Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАТЛАРЫ ТУРЫНДА


Яшь талантлар үсүгә, чәчәк атуга бездә чикләнмәгән киң мөмкинлекләр тудырылган. Югары идеяле реалистик иҗат өчен материал чыганагы искиткеч бай. Илебезнең экономикасы танымаслык б у л ы п үзгәрде. Совет кешеләренең белеме, культурасы, аңы үскәннән-үсә бара. Республикабызның да шәһәрләре, авыллары янара. Зеленодольск, Чистай, Бөгелмә, Әлмәт кебек яңа индустриаль шәһәрләр үсеп чыгалар. Казан порты төзелә, Әгерҗе — Прониио — Сургут тимер юлы салына. Яңа нефть промышленностебыз айдан-ай, көннән-көн киң колач җәя. Күмәкләшкән, механикалаш- тырылган авыл хуҗалыгыбыз, КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарлары нигезендә, яңа текә күтәрелеш чорын кичерә. Иң гүзәле—кешеләрнең үзләренең үсүе.
Болар бөтенесе дә иҗат кешеләрен тирән илһамландыралар, яңа- дан-яңа көч өстиләр, хисләргә баеталар, безнең социалистик Ватаныбызга, җиңүләрдән җиңүләргә алып баручы бөек Коммунистлар партиясенә мәхәббәтне арттыралар, геро- ик совет халкына фидакарь хезмәт итүгә рухландыралар. Яшь язучы- ларыбызның да иҗатлары әнә шундый югары хисләр белән тулы.
Әдәбиятка омтылучы, шигырь, хикәя, пьеса жанрларында үзләренең көчләрен сынап караучы яшьләрнең гомуми саны бик күп булу—шул ук югарыда әйтелгән патриотик хисләрнең көче белән аңлатыла.
Язучылар союзына, газета-журнал, альманах редакцияләренә көн саен йөзләрчә шигырьләр, хикәяләр (бигрәк тә шигырьләр) килеп тора. Аларның зур күпчелеге, табигый ки, әдәби әсәр булу дәрәҗәсенә әле -күтәрелмәгән һәм беренче каләм сынау нәтиҗәләре булып кына кала-лар. Ләкин һәрбер язучы үзенең зур юлын шулай беренче адымнардан башлап җибәрүе фактын онытырга ярамый һәм килгән һәрбер кулъязмага игътибар белән карау, алардан талант чаткысын эзләп табу һәм өметле булганнарына яхшы киңәшләр белән ярдәм итү—яшьләр белән эшләүдә безнең барыбызның да уртак бурычыбыз.
Яшь кадрлар хәзерләү һәм алар- ны тәрбияләп үстерү — әдәбият, сәнгать өлкәсендә гаять зур һәм җаваплы эш ул. Бу эшне үз агымына кую һич тә ярамый. Яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, тәнкыйтьчеләр арасында көндәлек тәрбия, уку-өйрәнү эшләре алып бару мәсьәләсе Татарстан совет язучылары Союзының, аның иҗат секцияләренең һәм яшьләр комиссиясенең һәрвакыт игътибар үзәген-дә булырга тиеш.
Беренче конференциядән соң үткән биш ел вакыт безгә нәрсә бирде? Ул елларда безнең нинди яшь язучылар кадрларыбыз бар иде һәм алар биш ел эчендә нинди иҗат юлы үттеләр, нәрсәгә ирештеләр? Бу мәсьәлә белән кызыксынып, без беренче конференциядә катнашкан башлап язучыларның исемлегеннән күз йөртеп чыктык. Менә ул исемнәр: Л. Ихсанова, Әнәс Кари, Г. Нәбиуллин, М. Хөсәен, Әдип
86
Малик, Әм. Бнкчәптәева, С. Сабиров, М. Мөнир, 3. Нуруллин, Г. Латыйп, Ә. Давыдов, А. Кэли, И. Вафин, С. Шакир, 3. Абдуллин, К. Ишукова, Исхак Миннебаев, Р. Гәрәй, Ш. Галиев, Г. Насыйров, И. Гайсин, X. Вахит. Моннан биш ел элек, чама белән әйткәндә, бер- дәйрәк дәрәҗәдә яшь һәм башлап язучы булган бу иптәшләр бүгенге конференциягә төрле дәрәҗәдә бу-лып килеп басалар. Үзләренең, ты-рышлыкларына, әдәбиятка бик җитди карап, үз иҗатына таләпчән булуы, укуы-өйрәнүе, язучылар союзының, һәм аерым олы язучылары- бызның практик ярдәме нәтиҗәсендә, бүген инде аларның бер өлеше союз члены яки кандидаты булып җитешүен без уртак шатлык белән әйтеп үтәргә тиешбез. Алар — Ә. Давыдов, Ә. Бикчәнтәева, 3. Нури, И. Гайсин, М. Хөсәен, X. Вахит, Г. Латыйп, И. Нуруллин иптәшләр.
Узган еллар эчендә әдәбиятка яңа исемнәр килүен дә әйтеп үтәргә тиешбез. Прозаиклардан М. Хәсә- нов, Р. Саттаров, Р. Шәйхетдинов, Г. Ахунов, 3. Әхмеров кебек иптәшләр бүгенге көнге иҗатлары белән мәгълүм дәрәҗәдә үзләренә өмет баглаталар. Шагыйрьләрдән 3. Мәҗит, С. Гыйлемханов, И. Гал- ләмовлар поэзия өлкәсендә вакыты- вакыты белән кыю адымнар ясап куялар. Драматургия өлкәсендә яңа исемнәрнең күренүе дә шатландыра. С. Кальметьев, Ш. Хөсәенов, А. Валиев, Г. Нуруллин, И. Мозаффаров, А. Фәтхуллин иптәшләр үзләренең беренче әсәрләре белән совет сәхнәсендә күренделәр. Бу исемнәргә өстәп, проза, поэзия, драматургия өлкәсендә үзләренең көчләрен сынап караучы, газета, журнал, альманахлар битләрендә әледән-әле үз әсәрләрен бастырып килүче И. Юзеев, Р. Тимергалин, И. Мадьяров, М. Мостафин, Д. Вәлиуллина, Ә. Баянов, Ә. Габиди, Г. Зәйнәшева, Ш. Шәкүр, С. Җамалиев, Э. Гыйр- фанова, М. Хуҗин, X. Камалов, Г. Мөхәметшии һәм башка бик күп иптәшләрне атарга мөмкин. Респуб-ликабызның һәм илебезнең төрле почмакларыннан үзләренең шигырьләрен, хикәяләрен, пьесаларын союзга булсын, газета журнал редакцияләренә булсын, өзлексез җибәреп торган йөзләрчә иптәшләрне дә санап китсәк, яшьләрдә иҗатка омтылышның, үз уй-фикерләрен әдәби калыпка салып бирү теләгенең ни-чаклы көчле һәм киң җәелгән хәрәкәт булуын күреп куанмыйча мөмкин түгел.
Яшь .һәм башлап язучылар арасындагы хәрәкәткә беренче йөгерек күз ташлау ук әнә шундый зур картинаны күз алдына китереп бастыра.
Яшь прозаик Р. Төхфәтуллиннык матбугатта байтак хикәяләре басылып чыкты. Бу иптәш өчен характерлы нәрсә — тормышны яхшы белүе, аның хикәяләрендәге кешеләрнең укучы алдына җанлы булып килеп басуы. «Байрак» исемле хикәядәге бригадир Мохтар, «Алар очрашкан урында» — колхоз кызы Әлфинур һәм аның үсеш баскычлары, «Уймалы буйларында»гы колхоз председателе Гыйлаҗ — болар яшь язучы тудырган әдәби образ буларак истә калалар. Соңгы хикәяләрендә авторның тагын да алга китеше күренә. Без моны «Таныш гөрелте» һәм «һөнәр» исемле хикәяләрендә күрәбез. «Таныш гөрелте» дә Гөлфия, Нәҗип, Заһит образлары хезмәткә, мәхәббәткә карашта шаблон булмаган төстә, чын тормышча күренәләр. Иптәш Төхфә- туллин сюжет кору, образларны вакыйгалар аша күрсәтү кебек, хикәя өчен иң мөһим нәрсәләрне уңышлы үзләштерә бара. Хәзер автор бүгенге колхоз турында зур повесть төгәлләп килә.
Безнең сәләтле яшь прозаиклары- быздан берсе — М. Хәсәнов. Аны, иҗат активлыгы җитми, дип гаепләп булмый. Соңгы елларда ул күп кенә хикәяләр, очерклар һәм «Яиа горизонт» исемле повестен бастырып чыгарды. Өлгерлек, хәрәкәтчәнлек, иҗади тынгысызлык, тормыш эченә керергә омтылучанлык сыйфатлары белән ул бик күпләргә үрнәк була ала. Хәзер аның алдындагы төп бурычларның берсе — художество осталыгын күтәрү, әдәби суз өстендә эшләү булырга тиеш. Чөнки санны сыйфат белән бергә кушу,
87
бергә үстереп алып бару җитми аңа. Ул бик ашыга, кабалана, образларны укучы күңеленә кереп озак сакланырлык җанлы итеп эшләп бирүгә, сүз байлыгын дөрес һәм оста куллануга җитәрлек игътибар итми. Республикабызда яңа һәм искиткеч зур перспективасы булган нефть про-мышленносте районнарына ул яшьләрдән беренче булып ташланды һәм матур әдәбиятыбызда Татарстан нефтьчеләрен күрсәтү буенча бирелеп эшләде һәм эшли. Аның күп сандагы бик кирәкле очеркларыннан тыш, «Яңа горизонт» исемле повесте игътибарны үзенә тартты. Ләкин бу повестьта да әле безнең күпчел ек яшь п р оз а и к л а р ы б ыз га
хас булган уртак кимчелектән котыла алмады ул. Укучыларга билгеле булганча, ул повестьта кешеләрне, аларның хезмәттә, хезмәткә карашта чагыла торган эчке бай һәм катлаулы дөньяларын күрсәтүгә караганда, производство процесслары күбрәк урынны алган. Авторга бу характердагы кимчелекләре күрсәтелә килде, бигрәк тә ул Москвада үткәрелгән семинарда үзенең иҗатын үстерүгә, ' камилләштерүгә ярдәм итә торган яхшы сабак алып кайтты дип уйлыйбыз. Моның беренче уңай нәтиҗәләрен аның «Урман шаулый» исемле яңа повесте мисалында да азрак күрергә мөмкин. Повестьны укып чыккач та, анда беренче планга җанлы кешеләр, аларның рухи дөньялары, уй- хисләре, үзара мөнәсәбәтләре, эчке кичерешләре куелган булуына шатланабыз. Анда бирелгән образлардан Көлемсәр дә, Зариф та, Галләм дә истә калалар. Бу повесть язучылар союзында тикшерелеп үтте һәм анда авторга ирешелгән уңай яклары да, шул ук вакытта әле һаман да дәвам итеп килә торган кимчелекләре дә күрсәтелде.
Иптәш Д1. Хәсәновка тел өстендә, сүз өстендә бик-бик тырышып эшләргә кирәк. «Сүз ул — барлык фактларның, барлык фикерләрнең киеме» ди М. Горький. Моны һәр- кайсыбыз бер генә минутка да иртән чыгармаска тиешбез, һәрбер фактның, һәрбер фикернең фәкать үзенә генә таман булып торган киеме булсын, тик шунда гына ул, матур була, гади була, аңлашыла.
«Совет әдәбияты» журналының 3 һәм 4 нче номерларында яшь прозаик Р. Шәйхетдиновның «Ямьле Ык буйлары» исехмле повесте басылды. Бу әсәр өстендә автор берничә еллар буе эшләде һәм язу-чы Г. Әпсәләмов аңа шактый иҗади ярдәм дә күрсәтте.
Повестьның төп герое Гомәр Бөек Ватан сугышы фронтыннан кайтып килә. Ул үзенең туган якларын күреп шатлана. Автор монда табигатьне, Гомәрнең эчке хисләрен күрсәткән, аларны бергә бәйләп бирә белгән.
Аның мәхәббәте Рәисәдә булган. Ләкин ул нечкә һәм саф тойгылар бөреләнеп җитәр-җитмәс сугыш башланып киткән. Гомәр дә, Рәисәнең абыйсы Хәсән дә фронтта. Гомәр кайтканда Рәисә инде — Мидхәтнең хатыны. Ләкин алар начар торалар. Чөнки Мидхәт — булдыксыз, эчкече, алама бер кеше. Ул уку өе мөдире булып эшли, ләкин бу эшне тәмам таркату хәленә китергән. Бик табигый рәвештә, Мидхәт , белән Рәисә арасы бозылганнан- бозыла бара. Ситуацияләр шулай корылган ки, Гомәр бу семья белән искиткеч катлаулы мөнәсәбәтләрдә була. Рәисәнең абыйсы Хәсән белән алар фронтта бергә булганнар. Хәсән, Гомәрне дошман пулясыннан үз тәне белән саклап калган, ә үзе шунда һәлак булган. Бу вакыйга Гомәрдә авыр һәм четерекле тойгылар тудырган. Авылда яман хәбәрләр дә таралып өлгергән: имеш, Хәсән Гомәр аркасында гына харап булган. Ләкин Гомәр фронттан кайткач, Хәсәннең ата-аналары аны үз балалары кебек! якын күреп каршы алалар. Эчкече Мидхәт уры-нына уку өе мөдире итеп Гомәр билгеләнә. Гомәр бу эшкә бик авырлык белән генә бара. Чөнки әлеге дә баягы — теге ямьсез яла баш калкытып-калкытып куя. Гомәр белән Рәйсә арасындагы рухи якынлык та яңадан бөреләнә башлый. Мидхәт моны сизенә һәм теге хәбәрне куерта башлый. Гомәр колхоз эше өчен янып йөргәндә, колхоз председателе Гыйльметдин абзый-
88
ныц эшендәге кимчелекләрен дә җитди тәнкыйтьли, хәтта газетага да язарга тиеш була. Ә Гыйльметдин — Хәсәннең, Рәйсәнең әтисе. Нәтиҗәдә ул да Гомәргә кырын карый башлый.
Болар барысы да тормышта очравы бик мөмкин булган, укучыны тирән дулкынландыра торган вакыйгалар, мөнәсәбәтләр. Үзенең беренче зур әсәрендә үк шушындый оста сюжет кора белгән, үз геройларының характерларын шундый ситуацияләрдә ачуга омтылган яшь авторны котларга кирәк. Ләкин шул ук вакытта әле бу әсәр үзенең тиешле художество югарылыгына күтәрелеп җитмәгән булуын аның исенә төшермичә мөмкин түгел. Күрәбез ки, сюжет бик әйбәт. Мондый вакыйгаларны күрсәтү, кешеләрнең характерларын ачу өчен язучыга бик бай мөмкинлекләр бар. Ә автор, художество осталыгы җитмәү аркасында, бу мөмкинлекләрдән тулысынча файдалана алмаган. Мидхәт образы тулы түгел. Бу сызыктан килгәндә, без әсәрнең урта бер җиреннән укый башлаган кебек хис итәбез. Чөнки ул әсәргә көтмәстән килеп керә.
Повестьта кешеләр күп кенә. Анда партоешма секретаре Җәләев, колхозчы кыз Фәния, Мөҗип, шофер Мирзаһит һ. б. кешеләрнең эчке тормышлары, кичерешләре бер-берләре белән үрелеп үсә алмыйлар. Әсәрнең барышында, башта алынган дулкынландыргыч проблемалар, бара торгач, ничектер читтә калдырылалар һәм шуннан соң бик озынга сузылган, коры язылган, төп сюжетка бик зәгыйфь бәйләнгән эш процесслары күрсәтелә. Шулай ук Гомәр, Рәисә образлары да тулыландыруга мохтаҗлар әле. Рәисә, укытучы буларак, бик аз сурәтләнгән. Әсәрдә Гомәрнең аклана алмый торган кайбер хәрәкәтләре бар. Ләкип югарыда күрсәтелгән җитеш - сезлекләргә карамастан, без, Р. Шәй- хетдиновның бу повесте белән танышып чыккач та, әдәбиятыбызга сәләтле яшь прозаик килүен күрәбез һәм шуңа шатланабыз.
Язучыга бик зур һәм мактаулы бурыч йөкләнгән: яңа җәмгыять кешеләрен күрсәтү, схемаларны түгел, ә реаль кешеләрне күрсәтү, зур, катлаулы, бай тормышта- яшәүче совет кешеләрен күрсәтү бурычы йөкләнгән. Без. бу бурычны тиешенчә үтәүгә ирешә алганыбыз юк әле. Күп кенә очракта без кешеләрне түгел, ә аларның күләгәләрен генә бирәбез, алариы эштә күрсәтәбез дип, технологияне тасвирлыйбыз. Кешене машина басып китә каймакта. Әлбәттә, кеше рухының, йөрәгенең хәрәкәтләрен өйрәнеп белүгә караганда, теге я бу машинаның эшләвен, теге я бу производство процессларын өйрәнеп белү җиңелрәк. Ләкин бу — әдәбиятның бурычы түгел бит! 1Менә, мәсәлән, яшь язучыларның кулъязмаларында шу-шындый күренешләр күп була:
«Самат болваикапы патронга беркетте дә станокны җибәрде. Резец, юка киң йомычка юнып, металл кыра башлады. Ул арада булмады, арткы бабка ничектер чигенгәндәй булды, деталь үзәктән ычкынды, һәм эллипс ясап бәрә башлады. Ә патрон зырылдап-әйләнә, буй супорт туктаусыз алга шуыша. Резец детальнең бер ягын 2—3 мм, ә икенче ягын 6—7 мм калынлыкта гына юнарга тотынды. Самат рычагны борып станокны туктатып өлгерде. Ләкин соң иде, деталь бозылды. Ә каеш приводной шкивтан шуып төште дә электро моторга чорналды... Кемдер моторны выключать итте».
Анда «туктаусыз әйләнеп торган станоклардагы детальләр» бик күп, «станоклар шаулаган, электромоторлар гүләгән тавышлар» урыны- урыны белән кеше тавышын бөтенләй ишеттермиләр.
Автор технология белән шулкадәр мавыгып китә ки, аның геройлары да машинага әйләнеп бетәләр, яшьләр арасындагы мәхәббәт тә ниндидер карикатура төсен ала.
Ике дус, мәсәлән, шулай сөйләшәләр:
— Ал әле шушы отбой чүкечләреңне,— диде Самат, аның кулын иңбашыннан төшереп, — әллә син минем җилкәне наковальня дип белдеңме?
Бер-беренә мәхәббәт тотып йөрү-
89
че яшь егет белән яшь кыз менә ничек сөйләшәләр:
Рәисә Саматка әйтә:
— Мәхәббәтеңә отпуск бирергә вакыт... Самат, синең холкың кытыршы, яхшылап обточка ясарга кирәк.
— Мин сине бераз гына сагындым бугай, ахры,—диде ул, Саматка елыша төшеп. — Ә син сагындыңмы? Юктыр әле. Сагындың? Кит аннан! Ә холкыңны шомарттыңмы соң? Обточить иттең? Юк? Ә, Федор Васильевич наждачный кәгазь белән ышкыды. Хәтта шабровка да ясады дисеңме? Кит аннан! Алайса бик матур булган инде ул.
Әдәби пародия дигән бер жанр бар. Шуңа гына яраклы бу. Ә автор бит боларны бик житди итеп яза һәм производство кешеләрен күрсәтәм дип уйлый.
Кешене—эшчеме ул, колхозчымы, галимме—эштә, хезмәттә күрсәтергә кирәк, әлбәттә. Ләкин бу бит аның фәкать эшен, тышкы кыяфәтен, эштәге хәрәкәтләрен генә күрсәтү дигән сүз түгел. Чөнки укучы эшчене дә, колхозчыны да, галимне дә, хезмәткәрне дә, студентны да һ. б. һ. б. яхшы белә, ул үзе шул категория-ләрнең берсенә керә, алар белән бергә яши, алариы һәркөн күрә, тапый. Инде язучы фәкать аның тышкы кыяфәтен, нәрсәне һәм ничек эшләвем генә күрсәтә икән—укучыга бу бернинди яңалык өстәми, аның аңын да, белемен дә арттырмый. Ә менә ул эшченең яки колхозчының рухи тормышын, шул ук эштә, үзара мөнәсәбәтләрдә була торган, көрәштәге уңыш вакытларында яки уңыш- сызлыкларга очраганда була торган эчке кичерешләрен бирсә, укучы өчен бу яңалык була, аның аңын, уй-фикерләрен баета. «Намус» романының гүзәллеге нәрсәдә? Анда хезмәт яхшы күрсәтелгән. Кешеләр хезмәттә бирелгәннәр. Ләкин бит теге я бу эшне башкаручылар робот түгел, ә жанлы, бай рухлы кешеләр — әсәрдә шул як өстенлек ала һәм Нәфисә нәкъ менә шул ягы белән укучының йөрәгенә кереп ур-наша да!
Шушы хәлне бөтен тирәнлеге белән аңласак кына, ижатыбызда вакыйгаларны, кешеләрне тормыштагыча жанлы, күпкырлы, катлаулы игеп күрсәтә алсак кына без үз әсәрләребез белән укучының йөрәгенә барып керә алачакбыз. Күп кенә очракларда, бигрәк тә яшьләр ижатында, моңа ирешүдән ерак торабыз әле.
Ленинградта эшләүче бер яшь инженер язучы Илья Эренбургка шушындый бер хат яза:
«Безнең матур әдәбиятыбызның тормышыбыздай зәгыйфьрәк, төссезрәк булуын Сез нәрсә белән аңлатасыз? Бездә күптән түгел шул турыда сүз башланып китте һәм бу сорауга беркем дә жавап бирә алмады. Безнең совет жәмгыятен патша Россиясе белән чагыштырырга мөмкипме соң? Ә классиклар бик яхшы язганнар. Әлбәттә, кайбер әсәрләрне кызыксынып укыйсың, ләкин шундый әсәрләр дә күп була, алармы укыгач та ни өчен бу китап язылган һәм ни өчен аны басып чыгарганнар дигән сорау туа. Өстән генә караганда бөтенесе бар кебек, ә нәрсәдер житми, китап йөрәкне кузгатмый, кешеләре дә тормыштагыча итеп күрсәтелмәгәннәр...»
Менә, укучыларыбызны нык борчый торган бу нәрсә язучыларны күп тапкыр артыграк, көчлерәк борчырга тиеш. Яшьләргә исә бу аеруча кагыла. Максим Горькийның киңәшемә колак салыйк: «Сез, яшьләр,— ди ул, — әдәбият эше техникасын безнең классикларыбыз үзләштергән кебек оста үзләштерергә тиешсез. Сезгә алар белгәннең барысын да белергә һәм алардан да яхшырак белергә кирәк. Сез үз-үзегезне аямыйча укырга-өйрәнергә тиешсез».
Әйе, нәкъ менә шуңа ирешергә кирәк. Үз эшеңне төгәл белү, үз эшеңнең остасы булу — хәлиткеч бурыч ул/
Яшьләр ижатында поэзия, саны, күләме ягыннан, зур гына урын алып тора. Яшь һәм башлап язучылар сафында прозаиклар, драматурглар бик аз. Иң зур күпчелеге — шагыйрьләр.
90
Безнең яшь шагыйрьләребездән 3. Мансур, Әнәс Карн, Г. Нәбпул- лин, Р. Гәрәй, II.. Галләмов, Ш. Галиев, С. Шакир, М. Мөнир, 3. Мәҗит, С. Гыйлемханов, Ә. Малик, Р. Тимергалин һ. б. иптәшләр үзлә-ренең аерым җыентыкларын да чыгардылар инде. Газета, журнал, альманах битләрендә дә күп кенә яшь иптәшләр шигырьләр бастырып киләләр.
Басылып чыккан күп шигырьләр арасында укуЧы тарафыннан кабул ителгәннәре, совет кешеләренең тойгыларын баета торганнары аз түгел. Ләкин, поэзиябездә кимчелекләрнең күбрәк булуы барыбызга да ачык булса кирәк. Шуңа күрә, уңышларыбыз турында түгел, ә алда үсүгә нык кына комачаулый торган кимчелекләр турында күбрәк сөйләсәк дөресрәк булыр.
Менә, мәсәлән, яшь шагыйрьләрдән Зөфәр Абдуллин. Ул безнең беренче конференциядә дә катнашкан иптәш. Яшь булса да тормыш тәжрибәсе һәм үзенең темасы бар аның. Ул берничә ел хәрби-диңгез флотында хезмәт итте һәм бу аның ижатында чагылды һәм чагылып килә. Хәзер ул республикабызның нефть районнарында «Яшь Сталин- чы»ның махсус хәбәрчесе булып эшли. Тормыш эчендә кайный. Димәк, аңа карата таләпләр дә кечкенә булмаска тиеш. Шушы конфе-ренция уңае белән ул безгә күп кенә шигырьләрен җибәрде. Менә Диңгезчеләр циклыннан «Төнге тынлыкта» исемле шигыре.
Диңгез йоклый төнге бер тынлыкта, Җыерчыклар да юк өстендә.
Йөзә анда зур-зур корабльләр Гигант крепостьлар төсендә.
Шигырьнең икенче юлы бөтенләй артык. Диңгез йоклый дип әйтелгәч инде, без аның бернинди дулкынсыз — җыерчыксыз итеп күз алдына китерә алабыз.
Соңгы ике юл, бер яктан, диңгезнең башта әйтелгән йоклавын, төннең тынлыгын шик астына куйса, икенчедән, сүзләрне дөрес куллануда шапшак эшләнгән юллар. «Корабльләр гигант крепость ч булып», яки, «крепостьларга охшап йөзәләр» дңяргә мөмкин, ә «кре-постьлар төсендә йөзәләр» дип әйтү — шигырь өчен генә түгел, проза әчеп дә, хәтта гади сөйләм өчен дә грамотасызлык ул.
Шуннан соң инде бу шигырь бик кызыксыз, хиссез булып,
Әнә полубайта скляикалар Ярты төпне хәбәр итәләр — кебек юллар белән дәвам итә һәм— шигырьне артык укып булмый. Чөнки шигырь юк. Көчәнеп язылганлыгы күренеп тора.
Теге я бу вакыйгага, күренешкә, фикергә, хискә үзеңнең карашын тәмам ачыкланып җитмәгән хәлдә, ул сине тирән дулкынландырмаган хәлдә, шул уңай белән үзендә яна тойгылар, яңа шигъри образлар, сүзләр килеп тумаган хәлдә, фәкать язу теләге белән генә, көчәиә-көчә- нә чын шигырь язып булмый. Бу, гомумән, әдәби иҗатның барлык жанрларына карата' шулай. Еллар буе үзе хәрби моряк булып хезмәт иткән 3. Абдуллин иптәштә үзенең хәрби профессиясенә, үз тирәсендәге специфик средага карата тирән дулкынландыргыч уй-фикерләр, ши-гырь юлларын үзләре таләп итеп торган хисләр булмаган дип кем әйтә алыр? Булган ул! 3. Абдул- линның шул ук циклдан икенче бер шигыре моны бик ачык күрсәтеп тора. Менә ул — «Корабль флагына карап»:
Кара диңгез. Иртәнге җил исә. Дулкыннар бәрелә корабка.
Әкрен генә әнә кояш чыга, Алсу нурын сибеп еракка. «Смирно!» дип яңгырый команда һәм Корабльдә тынлык урнаша.
Күз текиләр бер якка моряклар Чиксез шатлык, горурлык аша. Күтәрелә шул чак Ватан флагы — Бөек җиңүләрнең символы. Зәңгәрләнеп сурәтләнә анда Диңгезчеләр үткән дан юлы.
Аца карыйм мин мәхәббәт белән Үткәннәрне искә төшерәм.
Күңелемдә Ватаныма булган Иң саф хисләремне кичерәм.
Менә, шигырь нибары дүрт куплеттан тора. Әйбәт шигырь. Шушы кыска гына шигырьдә табигать күренешләре дә бар. Патриот морякның тирән хисләре дә, фикер байлыгы да бар. Бу шигырьне автор
91
язмыйча булдыра алмаганлыгы күренеп тора. Ә шул ук циклдан башла шигырьләр — циклны тутырыйм, киңәйтим дип, хис бёлән түгел, ә коры инерция белән язылганлык тәэсире калдыралар. Теманы ти- рәнтеи үзләштерү, поэтик осталык җитмәү — иң комачаулаган нәрсә әнә шул.
Поэзиядә тематика мәсьәләсенә, барлык жанрлардагы кебек үк, тиешенчә игътибар итәргә кирәк. Мөһим темаларның берсе — республикабызда яңа булган нефть промышленносте кешеләренең эшләрен, уй- хисләрен чагылдыру.
Бу тема буенча яшь шагыйрь 3. Абдуллин укучылар алдында зур бурычлы. Бу теманы өйрәнү-үз- ләштерү өчен 3. Абдуллинга мах-. сус иҗат командировкасы да кирәк түгел бит. Ул нефть районнарында яши, эшли, ә ни өчен аның поэтик иҗадында без бу теманың чагылышын күрмибез диярлек? Берле-ике- ле басылган шигырьләре сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да әлегә безне һич тә канәгатьләндерә алмыйлар.
Әдәбиятның барлык жанрларында, бигрәк тә шигырьдә, кешеләр, аларның эчке тормышлары чагылуы кирәк. Поэзиядә исә моның өчен мөмкинлекләр аеруча күп. Ләкин яшьләр бу мөмкинлекләрдән бик аз / файдаланалар. Бездә лирик шигырьләр юк дәрәҗәсендә аз. Кешенең эчке тормышын, укучыны уй-ландырырлык, дулкынландырырлык, йөрәгенә барып керерлек кичерешләрен бирүдә лирика көчле корал бит ул. Моңа әле һаман да тиешле бәя биреп бетерелгәне юк кебек. Теләсә нинди профессия кешесенең иң тирән уй-тойгыларын да лирик шигырь аша бирергә мөмкин. Бездә исә күпчелек хәлдә кешене үз про-фессиясенә генә баш-аягы белән* бәйләп кую алымнары кулланыла.
Шушы уңай белән мин И. Галлә- мов иҗады турында бер-ике сүз әйтәсем килә. 14. Галләмов производствода эшли һәм аның темасы да — производство кешеләре. Күпчелек шигырьләре һәм «Гади кеше-ләр», «Зәңгәр лампа» исемле поэмалары да шул ук темага язылганнар. Без аның иҗатында совет эшчесенең характерлы сыйфатларын поэтик алымнар белән, оста чагыштырулар белән күрсәтә алган ши-гырьләрен дә беләбез. Бу яктан ул яшь шагыйрьләребез арасында үзенә аерым урын алып тора. Мәсәлән, токарь Нияз образын ул шушылай тасвирлый:
Кем ул Нияз?
Аңа зур кешеләр, Нияз Сафич диеп эндәшә. Аның белән нигә һәрбер эшче Эш турында зурлап киңәшә. Архитектормы ул?
Профессормы?
Лекторымы әллә Горкомның? Данлы артист булып, йөрәгенә Кергәнме ул шәһәр халкының? Авточабышларда рекорд куеп, Илдән илгә әллә йөргәнме? һәм Москва елтыр «Победа»ны Бүләк jnren шуңа биргәнме? Юк, берсе дә түгел, Тик шулай да Бу сыйфатлар якын аңарга. Яшь ул, ләкин «токарь хезмәтенең галиме» дип мөмкин атарга.
Бик күп профессияләрне бергә өеп кабатлауларны искә алмаганда (ә моны автор шулай да искә алырга тиеш иде), монда без алдынгы токарь образына дан җырлауны, эшче профессиясен югары күтәрүне күрәбез. Бу — шагыйрьнең уңай ягы. Күпчелек шигырьләренең исемнәре дә характерлы: «Яшь эшчегә», «Яңа заказ», «Ковалевчы- лар», «Деталь», «Быковчы4 бригадир», «Архитектор», «Эшчеләр килде өмәгә», «Корпус», «Экономист» һ. б. һ. б.
Кабатлыйбыз: яшь шагыйрьнең үзенең сайлап алган, яраткан темасы бар. Ул индустрия кешеләрен җырлый. Әгәр автор бу юнәлештәге үсешендә чын поэтик югарылыкка күтәрелә алса, үзенчәлекле яхшы шагыйрь җитешүе мөмкин. Ләкин аңа бик-бик күп эшлисе бар әле. Аның’иҗатында машиналар, техницизм күп кенә очракларда эшче образын басып китәләр. Шагыйрьнең үзе сайлаган юлында дөрес үсүенә бу нәрсә зур комачаулык булып тора. '
Асфальт, кирпеч, цемент, металл төяп, Самосваллар алга узалар.
Бөек төзелеш өчен бу минутта, Заводларда мичләр кызалар, —
92
кебек юллар үзләренең тиешле поэтик эшләнешен тапмаганнар, ә коры сүзләр тезмәсе генә килеп чыккан.
Эшчене хисләр өлкәсендә дә артык «индустрияләштереп» җибәрүне шулай ук мактый алмыйбыз.
Конвейердан төшкән бу станок —
Бездә янган хисләр мисалы...
Тизлек диапазоны чиксез аның, Искерүне белмәс мсталы.
хМоннан 20—30 еллар элек шу-шындый юллар языла иде һәм басыла да иде. Ләкин бүгенге көн өчен артта калганлыкны гына күрсәтә бу.
Поэзиядә кешеләрне, җанлы ке-шеләрне бирергә кирәк. Мәсәлән, « Ковал евчыл ар» дигән шигырен алып карыйк. Теләк бик яхшы. Производствода киң патриотик хәрәкәт башлап җибәргән бу совет кешеләре поэзиядә чагылуга бик хаклы. Ләкин алар ничек бирелгән? Менә Александр белән Вилдан:
Икесе дә таза, киң җилкәле, Заводка да бергә килгәннәр. Берсе саргылт, берсе кара чәчле, Бер үк төсле кием кигәннәр.
Бу бит бернинди әдәби, шигъри образ түгел, ә гади плакат!
Шушындый характердагы кимче-лекләрдән арыну — оригиналь .яшь „ шагыйрь Галләмов алдында бүген төп бурыч.
Плакатлыктан,- гомумилектән, шаблонлыктан, примитивлыктан арыну — бер Галләмов алдында гына түгел, э күпчелек яшь шагыйрьләр алдындагы бурыч ул.
Уңышлы гына шигырьләр биреп, үсеп бара торган С. Гыйлемханов иптәш, мәсәлән, шундый юллар яза:
Кырлар тутырып байлык үстердек без, һәр башагы — удар дошманга, һәр башагы — муллык туган илгә, Тынычлык ул безнең дусларга.
Шома гына язылган кебек. Ләкин күп кабатланган, стандарт юллар. Бернинди яңа фикер, яңа образ юк. Сугыш елларында мондый юллар күп язылды. Ул чакта «һәр башак— дошман йөрәгенә пуля» иде һәм шулай булды да. Инде бүген шул теманы кабатлаганда «пуля* урынына — «удар» дип кую гына яңа шигырь тудырмый.
Без инде Гыйлемханов кебек күренеп үсә торган иптәшкә зуррак, җитдирәк таләпләр куя алабыз.
Ә гомумән, безнең яшь язучыла- рыбыз, шагыйрьләребез әкрен үсәләр. Г. Нәбиуллин, Әдип Малик иптәшләр күптәй инде берәр җыентык чыгардылар да бөтенләй тынып калдылар. 5—6 елдан бирле язып килгән, үзләренә хас поэтик почерклары туып килә торган Р. Гәрәй, Ш. Галиев кебек иптәшләрдән дә без күбрәкне таләп итәргә хакыбыз бар. Ни сәбәптәндер, алар сонгы вакытларда пассивлаша төштеләр. Москвада үткәрелгән семинар бу I ш тә ш л әр гә и җат л арын үстерүдә, тирәнәйтүдә зур этәргеч булырга тиеш.
Безнең поэзия фронтыбызда гаять зур кимчелекләр бар. Бездә шигырь язучылар күп, ә чын шигырьләр бик аз. Бу сүзләрне яшьләргә карата гына түгел, гомумән барлык поэзиягә карата әйтергә мөмкин. Поэзия — үзенчәлекле жанр. Прозаны киң масса укый, ә поэзиянең үзенең укучылары бар һәм, бүгенге факттан чыгып әйткәндә, бу укучыларның саны мәгълүм дәрәҗәдә чикләнгән дә кебек. Моның сәбәбе, ихтимал, бездә бик урта кул шигырьләрнең күп булуындадыр? Ләкин бер нәрсә ачык: поэзия алдына үзенә аерым һәм катлаулы, специфик бурычлар куела. Үлчәүләргә корылып, рифмаланып юлларга бүленеп салынган һәрбер факт, вакыйга, хәбәр, фикер, мәкалә — поэзия дигән сүз түгел әле. Менә шул бик гади аксиоманы бигрәк тә яшьләр аңлап җиткермиләр. Шулак язылган, хәтта басылып та чыккан кайбер шигырьләрне укыйсын, ул, ниндидер, сиңа бик мәгълүм факт турында сөйли, ә йөрәккә барып җитми, фикерне уятмый, хисләрне тирбәтми, күңелләрне дулкынландырмый, кыскасы, сине шатландырмый да, борчымый да, — укыла һәм онытыла. Бу — бер бәла. Икенчесе, тагын да начаррагы — чиксез ка-батланулар. Шигырь язучы яшьләр бүтәннәрне кабатлыйлар, үз-үзләрен
93
•кабатлыйлар. Күп кенә шигырьләр бер үк темага, бер үк сүзләр белән диярлек язылалар. Күп еллар буенча язып килгән иптәшләрдә дә гөрләп чәчәк атып үсүне, сокландыргыч яңалыкларны, куанычлы поэтик ачышларны җитәрлек күрмәү борчылуга төшерә.
Безнең татар совет әдәбиятында, сәнгатендә бик нык борчый торган тагын бер өлкә бар. Ул да булса — драматургиябезнең артта калуы. Драматургларыбызның аз санлы булуы, язылган сәхнә әсәрләренең, күп кенә очракларда, югары таләпләргә тулы җавап бирә алмавы нәтиҗәсендә, театрларыбыз репертуар кытлыгыннан җәфа чигеп ки-ләләр. Драматургии иҗат өлкәсендә кискен борылыш ясау, югары идея- художестволы сәхнә әсәрләре тудыру— безнең барыбызның да уртак бурычыбыз. Бу бурычны үтәүдә яшь әдәби кадрларыбызның да тоткан урыны кечкенә булмаска тиеш.
Моннан биш ел элек, яшь язучы- .ларның беренче конференциясендә, драматургия турында сүз булмаган иде. Чөнки яшьләр арасында бу авыр һәм катлаулы жанр өстендә эшләүчеләр күренми иде әле диярлек.
Бүген исә хәл бүтәнчә. Узган еллар эчендә «Тын алан шаулый», «Нурия һәм аның дуслары» исемле пьесалары белән иптәш Кальметьев киң тамашачылар массасы алдына чыкты. Шәриф Хөсәенов үзенең «Профессор кияве» исемле комедиясе белән безне шатландырды. Колхоз- совхоз театрларында А. Вәлиевнең «Вәгъдә», И. Мозаффаровның «Туры әйткән туганына ярамаган», А. Фәтхуллинның «Тол елга», Р. Ишморатованың «Бай кияү», «Омтылыш» исемле пьесалары куелдылар. Драматургия өлкәсендә эшләүгә шулай ук Катиев Илгизәр, Хөсәенов Гали, Зәйнашева Гөлшат, Заманов Әмир, Хәмидуллин, Фәт- хетдинов Һ. б. иптәшләрдә зур ом* тылыш бар, уңышлы да, уңышсыз да көч сынап караулар бар. Бу специфик жанрга җиңел чә карамыйча, аның никадәр җаваплы, катлаулы икәнлеген тирәнтен аңлау, драматургии мастерлыкка бөтен көчеңне куеп өйрәнү тәэмин ителсә, яшь иптәшләр мәгълүм уңышка ирешә алырлар дип ышанырга мөмкин.
Алексей Максимович Горький, бер пьесага бәя биргәндә, түбәндәге сүзләрне язган иде:
«Драматургии форма — әдәбиятның иң кыен формһсы ул. Башлап язучыларга драма җиңел һәм уңай форма булып күренә, чөнки аны тормыш шартларын чагылдырмыйча, пейзажны күрсәтмичә, геройларның рухи тормышларын тасвир-лаулар иолы белән аңлатып бирмичә, башыннан ахырына кадәр диалоглар белән, ягъни кешеләрне сөйләтү юлы белән генә язарга мөмкин. Ләкин — драма хәрәкәтләрне, геройларның активлыгын, көчле тойгыларны, кичерешләрнең тизле-ген, сүзнең кыскалыгын һәм ачыклыгын таләп итә. Әгәр пьесада болар булмаса — драма да юк дигән сүз. Ә боларның барысын да сөйләшүләр белән генә — диалоглар белән генә — бирә белү гадәттән тыш авыр эш, моны хәтта тәҗрибәле язучылар да бик сирәк булдыра алалар.
Әйтергә мөмкин, драма өчен, әдәби таланттан тыш, теләкләрнең, ом-тылышларның үзара бәрелешләрен тудыруда бөек осталык таләп ителә, ул бәрелешләрне тиз һәхм какшамас логика белән хәл итә белү таләп ителә, бу логика белән исә авторның башбаштаклыгы түгел, бәлки шул фактларның, характер-ларның, _ тойгыларның көче җитәкли».
Пьеса язучы яки язарга теләүче һәрбер яшь язучы Горькийның бу сүзләрен һәрвакыт исендә тотып эш итәргә тиеш.
«Профессор кияве»нең уңышы нәрсәдә?
Анда аерым образлар арасындагы теләкләрнең, омтылышларның үзара бәрелешләре җәмгыятебезнең үсешендәге бүгенге баскычы өчен характерлы булган реаль ситуацияләрдә күрсәтелә. Рөстәм — эшче егет һәм ул бүгенге алдынгы эшче сыйфатлары белән бизәлгән. Ул эшли дә, укый да, хезмәтенә иҗат эше дип карый, уйлана, эзләнә, гел
94
алга омтыла, производствоны югары күтәрү өчен, аңа яңалыклар кертү белән шөгыльләнә. Аның эчке дөньясы бай, тойгылары тирән. Шул ук вакытта ул бик тотнаклы. Рөстәм образында без физик хезмәт белән акыл хезмәте арасындагы аермалыкның юкка чыга бару процессын күрәбез. Ул гади эшче генә түгел, ә эшче-пнтеллигент. Комедиядә, реаль вакыйгалар һәм җанлы образлар аша, үзенчәлекле һәм мавыктыргыч алымнар белән, нәкъ әнә шул проблема хәл кылына. Комедиядә тормышны лакировкалау да юк. Анда безнең җәмгыятебездә әле үзен вакыт-вакыт бик нык күр- сәткәләп куя торган, үсешебезгә комачаулый торган тискәре яклар да, тискәре образлар да бирелә. Профессор Хуҗин бар анда. Бу — реаль тормыштан аерылган, үз эченә йомылган, тирә-яктагы тормышның үзгәрүен, кешеләрнең үсүен күрми торган, нәтиҗәдә, үзен интеллигент дип санап йөрсә дә, нык артта калган һәм эшче Рөстәмнең рухи үсеп, интеллектуаль яктай өстен чыкканлыгын да сизмәгән хәсрәт укымышлыларның бер вәкиле. Башта комедиянең исеме дә «Кем интеллигент» дип аталуы очраклы хәл түгел, бу исем аның идея эчтәлеген тулырак ачып бирә иде. Бу спектакль, без сусаган комедия жанрында булуы белән генә түгел, ә башлыча, җәмгыятьтә, тормышыбызда барган зур үсеш процессының бер ягын художество алымнары белән күрсәтә алуы белән тамашачыларда уңыш казанды.
Ә менә Ш. Хөсәеновның шуннан соң язган икенче комедиясе «Бирнәле кыз» турында моны әйтеп булмый. Анда башта, шулай ук, бу авторга хас булганча, тормыш фактлары бик үткен һәм дөрес куела. Сара ВУЗ бетергән, ләкин шәһәрдән читкә китәсе килми. Бердәнбер юл — шунда кияүгә чыгып калу. Шул тирәдә автор мавыктыргыч сюжет оештырып җибәрә. Ләкин комедиянең дәвамында ясалма мо-ментлар өстенлек алып китәләр. Илдар образы ясалма. Ул, Сараның һәм аны чолгап алган среданың барлык кабахәтлекләрен белә торып, аны гафу итү юлы и а баса, Фатыйма образы да ачылмаган. Аның үз мәхәббәтен Сара хакына корбан итүе ышандырмый. Сара үзе исә, реаль кире образ булудан, та-машачы ышанмаслык мәзәк юлларга кереп китә. Автор бу кулъязмасы I өстендә әле нык кына эшләр дип ышанабыз. Чөнки анда яхшы коме- X дия өчен материал бар. Тик аларны тормыштагыча итеп оештыра белергә кирәк.
Беренче планда пьесаның схемасы, формасы булып, образлар, кешеләр икенче планда булсалар, ягъни тормыш үзе драматик фермага яраклаштырылса, автор һәрвакыт уңышсызлыкка дучар була. С. Кальметьев белән дә шундыйрак хәл булып алды. «Тын алан шаулый» — драматик алымнары, корылышы беркадәр таркаурак булса да. без анда чын тормыш вакыйгаларын, реаль ситуацияләрне күреп үткән идек һәм шул сыйфатлары белән ул сәхнәдә уңыш белән барды. Ләкин бу автор үзенең «Нурия һәм аның дуслары» исемле комедиясендә бу хакыйкатькә турылыклы булып калмады һәм уңышсыз-лыкка очрады. Тирән эчтәлекне арзанлы формага, трюкларга буйсындыруы сәхнәдә фальшь булып яңгырады.
Бер нәрсәне ачык аңларга кирәк: драматик алымнар, фокуслар белән генә (алар ничаклы оста эшләнгән булсалар да) чын пьеса туа алмый. Төп чыганак — тормыш үзе булырга, бөтенесе реаль тормыштан алынырга тиеш.
Яшь драматурглар арасында бу специфик жанр буенча үзләренең сәләтләре белән ялтырап киткән Кальметьев, Хөсәенов кебек иптәшләрдән без алда яңадан-яңа югары идея-художестволы сәхнә әсәрләрен зур ышанычлык белән көтеп калабыз. Шулай ук А. Валиевиың да бер «Вәгъдә» белән генә калмавын. И. Мозаффаровның да, Фәтхуллин- иың да һәм башка иптәшләрнең дә драматургия өлкәсендә яңа, кыю һәм уңышлы адымнар ясавын кө-тәбез.
Иҗатта яшь драматургларга да, прозаикларга да, шагыйрьләргә дә,
95
тәнкыйтьчеләргә дә бүгенгегә караганда кыюрак адымнар ясарга, тормыш эченә тагын да эчкәрәк кереп, аны тирәнтен өйрәнеп, күп тапкыр уңышлырак, күп тапкыр нәтиҗәлерәк эш итәргә кирәк. Әдә-бият алдына куела торган таләпләр югары һәм алар үскәннән-үсә баралар. Яшьләр иҗаты да, олылар белән беррәттәи, әнә шул таләпләр югарылыгында торып үсәргә тиеш.
Яшь язучылар, шагыйрьләр, дра-матурглар, тәнкыйтьчеләрне кыюрак үстерү, яңа яшь көчләр тарту, алар арасында көндәлек тәрбия, уку-өй- рәнү эшләре алып бару мәсьәләсе Татарстан Совет язучылары союзы правлениесенең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Чөнки, дөресен әйтергә кирәк, бу эшнең бүгенге куелышы безне һич тә канәгатьләндерә алмый. Яшьләр белән эшләүдә, иҗат ягыннан булсын, оештыру якларыннан булсын, бездә зур кимчелекләр яшәп килә әле. Бездә бу эш гомумирәк төстә бара, һәрбер яшь язучы белән индивидуаль эшне көчәйтергә кирәк. Моның өчен безнең танылган язучыларыбызның конкрет рәвештә теге я бу аерым бер яшь язучының иҗаты белән көннән-көн кызыксынып торуы, иҗади очрашулары, конкрет әсәр өстендә эшләү процессында үзенең зур тәҗрибәсе белән уртаклашуы, яшь иптәшләрнең профессиональ осталыгын күтәрүгә практик ярдәм күрсәтүе кирәк. Бик кирәкле һәм файдалы бу чара бездә юк дәрәҗәсендә аз үткәрелә. Правление каршында төзелгән яшьләр комиссиясенең үзенең эше дә ничектер тиешенчә җайга салуны, беркадәр үзгәртүне таләп итә кебек. Без моңа кадәр төрле методлар кулланып карадык. Элек яшьләр түгәрәге аерым яши иде. Шуннан соң, иҗат үсеше ягыннан нәтиҗәлерәк булыр дип, яшьләрне, жанрлары буенча, союз каршындагы иҗат секцияләренә йөртүгә күчтек. Чөнки анда әсәрләр тирәнрәк тик-шереләләр. Ләкин моның белән, яшьләрнең үз инициативаларын беркадәр кысрыклау килеп тумыймы дигән сорау да килеп басты. Бәлки безгә элекке методка кайтырга кирәктер?
Газета-журнал редакцияләренең, Таткнигоиздатның яшьләр белән, ал арның иҗатлары белән моңарчы булганга караганда күбрәк кызыксынуларына ирешик. Яшерене-баты- рыны юк: күп кенә очракларда, бу эшне бары язучылар союзы эше дип кенә карау фактлары бездә һаман да яшәп килә әле.
Яшь һәм башлап язучыларның иҗатларын активлаштыруда роле кечкенә булмаган «Үсү юлы» альманахының эше күп яхшыртылуны таләп итә. Альманахның кимчелекләре байтак. Материал оештыруда редколлегиянең эше дә, басылып чыккан китапларның эчтәлеге дә безне әле һич тә . канәгатьләндерә алмыйлар. Бу өлкәдәге эшне көчәйтергә, аңа бер штат билгеләргә һәм хәзергечә елына бер я ике китап кына түгел, ә 3—4 китап чыгаруга һәм калынрак итеп чыгаруга ирешергә кирәк.
Урыннардагы әдәби түгәрәкләрнең эшен нык яхшыртырга, язучылар союзының алар белән җитәкчелек итү эшен күп көчәйтергә кирәк. Шагыйрьләр секциясенең чираттагы утырышл арыннан берсен Пединститутта үткәрү һәм анча әдәби түгәрәк члены X. Камаловның шигырьләрен тикшерү уңай нәтиҗә биргән иде. Бу тәҗрибәне түгәрәкләрдә кабатларга һәм барлык секцияләр буенча да үткәрергә кирәк. Яшь әдәби көчләр белән тыгызрак аралашу, аларпың иҗади* үсешләренә эшлекле ярдәм күрсәтүнең та-гын бүтән формадагы чараларында эзләп табасы иде.
һәрбер яшь һәм башлап язучыдан әдәбият теориясен яхшы белү таләп ителә. Ләкин бездә бу турыда бернинди кулланма юк диярлек. Әдәби иҗат процессын күрсәткән китаплар турында әйтеп тә торасы юк. Ә мондый китапларга мохтаҗ-лык бик зур. Рус телендә әдәбият теориясе турында махсус дәреслекләр бар. Маяковскпйның, «Как делать стихи», Исаковскийиыц «О поэтическом мастерстве» исемле китаплары, күренекле рус язучылары- ның иҗат тәҗрибәләре бурындагы мәкаләләрен туплаган «О писательском труде» исемле җыентык һ. б.

бар. Яшь һәм башлап язучыларга без аларны тәкъдим итә киләбез. Ләкин татар телендә дә, татар әдәбияты мисаллары белән баетылган шундый китаплар чыгаруга күптән вакыт инде. Язучылар союзы, тел- әдәбият институты һәм Таткнигоиз- дат бик кирәкле бу эшкә практик тотынсыннар иде.
Яшь язучылар белән эшләүдә, ВЛКСМ Өлкә Комитеты, Культура һәм Мәгариф министрлыклары, әле- гә кадәр булган кебек читтә торып калмаска, ә бу эшне үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп санарга тиешләр, һәм бу — аларның эш планнарында чагылырга тиеш.
Ниһаять, практика күрсәткәнчә, яшь язучылар белән эшләүдә бик зур һәм файдалы чара булган яшь язучылар конференциясен системага кертергә кирәк.
Яшь язучыларның беренче кон-ференциясеннән соң үткән биш ел — безнең кызу темплы чорыбыз өчен аз вакыт түгел ул. Бу биш ел эчендә илебез коммунизм төзелешенең барлык тармаклары буенча искиткеч алга китте. Бу — безнең күз алдында бара торган, үзебез актив катнашчысы булган бөек тарихи процесс. Бер үк вакытта, алда торган бурычларның да, табигый ки, үсә һәм катлаулана баруы да бик ачык аңлашыла. Партиябезнең XIX съезды, КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарлары, ВЛКСМ ның әле генә үзенең эшен тәмамлаган XII съезды совет халкы, алдына, шул исәптән язучылар алдына, яңа көч, яңа дәрт, яңа илһам белән коралланып үтәлергә тиеш булган бөек бурычлар куйдылар. Шулар яктылыгында без үз эшебезгә бәя биргәндә, тынычлануга һич тә урын булмавын, без, язучылар, үз өстебезгә төшкән бурычларны үтәү буенча бөек совет халкы алдында һаман да әле зур бурычлы булып калуда дәвам иткәилегебезне күрәбез. Алда без барыбыз да бүгенгә караганда киеренкерәк итеп, җаваплылыкны тирәнрәк тоеп, бөтен көчебезне биреп, сәләтебезне, талантыбызны максималь дәрәҗәдә хәрәкәткә китереп эшләсәк, бу бөек тарихи бурычларны үти алырбыз, батыр совет халкын коммунизм рухында, патриотизм рухында, бердәмлек, дуслык һәм интернационализм рухында тәрбияләүдә партиягә эшлекле ярдәм күрсәтә ала торган югары идея-художестволы әсәрләр-не күбрәк һәм күбрәк тудырырбыз.

7