Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЯЛАНТАУ КЕШЕЛӘРЕ"


1953 елда Мирсәй Әмир «Совет әдәбияты» журналында «Ялантау кешеләре» исемле романының беренче китабын бастырып чыгарды (8—9—10—11 —12 саннар). Роман әле төгәлләнмәгән. Язучының нинди мөһим проблемалар кузгатуы һәм образларның тулы йөзе алдагы китапларда ачыкланыр.
Ләкин алдагы өлешләренең нинди юл алуы да шушы китапның идея-художество ягыннан ни дәрәҗәдә югары торуына бәйләнәчәк. Шуңа күрә журналда басылып чыккан хәтлесе турында фикер йөртү урынсыз булмас кебек тоела.
Язучы романны Кама буйларын, җәйге ял көнен сурәтләүдән башлый. Моны ул соңыннан киләчәк шомлы вакыйгаларга контраст итеп ала. Шундый ук ял күренешләрен,, бәхетле, ямьле тормыш картиналарын без Мирсәй Әмирнең сугыш башлангач та язган «йөрәк уты» пьесасында да (1941) күргән идек. Аерма тик вакыйгаларның чик буе колхозында — Украинада баруында гына. «Ялантау кешеләре»нең баштагы бүлекләрендә язучы, индивидуаль штрихларны бөтенләй диярлек күрсәтмичә, кирәгеннән артык күп сөйли, вакыйгаларны суза. Ка-милләрнең Каманы йөзеп чыгулары гына да, әйләндереп-әйләндереп яза торгач, унбиш биткә җитә. Шулай ук Камилләрнең, сугыш башлану хәбәрен ишеткәч, өйгә кайтып барулары да, гәрчә берничә минутлык кына юл булса да, атна буена сузылган кебек тоела. Автор, күрә-сең, иң характерлы вакыйгаларны гына сайлап алуга җитәрлек игътибар итмәгән, шәһәрдә туган бөтен ыгы-зыгыларны, үзгәрешләрне теркәп куярга тырышкан.
8 .с. ә.“ № 5
Романның баштагы өлешендәге чигенешләр вакыйгаларның җитез агышын бик нык киметәләр. Беренче бүлектә язучы Камил беләп* Саниянең һәм шулар янында тагын Фоатның тулы биографиясен сөйләп чыга. Шунда ук Башкирцев та искә алына. Бу чигенешләрдә тик Сания белән Камилнең — ике яшь йөрәкнең аңлашу күренеше генә хәтердә кала, — ул чыннан да сән-гатьчә, образлы сурәтләнгән. Ә гомумән алганда әле вакыйгаларга килеп кермәс борын ук шундый ерак чигенешләр ясау ялыктыргыч чыккан. Геройның үткән юлына әйләнеп карау моментлары Мирсәй Әмирнең башка әсәрләрендә дә очрый. Мәсәлән, «Агыйдел»дә. Ләкин биредә, әйтик, Артыкбикә язмышын хәтердән кичергән урыннарда укучы моңа тәмам хәзерләнеп җиткән була, Артыкбикәнең кем булуы турында авторның үзеннән ким кызыксынмый, һәм шушы узганны сөйләтү генә Артыкбикә образын тутыра, вакыйгаларга, башка геройларның сүзләренә аныклык кертә.
Әйтергә кирәк, сугыштан соңгы романнарда чигенешләргә күп урын • бирү гомумән котылгысыз бер алым дәрәҗәсендә кулланыла башлады. Биредә түбәндәге бернәрсәгә игътибар итмичә булмый. Геройның үткәненә соклануга караганда, аның характерын әсәрдә алынган вакыйгаларның үз эчендә ачу образны гәүдәләндерүгә ныграк ярдәм итә. Шәриф Камал, мәсәлән, «Матур ту-ганда» романында геройларның тулы йөзен әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар барышында күрсәтеп бирә алачагына нык ышанып эш итә, — аларга анда эш, хәрәкәт, кичереш *
ИЗ

114
җитәрлек, һәм шуңа күрә чигенешләргә бик аз туктала.
М. Әмирнең «Ялантау кешелә- ре»ндә әсәрнең стилен таба алмау нәрсә белән аңлатыла? Моңа җавап бирү өчен язучы иҗатының гомуми бер үзенчәлеген искә алырга туры килә.
Мирсәй Әмир әдәбиятта үз тавышын ишеттергән, формалашкан язучы. Шулай булуга да карамастан, Миосай^мцрнең һәр әсәрендә үзе- нә чбер стпль йүрергә була. «Безнең авыл -—кешесе» исемле повесть (1933) рәхимсез көрәш, искене мәр-хәмәтсез җимерү, яңаны тайпылышсыз яклау тоны белән, көчле логика белән язылган. Мәкерле кулак белән тимердәй нык ихтыярлы коммунист Викташев" арасында барган сыйнфый көрәшне башкача сурәтләү мөмкин дә булмас шикелле. Крестьян Сабирның да күңелендәге каршылыкларны җиңү процессы каты чиргә каршы көрәшкән шикелле бара. Биредә лирика бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә инде «Агыйдел» по-вестенда (1935) җилле, яңгырлы сүрән һава җылы, аяз һавага алмашынгандай була. Биредә повестьның үзәгенә яшьләр куелган, туларның эшләре, көрәшләре, хисләре тасвирланган, һәм шушы материал үзеннән-үзе әсәргә дәртле, ягымлы, көр тавыш китереп керткән. «Миңлекамал» драмасында (1944) беренче картиналардан ук Ватан сугышы тудырган киеренке, кырыс, һәр минуты тиңдәшсез кыенлыклар китерә торган обстановка тасвирлана. Шушы иҗат үзенчәлеге генә дә сәнгатьтәге бер мөһим закончалыкны — эчтәлеккә ярашлы художество формасы табуның язучыга никадәр зур уңыш китерүен күрсәтә.
Үз-үзеңне кабатламыйча һәм кеше стиленә кермичә, Ялантау кешеләренең тормышын нинди стиль белән хикәяләргә соң?
Мирсәй Әмир әле әсәрнең беренче бүлекләрендә, күргәнебезчә, үзе дә бу сорауга җавап тапмаган.
Ләкин үзәк вакыйгаларга килен кергәч, төп фикерне сурәтләүгә — совет кешеләренең Бөек Ватан сугышы чорындагы омтылышларын, уй-тёләкләреи, эш-хәрәкәтләреи күрсәтүгә күчкәч, язучы яссы тасвирлардан, тонык, төссез картиналардан арына барып, киң, эпик планда хикәяли башлый. Эпик киңлек дцп } әйтүдән биредә географик масштаб,/ /кына күздә тотылмый. 14ң мөһиме— I роман сугыш чорындагы катлаулы / мәсьәләләргә кагыла. Әнә шул хәл аның күпкырлылыгын билгели. Хикәяләү табигый һәм гади ага башлый. Язучы, шулай итеп, әсәрне язу вакытында үз юлый таба. Моңа аеруча игътибар итмичә булмый. Язучылык эшендәге бик мөһим момент ул. Мондый үзенчәлек романның беренче китабын менә шул ирешелгән югарылыкка күтәреп төзәтергә мөмкин булуын гына күрсәтеп калмый, ә бәлки, шушы юлдан тайпылмаганда, алдагы өлешләренең дә уңышлы язылачагына өмет тудыра.
Әсәр Бөек Ватан сугышы чорын яктырта. Ватаныбызга фашистлар ябырылып, илнең азатлыгы куркыныч астында калгач, кешеләр тыныч, бәхетле тормыштан аерылырга мәҗбүр булалар. Рәхимсез сынау көннәре башлана. Берәү дә читтә калмый аннан: совет кешесенең сүзе, эше-көрәше, дөньяга карашы, үз-үзен тотышы һәм кичерешләре тикшерелә биредә. Менә шушы киеренке чакларда Ялантау кешеләре үзләрен ничек тоттылар? Язучы әнә шундый сорауны куя да, илебезнең, гади бер шәһәрен, аның төрле со- циаль_катлаү кешеләрен алып, без- нец~~~~тарихта тинДӘШС булмаган җиңүебезнең философик эчтәлеген', сбвет кешесенең, совет дәүләтенең көч чыганагын ачарга тырыша.
Романның баш геройлары — Камил белән Сания. Камил кечкенәдән ятимлекне татыган, балалар йортында тәрбияләнгән. Тора-бара Ялантау шәһәрендәге җидееллык мәктәпнең балалар интернатына килеп эләккән. Аннары махсус хәзерлек курслары үтеп, педагогия институтын тәмамлап чыккан. Шушында ук сөйкемле һәм тыйнак бер кыз Сания белән тормыш кора, аннары алар Ялантауга килеп, байтак еллар укытучы булып эшлиләр, халыкның ихтирамын казанып, тату
115
семьяда, улларының үсүенә куанып, яшиләр. Шушы хәлендә алар сугыш турындагы коточкыч хәбәрне ишетәләр.
Романның сюжетын нигездә сугыш тудырган кыенлыкларга каршы көрәш процессында характерлар формалашуы тәшкил итә. Камил башта үзен һаман яу кырына җибәрми торулары өчен газаплана, китәргә хәбәр килгәч, аны икенче нәрсә борчый башлый — Саниясе бү- ген-иртәгә бала тудырыр өчен больницага керергә тиеш, андый хәлдә калдыру Камил өчен әйтеп бетергесез дәрәҗәдә уңайсыз. Камил белән Саниянең аерылышу киче укучылар хәтерендә тирән эз калдыра — язучы аларның психологик кичерешен мастерларча, гаҗәп бер төгәллек белән сурәтли. «Бер-берсенә үтә якын булган кешеләр җитди кичереш минутларын бергә уздырган чакларында гомумән аз сөйләшүчән булалар. Тойгылар бер-берсен сүзсез яхшырак аңлашалар.
Менә Камил. Ул урлап-урлап кына Саниясенә күз төшерә. Саниясе моны сизмәсә, ул аңардан озак-озак күзен алмый тора. Карап тора-тора да, үзе дә сизмәстән, тирән итеп көрсенеп куя. Сугыш тудырган төп конфликттан, шулай итеп, кешеләр- • дәге эчке психологик конфликтлар килеп чыга. 1Моңа тагын характер-: лар һәм дөньяга карашлар арасындагы һәм башка аермага нигезләнгән каршылыклар кушыла.
Язучы Камилне фронтта сурәтли. Аларның часте, каты бәрелешләрдән соң, приказ буенча, икенче позициягә күчәргә, ә бер отряд чигенешне каплап торырга тиеш була. Ул отрядта Камил дә сугыша. Шушы сугышларда ул авыр • яралана һәм дәвалану өчен әлеге отрядтан да аерылып кала. Ул яткан районда инде колхозчылар, бөтен тартын китереп, партизанлык эшенә хәзерләнәләр. Аларның бу эшенә җан кертүче, оештыручы, аларга туры юл күрсәтүче — партия райкомы, аның секретаре Угланов. Камил, сәламәтләнгәч, шушы Угланов җитәкчелегендәге партизаннар отрядына кушыла. Шулай итеп, без вакытлыча немецлар кулы астында калган территориягә килеи керәбез.
Көрәшнең икенче фронты сугыш юк җирдә, безнең ерак тылыбызда.
Сугышның шомлы җиле Ялантауга да кискен үзгәрешләр кертә. Мондый шартларда Сания, тыныч вакыттагы кебек, декрет отпускы- сыннан файдаланып, өйдә бала карап кына вакытын уздырырга телә-ми, болай да инде әллә ничә көннәр үтә, Сания дә, 7—8 яшьлек улы Хәсән дә, эвакуацияләнеп килгән Ольга Дмитриевна да бала караудан бушамый. Ләкин Сания бу йомшаклыгын җиңә. Камил киткәннән соң аның урынына мәктәпкә директор булып элекке пенсионер, карт укытучы Сөләйман Гафуров билгеләнә, ләкин ике улының да һәлак булуы хәбәрен ишеткәч, Сөләйман абыйның йөрәге күтәрә алмый, үлеп китә. Моннан соң директор итеп Санияне билгелиләр.
Партиянең район комитетына һәм шәһәр советына бу вакытта яңа шартларның бөтен катлаулылыгын искә алып җитәкчелек итәргә туры килә. РайкОхМ секретаре Башкир- цевка төрле мәсьәләләр, төрле киңәшләр беЛән киләләр. Ул берьюлы барлык кешеләрнең фронтка китеп бетүләренә дә юл куймаска тиеш — тылдагы эшне өзеклек хәленә китерергә ярамый, шулай ук китәргә теләүчеләрнең изге омтылышларын да сүндермәскә тиеш. Шунда ук, таза беләкле колхозчыларның фронтка китүләре бер хәл әле, ди Гайнетдин абзый, күрше колхозның председателе, «тик менә, шуны озатам, дип, бөтен нәсел-нәсәбе куба. Кайбер көнне, шуларны озатып,’ ярты колхоз пристаньга төшеп китә...» Башкирцевка шулай ук укыту эшләренең торышын да онытырга ярамый — ул бу хакта махсус киңәшмә үткәрә. Романдагы мәктәп укытучылары, университет студенты Миләүшә образлары илебезнең иртәгәге көнен, киеренке көрәш барган чакта да партиябез һәм хөкүмәтебезнең киләчәк турында җитди кайгыртуын, бернинди өметсезлеккә һәм икеләнүләргә урын калдырмыйча, гаҗәп бер сабырлык һәм салкын канлылык белән, киләчәк буынны җитештерү буенча эш алып баруын чагылдыра. Үз эшенең җи

]]
ңелмәс булуына ышанган социалистик строй гына алга таба шулай ерак карый ала.
Сугыш шартлары шәһәрнец йөзен бөтенләй үзгәртә. /Москвадан Ялантауга Төгәл механизмнар ашводы күчеп килә һәм биредә фронтка кирәкле әйберләр эшләп чыгара башлый. Моны сурәтләп, язучы тагын бер бик мөһим идеяне чагылдыра — бөтен илнең тиз арада хәрби шартларга җайлашуын; планлы хуҗалыкка нигезләнгән, завод-фабрика- лары халык милке булган дәүләтнең бөек өстенлеген, иксез-чиксез ил күләмендә маневр ясый алу сәләтен, көнчыгыш районнарында яңа промышленность тармаклары һәм җирле эшчеләр кадрлары үсеп чыгуын күрсәтә. Кышкы чатлама суыкта Төгәл механизмнар заводын Казаннан Ялантауга күчерү күренешен зур дулкынлану белән, эчке бер киеренкелек хәлендә укыйсың. Шул вакытта Карпов хатынының баласы туңып үлү картинасы укучының күңелен тетрәтә.
Язучы, шулай итеп, сугыш чорында ил күләмендәге иң зур һәм катлаулы мәсьәләләрне иңләп алырга омтыла. Гомумирәк планда алып '.караганда, Камил образы совет кешеләренең фашистлар басып алган территориядәге көрәшләрен, ә Сания тылдагы көрәшне гәүдәләндерә. Язучы уйлавынча, Угланов образы илбасарлар тылындагы көрәшне оештыручы партия җитәкчелеген, Захар Петрович Дубцов һәм башка колхозчылар төп партизаннар массасын чагылдырырга тиеш. Башкирцев образы тылдагы партия җитәкчелеген, Аркадий Андреевич Гу- бернатров, Карпов һәм башкалар эшчеләрнең- фидакарьлеген гәүдә-ләндерәләр. Зөбәрҗәт образы исә колхозчыларның тырыш хезмәтен күрсәтә.
Әсәрдәге геройлар, шулай итеп, нигездә иҗтимагый көчләрне гәү-дәләндерү максатыннан чыгып алынганнар.
М. Әмирнең әле бу тикле киң планда язганы юк иде. Андый бурычны үз алдына бары тик зур тәҗрибәсе булган һәм иҗаты үсә торган художникның гына куюы мөмкин. Биредә идеяне тулы ачу, образлар характерын күрсәтү ягын-нан гына түгел, романны, әйтик, композицион төзү, вакыйгаларны бер-берсенә бәйләү ягыннан да авторга зур кыенлыклар белән очрашырга туры килә, шуңа күрә әле, мәсәлән, журнал вариантында төрле күренешләрнең эзлеклелегендә дә шактый ясалмалык сизелә, вакыйгалар нигездә геройларның бер- берсенә мөнәсәбәтләре аркылы ял-ганса да, Камил белән Сания тирәсендә барган вакыйгаларны һәм ике урындагы геройлар язмышын күбесенчә автор үзе генә бәйләп бара. Аннан да бигрәк, баш геройларны нинди хәлләрдә сурәтләү, аларныц характерын нинди көрәшләр аркылы укучыга җиткерү мәсьәләсе әле язучы өчен ачыкланып җитмәгән булса кирәк.
Камил образы романда матур уйланган образ. Аның йөзендә язучы совет чорында һәм бары тик совет строе ярдәмендә генә җитлеккән совет интеллигентының чиксез тырышлыгын, максатка ирешүдә та-йпылышсыз булуын, саф мәхәббәтен, үз эшен бөтен күңеле белән сөюен, ялкынлы патриотик хисләрен, туган илнең азатлыгы һәм бәхете хакына үз-үзен аямыйча көрә-шүен, бай эчке дөньясын гәүдәләндерергә тырыша. Билгеле, барлык совет кешеләренә дә хас булган бу күркәм сыйфатларны язучы үзенчәлекле алымнар белән күрсәтергә тиеш була.
Ләкин язучы аның характерының бер төп сызыгын ачык билгеләмәгән. Образ буларак аны үсештә гәүдәләндерү өчен, аңа эгоист, мораль яктан бик үк сәламәт булмаган Фоат каршы куела. Әтисе мө-галлим булганлыктан, Фоат кечкенәдән үк китап күреп үсә. Шуңа күрә аны башта, әле Камил яңа гына интернатта торып укый башлаган чакларда, талант иясе, милләтнең киләчәк йолдызы дип күк- ләргә чөеп мактыйлар. Ә инде аны белем ягыннан Камил куып җиткәч, Фоат аны күрә алмый башлый. Шушы киеренке мөнәсәбәтләр җирлегендә романда фон төсендәге конфликт тугайдай була. Ләкин чын

117
конфликт түгел әле бу. Дөрес, ка-йрашларның капма-каршылыгы да әсәрдә бер конфликт тәшкил итәргә мөмкин. Әмма биредә ике капма- каршы көч бәрелешми, бәлки параллель бара, кире көч бер бөтен проблеманы хәл итүгә каршы то-ручы итеп алынмый, максатка ирешү әлеге көчнең булу-булмавына бөтенләй бәйләнмәгән, уңай сыйфатлары белән Камил үзенә яши, кире карашлары белән Фоат үзенә яши.
Ром а нд а гы капма-каршы көчләр - нец параллель баруы авторның түбәндәге сурәтләвендә аеруча ачык аңлашыла. Сугыш башлангач Фоатны Хәрби Комиссариатка комиссиягә чакырганнар. Ләкин Фоат үзен бер эшкә дә яраксыз чирләшкә дип йөри. Аны хатыны озата килгән. «Якында гына, бакчаның ямен җи-бәреп утырган, бөтен җирен гөмбә басып киткән, яфраклары сирәгәйгән авыру усак агачына иңе белән сөялгән хәлдә, Фоат басып тора... Шунда ук, Фоат сөялгән усактан читкәрәк тайпылып, гөмбәсе йокмасын дип шикләнгәндәй, бер якка таба янтаеп үскән ап-ак каен бар; шул каенга таянып, Фәрдәнә тора». Художество чарасы буларак, бик әйбәт, үткен деталь бу, һәм ул шуның белән бергә уңай геройлар белән Фоат арасындагы мөнәсәбәткә дә ачыклык өсти. Усакның гөмбәсе йокмагае дип читкәрәк янтаеп үскән каен шикелле үк, Камил дә Фоаттан читтәрәк булырга тырыша. Үзен фронтка җибәрәчәкләрен абайлап алгач: «Яхшы булды әле, Фоат белми дә калды,—дип шатланды Камил».
Параллель, конфликт белән чын конфликт арасындагы аерма нәр-’ сәдән гыйбарәт соң? Ш. Камалның «Матур туганда» романында, мәсәлән, конфликт тормыш көрәше төсендә куела. Анда Мостафа, Мәдинә, Каюмнарның коммуна эшен уңышлы башкарулары турыдан-ту- ры, Нәгыйм, Садыйк, Әмирҗаннарның каршылыкларын сындыруга, мәкерләрен фаш итүгә нигезләнә. Конфликт чишелү белән ситуацияләрнең төенләнеше чишелә. Димәк, биредә конфликт фон гына түгел, бәлки әсәрне оештыручы, кешеләрнең язмышларын, вакыйгаларны бәйләп торучы, геройлар характерын ачуга ярдәм итүче төп чараның берсе.
М. Әмирнең үз әсәре «Агыйдел»- дә дә без шундый кискен бәрелеш атмосферасына килеп керәбез. Әгәр дә анда кулак Низамиларга, Тәкъва Сәхәүләргә каршы Гаязларның, Имәлиләрнең көрәше яктыртылмаган булса, Гаязлар турында сөйләп торуның да кирәге булмас иде, дөресен әйткәндә, Гаяз образы туа да алмаган булыр иде, гомумән, повесть чыкмас иде. Укучылар арасында зур уңыш казанулар^ белән бу әсәрләр күп яктан үзәккә кискен конфликт куелуына бурычлылар.
«Ялантау кешеләре»ндә исә тискәре образ Фоатны бөтенләй алып ташлаганда да вакыйгалар барышына, романның композициясенә кимчелек килми. Беренче китапта ук инде, Фоатның кирәге калмый, һәм язучы аны соңыннан әсәрнең геройлары исемлегеннән сызып ташлый, — немецларга бирелергә ниятләгән чакта, аны Яков атып үтерә.
Фоат образы безнең тормышта сирәк кенә булса да очрый торган тип. Яшьтән үк эгоизм, индивидуализм белән авырган, тормышта һәрчак нинди дә булса шау-шусыз җылы почмак кына эзләгән, чын кешелек кадерен хөрмәт итә белмәгән, мораль таркау бу кешедән хыянәттән башка нәрсә көтеп булмый. Ул, безнең җиңүдән өмет өзеп, куркак җанын саклап калу нияте белән, сугыш туктаганчы дошман тылында йөреп үткәрергә чамалый, ләкин үзе безнең пулядан ук хур-лыклы, иң түбән үлем таба. Романда Фоатның язмышы шәхси фаҗига белән чикләнә. Язучы аның иҗтимагый зарарын әле тиешле үткенлек белән күрсәтмәгән. Бу образга сатирик камчылау көчен җитәрлек салмаган. Салган булса, Камил, Угланов, Захар Петрович Дубцов, Павликлар алып барган көрәшнең бөеклеге тагын да рельефлырак күренер иде.
Яраланып, партизаннар лагере шартларына күчкәч, Камил образы
118
табигый үсә башлый. Анда без аның уйлануларын, кичерешләрен, көрәш турындагы карашларын, эшләрен күрәбез. Без аны таный һәм ярата да башлыйбыз. Беренче китапны төзәткәндә һәм алдагысын язганда, Мирсәй Әмир бу образны ачык характерлы, үзенчәлекле тип итеп эшләр дип уйларга кирәк.
Төп геройларның икенчесе—Сания образы романда үзәк вакьшгалар эченә куеп сурәтләнгән. Саф тойгылары, сабыр холыкы, ирен, баласын, кешеләрне өзелеп яратуы, эшчән булуы белән, кыенлыклар каршында коелып төшмәве, югары аң- лылыгы белән ул үзенә карата укучыларда җылы мөнәсәбәт уята. Тирән кичерешле, хисләргә бай кеше ул. Язучы аның образын гәүдәләндерүдә истә калырлык детальләр тапкан. Яшьлегендә аңа бер аспирант үз йөрәген тәкъдим итә. Күрер күзгә чибәр егет, тиздән күренекле галим буласы. Кош теле хәтле генә хат та җибәргән: «Бәдәр Саниягә дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге тоттырды. Саксызлык белән генә ертып алынган дәфтәр бите иде бу. Аның бер ягына югары математикада кулланыла торган билгеләр, цифрлар һәм хәрефләр я з ы л ы п-, сызгаланып беткән, икенче ягында гади карандаш белән . рус телендә мондый сүзләр язылган иде:
«Хөрмәтле Сания иптәш!
Минем исемнән сезнең белән сөй-ләшергә Бәдәр иптәшкә та п ш ы- р а м. Минем теләкләремне сезгә ул әйтер. Сезне минем тәкъдимемне аңларлык сәләхыятьле кыз дип бе- ләм. Үтенечемне кире какмассыз дип ышанам.
Имза».
Тиздән галим буласы чибәр егетнең гаҗәп коры кеше булуын, мәхәббәтне гади бер алыш-биреш итеп кенә анлавын бу юллар ачык чагылдыралар. «Тукай» романында бер кызның сөйгән егетенә хат яздыру күренешен искә төшерегез. Ул кадерле кешесенә хат язган вакытта, юынып-чистарынып, өр-яңадан иң затлы киемнәрен киенә, инде язылып беткәч, аларны яңадан сандыгына салып куя. Моның белән Әхмәт Фәйзи халкыбызның элекке бер гореф-гадәтен генә күрсәтеп калмый, барыннан да бигрәк, бу кызның олы хисләрен әйтеп бнрә. Ә бу аспирантның «Минем исемнән* дип башланган рәсми стильдәге беренче сүзләреннән үк йөрәкне өшетердәй салкынлык бәрелә. Шуна күрә дә аны Сания намусын рәнҗетү дип кабул итә.
Сания белән Камил мәхәббәте романда бик матур сурәтләнгән. Саниягә булган кадерле хисен Камил үзенең күңел түренә никадәр генә тирән яшергән булмасын, Сания моны барыбер сизә, һәм ике йөрәкнең тойгыларын бергә кушу* да үз кулында, Сания кулында булуын яхшы белә.
Романда Сания образын тулылан-дыруга, эчке халәтен ачуга ярдәм итә торган бик уңышлы сурәтләүләр бар. Саниянең партиягә керергә карар биргәннән соң бөтенләй икенче кешегә әйләнгәндәй үзгәреп, җиңеләеп китүе ышандырырлык итеп, кеше психологиясенең нечкәлекләрен сиземләп сурәтләнгән.
Сания образын тагын да калкурак итеп гәүдәләндерергә дә М. Әмирнең осталыгы җитәр иде. Ләкин моңа Сания образының бер яклырак сурәтләнүе комачаулык иткән. Автор Санияне сизгер һәм киң күңелле кеше итеп күрсәтергә омтыла һәм шул юл белән барып кайбер очракларда ясалмалылыкка, тагын да төгәлрәк әйтсәк, шикәрле- баллы төчеләнүгә килеп чыга. Саниянең Ольга Дмитриевнага мө-нәсәбәтендә бу бигрәк тә ачык чагыла. Ул Ольга Дмитриевнаның йорт эшләренә катышуына чын- чынлап уңайсызлана. Ягъни сәп-сә- ләмәт кешене хезмәттән ләззәт табу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Мондый караш алар арасында мәгълүм бер киеренкелек урнаштыра.
Романда Саниянең эше җитәрлек тасвирланмый. Язучы аның турында «Сания бу эшләрнең барына да иң якыннан торып катнашты», «кыскасы, Сания бөтен көчен биреп, нәкъ сугыш вакыты таләп иткәнчә эшләргә тырышты», «нәрсә генә эшләсә дә
119
аз тоела иде аңа», ди («С. Ә.» № 11, 62 бит). Ләкин бу нәтиҗәгә хәтле без әле аның эшеи күрмәдек.
Ул эшләгән эшендә дә'бер төрле дә каршылыкка юлыкмый диярлек. Без аның, директор буларак, мәктәпне кысанрак бинага күчерүне исәпкә алмаганда, мәктәп эшендәге кыенлыкларны җиңүен дә күрмибез. Башка эшләр дә көткәннән дә җиңелрәк булып чыга. Москвадан Ялантауга, җитәкчеләре, белгечләре, эшчеләре белән, зур завод күчә. Аның кешеләрен квартираларга урнаштырырга кирәк. Бу эшнең катлаулы булуын шәһәр советы председателе Баязитов үзе үк әйтеп тора. Ләкин шәһәр советы депутаты Сания бер генә каршылыкка да очрамый.
Без беләбез, татар халкына бо- рын-борыннан ук кунакчыллык хас. Сугыш вакытында совет кешеләренең мораль-политик бердәмлеге тиңсез ныгыды. Язучы совет кешеләренең бердәм патриотизмын чагылды- . рырга тели.
Ләкин бит сугыш вакытында саф бодай көшеле арасыннан иләк өсте- нә чүп-чарлар да калкып чыкты. Катлаулы шартлардан файдаланып, үз өнен җылытып калырга азапланучылар булмады түгел. Алар сирәк, ләкин андыйлардан сатираның бөтен үткенлеге белән көләргә кирәк. Чөнки роман укучыларны уйландырачак, романга ияреп, кешеләр үзләренең үткән юлына, сугыш вакытындагы эш-көрәшләренә, үз-үзен тотышларына борылып карарлар. Карарлар да авыр елларны намус белән, көрәш белән кичергән кешеләрдә һәм яшь буында патриотик горурлык туар, ә инде аулаграк почмакка сыенып үткәргән кешеләр әсәрдә үзләренең прототипларын танырлар. Зур эштән читтә торучыларны яки аңа теге яки бу рәвештә комачаулаучыларны без әле бүген дә очратабыз. Шуңа күрә роман бүгенге көнге тәрбия бурычларын да куярга тиеш.
Романда оригиналь бер тискәре тип бирелгән — Хәтерле _ Фәхруш. Фәхрүш элек кулак булган; илдән сөрелгән, ә менә Ватан өстенә сугыш сөреме сарылгач, тагын башын күтәргән. Андыйлар да булды сугыш вакытында. Вакытлыча илба-сарлар кул астында калган терри-торияләрдә алар, фашистларга сатылып, кыю көрәшчеләрнең газиз каннарын койдырдылар, илебезнең тылында исә элекке мөлкәтләрен кайтарырга ниятләп йөрделәр. Романда Хәтерле Фәхрүш кешеләр күңеленә шом сала. Аны күрүгә хәтта Саниянең дә бөтен тәненә салкын йөгерә, каушап кала. Ә Гашия кебекләрнең Фәхрушкә карата ачыктан-ачык үз фикере бар,—дөнья хәлен белмәссең, әллә ниләр булуы ихтимал, Фәхри бабайның күңелен күрергә кирәк, югыйсә, йорты үзенә кайта калса, йортыннан куып чыгаруы да мөм-кин. Кемнәрнеңдер күңелен биздермәс өчен, Гашия төрле товарларны тиешле урынга урнаштырып тора. Ә ул әйберләрнең әлеге Хәтерле Фәхрүшләр тирәсеннән килгән булуы да бик ихтимал.
Иң гаҗәбе шул, бу вакыйгалар Сания күз алдыннан үтүгә карамастан, ул моңа тиешле отпор бирми. Без аның хәтта Хәтерле Фәхрүш алдында идея-политик өстенлеген раславын да күрмибез, Хәтерле Фәхрүш өрәк төсле йөрүен дәвам иттерә, халыкның бер генә сатирик көлүенә дә, үткен сүзенә дә очрамый. Романда аның актив эшчәнлеге турында ачык сүз әйтелмәгән, шулай ук Гашиягә бәйле конфликт та, безнеңчә, җитәрлек куертылмаган. Билгеле, язучы, бөтен конфликтны берьюлы куертып, аны шунда ук чишеп бетерә алмый, алай булганда роман төгәлләнгән булыр иде, шуңа күрә конфликтны үткенәйтүнең потенциаль мөмкинлекләре алдагы китап өчен саклап калдырылуы бик ихтимал. Ләкин бер нәрсәне истә тотмыйча булмый: алдагы вакыйгаларда тормыш үзе яңа конфликт-лар бирә.
Шәһәр советы председателенең секретаре Раиса Лазаревна образын күп үткенәйтеп күрсәтергә булыр иде. Аның характерында язучы бер үзәк сыйфатны тотып алган — начальник алдында ялагайлану. Ялагайлык гадәттә үз булдыклылыгына, эшчәнлегенә, эшлеклелегенә,
120
намуслы хезмәте белән авторитет казануына ышанмаган кешеләрдә генә була. Ә язучы аңа ничек кенә булса да җпл-яңгыр тидермәскә тырыша.
Билгеле, роман тулаем алганда һич тә тормышны бизәп күрсәтү планында язылмаган, анда тормыш конфликты ярылып ята. Биредә сүз шул конфликтны тагын да үткенәйтеп күрсәтү хакында бара. Без Сания белән Камил образы эшләне-шенең уңай якларына тулы анализ бирүдән бигрәк, бу образларның төзәтеләчәген искә алдык һәм игътибарны үзгәртеләсе моментларга юнәлттек, шуңа күрә әсәрдәге конфликтларның характеры да башлыча художество осталыгы ягыннан чыгып каралды.
Әгәр баштагы бүлекләрдә, әле стиль табылмаган чагында, язучы озак сөйләп тә портретны күз алдына китереп бастыра алмаса, соң- га таба инде аз гына детальләр аркылы да, хәтта икенче дәрәҗәдәге геройлар образын да калку итеп күрсәтүгә ирешә. Төгәл механизмнар заводы цехын Ялантауга алып кайту картинасында, без бер олаучы малайны күреп калабыз. Әсәрдә аның исеме дә әйтелмәгән. Җиден-че классны бетереп, сугыш башлангач, хезмәттә әтисен алмаштырган, колхозның транспорт бригадасында эшләүче, фронтка китәргә ашкынып торучы бу егет укучыны, барыннан да бигрәк, киң күңелле, күтәренке рухлы булуы белән сокландыра. Менә ул: бүрек колакчыннарын күтәреп куйган, шарфын да илтифатсыз гына ураган, «салкыннан бит алмалары кып-кызыл булып янып» тора, яңгыравыклы тавыш белән җырлап бара, еш кына атын тиргәп ала, — югыйсә өшетә. Ә үзе Арка-дий Андреевичның сүзләренә каршы: «Ничава, мондый гына суыкка бирешкән юк әле», — дип куя. «Ләкин аның атына ачуланып кычкырып җибәрүләре, сүгенүләре, төрле такмазалар, җырлар әйтүләре — асылда аттан бигрәк үзе өчен, үзен рухландыру өчен кирәк иде». Беренче очрашуда ук игътибарны тарткан бу бәләкәй геройны язучы алдагы китапта тагын да үстерәчәгенә беркадәр ишарә ясап ала — киләчәктә бу яшүсмернең Төгәл механизмнар заводында да күренү ихтималы сизелеп кала.
Колхозчы Зөбәрҗәт образы да беренче китапта кыска гына эпизодта сурәтләнә. Язучы аны больницада — тудыру йортында Сания белән бергә булган вакытта гына күрсәтә. Шулай да аның характеры ачык чагыла. Ун бала анасы ул. «Унысы да алма кебекләр». Унберенчесен басуда, урак урган җирдә тапкай, — бригадирның тыюын колагына да элмәгән, соңгы көнгә хәтле эштән туктамаган. Бөтен күңеле, йөрәге белән эшкә атлыгып торучы тырыш колхозчы ул.
Бөек Ватан сугышы чорында М. Әмир хезмәт дәрте белән янып торучы колхозчылар типларын аеруча оста гәүдәләндерә башлады. «Миңлекамал»да, сугыштан соң язылган «Тормыш җыры»нда, хикәяләрендә язучы халыкның хезмәт батырлыгын гәүдәләндерде.
«Ялантау кешеләре»ндә Зөбәрҗәт беренче карашка кырысрак, беркадәр тупас табигатьле кебек күренә.
«Йокысыннан уянуга, аның да баласын китереп өлгерделәр.
— Кирәкле кишер яфрагы,— дип кулына алды ул баласын һәм ияге белән ачык тәрәзәгә ымлап: — әнә, нинди матур көннәр эшсез әрәм була, синең арканда, — дип куйды. — Я, я, мыгырдама, мә, үлеп барган булуы... кеше кисәге...» Ләкин Зөбәрҗәтнең баласына кырыс итеп эндәшүендә дә саф тойгы, күкрәктән чыга торган иркәләү, аналарга гына хас ярату ишетелә. Соңыннан без аның больницадан чыккан көнне үк җиң сызганып колхоз эшенә тотынуын беләбез. Язучы Зөбәрҗәт образының характерын оста тотып алган. Бу образ алдагы китапларда да үстерелер дип ышанырга мөмкин.
Яшь буынның көрәш романтикасын әсәрдә унике яшьлек Павлик образы матур чагылдыра. Бу малай белән Камил фронт буендагы авылда таныша. — Гражданнар сугышы чо- р ы н д а гы п а р ти з a 11 и ар тур ы ида Павликныц күп ишеткәне, >күп укыганы бар. Партизан булу аның хыя
121
лында изге максатка әйләнгән. М. Әмир бу кечкенә геройның үзендә курку тойгысын бетерү өчен көрәш башлавын ышандырырлык итеп күрсәтә. Әтиләре йоклагач, ул дөм- караңгы базга да төшә, җиде төн уртасында берүзе чытырманлы куе урманга да бара, шунда колхозчы-ларның көрәшкә хәзерләнүләрен үз күзе белән күреп кала. Аны инде хәзер әтисе ишеп биргән менә дигән чыбыркы да кызыктырмый. Тик эвакуацияләмәсеннәр генә. Дөрес, әле ул партизаннарга ярдәмче итеп калдырылгач, партизаннар янына килүнең юлын да, хәйләсен дә тапса да, порольнең «Букварь» яки «Азбука» булуын буташтыра, ләкин омтылышы һаман зур, изге аның.
Балалар портретын эшләүдә М. Әмир шактый тәҗрибә туплаган язучы. Аның Батыр исемле малай турындагы хикәяләре һәм балалар өчен язган бүтән күп кенә әсәрләре укучыларга шактый таныш. «Ялантау кешеләре» исемле романга Павлик образы табигый төстә килеп керә. Балалар тормышыннан алып язылган кайбер әсәрләрдә өлкәннәр портреты ничектер төссезрәк чыга. «Ялантау кешеләре»ндә исә зурлар- ньщ да, кечкенәләрнең дә идея йөкләмәсе билгеле бер табигый үлчәмдә бирелә. Бу — авторның уңышы.
Зур вакыйгалар киң полотнолы әсәрләр сорый. Революциягә кадәрге классиклар традициясен, Ш. Камал традициясен иҗади дәвам 'иттереп, язучыларыбыз сугыштан соңгы чорда тормышның мөһим проблемаларын яктырткан югары художестволы повесть, романнар бирделәр. Совет язучысы ирешелгән югарылыкта гына туктап кала алмый. һәрбер яңа әсәре белән художник тормышның катлаулы вакыйгалары эченә тирәнрәк үтеп керергә, совет кешесенең эчке дөньясын тулырак ачарга, шул җирлектә әдәбиятыбызга бер яңалык өстәргә бурычлы. «Агыйдел», «Миңлекамал», «Тормыш җыры» шикелле гүзәл әсәрләр иҗат иткән талантлы язучы Мирсәй Әмиргә карата бу таләп бигрәк тә урынлы. Халкыбызның эстетик зәвыкына ту- лысынча җавап бирерлек әсәр итү өчен «Ялантау кешеләре» исемле яңа романның бөтен билгеләре бар. Ул — сугыш чорында совет кешеләренең фидакарь эшләрен, батыр көрәшләрен сурәтләү; ул — илебезнең бөек куәтен раслау; ул — Камил белән Сания образларының матур уйланылуы, Павлик, Дубцов, Яков, Миләүшә, Зөбәрҗәт образларының характерларын тотып алу, Фоат, Фәхрүш, Гашия, Раиса Лазарёвна- ларны төрле дәрәҗәдә фаш итү; ул — сурәтләү чараларының байлыгы, теленең образлылыгы. Иң куа- нычлысы — язучы соңга таба әсәренең дөрес һәм уңышлы юлын тапкан. Бу, димәк, җитешсезлекләр- не бетерергә күп ярдәм итә дигән сүз. Мирсәй Әмирдән без тирән идеяле, югары художестволы роман көтәбез.