Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢА МАГАЗИНДА


Моннан алты ай элек, Галия сәүдә хезмәткәрләренең белемен күтәрү курсына киткәндә, бу магазин проект-смета кебек кәгазьләрдә генә яши иде әле. Ә хәзер ул әнә үзенең кучкыл-зәңгәр стеналары, зур ишекләре,, ишектән дә зуррак тәрәзәләре белән ничектер купшы Идел пароходын хәтерләтеп, бөтен урамга ямь биреп утыра, һәр көнне эшкә барышлый,, чатны борылгач та бу кояшлы тәрәзәләр күренүгә, Галия күңеленең бик рәхәт бер кытыкланып куюын сизә. Яңа магазин һәр көнне кешеләрне яңа товарлары белән шатландыра, һәр каршы очраган берсе Галияне, шушы шатлыкның язгы бер карлыгачыдай күреп, аның белән бик ягымлы исәнләшеп үтәләр, һәм, бүген булмаса иртәгә, бирегә агроном егет Хәмит нәрсә дә булса алырга керер, һәм... Юк, яшь йөрәкне тылсымлы җилкендереп җибәрә торган барлык сәбәпләрне ничек санап бетерәсең!
Тагын да бераз баргач, магазинга якынлашкан саен, Галия шулай да күңеленең кай җиредер әрнүле тибрәнеп алуын да сизә. Ни генә димә, дөньяда барысы да яшь бер кызның яшь йөрәге кушканча гына бармый шул... Яңа кайткан барлык товарлар да күңелне бертигез куандырмаган кебек, кешеләрнең дә барысы белән дә уртак телдә бердәй аңлашып сөйләшеп булмый бит. Ерак барасы юк, өлкән сатучы, ул ук магазин мөдире Хәйрулла абзыйның нигәдер аңа кимсетүле-хәйләкәр караучы кысынкырак соп-соры күзләре белән очрашу гына да күңелдә һәрвакыт ниндидер ташырга торган бер ярсу уята...
Бу ярсу менә моннан башланды бугай.
Яңа магазинның шулкадәр тиз һәм шушы кадәр матур итеп, бөтенесен җиренә җиткереп салынуы белән рухланган Галия аны эчке яктан жиһазлау-җыештыру буенча кайбер тәкъдимнәр дә кертмичә булдыра алмады. Менә бу почмакны атлас чаршаулар белән аерып һәм эчкә башыңнан алып аягыңа кадәр күрсәтә торган зур көзге куеп, «киемнәрне киеп карау бүлмәсе» ясарга кирәк. Тәрәзә араларына, әлбәттә, витрина тезәрбез. Аннан соң, сатудагы өс-баш киемнәрен дә витринада күрсәтү өчен манекен дип аталган егет белән кыз сыны да ясатып аласы иде...
Хәйрулла абзый, Галиянең баштагы тәкъдимнәренә авыз кырые белән генә елмаеп,
— Әйдә, кыландыр инде, кыландыр, — дип, битараф кына йөргән иде. Манекеннар турында сүз кузгаткач, аның авыз кырыйларындагы бу елмаю ишарәсе ни арададыр юкка чыкты.
— Затлы товарны гшы, сеңелем, алай курчак өстенә киендереп кы- зыктырмасаң да, күз ачып йомганчы алып бетерәләр, — диде ул һәм, күзләрен каядыр читкә текәгән килеш, «эй, кызый, шушы гади хакыйкатьне дә белмисең» дигән кебек, иренеп кенә әйтте: — Ә инде үтмәс
22
товарны, ник шунда өстенә энҗе-зөбәрҗәтләр тезмисен, барыбер алмый аны халык...
Галиянең әле генә шат елмаючы зур кара күзләре кинәт моңсуланып калды. Үтмәс товарларга энҗе-зөбәрҗәтләр тезү турында барамыни сон әле монда сүз! Халык әнә шулай «күз ачып йомганчы алып бетерә» торган товарларның тиздән затлыдан-затлысы, асылдаи-асылы тулып торачагын, менә шуларны халыкка бөтен затлылыгы белән күрсәтеп тәкъдим итәр өчен һәртөрле рекламаның, шул исәптән манекеннарнык да. шулкадәр кирәклеген ничек аңламыйсың соң син? Егерме елга якын сәүдә эшендә эшләп, «хәзергә юк шул» дигән сүзләрне дә «рәхим итегез» дигән сүзләр кебек үк, көнбагыш кабыгын төкереп ташлагандай, телен бер әйләндерүдә әйтеп салырга гадәтләнгән бу абзый инде ТИЗДӘРТ сәүдәдә «юк» сүзенең бөтенләйгә, бөтенләйгә кирәге калмаячагын күз алдына да китерә алмый, күрәсең...
Үзенең сукырлыгын акыллы зирәклеккә санап, үз-үзеннәи бик тә ка-нәгатьләнеп басып торучы мөдиргә ничек кенә аңлатып бирергә сон менә шушы турыда?.. Ничек кенә сөйләсәң дә, чын-чынлап ышандырырлык итеп аңлата алмас, бары тик үзенең матур уйларын шыксыз- латыр гына кебек тоелды Галиягә. Аннан сон, ни кадәр генә күңелсез булмасын, бу иләмсез «юк» сүзен Галиянең үзенә дә әйткәләргә туры килә шул әле. Мөдир алдында тешләрен кысып сүзсез калуга бу да сәбәп булды бугай...
Иң гарьләндерә торганы шунда, аңа бу сүзләрне курстан кайтып эшли башлавына, иң беренче мәртәбә, Хәмиткә әйтергә туры килде. Бик тә зарыгылган, сагынылган (ләкин бу турыда егетнең үзенә һич тә әйтергә ярамаган) күрешү иде бу. Шунда Хәмит кинәт сорап куйды:
—• Җәйге пальто кирәк иде миңа, Галия. Ниндирәген тәкъдим итәрсез икән?
Галия егеткә әйтәсе һәр сүзен, аның мөмкин булган һәртөрле сорауларына һәртөрле жавапларын алдан ук хәзерләп куйса да, мондый сорауның да биреләчәген башына да китермәгән иде. Шуңадыр ахры, бит урталарын кинәт кирәгеннән артык куе итеп каплап өлгергән кайнар кызыллыкны, никадәр тырышмасын, җиңеп булмый калды.
— Сезгә тәкъдим итәрдәй пальтолар хәзергә юк шул әле, Хәмит,— дип күзләрен аска гына текәп әйтеп куйды ул.
Дөрес, магазинда берничә пальто бар иде барын. Ләкин иске магазин вакытыннан ук сатылмыйча килгән шул тупас киемне киертеп, ничек инде егетнең зифа буен шыксызлатасың? Хәмитнең салмак, килешле хәрәкәтләренә, гаҗәп тыныч һәм игътибарлы караучы акыллы коңгырт күзләре белән яктыртылган сөйкемле йөзенә килешмиләр бит бу пальтолар.
Хәмит Галиягә нигәдер шитәюле гаҗәпсенү белән карап алды:
— Ә кемгә тәкъдим итәрдәйләре генә бар соң?
Галия, бу шигәюле караштан шунда ук айнып киткәндәй, кинәт башын күтәрде. Бу вакытта аның бит урталарындагы кызыллыгы нәкъ кирәгенчә генә калган иде инде.
— Андый пальтоларны тегеп чыгаручыларның үзләренә тәкъдим итәрдәйләре генә бар,—дип өздереп әйтеп салды ул. — Үзләренә ул ошый торгандыр бәлки, ә халык алариы кияргә теләми.
— Алай дисәң, килешергә була, — Хәмитнең тавышы да инде гадәттәгечә тыныч, ягымлы яңгырады.
... Бүген дә, чатны борылуга, Галиянең аяклары үзепнән-үзе җитезрәк атлый башлады. Хәтта гадәттәгедән дә җитезрәк атлый ул бүген.
Көн аяз, аяк астында җепшек кар күңелле генә шыштырдап кала, март кояшының күзләрне чагылдырырдай якты нурлары астында бөтен өйләр, бөреләре бүрткән ялангач агачлар үзенә бер төрле купшыланып, балкып күренә, гаҗәп саф, тыгыз, салкыпча һава бөтен тәнгә рәхәт
23
җиңеллек биреп, сулыш юлларын иркенәйтеп җибәрә — күрәсең, биредә шифалы яз сулышының да гаебе бар иде, ахры. Кичә генә магазинга әлләии чаклы яңа товарлар алынды, бүген эш аеруча кызу булачак, өстәвенә, яңа кайткан товарлар арасында бик яхшы җәйге пальтоларда бар — кызның күңелен ашкындыручы сәбәпләрнең берсе тагын менә шушы түгел микән...
Эш көне, чыннан да, бик кызу булды. Магазин ишекләрен ачып җи-бәргәннән бирле инде, алучыларга товар биреп, тегесен-монысын күрсәтеп, бер генә минутка да туктап торганнары юк.
Баштарак, берничәсе берьюлы төрлесе төрле товар сорап ян-яктан кычкыра башлагач, Галия каушабрак калган иде, соңрак үзе дә сизмәстән моңа тәмам күнегеп'китте. Хәтта болай үзендә «мең кешенең эше бар» икәнлеген сизү күңелле иде аңа. Галия берсенең алдына ул алырга теләгән товар үрнәкләрен тезеп сала да, икенчесенә мануфактура үлчи башлый, үзе алучыларның барлык сорауларына бик тулы җаваплар бирә бара, ул арада булмый, нинди сезон күлмәккә нинди төс, нинди материал тап килүе турында гомумән әңгәмә ачып җибәрә дә, бер-берсенә товар сайлашуда барлык алучылар да катнашып китә.
— Менә шушы алсу бизәкледән дүрт метр үлчәгезче, — ди зәңгәр күзле яшь кенә бер кыз.
— Сезгә нәрсәгә, күлмәккәме?.. Алайса сез менә зәңгәрсу бизәклесен алыгыз, сезгә шушысы килешәрәк бирә... Кызлар, карагыз әле, менә ничек килешә аңа бу төс, дөрес бит?
Галия зәңгәрсу бизәклене тегенең иң башына сала. Шундагылар да Галиянең фикеренә кушылалар.
— Чыннан да... шушысын үлчәгез алайса. Рәхмәт, Галия, яхшы сүзегезгә, — ди кыз. Аның бөтен йөзе чын канәгатьләнү белән яктырып китә.
Хәйрулла абзый алдында да алучылар шактый күп. Ул да товарларны мактый-мактый сата: «карчыклар өчен күлмәккә дигәндә суйган да каплаган инде бу фланель!» ди. — «Әйдә эләктереп кал бу малны, туган, шәһәрдә дә таба алмыйлар моны...»—ди; алын да, гөлен дә бердәй алтынлап, такылдавын белә. Ләкин алучылар аның мондый тәмле теленә эреп китәргә бик ашыкмыйлар, товарларны үзләренчә сайлый бирәләр. Галия өлкән сатучының хәйләкәр генә кысылган соры күзләре белән бик үк очрашмаска тырышып, әледән-әле аңа карап куя. Әмма өлкән сатучы да Галияне еш кына күзәтә, ахры, ал арның күзләре үзен- нән-үзе очрашып алалар. Һәр очрашкан саен Хәйрулла абзыйның күзләрендәге әлеге кимсетүле хәйләкәрлек артканнан-арта. Бераздан соң Галия сизде: үзе янында алучылар күбәя барган саен, өлкән сатучы алдында алучылар сирәгәйгәинән-сирәгәя бара. Әлеге кысыр горур ка-рашның сере дә шушында түгел микән?
МТС кешесе икәнлеген кулларындагы юылмый торган кара таплары күрсәтеп торган таза гына брюнет егет «яшен» каптырмалы күлмәкләр карый.
— Кырык сигезенче размерлы булса, шушы күлмәкне бирегезче миңа.
— Сезгә ни төслесен?
— И, ярар шунда «кайсысы да. Эшкә кияргә ул миңа.
— Сезгә иң яхшысы менә бу көрән төслесе, минемчә. Аннары, кырык сигезенче курачрак булмагае, киеп карап алыгыз.
Егет, үз сүзен үтерергә теләмичә, Галия тәкъдим иткәнне түгел, ә үзе караган кырык сигезенче размерлыны, җитмәсә, кызыл-кара шакмаклыйм алып, шунда ук кыска сырмасын сала да, киеп карарга тотына. Бу размер, чыннан да, аның иңбашларын кысььп тора, изүе дә тар.
24
— Инде менә монысын киеп карагыз.
Монысы әнә үзенә таман гына. Егет, акрын гына атлап, көзге кар' шына килә. Килә дә, үзен көзгедә беренче күргәндәй, аптыраганрак кыяфәт белән шунда басып кала, иңбашларын сикертеп куя, якасын рәтли- Аннары тиз генә кесәсеннән тарагын алып, тузгыган кара каты чәчләрен тарарга тотына.
— Менә бит, бәйрәмчә кыяфәт кереп китте үзеңә... Эшкә теләсә ничек киенеп йөрергә димәгән бит. Үзеңне дә, иптәшләреңне дә ихтирам итмәү була ул, — Галиянең тавышында шелтә яңгыраса да, эчке бор куаныч та сизелеп тора.
— Дөрес сүзгә җавап юк, — ди егет бик исе китмәгән генә тавьпп белән. Ә үзенең бөтен чырае әйтеп тора: яңа күлмәгеннән бик тә канәгать ул.
Колхоз хисапчысы җәйге пальтолар сайлый. «Киемнәрне киеп карау бүлмәсе»ннән ул иске пальтосын култык астына кыстырып, яңа пальтодан килеп чыга. Әнә ничек килешеп тора үзенә. Хәмиткә дә бик килешер иде бу пальто. Нигә килми икән инде?
— Үзең кебек озын гомерле булсын пальтоң, Әхмәт абый.
— Рәхмәт, сеңелем.
Тагын, тагын җәйге пальто алдылар. Менә инде сатуда бары тик бер 1енә пальто калды. Тизрәк килсен иде инде Хәмит...
Ул арада Хәйрулла абзый прилавка астындагы кәгазьләрне рәтләгән булып, бу соңгы пальтоны җәһәт кенә эчкәрәк эшереп җибәрде. Күп тә үтмәде, ишектән шат холыклы икәнлеген кечерәк җитез күзләре, почык борыны әллә кайдан күрсәтеп торган, өстенә буй кесәле кыска пальто кигән бер егет килеп керде.
— Җәйге пальтолар кайткан дип ишеткән идем мин,— диде ул, ашыгып килү-дән тыны кысылып, — тиз генә күрсәтегезче, сменага ашыга идем...
Хәйрулла абзый кулларын җәеп, бик кызганулы кыяфәттә елмаеп куйды.
— Соңгарак калгансыз бит, кем... Әле генә соңгысын сатып җибәрдек.
Галия үз күзе алдында экрандагы тизлек белән булып алган бу вакыйгага ни дип бәя бирергә дә өлгерә алмый калды, теге «әй, әттә- генәсе» дип ашыгып чыгып та китте.
Хәзер инде мәсьәлә ачык: Хәйрулла абзый бу соңгы пальтоны берәр таныш-белеше өчен дип яшереп куйган. Менә тагын нинди гадәтең дә бар икән әле синең, мөдир иптәш!..
Галия, Хәйрулла абзыйга карата үзендә беркөнне үк туган ярсуның менә-менә ташыр дәрәҗәгә җитә язуын сизеп, аңа таба борылып карады. Баягы кебек аның күзләре белән очрашмаска тырышып түгел, бу җирсеткеч күзләргә туп-туры карарга дип борылган иде ул. Әмма Хәйрулла абзый башын күтәрмәде, бөтенләй арты белән үк әйләнде. Галиянең чигә тамырлары үзенә ишетелерлек булып тибә башлады. Юк, иске магазиндагы блат-млат калдыкларын яңа магазинга да өстерәп кертүгә һич тә юл куярга ярамый. Юк! Нишләргә соң? Әллә теге егетнең артыннан йөгереп чыгып әйтергәме? Их, Хәмит тә пальтосыз кала инде бо- лай булгач...
Борын турыларына мул булып язгы вак сипкел тирпеп чыккан, бик тә хәрәкәтчән кечерәк кенә гәүдәле бер кыз Галияне читкәрәк дәште.
— Галия җаным, миңа бит креме генә биреп җибәрче... Ниндие кирәген үзең миннән яхшырак беләсең. Төреп бир, яме, әллә ничек кешедән уңайсыз...
— Менә. Элек җылы су белән юынып сөртерсең... Син, Кәримә, әле генә пальто сораган кешене таныйсыңмы? Кем ул?
25
— Шәһәрдән күптәй түгел генә кайтты ул. Механик. Үзе әмма оста, бии икән... Беркөнне...
Ишектән керешли үк төче елмаюлы күзләрен Галиягә текәп, финанс агенты Фарук килеп керде. Шулай ук Галиядән күзен алмыйча гына, шундагы танышлары белән сөйләшә башлады. Каян монысы комачаулап йөри тагын! Менә хәзер, алса-алмаса, әле бу, әле теге товарны күрсәтергә кушып йөдәтә башлар. Ә үзенең күксел-яшькелт күзләре һаман Галиядә булыр. Әмма шул гадәте аның! Бөтен тәнен бик нечкә энәләр белән чәнечкәләп торган төсле тоела башлый Галиягә бу әрсез караштан.
Ләкин бүген нигәдер Фарук Галия каршына түгел, ә Хәйрулла абзый каршына килеп басты.
— Бая карап куйган пальтоны алырга дип килгән идем мин, Хәйрулла ага. — Бу сүзләрне әйткәндә, ул сизелер-сизелмәс кенә уң күзен дә кысып куйды бугай.
Нәрсә сөйли ул? Бүген бит аның бирегә бөтенләй дә кергәне юк. Ә кичә кергәндә бу пальтоларны складтан да алып чыкмаганнар иде ич әле.
Ләкин Хәйрулла абзый бер дә аптырап тормады, җитез генә бая прилавка астына яшереп куйган пальтога үрелде. Менә эш нәрсәдә икән! Юк, күрәләтә шушындый хаксызлыкка, күптән йолкып ташланырга тиешле кода-кодагыйлыкка юл куярга ярыймы соң!
Хәйрулла абзый пальтоны прилавка астыннан тартып чыгаруга, Галия йөгереп килеп җитеп, төргәкне үз кулына алды:
— Сез соңгарак калгансыз, Фарук, мин инде бу пальтоны саттым. МТС механигы алды аны... Кәримә, кайтышлый ук әйтә чык әле аңа,, пальтосын килеп алсын.
— Мин аны хәзер куып җитеп әйтәм, Галия.
Фарукның йөзендә әлеге төче елмаю кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты. Хәйрулла абзый Галиягә йотардай булып карап куйды. Нәрсәдер әйтергә дип, авызын да ачкан иде, ул арада Галия прилавканың бу башына, үз алучылары янына китеп барды.
Күрше колхозның умартачысы, гади, ләкин бик пөхтә киенгән урта яшьләрдәге кеше, радиоалгычлар сайлый иде.
— Менә, абый, сөйләтеп карап алыгыз. Бездә антенна куелган, менә батареяләр. Ничек тоташтырасын беләсезме?
Фарук баягы урынында баскан килеш папирос чыгарып кабызырга тотынды. Шырпысы нигәдер кабынмый иде, сынган шырпыларны ул шунда •идәнгә үк ташлап барды/ Ниһаять, папиросын кабызды да, артыннан куе зәңгәр төтен боҗраларын калдыра-калдыра, ишекне бик каты ябып чыгып та китте.
Бу фырт егетнең, шулай ни әйтергә белмичә, үрсенеп чыгып китүеннән, Хәйрулла абзыйның үзенә сүзсез генә тасраеп-тасраеп карап алуыннан Галиянең рәхәтләнеп бер көләсе килә; ул үзен әле генә иңнәреннән бик авыр йөкне алып ташлагандай сизә иде.
— Яхшы эшли бит приемник, ә? Кая, Москваны тотыйк әле. Бу магазин ачылган көнне үк Москваны яңгыраттык без биредә... Әгәр берәр җитешсезлеген тапсагыз, заводына язып җибәрергә мөмкин. Менә монда адресы күрсәтелгән...
Бераздан соң Галия үзенең күңеле шулай да бик үк тыныч түгел икәнлеген сизде. Күзләре әледән-әле ишеккә таба карап алалар иде аның. Әгәр Хәмит кереп килсә, аңа тагын шул ук «юк» сүзен әйтергә туры килер мпкән^инде? Нигә соң элегрәк килмәдең инде син, Хәмит? Хәзер инде менә бу бик авыр сүзне әйткәнче, беразга килми торуың яхшырак...
Ләкин шул вакыт ишек үзенә бер йомшак кына шыгырдау белән жай гына ачылып-ябылды, башка бик күп аяк атлаулардан үзгә булып,

ашыкмыйча гына, тигез, нык-нык басучы аяк тавышы ишетелде... Гали*1 ул якка күтәрелеп карамады, дөресрәге, карый алмады, ләкин бөтен барлыгы белән сизә иде ул: бу — шулай магазинга Хәмит килеп керде..- Менә таныш аяк тавышы туп-туры бирегә якынлаша...
Галия һаман да ул якка күтәрелеп карый алмыйча, башка алучылар белән сөйләшүендә дәвам итә иде, егетнең ачык яңгыравыклы көр тавышы аны сискәндереп җибәрде.
— Исәнме, Галия, — диде Хәмит (Галия шулай ук башын күтәрмичә генә сәламгә җавап бирде). — Без анда Фәйзерахман абзый беләи бергәләп сезгә бик яхшы бер бүләк хәзерли идек тә, вакытына ук өлгертеп булмады бит. Сез бездән алданрак өлгергәнсез...
Галия астан гына Хәмитнең өстенә күз төшереп алды. Егет кара драп пальтодан, хром итектән иде. Пальтосы яңадай түгел, терсәкләре яхшы ук кыршылган, ләкин һич тә алай кимәслек түгел бит әле, ул кадәре үк бетерешергә урын юк... Галия башын күтәрде.
— Нинди бүләк ул, Хәмит?
— Әнә үзең беркөнне әйткән манекеннарны ясарга тотынган идек без Фәйзерахман абзый белән. Фәйзерахман абзый агачтан гәүдәсен, кул-аягын юна, мин гипстан башларын коям. Буш вакытта шулай әвәләргә бик яратам мин... Тик менә бу товарлар кайтканчы өлгертеп кенә булмады... Җәйге пальтолар да кайткан дип ишеткән идем/кая, ка- рыймчы?
Галия тагын күзләрен читкә алды.
— Хәмит... Бетте бит ул пальтолар.
— Ничек, бетте? Әнә тегендә нәрсә?
— Ул... ни... — Галия нәрсә дип җавап бирергә дә белми торганда, ишектән сөйләнә-сөйләнә әлеге мехник егет килеп керде:
— Аңламыйм, әллә бая алдадылармы мине, әллә хәзер алдыйлармы... Дөрес булса, биредә минем акчага да тишек томаланып бетмәгән икән дип ишетеп торам...
Галия, Хәмиткә ничектер ялварулы итеп карап алды да, механикка теге пальтоны сузды.
— Менә, рәхим итегез, бая шулай аңлашылмау килеп чыкты ул, гафу итегез.
Хәмит прилавкага таянган җиреннән кисәк гәүдәсен турайтты, аз гына бер яккарак кырын салынган кара кепкасын төзәтеп киде.
— Алайса тагын миңа тәкъдим итәрдәйләре генә юк икән... — Хәмитнең тавышы нәкъ беркөнге кебек шигәюле гаҗәпсенү белән яңгырый иде.
Механик егет яңа пальтоны киеп, көзге каршында әйләнгәли-әйлән- гәли сөйләнүендә дәвам итте:
— Менә ничек яхшы булды әле бу. Юкса, тегендә, заводта вакытта ук, акчамны учлап, күңелгә ошаган пальто очрата алмый йөри идем. Берәү белән шулай бәхәсләшеп тә беттек. «Шәһәрдә очрата алмаганны, авылга киткәч табарсың инде, бар!» дип, бик ачуны китергән иде...
Галия аның сүзләрен юньләп ишетмичә, сынаулы да, үпкәле* дә, шул ук вакытта горур да караучы күзләрен Хәмиттән ала алмыйча, аның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтә, э Хәмит шундый ук җентеклелек белән механик егеткә төбәлгән, икенче башта Хәйрулла абзый, «менә, кызый, бик адарынган идең, үзең дә кызык булмагаең әле» дигән кебек, кинаяле генә көлемсерәп, боларга карап тора иде...
Ә магазинда кешеләр күбәйгәннән-күбәя, ишек ачылган саен тыштан салкынча, саф язгы һава бөркелеп керә, түшәмдә ишек пыяласы аша ’’агылган кояш нуры уйный иде...