур- жуаз-милләтче булса, шушы юлларны язып матбугатка чыгар идеме? Әлбәттә, юк.
Бәлки, Әмирхан-публицист демократик идеяләр үткәреп, Әмирхан- художник либерализм һәм милләтчелек идеяләре тараткандыр? Ләкин бу концепция аек акылга сыймый. Политик карашлары белән монархист, либерал яки явызлыкка каршылашмау тарафдарлары булган художникларның да художество иҗаты спецификасының, басымы астында революцион нәтиҗәгә китерә торган әсәрләр тудырганлык- ларьг билгеле. Әгәр язучы үзенең иҗтимагый-политик карашлары белән прогрессив позициядә тора икән (ул чын художник булса, әлбәттә), моннан аның иҗаты отарга, реа-лизмы көчәергә һәм тирәнәергә генә тиеш.
Мин Ф. Әмирхан иҗатын бәяләү һәм аның социаль-политик позициясен билгеләү өчен рецепт бирергә җыенмыйм. Бары Әмирханга турыдан-туры багышланган, яисә аңа кагылышлы хезмәтләрдә ярылып ята торган каршылыкларны күрсәтергә, язучының иҗатын, кон- крет-тарихи чорга бәйләп, чын-чын- иан гыйльми өйрәнүнең кирәклеген басым ясап әйтергә телим.
Гомумән, әдәби мирасны өйрәнү мәсьәләләренә игътибар тупланырга тиеш. Шуны онытмаска кирәк:, әдәбият тарихы, фән буларак, язучылар коллективының ярдәме белән генә уңышлы үсә ала. Ә ишде татар әдәбияты тарихьи фәне җитди уңыш-ларга ирешә икән, ул үз чиратында хәзерге әдәбиятның үсеше тудырган проблемаларны хәл итүдә язучыларның үзләренә дә, һичшиксез, зур ярдәм итәр.