Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

КАЗАН РУС ДРАМА ТЕАТРЫНА 150 ЕЛ
Театр — хаклы рәвештә «халык универ-ситетым дип атала. Шушы «халык универ-ситетына» быел 150 ел тулды. Тагын шунысы бик характерлы: быел В. И. Ульянов — Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетына да 150 ел тула.
Бер гасыр ярым тарихы булган ике университетның традицияләре бай. Ничәмә меңнәр анда тәрбия алдылар, ничәмә меңнәр фән һәм культура казанышлары белән таныштылар. Хәзер дә бу ике университет Казан шәһәренең горурлыгы булып яши.
Казан рус драма театрының 150 еллык бәйрәмен Казан җәмәгатьчелеге киң рәвештә билгеләп узды. Юбилей көннәрендә иң яхшы спектакльләр күрсәтелде, эшчеләр, хезмәт ияләре, интеллигенция зур кызыксыну белән театрның тарихы, анда эшләп дан казанган атаклы артистларның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштылар.
Хәзер В. И. Качалов исеме белән йөртелә торган Казан Зур драма театрында чыннан да рус театр культурасының иң якты йолдызлары балкыды. Аида рус театрының атасы Щепкин уйный, анда Савина, Стрепетова, Варламов, Давыдов, Качалов кебек рус артистларының таланты ачыла.
Рус драма театрының татар культурасына уңай йогынтысы гаять зур. Татар мәгърифәтчеләре рус культурасы үрнәкләрендә халыкка хезмәткә чыктылар; татар драматургларының, татар артистларының иҗат юллары рус театрының уңай тәэсире белән башланды.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Казан рус драма театры социалистик р-.ализм методы нигезендә күрелмәгән уңышларга иреште. Аның сәхнәсендә дистәләрчә талантлы артистлар эшләделәр һәм эшлиләр. Ф. Григорьев, Л. Милова, Е. /Килина, Н. Якушеико, Д. Любии, Г. Ардаров, А. Гусев, М. Преображенская, В. Павлова, Н. Проваторов, Н. Спиридонов, И. Загорский һ. б. артистлар совет тамашачыларының мәхәббәтен казандылар.
Октябрьдан соң Казан рус театрының татар театры белән иҗади дуслыгы тагын да ныгыды. Бу дуслыкның көннән-көн үсә һәм тирәнәя баруын тирән канәгатьләнү белән әйтеп китәргә кирәк.
Казан рус драма театрының 150 еллык бәйрәме безнең культура тормышында кү-ренекле вакыйга булды. 26 апрельдә бу датаны совет җәмәгатьчелеге тантаналы рәвештә билгеләп узды.
ТАССРның Культура министры иптәш Ю. Закиров театрның 150 еллыгына багышланган тантаналы кичәне ачкач, сүз театрның директоры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Г. Д. Рнгоринга бирелде. Ул залдагы кунакларны театрның данлы тарихы белән таныштырды.
Аннары театр — юбилярны котлаулар башлана. ТАССР Верховный Советы Пре-зидиумы, ТАССР Министрлар Советы һәм КПСС Өлкә Комитеты исеменнән иптәш С. Низамов котлау адресы укын. СССР Культура министры академик Александровның котлау телеграммасы һәм РСФСР культура министры иптәш Зуеваның приказы көчле кул чабулар белән каршы алына.
Сәхнәдә — башкалабыз Москва театры вәкилләре, киң катлау тамашачыларның ихтирамын һәм мәхәббәтен казанган данлыклы артистлар. Алар юбилярга СССР- ның атаклы театрлары коллективларыннан кайнар тәбрик сүзе алып килгәннәр. МХАТ коллективыннан, Малый театр коллективыннан, Вахтангов исемендәге театр коллективыннан, Бөтенсоюз театр җәмгыятеннән... РСФСРпың һәм* ТАССРның халык артисты, ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты Федор Григорьев озак еллар буе үзе эшләТән Казан театрына котлау хаты җибәргән, Сталин премиясе лауреаты П. Герага элек үзе эшләп киткән Казан театрын котлау өчен бүген Казанга кайткан. Ул гына түгел, кайчандыр Казан театрында хезмәт итеп, хәзер данлыклы Малый театрда эшләүче артистлар М. Жаров һәм М. Астанговиың кайнар котлау сүзләрен алып килгән хатлар укыла.
Җәмәгать оешмалары, сәнгать учреж-дениеләре, Союздагы театрлар исеменнән театр — юбилярга котлаулар ява. Казан шәһәр Советыннан һәм КПССның Казан шәһәр комитетыннан, ВЛКСМ Өлкә Комитетыннан, Карл Маркс исемендәге Саратов Дәүләт театрыннан, фәннәр академиясенең Казан филиалыннан, Казан театрының яшьтәше Казан дәүләт университетыннан, Татарстан совет язучылары Союзыннан^

Казанның иң яхшы сәнгать учагы булган — консерваториядән, Казан предприятиеләре коллективларыннан һәм башка бик күп коллективлардан адреслар укыла.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрыннан килгән артистлар делегациясе, аларның чын күңелдән әйтелгән җылы сүзләре уртак шатлык белән каршы алынды.
Котлаулардан һәм тәбрикләрдән сон. В. И. Качалов исемендәге зур драма театры коллективы исеменнән РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисты Г. П. Ардаров көчле эчке дулкынлану белән театр коллективының реалистик традицияләрне тагын да югарырак күтәрү өчен көрәшәчәкләре турында, совет халкына чын күңелдән хезмәт итәргә хәзер торуы турында сөйләде.
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ҖЫЕЛЫШ
20 апрельдә Язучылар союзында әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә багышланган җыелыш булды.
Әдәби тәнкыйтьнең бүгенге торышы ту-рында доклад белән Г. Әпсәләмов чыкты.
Докладчы хәзерге әдәби тәнкыйтьнең сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да канәгатьләнерлек түгеллеген әйтеп уза. Күп кенә тәнкыйтьчеләр бүгенге әдәби тәнкыйтькә якыннан торып катнашмыйлар, совет әдәбиятының проблематик мәсьәләләреннән читтә йөриләр. Совет язучылары- ның озак еллык иҗат тәҗрибәләре әле тиешенчә өйрәнелмәгән, күренекле язучыларның иҗатларына карата монографияләр язылмаган.
Тәнкыйтьчеләр көчен туплау һәм аларның иҗатларына юнәлеш бирү мәсьәләсе шулай ук бик начар тора.
Бигрәк тә яшь тәнкыйтьчеләр белән эшләү, ал ар га юнәлеш бирү юк. Тәнкыйтьчеләрнең эше үз агымына куелган. Шуның нәтиҗәсендә бер урында таптанулар, кайбер хезмәтләрдә мәсьәләгә өстән-өстән генә кагылу, әдәби әсәрнең үзенчәлегенә, иде я-художество көченә кагылмыйча узулар күзгә ташлана.
Докладтан соң чыгыш ясаучы М. Максуд, Ә. Фәйзи, Г. Халит, X. Госман, И. Нуруллин, Ф. Хөсни, Ш. Маннур, Г. Кашшаф һ. б. тәнкыйтьтә кыюлык җитмәвен, яңа чыккан әсәрләргә бик соңлап бәя бирелүен, тәнкыйтьчеләр белән язучылар арасында иҗади дуслык булмавын билгеләп үттеләр.
С. Баттал, С. Урайский иптәшләр тәнкыйть мәсьәләләрен бик ваклап, үз интересларын гына кайгыртып сөйләделәр.
Җыелыш тәнкыйтьне яхшырту, тән-кыйтьчеләр көчен туплау буенча кайбер чаралар билгеләде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясе 13 апрельдә «Бүгенге авыл — татар совет поэзиясендә» дигән темага фикер .'алышу үткәрде.
Соңгы елларда авыл темасына язылган поэзия әсәрләре турында С. Баттал белән 3. Мансур сөйләделәр.
Фикер алышуда 3. Нури, Ә. Исхак, М. Мөнир, С. Хәким һ. б. иптәшләр катнашты.
3. Нури авыл турында язылган шигырьләрдә тышкы күренешләр белән мавыгуның күп булуын күрсәтте, эшчеләр сыйныфын оныту булмаска тиешлеген әйтте. Әхмәт Исхак шагыйрьләрнең авыл тормышын газеталардан гына укып белүләре, Казаннан ераграк авылларга чыкмаулары, яткын җирләрне күтәрергә китүчеләр турында язылган шигырьләрдәге бертөрлелек турында сөйләде. Ә. Давыдов шагыйрьләргә тормыш үсешендәге төп тенденцияләргә тирәнрәк анализ кирәклеген әйтте.
21 апрельдә уздырылган утырышта 1954 елның июнь аенда булачак җыр бәйрәменә хәзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Композитор Мәсгуть Латыйпов үзенең чыгышында бу бәйрәмгә шагыйрьләрнең яңа җыр текстлары язарга, композиторларның яңа көйләр тудырырга тиешлеге турында сөйләде. Чыгып сөйләүче С. Хәким, С. Баттал, Ә. Давыдов, Ә. Исхак һ. б. җыр бәйрәменә хәзерлек буенча файдалы фикерләр әйттеләр.
Прозаиклар секциясенең апрель аенда уздырылган чираттагы утырышы Ә. Фәйзинең «Тукай» романын (беренче китапның дәвамы) укып тикшерүгә багышланды.
Фикер алышуда проза жанрында актив һәм нәтиҗәле эшләп килүче, күренекле язучылар К- Нәҗми, Г. Бәширов, А. Шамов. И. Гази, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни, Ә. Еники һ. б. катнашты.
Чыгыш ясаучылар романның уңай һәм җитешмәгән якларына киң тукталдылар. Ә. Фәйзи иптәшкә файдалы киңәшләр бирделәр.