Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МАКСИМ РЫЛЬСКИЙ
ДУСЛЫК ТУРЫНДА ЖЫР
Россия белән Украина союзын Какшамаслык итте туганлык, Аңа Москва сипте якты нурын, Днепр акты аны сугарып.
Безнең халыкларның юлы бер. Дуслык яздай мәңге гөлләнер. Сугышканда пан-дошманга каршы, һәм чыкканда Сары Суларга, Россия, минем Украина халкы Туган булды синең улларга.
Безнең халыкларның юлы бер, Дуслык яздай мәңге гөлләнер. Без борынгы антны нык сакладык, Переяслав көннәреннән үк Кайгы, тантанада бергә атладык, Безне аерырлык көчләр юк.
Безнең халыкларның юлы бер, Дуслык яздай мәңге гөлләнер. Петроградта Октябрь таңы атты, Синең белән, бөек туганым, Совет өчен көрәшкә алып барды Украина үзенең улларын.
Безнең халыкларның юлы бер, Дуслык яздай мәңге гөлләнер. Күктә кара болыт куерганда, Бергә ерттык төтен пәрдәне, Киевны да безнең, Львовны да Саклап калды Москва ярдәме.
Безнең халыкларның юлы бер, Дуслык яздай мәңге гөлләнер. Киләчәкнең якты елларын да Без күрәбез дуслык хисендә, Грузин бакчаларында, Днепрогэс нурларында, Чал Урал һәм Карпат көчендә.
Безнең халыкларның юлы бер, Дуслык яздай мәңге гөлләнер.

ВЛАДИМИР СОСЮРА
Бәхет белән балкып, артка түгел, Алга минем килә барасым, Язын безнең бакча кебек, күңел Матур чәчәк атсын, агарсын.
Җырың күккә ашсын җырлаганда, Киң канатын җилпеп туймасын, һәм кояшлы юлдан атлаганда, Яшьлек көче синдә уянсын.
Хисләр дәрья булып ташысыннар, йөрәк күрсен бөтен дөньяны, Пыскып көн күрүдә ни ямь соң бар, Юк, яшәргә телим мин янып!
Ә. Давыдов тәрҗемәләре.