Логотип Казан Утлары
Повесть

УРМАН ШАУЛЫЙ


I
Көлемсәр өеннән чыкканда, кояш баю ягына авышкан иде инде. Аның соңгы нурлары леспромхоз поселогын уратып алган нарат һәм чыршы башларыннан шуып үтәләр, яктылык күзгә күренеп өскә таба китә.
Көлемсәр баскыч төбенә чыккач, ирексездән. туктап, тирә-яктагы тынлыкка колак салып тыңлап торды. Гөрләп торган леспромхоз поселогында мондый тынлык сирәк булгангамы, ул моңа дикъкать итмичә кала алмады.
— Нинди тынлык!
Урман, үзенең гасырлар буена җыйналып килгән уйларына чумган кебек, тынып калган. Бүген ул аланлыклар, урман кырыйларын баскай салкын томан аша калкып, күгелҗемләнеп, тагын да мәһабәтрәк булып күренә иде. Тирә-яктан хуш исле дымлы урман һавасы бөркелеп тора. Саф һава ирексездән күкрәкләргә бәреп керә, сулаган саен сулыйсы килә, үзеннән-үзе күңелдә илһам, ләззәтле тойгылар уята.
Көлемсәр, баскыч култыксасына таянган килеш, байтак вакыт бер урында басып торды. Гүя, кичке урман һавасы аны иркәли, шомлы тынлыгы белән сихерли иде.
Ялыктыргыч бөркү, эссе һавага алмашка килгән кичке салкынлык үзенекен итте. Күлмәкчән генә чыккан Көлемсәрне хәтта бераз калтыратып та алды. Караңгылык куера барды. Урман өстеннән калкып торган чыршылар, наратлар ничектер яссыланып күренә башладылар. Бераздан агачлар, үзләренең формаларын югалтып, караңгылык эчендә бөтенләй күмелеп калдылар.
Урман артыннан әкрен генә тулы ай калыкты. Тезелеп киткән кыя- ла|рны хәтерләткән урман өсте кинәт яктырып китте. Ай, тирә-якны тизрәк яктыртырга ашыккан кебек, күтәрелә барды, бераздан инде урман эчендәге ачыклыклар да, аланлыклар да сәер бер яктылыкка чумганнар иде.
Көлемсәр баскычтан йөгереп төште дә ай яктырткан сукмак буйлап клубка таба китеп барды. Ул, тирә-якка татлы сагыз исе аңкытып торган яңа стандарт өйләр арасыннан үтеп, олы юлга чыкты. Кинәт клуб янындагы бакчадан радиолада тонык кына булып вальс моңы яңгырады. Вальс... Мәктәптә укыган елларда, беренче тапкыр биергә өйрәнгәндә үк ишеткән күптәнге вальс иде бу.
Өйләрдә, юл буенда тезелеп киткән багана башларында электр утлары кабынды. Тирә-як кинәт кенә яктырып, ачылып китте. Бу таныш
6
музыканы ишетү белән Көлемсәр үзенең яшьрәк чаклары белән күзгә- күз очрашкандай булды. Күңелен ниндидер татлы җылылык биләп алдьь Бу җылылык дулкыны аның йөрәген җиңелчә генә ярсытып, дәртләндереп җибәрде...
Көлемсәрнең йөзенә елмаюга якын мөлаемлек балкып чыкты. Ул аның балаларныкы кебек зур кара күзләрен, килешле нечкә иреннәрен, бөтен йөзен тагын да яктыртып җибәрде. Көлемсәрне тирә-яктагы барлык нәрсә иркәли, ихтирам итә иде кебек. Хәтта, сәхнәгә чыгасы көннәрдә генә кия торган ак челтәр якалы ефәк күлмәк итәкләренең, атлаган саен җилфердәп, тезләренә сарылуы да, яңа туфлясының җиңелчә генә кысуы да аны бары тик рәхәтләндерә, күңелен күтәрә иде. Көлемсәр үзе дә^сизмәстән, очып китәргә җыенгандай кулларын селтәп, нәни балалар кебек сикеренә-сикеренә йөгерә башлады. Әйтерсең, ул беренче тапкыр сөйгәне белән очрашырга ашыга нде.
Көлемсәр, аңына килгәндәй, йөгерүеннән кисәк туктады да, «минем бу юләрлегемне кеше-фәлән күрмәдеме икән?» дигәнсыман, як-ягына каранып алды, һәм «Тукта, нәрсә булды соң әле миңа?» дип уйланып та куйды ул.
Кибет алдына җитәрәк Көлемсәрнең күзләре стенага ябыштырылган афишага төште. Аңда эре-эре хәрефләр белән аның исем-фамилиясе дә язылган. Бүген кич леспромхоз клубында үзешчән сәнгать түгәрәгенең концерты булачак. Ул, гадәттәгечә, шул кичәдә җырларга тиеш иде.
Көлемсәр афиша янында туктап тормады, хәтта аңа күз төшерүен дә сиздермәскә тырышып, кызу-кызу атлап китеп барды...
Ике елдан артык вакыт үтүгә карамастан, Зариф пристаньда булган саен үзенең армиядән кайтып төшкән чакларын исенә төшерә. Соңгы көннәрдә аңар монда аеруча еш булырга туры килә иде.
Менә хәзер дә ул, куе нарат урманы белән капланган текә яр өстеннән. баеп килә торган кояшның бөтен яктылыгын үзенә генә алырга теләгәндәй, күзләрне чагылдырып тыныч кына агып яткан Камага карап тора. Биредән пристань гына түгел, елга аръягындагы күз күреме җитмәслек булып җәелеп яткан болынлыклар да, мең төрле кошларның берьюлы сайравыннан яңгырап торган әрәмәлекләр дә уч төбендәге кебек күренәләр иде.
Каманың кечкенә генә Бөреле пристане урнашкан бу ягында текә ярлар тезмәсе сузыла. Югарыда, аларның дәвамы булып, зифа буйлы нарат агачлары шаулап утыра. Аларның алтын-сары кәүсәләре түбәнәеп килгән кояшның алсу нурларында үтәдән-үтә күренгән кебек ялтырыйлар.
Зарифка бу җирләрдә һәркөн диярлек булырга туры килсә дә, ул әле һаман да тирә-якка карап сокланып туя алмый иде.
Елга ягыннан кисәк исеп куйган җил аның дулкынланып торган кара чәчләрен тузгытты. Ул, баш кагып кына чәчен рәтләде дә, погон эзләре беленеп торган гимнастеркасының изүен чишеп җибәрде. Татлы нарат исе белән сугарылган салкыича һава аның борынын кытыклады, ачык изүе аша үтеп, тәненә сырылды. Зарифның сирәк-мирәк кенә булып чәчелгән шадралы тут йөзе торган саен үзгәрә барды. Калын иреннәре җиңелчә генә елмаеп куйдылар. Эре, тигез тешләре чагылып киттеләр. Елмайганда, күз тирәләрендәге вак җыерчыклары тагын да тирәнәебрәк күренәләр иде. Чәче төсле үк кара, киң кашлары астында зәңгәрсу күзләр җемелдиләр. Мондый чакларда аның ничектер бик тупас кебек булып күренгән киң яңаклы йөзе мөлаемләнеп, яктырып китә иде.
Кинәт Зарифның уйларын бүлеп, якында гына пароход кычкыртты. Түбәннән---вак куаклыклар белән капланган текә кыя артыннан, үткен

борыны белән суны ярып, зур гына пароход килеп чыкты һәм пристаньга якынлаша башлады.
Пароход артында эре-эре дулкыннар калды. Алар пароходтан ерагайган саен, өреп тутырылган пыяла куыклар кебек, әле сары-яшел, әле кызгылт-сары төскә керәләр дә, мәһабәт кенә тәгәрәп, юлларын дәвам иттерәләр...
«Зур пароход. Москвадандыр», — дип уйлады Зариф, һәм пароходның исемен танырга теләп, аның ак күбекләр уйнатып әйләнгән көпчәге өстендәге хәрефләрне караштырды.
Пароход дебаркадер янына килеп туктау белән, пристань тирәсе җанланып китте. Пассажирлар төштеләр. Пристань базарчыгындагы озын өстәлләрдә гөлчәчәк бәйләмнәренә охшатып өеп куелган помидор, кыяр, алма өемнәре күзгә чалынып китте...
Тау башында торган Зариф аска таба атлады. Ул пристань янына тукталмыйча туп-туры Түбәнге склад конторасына керде. Аннан чыкканда инде кояш тәмам түбәнәйгән, пароход киткән, базарчык таралган, ыгы-зыгы бөтенләй диярлек беткән иде.
Кайтып китәргә генә торганда, леспромхоз директоры Бәдри ага Кәбиров күренде. Аның янында бер кулына чемодан тоткан, икенче беләгенә килешле генә итеп плащ салган таныш түгел бер егет тә бар иде.
Директор, Зарифны күреп, аңа кул изәде һәм үз янына какырып алды. Шунда ук гадәттәгечә көр күңеллелек белән киң итен елмаеп, сөйләнергә кереште:
— Менә, Зариф, таныш бул. Иптәш...—директор, янындагы егетнең фамилиясен онытып та өлгергән булса кирәк, тотлыгып калды. — Иптәш безнең леспромхозга Киевтан — урман промышленносте институтыннан килгән. Диплом эше язарга...
Бәдри аганың бу сүзләрендә аның үз леспромхозы өчен горурлануы сизелеп тора; гүя ул: «күрдеңме, безнең леспромхоз нинди! Ә син тагын, леспромхоз, леспромхоз инде ул, дигән буласың. Юк, егетем, бер лә алай түгел!» — дип әйтергә тели иде.
Зариф, исем-фамилиясен әйтеп, кулын сузды. Таныш егет тә, чемоданын җиргә куеп, Зарифка кул бирде һәм:
— Нияз Галимов,—диде.
Директор әледән-әле леспромхоз ягыннан килә торган юлга караштырып алгалый иде:
— Конторага шалтыраткан идем, машина каядыр чыгып киткән, әй, кайту белән җибәрергә куштым. Хәзер килеп тә җитәр инде...
Кунак егете текә ярларга, куе наратларга күз йөртеп алды да «еракмы соң?» дип сорап куйды. Леспромхоз поселогының күп булса өч-дүрг километр ераклыкта гына урнашкан булуын белгәч:
— Бәлки урман эчләтеп кенә атлый торырбыз, — дигән тәкъдим кертте. — Әйберләр дә авыр түгел, урманыгыз да бик матур күренә.
— Әһә, урман дисеңме!—директор, шатлыклы хәбәр ишеткәндәй, кулларын угалап куйды. — Урман диген, әй! Менә монысы миңа ошый ичмаса. Дөрес, кем, Нияз энем! Урман урман инде ул. Урманны сөяргә, яратырга кирәк... Урман ул — бөек нәрсә!
Шул арада алар басып торган баскычтан күтәрелеп килүче бер төркем кызлар күренде. Кызлар директорга җитәрәк үзләренә таныш булмаган егетне күреп, адымнарын әкренәйттеләр дә бер-берсенә сораулы караш ташлап куйдылар. Кызларга хас шуклык белән кычкырып исәнләшкәннән соң, араларыннан берсе тыйнаклык белән генә, сүзне дәвам иттерергә кирәк тапты булса кирәк, Бәдри аганың бернинди улы юклыгын белсә дә:

8
— Нәрсә, Бәдри ага, әллә улың кайттымы? — дип шаярып сорап куйды.
— Әйе, әйе, кызлар! Улым кайтты. — Директор хәйләкәр генә күз кысып алды да сүзен дәвам итте.
— хМинем бәхетем шул каршы алудандыр инде. Моннан ике генә ел элек әле. Зарифны каршы алган идем. Шулай бит, Зариф?
Алар, кызларга ияреп, басмалары артык кибүдән шыгырдап торган агач баскыч буенча югарыга таба атладылар. Менүчеләрне озаткандай, басмалар күңелле генә шалтырап калалар иде.
Өскә менә башлау белән үк Зариф, Ниязның каршы килүенә карамастан, чемоданны үз кулына алды.
— Ничек, кызлар, концертка барасызмы?—дип сорап куйды директор. Аннары кунак егетенә таба борылды. — Менә, Нияз, таныша тор. Безнең леспромхоз кызлары. Кара син аларны!..
Нияз бәйрәмчә киенгән кызларга карап алды. Кызлар каш астыннан гына өздереп карап, «чибәр егет икәнсең» дигәнсыман, хәйләкәр генә елмаялар иде. Ә күзләре... Нинди генә күзләр юк биредә!
Нияз, килешле генә башын иеп, кызларның барысы белән дә берьюлы исәнләште. Бәдри һаман әле кулларын селти-селти сөйләнә иде:
— Кунакларны каршы алу, озатуга караганда, күңеллерәк нәрсә, шулай бит, кызлар? Мин инде кунаклар каршы алудан ләззәт тә таба башладым. — Бәдри аганың ирен кырыйларында елмаюга охшашлы бер нәрсә чагылып китте. — Тик, кызганычка каршы, барлык кунаклар да бер төсле булмыйлар. Менә, мәсәлән, Зарифны алыйк. — Директор, борылып һәм бераз иелә төшеп, тезелешеп килүчеләр арасыннан Зарифка караштырды. — Кайтып җитәргә дә өлгермәде, әй, минем хәтеремне калдыра язды бит. Бүгенге кебек исемдә...
Кызларның берсе ул хәлнең ничегрәк булуы белән кызыксынды:
— Нәрсә диде соң ул?..
Директор, шул сорауны гына көтеп торган, ахрысы, ясалма җитдилек белән сүзен дәвам итте:
— Мин моны каршы алдым, әй. Я, мин әйтәм, Зариф дус, бөтенләйгә кайттыңмы, дим. Әйе, ди бу. Эш сагындырды, рәхәтләнеп, туйганчы эшлисем килә, ди. Әй китте бу кызып, әй китте. Шунда ук эшкә керешә дип торам мин аны, җиңнәрен дә сызгана башлады малаең. — Бәдринен үз хәрәкәтләре дә ничектер кискенләнә башлады. — Безнең хезмәт фронтыбыздагы җиңүләребезне хәтта дошманнар да танырга мәҗбүр булдылар, ди. Шул бөек эшкә катнашасым, аңа үземнән лаеклы өлеш кертәсем килә, ди. Шул теләк белән кайттым, ди егетең.
Бәдри үз алдына тыйнак кына елмаеп, «әйе, андый хәл булган иде шул» дигәнсыман, башын түбән иеп атлаучы Зарифка карап алды.
— Бик шәп, мин әйтәм, Зариф дус, бик шәп! Синең елгылар күптән инде армиядән кайтып бетте, дим. Күптән көтә идем мин сине. Әллә, мин әйтәм. бөтенләй кайтмаска иттеме икән дип тә борчыла башлаган идем, әй. Юк, Бәдри ага, ди бу, үзем теләп калган идем. Алай булса, мин әйтәм, рәхим ит! Менә сиңа леспромхоз; теләсәң кем булып эшли бир. Теләсәң, мин әйтәм, мастер итеп куям. Моторларны да яхшы беләсең, теләсәң шофер, тракторчы булып та эшли аласың. Безнең урман промышленностеннан бернинди профессия дә артмый. Токарьлар да, слесарьлар да, электриклар да, механиклар да, балта осталары һәм столярлар да, хәтта машинистлар да...
Директорның сүзен раслап куйган кебек, якында гына паровоз гудогы яңгырады. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар.
Дулкынланып торган диңгезгә охшаган күгелҗем урман өстендә ак болыт булып, бөтерелеп төтен күтәрелә иде. Күп тә үтми, озын-озын агачларны бөтен килеш төягән тар тимер юл поезды күренде.
9
Бәдри:
— Машинистлар да, кондукторлар да, мин әйтәм, кирәк. Кыскасы, безнең урман промышленносте киң тармаклы, зур хуҗалык ул. Әгәр дә инде, мии әйтәм, иачальник-фәлән булырга телисең икән, рәхим ит. Берничә айга курска барып кайт та, бетте китте... Шулай тату гына сөйләшеп, шушы тирәләргә җиткән идек инде, әй. — Бәдри ага куе нарат урманын кисеп, туп-туры леспромхоз поселогына таба сузылган таш юлга ишарә ясады.—Минем, Бәдри ага, ди бу, планнарым икенче төрлерәк иде шул. Дөресен әйтим, ди, күңелем ниндидер зуррак, әһәмиятлерәк эш тели, ди... Менә сөйләш син аның белән! Юк, юк!.. Мии аның башка җиргә китүенә үпкәләмәгән дә булыр идем. Мәкаль дә бит, кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит, ди. Тик безнең эшне аның шулай юкка чыгаруына, шулай, үзе әйтмешли, ниндидер әһәмияткә ия булмаган эш итеп санавына, әлбәттә, түзә алмадым. Ничек инде ул алай, мин әйтәм, Зариф энем?
Чынлап та Зариф ул чакны, үзе дә сизмәстән, кеше хәтерен калдырырлык сүз ычкындырып ташлаган иде. Аның сүзләре карт урманчыга шулкадәр тәэсир иттеләр, директорның хәтта йөзе тартышып куйды, адымнары әкренәйде. Зариф үзе дә моны сизеп алды. Ләкин соң иде инде. Бәдри ага кызып китеп яңа бишьеллык планнар турында, ул планнарның урман промышленносте алдына зур һәм әһәмиятле бурычлар куюы турында, агачның халык хуҗалыгы өчен ташкүмер, нефть, металл кебек үк кирәклеге турында; кызып-кызып сөйләп киткән иде.
Әле хәзер дә Бәдри, ул вакыттагы сүзен дәвам иткән төсле, кулларын селти-селти сөйләнеп бара иде:
— Әгәр Зариф ул вакытта тирә-ягына күз генә салса да, андый сүзләрне сөйләмәгән булыр иде. Я, әйтегез, безнең урман продукциясеннән тыш нинди генә промышленность эшли ала?.. Җавап бер: бер генә төрле' промышленность та эшли алмас иде. Безнең урман җир тетрәтеп поездларны чаптыра, пароходларны йөздерә, самолетларны очырта. Җир асларыннан ташкүмер, рудалар чыгара; иң югары маркалы корычлар коя. Болар барысы да агач ярдәмендә эшләнәләр. Озын сүзнең, кыскасы итеп, шуны гына әйтәсе килә: колхозның иң гади арбасыннан алып, кешеләрнең үзәкләренә үтеп керә торган могҗизалы моңнар чыгаручы иң нечкә музыка коралы — скрипкага кадәр агачтан эшләнгән...
— Сез чынлап та урман патриоты икәнсез, — диде Нияз, директорның сүзен бүлеп.
— Ә ник?..
— Урманны шулкадәр яратуыгызны әйтәм...
— Урманны кем яратмый соң аны? Урман урман инде ул!.. — Директор бу сүзләрне шундый ягымлы, шундый нечкә хис белән әйгте, кызлар да, Зариф та кинәт Бәдри агага таба борылдылар. — Шулай итеп шул, әй, — диде директор, бөтенләй башка тонга күчеп, — Зарифка урман турында балаларга аңлаткан кебек итеп аңлатып бирергә туры килде шул.
Сөйләшә-сөйләшә алар леспромхоз поселогына ипчек кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар.
Кызлар^ туп-туры клубка киттеләр, Бәдри ага белән кунак егете конторага таба борылдылар. Зариф, трактор өчен ниндидер запас часть турында белешергә дип, механика мастерскоена таба атлады.
Көлемсәр тойгыларыннан әле һаман да арына алмый иде. Гаҗәп хәл! Ул бүген үз исеменең игълан ителүен түземсезлек белән көтеп алды. Леспромхозның карт урманчысы, хәзер конторада төнге сторож булып
10
торучы Бикмүш бабай, скрипкада татар халкының борынгы көйләрен башкарганнан соң, конферансье (клуб мөдире), ниһаять, Көлемсәрнең исемен игълан итте. Халык җилтерәтеп кул чабарга кереште. Көлемсәр сәхнәгә чыкты. Тамашачылар залыннан бөркелеп торган җылы һава аның битеннән сыйпап узды. Кул чабулар тагын да көчәйде. Көлемсәр, сәхнәдә торган артлы урындык янына җиткәч, тыйнак кына баш иде. Аның озын, авыр толымнары күкрәгенә шуып төштеләр. Ул аларны килешле генә җилкәсенә этәреп куйды.
Иптәшләренең шат, көләч йөзләрен күрү Көлемсәрне дәртләндереп җибәрде. Көчле яктыртылган сәхнәдә аның ак челтәр якасыннан кояшта тигез булып янган яңакларына ниндидер тонык кына яктылык бөркелеп тора. Бөтерелеп, бөдрәләнеп торган чәч бөртекләре арасыннан тамып төшәргә торган чык тамчыларына охшап, кечкенә генә алкалары җемелдиләр...
Көлемсәрне сәхнәдә түгел, болай урамда очратканда да карчыклар: «Сөбханалла, тәмам фәрештә кебек бит! Кемгә охшап шундый булган соң? Күз генә тимәсен үзенә!» — дип калгалыйлар иде.
Шул арада гармоней асып Көлемсәрнең ярдәмчесе Тәмир Солтанов сәхнә уртасындагы урындыкка чыгып утырды. Киң җилкәле, тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк йөзле бу егетне леспромхозда бер генә дә белмәгән кеше юк. 9—10 яшеннән үк әти-әнисез калып ятим үскәнлектән, аңар, укуын ташлап, урманга эшкә йөрергә туры килде. Шул елларда ук инде ул, кучер булып, теге яки бу йомышны төгәл итеп үти башлады. Леспромхоз директоры Бәдри аны беренче тапкыр төнлә белән урманнан кайтып килгәндә очраткан иде. «Ничек соң, егет, — диде ул, зурлар кебек арбадан аякларын салындырып утырган Тәмиргә. — Төнлә белән йөрергә шүрәлеләрдән курыкмыйсыңмы?» Тәмир дә җавапны озак көттермәде, балаларча үпкәләгән кыяфәт белән: «Шүрәлеләр белән нәниләрне генә куркыталар», — дип җавап кайтарды. Бәдри чын күңелдән рәхәтләнеп көлгән иде. Шуннан бирле директор аны үз малае кебек яратты, аның турында һаман кайгыртып торды. Ул аны укытырга да теләгән иде, тик Тәмир аяк терәп каршы торды. Хәзер Тәмир үзе дә кеше ярдәменә мохтаҗ түгел инде. Иң алдынгы эшчеләрдән санала. Рәсеме почет такталарыннан төшми, ә узган сезонда комсомолга керде...
Көлемсәр, Тәмирнең чын гармоньчылар кебек тырыша-тырыша тезенә чуар корама киез ябуын күреп, көлеп җибәрә язды. Әллә зурлар белән бик иртә аралашудан инде, Тәмир вакыты-вакыты беләи үзен эре тотарга ярата иде.
Конферансье Көлемсәр башкарачак номерны игълан итте:
— Татар халык җыры «Кара урман...»
Аның соңгы сүзләре көчле кул чабулар эчендә күмелеп калды. Аннан соң арткы рәтләрдә хәрәкәт башланды, Көлемсәр артта басып торучылар арасыннан Бәдри аганың таныш түгел бер егет белән, иелә-иелә халыкны ерып, әкрен генә алга таба үтүен күрде. Бәдри аганың концертка килүе Көлемсәрнең күңелен тагын да күтәреп җибәрде.
Алдагы рәтләрдә утырган егетләр директорга урый тәкъдим иттеләр. Бәдри ага, кояшта уңган кепкасын салып, сирпәйгән чәчләрен рәтләде дә. Көлемсәргә карап елмайды һәм, күз кыскансыман, ияк кагып куйды, хәзер инде, янәсе, башласаң да ярый.
«Шушы егет турында әйткәннәр икән», — дип уйлады Көлемсәр. Әле концерт башланыр алдыннан гына автокран белән вагоннарга агач төяп торучы Люба Сииицииа, сәхнә артына йөгереп кереп: «Кызлар! Менә дигән чибәр егет килде. Концерттан соң, чур, беренче булып аның белән үзем танцовать итәм», дип сикереигәләп куйган иде.
11
Тәмир, җырның, тонын Көлемсәрнең хәтеренә төшерергә теләгән кебек, аккорд алды. Зал тынды. Бары тик урамда буш прицебын шалтыратып ялгыз машина узып киткәне генә ишетелеп калды.
Кинәт тынып калган тамашачылар өстеннән саф, көчле тавыш белән җырланган көй агыла башлады:
Кара урманнарга кердем, Сызылып таңнар атканда шул — Кара урман кергәч...
Җыр халык белән шыгрым тулы бөркү залдан, ачык ишек һәм тәрәзәләр аша, поселокның тынып калган урамнарына ташып чыкты. Айның көмеш түгәрәге урман өстеннән инде шактый күтәрелгән һәм хәрәкәтсез калган. Әйтерсең, ул да бу җырны тыңламыйча үтә алмый. Утлары сүндерелгән зал тәрәзәләреннән тышкы яктагы барлык нәрсә аермачык булып күренә иде. Әнә тәрәзәгә орынып яшь каен агачы үсеп утыра. Ул җиңелчә генә исеп куйган йомшак җилдә үзенең нечкә һәм сыек ботакларын бөгә-бөгә тәрәзәгә таба иелә, әйтерсең лә, аның да шаулап торган кара урман турындагы илһамлы җырны ишетәсе килә...
Ә җыр, тамашачыларның барлык хисләрен, тойгыларын яулап, һаман агыла да агыла:
Яратам урманда
Кошлар сайравын ла, — Нарат шаулавын...
Концерттан соң танцылар буласын белеп, тамашачыларның күбесе өйләренә таралмады. Шул арада кранчы Люба, сәхнә артына йөгереп керде дә, Көлемсәрне кочаклап үпкәннән соң:
— Шундый, шундый матур җырладың, менә инде искитәрлек булды, — диде.
Көлемсәргә рәхмәт белдерергә теләп, һәркем үзенчә җылы сүз әйтеп куюны кирәк тапты. Люба: «Хәзер мин кунак егете белән танцевать итәм» дип, иптәш кызлары алдында киемнәрен рәтли-рәтли бераз бөтерелде дә, кергәндәге кебек үк, күз иярмәслек тизлек белән сәхнә артыннан атылып чыгып китте.
Көлемсәр залга чыкканда, урындыклар җыештырылган, идән, су белән бөркелеп, себерелгән иде инде. Беренче вальс яңгырады. Яшьләр беркавым бии башларга кыймыйча тордылар. Ләкин бу тартыну озакка сузылмады. Менә уртага беренче парлар чыктылар һәм салмак кына хәрәкәтләр ясап әйләнә дә башладылар. Күп тә үтмәде, биючеләр белән бөтен зал тулды. Вальсны танго, тангоны канатлы краковяк алыштырды...
«Люба чыннан да теге үзе әйткән «чибәр егете» белән бии микән» дип, Көлемсәр залны караштыра башлады. Ләкин биючеләр арасында ул Любаиы да, кунак егетен дә күрмәде. Биючеләр өстендә җилкән кебек кабарып җилфердәгән тәрәзә пәрдәсен җыеп кыстырып куйды да саф һава бөркеп торган ачык тәрәзә янында басып калды. Күктә ай йөзә. Тик ул хәзер шактый югары күтәрелгән, хәтта бераз кечерәйгән кебек булып та күренә иде.
Кемнеңдер искәрмәстән: «Мөмкинме?»—дип дәшүеннән, Көлемсәр сискәнеп китте. Ул тавыш килгән якка борылды. Аның янында бая концерт барганда директор белән бергә кергән кунак егете басып тора иде.
— Рәхмәт, — диде Нияз, Көлемсәрнең күзләренә карап. — Сезнең җырлавыгызның ничек тәэсир итүен аңлатырга мин сүзләр таба алмыйм. Сезнең җырыгыз тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле...
12
Көлемсәр егетнең бу сүзләренә ничек дип җавап кайтарырга да беД' мәде. «... Тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле». Нинди сүзләр1- Көлемсәрнең үзенә карата бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килгә- не бар, ләкин әле бер генә кешенең дә шулай нык тәэсир калдырырлык итеп әйтә алганы юк иде. Башка вакытларда ул: «Алай ук түгел лэ инде» дип, кулын гына селти иде. Егетнең шундый көчле, тирән мәгънәле итеп әйтелгән сүзләренә каршы алай дип кенә җавап кайтару, ничектер коры, ямьсез чыгар төсле тоелды аңа.
Яңадан музыка тавышы яңгырады.
— Вальс! — диде Нияз, ягымлы тавыш белән һәм тыйнак кына баш иде. Бу аның Көлемсәрне биергә чакыруы иде.
Көлемсәрнең никтер биисе килми иде. Ләкин Ниязга күтәрелеп карау белән, ул каршы килә алмады. Тирә-яктан аларга кызыксынып каран торучы кызларга күз төшереп алды да, ризалыгын белдереп, кулын Ниязга сузды.
Алар җиңел генә биеп киттеләр. Нияз ягымлы гына итеп Көлемсәрнең исемен сорады. Үзенекен дә әйтте.
— Менә таныштык та, — диде ул, яңа палар ясап һәм, Көлемсәрне биленнән ныграк кысып, сүзен дәвам итте:
— Мин сезне яхшы җырчы гына дип уйлаган идем. Сез менә дигән биюче дә икәнсез.
— Көләсез.
— Ышаныгыз. Чын күңелдән әйтәм.
Көлемсәр, бу сүзләрнең дөреслеген белергә теләгәндәй, күтәрелеп, Ниязның күзләренә карады. Мондый күзләр алдалый алалармы сон! Алариың якын итеп, ничектер иркәләп, үз итеп карауларын Көлемсәр дә аңламыйча, сизмичә булдыра алмады.
Көлемсәргә Ниязның күзләре генә түгел, аның бераз тузгып, дулкынланып торган чем-кара чәчләре дә, килешле борыны да һәм басынкы гына елмаеп торган иреннәре дә ошады. «Чынлап та, чибәр икән» дип уйлап алды ул, кызларның сүзен исенә төшереп.
— Сез бик җиңел биисез, — диде Көлемсәр, сүз башлап.
— Сезгә әйтәсе сүземне авызымнан алып әйттегез. Сезнең белән бию җиңел дә... рәхәт тә.
Алар, хәйләкәр генә елмаешып,бер-берсенең күзләренә карадылар.
Музыка тавышы һаман агыла. Биюче парлар болын өстендә очкан күбәләкләрне хәтерләтеп әйләнәләр иде.
Тора-бара биючеләрнең рәте сирәгәйде. Биюдән туктаган парлар Көлемсәр белән Ниязны күзәтә башладылар. Күп тә үтми, зал уртасында Көлемсәр белән Нияз гына калды.
— Безне күзәтәләр, — дип пышылдады Нияз һәм мондагы яшьләр өчен таныш булмаган палар ясый-ясый биюендә булды. Көлемсәр дә, бу паларны бик тиз отып алып, егеттән калышмый иде.
Музыканы туктату турында уйламыйлар да иде әле. Биегәндә Көлемсәрнең ак каймалы киң итәге, җилфердәп, Ниязның тезләренә уралып куя...
Ниязның килешле озынчарак буе, җитез һәм җиңел хәрәкәтләре бер карауда ук яшьләрнең дикъкатьләрен җәлеп итте. Аның соңгы фасон белән теккән көрән костюмы да күзгә ташланып, башкаларныкыннан аерылып тора иде.
Көлемсәрнең озак биюдән җиңелчә генә башы да әйләнә башлады. Ләкин бу анар биюен алып барырга комачаулык итми, бәлки аны ашкындыра гына иде.
Тәрәзә яныннан әйләнеп үткәндә, Көлемсәр стена янына баскан бер кешенең: «Сип бу парны гына кара. Бер төптә өлгергәннәрмени?»—дип
13
күршесенә әйтүен аермачык ишетеп калды. Бу сүзләрдән соң ул бераз уңайсызланып та куйды.
Музыканың соңгы аккордлары яңгырады. Нияз биюне дөрес итеп, аякларын бер-берсснә шапылдатып бәреп, Көлемсәргә җиңел чә генә башын иеп тәмамлады.
Озакка сузылган кул чабулар яңгырады...
II
Икенче көнне иртүк Нияз леспромхоз директоры Бәдри ага белән урманга чыгып китте. Алар башка урманчылар белән бергә Яшел алан пунктында поезддан төштеләр. Паровоз урманны яңгыратып кычкыртты да, тирә-якны шаулатып, яңадан кузгалып китте. Бары тик көпчәкләр гөрелдәве генә көзге урман тынлыгында байтакка кадәр аермачык •ишетелеп торды.
— Әйдә, кем, Нияз, урман эченнән генә үтәрбез, — диде Бәдри ага.— Аннан турырак булыр, әй.
Директор көмеш тасма кебек рельслар сузылган юлдан бер якка төшеп китте дә туп-туры куе урман эченә алып бара торган тар сукмактан атлады. Сукмак тайгак ылыслар белән капланган. Бары тик ара- тирә генә, юл аркылысына боргаланып яткан еланнарны хәтерләтеп, шәрәләнгән тамырлар күренәләр.
Директор алдан бара. Ул уртачадан бераз калкурак буйлы, таза гәүдәле, ярым хәрби киемнән. Үзен-үзе тотышы, солдатларча нык һәм тигез атлавы аның Бөек Ватан сугышы елларында армия сафында хезмәт иткәнлеген бер караудан ук сиздереп тора иде.
•Алар урманның иң куе җиренә барып керделәр. Кинәт югарыда, агач башларын дулкынландырып, көчле җил исеп куйды. Аида ниндидер көч үзенең күзгә күренмәс мәһабәт кулы белән агач башларын сыйпап үтә кебек. Алар шаулап бер якка авышалар, яңадан тураялар. Бу шаулау вакыты-вакыты белән якынлашып килүче диңгез штормына охшый, ә кайчакта авыз эченнән генә җырланган ниндидер монлы, сүзсез җырны хәтерләтә иде.
Урман шаулый...
Яфраклар шаулавыннан ук елның нинди вакыты икәнлеген ялгышмыйча белергә була. Бу инде язгы урманның күңелле, шат һәм дәртле шаулавы да, шулай ук җирнең сулыш алуын хәтерләткән куе, тоташ җәйге урман шаулавы да түгел. Бу — буранлы салкын кышның якынлашып килүен сиздереп торучы көзге урман моңы иде.
Нияз, шактый вакыт сөйләшмичә бара торгач, беренче булып сүз башлады:
— Колак салыгыз әле, Бәдри ага, урман шаулый... Ишетәсезме?
Бәдри ага җавап кайтармады, бары тик елмаеп куйды һәм «шулаймыни?» дигән кебек, тавыш килгән якны эзләгән булып, тирә-якка каранып алды.
Нинди генә агачлар юк биредә! Менә Кырым тополен хәтерләтеп үсеп утырган куе һәм вак ботаклы карагай агачлары. Шунда ук үзләренең ныклыгы һәм озак яшәүләре белән дан тоткан мәһабәт имәннәр, эре яфраклы өрәнгеләр. Бераз читтәрәк күктә йөзгән ак болытларга таба ашкынып үскән зифа буйлы, алтын кәүсәле наратлар тезелеп киткән.
Урманның бу җирләренә кояш нурлары да бик сирәк үтеп керәләр. Монда һава дымлы, тнрә-яктан мул булып урманның хуш исе аңкый...
Урман эченнән аермачык булып шау-шу ишетелә башлады.
— Эһе! Ишетәсезме?.. Якынлашабыз. — Бәдри ага, гадәттәгечә елмаеп, кулы белән алга таба күрсәтте. — Анда безнең беренче поток шаулый.
14
Бераздан алар ыгы-зыгы белән тулган зур аланлыкка килеп чыктылар. Салкынча җиләс һава аларның битләрен сыйпап үтте.
— Менә ул данлыклы беренче поток. Кара син аны! Бу поток, әй, тугыз ай буена инде леспромхозның күчмә кызыл байрагын үзендә саклый.
Директорның йөзендә канәгатьләнү тойгысы балкый иде. Ул изүләрен чишеп җибәрде һәм, эшнең барышып яхшырак күрергә теләп, ахрысы, түгәрәк өстәл өсте кебек тип-тигез булып, аксылланып утырган зур нарат төбенә менеп басты. Аның тәҗрибәле күзләре гигант цехның — лесосеканың ничек эшләвен, нинди ритм белән тибүен шунда ук билгеләделәр.
— Молодцы, әй!..
Әйе, чыннан да сокланырлык күренеш иде бу. Ул хәлиткеч бәрелеш барган сугыш кырын хәтерләтә иде. һавадан очып килүче снаряд, мина авазлары чыгарып, берничә җирдә электр пычкылары чыжылдый. Шунда ук, бомба гөрселдәвең хәтерләтеп, бер-бер артлы агачлар ава. Берничә урында һавага саргылт-кара янгын төтене бөркеп, ботак өемнәре яна. Акрын гына искән җил белән лесосекага таралган куе төтен эченнән, атакага күтәрелгән танклар кебек, берьюлы дистәләрчә юан агачларны бөтен килеш тагып «КТ-12» маркалы трелевка тракторлары килеп чыгалар. Самолетлар гүләвен хәтерләтеп, күчмә электростанцияләр эшли. Тимер юл платформалары янында, берничә колач юанлыгындагы имәннәрне уенчык урынына гына чөеп йөрткән электрокраннар, лебедкалар, транспортерлар шыгырдый. Дәртле хезмәт кайный!..
— Урманның менә шулай шаулавын мин күбрәк яратам, әй,—диде Бәдри ага, елмаеп.
Соңыннан директор Ниязны тракторлар салган киң юл буйлап лесосекага алып кереп китте. Иң элек алар агач аударучылар янына туктадылар.
— Менә алар — урманны шаулатучылар! - Директор тәбәнәк кенә буйлы бер егет янына атлады. — Менә кем, Нияз, таныш булыгыз, безнең новаторыбыз — Илдархан Хуҗиев.
Егет тирләгән маңгаен җиңе белән генә сыпырып алды да, елмаеп, Ниязга кулын сузды.
— Бераз тирләтә, — диде ул, сүзен дәвам иттерә алмавына уңайсызланып. — Менә минем ярдәмчем... — Ул таза гына гәүдәле егеткә күрсәтте. — Николай белән бергә эшлибез.
Вакытсыз эштән бүлдергәнлеккә егетнең эче пошуын сизеп булса кирәк, директор эшне дәвам иттерергә кушты.
Илдархан билендәге каешын рәтләп куйды да, пычкысын җай белән генә кулына алып, карт каен агачы янына килде. Ярдәмчесе. Николай Да аннан калышмады.
Бәдри ага алар ягына күрсәтеп сөйләп китте.
— Күрәсеңме, агачны теләсә ничек аударырга ярамый. Ботак кисүчеләргә, бигрәк тә тракторчыларга агач тарттырырга уңай булсын өчен, агачларны бары тик бер генә юнәлешкә аударырга кирәк.
Ниязга боларның барысы да күптән таныш булса да, ул директорның сүзен бүлдермәде.
— Илдархан кискән җирдә эшкә комачаулый торган төпләр калмый, агачлар җил уңаена да аумыйлар, бер-берсен тоткарламыйлар да... Шуңа күрә тракторчылар да, ботак кисүчеләр дә аның участогына шатланып баралар.
Илдархан кулындагы электр пычкысы кинәт ачы тавыш белән чыелдап җибәрде. Егет- агачның авасы ягын киртләде дә каенны кисәргә кереште. Йомшак пычкы чүбе чәчелде, күз иярмәслек тизлек белән пычкы агачның үзәгенә якынлаша башлады. Карт каен тонык кына шартлап куйды, һәм пычкы кискән урын киңәеп ачылып китте...
15
Әле бая гына биек һәм юан булып үсеп утырган каен, гомер буе бергә үскән, җил-давылларны бергә кичергән күрше агачларга тотынып калырга теләгәндәй, бәрелә-сугыла ава башлады. Аның бөдрә башы мул булып коелган яфраклар өермәсе эчендә бөтенләй югалып калды...
Илдархан үзенең ярдәмчесе белән икенче агач янына күчте. Алар артыннан агач төпләре, киселмичә калган вак куаклыклар арасыннан, кара еланга охшап, электр кабеле шуышты. Егетләр икенче агачны аударганда, теге каенның ботаклары селкенүдән туктамаган иде әле.
Директор белән Нияз тимер юл платформаларына таба атладылар. Биредә шау-шу аеруча куәтле иде. Тракторлар, бер-бер артлы маневр ясап, урманнан юан агачларны өстерәп чыгаралар һәм аларны платформа янына бушаталар. Электрокраннар һәм автокраннар ул агачларны вагоннарга төйиләр. Тирә-яктан нарат сагызы һәм агач исләре аңкып тора.
Платформалар янына килеп туктаган бер трактор йөген бушатырга да өлгермәде, кечкенә генә кызыл флаг таккан икенче трактор эстакада янына килеп тә җитте.
Нияз, шул алдынгы тракторчыны күрергә теләп, алгарак чыкты һәм кабинада башына җилфердәп торган флаг төсле үк косынка бәйләгән Көлемсәрне күреп хәйран калды.
Көлемсәр кабинадан яртылаш чыкты да ниндидер көр күңеллелек белән алдагы тракторчыга кычкырды:
— Вася, тизрәк кыймылда! Югыйсә үкчәңә басам...
Майланудан күн кебек ялтырап торган комбинезон кигән Вася да, ап-ак тешләрен күрсәтеп көлә-көлә, кычкырып җавап кайтарды:
— Синең өч-дүрт чыбык тагып, тракторны бушлай куып йөрүенә мин гаеплемени?..
Вася тагын нәрсәдер әйтте, тик Нияз шау-шу аша аның соңгы сүзләрен ишетмәде. Ул Көлемсәр алып килгән агачларга карады. Агачларның саны һәм күләме чыннан да беренче тракторларныкына караганда шактый кимрәк иде.
Нияз, трактор туктап торудан файдаланып, Көлемсәр янына йөгереп килде һәм аның кулын кысуын үзе дә сизмичә калды.
— Көлемсәр!..
Ниязны күргәч, Көлемсәр дә ничектер каушап, аптырап калды. Тик шунда ук үз-үзен кулга алып:
-- Исәнмесез!—дип җавап кайтарды.
Нияз күзләрен тутырып Көлемсәргә карады һәм ирексездән кичә генә аның кара урман турындагы җырын исенә төшерде:
Туа шунда матур фикер, Туа анда яңа хисләр, шул • Кара урман кергәч...
Көлемсәр! Менә нинди икән ул Көлемсәр!..
Нияз үзенең соклануын яшерә алмады. Дөресрәге, яшерергә дә теләмәде. Үзәкләргә үтеп керерлек монлы тавышы белән җырлаучы, җыйнак, хәтта бераз үсмер малайларныкына охшашлы чандыррак гәүдәле Көлемсәрнең шундый катлаулы машина артында утыруын күрү, беренче карауда, сокланмаслык та түгел иде шул.
Нияз аның ни өчен кичә алай бик тиз генә кайтып китүенең сәбәбен сорамакчы иде дә, тыелып калды. Кичә аларныц аерылышулары чыннан да Нияз өчен ничектер сәеррәк булды. Яшьләр өйләренә тарала башлагач, алар да урамга чыктылар. Ләкин шунда ук, кичә пристаньда Ниязларга очраган шадра мастерны күрү белән, Көлемсәр кинәт «хушыгыз!» дип кычкырды да йөгереп барып аны култыклап алды. Алар, яшьләр төркеменнән аерылып, икәү генә караңгы тыкрыкка кереп
16
югалдылар. «Абыйсы микән әллә?» дип уйлап куйды Нияз. Ләкин күпме генә уйласа да, бернәрсә дә төшенә алмады.
Кичә дә, бүген дә Нияз бары тик бер генә теләк белән, Көлемсәрне күрү теләге белән генә яшәде. Менә ул аның каршында. Шул ук зур кара күзләр, нечкә иреннәр. Тик кичәге озын толымнар гына бүген җыйнак кына итеп җыелып куелганнар иде.
Ул арада алдагы трактор кузгалып китте. Көлемсәр, «ярар, мин дә кузгалыйм инде», дигән кыяфәт белән Ниязга карап алды* да газ бирде. Кабина өстендә утырып торган Тәмир, машина платформа буеиа килеп туктау белән, урыныннан атылып төште дә агачларны эләктергән чекерларны ычкындырды. Шунда ук: «Тарттыр!» дип сызгырып сигнал бирде.
Трактор төтен катыш сөрем исе бөркеп икенче, аннан өченче тизлеккә күчте дә урман эченә кереп югалды.
Ниндидер эш белән тукталып калган директор яңадан Нияз янына килде һәм горурлык катыш елмаю белән сорап куйды:
— Я. ничек?
— Шәп,—диде Нияз. — Тракторчыларыгыз аеруча яхшы эшли, ахрысы.
— Әйе. Дөресен әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә безнең леспромхоз республикада иң алдынгыларның берсе булып санала. Хәзер мин сиңа иң алдынгы тракторчыбызны күрсәтим әле. Бу сменада булырга тиеш үзе.
Бәдри урман эчендәге тракторлар ягына таба борылып карады.
— Көлемсәрме әллә?
Директор, хәйләкәр елмаеп, Ниязның күзләренә карады.
— Кара, кара, әй! Исемен дә белеп өлгергәнсең бит инде. Дөрес, ул. Беләсеңдер, трелевка тракторларында хатын-кызларга эшләргә рөхсәт ителми бит. Безгә ул үз сүзле кызый белән байтак тартышырга туры килде. Бәхәс обкомга кадәр барып җитте. Хат язган бит, каһәр! Күрәсең, аның үз сүзлелеге, үз сүзлелегеннән дә бигрәк тракторчы булам дигән теләге каршында без көчсезрәк булып чыктык.
Күчмә механика мастерскоена кереп чыкканнан соң, директор кайту ягын кайгырта башлады.
— Безнең бит әле бүген киңәшмәдә дә буласыбыз бар, — диде ул.
Ниязның Көлемсәр эшләгән потоктан китәсе килмәсә дә, бу турыда Бәдри агага белгертмәде. Алар Түбән складка агач алып төшүче беренче поезд белән үк кайтып киттеләр.
Төш вакытларында башланган производство киңәшмәсе кояш баеганчы дәвам итте. Сүз нигездә агач хәзерләүнең быелгы көзге-кышкы сезон планы һәм аның үткән елгыга караганда икеләтә диярлек зур булуы турында барды. Чыгып сөйләүчеләрнең барысы да диярлек бары тик эчке мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану, сәгатьлек график һәм агач хәзерләүдә комплекслы механикалаштыруны производствога тагын да кыюрак кертү чараларын күргәндә генә планны үтәп чыгу мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр.
Киңәшмәнең башында ук чыгыш ясаган баш инженер Ногман Сәйфи- ев яңадан сүз бирүләрен сорады. Аның ниндидер бик җитди, әһәмиятле нәрсә әйтергә җыенуы бер урында тыныч кына утыра алмавыннан ук күренеп тора иде.
Директор башлаган сүзен дәвам итте:
— Әйе, иптәшләр, быелгы көзге-кышкы сезон планы гаять дәрәҗәдә зур. Кабатлап әйтәм, гаять зур, әй. Быел план гына түгел, хәзерләнәсе агачның ассортиментлары да арткан. Барыгызга да билгеле булганча,

безнең леспромхоз шахталар өчен ныгытмалар хәзерләми иде. Ә быелгы планда, күрәсез, бу ассортимент та өстәлгән. Димәк, безнең салларның бер өлеше Донбасс шахталарына кадәр чыгарылачак. Без, кичекмәстән, бу мактаулы бурычны төгәл үтәүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар билгеләргә тиешбез...
Баш инженерның түземлелеге тәмам чигенә җитте, ахрысы. Ул директорның урынына утыруын да көтмәде, сикереп торып, өстәл өстендә яткан леспромхоз картасына кул аркасы белән шапылдатып сугып алды да, кызып сөйли башлады.
— Сез әле һаман да элементар бер нәрсәне аңларга теләмисез. Әйе, теләмисез! Сал да сал дисез. Ә кайда! салламакчы буласыз соң сез ул салларны? Иң элек шул сорауга җавап бирегез әле. Мин сездән саллау урыны, русча әйткәндә, плотбище турында сорыйм. Минемчә, иң элек шушы мәсьәләне хәл итәргә кирәк.
Кабинетта утыручылар, «ничек соң әле без үзебез бу нәрсәне күрә алмаганбыз» дигәисыман, бар да тынып калдылар. Моны сизеп алган Сәйфиев тагын да кызыбрак сөйләргә тотынды:
— Үткән сезон планы быелгыга караганда ике тапкырга кимрәк иде. Анда да салларны көч-хәл белән генә урнаштыра алдык... Безгә бу планда күрсәтелгән агачны саллау өчен кимендә ун гектар мәйдан кирәк булачак. Ә безнең нибары биш, күп дигәндә алты гектар саллау мәйданыбыз бар. Аның да әле күп урыннарын кар төшкәләгәнче кырдырасы, тигезлисе бар. Менә бит төп мәсьәлә кайда!..
Баш инженер, мәһабәт гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән өстәл өстенә иелеп, җиңнәре эченнән чыгып торган йонлач кулларына таянды. Аннары каш астыннан гына өстәл тирәсендә утыручыларга «Я, миңа ни әйтерсез икән?» дигән кебек карап алды да. яңадан сүзгә кереште.
— Ә Түбәнге складның менә бу өлешендә, — ул карта өстенә иелде һәм баш бармагының тупас тырнагы белән Кама буендагы ачыклыкның шактый өлешенә тирән сызык сызып куйды, — саллар салу турында уйламагыз да. Бу урында фанерага дигән каен штабельләнәчәк. Менә бу өлешен протез юкәләре һәм башка төрле спецсортлар алачак. Ә менә монда тара заводыннан чыккан продукция өеләчәк. Алар мөмкин булган кадәр суга якынрак булырга тиешләр. Әйе!
Сәйфиев тырнагы белән 2—3 гектарга якын җирне бүлеп алса да, аның сүзендә хаклык барлыкны сизепме, каршы килүче булмады.
— Ул гына да түгел,—диде ул, кызып. — Быел Түбәнге складка өстәмә тар тимер юл кольцосы салыначак. Тагын бер эстакада өстәләчәк. Алар да шактый гына урын алырлар. Шулай итеп безгә Сөлекле елгасының сулъяк үзәнлеге генә кала... — Ул. саллар салланырга тиешле булган мәйданны бармагы белән күрсәтте.
Кабинетны тирән тынлык басты. Бары тик директор гына, креслосын шыгырдатып, селкенгәләп куйды. Аның нәрсәдәндер канәгатьләнеп җитмәве йөзенә бәреп чыккан иде.
— Я, иптәшләр, ник тындыгыз?—диде ул. — Бу бит ифрат әһәмиятле мәсьәлә. Филиппин, сез ничек уйлыйсыз?..
Мич буенда бер ялгызы утырган атаклы сал агызу мастеры карт Лапитов директорның кинәт шулай көтмәгәндә аңа мөрәҗәгать итүеннән югалып калгандай булды. Ул әлегә кадәр бер сүз дә дәшми утыра иде. Менә ул кулы белән болыт кебек тузгып торган чем-кара бөдрә чәчен, чәче кебек үк кара сакалын сыйпаштырып алды да урыныннан күтәрелде.
— Плотбище мәсьәләсе, — диде Лапитов, йөткереп тамак кырып алганнан соң, — әлбәттә, җитди мәсьәлә. Инженер дөрес әйтә. Саллар,— мастер директор ягына борылды. — әлбәттә, безнең Түбәнге складка
2 .С. Ә.- №5
17

18
сыеп бетмәячәкләр. Моны алдан ук хәл итеп куярга кирәк дип әйтмәкче идем мин үзем.
Аз, ләкин урынлы әйтә белүе белән танылган карт мастер чыгышын озакка сузмады. Урынына утырды.
Лапитовлар нәселе Кама һәм Волга буенда атаклы һәм иң борынгы нәселләрнең берсе. Мастерның бабасы гомер буе бурлак лямкасы тарткан, Кама-Ңолга ярларын буйдан-буйга уннарча тапкыр җәяүләп үткән. Актык чиктә күкрәк сөякләре кысылып, кан косып, сулыш ала алмыйча яр буенда егылып үлеп калган. Әтисе дә гомерен су өстендә үткәргән. Филиппыч үзе дә 12—13 яшеннән бирле үк яр куеныннан чыкмаган. Кышларын сал бәйләгән, җәй көннәрендә сал белән Астраханьга кадәр агып төшкән. Хәзер аның улы да диңгезләрдә сал агыза. Әле моннан 4—5 кенә ел элек, улына диңгез салларын йөртү өчен махсус җайланма уйлап тапкан өчен орден биргәннәр иде.
Кабинетта яңадан тынлык урнашты. Бераздан бу тынлыкны бозып, урындык шыгырдап куйды. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Технорук Виктор Ильич Коробов урыныннан торды.
— Мөмкинме?—диде ул, директорга карап.
— Рәхим итегез!
Технорук эчке ресурслардан дөрес файдалану, эшчеләрнең активлыгын тагын да арттыру турында сөйләп китте.
— Нәрсә әйтергә телисез сез?—диде баш инженер, аның сүзен бүлеп. — Конкретрак сөйләгезче, пожалуйста!
— Минем әйтәсе сүзем шул, Ногман Нуруллович, сез кеше сүзен бүлдермәгез. Сез сөйләгәндә мин дәшмәдем. — Технорук, бераз ярсуы басылгач, алдында яткан кәгазьне калтыранган куллары белән әвәли- әвәли дәвам итте. — Без, иптәшләр, кемнең дә безнең өчен килеп эшлә- вен көтеп ятырга тиеш түгелбез...
Аның күтәрелгән мәсьәләдән читкә тайпылуы баш инженерның гына түгел, башкаларның да кәефен җибәрде, ахрысы. Директор да, технорукның сүзен бүлеп, сорап куйды:
— Сез нәрсә тәкъдим итәсез соң?
—Минме? Минемчә, моның өчен иң элек машиналарга, механизмнарга бирелгән планны карап чыгарга, дөресрәге, арттырырга кирәк.
Баш инженер кинәт кенә аңа таба борылды:
— Технологияне бозу бит бу.
— Булса ни?
— Ничек инде?..
— Тынычланыгыз, иптәшләр,—директор калын зәңгәр карандашы белән өстәлне шакып куйды. — Технологияне бозу әллә ни бәла түгел. Аны бит без үзебез төзибез...
— Соң бит машиналарга да үз вакытында ял бирергә, карарга да, профилактика ясарга да кирәк.
Бәдри ага баш инженерның сүзен бүлде:
— Әгәр дә механизмнар, машиналар, сез әйткәнчә, ялсыз да, ремонтсыз да эшләсәләр, кешеләр дә өзлексез бер үк ритм, бер үк темп белән нормаларын арттырып үтәп тора алсалар, безнең биредә утыруыбызның мәгьнәсе дә булмас иде.
Директор белән баш инженер үзара бәхәсләшә башлауга, технорук урынына утырып тынып калды. Директор аның ягына борылды:
— Нәрсә, Виктор Ильич, әйтәсе сүзегез бетте дәмени инде?
— Бетте.
Кешене тыңлауга караганда күбрәк үзе сөйләргә яратучан Сәйфиен бу юлы да тыныч кына кала алмады.
— Ниткән эш бу? Әйтегезче, пожалуйста, — диде ул, тәмам ярсып.— Юк-бар нәрсәләр белән сүзне икенчегә борып маташуның нигә кирәге
19
бар? Кемне алдыйбыз? Соң, алла коллары, сүз урманда агач хәзерләү турында түгел, ә Түбәнге складта хәзерләнгән агачларны саллау өчен урын булдыру турында бара лабаса. Ә аның үз тугызы тугыз. — Ул бөтен гәүдәсе белән технорук ягына авыша төште. — Сез^ әгәр дә механизмнардан һәм эчке мөмкинлекләрдән тулысынча файдалансак, бу бирелгән планны үти алачакбыз, дисез. Нәрсәгә таянып әйтәсез аны. Я? Бу бит гомуми фразалар гына. Ярар, сезнеңчә дә булсын ди. Без бу планда күрсәтелгән агачны аудардык та ди. Ләкин бит мәсьәлә агачны егуда гына түгел. Кабатлап әйтәм, егуда гына түгел. — Ул куллары белән һаваны ярып селтәнеп алды. — Киселгән агачны кичекмәстән үз вакытында урнаштыра баруда. Үзегез беләсез, хәзер агачның сортлы- лыгын, эшкә яраклылыгын арттыру өчен көрәш безнең алдыбызда иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора. Әгәр дә сезнең киселгән агачларыгыз Түбәнге складта урын булмау сәбәпле кышка урманда кар астында калалар икән... — Баш инженер, «ул чагында нәрсә булачагын үзегез дә бик яхшы беләсез» дигәнсыман, кулларын җәеп җибәрде һәм тавышын акрынайта төшеп дәвам итте. — Бераз кояш карый башлау белән синең фанерага дигән каеннарың, спецзаказ наратларың үзеннән- үзе чәрдәкләнеп ярыла башлаячак. Ә җәйгә инде ул агачлар утыннан башка бернәрсәгә ярамаячаклар... Әле дә эшкә яраклы агачның процентын арттыру буенча күкрәк кагып мактанырлыгыбыз юк. Ярый әле тара заводыбыз булды...
Чыннан да Бөреле леспромхозы соңгы ике ел эчендә тара заводы салып, утынга чыга торган агачның шактый өлешен шунда эшкәртеп, ящиклар өчен вак такталар ясап, зур мая туплады.
Бәдри ага тагын да җитдиләнә төште. Ул киңәшмәнең мондый борылыш алуын бөтенләй көтмәгән иде. Директор сакал-мыек баскан яңакларын, тирә-яктагыларга ишетелерлек итеп, шатырдатып сыйпап алды да, күтәрелеп, баш инженерга мөрәҗәгать итте:
— Сез үзегез ниндирәк тәкъдим кертер идегез? — Ул туп-туры Сәй- фиевнең күзләренә карады.
— Минемчә, биредә бер дә ялагайланып, патриот булып кыланып торасы юк, мәсьәлә без уйлаганга караганда да серьезныйрак. Үз башың аркылы үзең сикерә алмаган кебек, көчең җитмәгән нәрсәне өстеңә алуда да мәгънә юк...
һәр очракта да ярып, туры әйтә торган баш инженерның да, дәүләт планын үти алмыйбыз, дип өзеп әйтергә батырчылыгы җитмәгәнлеге сизелде. Ләкин аның бу кыюсызлыгы озакка бармады. Кинәт ул көзән җыергандагы кебек кискен хәрәкәтләр ясады да тагын да кызыбрак сөйләп китте:
— Быелгы көзге-кышкы план язгы боз кебек, аңар таянып эш итәргә мөмкин булмаячак. Биредә, минемчә, бердәнбер дөрес юл бар. Ул да булса, республика Урман министрлыгына кичекмәстән шалтыратырга, бер дә булмаса, үзебезнең хәлне аңлатып телеграмма җибәрергә. Алай да булмый икән, берәр вәкил җибәрербез. Ләкин нәрсә генә булмасын, бу план, русча әйткәндә, безгә не по плечу...
Барысы да диярлек баш инженерның вакыты-вакыты белән шулай кискенрәк әйтеп ташлый торган гадәте булуын белүгә карамастан, аның дәүләт планы турында шулай кырт кисеп ташлавы белән, әлбәттә, риза була алмадылар. Кинәт урындыклар шыгырдады, кәгазьләр кыштырдап куйды. Төрле яктан өзек-өзек репликалар ява башлады.
— Юк инде, Ногман дус, теләсәң нәрсә әйт. Синең тәкъдимең тәкъдим түгел...
— Моннан да җиңел юл юк ул.
— Юк, юк! Кая ул...
— Батмый.
20
— Әлбәттә.
Сәйфиев, шау-шу кубачагын сизепме, кабинеттагы тавышларны туктатырга теләгәндәй, уң кулын күтәреп, сүзен дәвам итте.
— Ләкин, иптәшләр, һәрнәрсәгә реальрәк карарга кирәк. Үзегез уйлап карагыз... Әнә, безнең хөрмәтле Филиппычыбыз да миңа берсүзсез кушылды..
Лапитов «Туктагыз әле!» дигәнсымаи кулын күтәрде.
— Мин сезгә дәүләт планы турында түгел, ә плотбище мәсьәләсендә кушылам дидем. Боларның икесе ике иәрсә, иптәш инженер!
Директор карандашы белән өстәлне шакып алды да, күтәрелә төшеп, карта өстенә иелде.
— Ногман Нуруллович әйткән нәрсәләр, әлбәттә, барысы да дөрес,—диде ул. — Ләкин безгә, каршылыкларны, авырлыкларны күрсәтү белән беррәттән, дәүләт тарафыннан бирелгән планны үтәүне хәл итә торган чаралар, үзегез әйтмешли, деловой тәкъдимнәр кирәк.
Директор шактый вакыт картадан күзләрен алмыйча утырды. Гүя ул, көтмәгәндә килеп туган бу уңайсыз хәлдән чыгу өчен, берәр ачыклык яисә агачларны саллау урыны табарга тиеш иде. Менә аның бармаклары Түбәнге складны буйга да, аркылыга да кискәләп үттеләр. Ләкин киңрәк хәрәкәт ясаган саен, аның бармаклары рәхимсез рәвештә елга ярына яисә куе урман белән капланган таулыкларга килеп терәләләр иде. «Инженер дөрес әйтте», — дип уйлады ул. Кама буенда элеккечә үк кыйммәтле ассортимент штабельләре өеләчәк. Ә биредә, тара заводы янында — утын штабельләре. Утын урыны да үткән елгыга караганда шактый артыграк кирәк булачак. Урман никадәр күбрәк киселсә, утын да шулкадәр күп булачак. Нишләргә соң?.. Үткән елгы план быелгыга караганда, чыннан да, ике тапкырга диярлек азрак иде. Шулай булса да, Сөлекле елгасы үзәнлегенә, Түбәнге складның үзәк мәйданына саллар чак-чак кына сыйганнар иде. Бу мәсьәләне ничегрәк хәл итәргә соң?.. Ничегрәк? Әллә инде чыннан да планны кыскарту турында министерствога мөрәҗәгать итеп караргамы? Ләкин, бу, кем әйтмешли, иң җиңел юл. Бәлки бераз кыскартырлар да. Тик алай итәргә беркайчан да соң түгел. Нишләргә соң?..
Бәдри аганың йөзендә ниндидер әрнүле күләгә чагылып китте. Ул тагын бер тапкыр яңакларын сыпырып алды. Аның хәтта яңагы кызарып чыкты, бармак эзләре бүртеп калды.
Директор, уйларга бирелеп, яңадан урынында селкенгәләп алды. Аның күз карашы бүгенге киңәшмәдә бөтенләй диярлек сүзгә катнашмыйча торган беренче участок партгруппоргы мастер Зариф Гыймазовка төбәлде. Бу караш «Я, Зариф туган, син нәрсә әйтәсең? Син бит вакытлыча гына булса да Айтуганова урынына калган кеше», дип сөйли иде кебек.
Зариф директорның карашын, уйларын сизенгәндәй, үзенең моңарчы бернинди тәкъдим кертмәвенә, хәтта сүз дә алып сөйләмәвенә борчылып утыра иде. Тик нинди тәкъдим кертергә дә, сүз алып нәрсә турында сөйләргә соң? Ул әле бәхәснең кайсы тарафына кушылырга белмичә, хата ясаудан курыккан кешесыман, башын түбән иеп утыра иде. Кайчандыр шулай үзара киңәшеп утырганда, Дәрҗия Айтуганова аңа җитәкчелек итүнең жаваплылыгын сөйләгән иде.
«... Җитәкчелек итү — ул алдан күрә белү, алдан тоя белү дигән сүз. Икенче төрле итеп әйткәндә, перспектива». Ә менә бүгенге бәхәснең киләчәге ничек булыр? Кем фикере уңыш алып килер, кемне якларга биредә?
Аның уен директор белән баш инженер арасында кызып киткән бәхәс бүлде.
21
— Бәлки салларны, какшагаларны зуррак, биегрәк итеп өю хисабына бераз урынга экономия ясап карар илек, — диде баш инженер, тынлап торучыларга аңлатырга теләгән кыяфәт белән. — Яз көне эткәләп-төрт- кәләп булса да пароходствога тапшырыр идек әле. Кызганычка каршы, быел без һич тә алай итә алмыйбыз. Чөнки үзләштерәсе урман участокларында күбесе каен, имән, карагай кебек авыр, каты агачлар. Ул гына да түгел, эш барышында сал аслыгы җитмәү куркынычы да бар...
— Боларның барысы да күптән билгеле инде,—диде Бәдри ага, баш инженерның сүзен бүлеп. — Ләкин шуны да онытмаска кирәк. Дәүләт тарафыннан план бирелдеме, димәк, ул белеп бирелгән. Бирелдеме инде, аны үтәргә дә, саллау өчен урын табарга да ярдәм...
Берничә җирдән берьюлы «Дөрес! Әлбәттә, ярдәм итәрләр!» дигән авазлар ишетелде.
Ләкин баш инженер бирешергә уйламый иде әле.
— Нинди ярдәм көтәсез соң сез! Соң бит, һәрбер эшкә реаль карарга кирәк. — Ул ярсып директор ягына бсрылды.— Аңлагыз, наконец! Закон каршына алар түгел, — ул кабинетта утыручыларга күрсәтте, — дәүләт планын өзүчеләр булып, беренче чиратта без басачакбыз. Да, да!..
— Бүредән курыксаң, урманга барма.
Сәйфиев янаган тавыш белән:
— Карагыз аны! Бу мәкальләрнең бик кыйммәткә төшүе бар,—диде.
— Куркытмагыз!
— Соңыннан үкенерлек булмасын. Ишетегез аны!..
Бәдри ага таный алмаслык булып үзгәрде. Беркем дә әле аның шундый үз сүзле, кискен җавап кайтаруын күргәне юк иде.
Директор, үзен кулга алырга тырышып, дәвам итте:
— Безнең биредә күпчелегебез коммунистлар. — Ул як-ягына каранып алды. — Ничек соң, иптәшләр, без бу планны чыннан да үти алмабыз микәнни?..
Бүлмәдә шау-шу күтәрелде.
— Димәк, үтәп чыга алабыз?..
Баш инженер тәмам ярсыды, хәтта кычкырып җибәрде:
— Тавышка куймыйсызмы тагын?..
— Кирәк булса тавышка да куярбыз, — диде Бәдри, мөмкин кадәр үзен тынычрак тотарга тырышып. Ул урыныннан торды. Аның куллары җинелчә генә калтырыйлар иде. Директор үзенә төбәлгән дистәләрчә күзләрне күрде. Алар бар да аның актык сүзен көтәләр иде. Ул озак көттермәде һәм һәрбер сүзенә басым ясап:
— Дәүләт тарафыннан бирелгән план һичшиксез үтәлергә тиеш. Аны үтәү — безнең өчен закон. Шик юк, иптәшләр, без быелгы планны да уңышлы башкарып чыгачакбыз,—диде.
— Дөрес!
— һичшиксез башкарып чыгарбыз!
Сәйфиев түзмәде, урындыгын дөбердәтеп урыныннан торды һәм тешләрен кысып, каш астыннан гына директорга карап, эленгән плащен йолкып алды да ишеккә таба юнәлде.
— Карап карарбыз, ничек үтәрсең икән, — диде ул, чыгып китешли. Аның бар көченә ишекне шапылдатып ябуыннан тәрәзә пыялалары шыңгырдап калдылар.
HI
Нияз киңәшмәнең бетүен дә көтеп тормыйча чыгып китте һәм Көлемсәрне каршылар өчен тимер юл перронына таба юнәлде. Анда башка бер егет тә киләп сара иде инде, күрәсең, кемнедер көтә.
22
Ул көнне нигәдер поезд соңгарак калды. Кояш, утлы шарга охшап, тыныч урман өстенә кунды. Перрон тирәсендә үсеп утырган яшь каен кәүсәләре, ак ефәккә төрелеп үтәдән-үтә күренгән шикелле, ерактан ук җемелдәп күренәләр.
Тирә-якта көз хакимлек итә. Агачлар кызгылт-сары яфраклар белән бизәлгәннәр. Кайбер яшь каеннар гына, күрше карачкыл-яшел чыршыдан үрнәк алган кебек, үзләренең яшеллекләрен саклап, спай гына көзгә бирешмичә утыралар. Инде алар да үзләренең нәфис, саф яшеллекләрен күптән югалтканнар, көзнең кырыс кагыйдәләренә буйсына башлаганнар. Әле күптән түгел генә явып үткән яңгыр тамчылары, агачларның алтын йөгертелгәы яфраклары өстендә болытлар арасыннан бик кыска гына вакытка күз кысып куйгалаган кояшның саран нурлары астында, кыйммәтле ташлар кебек, ничәмә төрле төсләргә кереп җемелдиләр. Яңгыр белән мул сугарылган дымлы җир өстеннән бөркелеп пар күтәрелә. Кояш яктырткалап алган чакларда табигать, ниндидер авыр йөктән арынып, ничектер иркен сулыш алган кебек булып күренә иде.
Бераздан каен кәүсәләренә, чак кына сизелерлек булып, алсулык йөгерде... Кояш тәмам баеды... Аңар алмашка тирә-якта электр утлары кабындылар. Шул арада якынлашып килүче поездның кычкыртуы ишетелде.
Ниндидер эчке дулкынлану белән Көлемсәрнең урманнан кайтуын көткән Нияз, поезд якынлаша башлагач, гаепле кешесыман читкәрәк китте.
Вагоннарның берсеннән, поездның туктавын көтеп тормыйча, бер кыз сикереп төште. Кемнедер көтеп торган баягы егет йөгереп килде дә кызны култыклады. Алар тар сукмак буйлап әкрен генә ачыклыкка таба атладылар. Егет, өстендәге пиджагын салып, кызның җилкәсенә каплады...
Урманнан кайтучылар вагоннардан төшү белән тирә-як җанланып киткәндәй булды. Паровоз, вагоннарны калдырып, кычкырта-кычкырта маневр ясый башлады. Яшьләрнең шаярышып көлүләре яңгырап торды.
Яшьләр белән бергә Көлемсәр дә вагоннан төште.
Очрашу Нияз көткәнчә булмады. Көлемсәр аны күрү белән адымнарын акрынайтты һәм бергә вагоннан төшкән иптәшләреннән арткарак калды.
— Сез ничек биредә? Кемне көтәсез? — диде ул.
Көлемсәрнең бернәрсә дә булмаган кыяфәт белән шундый эчкерсез сораулар бирүе Ниязны аптырашта калдырды. Ул тәмам каушады, ничек жавап бирергә дә белмәде. «Синнән башка кемне көтим соң?»—димәкче иде дә тыелып калды. Ул бары тик:
— Бик соң кайттыгыз... — дип кенә әйтә алды.
Көлемсәр бик гади генә итеп соңга калуның сәбәбен аңлата башлады.
Алар, перроннан үтеп, поселокны каплап торган куе агачлыкка керделәр. Биредә тынычрак та, караңгырак та. Бары тик урыны-урыны белән агачлар арасына үтеп кергән яктылык кына аларның күзләрен кытыклый иде.
Очрашуның ничектер сәер һәм бәйләнешсез сүзләр белән башланып китүен Нияз үзе дә ачык сизде. Шуннан куркып булса кирәк, ул бөтенләй башка тон белән сүз башлады:
— Көлемсәр, син минем каршы алуыма ачуланмыйсындыр бит? — Җавап кайтарылмагач, ул сүзен кыюрак дәвам итте. — Мин башкача булдыра алмадым. Мине, язмыш дип әйтимме инде, бирегә китереп ташлагач, бик күңелсез, хәтта түзә алмаслык күңелсез булыр дип уйлаган идем. Тик сине күрү... сине беренче күрүем белән үк андый уйлар бөтенләй челпәрәмә килделәр. Синең тавышың, Көлемсәр, синең гади генә сүзләрең минем күңелемә бик тирән үтеп керделәр...
23
Нияз соңгы сүзләрен әйткәндә, алар ачыклыкка чыгып җиткәннәр иде инде. Көлемсәр адымнарын тизләтте, йөзе җитдиләнде һәм «Сез нәрсә сөйлисез?» дигән төсле Ниязга таба борылды.
Көлемсәр йөзендә чагылып киткән бу кискен үзгәрешне Нияз да сизмичә булдыра алмады: ул тизрәк сүзне икенчегә борырга ашыкты һәм бөтенләй башка тавыш белән:
— Көлемсәр, синең эшендә миңа аңлашылып җитмәгән серләр бар, — диде.
Көлемсәр дә сүзнең икенче борылыш алуына тынычланып булса кирәк, кинәт ачылып китеп, Ниязга карады:
— Нәрсә ул?
— Бәлки мин аңламый торганмындыр, минемчә, башка тракторчылар, мәсәлән, шул ук Василийны алыйк, агачны сиңа караганда күбрәк чыгарадыр төсле... Ә процент күрсәткечләре ягыннан синеке икеләтә диярлек артык. Эш нормалары бердер бит?
Көлемсәр чын күңелдән елмаймыйча булдыра алмады.
— Сез безнең эшне зур дикъкать белән күзәткәнсез икән. Тик менә процент күрсәткечләре, сез әйткәнчә, икеләтә үк артык түгел инде.
— Шулай ич, — диде Нияз, аның сүзен бүлеп.
— Юк.
Көлемсәр эшнең серен аңлату нияте белән, ахрысы, адымын акрынайтты.
— Моның сере бик гади, һәрбер тракторчының үз алымы, эш методы бар...
Шул вакыт алар яныннан ук, эштән кайтып, инде өс-башларын да алыштырырга өлгергән, ике егет үтеп китте. Аларның берсе Көлемсәр белән исәнләште һәм, сәерсенеп, алар артыннан карап калды.
Моны Нияз да сизеп алды. Ул, бөтен гәүдәсе белән Көлемсәр ягына борылып, жиңелчә генә аның җилкәсенә кагылды.
— Көлемсәр,—диде ул, каш астыннан гына кызның күзләренә карап, — без болай берәр кешене көнләштермәбезме соң?
— Юк, — диде Көлемсәр, читкәрәк тайпылып. — Минем иптәшем алай көнче түгел.
Ниязны яшен суккандай булды. Аның ирен кырыйларында гына посып торган елмаюы да, каш астыннан гына өздереп каравы да, көчле жил тузгыткандай, күз иярмәслек тизлек белән юкка чыкты, әйтерсең, ниндидер көчле җил аларны як-якка чәчеп, сибеп бетерде. Ул үзенең: «Ничек?! Сез тормыштамыни?» — дип соравын сизми дә калды.
Көлемсәр җавап урынына ияген кагып куйды. Ниязның таный алмаслык булып үзгәрүен күрсә дә, бернәрсә дә булмаган кыяфәт алырга тырышып, үзенең эш методы турында сүзен дәвам итте. Көлемсәр Василийга караганда агачны азрак итеп алса да, үзенең күбрәк рейс ясау хисабына отуы һәм тракторның ремонт ара срогы шактыйга артуы турында сөйләде.
Ләкин Нияз бөтенләй башка уйларга бирелгән иде инде. Ул Көлемсәрнең соңгы сүзләрен бөтенләй диярлек ишетмәде, ишетсә дә аларның мәгънәсен аңламады. Аның йөзе җитдиләнде. Ансыз да ак чырае тагын да төссезләнебрәк киткәндәй булды.
— Димәк, сез тормышта...
Ниязның авыз эченнән генә әйткән бу сүзләре Көлемсәрне тетрәтеп җибәрде. Шулай да ул салкын канлылык сакларга тырышты. Аларның күзләре очраштылар. Ниязның күз карашында шулкадәр сагыш, үзәк өзгеч моңсулык күренә иде.
— Мин сине бүтән күрә алмаммыни инде?
Көлемсәр аның бу соравына нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде.
— Нишләп? Теләсәгез, безгә рәхим итегез... — диде ул. — Иптәшем белән танышырсыз...
24
Ләкин бу сүзләрдә өметләндерү дә, тынычландыру да юк иде. Көлемсәр моны үзе дә сизде.
— Минем иптәшемне, бәлки, белә торгансыздыр. Мастер Зариф Гыймазов.
— Беләм. Хәзер беләм, Көлемсәр...
Зариф гадәттә эштән соңрак кайта иде. Көлемсәр ул кайтканчы өй алдына чыгып, аның кебек үк бпл тиңентен салкын су белән юына, ес- башын алмаштыра һәм кичке аш хәзерли башлый иде.
Яна гына гаилә тормышы корып җибәргән бу ике яшьнең өендә һәрвакыт тыныч. Андый тынлык бары тик аяз көннәрдә, кош-корттан бушап калган көзге урманда гына була. Кошлар сайрамый, куе яфраклар да үзара серләшеп шыбырдашмыйлар; андый чакларда Көлемсәр, радиоалгычны кабызып, бераз музыка тыңларга керешә. Музыка да бик тиз туйдыра, һәм ул, зарыгып, Зарифның кайтуын көтә башлый иде.
Ләкин бүген бераз башкачарак булды. Ул кайтып җитсә дә, баскыч төбендә туктап, әле генә Нияз китеп барган якка текәлеп карап торды. Караңгы бүлмәгә керәсе килмәде аның.
Әнә, Нияз да ниндидер зур җинаять эшләгән кешесыман, башын түбән иеп, тыкрыкка кереп югалды...
Көлемсәр почта яшигына күз төшерде. Аннан газета кырыйлары күренеп тора иде. Яшикны ачып, почтаны алды да өйгә керде. Ут кабызды. Тәрәзә пәрдәләрен төшерде. Соңыннан арып, хәлдән тайган кешесыман, диванга килеп утырды. Бераздан теләр-теләмәс кенә торып, салкын су белән юынды, өс-башын алыштырды. Ләкин үзен ничектер җиңеләеп киткәндәй итеп сизсә дә, бернәрсәгә дә аның кулы күтәрелмәде. Ул яңадан диванга килеп утырды.
Көлемсәрнең күз алдында моңсу карашлы Нияз басып тора, колагында аның әле күптән түгел генә әйткән әрнүле сүзләре яңгырый иде: «Ничек?! Сез тормыштамыни?.. Мин сезне бүтән күрә алмаммыни инде?..»
Көлемсәр мондый авыр уйлардан айныр өчен бераз өйне җыештырып алмакчы иде, тик бүлмә иртә белән үк җыештырылган булганга, тагын аптырап калды. Башка стандарт өйләрдәге кебек’үк, бу бүлмәнең дә зур-зур өч тәрәзәсе бар. Аларга тоташ ак челтәр пәрдәләр эленгән. Тәрәзә төпләрендә гөлләр. Як-якта ике кровать, урта бер җирдә, күз явын алырлык ак эскәтер ябылган түгәрәк өстәл, анын өстендә зәңгәрсу абажур. Өстәл тирәсенә артлы ике-өч урындык куелган. Мич буенда ак киндер тышлык кидерелгән зур йомшак диван. Түрдә, урта тәрәзә каршында, бер генә тумбочкалы, кечкенә язу өстәле. Шунда ук китаплар, журналлар өелеп куелган этажерка. Язу өстәле өстендә кечкенә абажурлы гөмбәгә охшаган лампа яна. Лампадан төшкән яктылык астында, урта бер җиреннән ачылган китап ята...
Көлемсәр, эш югында эш булсын дигәндәй, өстәл өстендә яткан яна «Огонек» журналын кулына алды. Ул аны тезләре өстенә салды да, башын артка ташлап, диваи аркасына терәлеп утырды, күзләрен сап- сары нарат такталарыннан тезелгән түшәмгә төбәде. Аның күзләре такталарның берсендәге түгәрәк миңгә охшаган ботак эзенә текәлде. Гел бер генә ноктага карап торганнанмы ул ботак эзе кинәт бер зураеп, бер кечерәеп күренгән кебек булды.
«... Синең гади генә сүзләрең дә минем күңелемә бик тирән үтеп керделәр», — диде бит ул.
Нәрсә соң бу?! Көлемсәр үзенең гел Нияз турында гына уйлавына тәмам аптырап калды. «Нишләп соң әле мин гел аның турында гына уйлыйм. Нәрсәгә кирәк сон ул миңа?..»
25
Көлемсәр бу уйлардан котыла алмады. Алар аның бөтен ихтыярын яулап алган иде. Ул, бу хәлдән котылырга теләгәндәй, журналны ачып, беренче очраган нәрсәне укырга керешеп карады. Ләкин укыган кадәре- сеннән бернәрсә дә аңламады. Бер үк урынны кат-кат кайтып укып та карады, ләкин бу юлы да өзек-өзек фикерләр генә ялтырап киткәли иде.
Актык чиктә ул журнал битендәге төрле рәсемнәрне карагитыра башлады. Менә Волгадагы бөек төзелешләр... Гигант краннар бәйләм- бәйләм агачларны күтәреп алып, ярга бушаталар. Кем белә, бәлки бу агачлар аларның леспромхозыннандыр...
Рәсемнәр караштырган арада Көлемсәр, үзе дә сизмәстән, «Дуся» исемле хикәя укый башлады. Бераздан аның белән шулкадәр мавыгып китте, укып чыкканын да тоймыйча калды. «Эх, нишләп озынрак булмады икән», — дип уйлап куйды.
Хикәянең эчтәлеге дә исеме кебек үк гади иде.
Авылга яңа агроном килә. Ул Дарья Тимофеевналарда квартирага туктый. Бу карчык Дуся исемле кызы белән генә тора. Дусяның ире фронтта һәлак булган. Карчык, яңа агрономга, чәй эчеп утырганда, күрше авылда Дусяның булачак кияве — Николай Николаевич турында сөйли. Укучы, бәлки агроном белән яшь тол хатын — Дуся, бер-берсен яратышырлар дип тә уйлый башлый. Ләкин алай булмый. Агроном Марьяна исемле кыз белән таныша һәм алар арасында саф мәхәббәт туа. Бу ике яшь йөрәк арасында дөрләп кабынган мәхәббәт Дусяга да дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә. Ул үзенең булачак киявенең тәкъдимен кире кага. «Юк, Николай Николаевич, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк», — ди.
Көлемсәргә бигрәк тә хикәямен, соңгы өлеше ошады. Ул шул урынын кат-кат укыды: «Юк, Николай Николаевич, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк».
Ничек соң әле Дуся туп-туры шулай дип әйтә алган?.. Нигә соң ул да шулай: «Юк, Зариф абый, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк», — дип әйтә алмаган. Ни өчен соң?..
Көлемсәрнең уйлары еракларга, моннан бер-ике ел элек булып үткән хәлләргә юнәлделәр...
Матур, язгы көннәрнең берсе иде. Көлемсәр шулай эштән кайткач, үзләрендә Зарифны очратты. Ул Зарифның кайтуы турында ишетсә дә, аны күргәне юк иде әле.
Зарифның Гөлҗиһан түти белән бергәләп чәй эчеп утыруында, беренче карашка, бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде. Чөнки Зариф Көлемсәрнең фронтта һәлак булган ике абыйсының да иң якын дусларыннан иде. Алариы бит хәтта армиягә дә бер үк көнне, бер үк пароходта озатканнар иде. Фронтка китүче егетләрнең пароход палубасына менеп, гар- моньга кушылып җырлый-җырлый китеп баруларын тиз генә онытырга мөмкин идеме соң?!
Китәргә килгән хәбәр. Инде нихәлләр итәрбез Кайтыр көннәргә кадәр, —
дип җырлаганнар иде алар. Пристаньда бер генә еламаган кеше дә калмады. Шул пароход белән Гөлҗиһан түтинең дә берьюлы ике улы китеп барды. Нәни Көлемсәрнең дә туган абыйларын соңгы тапкыр күрүе булган икән...
Зарифны күрү Көлемсәргә абыйларын хәтерләтте. Гөлҗиһан түти дә, кызының нәрсә турында уйлавын сизенеп булса кирәк, — аналарның йөрәге бик сизгер була бит, — әле дә кибеп өлгермәгән күзләрен тагын бер тапкыр сөртеп куйды.
— .Үземнең Әхмәтем белән Мөхәммәтемне күргәндәй булдым. И ходаем!— дип куйды ул.
26
Самовар яңадан яңартылды. Сүз иярә сүз чыкты. Зарифның, әнисен дә искә төшереп алдылар.
— 11ллә-мәгәр, көткән иде инде, мәрхүмә, — диде Гөлҗиһан түти. — Зарифым кайтса, бәлки, сәләмәтләнеп киткән булыр идем дип тә әйткәли иде, бичара...
Сүз Зарифның үз тирәсендә дә чуалгалап алды. Гөлҗиһан түти аныц вакытлыча гынамы, әллә бөтенләйгә үкме кайтуы турында да кызыксынып куйды. Зарифның, бу сорауга өзеп җавап бирергә ашыкмавын күргәч: «Туган җиргә, балакай, ни генә җиткән» дип, үгетләп тә куйды. Һәм шунда ук бик акыллы итеп кенә, йортта ир-ат булмагач, тормыш алып баруның шактый кыен булуына да зарланып алырга онытмады.
— Казыксыз җиргә казык кагу кебек эшләрне дә, Зариф улым, үзебезгә әмәлләргә туры килә инде...
Чәйдән соң почмак якка кереп өс-башын алыштыргач, Көлемсәр каядыр җыена башлады. Беренче булып моны Гөлҗиһан түти сизде:
— Кая барырга җыенасың, кызым?
— Клубка барып кайтмакчы идем,—диде Көлемсәр, түр якка чыгып.
Аның чыгып китәргә җыенуына әнисенең риза түгеллеген ул Гөлҗиһан түтинең күз карашыннан үк сизде.
— Анда нәрсәгә тагы?
— Танцага.
— Юк, юк, — диде Гөлҗиһан түти, кырт кисеп, — кая ул! Танцага гына булгач, барып-нитеп йөрисе юк. Мин тагын, әллә җыр-фәлән өйрәнергәме дип торам. — Гөлҗиһан түти, кызына гына аңлаешлы караш ташлап, сүзен дәвам итте: -- Бераз өйдә утырырга да ярыйдыр бит. Менә Зариф абыең да бар. Кунак барында өйне - ташлап чыгып китү килешми ул. Гел бер бетмәгән клуб булмас...
Гөлҗиһан түти Көлемсәрнең клубта еш булуын, аның җырлавы белән аңлатты. — Иллә-мәгәр менә, матур җырлый да инде. Аның җырына исе китмәгән бер генә кеше дә юк!..
Шул көннән алып Зариф Көлемсәрләрдә бик еш була башлады. Килү белән нинди булса да йорт эшенә керешә иде. Ул элек бакча киртәләрен рәтләде, сыер абзарын яңартып бурады.
Гөлҗиһан түти аның тирәсендә күгәрчен кебек гөрләп йөри иде. Гөлҗиһан түти генә түгел, хәтта картаюдан сукырая башлаган Актыр- нак та аңа тәмам ияләшеп җитте. Капка келәсе шалтырау белән үк ул ютәлләүгә охшаган тавыш белән өргәләп ала, Зарифны таныгач, гафу үтенгәнсы.ман, аның аяклары тирәсендә бөтерелеп ялагайлана да, нигез өстендәге йомшак юынты өстенә бөгәрләнеп менеп ята иде.
Күрше-күлән тирәсендә дә сүзләр ишетелә башлады. Беркөн Көлемсәр әнисенең бер күрше хатыны белән киртә аша гына сөйләшеп торганнарын үз колагы белән дә ишеткән иде.
— Әллә кияү кертергә җыенасыңмы, күрше?—дип сорады күрше хатыны, шаярткан кебегрәк итеп.
— И-и, күрше!—дип җавап кайтарган иде Гөлҗиһан түти. — Андый кияүле була алсам, бик-бик шөкерана кылыр идем дә... Белмим шул...
Көннәр үтте. Көлемсәрнең иптәш кызлары да бу турыда, шаяртып кына булса да, сүз кузгаткалый башладылар; «Кара аны, Көлемсәр! Туеңа чакырмасаң, гомер буе үпкәләрбез», имеш...
Көлемсәр башта мондый сүзләргә колак салырга да теләмәде, аяк терәп каршы торды.
— Китегезсәнә!.. Ул нинди кияү булсын ди. Соң ул бит миннән ун яшькә диярлек олы.рак кеше, — ди торган иде.
Ләкин Көлемсәр белән Зариф арасындагы дуслык көнпән-көн ныгый барды. Бераздан алар бер үк участокта, хәтта бер үк тракторда
27
эшли башладылар. Күп тә үтмәде, Зариф аның иң якын ярдәмчесе, беренче булышчысы, хәтта сердәшенә дә әйләнеп китте. Гөлҗиһан түти шатлыгыннан нишләргә белмәде. I
Октябрь бәйрәмендә Зариф белән Көлемсәрнең туйлары булды. Бу туйны бөтен леспромхоз кешеләре бик зурлап каршыладылар. Аларга шунда ук яңа поселокта йорт бирделәр... Ә Гөлҗиһан түти иске поселокта, үз өйләрендә калды.
Көлемсәр: «Шулай кирәктер инде» дип, тормыш агышына бернинди дә каршылык күрсәтмичә, буйсына барды...
Бу көннәрне уйлау Көлемсәрнең күңелен юатмый да, борчымый да. Ләкин үзенең үткәне турында, бигрәк тә шул соңгы ике ел турында уйламаска тырыша иде ул.
Менә хәзер дә Көлемсәр, бу уйлардан тизрәк котылырга теләгәндәй, «Огонек» журналын караштыра башлады. Менә Дусяның рәсеме. Әнә, ничек горур гына башын күтәреп тора. Гүя ул: «Без ирекле кешеләр. Шуңа күрә без йөрәгебез һәм акылыбыз кушканча эш итәргә тиешбез. .Миңа да Николай Николаевичның күзләренә карап, аны кире кагу җиңел булмады. Ә шулай эшләү безнең икебез өчен дә бер үк дәрәҗәдә кирәк», — дип әйтә иде.
Көлемсәр, яна гына аңына килгән кеше кебек, чигәләрен угалап .куйды. «Тукта! Нәрсә булды соң әле миңа? Нәрсә турында уйлыйм соң әле мин?..»
Шундый уйлар белән мавыгуыннан ул үзе дә куркып китте.
Аның күп уйланудан башы чатнарга тотынды, колаклары чыңлый башлады. Ләкин Нияз һаман аның каршында басып тора иде. Аның үзен-үзе тотышы, моңсу карашы һәм йөрәккә үтеп керерлек матур сүзләре Көлемсәрнең уй, хисләрен биләп алганнар. «Синең җырың, Көлемсәр, тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле. Мин синең җырларыңны өзлексез тыңлар идем», — диде бит ул.
Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Бу — Зариф иде.
Көлемсәр башта, ниндидер җинаять эшләгән кешесыман, каушап калды. Ә бераздан Зарифның кайтуына, аны кич буе борчыган, бөтен тойгыларын яулап алган уйлардан арындыруына хәтта шатланып та куйды.
Зариф, ишекне киң итеп ачып бүлмәгә керү белән, елмаеп, ишек катында туктап калды. Ул иң элек табын хәзерләнмәгән өстәлгә, тумбочка өстендәге электр чәйнегенә күз төшереп алды да Көлемсәргә таба борылды. Көлемсәр әле һаман да хәрәкәтсез утыра иде.
Зариф күзләрен Көлемсәрдән алмыйча, күнеккән хәрәкәт белән кепкасын ишек катындагы чөйгә элде дә, диванга таба атлады, һәм шыпырт кына чүгәләп, Көлемсәрнең күзләренә карады.
— Нәрсә булды, кошчыгым? Әллә авырыйсыңмы? Төсең дә үзгәргән...
Аның күз карашы шундый саф, тавышы шулкадәр йомшак һәм ягымлы иде, Көлемсәр елмаймыйча булдыра алмады. Ул, иркәләнеп, Зарифның сакал-мыегы кырылмаган яңагын сыйпап куйды.
— Кырынсаң иде, югыйсә, чәнчисең бит...
Зариф күтәрелеп яңадан Көлемсәрнең күзләренә карады.
— Минем кошчыгым бүген тәмам арыган, ахрысы. Хәтта, чәйнекне куеп җибәрергә дә хәле калмаган...
Зариф рәхәтләнеп кычкырып көлә-көлә сикереп торды да, өстен чишенеп, майкадан гына калды һәм, чук очлы сөлге алып, өйалдына чыгып китте.
Бераздан аның, умывальникны дыңгырдатып, пошкырына-пошкырына юынуы ишетелде.
28
Көлемсәр теләмичә генә урыныннан торды. Бер генә нәрсә дә эшлисе килми иде аның. Бераздан майкаларына кадәр чыланган Зариф керде. Ул, тәне кызарганчы сөртенгәннән соң, ап-ак күлмәген алып киде.
Көлемсәр кичке аш хәзерләргә җыенып, алъяпкыч белән билен буды да, иренеп кенә:
— Нәрсә хәзерлим соң?—дип сорап куйды.
Зариф аның теләр-тсләмәс кенә эшкә керешүен шунда ук сизеп алды.
— Кирәкми, Көлемсәр. Борчылма алайса. Әйдә бүген ашханәгә генә барып-кайтыйк булмаса. Кемнәргә булса кереп тә чыгарбыз...
— Юк, — диде Көлемсәр. — Беркая да барасым килми минем.
Зариф «алай да ярый» дигән кыяфәт белән, тиз генә тумбочка яныма килеп, электр чәйнегенә су салып куйды.
— Бүген чәй генә эчеп торсак та ярар, — диде Зариф.
Зариф түзмәде, нәрсәдәндер курыккан кош кебек карап торган Көлемсәрне җилкәсеннән йомшак кына кочаклап алды.
— Билләһи дип әйтәм, кемдер минем кошчыгымның хәтерен калдырган. Ах, шәйтан алгыры, ә!.. Беләсе иде шул кешене дә, тотып кирәген бирәсе иде.
Зариф кинәт кенә Көлемсәрне күтәреп алды, балаларны сикерткән кебек, бер-икс тапкыр югарыга чөйде. Көлемсәр дә көлә-көлә: «Егасың ич!..» — дип, ике куллап Зарифның муенына сарылды.
Алар әүмәкләшеп шаяра башладылар. Зариф хәтта бер-ике тапкыр диваннан да тәгәрәп төшкәләде.
Чәйнек, саңгырау авазлар чыгарып, сызгырына башлады. Тик Зариф белән Көлемсәр генә моны ишетмәделәр, шаяруларын дәвам иттеләр.
— Җитәр дим, җибәр!..—диде Көлемсәр. Ләкин үзе, иркәләнергә теләгән бала кебек, Зарифның кочагына сыенды...
Хуҗалары тарафыннан онытылган чәйнек күптән инде, кемгәдер ачулангандай, пошкырына-пошкырына тирә-якка пар бөрки һәм бар көченә капкачын шалтырата иде.
IV
Зариф Түбәнге складка утын алып төшүче беренче очраган машинаны «тавыш биреп» туктатты да, шоферның үзе янына, кабинага чакыруына карамастан, кузовка менеп утырды. Машина кузгалып китте. Әле генә ярып төялгән имәннең үткен хуш исе Зарифның борынын кытыклап алды.
Поселоктан чыгып бераз юл алгач, иң элек киң ачык, мәһабәт йөзле Кама, бераздан соң аръяктагы төтенләнеп торган куе әрәмәлекләр дә күренә башладылар. Көн шактый коры. Машина тигез таш юлдан җиңел чә генә тирбәлеп алга оча...
Күңел дигән нәрсә үзенекен итә бит, хәерсез. Производство киңәшмәсе таралган көннән башлап Зариф үзенә урын таба алмый иде. Әйтерсең, киңәшмәнең нәтиҗәсез булуында аның да гаебе бар иде. Бу тойгы аңа атналар буе тынгылык бирмәде. Ничәмә тапкырлар инде Түбәнге складны буйга да, аркылыга да айкап чыкты ул, тик күңелен тынычландырырлык бер генә нәрсә дә таба алмады. Менә хәзер дә саллау урынын тагын бер тапкыр күздән үткәрү нияте белән бара ул. Тик белмим шул... Шулай да өмет дигән нәрсә кайдадыр бик тирәндә, күңел түрендә үк үзенең барлыгын сиздереп, күңелне җылытып тора бирә.
Машина текә яр өстеннән бара. Биредә Түбәнге склад бөтен тулылыгы белән күренә иде. Әнә, Сөлекле ярларында саллар саллый башлаганнар да инде. Поезд белән төшерелгән; агачларны сортларга, ассорти
29
ментларга бүләләр. Кечкенә вагонеткалар сортланган агачларны штабельләргә алын китеп торалар...
Түбәнге складны күрү белән Зарифның инде болай да өметсез хыяллары челпәрәмә килгәндәй булды. Чөнки өстән складның бөтен мәйданы уч төбендәге кебек күренә иде. «Юк, юк!..—дип уйлады Зариф, — бу хәлдән чыгу юлын табу бик үк җиңел булмас, ахрысы».
Машина саклык белән генә текә таудан төште дә тара заводына таба борылды. Зариф пристань турысында төшеп калды. Кама ягыннан зәһәр, салкын җил исә. Күктә салмак кына көзге авыр болытлар йөзәләр. Каманың югары ягында алар, бөтенләй су өстенә төшкәндәй булып, куерып күренәләр иде.
Зариф бушап калган пристань тирәсенәрәк килде. Җәй көннәрендә гөрләп торган базарчык хәзер бөтенләй тынып калган иде инде. Зариф дебаркадерга күтәрелде, бераз вакыт су өстенә карап торды. Кама, өзек- өзек йөзеп йөргән соры болытларга охшап, төссезләнеп калган. Талгын гына агып яткан елга өстендә җил уйный, урыпы-урыны белән су өстен шадраландырып, каядыр ашыккан төсле вак дулкыннар йөгерешеп үтәләр... Тирә-як шәп-шәрә. Менә шундый чакларда инде: «күз ял итәрлек тә ямь, матурлык калмады», диләр.
Ләкин Зариф бу күңелсезлеккә бирелмәде. Ул елга буен бераз әйләнү нияте белән дебаркадердан төште дә агач штабельләре өелгән яр буйлап китте һәм анда калай савыт белән көймә эченә тулган яңгыр суын түгеп утыручы Бикмуш абзыйны күрде. Аның куллары каз тәпиедәй кызарганнар. Үзе гадәттәгечә авыз эченнән генә ниндидер моңлы озын көй көйли иде.
— Исән генә яшисеңме, Бикмүш абзый!—диде Зариф, аның турына җитәрәк.
Карт бөтен гәүдәсе белән аңа борылды:
— Ә, Зариф энем, үзең исән-сау гына йөрисеңме? Көлемсәр киленнең сәләмәтлеге ничек? — дип, берьюлы берничә сорау биреп ташлады.
Ул калай савытын дыңгырдатып көймә төбенә ташлады да, буйга яткан ишкәкләрне алып, аларны тимер чөйләргә элде.
— Менә балыкка куйган ауларны карап кайтмакчы идем әле, — диде ул. — Салкын булса да, яңгырдан соң балык кабучаи була ул.
Балалар кебек, юк кына нәрсә белән дә мавыгып китүче Зариф өчен бу җитә калды. Аңарда' әле генә судан чыгарылган балыкларның тыпырчынуын күрү теләге туды. Ул, үзе дә сизмәстән, ауларны карарга телә- вен әйтеп ташлады.
— Я, алла! Соң әйдә, — диде карт. — Бик салкын булыр димәсәң, әйдә генә...
Бикмүш абзый Зариф утырасы җиргә коры киез кисәге җәйде һәм аңа урын күрсәтте.
— Әйдә, кузгалыйк булмаса. Караңгы төшкәнче карап каласы иде үзләрен.
Зариф борыны белән яр өстенә күтәрелеп куелган көймәне бөтен көченә суга төртеп төшерде дә. тиз генә үзе дә сикереп менеп утырды. Су эченә тайпылып кереп киткән көймәгә күңелле генә шаулашып вак дулкыннар бәрелә башладылар.
— Кая, Бикмүш абзый, үзем генә ишимме әллә?
— Кирәкми. Авыр түгел ич.
Бикмүш абзый, ишкәген суга бик үк батырмыйча, күнеккән хәрәкәтләр белән җитез генә ишә башлады. Ул көр күңелле, ачык йөзле, ләкин бер дә юкка ләчтит сатып, көлеп, эч пошыра торган кешеләрдән түгел. Сирәк елмая, елмайса, иреннәре белән генә түгел, бөтен йөзе белән берьюлы елмая, — маңгай, күз төпләрендәге җыерчыкларына кадәр хә^ рәкәтләпеп куя.
30
Бераздан Бикмүш абзый әкрен генә борынгы озын көй сузып жи- бәрде:
Сары ат җиктем, сазлар кичтем, Сары ат салкын алсын дип...
Бикмүш абзый каерылып каршы як ярга карап алды да, сул ишкәген суга ныграк батырып, көймәсен борды. Үзе һаман җырлавында булды:
... Чит җирләрдә бик күп йөрдем, Башкайларым гыйбрәт алсын дип.
Кая/гына бармасын, кайда гына булмасын, Бикмүш абзый ялгыз чакларда һәрвакыт авыз эченнән нидер көйләп йөри. Скрипкада уйнавы белән дә ул күп кешене таңга калдыра иде. Зариф аның бу гадәтен яхшы белә. Әле генә җырланган җырының соңгы сүзләре аны ирексезләп Бикмүш абзыйның тормыш юлы турында уйланырга мәҗбүр итте. Ул бу картның биографиясе турында күп кенә кызыклы нәрсәләр ишет-кән иде.
Бикмүш абзый бөтен гомерен диярлек Волга белән Кама буйларында үткәргән. Заманында сал агызучы булып та, урман каравылчысы булып та, маякчы булып та эшләгән. Яшьрәк чакларда аңар бурлак лям- касы белән дә бераз җилкәсен тунарга туры килгән. Ләкин кайда гына һәм кем булып кына эшләмәсен, Бикмүш абзый Волга белән Кама буеннан ерак китә алмаган. «Сусыз җирнең яме дә юк, ирке дә юк»,— ди ул. Волга белән Кама тирәсендә аны белмәгән бер генә кеше дә юк. Киң күңелле булгангамы, кая гына бармасын, кемдә генә булмасын ул — кадерле кунак. Хәзер ул Камәр исемле тол хатында тора иде.
Камәрнең ире фронтка китеп хәбәрсез югалды. Биш бала белән калды Камәр. Балаларының берсе дә «чүпрәктән чыкмаган» иде әле. Иң зурысына нибары җиде генә яшь иде. Бикмүш абзый, кызганып, аңа ярдәм итә башлады. Аны утын белән тәэмин итте, елның-ел буе балык, көртлек һәм башка төрле җәнлекләр ташыды. Бикмүш абзый монда күчкәннән бирле, йорт тирәләре төзекләнде, рәтләнде. Ул бер генә минутка да эшсез тора алмый. Өйдә булганда күбрәк вакытын ишек алдында уздырырга ярата. Шуңа күрәдер бәлки, Камәр аны якын итеп, «тик тормас» дип йөртә иде.
Бикмүш абзый кинәт көймәсен агымга каршы борды, су өстендә тирбәлгән бүкән башына күрсәтеп, Зарифка ауны көймә эченә тартып алырга кушты.
— Тик кинәт тартып өзә күрмә...
Зариф, Бикмүш абзый кушканча, бүкән башын көймәнең борын өлешенә алды. Бүкәннең бер башыннан су астына таба нәзегрәк кенә бау сузылган иде.
— Ә хәзер, — диде карт, — әнә теге җепне миңа таба суз...
Бикмүш абзый Зариф сузган шнурны кулына алды да көймәнең кормасына барып утырды. Агымга каршы туктап калган көймә җиңелчә генә чайкала, ә Бикмүш абзый моны бөтенләй сизми кебек иде. Менә ул озын шнурны ашыкмыйча гына тартып чыгара башлады. Кинәт зур тимер кисәге килеп чыкты. Бикмүш абзый аны саклык белән көймә төбенә куйды һәм тимер яныннан каядыр тирәнгә, су астына китеп югалган нечкәрәк шнурны кулына алды да бер-ике секундка тукталып калды.
— Әһә, нәрсәдер бар!..—диде ул. — Кая, Зариф энем, сөкәне хәзерлә...
Зариф, балаларча куана-куана, көймә төбендә яткан кыска саплы сөкәне алды да Бикмүш абзый янына күчте. Карт әкрен генә һәр метр саен җим утыртылган кармак тагылган нечкә шпурны тарта да тарта...
31
Кинәт көймә янында ук кызгылт-яшел корбан балыгы күренде. Бикмүш абзый сөкәне оста чумырып җиз поднос кебек ялтырап киткән балыкны көймә эченә салды.
Зариф балыкның авыр итеп сулыш алуын күзәтеп торган арада, Бнкмүш абзый кулындагы сөкә эчендә тагын бер зур чөгә балыгы тыпырчына иде инде.
— Менә бер ухалык булды да, — диде Зариф, балыкны сөкә эченнән алып.
— Сезнең кебек ике генә бөртек кешегә бик җиткән инде бу.
Бикмүш абзый подпуска кармакларына җим утыртып, аларны яңадан суга ташлый башлады. Ул кармакларның кайсына икмәк катысьң кайсына бүрткән борчак, суалчан утырта иде. Бикмүш абзый моны шундый осталык белән башкарды, аның кырык-илле кармакны ни арада ташлап бетерүен Зариф күрми дә калды.
Икенче подпускага берьюлы дүрт балык эләккән иде. Тик соңгы бер кило чамасындагы осетр балыгын. Бикмүш абзый кире суга ташлады.
— Бар, бераз үсә төш әле.
Балык иреккә җибәрелүенә ышанмаган кебек, берничә секунд су өстендә хәрәкәтсез ятты. Бары тик Бикмүш абзый аның ягына карап:
— Бар инде, бар! Нәрсә көтәсең?..—дигәч кенә, кинәт сикереп һавага чөелде дә, орчык кебек суга кадалып, дулкыннар арасында юк: булды.
— Соңгы елларда сирәгәйделәр әле, безнең заманда күбрәк иде алар. Элегрәк без бу балыкларның пот, пот-ярымлыкларыи тота идек.
Бикмүш абзый кармакларга җим утырта башлады. Көчле агым бер башы суга ташланган шнурны балык чиерткән төсле итеп, аска таба өстери. Бикмүш абзый кинәт тавышын үзгәртеп сөйләнә башлады:
— Иккән иген дә, сауган сыер да безнең шул урман инде, Зариф энем. Тик менә биргән план белән генә эш бераз четерекләнеп тора икән дип ишеттем. — Ул, кармакларны ташлап бетергәч, тимер кисәген дә су төбепә җибәрде. — Безнең инженерны әйтәм әле, тупас табигатьле кеше дә соң, билләһи! Ишекне шапылдатып ябуыннан тәрәзәләр коелып төшә язды диме?..
Зариф Бикмүш абзыйның бөтен нәрсәне вак детальләренә кадәр белүенә гаҗәпләнмичә булдыра алмады. Гомумән Бикмүш абзыйның бер генә дә белмәгән нәрсәсе юк иде. Төнлә белән конторада сторож булып калганда, телефон ашамы яки болаймы аңар нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр?! Ул барысына да төгәл һәм дөрес итеп җавап кайтара: бу турыда нишләргә кирәк икәнлеген, теге нәрсәнең кайдалы- гын, кайбер нәрсәләрне ничек табу юлларына кадәр аңлатып бирә. Леспромхоз эшчеләре аңа юкка гына «төнге хуҗа» кушаматы бирмәгәннәр бит!
— Әй-йе!—диде Бикмүш абзый, башланган сүзен дәвам иттерергә теләгән кебек. — Бер тиредән тун тегеп булмый дигәндәй, саллау урыныбыз да җитми башлады диген, ә? Шулай итеп бер карарга да килә, алмадыгызмыни инде?
Аның соңгы сүзләрен Зариф сорау дип тә, шелтәләү дип тә аңларга белмәде. Ул бары тик: — Шулайрак шул,—дип, сүзне очларга ашыкты.
— Минемчә, аны хәзер үк хәл итәргә кирәк.
Карт салкыннан кызарган кулларын итәкләренә сөрткәләп алды. Аннары тагын нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, Зарифка таба борылды:
— Әнә, Каманың аръягы турында уйлап карамадыгызмы соң? — диде ул, кулы белән елганың сөзәк ягына, караңгы төшә башлаганлыктан болыт булып күренгән куе әрәмәлекләргә таба күрсәтеп.-—Анда саллау урыны кирәгеннән артык артыгын да...
32
Бер караганда бик гади генә булып күренгән бу тәкъдим Зарифта берьюлы әллә никадәр фикерләр тудырды. Кара, чыннан да!.. Ничек соң әле бу нәрсә берсенең дә башына килмәде? Ләкин бу бит Каманың аръягы... Ә күпер?.. Анысы тагын нәрсәгә? Ә тимер юл?.. Шулай ук аның да кирәге юк. Бер дә булмаса, кыш көне, боз каткач, машиналар белән чыгарачакбыз... Әрәмәлекләр барыбер леспромхоз тарафыннан чистартылырга тиеш. Чөнки ул җирләр, Куйбышев ГЭСы төзелеп беткәч, су астында калачак бит. Кара әле, ә!..
Язгы ташудан соң, Кама боздан арыну белән, ярларыннан ташып чыккан болганчык суның күзгә күренеп артуын һәм әле генә Бикмүш абзый күрсәткән әрәмәлекләрнең бөтенләй диярлек су астында калуларын Зариф бит инде пичәмә еллар күреп үскән. Аның мылтык алып шул әрәмәлекләрдәге вак күлләргә үрдәк атарга чыккалагаиы да бар иде бит. Ул үзенең: «Әйдә, Бикмүш абзый, шул якка чыгып керик әле», —- дип кычкырып куюын һәм хәзер үк кузгалып китәргә җыенган кебек, ашыгып урынына килеп утыруын сизми дә калды.
Бикмүш абзый каршы килмәде. Зарифның ашкынуын күргәч, башка подпускал арын карап та тормады. Ишкәк артына килеп утырды да, ашыкмыйча, бер көйгә генә ишә башлады.
Зарифка бу юлы ул ничектер салмаграк ишә кебек тоелды.
— Бир әле, Бикмүш абзый, — диде ул, урыныннан сикереп торып.— Үзем ишим әле...
Карт мыек астыннан гына елмаеп куйды. '
— һай алла! Бу кадәр түземсез булмыйлар инде.
Кама уртасына җитәрәк. су өстен шадралатып, төрле яктан искәләп куйган салкын җил тагын да көчәя төште. Елга өстеннән үк шуышып узучы соры болытлар, каядыр ашыккан төсле бөтерелеп, бер якка таба агалар иде.
Көймә борыны төрле үләннәр һәм таллыклар белән капланган ярга барып терәлде. Зариф көймәдән беренче булып сикереп төште һәм, дымлы үләнне ерып, калкулыкка таба йөгерде. Аның бу як ярны бөтен тулылыгы белән күрәсе килә иде.
— Нинди уңайлы урын!—дип кычкырып җибәрде ул. — Менә монда матка куячакбыз...
Аның уйларын тагын да очкынландырып җибәргәндәй, пристаньда ялт итеп электр утлары кабынды.
Кайтырга чыкканда, Кама өсте тәмам тоныкланган, су куе дегет төсле булып күренә иде. Җил тагын да көчәя төшкән. Зариф көзге җилнең зәһәрлеген дә, салкынлыгын да сизмәде. Аның күз алдыннан кышкы Кама буйлап шыгырдый-шыгырдый агач төягән машиналар уздылар... Ул бу турыда Бикмүш абзыйга да әйтми булдыра алмады.
— Эх, Бикмүш абзый, тиздән менә без көймәдә йөзеп йөргән җирләрдән көн дими, төп дими «яшел алтын» төягән машиналар чабарлар...
Пристань ягына чыгып җитү белән Зариф көймәдән сикереп төште дә, Бикмүш абзыйның «берәр кыздырырлык балык та алып кит»—дип кычкырып калуына карамыйча, кайту ягына, үргә, урманга таба кызулады. Ул хәзер бары тик бер генә уй белән яна иде.
.— Болай булгач, булды инде, — дип куйды ул, үз алдына. Аның күңеле ашкына башлады. Шундый рәхәт! Елга өстендәге ачы җилдән соң тынып калган урман эченә килеп кергәнгәме, аның яңаклары, колаклары утта янган кебек ниндидер бер рәхәтлек белән кызыша башладылар. Туңган җир аяк атлаган саен тонык кына доңгылдап кала. Коелган яфраклар өстеиә кырау төшкән.
Зарифның тойгылары тулып, дулкынланып ташыды. Аның урманны яңгыратып кычкырып җырлыйсы килде, һәм ул түзмәде, көчле тавышы белән, бая гына Бикмүш абзый җырлаган җырны сузып җибәрде:

... Чит җирләрдә бик күп йөрдем, Башкайларым гыйбрәт алсын дип.
Кеше үзенең тормышта ниндидер урын тотканлыгын, җәмгыять өчен ниндидер файда китерүен тирәнтен анласа, үзендә бетмәс-төкәнмәс рухи көч сизә башлый. Нинди бөек, нинди рәхәт тойгы ул!
Бу кичне Зариф та нәкъ шундый хисләргә чумган иде. Ул, төнге урманның саф һавасын күбрәк сулап калырга теләгәндәй, изүләрен чишеп җибәрде, кепкасын салып кулына тотты.
Зариф поселокка кайтып җиткәнен сизми дә калды. «Хәзер соң, конторада беркем дә юктыр инде»,—дип уйлап, директор торган тыкрыкка күз салды. Бәдриләрнең тәрәзәсендә ут күргәч, шунда таба атлады.
Кар төште. Урман эчләре, аланлыклар тагын да яктырып, киңәеп киткән кебек булдылар.
Төшлеккә туктауны белдереп, шаулап торган лесосекада, күчмә электростанциянең гудогы яңгырады. Көлемсәр тракторын урманга алып кына кергән иде әле. Кабина өстендә зурлар кебек аякларын салындырып утырган Тәмир сигналны беренче булып ишетте. Ул иелде дә кабина эчендәге Көлемсәргә:
— Безне чакыралар...—дип эндәште.
— Хәзер, Тәмир. Ишетәм.
Көлемсәр эрерәк агачлар аударылган урынны сайлап машинасын зырылдатып борды, лебедка барабанына чорналган канатны сүтте. Тәмир кабина өстеннән очып төште. Чекерларны эләктереп торучы Мулланур абзый белән бергә алар агачларны күз ачып йомганчы эләктереп тә өлгерделәр.
Шунда ук Тәмирнең тарттырырга кушып сызгыруы ишетелде. Кинәт егерме-утыз метр озынлыктагы юан агачлар, юлда очраган куакларны, ботак өемнәрен чытырдатып сындыра-сындыра тракторга таба шуыша башладылар һәм, нечкә башлары белән бер бәйләмгә җыелып, трактор артындагы корыч дискка башларын салдылар. Трактор әле хәзер генә ерткаланган чем-кара юл буйлап ашыкмыйча гына кузгалып китте.
Бу юлы Мулланур абзый да Көлемсәр янына кабинага кереп утырды.
— Бераз тамак ялгап алгандай итик әле, — диде ул, җайлабрак утырырга тырышып.
йөген вагоннарга агач төяүче краннар турысына бушатканнан соң Көлемсәр, тракторын эстакада каршындагы шакмаклар өеме янында калдырып, үзенең экипажы белән ашханәгә таба юнәлде.
Ашханәгә якынлашканда, тирә-як тып-тын калган иде инде. Тик агач хәзерләү лесосекасында тирә-якка кызгылт-сары төтен бөрки-бөрки ботак өемнәре генә пыскыйлар.
— Новаторларга юл бирегез!—диде кемдер. — Көлемсәр экипажы килә...
— Чиратсыз кертегез үзләрен.
— Алар нинди новаторлар булсыннар ди. Мин инде менә ашап туйдым, ә алар әнә...
Мулланур абзый төркем-төркем булып утыручыларның барысы белән дә берьюлы исәнләште:
— Күргән-күрешкәннән булсын, туганнар!
— Шулай булсын...
— Безнең Мулланур абзый тәмам югалды. Күзгә-башка да күренми башлады.
Кемдер моменттан файдаланып:
3 .С. Ә.м Хз 5
33

34
— Невидимкага әйләнгәндер,—дни куйды.
Шау-шу басыла төште. Ашханә ишегеннән, радиоалгыч аша тапшырылган көчле музыка тавышы ишетелде. Көн җылы булганлыктан, урамда гына ашап утырган урманчылар әңгәмәгә керешеп киткәннәр. Яңа гына киселгән карт нарат төбен өстол! итеп, ике шофер утыра. Аларның берсе бая Көлемсәрне каршы алганда кычкырып куйгалаган Костя иде.
Син нәрсә, Галләм, — диде ул каршысында утырган икенче шоферга. — Бөтенләй онытып куйдың. Килеп тә чыкмыйсың...
Галләм терсәккә кадәр менеп торган киң кунычлы бияләйләрен биленә кыстырган. Ул бераз уңайсызланып булса кирәк, нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә, аптырап торды. Соңыннан карабодай боткасыннан бушап калган савытын читкәрәк этеп куйды да кыяр-кыймас кына сүз башлады:
— Менә, бераз байыйк әле дип торам.
— Анысы тагын нәрсәгә?
Галләм балаларча елмайды.
— Акча алыйк дим...
— Соң бит, дивана, безгә килер өчен билет кирәкми. Акча нәрсәгә ди?..
Шуклыгы һәм яхшы эшләве белән бөтен леспромхозда дан тоткан үткен телле Костяның сүзләренә җавап кайтаруның Галләм өчен шактый кыен булуы әллә каян күренеп тора иде.
Капма-каршы характерлы бу ике дус менә инде өч-дүрт ел буена бергә, бер леспромхозда, хәтта бер үк сменада эшлиләр иде. Икесе дә леспромхозның атаклы шоферлары. ГалләхМ Тимербаев үзенең тыйнаклыгы, аз сүзле булуы белән Костядан бик нык аерылып тора. Уртача гына буйлы, ләкин таза, тулы гәүдәле бу кешене үз эшен яхшы белүе, чая шофер булуы өчен «Выж Галләм» дип кенә йөртәләр.
— Быел безнең шоферларның бәхет басты. Чын эшкә керешәчәкләр ди...
— Дөрес! — диде Костя, бу сүзләрне әйтүчене бүлеп. — Леспромхозыбыз чүпрә салган яхшы камыр кебек кабара... Каманың аръягында Түбәнге складның «филиалы» булачак дип сөйлиләр. — Тиктормас Костя, шаярып, янындагы бер кызның чәч толымын әкрен генә тартып куйды да, бернәрсә дә булмаган кыяфәт белән, җәһәт кенә Галләм ягына борылып, тагын нидер сөйли башлады.
Кыз кинәт кенә артына әйләнеп карады һәм икеләнүсез Костяның җилкәсенә шапылдатып сугып куйды.
— Шаярмасанчы, Костя абый! Миңа кияүгә яраклы улларың бар, ә үзең...
Шофер, яңалык ишеткәндәй, кинәт кенә кызга таба борылды.
— Әчәч, Хәнифә!.. Бу ни сөйләвең? Минекемени алар, алар карчыкныкылар ич...
Якын-тирәдә утыручылар, шаулашып, көлешә башладылар.
— Менә әйтте, ичмаса...
— Дөресен дә, дөрес бит, аныкымыни алар...
Ул да булмады, Костя савытын урманчыларга аш пешереп торучы Гөлшикәр түтигә сузды. Ул монда да шаярмыйча булдыра алмады. Костя шундый кеше инде ул. Аның әледәи-әле төрле кыяфәт алган йөзенә карау белән, иреннәреңне кемдер кытыклаган кебек була, үзең- нән-үзең елмая башлыйсың.
— Урманнан сыйлап кайтарасың да, Гөлшикәр түти,— диде Костя,— өйдә бер генә нәрсә дә авызга каба алмыйм. Билләһи менә! Карчык ачулана. Мин дә юләр түгел, мыекны бераз салындырам да «кәеф юк» дигән булып, кабыргаларны угаларга керешәм. «Кабина тәрәзәләреңне ачып куеп йөрисең дә салкын тидерәсең» ди бу миңа. Мии дәшмим, билгеле. Син, карчыгым, гадәттәгечә хаклы, янәсе... Салкын тигәнне ничек
35
дәваларга кирәклекне минем карчыктан гына өйрәнергә кирәк. Билләһи дип әйтәм, менә инде кул белән алып ташлагандай итә дә куя...
Кемдер аның сүзен бүлдереп:
— Ә ничегрәк дәвалый соң? — дип сорап куйды.
— Анысын сорама инде син, туган.
— Берәр яртыны алып бирәдер әле...
— Соң, әлбәттә! Салкын тию үзеннән-үзе бетәдимени, дивана...
Буш савытны күкрәгенә кысып тоткан, тутырган тавык кебек тулы 1әүдәле Гөл шикәр түти, бөтен гәүдәсе белән калтырап, кеткелдәп көлеп куйды.
— һай, Костя, күңелле кеше дә соң үзең...
Гөлшикәр түти савытларны җыеп алды да бөркелеп бу чыгып торган зур кастрюляга тутыра башлады. Ул, карап торырга юан, хәтта бераз тупасрак гәүдәле булса да, бик җитез, өлгер хатын иде.
Гөлшикәр түти күп еллар буена урманда аш пешерүче булып эшли. Шул вакыт эчендә ул урманчыларның ихтирамын яулап алырга өлгергән. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ашау-эчү белән кыенрак чаклар да булган. Ләкин Гөлшикәр түти юкны бар итеп эшчеләрне тук иткән, утырткан бәрәңгесен, үз тавыклары салган күкәйләрнең барысын да урманга ташыган. Алай да булмаса, урманчыларның күңелен ягымлы теле белән юаткан. Эшчеләр бик еш кына: «Гөлшикәр түтинең сые булмаса да, сыйпамага теле бар аның, ичмаса» дип тә әйткәләгәннәр. Әле хәзер дә картрак урманчылар ул авыр елларны искә төшергәлиләр. Андый чакларда Гөлшикәр ту ти: «һай, ул вакытларны син әйтмә, мин сөйләмим инде», — дия торган иде.
Уен-көлке, үткен сүзләр һаман яңгырап тордылар. Тракторчы Василийның бер кыз белән шаяра башлавы булды, кыз аны төп өстеннән тәгәрәтеп үк төшереп җибәрде, егет сикереп торып, кыз артыннан куа китте. Кыз Гөлшикәр түтигә килеп сыенды. Якла янәсе...
Ләкин Гөлшикәр түтинең кызны якларга уенда да юк иде.
Кызның: «Кит, Вася, буйыйсың ич. Өстеңне кара...» дигән сүзләренә Вася өчен Гөлшикәр түти җавап кайтарды.
— Алай димә. Василий ул безнең менә дигән егет. Киеме майлы булса да, үзе күрекле. Ә күрекле кешегә күмер кабы да килешә...
— Җитте, җитте,—диде Василий, кызның кулларыннан алып.— Ул кадәр ботакларыңны селтәмәсәң дә ярар...
Гөлшикәр түти ашап утыручылар янына килде.
— Тәмир нәнәм, китер әле, бераз ботка өстим, — диде ул, Тәмир каршына туктап.
Тәмир аңа коры гына җавап кайтарды:
— Кирәкми...
Тәмир үзе алай тупас егетләрдән дә түгел. Ләкин Гөлшикәр түти белән аның шулай коры, хәтта бераз тупас мөнәсәбәттә булуының үзенә күрә бер сере бар. Моңа бары тик Гөлшикәр түти үзе генә гаепле. Яше- рен-батырын түгел, Гөлшикәр түтинең бер кимчелеге бар иде. Бу — аның төче теллеләнеп, күбрәк сөйләп ташлавы. Хәер, Гөлшикәр түти бу кимчелеген үзе дә бик яхшы белә. Хәтта ул ачыктан-ачык: «Телем — минем дошманым», — дигәли иде.
Гөлшикәр түти җиңелчә генә Тәмирнең җилкәсеннән кагып куйды. Янәсе, безнең Тәмир молодец ул, уңган егет.
— Я, Тәмир, кайчан үзең трактор йөртә башлыйсың инде?
— Тиздән...
Шулайдыр, иәиәм, шулайдыр. — Гөлшикәр түти Тәмирнең кепкасын рәтләп кидерде. — Синнән булыр. Булырдай уналты яшьтә дә баш була, булмастай утызга җиткәч тә яшь була, диләрме әле...
Гөлшикәр түтинең мактавына Тәмирнең артык исе китмәде Киресенчә, ул, «бәйләнмәсәцче» дигән кебек, кашларын җыерып куйды. Ул з*
36
болан да Гөлшикәр түтине бик үк яратып бетерми. Еш кына «Гөлшикәр түти» диясе урынга «Кабак түти» дип тә ычкыидыргалый иде.
Гөлшикәр түти белән Тәмир арасындагы мөнәсәбәтләрнең мондый салкын булуына шундый бер вакыйга сәбәп булды.
Тәмирне комсомолга алган вакытлар. Көлемсәр комсомол оешмасы секретаре иде. Кызу эш вакыты булгангамы, Тәмирне комсомолга алуны урманда гына оештырдылар. Комсомолларның барысы да ашханәгә җыелды. Гөлшикәр түти дә монда эш белән кереп-чыгып йөргәли иде. Я ашъяулыклар алыштырып йөри, я савыт-саба артыннан килеп керә.
Көлемсәр иң элек Тәмирнең гаризасын укып чыкты. Аннан яшьләр Тәмиргә берничә сорау бирделәр. Устав буенча ул аларның барысына да шартлатып җавап кайтара барды. Үзен зурлар кебек эрерәк тотарга яратучан Тәмир, ул көнне ничектер кечерәеп, гадиләнеп калган иде.
Шул вакыт кинәт кемдер Тәмирдән: «Сиңа соң ундүрт яшь тулдымы әле?» — дип сорап куйды. Тәмир каушап калгандай булды. Берничә секундка сузылган паузадан соң ул «әйе» дип кенә җавап кайтарды.
Менә нәкъ шул вакытта инде, Тәмир өчен иң авыр минутларның берсендә, Гөлшикәр түти үзенең беркатлылыгы белән сүзгә килеп тыгылмасынмы!
— һай, энем!—диде ул. — Ялганламыйсыңмы берүк... Сиңа ундүрт яшь үк юктыр әле
Тәмир агарынды, аның бите тартышып куйды. Гөлшикәр түти сүзгә бераз урынсызрак килеп катнашуын сизсә дә, соң иде инде.
Тәмир, югалып калмаска тырышып, кибеп өлгергән иреннәрен ялап алды да:
— Нишләп булмасын ди?! Билгеле бар... — дип җавап кайтарды.
— Ай-Һай, Тәмир нәнәм, ялгышмыйсыңмы икән? Мин бит синең мәрхүмә әниеңне бик яхшы белә идем. Гаҗәп кеше иде, бичара, урыны оҗмахта гына булсын. Син бит, Тәмир, механик Галәви Зәкәрияләре белән бер үк елны туган идең...
— Китсәнә!—диде Тәмир, ниндидер ясалма көлү белән көлеп.— Зәкәрияләреңнең мине абый дип йөри башлауларына инде биш былтыр узды...
— Кыйнап әйттергәч, әйтерләр дә шул. Бер дә гаҗәп түгел...
Тәмир нишләргә дә белмәде. Ахыр чиктә — «Аңа карамагыз сез» дигән кебек итеп кулын селтәде дә. Гөлшикәр түтигә аркасы белән борылып утырды.
Көлемсәр: «Алдашырга ярамый бит. Бигрәк тә, булачак комсомо- лецка...» — дип өстәп куймасынмы!..
Тәмир чөгендер кебек кызарды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Күптәнге хыялы, тормышка аша дип кенә торганда, аяк астыннан көтелмәгән бәла килеп чыкты куйды.
Гөлшикәр түти дә, үзе әйтмешли, «кычытмаган җирне кашып», тәмам булды дигән эшне харап итә язуын сизенде булса кирәк. Ул:
— Хәер, минем дә ялгышуым бар... Минем бит хәзер башым иләк кебек, бернәрсә дә тормый, — дип, тизрәк эшне яңадан җайга салу ягын карады.
Әлбәттә, бу көтелмәгән аңлашылмауга карамадылар, Тәмирне комсомолга алдылар. Ләкин бер көйгән икмәк күңелдән тиз генә китми дигәндәй, Тәмир дә бу вакыйга турында тиз генә оныта алмады. Андый нәрсә тиз генә онытыламыни ул! Шуннан бирле Тәмирнең йөрәк төбендә Гөлшикәр түтигә карата үпкә саклана. Шул җыелыш искә килеп төшкән саен, аның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китә иде. Җитмәсә тагын бу вакыйга урманчылар арасына да яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Юк-юк та, кем дә булса Тәмир барында Гөлшикәр түтидән. «Әйт әле, Гөлшикәр түти, хәзер безнең Тәмиргә ничә яшь чамасы булыр
37
икән?» — дип сорап куйгалый торган булды. Гөлшикәр түти дә, югалып калмый, тулы ай кебек түгәрәк йөзен тутырып елмая да: «Безнең Тә- ниргә сүз әйтерлек түгел. Кем әйтмешли, молодец ул! Безнең Тәмирме, Тәмир ул туу белән эшкә ярый башлаган», — кебек сүзләр тезел китә иде.
... Кинәт, эш башлауны белдереп, гудок яңгырады. Ул, атакага күтәрелергә бирелгән сигнал кебек, барысын да урыныннан күтәрде. Ашханә янында бары тик Гөлшикәр түти генә калды. Якында гына берничә мотор эшли башлады. Краннар агачларны күтәреп алдылар. Поезд агач төялгән вагоннарны алып китәргә хәзерләнә. /Менә тракторлар кузгалды, Бер якта гөрселдәп бер-бер артлы агачлар аудылар...
Урман яңадан гөрли, яңадан шаулый...
— Әйдә, Көлемсәр,—диде Зариф өс-башын алыштырганнан соң.— Бераз әйләнеп кайтабыз. Бәдри ага да үпкәли, бөтенләй оныттыгыз, кереп тә чыкмыйсыз, ди.
Кулларын караштырып, сырхау кешесыман хәрәкәтсез калган Көлемсәр кинәт диванның түренәрәк менеп утырды.
— Юк,—диде ул. — Беркая да барасым килми.
Зариф: «Нәрсә булды соң сиңа?» дигән кебек, аңа сынаулы караш ташлады. Чыннан да Көлемсәр соңгы көннәрдә танымаслык булып үзгәрде бит. Әле кайчан гына эше турында, Тәмир турында һәм потокта булган башка вакыйгалар турында көлә-көлә сөйли торган Көлемсәр — хәзер бөтенләй башка Көлемсәр иде. Ул күбрәк вакытын шулай хәрәкәтсез, кинәт кенә ниндидер шатлыклы нәрсә исенә төшкәндәй елмаеп, яки бөтенләй көтмәгәндә кашларын җыерып, дәшмичә генә утыра торган булды.
Зариф аның «кәефе юктыр»,—дип уйлады булса кирәк. Бер ноктага карап тынып калган Көлемсәрне борчыйсы килмәде, өйдәге вак- төякләрне үзе башкарды. Чәйнеккә су салып куйганнан соң, түрдәге язу өстәле янына барып утырды да, киштәдән китап алып, укый башлады.
Бүлмәдә урнашкан тынлыкны Көлемсәр бозды:
— Миңа бер кеше беләсеңме нәрсә диде?.. — Зарифның «әйт» дигән кебек үзенә таба каравын күргәч, ул сүзен дәвам итте. — Синең җырың тормыш кебек гүзәл, мәхәббәт кебек көчле, ди.
Көлемсәр, «Я, син моңа нәрсә әйтәсең» дигән кебек, Зарифның күзләренә карады.
Зариф әкрен генә урыныннан торды да салмак кына атлап Көлемсәр янына килеп утырды.
— Бик дөрес әйтелгән. Дөрес кенә дә түгел, ә туры китереп, матур
итеп әйткән, — диде ул, Көлемсәрнең кулын үз кулына алып. Ләкин Зариф бу сүзләрне кем әйткәнен сорарга батырчылык итмәде, авыр гына сулап куйды да, үзенең тупас, яра эзләре белән чуарланып беткән кулларына карады, аннары кинәт җитдиләнде, йөзеннән күләгә йөгереп үткәндәй булды. һәхМ ул, елмаерга тырышып, ниндидер ят, гафу үтенгән тавыш белән: (
— Әйе, матур әйткән. Ә минем сүзләрем агач тамыры кебек... кәкре- бөкре,— диде. Аның тавышы әрнүле иде... — Шулаймы?.. Әйт инде, әйт! Дөрес бит...
Көлемсәр дәшмәде. Башка вакытта бәлки ул: «Кирәкмәс, алай димә! Юк, юк... Нишләп алай булсын» дип, Зарифның күкрәгенә елышкан да булыр иде. Кем белә, бәлки Зариф бу сүзләрне әйткәндә аның шулай диюен көткәндер дә.
38
Ләкин Көлемсәр, кинәт нәрсәдер исенә төшкән кыяфәт белән, Зариф яныннан торып китте дә киенә башлады.
— Көлемсәр, син каядыр җыенасың, ахрысы...
— Мин... Л1ин бераз һавага чыгып керергә уйлыйм...
Ул бу сүзләрне ничектер тартыныбрак әйтте. Хәтта бераз тотлыгып та куйды. Чөнки ул алдЪш иде. Бу аның Зарифны беренче тапкыр аллавы иде. Бәлки шуңа күрәдер, Көлемсәрнең алдашуын Зариф та сизенде. Ләкин бер сүз дә әйтмәде, бары тик: «Җылырак киен. Урамда салкын...» дип кенә өстәде.
Зарифның шулай гадәттәгечә кайгыртуы Көлемсәрнең үзәген өзде. Ул, аның бу сүзләрен кабат ишетергә теләмәгәндәй, кабалана-кабалана чыгып китте. Ләкин чыгу белән тәрәзәне яртылаш кына каплап торган пәрдә өстеннән бүлмәгә күз төшерде. Менә Зарифның йөзе, таза гәүдәсе чагылып китте, Зариф, алдында яткан китабын читкәрәк этәреп куйды да, күзләрен бер ноктага төбәп хәрәкәтсез калды. Аның йөзе ничектер бик җитди һәм хәтта бераз агарынган кебек булып күренә иде.
Көлемсәрнең йөрәге сыкрап куйды. Нигә соң ул Зарифны алдады? Ул бит аның Ниязны күрер өчен чыкканлыгын белми. Ник чыкты соң ул?.. Бая бит ул беркая да чыгасым килми дигән иде. Ә хәзер чыкты. Нигә чыкты? Бүген Нияз аны күрергә теләгән. Көлемсәргә ул бу турыда урманда әйтте. «Әйтәсе сүзем бар иде»,—диде. Көлемсәр аның моңлы карашы, ягымлы тавышы, матур сүзләре белән сихерләнгән кебек булды — үзе дә сизмәстән ризалык бирде. Ә хәзер аңа авыр, бик авыр. Ул уйларына бирелеп туктап калды. Нигә кирәк соң ул очрашу? Нигә генә дип ризалык бирде соң ул? Өйдә Зариф... Зариф утыра. Әнә генә! Ул бөтенләй якын, бик якын. Зариф!.. Зариф бит аны җаны-тәне белән ярата. Ничек кенә ярата әле!..
Зариф утырган җирендә селкенеп куйды. Бер кулы белән каты иттереп маңгаен сыпырды. Күтәрелеп сәгатькә карады. Һәм кинәт, урындыгыннан торып, өстәл тартмасыннан папирос алып кабызды. Бу инде аның «нормасын» бозуы иде. Башка вакытта булса, Көлемсәр хәзер үк йөгереп кереп: «Бу ни бу?! Ташла хәзер үк! Көненә өч кенә папирос тартырга сүз бирдең ич», — дип шелтәләгән дә булыр иде. Зариф шунда ук: «Кичер, кошчыгым! Мин түгел, шайтан котыртты», — дип шаярып, папиросын сүндерер иде. Әлбәттә, сүндерер иде...
Зариф тирән итеп бер-ике тапкыр папиросын суырды да, бүлмә буй- тап йөренә башлады. Түшәмдә асылынып калган куе төтен Зариф атлаган якка таба шуыша иде. Менә Зариф идән уртасында туктап калды һәм сәгатькә карады.
Бәлки ул Көлемсәрне көтә дә башлагандыр инде. Билгеле, шулайдыр. Көтмиме соң! «Ә Нияз?—дип уйлап куйды Көлемсәр. — Нияз!..»
Көлемсәрнең күзләре тәрәзәдән аерылды. Ниндидер көч аны баскычтан төртеп төшерде. Ул уйлана-уйлана сукмак буйлап атлады. Тирә- яктагы агачлар да, куаклыклар да кар бөртекләре белән ялтырыйлар. Бары сукмак кына кап-кара булып сузылган...
Көлемсәрнең уйлары һаман бер тирәдә чуалалар иде. Зариф өйдә... Әгәр дә ул белсә, сизенсә? Юк, юк! Көлемсәр үзе дә моны яшермәячәк. Туп-туры әйтеп бирер... Тукта, нәрсә дияр соң ул? Көлемсәр кайнар маңгаен сыйпап куйды. —Нәрсәгә дип чыкты соң ул монда? Нәрсә кирәк аңарга?.. Юк!.. Хәзер үк кайтырга кирәк, хәзер үк. Кайтырга да: «Зариф, мин сине беркемгә дә алыштырмаячакмын», дип әйтергә. Гафу үтенергә... Ә нәрсә өчен гафу үтенергә?.. Ул бит әле гафу үтенерлек бернәрсә дә эшләмәде. Эшләмәячәк тә! Юк, юк, барыбер гафу үтенер. Үзенең кирәк-кирәкмәс уйлары өчен, гафу үтенер. Нәрсә булды соң әле? Ни өчен ул үзен шундый газаплы уйларга салды. Кем гаепле? Әйе, бо- ларның барысына да кем гаепле? Озак дәвам итәрме? Бәлкем бар да
39
үзгәрер. Киләчәк!.. Бу уй Көлемсәрне кинәт сискәндереп җибәрде. Киләчәк... Аңа тик шул киләчәк кенә әлеге газаплануларның төенен чишәр төсле тоела иде. Хәзер аның фикерләре дә ничектер болыттан арынган язгы көн кебек ачылып киткәндәй булды. Тормыш бит... Тормышта саф акыл белән эш итмичә нинди булса адым ясарга мөмкинме соң?! Юк, юк! Мөмкин түгел...
Көлемсәр туктап калды. Киләчәк турындагы уй аны кинәт аңына китергәндәй итте. Аның шунда ук өенә, Зарифы янына йөгерәсе килде.
«Зариф!.. Юк, юк! Мин сине беркемгә дә алыштырмам. Һич кайчан да...»
Көлемсәр туктады. Яңадан маңгаен сыйпап куйды. Ләкин кинәт кенә яңгырап киткән «Көлемсәр!..» дигән ягымлы тавыштан ул бөтенләй коелып төште. Аның каршында, җирдән үсеп чыккан кебек, Нияз басып тора иде.
— Көлемсәр синең кәефең юк, ахры?..
Мондый ягымлы сүзләрне ишетмичә калырга мөмкинме соң?! Көлемсәр күзләрен тутырып Ниязга карады. Агачлар арасыннан саран гына төшеп торган яктылык Ниязның йөзен аеруча ягымлы итеп күрсәтә иде. Нинди караш!.. Бу карашта моң да, шатлык та, сагыш та, сөю һәм чиксез якын итү дә бар иде кебек.
Алар ашыкмыйча гына кара күләгәле агаутар, куе куаклыклар арасыннан атлап киттеләр һәм бераздан ботакларын зонт кебек җәйгән чыршы астында туктап калдылар. Көлемсәр, кулларын артка куеп, чыршыга сөялде. Нияз аның күзләренә карады. Әллә инде аның карашыннан, әллә агачлар арасыннан яктылык бәргәнгә, Көлемсәр башын түбән иде.
Алар байтак вакыт сүзсез тордылар. Бу тынлыкны беренче булып Нияз бозды.
— Ниһаять, килдең!
Көлемсәр дәшмәде. Нәрсә дисен соң? Нияз белән очрашкач та, әле бая гына аны газаплап торган уйлар чәлпәрәмә килгән кебек булдылар. Хәзер Көлемсәрнең бары тик Ниязның ягымлы тавышын тыңлыйсы, моңлы, шул ук вакытта чиксез тирән күзләренә генә карыйсы килә иде.
Нияз да моны сизә иде булса кирәк.
— Көлемсәр, — диде ул. — Леспромхозга килгәч тә әниемә хат язып җибәрдем. Хәтта, Көлемсәр, синең турыда да яздым... Сине беренче күрүем турында. Ул кичне мин гомеремдә дә оныта алмам, ахрысы...
Көлемсәр Ниязның әнисен күз алдына китерергә тырышты. Бәлки ул да Нияз төсле үк дулкынланып торган чем-кара чәчледер. Көлемсәрнең кинәт Ниязның әнисен күрәсе килде. Ләкин ул бу турыда бер сүз дә әйтмичә тынып калды...
Нияз бергә укыган иптәшләре турында сөйләде. Аңар Көлемсәр белән сөйләшү шулкадәр җиңел, шулкадәр рәхәт иде. Ул моның серен, сәбәбен аңларга теләгән кебек үзе дә бераз уйланып куйды.
— Көлемсәр,— диде ул, бераздан. — Күземә туп-туры карап әйт әле... — Ул Көлемсәрнең җилкәләреннән җиңел генә итеп тотты да күзләренә карады.— Тик дөресен әйт. Син мине ярата алыр идеңме?.. Зинһар, син миңа алай гаҗәпләнеп карама. Юк, юк, кирәкми!.. /Мин беләм, ’ син хәзер үзеңнең тормышта икәнлегеңне аңлата башлаячаксың, һәм тагын нинди дә булса сәбәпләр табарсың... — Аның тавышы үзгәрде, йомшара төште. — Шуңа күрә дә бит мин синнән яратасыңмы дип сорамыйм, ә бары тик ярата алыр идеңме дип кенә сорыйм.
— Газаплама мине, Нияз. — Көлемсәрнең тавышы калтырап чыкты. — Беләсең ич... Мин бит тормышта...
— Әй-йе, — диде Нияз, авыр сулап. — Попны нинди генә булса да батька диләр шул...
40
Көлемсәр аның бу сүзләренең төбендә нәрсә ятканын аңлап бетермәде. Әллә инде аңларга теләмәде. Ул әле һаман да үз уйларыннан айнып җитә алмый. Көлемсәргә авыр, чиксез авыр иде.
— Мин бит бәйле... — дип пышылдады ул.
— Ничек инде бәйле?.. Уйлап кара әле, Көлемсәр. Бәлки сине бәйләп торган төеннәр алай ук нык түгелдер. Әгәр дә синең минем белән очрашырга... — Нияз нинди сүз кулланырга да белмичә тотлыгып калды. — Очрашырга кыюлыгыгыз җитә икән...
Көлемсәр, «Сез ни сөйлисез?!» дигән кебек, күзләрен мөлдерәтеп Ниязга карады.
— Мин ялгыша да торганмындыр бәлки,—диде Нияз. — Бу, әлбәт
тә, минем үз фикерем. Әгәр синең үзендә дә, шундый ук дип әйтимме инде, шуңар охшашлы фикерләр тугалый икән, ул төеннәрнең нык булмавына мин бик-бик ышаныр идем. Синең бу турыда уйлап караганың бармы, Көлемсәр?.. '
Көлемсәр җавап бирмәде, тик башын тагын да түбәнрәк иде. Нияз күтәренке тавыш белән дәвам итте:
— Тормыш бит. Без нибары бер генә тапкыр яши торган тормыш. Шунда да җаның-тәнең белән сөеп, сөелеп яшәмәгәч... Белмим, кем ничектер. Әгәр күңел давыллы хисләр белән дулкынланмаса, ул тормышның мин ямендә, кызыгын да тапмыйм. — Нияз, артыграк кызып китүен сизеп булса кирәк, тынып калды, һәм ирексездән бу сүзләрне кемгәдер инде бер тапкыр әйткән булуын исенә төшерде...
— Моңа чаклы андый уйлар минем башыма да килгәне юк иде, Нияз, — диде Көлемсәр әрнүле тавыш белән. — Хәзер мин бөтен тынычлыгымны җуйдым, үземә-үзем урын таба алмый башладым. Белмим, бу газаплар озак дәвам итәрләрме?..
Нияз: «Мин аларның вакытлыча булуын теләмәс идем» — дип әйтүеннән чак кына тыелып калды. Ул тизрәк нинди дә булса сорау бирергә ашыкты.
— Андый тойгыларның тууына син үкенмисеңдер бит, Көлемсәр?..
Көлемсәр, бу сүзләрнең төп мәгънәсен аңларга теләгән кебек, Ниязның күзләренә карады.
— Үзем дә белмим, — диде ул һәм күтәренкерәк тавыш белән өстәп куйды. — Кем белә, бәлки, чыннан да үкенмәмдер...
Ләкин очкын кебек кенә чагылып киткән бу күңел күтәренкелеге озакка бармады. Көлемсәрне яңадан газаплы тойгылар • биләп алды. Нияз да аның җаны-тәне белән әрнүен сизде. Аңарда «Эшләр куера башлады, ахрысы» — дигән дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы тойгылар уянып куйды.
Тынып калган кичке урманны яңгыратып поезд кычкыртты һәм күп тә үтмәде, алар турысыннан шаулап поезд узып китте. Агач араларыннан вагон тәрәзәләреннән төшкән яктылык йөгерде.
Төнге сменага эшкә китеп баручы яшьләрнең көр күңелле авазларын ишетү Көлемсәрне сискәндереп җибәргән кебек булды. «Иптәшләр эшкә бара... Зариф өйдә. Ә мин биредә...»
— Ярар, Нияз,—диде ул, кинәт кенә аңына килгәндәй. — Мин • киттем...
Ул чыршы астыннан чыкты да, саубуллашып та тормыйча, кызу- кызу атлап, китеп тә барды.
Нияз агач араларыннан төшкән яктылыкта аның чагылып-чагылып китүен карап калды. Көлемсәр күздән югалып, аяк тавышлары тынгач та әле ул, куе чыршы күләгәсендә, байтак вакыт шул яктан күзен алмый торды.
41
Леспромхозда тар тимер юл салынганнан бирле, шоферларны агач ташу эшеннән азат итеп ярдәмче эшкә генә файдаландылар. Шуңа күрә әле күптән түгел генә тирә-якта дан тоткан автогараж ничектер кечерәеп калды. Аңа инде тиешле әһәмият тә бирелми башлаган иде.
Бу сезонда эш башкачарак булды. Кама аръягына агач ташырга дигән хәбәр таралгач, автогараж җанланып китте.
— Ишеттегезме?..— диештеләр. — Безнең гаражның да беренче дәрәҗәдәге цехлар рәтенә керер көне бар икән...
Бу чыннан да шулай иде. Дәүләт тарафыннан бирелгән көзге-кышкы сезон планын үтәүнең шактый өлеше шоферлар өстенә төшә иде.
Автогараж ишек алдында ыгы-зыгы башланганда баганага беркетелгән репродукторда Кремль курантларының алтыны сукканы ишетелде.
— Сәлам!—диде Костя, Галләмне ерактан ук күреп алып. — Нигә соңладың?..
Галләм дустының соравына җавап бирергә дә өлгермәде, Костя яңадан сөйләнә башлады. — Запас частьлар ягы ничек синең?.. Быел полный мощька эшләргә туры киләчәк бит... — Ул бөркелеп пар чыгып торган чиләген җиргә куйды. — Дәүләт планының почти утыз проценты безнең гаражга тапшырыла ди. Димәк, газуй да газуй!..
Костя Галләмнең җилкәсенә сугып алды. Ләкин «Выж» Галләм җавап урынына кашларын гына җыерды.
— Кырырсың инде... — диде ул. — Рейс саен, күп булса, дүрт фесметр төяп, әллә кая китә алмассың шул...
Костя, дустының нәрсәдер әйтергә җыенуын сизеп булса кирәк, дәшми калды.
— Кичә радио тыңладым, — диде Галләм, сүзен дәвам итеп. — Бер леспромхозның шоферы, агачларны хлыст белән төяп, рейс саен унбиш- унсигез фесметр агач чыгара... Менә, ичмасам!
— Соң безгә пи булган? Безгә дә ярамаганмыни?..
— Яравын ярый да... Моны бит тиктомалдан эшләп булмый. Кирәкле җайланмалар хәзерләргә, тагылмаларны озынайтырга кирәк. А1ин инде сызымын да маташтырып карадым... Тик әле ышанып җитә алмыйм.
— Соң Сәйфиев янына кер. Бүген үк, хәзер үк кер...
Костя, шунда ук конторага, баш инженер янына барырга җыенган кебек, яртылаш диярлек карга кергән чиләген иелеп кулына алды.
— Димәк, була?..
— Була!—диде Галләм, елмаеп.
Күп тә үтмәде алар машиналарына утырдылар да беренче булып автогараж капкасыннан чыгып киттеләр.
Галләм гадәттәгечә машинасын алдан алып бара. Төнлә белән ябалак кар явып үткән. Машина барган уңайга алар тополь чәчәгедәй тузгып калалар. Урманда тын. Бары тик кар гына иртәнге кояш нурында берьюлы мең төрле төскә кереп җемелдәп кала бара...
Яңа метод белән эшләү фикере Галләмгә бер генә минутка да тынгы бирмәде. «Х&зер үк баш инженер янына китәргә кирәк», — дип уйлады ул.
Икенче рейс ясаганда Галләм контора каршында машийасын да тук- татмакчы иде. Ләкин шул вакыт ул, Бәдри ага белән директорның политик эшләр буенча урынбасары Дәрҗия Айтуганованы күреп, бу уеннан кире кайтты.
— Кайткан!—диде ул, куанып. — Дәрҗия кайткан!..
Кинәт Галләмнең күңелен ниндидер татлы тойгы биләп алды. Ул үзе дә сизмәстән газ өстәде. Машина күңеллерәк чаба башлады. Әнә Дәр
42
җия белән Бәдри ага, елмаешып, аның артыннан карап калдылар. Безнең «Выж» Галләм выжылдата, янәсе. Ә директор ярдәмчесенең кайтуына куанган, аның шатлыгы хәтта йөзенә дә бәреп чыккан иде.
Галләм урманга керде. Куе агачлык. Кар өсте куян, төлке эзләре белән челтәрләнгән.
«Дәрҗия кайткан»...
I алләм коммунист түгел, шуңа күрә аңа Дәрҗия белән сирәк очрашырга туры килә иде. Ләкин ул аның күз карашын да, тавышын да ачык итеп күз алдына китерә ала. Дәрҗия белән аның бер генә вакытта да кара-каршы торып сөйләшкәне юк. Ул аны бары тик гомуми җыелышларда, яисә урманда, яисә конторада гына очрата. Андый вакытларда ул тәмам каушап, югалып кала иде. «Дәрҗия!..» Галләмнең ба-шында нинди генә якты, нинди генә җылы уйлар тумый! Тик боларныц барысы да хыял гына булып калырлар, ахрысы...
«Хыял — планның беренче варианты ул»,—ди бит Костя. Юк, юк, ул шулай дип әйтелә генә. Бик күп хыяллар әле андый булудан бик ерак торалар...
Галләм үзенең семья корып җибәрергә теләгән чакларын да исенә төшереп алды... Казаннан запас частьлар алып кайтканда ул кабинасына таныш булмаган бер яшь хатынны утырткан иде. Сөйләшә торгач, алар дуслашып киткән кебек тә булдылар. Галләм аны леспромхозга кунакка чакырды. Фаечка (Фәһимә исемле булса да, ул хатын үзен «Фаечка» дип таныштырган иде) берсүзсез риза булды. Фаечка элегрәк ниндидер бер фабрикада эшләгәнлеген әйтсә дә, соңыннан үзенең артистка икәнлеген ычкындырып куйды. Хәтта матур гына итеп җырлап та күрсәтте. Шулай итеп Фаечка Галләм янында калды. Галләмгә кечкенә генә бер бүлмә бирделәр. Күп тә үтмәде, Фаечка, урманда күңелсез, дип зарлана башлады. Ниһаять көннәрнең берендә Галләм Фаеч- каны өендә тапмады. Өстәл өстендә дәфтәр битенең кырыен ертып алып язган хат кисәге ята иде. Анда «Галләм бәгърем! Мине эзләмә. Хуш. Мин киттем...» дип язылган иде. Ялгышлык беләнме, Галләмнең премиягә бирелгән бастои костюмын, сәгатен һәм башка шундый әйберләрен алып китүенә дә карамастан, Галләм «Фаечка»ны эзләп тормады. «Шайтан алсын» дип кулын гына селтәде. Ләкин бер кешегә ияләшкән күңел үзенекен итте бит, хәерсез. Аның күп вакыт бушап калган квартирага кайтасы да килмичә йөрде. Еш кына бүләкләр алып кайтып «Фаечкасын» куандырган һәм аның «минем аюым» дип иркәләгән чакларын да исенә төшергәләп куйгалый иде ул.
Фаечка — Фаечка инде ул. Дәрҗия бит бөтенләй башка кеше. Алар арасында аерма җир белән күк арасыдай... Дәрҗиянең үзен генә түгел, аның бишенче класста укучы Ләләсен генә күргәндә дә Галләмнең йөрәгендә ниндидер татлы җылылык йөгереп үтә. «Эх, миңа да партиягә керәсе иде дә. Дәрҗия белән ешрак очрашасы иде», — дип уйлаштырга- лаган чаклары да булгалады аның. Ул инде берничә тапкыр моңа талпынып та карады... Тик нигәдер кыюлыгы җитмәде. Бүген ул теләк яңа көч белән кабынып китте. «Менә, яна метод белән эшли башлап, машина белән агач ташуда кискен борылыш ясыйм да, — дип уйлады ул,— партиягә керергә гариза бирәм».
Шундый уйлар беләи көн дә үтеп китте. Башка шоферларга караганда бер рейс артыграк ясавына карамастан, Галләм, автогаражга кермичә, яңадан урманга юл тотты. Соңгы рейсын ясап контора каршына килеп туктаганда, кояш баеган, контора тәрәзәләрендә электр утлары балкый иде инде. Галләм кабинасыннан җиңел генә сикереп төште дә конторага кереп китте һәм туп-туры баш инженер кабинетына юнәлде.
Аны төиге дежурга килгән Бикмүш абзый туктатты.
— Бераз көтеп тор, Галләм,—диде ул. — Анда кеше бар...
43
Бүлмә эченнән баш инженерның тупас тавышы ишетелә иде. Күп тә үтмәде ишектән таныш булмаган кеше атылып чыкты да, алдына-артына карамыйча, кабалана-кабалана китеп тә барды.
Галләм кергәндә, баш инженер үзенең зур, йонлач куллары белән өстәл кырыена чытырдатып ябышып, сикереп торып якалаша башларга җыенган кеше төсле утыра иде. Галләм аның бу кыяфәтен күреп ишек катында туктап калды.
— Сиңа тагын нәрсә кирәк? — диде баш инженер, кыяфәтен үзгәртмичә.
Галләмнең әйтергә теләгән уйлары чуалып киткән кебек булды. Ул бер урында таптанып:
— Мин сезгә бер йомыш белән кергән идем...—диде.
— Соң?!.
-- Машина белән агач ташу турында... Хлыст белән, агачны бөтен килеш ташу турында. Без дә шул метод белән эшли башласак...
Галләм шул ике-өч авыз сүз әйткән арада тирләп чыккан маңгаен кергәннән бирле өзлексез әвәләп торган озын колакчынлы күн бүреге белән сөртеп алды.
— Рационализаторлык тәкъдимен гадәттә язма рәвештә, кирәгенчә оформить итеп кертә торганнар иде, — диде баш инженер. Аның иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылып китте.
— Аннары, — дип сүзгә кушылды Ногман Сәйфиев, — бу тәкъдим өчен барыбер бүләк бирелмәячәк. Чөнки бу яңалык түгел инде...
Галләм тәмам аптырады.
— Соң мин бит сезгә бүләк сорарга дип кермәдем,—диде ул, ярсып. — Быел киселәчәк урманның шактый өлешен шоферларга ташырга туры киләчәген ишетеп кердем мин. Миңа..., — Галләм тотлыгып калды. — Миңа сезнең вознограждениегез, фәләнегез кирәкми... Мин сезгә үзебезнең машиналар белән рейс саен унбиш, хәтта егерме фесметр төйи алачакбыз дип кенә әйтергә теләгән идем...
Сәйфиев бу яңа метод белән эшләгән бик күп леспромхозларның агач ташу планын шактый арттыруларын үзе дә бик яхшы белә, ләкин үз сүзенең сүз булып калуын тели иде, янәсе. Быел дәүләт планы барыбер тулысынча үтәлмәячәк. Хәер, бу уй аның үзен дә каушатып куйгалый. «Артык күп белә башладылар... Санга да сукмыйлар. Менә күрерләр...» дип уйлады ул. Менә хәзер дә ул Галләм Тимербаевның тәкъдименә бер дә исе китмәгән кебек кыланды:
— Дүрт фесметр урынына егерме фесметр диген, ә?!. Ха-ха!.. Кара әле син аны, ә! Сәләтсезнеке бер колач, ди шул...
Галләмнең йөзе көзән җыерган кебек тартышып куйды. Тузгып торган коңгырт кара чәчләре тирләгән маңгаена төшеп ябышканнар. Ул, утлы күмер тоткан кешесыман, күн бүреген бар көченә йомарлап бер кулыннан икенчесенә күчереп тора иде.
— Көлмәгез!.. — дип җикеренде Галләм. — Көлмәгез... Мин... — Ул берничә секунд сүзен әйтә алмыйча тотлыгып торды. — Мин сезгә бу эшне практикада күрсәтермен. Минем шофер булып беренче ел гына эшләвем түгел.
— Ярар, ярар, мактанма. Мине бит сезнең стажыгыз кызыксындырмый,— диде баш инженер, бераз йомшара төшеп. — Аңлашылды. Әле болай гына да нормагызны үти алсагыз бик яхшы булыр иде...
— Юк! Без барыбер яңа метод белән эшли башлаячакбыз.
— Технологияне бозып кара әле!—диде Сәйфиев янаулы тон белән. — Мин синең белән ничек сөйләшергә кирәклеген белермен.
— Эшләрбез! Комачаулый алмассың!..
Баш инженерга бу җитә калды.
— Кем комачаулый? Кем?.. Я әйт әле, кем? Мин-н-ме? — Сәйфиев урыныннан сикереп торды. — Хәзер үк чыгып кит моннан. Вон-и!
44
Галләм, шуны гына көткән кебек, кинәт кенә борылды да ишекне бар көченә шапылдатып ябып чыгып китте.
Ишек янында утыручы Бикмүш абзый аларның сөйләшкән сүзләрен ишетеп торган икән, «һай, бу кеше дигәнең!.. Бигрәк тупас инде, кеше белән җайлап сөйләшә дә белми бит», — дип сөйләнеп куйды ул. Баш инженерның, сөзәргә җыенган үгез кебек, бераз алга иелеп эре-эре атлап йөрүе, кабинет ишеген иңе белән генә элдереп бәреп кереп китүе- Бикмүш картка күптән ошамый иде инде. Ул: «Юк, юк, әйтергә кирәк аңа, әйтергә кирәк»,—дип бер-ике тапкыр талпынып та карады, тик «барыбер рәтләп сөйләшеп булмас», — дип кире урынына утырды: — «тәмам чыгырыннан чыкты бит...»
Ниндидер көч Бикмүш бабайны урыныннан торгызды. Ул, үзе дә сизмәстән, баш инженерның кабинетына бәреп керде дә, сугышырга җыенган әтәчсыман кукраеп, өстәл каршына килеп басты.
— Сиңа нәрсә, Бикмүш абзый?..
— Тупас кыланасың, энем! Тупас. Бик...
Картның чынлап торып әйтешергә кергәнлеген сизеп булса кирәк,, баш инженер шунда ук икенче тонга күчте.
— Бу халык белән тупаста булырсың. Бикмүш абзый. — Ул бу юлы да үзенең ярата торган сүзен кыстырып куюны кирәк тапты булса кирәк.— Мин менә сезне үземнең урынга куеп карар идем, нишләр идегез икән?..
Бикмүш абзый аның сүзен кырт кисте:
— Юкка акыл сатма, кем ни, Ногман энем! Бу кыланышларыңны ташла...
Картның көтмәгәндә кереп бәйләнә башлавы Сәйфиевнең канына тоз салды.
— Тукта әле, Бикмүш абзый,—диде ул. — Әллә синең башка эшең юкмы?
— Минем, кем, Ногман энем, үз эшемне моңарчы кешегә кушканым юк. Син миңа алай җикеренмә. Мин сиңа малай-шалай түгел, тегеләй. Тормышны да, кешеләрне дә сиңа караганда күбрәк күргән, сиңа караганда шактый ук элегрәк тә туган...
Сәйфиев картның сүзен бүлмичә түзә алмады.
— Анысы белән бәхәсләшмим,—диде ул,—ләкин бит, ничек диләр әле: син элек туган, мин белеп туган, диләрме?..
— һай, ни, кем, Ногман энем! Вакыты-вакыты белән артыграк белеп ташлыйсың шул. Сине бит шул ук кешеләр күтәрде, шул ук кешеләр сине... теләсәләр... Алай тупаслык белән эш чыкмый. Галләм сиңа бернинди дә начар сүз әйтмәде ләбаса. Ул бит эш белән кергән. Эш кешесенең кешедә йомышы була инде. Бәлки аның тәкъдиме бернәрсәгә дә ярамый торгандыр. Ул бит укымышлы кеше түгел. Ә сиңа калганда, тыныч кына тыңларга иде дә аның ялгышларын аңлатырга иде. Алай күтәрелеп бәрелергә ярамый...
Баш инженерның түземе бетте, ахрысы.
— Бар әле,—диде ул коры гына.— Эшеңдә бул. Үгет-нәсихәт укырга сабый бала түгел ич мин сиңа.
— Мин чыгармын, — диде Бикмүш абзый, сабыр гына. — Тик соңыннан үзеңә авырга килмәсен дип кенә әйтәм. Чөймәсеннәр дим үзеңне...
Ул ашыкмыйча гына чыгып китте. Бу сөйләшүдән соң сәгать, сәгать ярым вакыт та үтмәде, Галләмнең ашханәдә, эчеп, аяктай егылуы турында килеп әйттеләр.
— Күрдеңме?—диде Сәйфиев, Бикмүш абзый ягына карап. — Андый эчкечеләр белән кешеләрчә сөйләшеп буламы соң?!
«Поезд узганга шактый вакыт үтте бит инде. Ә ул һаман юк!» — Дип уйлана иде Нияз. Ул ярты сәгатьтән артык инде, сукмак буенча- әрле-бирле йөренеп, Көлемсәрнең кайтуым көтә.
45
Нияз сәгатенә карап алгаласа да Көлемсәр кайтасы сукмакны ташлап китәргә ашыкмый иде. Якасын торгызып, аякларындагы киез-итек- ләрен бер-берсенә бәргәли-бәргәли, яңадан әрле-бирле йөренергә тотынды.
Ул Көлемсәрне күрүгә ничек итеп сүз башларга кирәклеген дә алдан ук уйлап куйган иде инде. Аның уйлары шул ук вакытта леспромхоз хәлләре тирәсендә дә йөриләр иде. Шушы көннәрдә генә әле, аның беренче ярдәмчесе булырга тиеш булган баш инженер белән, бөтенләй көтмәгәндә күңел суыткыч бер сөйләшү булып алды. «Фу, нинди тупас кеше!» — дип уйлап куйды Нияз аның турында. Ул Сәйфиев янына ниндидер бер йомыш белән кергән иде. Нияз керү белән үк Сәйфиев: «Синең турыңда, тәти егет, бик начар хәбәрләр йөри. Кара аны, кеше калҗасына кулыңны сузасы булма!» — дигән кисәтү ясап куймасынмы!
Нияз шундый уйлар белән мавыгып торган арада, сукмактан ерак түгел олы юлдай кайтып баручы Көлемсәрне күрде һәм, аныңкаршысы- на чыгарга теләп, кызу гына атлап китте.
— Хәерле кич, Көлемсәр! — диде Нияз, уйлап куйган сүзләрен бөтенләй онытып.
— Исәнмесез!
Алар озак кына сөйләшми бардылар. Аяк астында күңелле генә кар шыгырдый иде.
— Кая баруыгыз иде?—дип сорап куйды Көлемсәр.
Нияз авыр сулап алды да. бик^ уйчан кыяфәт белән җавап кайтарды.
— Үзем дә белмим. Җанымны кая куярга белмәгәч, чыккан идем.
Нияз, сүзләренең ничек тәэсир итүен күрергә теләгән кебек, күз кырые белән генә Көлемсәргә карап алды.
Көлемсәр аның зарланырга әзер булуын сизеп, ахрысы, яңадан сорау бирде.
— Нияз, эшегез ничек бара соң сезнең?
Ниязның «нинди эшләр турында сорыйсың соң син?» дигән карашын күреп, тагын өстәп куйды.
— Диплом эшегез турында әйтәм.
— Ничек дип әйтим соң, Көлемсәр. Хәзергә әле рәте-чираты юк- югын. — Нияз тавышын тагын да күтәрә төште. — Мин бит илһам кешесе. Бер тоты-иса м, мин аны коры тотармын, әлбәттә. Тик хәзергә нәрсәдер җитешми кебек... Үзем сизәм, нидер җитешми. Әйе, җитешми!.. Күңелем тулы түгел шул минем, Көлемсәр! Вакыты-вакыты белән шулкадәр авыр була, кая барып бәрелергә урын тапмыйсың...
Көлемсәр, аның яңадан үзенчә сукалый башлавын сизеп, сүзне икенчегә борырга тырышты.
— Бәлки материалларың җитәрлек түгелдер?
— Эш материалда гына түгел, — диде Нияз, сузып, — минем диплом эшенең темасы комплекслы механизация турында иде. Анда сезнең леспромхозның сәгатьлек графигын производствога кертүе нигез итеп алынырга тиеш. Ләкин, күрәсез, сез тагын да яңарак методка күчә башладыгыз.
— Әйе. Хәзер кертелә торган цикл методы безнең алда тагы да зуррак мөмкинлекләр ача...
— Менә шул-шул, — дип куйды Нияз, Көлемсәрнең сүзен бүлеп. — Тәмам аптырап беттем инде. Мин язып бетергәнче алган теманың тәмам искереп калуыннан куркам. Мин инде институтка да хәбәр итмәкче идем.
Көлемсәр адымын акырынайта төште.
— Ләкин мин үзем биредә бердә аптырарлык нәрсә күрмим. Производствога кертелә торган цикл методының нигезе, җирлеге дип әйтик

инде, шул ук комплекслы механизация ич. Бу метод аның бары тик, ничек итеп әйтергә инде, өскормасы гына булып тора.
Көлемсәрнең шундый катлаулы эш методлары турында кыю фикер йөртүе Ниязны бөтенләй гаҗәпкә калдырды.
— Бәлки син миңа бераз ярдәм итәрсең,—диде Нияз, елмаеп.— Әлбәттә, мин синнән әллә нинди көч җитмәслек ярдәм сорамыйм...
Ул, «синең мине илһамландыруың җиткән булыр нде», — дип тә өс- тәмәкче иде, ләкин Көлемсәр аны бүлде.
— Ярдәм итә алмасам да, кирәкле киңәш, бер дә булмаса, өстәмә материаллар табып бирә алыр идем. Син Зарифның «Урман промышленносте» газетасында басылган мәкаләсен укыгансыңдыр бит.
Нияз үзенең ул мәкаләне укымаганлыгы турында ачыктан-ачык әйтә алмады, ул бары тик үпкәләгән кыяфәт белән:
— Тагын Зариф!..—дип кенә куйды.
Көлемсәр аның бу сүзләренә бер дә исе китмәгән төсле сүзен дәвам итте:
— Гаҗәп матур фикерләр бар. Анда безнең леспромхозның бу яңа методны ничек производствога кертүе һәм ул методның нинди нәтиҗәләр бирүе конкрет фактлар белән исбат ителгән.
Алар кайтып җиттеләр. Тәрәзәләрдә ут юк иде. Нияз моны күреп:
— Көлемсәр, әйдә тагын бераз әйләнеп килик,—диде. Ул бу сүзләрне шундый моңсу тавыш белән әйтте, Көлемсәрнең күңеле әрнеп куйды. Ләкин ул үз-үзен җиңеп:
— Юк, Нияз, миңа вакыт, — дип саубуллашты да, кызу-кызу атлап, баскычтан менеп китте.
Нияз бераз барганнан соң борылды да читтән генә Көлемсәр ягына күз салды. Кинәт тәрәзәләрдә ут кабынды. Күп тә үтмәде бакча рәшәткәсе аша үтеп сукмакка төшкән якты баганаларда Көлемсәрнең күләгәсе чагылып китте.
Нияз, кимсетелгән кешедәй, эч пошуыннан нишләргә һәм кая барырга да белмичә, байтак вакытлар бер урында аптырап басып торды.
(Ахыры киләсе санда)