Логотип Казан Утлары
Поэма

ӘШНӘКӘЙ

Сатирик поэма
1. УТСЫЗ ТӨТЕН ЧЫКМЫЙ
Кем ул Әкрам Әшнәкәев?
Олымы ул, кечеме?
Ил телендә макталырлык Атаклы бер кешеме?
Фронтовикмы — туптан атый. Дошман ДЗОТын ватканмы? Әллә сугыш елларында Кара борыч сатканмы?
Эшчеме ул — фабрикада Рекордлар бирүчеме?
Әллә фабрика байлыгын Кимереп йөрүчеме?
Җитәкчеме — эшчеләрне
Җиңүгә өндәүчеме?
Әллә ак белән караны
Аера белмәүчеме?
Кем соң ул, кем — җиң сызганып, Эшләргә күнеккәнме?
Әллә бер дә эшләмичә, Урлашып көн иткәнме? —
Анысын сөйләрбез соңыннан, Икенче бер урында.
Хәзер сөйлик Баумандагы Бер вакыйга турында.
Кышкы кич. Казан шәһәре. Тышта салкынча һава. Асфальт урамнар өстенә Тәңкә-тәңкә кар ява.
Кышкы кич. Бауман урамы Көндезгедән яктыр ак!
48
Кар ява, ут яктысында Энҗе кебек ялтырап.
Балкыган Бауман урамы Шундый якты ут белән! — Троллейбуслар, автобуслар Уза полный ход белән.
Кышкы кич. Киң тротуарда Кешеләр күп шулкадәр! — Бер минутка тукталып син, Күз салып торсаң әгәр,
Халык төркеме, шаулашып, Синең яннан узганда, Очратмыйсың кемне генә, Кем генә юк Казанда!
Уза урамнан галимнәр, Студентлар, эшчеләр, Орден алган тукучылар һәм атаклы мехчылар.
Уза мәшһүр архитектор 1Маляр белән янәшә. Чал сакаллы академик Токарь белән сөйләшә.
Санитарка карт врачка Бащ ия хөрмәт белән. Ул үзе дә дан казанган Намуслы хезмәт белән!
һәркайсының үз һөнәре, Яраткан бер эше бар. Ләкин хезмәткә төрлечә Карый торган кеше бар.
Әнә килә тегүче кыз — Күбәләккә охшаган;
Төскә чибәр, ә эшендә Бүген брак ясаган.
Чибәр кызый пальто теккән — Үлчәмәгән иңнәрен, Ялгыш утырткан якасын, Кыска иткән җиңнәрен.
Художник килә урамнан, Мыек астыннан көлеп, Пожарниклар элеп куйган Таныш рәсемне күреп.
Реклама шәп булмаса да, Авторның йөзе балкый.
Чөнки рәсемнән майлы ис — Гонорар исе аңкый.
4 „с. ә.- № 5 49
Шыңшып бара композитор, Матур көйләр хәтерләп — Язылмаган операга Увертюра әзерләп.
Эләктергән «Зиләйлүк»не, «Асылъяр»ны сагалый — Халык көен ничек итеп Ботарларга чамалый.
Кечкенә кызын җитәкләп, Узып бара бер ана.
Бала, кемнедер күрә дә, Кинәт тукталып кала.
Ак күбәләктәй җемелди Күктә кар бөртекләре. Күбәләк белән бизәлә Баланың керфекләре.
Ана, шатланып, сокланып, Карый нәни кызына.
Кемдер, кызның башын сыйпап, Уза бик кызу гына.
Кашларын җыера кызчык, Күрәсең, сәерсенә.
Юк, ул нидер әйтмәк була Үзенең әнисенә.
— Баштан сыйпаган абыйны Мин бит, әнием, беләм.
Аның эшләгән җиренә Бардык бит синең белән.
Райсоветта эшли бит ул. Өйгә дә килгән иде.
«Яиа йорттан яхшы бүлмә Бирермен», дигән иде.
Син дә әйттең ул абыйны Квартир бирүче дип.
Нәни балалар турында Кайгыртып йөрүче дип.
Яхшы бүлмә бирмәде ич, һаман шунда торабыз. Җәен түбәдән су үтә, Ә кыш көне туңабыз.
Бакчадагы апа әйтә:
«Алдашу — бик яман!» — ди. Ә ул абый ник алайса Күзгә карап ялганлый?!
Нәни кызның саф йөрәктән Әрнеп әйткән сүзен ник
50
Ишетми икән абыйсы — Тун. йөрәкле чиновник?!
Ә бит быел җәй көне ул Үз түбәсен ныгыткан.
Үз түбәсе төзек булгач, Башкаларны оныткан.
Бар әле бездә үзләрен Хуҗа дип санаучылар.
Халыкка хезмәт итәм, дип, Үз җаен караучылар.
Кышкы кич. Асфальт урамга Тәңкә-тәңкә кар төшә.
...Тукта! Ни булган? Кешеләр Бер-берсенә төртешә.
Меңләгән халык җыелган Нәкъ урам уртасына. «Гөж» килеп торган урамда Кинәт барысы да тына.
Уза алмый автобуслар, Троллейбуслар туктала.
Ник җыелган сон, бу халык? Бу ниткән зур тантана?!
Халык җыелган урынга Ыргыла яше, карты.
Унда — мәгълүм универмаг, Сулда — матбугат йорты.
Ике зур йорт арасында Халык «мыж» килеп йөри.
Бу искиткеч вакыйганы һәркем үзенчә юрый.
Матбугат йортына карап, Сөйли бер баритоны:
— Әллә чыкканмы татарча Маяковский томы?
— Юктыр, абый, анысы булмас. Мин сизәм эш нәрсәдә:
Яна опера язылган, Бу да бик зур мәсьәлә!
— Дөрес, сеадем, искиткеч эш! Әйткән сүзеңә риза.
Әгәр либретто язылса, Монысы инде могҗиза!
— Бәлки, берәр драматург Дөнья гизеп кайткандыр.
Тамашачы ышанырлык Конфликт тапкандыр.
51
— Әйе, сеңлем, бер хәл бардыр, Булмаса бер яңалык, Матбугат йорты янына Җыелмас иде халык.
Сүзгә катнаша бер Мыек, Үзе бераз кызмача.
Бу гаҗәеп тамашаның, Янәсе, серен ача:
— Әй, җәмәгать, беләсезме, Бар сатучы Җиһангир;
Универмаг тирәсенә Халыкны шул җыйгандыр.
Сөйлидер сыра сатудан Күпме доход алганын, һәр мичкәгә ничә чиләк Шифалы су салганын.
Сөйлидер ул күпме файда Килгәнлеген күбектән.
Күбек белән йорт салган ул, Сыер алып симерткән.
Җиһангир ул — булдыклы ир, Таба белә байлыкны.
Тәҗрибәмне сөйлим, диеп, Шул җыйгандыр халыкны.
— Абзый кеше, юкны сөйләп, Вакытны әрәм итмә!
Счетчиклар кайтмаганмы Шунда берәр кибеткә?
— Бәлки, чынга ашып куяр Аналарның өмете: Пинеткалар сатмый микән «Детский мир» кибете?
— Анысы, апа, вак мәсьәлә.
Зур хәл булып үткәндер: Сәүдә эшендә әшнәлек һәм урлашу беткәндер.
Зыян итмәс мондый чакта
Кыю фикер кузгату: Туктатылгандыр товарны Итәк астыннан сату.
Урамдагы хәлне күрде Милиционер — постовой. Сызгырта ул свистогын:
— Юлны арчыгыз, давай!
Ачуланып та ялварып, Төрлечә дәшеп карый.
52
Тыңламаган кешеләргә Штраф белән яный.
Бәхәс кыза... Милиционер Мәйдан эченә үтә;
Көтелмәгән хәлне күреп, Кинәт сискәнеп китә’
Уртада бик шәп киенгән Бер абзый басып тора. «Бүрегеңне сал, абзый!» дип, Бер малай ярсып тора.
Абзый кеше боргалана, Качарга эзли чара. Тирә-юньдәге халыкка Күз-яшь белән ялвара:
— Нигә сез малай сүзенә Ышанасыз бик жиңел! Җибәрегез, юл бирегез, Мин бит фокусник түгел!
Күзләрен аның кан баскан, Салынып төшкән кашы.
Май чүлмәген хәтерләтә Кечкенә, очлы башы.
йөргәнгәме бик еш кына Буфетларга кергәләп. йөзе, кызган таба кебек, Кып-кызыл, түм-түгәрәк.
Елмаям дип ыржайганда Бүлтәя калак теше.
Кыскасы, карап торуга Симпатичный бер кеше.
Кыстырган ул калын портфель, Башында — кама бүрек. Гажәпләнде постовой да, Шушы бүрекне күреп.
Тирә-юньгә сөрем сирпеп, Бөтен урамга тулып, Кама бүрек түбәсеннән Төтен чыга ургылып.
Ап-ак сакаллы бер бабай
Сөйли гаж.әпкә калып:
— Утсыз төтен чыкмый, диләр, Баш ничек бетми янып?
— Ышанма, бабай, син аңа, Күз буа ул — фокусник!
Башы чынлап яна икән, Бүреген соң салмый ник?
53
Постовой сорый абзыйдан:
— Кем буласың, иптәшкәй?
— Коммерция кешесе мин. Исемем — Әкрам Әшнәкәй!
— Коммерция?.. Фокус ясап, Кешеләр алдыйсыңмы?
Җитмәсә, тәртип бозасың, Түлә штраф — бер сумны!
— Мин фокусник түгел, иптәш.
Халык шуны аңламый.
Зинһар мине җибәрә күр, йөз сум түлим, валлаһи!
Сизмәстән ул башын иде, Кама бүрекне салып.
Шунда булды бик гаҗәп хәл, Куркуга төште халык.
Әшнәкәйнең баш очыннан Бөркелә ялкын, төтен! «Ах, кашымны көйдерде!» дип, Каплады кемдер битен.
Кычкыра берсе: «Фокусник Тизрәк башын капласын!» «Бик дөрес,—ди икенчесе,— йортларга ут капмасын!»
«йорт, дисең син... Баш яна бит! Башның хәле начар бик!»
Күз ачып-йомганчы шунда Килеп җитә пожарник.
Ут кабынган объектка
Насостан су сиптерә.
«Ай-Һай, башым!» ди Әшнәкәй, Үрле-кырлы сикерә.
Бу ни хәл?! Төтен басылмый, Ут һаман куәтләнә.
Сүнми торган утны күреп, Пожарный гаҗәпләнә:
— Әйтче, иптәш, мондый утка Дучар булдың син ничек? Әйтмәсәң, юк башка чара, Башыңны карыйм тишеп!
Баш тишелсә, халыкка фаш Булудан куркып кына, Әйтте Әшнәкәй аңарга
Сер итеп, шыпырт кына:
— Бүген безнең фабрикада Булып узды җыелыш.
54
Доклад белән чыктым, иптәш, Тикшерелде минем эш.
Үз тирәсенә дуслардан Пәрәвез корган, диеп, Түбәннән гадел тәнкыйтьне Гел буып торган, диеп,
Фабриканы чимал белән Тәэмин итмәгән, диеп, Бар гаепне минем өскә Куйдылар, иптәш, өеп.
Иптәш, минем сүзләремне Колагына элеп тор.
Мин бит юк-бар кеше түгел — Коммерческий директор!
Җаваплы эш тапшырыла Ышанычлы кешегә..
Ә тәнкыйть бит җитәкченең Дәрәҗәсен төшерә.
Тот та, янәсе, үзеңнән Баш кешене тәнкыйть ит!
Ни әйтсәң дә, таяк — иткә, Сүз сөяккә үтә бит!
Нахак сүзләрне ишетеп, Иптәш, котым алынды. Шушы гаепсез башыма Хәсрәт уты кабынды.
«Кырт» кисеп әйтте пожарник:
— Нигә сөйлисең юкны!
Болай булгач, аңлашылды — Таныдым мин бу утны.
— Алайса, син аны сүндер, Табып берәр әмәлен.
Үзеңне буш итмәс идем, Түләр идем мәһәрен.
— Безнең бурыч — ут сүндерү, Янгынга каршы көрәш.
Ләкин синең башка капкан Бик файдалы ут, иптәш.
Гаепләрең яна синең, Шуңа алынган котың. Сүндерергә һич хакым юк Түбәннән тәнкыйть утын.
Утның серен аңлап алгач, Таралып бетте халык. Фәкать, урам уртасында Әшнәкәй калды янып.

Тапшырды аны постовой Ходайның үз иркенә. Чаба Әшнәкәй урамнан, Башыннан ут бөркелә!
Нишләмәк кирәк, кар ерып, Кабан күленә төшә. Тәнкыйтькә ул ачу итеп, Баш белән бозны тишә!
Суытмакчы булып башын Төшерә су төбенә.
Шул чак аның күзләренә Котоңкыч хәл күренә!
Җыелган күлнең төбенә Судагы барча балык. Җыелышта Кызыл канат Речь сөйли дулкынланып:
— Әй, балыклар, күлебезнең Рәте китте ничектер...
Чөнки комсыз, карак Чуртан — Коммерческий директор.
йота ул вак балыкларны, Ә без шуны күрмибез.
Түбәннән кискен тәнкыйтьне Җәелдерә белмибез.
Сискәнеп китте Әшнәкәй.
Алды башын «ялт» итеп, Моннан соң Кабан күленә Баш тыкмаска ант итеп.
Уйлады ул: «Балыклар да Тәнкыйть итсеннәр, имеш!» Көтмәгәндә ут сүрелде, Баш суынды. Бу ни эш?!
Утта янмый, суда батмый — Әллә изге башмы ул?
Бер кыза да бер суына — Әллә чуерташмы ул?
Юк, таш түгел, шомарган баш? Шуны әйтик иң элек: Яшьтән үк ул берәүгә дә Күрсәтмәде игелек.
Бүген аның гаепләре Әле бик аз ачылды.
Башка капкан тәнкыйть уты Шуңа бик тиз басылды.
Утка тотсаң, ул баштагы Гаепләрнең барысын да,— Йөз ел янарлык запас бар Әшнәкәйнең башында!
55

56
2. КУЛ КУЛНЫ юл
Мең дә тугыз йөз ничәнче ЕЛ булгандыр... Бик күптән. Тавык кетәге шикелле, Кечкенә бер кибеттән
Башлап җибәргән Әшнәкәй Үзенең эшчәнлеген.
Сизгән ул сәүдә эшенең Төшемле икәнлеген.
Нәкъ шул елны «Бакыр бабай» Дип аталган бакчада Опера өчен йорт салынган. Дәүләт биргән акчага.
Салынган дип... Әле һаман Өлгермәгән ул бина. Хәер, төзелеш башлануга Бит унтугыз ел гына!
Шушы кыска чор эчендә Әкрам үсте, җитлекте; Кибет артыннан товарны Шудырырга күнекте.
Әкрам бик тиз үзләштерде Коммерсантлык гадәтен, — Күрсәтте сәүдә эшендә
. Үзенең зур сәләтен.
Тик нигәдер укуны ул Дошман күрде яшьтән үк. Аның күңелен сихерләде Ялагайлык, әшнәлек.
«Белем нигә?.. Телең белән Дуслар күңелен эрет син. Хәтта, министр белән дә Серең синең берексен.
Кирәк икән, начальникның Яла аяк табанын! — Дәрәҗәң зур, өстең бөтен һәм тук булыр тамагың».
Дәрәҗәгә менәр өчен
Әкрам аз көч куймаган, — Коммерсант булу турында Төн йокламый уйлаган.
Башта аңа дан китергән Теге кечкенә кибет.
Баш игән һәр спекулянт: «Саумы, Әшнәкәй!» диеп.
57
Әшнәкәев, күзен кысып, «Хәл изге» дигән саен, Товар озаткан базарга, Туры китереп җаен.
Ә соңыннан озатуның Башка әмәлен тапкан: Дус-ишләргә сигнал биреп, Гел патефон уйнаткан.
Әгәр Әшнәкәй уйнатса, Әйтик, «Алмагачлары»н, һәркем аңлаган кибеттә Бик үтемле мал барын.
Ишетелсә моңлы көйләр — «Әллүки» я «Зәңгәр шәл», Димәк, үтемле товар юк — Килеп йөрүләрең жәл.
Бер көнне кич бушаткан ул Кибетнең зур киштәсен.
«Таладылар кибетне!» дип, Разбой салган иртәсен.
Хәбәр иткәннәр бер заман Ревизия буласын.
Ревизор итеп куйганнар Әшнәкәйнең кодасын.
Билгеле, кул кулны юа, Ике кул юа битне.
Икәүләп бер утыруда Юк иткәннәр кибетне.
Кода башта мәһәр алган, Акт язган аннары. ' Ул урында заманында Булган Балык базары.
Хәзер анда яшел бакча — Искиткеч зур үзгәреш! Шул бакчада Тукайга да һәйкәл булачак, имеш.
Көтеп һәйкәл салынганын, Гөлчәчәкләр саргая.
Шаулый агач яфраклары: «һәйкәл кая соң, кая?!»
Тукта инде, читкә китмик, Югалтмыйк җепнең очын. Утыртканнар Әшнәкәйне Кибет талаган өчен,
Төрмәгә түгел, бүлеккә — Тәэминат бүлегенә.
58
Әйткән директор җизнәсе
Аңа бик эре генә:
— Җизнәң исән чакта, кайнеш, Хур булмассың, курыкма!
Актны үзем расладым, Тик мәһәрен онытма.
Ревизор да үз кешебез — Җиңде синең бәхетең.
«Агай-эне» аркасында Күр дөньяның рәхәтен!
Әшнәкәй исә шатлыктан Бер көлгән, бер елаган. Изге җанлы җизнәсенең Бөтен җирен ялаган.
Аннан соң, зур колач белән, Башлап җибәргән эшне: Көне-төне тәэмин иткән Агай-эне, дус-ңшне.
Үзенә дә өлеш чыккан, Әшнәкәй тапкан юлын: Товарларга бәя өстәп, Еш кына куйган кулын.
Әйләнгән җир оҗмахына Әшнәкәй өчен тормыш. Ләкин һич тә көтмәгәндә Башланып киткән сугыш.
Бу хәбәр, зур давыл булып, Бөтен ил буйлап үткән.
Таза ирләр, корал алып, Сугыш кырына киткән.
Ул да китмәкче булган да, Ләкин җанын кызганган.
«Үлеп калсам, нишләрмен?!» дип, Көн-төн, мескен, сызланган.
Шулай көеп йөргән чакта Бер кыз белән танышкан. Кызны бер көн күрми торса, Үлә язган сагыштан.
Әшнәкәйнең кызга күзе, Юк, тикмәгә төшмәгән. Ул кызның олы җизнәсе Зур урында эшләгән.
Белгән Әшнәкәй үзенә Шундый баҗа кирәген.
Ахры, шуңа гыйшык уты Телгәләгән йөрәген:
59
— Сәлимә жаным, мин сине Бер күрүдән яраттым!
Тормышымның сандугачы Булсаңчы син, канатым!
Өйләнгән ул Сәлимәгә Туйны бик шәп уздырган: Аракыны йөкләп алган, Итне потлап кыздырган.
Килгән туйга «легковой»да Сәлимәнең җизнәсе.
Әшнәкәй өчен булган ул Туйның иң зур «бирнәсе».
Аның алдында йөргән ул Төлке кебек юргалап.
Баҗасы бер төчкерсә дә, Баш игән ул мең кабат.
Сокланган ул баҗасының, Хәтта, кулъяулыгына.
Тост артыннан тост күтәргән Ул аның саулыгына.
Баҗасы зур хөрмәт өчен, Рәхмәт әйткән актыктан. Ә бер айдан Әшнәкәйне Үз янына чакырткан.
Министр баҗасы аны Утырткан каршысына, Тәкъдим иткән Әшнәкәйне Эшнең ңң яхшысына:
— Баҗай, язган гаризаңны Укып чыктым бөртекләп. Кадрларны күтәрәм мин Бик тикшереп, җентекләп.
Тәҗрибәле коммерсантлар Бездә әле бик сирәк. Синең кебек ышанычлы Кадрлар безгә кирәк.
Тәҗрибәң зур, белемең бар, Сәләтең дә җитәрлек.
Шуңа күрә, баҗай, сине Бик югары күтәрдек.
Калдырабыз сине тылда.
Баҗай шуны белеп тор: Сид бүгеннән фабрикада — Коммерческий директор!
Әшнәкәев баҗасының Кулын үпкән сак кына.
60
Шатлыгыннан күңеле тулып, Еламаган чак кына.
Тылда калганы өчен ул, Әй, шатланган, очынган!
Шулай очып йөргән чакта Бер яңалык ачылган:
Көзгедән барып караса, Әшнәкәев ни күрсен! — Тырпайгаи чәч бозып торган Килеш-килбәтен, төсен.
«Санга сукмаслар мине», — дип, Аның бик пошкан эче.
Уйлаган ул: «Җитәкченең Булмаска тиеш чәче!»
Күп йөргән ул трестларда, Главкага кергән ул.
Күп урында ялтыравык, Такыр башлар күргән ул.
— Кемнең чәче тиз коела?
Кем күп уйлый, күп эшли. Хәзер миңа чәч житкереп йөрү һич тә килешми.
Чәчмени бу?.. Шайтан белсен! Бу бит кием щеткасы! йолкынырга тиеш моның Иң кимендә яртысы!
Маңгай өстендәге чәчен йолкыган ул иң элек, Суелган казның тәненнән Мамык йолкыган кебек.
Керпе чәчне йолкый-йолкый, Күпме вакыт үткәндер, Ничә йөз мең чәч бөртеге Җилгә очып киткәндер,
Анысы безгә мәгълүм түгел.
Ләкин шунысы бик ачык: Директор булгач, әшнәлек Киткән чамадан ашып.
Агай-эне, дус-иш белән
Эш иткән ипләп кенә: Фабриканың байлыгын ул Озаткан йөкләп кенә.
Әшнәлекнең кадерен белеп, Такыр, таз башын кашып, Озак еллар эшләгән ул, Гадел хөкемнән качып.
Яши бит ул һаман да, Яши безнең Казанда.
61
3. ТУРЫ ӘЙТКӘН —ТУГАНЫНА ЯРАМАГАН
Утыра Әкрам кабинетта, Ачуыннан пыр туза!
Язмакчы була фабкомга Я протест, я гариза.
Чөнки бер эшче фабкомга Жалоба язган тагын:
Тәнкыйть өчен Әшнәкәйдән Каты җәза алганын.
Алда — кәгазь, кулда — каләм.
Үзен аклап язарга
Тели ул. Тик язар өчен Кирәк дәлил табарга.
Ә дәлил юк. Әшнәкәев
Үз-үзенә сөйләнә:
— Ул эшченең жалобасы Чүп өстенә чүмәлә.
Бер генә дә тынгылык юк.
Ах, бу гайбәтчеләрне!..
Нигә соң җир йотмый икән Бөтен тәнкыйтьчеләрне?!.
Күр әле, күр, бар гаепне Минем өскә өяләр.
Я җыелыш, я жалоба Белән җанга тияләр.
Тәнкыйть иткән кешеләрнең Җаннарын кыяр идем — «Тәмәке тарт, тәнкыйть итмә!» Дип язып куяр идем.
Кабинетка килеп керде Әшнәкәйнең күршесе — Ул эшләгән фабрикада Карт, бер сәүдә эшчесе.
Бик соң кергәне өчен ул Башта гафу үтенде.
Гадәтенчә, тамак кырып, Мыек очын бөтерде.
Әшнәкәй исә борчыла, Нәрсәдәндер шикләнә.
Ахры, сизә Хәким картның Кермәгәнен тикмәгә.
Кулларын уып, Хәким карт
Сүз башлады ерактан:
Ай-Һай, салкын! Сак йөрмәсәң, Ваз кичәрсең колактан!
62
Мондый суыкта, мин әйтәм, Кайбер кеше «салгалый»... Әкрам уйлый: «Бу карт төлке Нәрсәгә соң чамалый?»
— Әкрам энем, әйтер хәл юк, Акылыңны югалтып, Эчеп-нитеп йөргәнеңне Күргәнем юк бервакыт.
Бәлки, азрак эчәсеңдер, Ансын үзең чамала.
Чамадай артса, бик хәтәр! — Кайчак зиһен чуала.
Әйтик, урамда егылсаң, Бүрегең дә югала...
Кичә Әкрам күп чүмерде, Әйе, сыра күбеген.
Трамвайдан төшкән чакта Югалтты ул бүреген.
Шуңа бик тиз аңлап алды Хәким картның хәйләсен. Әйтте: «Ник юкны сөйлисең? Шашындыңмы әллә син?!»
Бармак янады Әшнәкәй! Картның исе китмәде. Әшнәкәйнең кычкыруын, Әйтерсең, ишетмәде.
Мыек очын бөтерде ул, Нидер уйлаган кебек.
Тартып алды кесәсеннән Теткәләнгән бер бүрек.
— Әй, энем, бүрек югалтып, Нишләп йөрисең алай? Урамнанмы, белмим каян, Табып кайткан «Алабай».
Белмим инде, әллә холкы Үзгәргәнме ул этнең?..
Карар жирен калдырмаган Шундый һәйбәт бүрекнең!
Андый гадәте юк иде, Нишләгәндер ул юньсез. Күрше кешене рәнҗеткән, Менә шунысы күңелсез.
Ни әйтергә белми Әкрам, Аның йөзе үзгәрә!
Бик, тиз генә икенчегә
Сүзне борып җибәрә:
63
— Шулай, диген, Хәким абзый, Балалар үсте, диген...
Күршелек хакы ничек сон, Исеңә төште бүген?
Күршең турында аз гына Уйладыңмы соң кичә?
Мине тәнкыйть иткән чакта Ник утырдың дәшмичә?!
Син эшләгән ОРСка да Мин хуҗа бит! Шуны бел! Тәҗрибәле сатучы, дип, Яклап кидәм сине гел.
Синең дә бит сүзең үтә.
Эш тә килә кулыңнан.
Мине яклап, берничә сүз Әйтсәң шунда ни булган?
— Әйе, энем, карт булсам да, Моңарчы бирешмәдем.
Әмма кичә сөйләмичә, Бик зур хата эшләдем.
Кайткач, үземне карчык та Шуның өчен тиргәде.
Борчылып чыктым төн буе, Күзгә йокы кермәде!
Чатак эшләрне күрмәгәч, Коллективта яшим ник?!
Әйтик, синнән нигә куркыйм, Хәләл икмәк ашыйм бит!
Әшнәкәй, нидер сизенеп, Хәким картны юмалый:
— Дөнья бит бу, Хәким абзый, Төрле хәлләр булгалый.*
Сиңа сөйләп торасы юк, Син үзең дә сатучы — Бизмәнеңнең салмак ягын Үз ягыңа тартучы.
— Юк, энем, бу — харам ашап Агарган мыек түгел.
Бизмәнем дә дөрес үлчи, Эшем дә кыек түгел.
Кыек эшнең дә, мин әйтәм, Була аның төрлесе.
Ә кичәге җыелышта Әйтелмәде күбесе.
Әйе, дөрес, кичә сине Бик нык тәнкыйть иттеләр.
64
Әмма теге чатагыңны
Гел читләтеп үттеләр.
— Чү> ЧҮ> әкрен, Хәким абзый, Ишетмәсен кешеләр.
Нигә араны бозарга, Без бит якын күршеләр.
Карт шелтәле тавыш белән Әйтте кинәт Әкрамга:
— Хәйран калам, энем, сиңа Карап-карап торам да!
Шул секретарь хатын белән, Ай-Һай, азындың быел!..
Әкрам кычкырып җибәрде:
— Тукта, дим, тукта, тыел!
Ах, син, төлке! Хәйләкәр карт! Эзләп йөрисең кызык — Бүрекне эттән талатып, Семья тормышын бозып!
— Чү,- чү, кызма, Әкрам энем, Күзгә төтен җибәрмә.
Хәкимҗан картны, мин әйтәм, Санама син юләргә.
Үз гаебеңне кешегә
Аударма син, егет бул.
Утны кеше кулы белән Көрәү—бик зур этлек ул!
Тукта, тукта, бүлмә мине, Бетмәде әле сүзем:
Семьяңны да, эшеңне дә Бозучы бит син үзең!
Юк, дисеңме?.. Әйт, алайса,
Юк нәрсәне бар итеп, Ник үзеңә шул хатынны Алдың секретарь итеп?
Дөрес, төскә чибәр нәрсә, Кашлары да кырылган... Шунысы гаҗәп: ник син аны Алып кайттың Кырымнан?!
Кара диңгез буйларында
Ял иткәчтен, әйтик, сии Алып кайт өйгә күчтәнәч — Алма, хөрмә, апельсин.
Ә синең ул секретарең
Бик кирәкле «җимешме»?
Аппаратка гел әшнәләр Җыярга син тиешме?!
65
Хезмәткә ул төкереп карый. Эшкә килә соңарып.
Кергән кешегә эндәшми — Бу бит, энем, дорфалык!
Ул бит сиңа аркалана, Шуңа тәмам азды ул. Синең сөяркәң булганга Шулай юлдан язды: ул!
— Тукта! Җитте, ялганчы карт! Яла ягасың, җир бит!
Хәзер үк югал күземнән! Кабинеттан чыгып кит!
— Туры әйткән — туганына Ярамаган, диләрме?..
Сиңа сөйләп торган булам. Күр мине — карт юләрне!
Шул секретарь хатын белән Биредә кунганыңны, Сторожны, әйткән өчен, Эшеннән куганыңны
Сөйләп тормыйм, Әкрам энем, Соңгы сүземне тыңла: Үзем белгән фактларны Язып бирәм парткомга!
Чыгып китте Хәким бабай, Мыек очын бөтереп. Утлы табага баскандай, Әкрам йөри үкереп:
— Директорга нәрсә ди бит! . Ах, оятсыз! Ах, мәнссез!
Чакырмыйча килеп керде, Чыгып китте рөхсәтсез.
Зәһәрләнеп кычкырды ул, Ишеккә таба карап:
— Парткомга барып сайрасаң, Белеп тор: эшең харап!
Әкрам кинәт баш очына Кулын куйды сак кына. . Башы кайнар! Шунда аңын Җуймады ул чак кына.
Җуярсың да... 1эит кичәге Тәнкыйтьтән соң, ул баштан Ут бөркелде, төтен чыкты Ике сәгать тоташтан.
Башка тагы тәнкыйть уты Капмасын, дип, шикләнеп,
О .с. Ә." № 5
66
Әшнәкәй төнне уздыра Кабинетта бикләнеп.
Ахры, тәнкыйть азрак булган,.
Башның кызуы бетә.
Шунда гына Әшнәкәев Гырлап йокыга китә.
Аның гырлавын ишетеп, Урамдагы эт өрә.
Әшнәкәй һич көтмәгәндә Бер гаҗәеп төш күрә.
...Ниндидер бер зур бүлмәгә Кешеләр тулган, имеш.
Түбәннән тәнкыйть турында Зур Боерык булган, имеш.
Әйтте кемдер: «Бу Боерыкны Әкрам укып карасын.
Ул бит безнең җитәкчебез, — Күрер кискен чарасын.
Фабрикада көн-төн эшләп, Бөтен көчен җикте ул.
Ләкин тәнкыйть аркасында Күпме җәфа чикте ул!»
Укый Боерыкны Әшнәкәй, Бүртенеп һәм кызарып.
Укый ул, тамак төбеннән
Яшел тавыш чыгарып:
— «йолкып ташлыйк «тәнкыйть» сүзен
Тамырыннан, төбеннән! Җитәкчегә тел тидерү Туктатылсын бүгеннән!
Кимчелекләр бетерелсен Җай белән, тәртип белән. Җыелышта чыга икән
Кем дә кем тәнкыйть белән,
Аның әйткән һәрбер сүзен Блокнотка язарга.
Шул ук көнне аиы эштән Куылган дип санарга!»
Әшнәкәй күрде: Боерыкта Койрыклы зур печать бар. Печатьнең нәкъ уртасына Кулын куйган Под-Мош-Кар.
Беләсезме, Под-Мош-Кар ул — Киң мәгънәле, тирән сүз!
Под — подхалим, Мош-мошенник, Кар-карьерист, дигән сүз.
67
йотлыгып тыңлый Боерыкны Бүлмәдәге кешеләр...
Ах, бу ни хәл?! Кешеләр юк! Йомраннар һәм күселәр.
Тулганнар бүлмә эченә, Җырлыйлар да бииләр: «Син яшәсәң, без яшәрбез, Яшә, Әшнәкәй!» диләр.
Бүлмәдәге җыр-биюне, Бөтен шау-шуны басып, Зур гына бер ата күсе Кычкыра башлый ярсып:
— Юкка гына шатланасыз, Күселәр һәм йомраннар! Әшнәкәйнең кемлеген сез Белмисез бит, туганнар!
Барыбыздан да көчле ул, Утыз ике тешле ул! Безнең абруйны төшереп, Яши торган кеше ул!
Ник дисезме?.. Ашыкмагыз, Сөйлим хәзер барысын да. Әйтик, безнең күсе халкы, Фәкать, идән* астында
Саксыз яткан азык-төлек Исәбенә көн күрә.
Ә ул нишли?.. Күзе төшкән Бар нәрсәне кимерә!
Әйтик, йомран запас җыя, Үткәрергә кыш аен.
Ә ул фабрика байлыгын Урлап тора көн саен.
Әкрам кычкырып җибәрде:
— Туктагыз, дим, туктагыз! Под-Мош-Карның Боерыгы бар,. Сез шуны онытмагыз!
Әкрамның тыны кысыла, Гыжлый ул, хәле бетә.
Шабыр тиргә баткан килеш Көчкә уянып китә.
Куркыныч төш тәэсиреннән Айный алмыйча һаман, «Өнемме бу, төшемме?!» дип, Карый ишеккә табан.
Үз-үзенә сөйләнә ул:
— Юкмы теге зур күсе?
68
Аның коточкыч сүзләрен И тетмәгәнме кеше?
Башын, гына янып калмас, Берәр кеше ишетсә.
Нишләрсең, эш прокурорга, Судьяга барып житсә?!
Кабинетта кеше юк ич.
Нигә соң мин борчылам? Агай-эне исән булсын, Судан да коры чыгам!
Ир булып та мал тапмагач, Ник яшәргә дөньяда?
Нигә куркыйм прокурордай, Ни эшем бар судьяда?
Ә тегене — Хәким картны Эштән куам бүген үк!..
Кая куйдым портфелемне, Тукта, кайда соң бүрек?!
Әшнәкәев, кызуыннан Белмичәме, белепме, Алып киде таз башына Эт талаган бүрекне.
һәм кычкырды: «Хәкимжан карт Бүген приказ укырсың!
Минем ничек үч алганны Менә шунда татырсың!
Миңа казыган кабергә Тереләй үзең керерсең! Әшнәкәевнең кемлеген Менә шунда белерсең!»
Әйе, күпләр белми әле Әшнәкәйнең кемлеген. Туздырырлар иде юкса, Аның черек җҢрлеген.
Хәер, жирдә корт та яши, Җирдә күп төрле хәшәп. Тик шулай да Әшнәкәйнең Җирдә яшәве гажәп!
4. БЕЗ КАПЧЫКТА ЯТМЫЙ
Төн уртасы. Тын* урамга Тонык нурын сибә ай. Күзәтә урам тынлыгын Милиционер — постовой.
Төн уртасы. Шәһәр йоклый.
Ләкин Әкрам йокламый.
69
Утыра ул башын тотып, Уйлана бертуктамый.
Чырае аның сытылган, Башы чатный кайгыдан.
Утыра ул хәрәкәтсез, Әйтерсең, аңын җуйган.
Җуярсың шул, атна буе Тинтерәтеп йөртсәләр, Көн саен бер гаеп табып, Үзәгеңә үтсәләр.
Белә Әкрам: ревизиянең Соңгы көне — иртәгә.
Эш бирелсә прокурорга, Ябышачак җилкәгә.
«Уголовный кодекс»тан Рәхимсез бер статья.
Әнә; шул сүз җанны талый, Шунсы теңкәгә тия!
Җыелышны ул яратмады, Ә тәнкыйтьтән курыкты. Хәзер аңлый статьядан Яман нәрсә юклыкны.
Хәтерли ул дус-ишләрен, Җизнәсен һәм кодасын. Уйлый үзе: «Прокурордан Ничек котылып була соң?!»
Иртәгесен Әшнәкәев
Кереште чарасына: Жалоба белән китте ул Министр баҗасына.
Нәкъ Горсовет каршысында Кузгалды ком бураны. Танымаслык хәлгә килде Чернышевский урамы.
Оча ком-таш, оча кирпеч, Тимер-томыр селкенә.
Очалар тишек калайлар, Буйсынып җил иркенә.
Җилфердәп оча фанерлар, Оча агач череге.
Чак очмады Әшнәкәйнең Башындагы бүреге.
Горсоветтан бер җитәкче Урам якка күз атты.
70
Сукранды ул: «Ах, «Бегемот» Тагын буран кузгатты!»
Шәһәрнең баш кешеләре Җые лды л а р киңәш кә. Башланып китте йөзенче Чираттан тыш киңәшмә.
— Иптәшләр, тиз чара күрик. Кешеләрдән бик оят!
Чөнки безнең каршыбызда Яши бит ул «Бегемот».
Минем тәкъдим: фундаментын Шартлатырга иң элек.
Бу ташландык, җимерек йорттан Күрмәдек без игелек.
— Юк, минемчә, «Бегемот»ны Койма белән капларга;
Казанда зур йорт буларак, Тарих өчен сакларга.
Соңгы тәкъдим бертавыштан Үтте — бар да хуплады. «Хуп-хуп!»ларны ишетепме, Буран кинәт туктады.
Тарихи йорт урамнарга Сипми хәзер чүп-чарын. Биек койма каплап тора «Бегемот»ның һәр ягын.
Куркытмады Әшнәкәйне Шашынган ком бураны;
Бара бирде, сәяхәтен Яхшылыкка юрады.
Министр аны ишектән Елмаеп каршы алыр. Әкрамның хәлен ишеткәч, Кинәт гаҗәпкә калыр.
Телефоннан шалтыратып, Күрер кискен чарасын, һәм әйтер ул: «Я, кайсыгыз Министрның баҗасын
Җитәкче посттан төшерде?
Кем соң аны рәнҗетте?! Минем янга җибәрегез Шул оятсыз җир битне!
Миннән яхшылык көтмәгез, — Аңа кул тидерсәгез, Аның эшен, миннән башка, Прокурорга бирсәгез!»
71
Әшнәкәев шатлыгыннан Кычкырмады аз гына. Аны айнытып җибәрде Тик таныш подъезд гына.
Килеп керә «Приемный»га, Кулында — нәни төргәк. Секретарь сорый аңардан:
— Сезгә, иптәш, кем кирәк?
Елмаям дип ыржая да, Әшнәкәй түргә уза.
«Нихәл, сеңлем!» дигән булып, Кызга, төргәкне суза:
— Оялмагыз, шикалаттан Азрак авыз итегез...
Тик мине зинһар чиратсыз Министрга кертегез.
Тартынмагыз, һәрбер эшнең Була җае, чамасы.
Мин — министр Булмасовның Баҗасы бит, баҗасы!..
Әйтте секретарь: «Сезне мин Кертергә, иптәш, әзер...
Тик шунсы бар: Булмасов бит Министр түгел хәзер».
Уклау йотып, сизгерлеген Бөтенләй җуйган өчен, Әкрам ише каракларны Зур эшкә куйган өчен,
Ачык авыз Булмасовка Каты шелтә биргәннәр;
Бераз башы җилләсен дип, Кабинеттан өргәннәр.
Дөньяда соңгы өметен Югалткан кешесыман, Чайкалып китте Әшнәкәй, Чак язмады һушыннан.
Күз-яшь белән зарланды ул: — Бу дөньяга ни булган?!
Министр тикле министр Кабинеттан куылган!
Кем хәзер аңа ышаныр, Кем хуплар аның сүзен?.. Кызгана ул, кызгана тик Баҗасын түгел, үзен!
«Баш бетте, үлдем!» дигәндә, Әшнәкәйгә җан керә.
72
Шоколадны элдерә дә «Ялт!» — чыгып та йөгерә.
Туп-туры китә кибеткә, Директор җизнәсенә.
Юлның уңышлы буласын Күңеле алдан уң сизә.
Чөнки белә җизнәсеиең
Төрле юл табачагын һәм кайнешеи прокурордан Коткарып калачагын.
Әкрам уйлый: «Фабрикада Коммерческий директор Булып тору — мәгънәсез эш, Күңелгә ятмый никтер?..
«Әвеш-тәвеш» итеп булмый, Урлаганың күренә.
Күз салалар, хәтта, тырнак Астындагы кереңә.
Иң яхшысы — хуҗа булу Тәэминат бүлегенә.
Нәрсә эшләвемне җизни Белер тик үзе генә.
Безнең арада ни булмас,
Ул — җизнәкәй, мин — кайнеш...» Сискәндерде Әшнәкәйне Кычкырып көлгән тавыш.
Әшнәкәй, башын күтәреп, Карады көлүчегә — «Газетка язып, әмма шәп Иткәннәр!» диючегә.
Эшнең нәрсәдә икәнен Аңламады коммерсант. Тик күрде ул: бер кечкенә Кибет алдында чират.
Чиратны күреп Әшнәкәй Ярсый, коштай талпына. Ташлый алмый бит гадәтен, — Керә кибет артына.
— Кара, энем, кил әле, кил... Тышта бик зур чират бар.
Бүген кибеткә кайттымы Әллә үтемле товар?
Сатучы аны аңламый, Юри сорый дип белә. Шуңа күрә, жавап бирә Шаярып, көлеп кенә:
73
— Әйе, абзый, бездә бүген Сәүдәләр бик булды уң; Материалы бик үтемле — Ике подвал фельетон!
Әшнәкәй калды җавапсыз, Ы и әйтсен ул егеткә?..
Ике подвал товар кайткан Кечкенә бер кибеткә!.
Ләкин төшенми коммерсант: «Нәрсә соң ул «фельетон»? Ион әйберме, крепдешинмы? Әллә пальто, әллә тун?..
һәрхәлдә, үтемле малдыр, — Базар халкы алачак.
Эшли белеп эшләгәндә, Күпме файда калачак!»
Үз бизмәне белән үлчәп, Әшнәкәев баш вата.
Ә яшь егет, шау-гөр килеп, Газета-журнал сата.
— Алыгыз, ал, газетада Зур фельетон басылган: Малтабаров-аферистның Пычрак йөзе ачылган.
Юк, ул кассага кермәгән. Кибетне дә басмаган.
Әмма ялган документны Күз дә йоммый раслаган.
Раслаган да мәһәр алган. Шул исәпкә мал тапкан.
Бар, абзый, бар, чык кибеттән, Мәхрүм калма чираттан.
Ах, шәфкатьсез, усал егет Бу сүзләрне сөйли ник?!.. Әкрамның йөзе агарды, — Шуны да ул сизми бит.
Ничек йөзең агармасын, Моңа ничек түзәсең!..
Хур иткәннәр Әшнәкәйнең Җизнәсен бит, җизпәсен!
Егет сизеп алганчы дип, Әкрам шылды кибеттән. Уйлады ул: «Бу дөньялар Бозылды соң нилектән?!»
Шулай уйлап торган чакта Узды зәңгәр машина...
74
Тукта, ни булды?.. Әшнәкәй Шатлыгыннан шашына!
Сызганып чалбар балагын, Күтәреп чабуларын, Күрсәң иде Әшнәкәйнең Урамнан чабуларын!
Зәңгәр машина артыннан, Әй, чаба ул, ашыга.
Кулын изи, аякларьБ Тими урам ташына.
Әй, шатлана — кулларына Асыл кош тотканмыни!
Тәнкыйтьне һәм тәнкыйтьчене Бүген җир йотканмыни!
Әй, сикерә — ярасына Нашатыр сөрткәнмени! Пальтосының чабуына Кемдер ут төрткәнмени!
Шатланмыйча, сикермичә Әкрам ничек чыдасын. Узып киткән машинада Күрде бит ул кодасын!
Әкрам бик тиз машинаны Куып җитмәкче була, Кодасының колагына Серен әйтмәкче була:
— Фабрикада тәнкыйть белән Үттеләр бит елеккә.
Ничек кенә урнашырга Кечкенә бер кибеткә?
Бәладән йолып алырлык Юкмы прокурор дустың? Мәһәреннән тормас идем, Нигә булмый йөз мең сум!
Сизми Әкрам машинаның Кая таба барганын.
Кычкыра бит бар көченә, Яра язып тамагын:
— Кода-а!.. Туктат машинаңны!..
Хәлем бетте бит, үлә-ә-әм! Күрмисеңмени, мин ялгыз, Ал мине үзең белә-ә-ән!
Белми Әкрам кодасының Алдашып тотылганын, Әле бүгең иртән генә Читлеккә утырганын.

1953—1954.
Алдашбаев кибетләрдә йөрде ревизор булып, Караклардай взятка алып, Җинаятьләрне йомып.
Зәңгәр машина ашыга Верховный судка табан. Зәңгәр машина артыннан Әшнәкәй чаба һаман.
/
Тәмам хәлдән тайды, мескен, Бер атлый, бер абына.
Хат ташучы яшь кенә кыз Килеп басты янына.
Әшнәкәйне таныды ул, Бераз алгарак узды. «Сезне прокурор чакыра» Дигән язуны сузды.
Чалт аяз көнне башына Нәкъ яшен суккан кебек, Бугазына утлы кисәү Кидереп тыккан кебек,
Кычкырды Әкрам «Ай1» диеп, «Коткар, бер ходай!» диеп.
Башындагы бар гаебе Яна башлады кинәт. Ул кадәр көчле янгынга Ничек түзәргә кирәк?!
Көлтә-көлтә төтен бөркеп, Баш озак торды янып. Тик берәү дә кызганмады, һәм җыелмады халык.