Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ШӘРИФ БИККОЛ

ЙӨРӘК ТИБЕШЕ
Москва елгасы ярына Басып күзәтеп торам, һава тып-тын.
Җил дә исми, Котырмый давыл-буран. Елга өсте дулкынлана, Тирбәлә елга өсте.
...Тоям:
Биш диңгез йөрәге Шушында тибә төсле.
СИН СӘБӘПЧЕ
Күрдемме — таң кала идем Тыпырдап биюеңә.
Әллә син, әллә биюең Сәбәпче сөюемә.
Ут салдың йөрәгемә син, Ут салдың — сүндермәдең. /Минем газап чигәремне Башыңа китермәдең.
Уфтанып карыйм мин хәзер Тыпырдап биюеңә.
Кирәкми миңа һичнәрсә, Җавап бир көюемә!
ТАБЫШТЫК ТА КАБЫШТЫК ТА...
Юлларыбызның арасы Моңарчы ерак булган; Үткән алар бер-берсен Читләтеп, урап кына. Сизми дә калдык үзебез: Юлларыбыз кавышты. Дөрләп янган ике йөрәк Гомерлеккә табышты. Хыялымда йөрткән идем Сине мин гомер буе. Мин дә сиңа очраганмын Син көткән хыял булып. Табыштык та, кавыштык та, Аерылышу юк бүтән. ... Кавышканга кадәр синсез Ничек яшәдем икән?!
52
ГЫЙЛЕМДАР РАМАЗАНОВ
ЯКТЫ ЮЛЛАР
Әле дә истә әби әкиятләре, Кышкы кичтә учак каршында, Тыңлый идем какмый керфекләрне Дөньядагы юллар хакында.
Әби сөйли, ә мич утка тулы — Тышка чыга очып очкыны, Күренә гүя: яшь кыз юлы булып Ион йомгагы китте ычкынып.
Әкият егете җиде юл чатында, Аның белән бергә тын алам — Гүя тора басып бүз атында, Ул уйлана, мин дә уйланам.
Юлда язу:
Уңга китсәң — үлем,
Шул ук язмыш сулда атыңа, Алда — сазлык, арттан давыл килеп Алып китә Кафтау артына...
Әкият — ялган, ләкин әкият белән Көлгән халык, халык елаган, — Тар сукмакта күпме батыр үлгән, Ә олы юл җирдә булмаган.
һәм без үстек.
Китап бите булып
Сүтелеп китте еллар йомгагы, Күрә өйрәндек без төн йокысыз Чиксезлеген иркен юлларның.
Бабам минем Бәләбәйдән башка Шәһәр күрми үлгән, мәрхүмем. Ул гынамы?
Ул чак кансыз патша
Юлын буган хәтта Горькийның.
Шул дошманнар
Казан урамыннан
Кудырганнар бөек Ленинны, Ә ул ерак Себер кырларыннан Күргән килер якты киң юлны.
53
һәркө-н саен юллар иркенрәк —
Урап кайттым якты дөньяны: Күңелем нәрсә тели, кайда кирәк — Ачык миңа илем юллары.
Мин Уралны зәңгәр күктә үтәм Болыт аша карап тауларга, һәм Казанда дуслар мине көтә Горький керә алмаган залларда.
Ә кем соң мин? Җирнең гади улы, Исемем дә гади — Гыйлемдар, Ләкин якты өметем, иркен юлым, Дөньяда бер анам — илем бар.
һәм мин юлда.
Учак яктым анда, Яна учак, оча чаткылар. Бөркет канатым бар, Алда — юллар, Юллар иркен, юллар яктылар.
s|s

Чирек гасыр яшәгәнбез аерым, Беребез — монда, беребез — тегендә,- Сине сагынып үткән азмы ай, ел, Сине эзләп күпме йөрелгән!
Әле сине күреп белмәс борын Яшьлек эзем калган җирләрдән Әллә кайда яткан минем юлым Синең юлга табан юнәлгән.
Күп шатлыклар күрдем гомеремдә, Байтак якты еллар үтелде, Синсез, ләкин синең белән бергә, Сагынып-сагынып сине көтелде.
Очрашкач та шактый вакыт үтте, Без бергәбез инде күптәннән, Кызыбыз туып инде үсеп бетте, Сине сагыну һаман бетмәгән.
Ныклы булыйк.
йөрәк соң ул нигә?
Ташкын тойгы белән тулмаса, Тормыш болан матур булмас иде Сагынырлык кешең булмаса.