Логотип Казан Утлары
Хикәя

АНЮТА


«Лисабон» җиһазлы бүлмәләрнең иң арзанлы кечкенә генә бөр номерында 3 иче курс студенты медик Степан Клочков, бер почмактан икенче почмакка йөри-йори, үзенең медицинасын тырышып-тырмашып күңеленнән ятлый иде. Өзлексез һәм бик көчәнеп ятлаганга, аның авызы кипкән, маңгаена тир бәреп чыккан.
Чит-читләре бозлы челтәрләр белән бизәлгән тәрәзә янына куелган артсыз урындыкка аның белән бер бүлмәдә торучы, 25 яшьләр чамасындагы, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, кара чәчле, бик нурсыз чырайлы, сабырлыгы беленеп торган соры күзле Анюта утырган. Ул, башын түбән иеп утырган килеш, ирләр күлмәгенең якасын кызыл җеп 'белән чигә. Аның эше ашыгыч... Коридор сәгате төштән соңгы икегә гыжлап сукты, ә бүлмә әле җыештырылмаган. Йомарланган юрган, чәчелеп яткан мендәрләр, китаплар, кием-салымнар, сабынлы юынтык су белән тулган зур, пычрак ләгән, анда йөзеп йөри торган тәмәке төпчекләре, идәндәге чүп, — барысы да, әйтерсең, бер өемгә өелгән, бер-бере белән юри аралаштырылган, йомарланып ташланган...
— Уң үпкә өч өлештән тора...— дип, Клочков күңеленнән ятлавында дәвам итте. — Чикләре! Өске өлеше күкрәкнең алгы стенасында 4 нче — 5 нче кабыргаларга хәтле җитә, яннан 4 нче кабыргага... арттан spina scapulae-гә хәтле җитә...
Клочков, әле генә укыган нәрсәсен күз алдына китерергә теләп, күзләрен түшәмгә күтәрде. Ачык итеп күз алдына китерә алмагач, ул жилеткаем аркылы өске кабыргаларын капшарга тотынды.
— Бу кабыргалар рояль бармакларына охшыйлар, — диде ул.— Исәбен саташтырмас өчен, аларга күнекмичә ярамый. Скелеттан һәм тере кешедән карап, бик шәпләп өйрәнергә кирәк... Я әле, Анюта, ничек икән, карыйм әле!
Анюта, чигүен куеп, кофточкасын салды да гәүдәсен турайтты. Клочков Анютаның каршысына утырды, кашларын җыерды һәм аның кабыргаларын санарга тотынды.
— һм... Беренче кабырганы капшап булмый... Умрау сөяге артында... Менә бусы икенче кабырга була... Шулай-й... Бусы менә өченчесе... Бусы менә дүртенчесе... һм... Шулай-й..-. Нигә җыерыласың син?
— Бармакларыгыз салкын!
— Ярар, ярар... үлмәссең әле, боргаланма. Шулай итеп, бусы өченче кабырга, ә бусы дүртенче... Карап торырга ябык кына үзең, ә кабыргаларыңны чак капшап табып була. Бусы икенчесе... бусы өченчесе... Юк, болай саташырмын, күз алдына ачык итеп китерә алмам... Буярга кирәк. Кайда минем күмер?
Клочков кулына күмер кисәген алды да кабыргалар эзе буйлап Анютаның күкрәгенә берничә параллель сызык сызды.

12
— Бик шәп чыкты. Бөтенесе, уч төбендәге кебек... Ну-с, хәзер инде- каккалап-суккалап карарга да ярый. Тор әле!
Анюта торып басты, ияген күтәрде. Клочков каккалап-суккалап карарга кереште, һәм бу эшенә шулкадәр бирелеп китте, салкыннан Аню- таның борыны, иреннәре һәм бармакларының күм-күк булганын да күрмәде. Анюта калтырый һәм курка, — медик, аның калтыравын күреп, күмер белән сызуыннан, каккалап-суккалап каравыннан туктар да, аннары, ихтимал, имтиханын начар бирер дип курка иде ул.
Клочков, каккалап-суккалап каравыннан туктап:
— Хәзер бөтенесе ап-ачык,—диде. — Син шулай гына утыр, күмерне сөртмә, ә мин ул арада бераз ятлап алыйм.
Медик яңадан йөрергә һәм ятларга кереште. Татуировка ясалгандай,, күкрәгенә кара сызыклар сызылган Аиюта, салкыннан бөрешеп, утырып торуында һәм уйлануында дәвам итте.
Җиһазлы бүлмәләрдә яшәп йөргән биш-алты ел гомере эчендә ул Клочков кебек биш кешене күрде. Хәзер инде алар курсларны тәмамладылар, кеше булдылар, һәм, билгеле, зур кешеләр буларак, алар инде аны күптән оныттылар да. Аларның берсе Парижда тора, икесе доктор, дүртенчесе художник, ә бишенчесен хәтта инде профессор булган дип тә сөйлиләр. Клочков — алтынчы кеше... Тиздән ул да курсны тәмамлар, кеше булыр. Аның киләчәге бик матур, ул турыда шик юк; Клочков та, ихтимал, зур кеше булып китәр, әмма менә бүгенгесе бик начар: Ключковның тәмәкесе юк, чәе юк, шикәре дә дүрт шакмак кына калган. Чигүне мөмкин кадәр тизрәк бетереп, заказчицага илтеп бирергә дә аңардан алган егерме биш тиенгә чәй белән тәмәке сатып алырга кирәк.
Ишектән:
— Керергә мөмкинме?— дигән тавыш ишетелде.
Анюта мамык шәлен тиз генә иңенә салды. Художник Фетисов килеп керде. Ул, маңгаена салынып төшкән чәчләре астыннан ерткыч кебек карап, Клочковка мөрәҗәгать итеп: ~
— Ә мин сезгә бер үтенеч белән, — дип, сүзен башлады. — Рәхим итеп, сез миңа үзегезнең бу гүзәл кызыгызны бер-ике сәгатькә биреп торыгыз әле! Бер картина язадыр идем, ә натурщиңасыз һич тә ярамый!’
— Ах, бик рәхәтләнеп!—диде Клочков, Анютаны бирергә риза булып. — Бар, Анюта.
— Нәрсәм калган минем анда! — дип, Анюта әкрен генә әйтеп куйды.
— Я, карышып торма! Кеше сәнгать өчен сорый, ә нинди дә булса юк-бар өчен түгел. Булдыра аласың икән, нигә ярдәм итмәскә?
Анюта киенергә тотынды.
— Ә сез нәрсә язасыз соң? — дип сорады Клочков.
— Психея. Сюжеты яхшы, тик менә ничектер барып чыкмый; төрле натурщицаларга карап язарга туры килә. Кичә күк аяклы натурщицага карап яздым. Аякларың нигә күгәргән, дип сорадым. Оегым уңа, ди. Ә сез һаман ятлыйсыз икән әле! Бәхетле кеше, түземлелегегез бар.
— Медицина ул шундый нәрсә, аны ятламыйча һич тә ярамый.
— һм... Гафу итегез, Клочков, ләкин сез бик әшәке торасыз икән!’ Шайтан белсен, ничек тора торгансыз!
— Ягъни пичек инде? Башкача торып булмый... Әтидән мин аена бары уникене генә алам, ә ул акчага рәтле тору бик читен.
— Анысы шулаен шулай... — диде художник һәм, җирәнеп, кашларын җыерды, — әмма шулай булса да, яхшырак торырга мөмкин бит. Белемле кеше әлбәттә эстетик булырга тиеш. Дөресме? Ә сезнең монда шайтан белсен ниләр генә юк! Урын-җир җыештырылмаган, юынтык су түгелмәгән, чүп-чар... тәлинкәгездә кичәге бутка... тфү!
- Анысы дөрес, — диде медик, оялып, — Ашотаның бүген җыеш-тырырга вакыты булмады. Эштән бушамады.

Художник белән Анюта чыгып киткәч, Клочков диванга ятты да яткан килеш кенә медицинасын ятларга тотынды, аннары үзе дә сизмичә йоклап китте һәм, бер сәгатьтән соң уянгач, башын йодрыклары өстенә куеп, күңелсез уйларга бирелде. Ул художникның, «белемле кеше әлбәттә эстетик булырга тиеш», дигән сүзләрен исенә төшерде, һәм аңа бүлмәсе, бүлмәсендәге бөтен әйберләре хәзер җирәнгеч, күңел кайтаргыч булып тоелды. Күңеленнән үзенең киләчәген күз алдына китерде: ул кабинетында авыруларны кабул итәчәк, киң, иркен аш бүлмәсендә хатыны белән, билгеле, акыллы, тәрбияле хатын белән, чәй эчәчәк, — ә хәзер менә бу юынтык сулы ләгән, анда йөзеп йөри торган, тәмәке төпчекләре чамасыз шакшы. Анюта да аңа котсыз булып, җыйнаксыз һәм мескен булып тоелды... һәм ул аның белән аерылышырга, хәзер үк, ничек кенә булса да аерылышырга карар бирде.
Анюта, художник яныннан кайтып кереп, тунын салганда, Клочков урыныннан торды да аңа җитди итеп әйтте:
— Менә нәрсә, сөеклем... Утыр әле, мин сөйләгәнне тыңла. Безгә аерылышырга кирәк! Кыскасы шул, моннан соң мин синең белән торырга теләмим.
Анюта художник яныннан шулкадәр арып-талып, хәлсезләнеп кайткан иде. Натурщица булып озак басып торганга яңаклары эчкә батып кергән, ябыккан, ияге очлаеп калган. ^Медикның сүзенә каршы ул бернәрсә дә әйтмәде, тик аның иреннәре генә калтырый иде.
— Үзең уйлап кара, безгә иртәме, соңмы, барыбер аерылышырга туры килер иде,—диде медик. — Син акыллы, яхшы күңелле кеше, шуның өстенә син аңсыз да түгел, аңларсың...
Анюта яңадан тунын киде, бер сүз дә әйтмичә, чигүен кәгазьгә төр- гәләде, җепләрен, инәләрен җыйды; төреп куелган дүрт шакмак шикәр тәрәзә төбендә икән, аны алып, өстәлгә китаплар янына куйды.
— Бу сезнең... шикәр... — диде ул, әкрен генә һәм, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, арты белән борылды.
— Я, нигә елыйсың син? — днп сорады Клочков аңардан.
Аннары ул, уңайсызланып, бүлмә буйлап әйләнеп чыкты да әйтте:
— Сәер кеше син, чыннан да... Үзең белеп торасың бит, безгә аеры- .лышырга кирәк. Гомер буе бергә тора алмыйбыз бит без.
Анюта инде үзенең барлык төенчекләрен җыеп тотты, Клочков белән саубуллашырга дип, аңа таба борылды, һәм Клочковка ул кызганыч булып китте.
«Әллә монда тагын бер атна торсынмы икән?—дип уйлады ул.— Чыннан да, тора бирсен, ә бер атнадан соң мин аңа чыгып китәргә кушармын».
һәм үзенең характерсызлыгына ачуланып, ул Ашотага коры гына кычкырды:
— Я, нишләп басып торасың! Китәргә булгач, китәргә кирәк, әгәр китәргә теләмисең икән, ул чакта туныңны сал, — китмә, кал! Кал!
Анюта, бер сүз дә әйтмичә, әкрен генә тунын салды, аннары борынын сеңгерде, ул аны да шулай ук- әкрен генә сеңгерде, иркенләп сулап җибәрде һәм үзенең һәрвакыттагы позициясенә — тәрәзә янындагы •артсыз урындыкка таба тавыш-тынсыз гына китте.
Студент дәреслеген кулына алды һәм яңадан бер почмактан икенче почмакка йөрергә тотынды.
— Уң үпкә өч өлештән тора...—дип ятлавында дәвам итте ул.— Өске өлеше күкрәкнең алгы стенасында 4 нче — 5 нче кабыргаларга хәтле җитә...
Ә бу вакыт коридорда кайсыдыр бөтен көче белән:
— Григорий, самовар! —дип кычкыра иде.
Афзал Шамов тәрҗемәсе.