Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК МАССАЛАРЫНЫҢ ТАРИХТА РОЛЕ


Марксизм-ленинизм болай дип өйрәтә: халык — тарихны иҗат итүче төп көч. Җир йөзендәге бөек хәзинәләрне, җәмгыятьнең яшәве өчен кирәк булган барлык материаль байлыкларны ул тудыра. Кешелек җәмгыяте тарихы — иң элек мил-лионлаган хезмәт ияләре тарихы, халык массалары тарихы.
Эксплуататор сыйныфларга хезмәт итүче реакцион буржуаз историография халык массаларының тарихта хәлиткеч ролен катгый рәвештә инкарь итә. Халык — иҗат итүче көч түгел, бәлки пассив, җи-мерүче көч, ди ул. Хезмәт ияләренә нәфрәт белән карап, аларның нинди дә булса иҗади -сәләтләрен танырга һәм күрергә теләмәүче буржуаз социологлар җәмгыять тарихын күренекле шәхесләрнең — пат-шалар, корольләр, полководецлар һәм башкаларның эшләренә кайтарып калдыралар.
Тарихка реакцион һәм идеалистик карашны Россиядә народниклар һәм эсерлар пропагандалап килделәр. Алар: халык — ул тарихта үзлегеннән бернәрсә дә эшли алмый торган пассив, көчсез толпа, тик аерым геройлар, күренекле шәхесләр генә тарихны ясый ала, дигән идеалистик фикерне алга сөрделәр. Маркс- изм-ленинизмга дошман булган шушы философия народниклар, ә соңыннан эсерлар кулланган ялгыз террор тактикасына теоретик нигез булып хезмәт итте. Алар, бернинди реаль чынбарлык белән исәпләшмичә, җәмгыятьне үз белдекләре белән, халык массалары катнашыннан башка «үзгәртергә» теләделәр. Ләкин тарих бу хәсрәт-геройларны эксплуататор сыйныфлар белән бергә себереп түгеп, алардан ачы рә-вештә көлде.
«Күренекле» шәхесләр тарихны иҗат итүче төп көч дигән субъектив теория империализм чорында иң реакцион көчләрнең идея коралы булып әверелде. Халык массаларының көннән-көн киңәеп, үсеп бара торган революцион хәрәкәтеннән куркып, буржуазия торган саен фашизмны көчәйтә бара. Ул үзенең котылгысыз һәлакәткә хөкем ителгән гомерен көчле ялгыз диктатор һәм аның чикләнмәгән канлы власте ярдәмендә саклап калырга маташа. Буржуаз социологларның халык массаларына көчле нәфрәт белән караулары нәкъ менә шуны, ягъни эксплуататор сыйныфларның ха-кимлеген мәңгеләштерүгә омтылуны чагылдыра да.
Халык массаларының тарихта хәлиткеч ролен инкарь итүче һәртөрле идеалистик теорияләргә капма-каршы буларак, марксизм җәмгыятьнең үсешенә закончалыклы тарихи процесс итеп карый. Теге яки бу шәхеснең иркенә һәм теләгенә һичбер бәйләнеше булмаган бу процессны беркем дә туктата алмый. Колбиләүчелек строе үзенең гомерен үткәргәч, аны беркем дә — барлык властьны үз кулларына туп-лаган Рим императорлары да — коткарып кала алмады. Ул стройны коллар революциясе җимерде. Җи
77
тештерүче көчләр үсеп китеп, феодаль җитештерү мөнәсәбәтләре белән конфликтка килгәч, буржуаз революциянең җиңүен бернинди ко-рольләр, полководецлар туктатып кала алмадылар. Феодаль стройны җимергән бу революциянең дә төп көче халык массалары булды, ләкин аларның көрәш нәтиҗәләреннән буржуазия файдаланды. Хәзерге заман империализмының идеологлары халык массаларының тарихтагы ролен никадәр генә кечерәйтергә маташмасыннар, алар массаларның көчле революцион хәрәкәтен туктата һәм нигезенә кадәр черегән ка-питализмны һәлакәттән коткарып кала алмаячаклар. Реакцион строй булган капитализмның социалистик строй белән алмашынуы — котылгысыз.
һәрбер тарихи эпохада иҗтимагый строй аерым кешеләрнең ихтыяры белән, теге яки бу принциплар, идеяләр белән түгел, бәлки тормыш средстволарын җитештерү ысулы белән, ягъни азык, өс киеме, аяк киеме, торак, ягулык һәм башка шундый нәрсәләрне җитештерү ысулы белән билгеләнә. Җитештерү ысулы нинди булса, нигездә җәмгыять үзе дә, аның идеяләре, политик карашлары һәм учреждениеләре дә шундый була. Җитештерү ысулы җәмгыятьнең социаль, политик һәм рухи тормышының шарты булып тора. Җитештерү ысулының характеры ахыр нәтиҗәдә җәмгыятьнең материаль җитештерүче көчләр дәрәҗәсе белән билгеләнә. Җитештерү көчләренең үзгәреше җитештерү мөнәсәбәтләренең үзгәрүен китереп чыгара. Моннан күренә ки, кешелек җәмгыяте тарихы барыннан да элек җитештерүче көчләрнең һәм җитештерү мөнәсәбәтләренең үсеш тарихы ул, түбән дәрәҗәдәге җитештерү ысулының югары дәрәҗәдәге җитештерү ысулы белән алмашыну тарихы ул. Әйтеп киткәнебезчә, җитештерүнең төп көче — материаль б а й л ы к л а р и ы җитештер үч е - ләр. Шулай булгач, җәмгыять тарихы — барыннан да элек, хезмәт ияләре, халык массалары тарихы ул.
Халык — җәмгыятьнең яшәве өчен кирәкле тормыш средстволарын җи-тештерүче генә түгел, бәлки рухи культура хәзинәләрен дә иҗат итүче. Ләкин эксплуататор сыйныфларның идеологлары моның киресен, ягъни рухи эшчәнлек — ул кара халык эше түгел, бәлки аристократия арасыннан чыккан аз сандагы шәхесләрнең эше, дип күрсәтергә маташалар. Тарих исә мондый раслауларның нигезсез икәнен бөтен ачыклыгы белән күрсәтте. Кешелек җәмгыятенә гүзәл әсәрләр биргән бөек әдипләр иҗатлары өчен сюжетны һәрвакыт халыктан алдылар. Гёте үзенең атаклы трагедиясен язганчы ук инде немец халкы арасында Фауст турындагы легенда яшәп килә иде. Бөек рус шагыйре А. С. Пушкин байтак әсәрләрен, мәсәлән, «Руслан һәм Людмила», «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Алтын әтәч» һ. б. әсәрләрен халык иҗаты белән рухланып язды. Татарның атаклы шагыйре Г. Тукай күп кенә шигырьләре өчен нигез итеп халык әкиятләрен һәм легендаларын алды. Аның күренекле әсәрләреннән «Шүрәле», «Су анасы», «Таз» һәм «Кәҗә белән сарык әкияте» һ. б. халык рухында иҗат ителгәннәр. Бөтен дөнья алдында танылган барлык композитор һәм художникларның иң яхшы әсәрләре шулай ук халык иҗаты рухы белән сугарылганнар. Глинка үзенең күренекле әсәрләрен, мәсәлән, «Иван Сусанин», «Руслан һәм Людмила» операларын халык җыр һәм музыка иҗатыннан киң файдаланып язды. Мусоргскийның «Борис Годунов», «Хованщина», «Сорочинская ярмарка» опералары халык моңын . тирәнтен чагылдырулары белән аерылып торалар. «Садко», «Снегурочка» кебек гүзәл опера әсәрләре иҗат иткән композитор Римский-Корсаков музыкасында рус халкының милли җырлары һәм көйләре көчле яңгырыйлар. Атаклы рус художниклары Репин, Суриков һ. б. мәңге онытылмас әсәрләренең кыйммәте — тирән халыкчанлыкта. Кешелек җәмгыяте тарафыннан йөз еллар дәвамында тудырылган гүзәл архитектура памятниклары — шулай ук халык иҗаты җимеше. Ассирия һәм Вавилония патшаларының са-
78
райлары, Мысыр фиргавеннәренең пирамидалары, Рим корылмалары— болар барысы да ирексез колларның җилкәсендә төзелгәннәр. Урта гасыр феодаль замоклары, монастырь биналары, король һәм князь сарайлары крепостной крестьяннар һәм һөнәрчеләр тарафыннан эшләнгәннәр. Хәзерге заман завод-фабрп- калары, меңнәрчә километрларга сузылган тимер юллар, зур-зур диңгез һәм океан пароходлары, капиталистлар тора торган матур-матур сарайлар ялланган эшчеләр көче белән салынганнар. Халык — ул ке-шеләр арасында бәйләнеш һәм фикер алышу чарасы булган телне иҗат итүче. Халык — ул бетмәс- төкәнмәс энергия, көч һәм иҗат чишмәсе.
Димәк, җәмгыять тормышының, бөтен иҗтимагый практиканың нигезендә хезмәт ияләренең, халык массаларының җитештерү эшчәнле- ге ята. Аларның көндәлек хезмәте җирнең йөзен үзгәртә, табигать көчләрен буйсындыра.
Антагонистик җәмгыятьтә бөтен дәүләт власте хаким сыйныфлар кулында тупланып, шул власть ярдәмендә алар хезмәт ияләренең азатлык өчен көрәшләрен рәхимсез рәвештә бастырып киләләр. Әмма бу шартларда да хезмәт ияләре тарихта эзе калган прогрессив вакыйгаларның сәбәпчесе булып торалар.
Антагонистик җәмгыятьтә халык массаларының бөек роле сыйнфый көрәштә, бигрәк тә революциядә ачык чагыла. Бу вакыт алар иске, гомере үткән иҗтимагый тәртипләрне җимерүче төп көч ролен уйныйлар. Мәсәлән, коллар революциясе нәтиҗәсендә колбиләүчелек җәмгыятеннән феодаль җәмгыятькә кү- челде. Крестьян восстаниеләре крепостной төзелешнең нигезен какшаттылар һәм аны һәлакәткә китерделәр. Феодаль тәртипләрне җимергән барлык буржуаз һәм буржуаз-демократик революцияләрдә төп көч хезмәт ияләре булдылар. Ләкин барлык бу революцияләр хезмәт ияләрен эксплуатацияләүне бетермәделәр, бәлки бер форма эксплуатациянең икенче форма эксплуатация белән алмашынуына гына китерделәр. Үзләрен изүчеләргә каршы күп тапкыр күтәрелеп, азатлык өчен көрәшкән эшче һәм крестьяннар, җиңелүгә очрап, чигенергә, яңадан коллык богауларын кияргә мәҗбүр булдылар. Тик сыйнфый көрәш мәйданына пролетариат килеп чыккач кына хезмәт ияләренең революцион хәрәкәте ад- ңү юлыннан китте. Эшчеләр сыйныфы— иң алдынгы һәм иң революцион сыйныф. Эксплуатацияне бетерү, яңа тормыш төзү, экономик законнарны җә м гы ять и нтер ес л ары өчен файдалану белән ул бүтән барлык сыйныфларга караганда күбрәк кызыксына. Эшчеләр сыйныфының интересы барлык хезмәт ияләренең интересы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Ул, авыл һәм шәһәрләрнең барлык изелгән массаларын үз тирәсенә туплап, капитализмны җимерү өчен, һәртөрле эксплуатацияне бетерү өчен көрәшкә күтәрелде.
Эшчеләр сыйныфын оештыручы һәм бергә туплаучы бөек көч — марксистик партия. Ул, объектив экономик законнарга таянып, пролетариатның көрәшенә юнәлеш бирә һәм аңа җитәкчелек итә. Марксизм теориясе белән коралланган Коммунистлар партиясенең даһи җитәкчелеге нәтиҗәсендә генә эшчеләр хәрәкәте оешкан төс алды һәм капиталистик стройны җимерерлек куәтле көчкә әверелде. Коммунистлар партиясенең сугышчан байрагы астына тупланып, Россия эшчеләр сыйныфы 1917 елның Октябренда капиталистик коллык богауларын өзде һәм социалистик җәмгыять төзи башлады. Октябрь социалистик революциясе кешелек җәмгыяте тарихында яңа эраны ачты.
Димәк, социалистик революция, тарихта беренче тапкыр буларак, халыкларны чын-чыниан азат итте һәм социализмга бару юлына чыгарды.
Буржуазия һәм аның идеологлары пролетариатка җимерүче, ләкин яңаны төзергә сәләтсез көч итеп карыйлар. Әмма массаларның Бөек
79
Октябрь революциясе чорында күрсәткән иҗатлары бу ялганны ахры- нача фаш итте. Эшчеләр сыйныфы һәм аның авангарды — Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә хезмәт ияләре социалистик революция барышында эксплуататорлар строен бетереп кенә калмадылар, бәлки яңа, социалистик җитештерү ысулын да төзеделәр.
Про лета р и ат ди ктату р а сыны ң
җиңүе өчен, яца, социалистик экономика төзү өчен эшчеләр сыйныфының хезмәтчел крестьяннар белән союзы зарур икәнлеген Ленин һәм Сталин күп тапкыр күрсәттеләр. Моның дөреслеген социалистик җәмгыять практикасы тулысынча раслады. Безнең илебездә җитештерү мөнәсәбәтләренең җитештерү-че көчләр характерына әлбәттә туры килүе турындагы экономик законның киң мәйданга чыгуына комачаулык итүче иске, гомере үткән сыйныфлар юлдан алып ташланды. Бездә бу сыйныфларның каршылык күрсәтүен җиңеп чыгарга сәләтле көч, иҗтимагый көч табылды. Ул көч— җәмгыятьтә иң зур күпчелек булган эшчеләр сыйныфы белән крестьяннар союзы. Бу союз безнең илебезнең капитализмнан социализмга күчүендә мөһим роль уйнады. Шәһәрдә һәм авылда социалистик җитештерү ысулы урнашу эшчеләр сыйнфының крестьяннар белән союзын тагын да ныгытты, алар арасында какшамас дуслык тудырды. Колхоз строеның җиңүе — Ленин иҗат иткән кооператив планының триумфы, эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән союзының тантанасы ул. Хәзер эшчеләр сыйныфының колхозчы крестьяннар белән союзы уңышлы рәвештә коммунистик җәмгыять төзүнең ышанычлы шарты булып тора.
Социалистик революция һәм со-циализмның җиңүе халык массаларының хезмәт активлыгы күтәрелү өчен яңа шартлар тудыра һәм алар- ның тарихи иҗат эшләрен киңәйтә. Бу вакыт халыкның җәмгыять тормышындагы һәм тарихи процесстагы роле моңа кадәр күрелмәгән рәвештә күтәрелә. Социалистик җәмгыять төзү барышында халык үзе дә үзгәрә. Боларның барысын да иҗтимагый үсешнең яңа закончалыклары һәм хәрәкәтләндерүче көчләре тудыра.
Мәгълүм ки, җитештерү средство- ларына хосусый милек булуга корылган барлык иҗтимагый-эконо- мик формацияләрдә экономик законнар стихияле рәвештә һәм бик еш җимергеч көч белән хәрәкәт итәләр.
Социализм вакытында исә бөтенләй башкача. Биредә халык хуҗалыгы планлы рәвештә үстерелә. Социалистик җәмгыять бернинди кризис һәм эшсезлекне белми. Бу җәмгыятьтә Коммунистлар партиясе һәм дәүләт, танып-беленгән законнарга таянып, аларны хезмәт ияләре интереслары өчен файдаланалар. Җитештерү средстволарына җәмгыять милке кешеләрне бер-берсен- нән аермый, бәлки аларны бергә туплый, экономик үсешнең танып- беленгән законнарына туры килә торган бердәм план буенча хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Шушы уңай белән халыкның тарихи иҗат базасы чикләнмәгән рәвештә киңәя.
Алпавытлар һәм капиталистлар хакимлеген бетереп, үз властьларын төзеп, эшче һәм крстьяннар илебезнең чын хуҗалары булып әверелделәр. Алар хәзер эксплуататорларга эшләмиләр, бәлки үзләренә, барлык хезмәт халкына эшлиләр. Социалистик җитештерү ысулының максаты— хезмәт ияләренең көннән- көн күбрәк үсеп бара торган мате-риаль һәм культура сорауларын максималь рәвештә тәэмин итү. Эшче һәм крестьяннар Совет дәүләтенә үзләренең туган дәүләтләре цтеп карыйлар, аңа ышаналар һәм бу дәүләтне бөтен көчләре белән ныгыталар.
Социалистик революция җиңгәннән соң эшче һәм крестьяннар барлык материаль һәм культура бай- лыкларының хуҗалары булып кына түгел, бәлки дәүләт белән идарә итүдә актив катнашучылар да булып әверелделәр. Дәүләт властеның югары органына — СССР Верхов
80
ный Советына сайлаулар бөтен илебездә, шул исәптән безнең республикабызда да, хезмәт ияләренең гаять зур политик активлыгы һәм хезмәт күтәренкелеге шартларында үтә. Совет дәүләте хезмәт ияләрен һәртөрле эксплуатациядән азат итү бурычларына, эшчеләр сыйныфы диктатурасы һәм коммунизм төзү бурычларына хезмәт итә.
Советлар, пролетариат диктатура-сының иң яхшы дәүләт формасы буларак, халыкның революцион иҗаты нәтиҗәсендә килеп тудылар. Советлар — массаларның турыдан- туры үз оешмалары. Советларның гаять зур өстенлеге шунда ки, алар хезмәт ияләренең дәүләт белән идарә итүдә иң актив катнашын тәэмин итә торган, социалистик җәмгыять өчен көрәштә халыкның көчле энергиясен, инициативасын һәм иҗади сәләтен чишеп җибәрә торган оешма. Ирекле хезмәткә нигезләнгән социалистик строй массаларның иҗат көчләрен киң үстерде, халыктан йөзләрчә һәм меңнәрчә талантларның күтәрелеп чыгуына юл ачты.
Совет строе милли мәсьәләне бердәнбер дөрес хәл итүнең гүзәл үрнәге булып тора. Советлар Союзының халыклары Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә куәтле күп милләтле социалистик дәүләт төзеделәр. Бу дәүләт халыкларның бертигез хокуклы булуына һәм туганнарча дуслыгына нигезләнгән. СССР халыкларының тугандаш семьясында татар халкы социалистик милләт булып чәчәк атты.
Советлар Союзының көннән-көн үсеп бара торган куәтенә һәм бөек рус халкының даими ярдәменә таянып, татар халкы үзенең хуҗалык һәм культура үсешендә гаять зур тарихи уңышлар казанды. 1951 елда Татарстан промышленносте 1913 елдагыга караганда 55 тапкыр күбрәк продукция эшләп чыгарды. Сугыштан соң безнең республикабызда яңа промышленность тармагы — нефть промышленносте тудырылды. Советлар Татарстанының авыл хуҗалыгы — механикалаштырылган эре социалистик хуҗалык. Республикада хәзер эреләндерелгән 2 019 колхоз бар. Бу колхозларга 141 МТС хезмәт күрсәтә. Советлар Татарстаны эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культура өчен көрәштә гүзәл нәтиҗәләргә иреште. Бу — татар халкының әдә-биятында һәм сәнгатендә бигрәк тә ачык чагыла. Совет власте елларында төзелгән Татар дәүләт Академия театры, Татар дәүләт опера һәм балет театры, Казан Яшь тамашачылар театры, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе зур уңыш белән халыкка сәнгать хезмәте күрсәтеп киләләр. 1945 елда оешкан Казан дәүләт консерваториясе республикабызның музыкаль тормышында гаять әһәмиятле урын тота. Татар совет әдәбияты соңгы елларда данлы эпохабызның героик вакыйгаларын реаль чагылдырган тирән эчтәлекле монументаль әсәрләр белән баетылды. Г. Бәширов- ның «Намус», К- Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, патриот шагыйрь М. Җәлилнең «Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр»е, Г. Әпсәлә- мовның «Алтын йолдыз» романы һ. б. — болар татар совет матур әдәбиятының алтын фондына кергән күренекле әсәрләр. Татар хезмәт ияләре үзләренең ана телләрендә рус классик әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен — Пушкин, Лермонтов, Толстой, Чехов, Горький, Маяковский әсәрләрен укый алалар. СССР халыкларының тугандаш семьясында Татарстан хезмәт ияләре ирешкән искиткеч зур уңышлар — социалистик җәмгыять төзү өчен көрәштә илебезнең героик халкы яулап алган тарихи казанышларның аерылмас өлеше.
Совет халкы тышкы һәм эчке контрреволюциягә каршы көрәштә гаять зур батырлык күрсәтте. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә илебезнең хезмәт ияләре граждан нар сугышы елларында чит ил баскыннарының яуларын һәм акгвар- деецлариы тар-мар иттеләр.
Коммунистлар партиясе җитәкче-легендә СССР халыклары халык хуҗалыгын торгызуны, илне социалистик и 11 д у стр и я л ә ш тер ү н е, а в ы л хуҗалыгын коллективл аттыруны
уңышлы тормышка ашырдылар,

эксплуататор сыйныфларны бетерделәр һәм социалистик җәмгыять төзеделәр.
Социализм базасында совет җәм-гыятенең куәтле хәрәкәтләндергеч көчләре — мораль-политик бердәмлек, халыклар дуслыгы, совет патриотизмы үсеп чыктылар һәм ныгыдылар.
Бу көчләр Бөек Ватан сугышы елларында аеруча ачык чагылдылар. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте тирәсенә нык тупланып, Ватаныбызның героик халкы фашист илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелде һәм .шул тиңдәшсез көрәше нәтиҗәсендә социализмның. казанышларын, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калды. Кешелек җәмгыяте тарихы алдында совет халкының гүзәл хезмәтенең олылыгы менә шунда. Бу изге бурычны ул совет строе һәм Коммунистлар партиясенең даһи җитәкчелеге аркасында гына үти алды.
Социалистик җәмгыять төзеп, Советлар Союзының халыклары хезмәт ияләренең яңа, бернинди эксплуатация булмаган ирекле иҗтимагый строй төзергә сәләтле икәнлекләрен бөтен дөнья алдында күр-сәттеләр.
Безнең илебездә социалистик җәмгыять төзү тәҗрибәсе шуңа өйрәтә ки, властьны үз кулына алган халыкның тарихи иҗат эшендә киң катнашуы иҗтимагый үсеш процессын гадәттән тыш тизләтә һәм, тарихта төп көч буларак, хезмәт ияләренең ролен яңа, иң югары баскычка күтәрә.
Социализм вакытында тарихи үсеш аннан элекке тарих бервакытта да белмәгән тизлек белән дәвам итә. Җитештерү көчләренең СССР- дагы кебек көчле һәм туктаусыз үсеше бер генә капиталистик илдә дә булганы юк. Бу — безнең илебезнең хуҗалыгы социалистик системага нигезләнгән булуыннан килә. Совет строе тудырган гаять зур мөмкинлекләрдән халык тулы һәм планлы рәвештә файдалана.
Социализм эксплуатациягә чик куя, хезмәт ияләренең иҗади көч чыгапагы туктаусыз үсү өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Ул хезмәткә яңа стимул бирә, аның характерын үзгәртә, кешеләрдә хезмәткә намус белән карауны тәрбияли.
Социалистик җәмгыятьтә хезмәт ияләре үзләренең бөтен белемнәрен, бөтен тәҗрибәләрен халык хуҗалыгын һәм культураны үстерүгә бирәләр. Производствоны яхшырту җәмәгать байлыгын арттырганлыгын алар яхшы аңлыйлар. Шунлыктан, массалар, хуҗалыкның нинди генә тармагында 'булмасын, көчле инициатива, энтузиазм, иҗади активлык белән эшлиләр. Хезмәттә югары эш үрнәкләре күрсәткән кешеләрне социалистик дәүләт бүләкли, ул илдә атаклы кеше булып таныла.
Социалистик җәмгыять членнарының бетмәс-төкәнмәс иҗат көче социалистик ярышта аеруча ачык чагыла. Илебезнең киң катлау массаларын эченә алган бу хәрәкәт чын- чыннан бөтен халык хәрәкәте булып тора. Хезмәтнең җитештерүчәнлеген күтәрү өчен, продукциянең сыйфатын яхшырту өчен көрәштә эшче һәм крестьяннар шәхси интерестан чыгып кына түгел, бәлки җәмәгать интересларыннан да чыгып эш итәләр. Шәхси һәм җәмәгать интересы социалистик җәмгыятьтә бер-берсе- нә бик нык бәйләнгән. Гыйльми эшчеләр белән беррәттән гади эшчеләрнең, производство новаторларының фәнгә юл салулары безнең илебездә гадәткә кереп китте.
Массаларның көчле хезмәт активлыгы һәм иҗат инициативасы Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды кабул иткән тарихи карарларны тормышка ашыру өчен көрәштә бигрәк тә ачык чагыла. Бишенче бишьеллык планны уңышлы үтәү өчен җәелеп киткән социалистик ярыш бөтен халык характерын алды.
Совет строе шартларында халык массалары югары формадагы культураны, социалистик культураны иҗат итәләр. Бу культура үз эченә әдәбият һәм сәнгать, фән һәм техника әсәрләрен генә алып калмый, бәлки халыкның бөтен рухи тормышын, дөньяга карашларын, идеоло
6 ..с ә.“ № 5
81

82
гиясен, аны хезмәткә һәм батырлыкка рухландыра торган бөек идеалларны да эченә ала. СССРдагы барлык халыклар эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли булган совет культурасын үстерүдә актив катнашалар. Күп кенә бүтән милләтләрнең язучылары кебек, татар совет язучыларының да иң яхшы әсәрләре рус теленә, шулай ук Союздагы башка халыкларның теленә тәрҗемә ителеп, гомуми социалистик культура хәзинәсендә күренекле урын алдылар. Хөкүмәтебезнең бөек бүләгенә — Сталин премиясенә лаек булган «Намус» (Г. Бәширов), «Язгы җилләр» (К. Нәҗми), менә шундый әсәрләр* рәтенә керәләр. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә, палач балтасы астында искит-кеч зур ихтыяр көче белән язылган шигырьләре татар халкының гына түгел, бәлки бөтен совет халкының уртак горурлыгы булып әверелде. Г. Әпсәләмовның талантлы әсәрен — «Алтын йолдыз»ны («Орля- та»иы) СССР халыклары яшьләре яратып укыйлар. Композитор Н. Җиһановның «Алтын чәч» операсы, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты, Җ. Фәйзинең «Башмагым» музы-каль комедиясе илебезнең төрле театрлары тарафыннан зур уңыш белән куелалар.
Социалистик культура безнең иҗ-тимагый төзелешебезнең характерын, совет халкының социализм өчен көрәштә формалашкан бөек рухи сыйфатларын чагылдыра. Бу культура халыкка, социалистик төзелешкә хезмәт итә.
Социалистик җәмгыять төзеп җиткереп, совет халкы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә алга, коммунизм юлы белән бара. Социализмнан коммунизмга күчү өчен җитештерү көчләренең һәм җитештерү мөнәсәбәтләренең тагын да үсешен, хезмәт ияләренең материаль хәлен һәм культура дәрәҗәсен тагын да күбрәк яхшыртуны тәэмин итәргә кирәк. Шуның белән бергә коммунистик җәмгыять төзү бурычын уңышлы хәл итү хезмәт ияләренен культуралы, аңлы булуларына, дәүләт тормышында актив катнашуларына бәйләнгән.
Коммунистик җәмгыять төзүнең конкрет программа сы Советлар С о юз ы Ко м му н и стл ар п а рти ясенен XIX съезд карарларында, СССРны үстерүнең бишенче бишьеллык планында, КПСС Үзәк Комитетының һәм Совет хөкүмәтенең шушы программаны ачыклауга һәм тормышка ашыруга юнәлдерелгән карарларында бирелгән.
Коммун и CTI I к җә м г ы ят ь төзүдә массаларның иҗат инициативасын һәм хезмәт активлыгын киң җәел-* дерү өчен партия үзенең кадрларын һәм барлык халыкны социалистик Ватанга, марксизм-ленинизм тәгълиматына бирелгәнлек рухында, пролетар интернационализм рухында, халыклар дуслыгы рухында тәр-бия итә. Идеологик эшие көчәйтүдә партия социалистик культураның барлык чараларыннан — матбугат, кино, радио, фән, әдәбият һәм сәнгатьтән киң файдалана.
Л!ассаларның инициативасын үстерүдә тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть гаять әһәмиятле урын тота. Эштәге кимчелекләрне ачып, ул хезмәт ияләренең аңлылыгын һәм активлыгын күтәрә, һәрбер работникка бөтен халык һәм дәүләт алдындагы бурычларын тирәптен аңларга ярдәм итә. Шуның белән бергә тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть партия һәм совет аппаратындагы бюрократизм элементларына каршы көрәштә, социалистик законнарны һәм хезмәт ияләренең хокукларын бозуга каршы көрәштә көчле корал булып тора.
Илебезнең туктаусыз алга, ком-мунизмга хәрәкәт итүен тәэмин итә торган шартларның берсе — массаларның иҗат активлыгын партиянең җәмгыятькә коллектив җитәкчелеге белән бергә кушу. Шушы теләктән чыгып, партия ул прин-ципны — партия һәм дәүләт җитәк-челегенең югары принцибы булган коллектив җитәкчелекне ныгыта һәм үстерә. Бер үк вакытта партия шәхес культына каршы кискен рәвештә көрәшә. ВЛКСМ Үзәк Коми
83
тетының Балалар әдәбияты изда- тельствосы тарафыннан «Сталинның бала чагы турында хикәяләр» бастырып чыгаруга хәзерләнү уңае белән 1938 елда издательствога язган хатында И. В. Сталин шәхес культы на катгый рәвештә каршы чыкты. Ул болан дип язды:
«Мин «Сталинның бала чагы турындагы хикәяләр»не бастырып чыгаруга катгый рәвештә каршы.
Китапта бик күп фактик ялгышлар, бозулар, күпертүләр, урынсыз мактаулар тулып ята. Әкият сөйләргә яратучылар, такылдыклар (бәлкем, «вөжданлы» такылдыклар), ялагайлар авторны саташтырганнар. Автор кызганыч, ләкин факт факт булып кала.
Ләкин төп мәсьәлә бу түгел. Төп мәсьәлә шунда ки, китапта совет бабаларының (һәм гомумән кешеләрнең) аңына шәхес культын, юлбашчылар, хатасыз геройлар культын тукып кертү тенденциясе бар. Бу — куркыныч һәм зарарлы. «Геройлар» һәм «толпа» теориясе — ул большевистик теория түгел, бәлки эсерлар теогриясе. Халыкны геройлар тудыра, аны толпадан халыкка әверелдерә, диләр эсерлар. Халык геройларны тудыра, дип щавап бирә аларга большевиклар. Китап эсерлар тегермәненә су коя. һәрбер шундый китап эсерлар тегермәненә су коячак, безнең гомуми большевистик эшебезгә зарар китерәчәк.
Китапны яндырырга киңәш би- рәм» L
Шәхес культы теориясенең зарары шунда ки, ул массаларның иҗат инициативасы үсүгә, политик активлыгы үсүгә комачаулый. Шәхес; культы кадрларны партиягә, халыкка, коммунизм эшенә бирелгәнлек рухында түгел, бәлки аерым кешеләргә сукыр рәвештә ышану рухында тәрбияли. Шәхес кулыгының марксизм-ленинизм белән бернинди бәйләнеше булмавын күрсәтеп, И. В. Сталин Шатуновскийга язган хатында болай ди:
«Сез үзегезнең миңа «чын күңелдән бирелүегез» турында сөйли-
1 «Вопросы истории» № II, 1953 ел. 21 бит.
сез. Ихтимал, бу очраклы ычкынган фразадыр. Ихтимал... Ләкин, әгәр ул очраклы фраза булмаса, Сезгә мин шәхесләргә чын күңелдән бирелгәнлек «принцибын» читкә ташларга киңәш бирер идем. Бу большевикларча түгел. Эшчеләр сыйныфына, аның партиясенә, аның дәүләтенә чын күңелдән бирелгән кеше булыгыз. Бу кирәк һәм яхшы. Ләкин аны шәхесләргә чын күңелдән бирелгәнлек белән, әнә шул мәгънәсез һәм интеллигентларча кирәксез шалтыравык белән бутамагыз» \
Шәхес культы социалистик демократия принцибын, партиянең эчке демократиясе принцибын җимерә, түбәннән принципиаль большевистик тәнкыйть җәеп җибәрергә комачаулый.
Ләкин, идеалистик теория булган шәхес кулыгына каршы кискен көрәш алып бару белән бергә, марксизм-ленинизм күренекле шәхесләрнең, юлбашчыларның әһәмиятен дә инкарь итми. Революцион сыйныфлар белән, халык массалары белән бәйләнгән һәм* прогрессив максатлар өчен көрәшүче алдынгы эш- леклеләр тарихта, һичшиксез, бик зур роль уйныйлар. Маркс һәм Энгельсның, Ленин һәм Сталинның эшчәнлеге моңа ачык мисал булып хезмәт итә.
Халык массаларының тарихта роле турындагы мәсьәләне фәнни, марксча-ленинча хәл итүдән чыгып. Коммунистлар партиясе үзенең членнарын эшчеләр сыйныфының, хезмәт ияләренең интересларына бирелгәнлек рухында тәрбияли. Партия үзенең членнарыннан ха-лык белән даими һәм тыгыз бәйләнеш тотуны таләп итә. Халык белән бәйләнешне ныгыткан вакытта гына Коммунистлар партиясе массаларның коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәшләрен дөрес һәм уңышлы җитәкли ала.
Бөек Октябрь революциясе халык массаларының әһәмиятен һәм ролен безнең илебездә генә түгел,
1 И. В. Стали н. Әсәрләр, 13 том, 19 бит, Татгосиздат.

бәлки бөтен дөньяда югары баскычка күтәрде. Октябрь революциясе барлык илләрнең хезмәт ияләре өчен перспектива ачты, көрәш юлын яктыртты.
Европа һәм Азиянең күп кенә илләрендә халык демократиясе системасы урнашканнан соц, азатлык хәрәкәтенең базасы тагын да киңәйде. Куәтле социализм һәм демократия лагере яшәү реакциянең кара көчләрен авызлыклый һәм барлык изелгән халыкларга империализм богавыннан котылу өчен көрәшне җиңеләйтә.
Икенче бөтендөнья сугышының искиткеч зур авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган • халык массалары дәүләтнең язмышын хыянәтче реакцион хөкүмәтләр кулына тапшырырга ярамаганлыгын көн- нән-көн ачыграк аңлыйлар. Искечә торырга теләмичә, халыклар демократия һәм социализмның җиңүе өчен, Америка — Англия һәм башка империалистик илләрнең яңа сугыш уты кабызучыларына каршы көрәшәләр. Бәйле һәм колониаль илләрдә милли азатлык хәрәкәте киңәя һәм үсә. Тынычлык өчен көрәшүчеләр хәрәкәте бөтен җир шарында һаман куәтлерәк төс ала бара.
СССР халыклары барлык бүтән илләрнең хезмәт ияләренә азатлык өчен көрәштә таяныч булып торалар. Алар бөтен дөньядагы халыкларның тынычлык, бәйсезлек һәм куркынычсызлык терәге булып хезмәт итәләр. СССРда ике куәтле көч — халык һәм коммунизм бергә кушылган. Совет халкының алга, коммунизмга хәрәкәт итүен туктатырлык көч дөньяда юк. Коммунистлар, партиясенең халык белән бердәмлеге — Совет дәүләтенең көч чыганагы, коммунистик җәмгыять төзү бурычын уңышлы хәл итүнең залогы.