Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ТУКАЙ ПОЭЗИЯСЕНЕҢ КАЙБЕР СИНТЛКСИХ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Л.ҖӘЛӘЙ
Тукай поэзиясенең синтаксисы иоңарчыга кадәр бөтенләй тикшерелмәгән. Биредә без шул мәсьәләгә берникадәр тукталырга уйлыйбыз.
Иң элек шуны әйтергә кирәк. «Поэтик синтаксис», «шигъри исемлә» дигән атамалардан ниндидер үзенә бер төрле аерым синтаксис, аерым төрдәге җөмлә турында сүз бара икән дип аңларга кирәкми. Әдәби жанрларның барлык төрләре өчен дә уртак синтаксик төзелеш бар, тик шушы уртак нормаларның стилистик ясалыш, формалаштыры- луларында гына кайбер үзенчәлекле моментлар табылырга мөмкин. Поэтик синтаксис шигырь жанрының үзенчәлекләре белән билгеләнә.
Шигъри җөмлә, поэтик синтаксисның үзенчәлекле яклары турында теоретиклар байтак кына фикерләр йөрткәннәр. Ул фикерләрнең барысына да уртак момент — шигъри җөмләнең эмоциональ чаралар бе-лән тәэмин ителгән булуы. Димәк, сурәтләү, җанландыруга хезмәт итә торган тел чараларының бөтенесе дә шигъри җөмлә, поэтик синтаксис формалашуга хезмәт итәләр була. Алар, башлыча, түбәндәгеләр: ^интонация, 2) кабатлау, 3) инверсия, 4) перифраза, 5) теземнәр, 6) ритмика, 7) кереш сүзләр.
Шулардай берничәсенең Тукай поэзиясендә кулланышына игътибар итик.
Интонация — теге яки бу строфа яки строфа эчендәге аерым җөмләләрнең әйтелеш, укылышларында тавыш үзгәрешләре шактый төрле булырга мөмкин, һәм бу төрлелек аларның сурәтлелегенә ярдәм итә. А!әсәлән, Г. Тукай «Кисек баш»ны тыныч интонацияле строфалардан башлап китә:
— Башлыйк әле сүзне Карахмәт илә, Яд итәрләр кем белә? рәхмәт илә. Алдымызда ат кәмитен
күрәлем
һәм Микитнн җәмгатенә ирәлем.
Бу стр'офалар чагыштырмача тыныч тон белән укылалар, монда тик «кем белә?» фразасы гына бераз ироник төс алган.
Менә шуннан бер-ике строфа узгач, Тукай шактый үзенчәлекле тон белән әйтелешкә корылган җөмләләр бирә:
— Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван, Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван. Шәп батыр,* Зәркум кеби, Салсал кеби. Хәйләгә оста — Сәетбаттал кеби.
Бу җөмләнең интонацион дулкыннарын көчәйтә торган берничә момент бар. Беренчедән, тиңдәш эпитетлар үстерелмә тонны таләп итәләр, икенчедән, бик һәм кеби сүзләрнең кабатланулары музыкаль басымның көчәя баруын сорый, ниһаять, мондагы инверсия (сыйфатларның сыйфатланучыдан соң килүләре) шулай ук үзләренә лаек тавыш көчәйтелешен китереп чыгара. Кисекбаш белән булган вакыйганы шагыйрь болай тасвирлый:
йөгрешәләр, сөртенә дә абына. Барча мөэминнәр «көфер» почмагына. «Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар? Бер сугыш чыкканмы әллә, я пожар...»
106
Боларда интонация бөтенләйгә үзгәрә. Мондагы сораулар сатира катнаш риториканы тәгъбирлиләр. Менә шушы катлаулы һәм каушаулы интонация кинәттән килеп чыккан вакыйганы, кешеләрнең мөнәсәбәтен тере сурәтләүдә гәүдәләндерә.
Шүрәле белән егетнең очрашу кү-ренеше ифрат көчле, сиземле рәвештә үсеп, үзгәреп бара торган интонациягә салынган.
Жәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Бу строфада пейзаж, табигать кү-ренешләренең интонациясе талгын агыш белән бирелә.
Шүрәле турында сөйли башлаганда^ шагыйрь кинәт көчле эндәш белән куркулы һәм ашыгыч интонациягә күчә:
Тукта! Чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!
Бу фраза кискен һәм шикләнү, курку тоны белән «әллә * нәрсә»гә логик һәм эмоциональ басымнарның икесен бергә куеп укыла, әйтелә.
Моның янәшәсендәге строфаны чагыштырмача тынычрак, хикәяләү тоны беләнрәк әйтә дә, шагыйрь тагын да кискенрәк һәм шикле сораулар интонациясенә күчә:
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!—
дип куя. Шуннан ук тагын башка- чарак интонациягә күчә.
Шул рәвешчә, Г. Тукай әсәрләрендә шигъри җөмлә, поэтик синтаксис бай, җанлы интонацияләр белән сугарылган. Бу исә әсәрнең эчтәлеген тасвирлы итеп бирүдә зур булышлык күрсәтә.
Гадәттә, кабатлау үзе ике типка бүленә: а) фразаның баш өлеше кабатлана (анафора), б) фразаның азагы кабатлана (эпифора).
Г. Тукай бу алымның ике төрен дә бик оста, матур итеп куллана. Мисаллар:
Мин качамын, ул куадыр, ул куадыр мин качам.
(«Су анасы») Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың, Матурларның матурыннан матурсың!
(«Хур кызына»)
Бармыйлармы, мин барам, әлбәт, барам.
(«Кисек баш»)
Мондый форма кабатлауларны «боҗралы» кабатлау, ягъни фразаның беренче өлешендәге сүз яки сүз формасын аның азагына да китереп, бикләп, йомарлап кую дип билгеләргә мөмкин.
Син җүләрсец, син котырган, син тилергәнсең, диләр. («Шүрәле») Бу фразада син, ия буларак, үзенең синонимик хәбәрләре белән кабатлана.
Билгеле, «син җүләрсең, котырган, тилергәнсең» формасына караганда, ул сүзләрнең һәрберсен «син» белән кабатлау һәм музыкаль, һәм логик басым чагылышы ягыннан ничәмә тапкырлар көчлерәк.
Фразаның азагын кабатлау шулай ук берничә төрле шигъри эффект, эмоцияне чагылдыра. Мәсәлән, Г. Тукайның:
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.
(«Пар ат») дигән фразасында «ятим»нең кабатлануы шагыйрь күңелендәге сагыш, ялгызлыктан зарлану тойгысын чагылдыра. Түбәндәге фразада исә, киресенчә, шул ук алым белән Г. Тукай ана йөрәгеннән ташып чыккан дәрт, өмет пафосын сурәтли.
Гыйззәтем бу, кадерем бу, Минем йөрәк бәгырем бу: Куанычым, шатлыгым — Бу, бу минем бу, бу, бу!
(«Авыл хатынының бала тирбәткәндә өметләре»)
Монда «бу»ны кабатлап, шагыйрь бишек тирбәтүенә гармоник ятышлы тавыш, аваз язу алымын да файдалана.
Г. Тукай кулланган кабатлаулар, гармоник яңгырашлы булулары белән бергә, психологик яктан да бик көчлеләр.
Су анасыннан котылгачган, тынычлангач, әни Әй орышты, әй орышты, әй орышты соң мине.
(«Су анасы»)

Монда «орышты»ның кабатлануы, көчле образ биреп кенә калмый, бәлки балалар психикасына хас кичерешләрне дә әйтеп бирә.
Шигъри и и в е р с и я, төбендә, халык җырларыннан килә.
Командалар килү белән чолгап алды халыкны...
(«Урта тигәнәле бәете»)
Бу җөмләдә «халыкны» сүзе үзенә тиешле урыннан күчереп, инверсияләп куелган.
Мин торам кырларда, Болында, урманда, Уйныймын, очамын, Якты көн булганда, —
дип, Г. Тукай урын хәлләрен матур итеп инверсияли. *.
Шигъри синтаксиска бәйлек, теркәгеч кебек грамматик чараларның да аз кулланылуы хас, чөнки .алар шигъри интонацияне көчсезләндерәләр һәм сүз сөрешенең йөгереклегенә комачаулыйлар. Г. Тукай шигырьләрендә бәйлек һәм тер-кәгечләр чагыштырмача аз очрыйлар. Аны без бигрәк тә балаларга багышланган әсәрләрендә ачык күрәбез. Кайбер шигырьләрендә Г. Тукай бер генә бәйлек яки теркәгеч тә кулланмый. Мәсәлән, тү-бәндәге строфада ике тапкыр сәбәп җөмлә килә. Шагыйрь аларны баш җөмләгә һәм бер-берсенә тик интонацион юл белән генә бәйли:
— Күлмәгем кайчан бетәр?—дип, Курчагы яткан, көтә:
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк Кирәк: бәйрәм җитә!
(«Шаян песи»)
Поэтик синтаксиста модаль сүзләр, яки синтаксик термин белән әйткәндә, кереш сүзләр, шагыйрьнең әйләнә-тирәгә, үзенең героена эмоциональ, эстетик мөнәсәбәтен белдерүгә хезмәт итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, Г. Тукай «Ул зыялыдыр, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата» дигән фразага «беләмсез»не (кереш сүз) өстәгән. Бу сүз, һичшиксез, гади бер кереш кенә түгел, бәлки сатирик чара булып тора. Тукай, «беләмсез» дип, теге «зыялыдан» көлә. «Ул аяклар, мин сиңа әйтим, траттата да, траттата» («Танец») фразасындагы «мин сиңа әйтим» дә шундый ук планда китерелгән. Г. Тукай, гомумән, халык телендә йөртелә торган модаль сүзләрдән оста файдалана.
Югарыда әйтелгәннәр Г. Тукайның поэтик синтаксисына бер кереш була алачаклар, дип уйлыйбыз. Мондый керешләрне ешрак һә^м күбрәк ясау хәзерге поэзиябез телендәге үсешне күз алдына китерүгә нык кына ярдәм итәчәк.

108