Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТЕЛ ҺӘМ ОРФОГРАФИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


УРЫННАН ФИКЕРЛӘР ҺӘМ ТӘКЪДИМНӘР
Татарстанның атказанган укытучысы Тәкый Бәдигъ редакциягә шундый хат жибәрә:
Рус графикасы нигезендәге яңа алфавитка күчүнең бөек рус культурасына якынаюга, грамоталылыкмы күтәрүгә уңай йогынтысы һәркемгә ачык һәм бәхәссез. Шуның белән бергә, хә ерге орфогра-фиянең татар әдәби теле фонемалары системасын бирүдәге житди кимчелекләре дә байтак. Мин дә аларның кайберләренә, бигрәк тә мәктәп практикасында зур кыен-лыклар тудырганнарына тукталырга телим.
Алфавитны төзүчеләр татар әдәби теле фонемалары системасында эк“, „F“ фонемалары булуын таны- масалар да, язу практикасында, аларны „к“, „г" фонемалары белән бутамау өчен, аерым чаралар кулланырга мәжбүр булдылар. Шунар- дан чыгып, татар әдәби теленең орфографик кагыйдәләренә „нечкә сузыклы ижек азагында килгән к һәм г авазларының калынлыгын белдерү өчен калынлык билгесе — ъ хәрефе языла" дигән пункт өстәлде. Моннан башка очракларда аларны ң кал ы н л ы к-н е ч кә л е кл ">р е н билгеләү яннарындагы сузыкның калынлык-нечкәлекләренә бәйләп йөртелде. Ләкин боларпьш берсе дә үзләрен аклый алмадылар. Кар. корал, кул, кыр кебек сүзләрне уку-язу шома гына барган кебек булса да, кадер, кадәр тибындагы сүзләрне укуга һәм язуга килгәндә, җепнең очы чуала. Монда инде укучыларга, беренче авазларны „а“ хәрефенә карап калын укыгыз, беренче ижекне әйтелеше буенча нечкә укыгыз, дигән „а“ сузыгының табигатенә каршы „күрсәтмә® бирергә мәжбүр булына. Менә шүна күрә дә, әлифбада бирелгән Камил, Касим сүзләрен ничек уку турында сигез яшьлек бала аптырап кала. Шуның өстенә бу алым рус теленнән һәм аның аркылы Европа телләреннән кергән комендант, культура, гамма кебек сүзләрне татар акценты белән бозып әйтүгә юл ача: комендант, кулъ- туиа, гамма. Яки киресенчә булырга мөмкин, мәсәлән:
Гажәп таныш ис аның борынын кытыклады: пешкән карта исе!.. (Ә. Фәйзи, „Тукай").
Урамда күмер сатучының „Күмер! Күмер!" дип кычкырып үтүен ишетеп, „Ишетәсезме, әнә ул да „Гомер! / омер!" дип әйтә", — дип көлдерергә яраткан үзе...
— Гомер! Гомер!.. (Шунда ук.) Укучыларның мондый очраклардагы ңарта. гөмер сүзләрен карта (мәсәлән, географик карта), Гомер (борынгы бөек грек язучысының исеме) дип укуларына бер дә гажәпләнеп булмый, чөнки „ка-гыйдә" бу мәсьәләдә бик буталчык хәлдә тора.
„К“, „F“ фонемаларына аерым хәрефләр кулланмау шулай ук рус телеп, рус фонетикасын өйрәнүгә дә нык кына комачаулый: рус теле дәресләрендә укучылар составла- рында „к“, „г“ авазлары булган сүзләрне, татар орфографиясенә ияреп, „к“, ,,F“ белән укырга тотыналар (как—*к;ак котка—>KOIU-
109
ца, город—+город, говор — говор Һ. б.).
Димәк, „к“, „г“ фонемаларына аерым билгеләр алу һичшиксез кирәк. Нинди билгеләр? „Яңалиф"- тәге билгеләрне кайтарыргамы? Юк, минемчә, „Совет әдәбияты* алган „к“, „г“ билгеләре ятышлырак. Чөнки төп элементлары таныш бул га и л ы кт а н, алар и ы укучылар җиңел үзләштерәчәкләр.
„В“, „у“, „ү“ авазларының артикуляция базалары аерым. Алар бер-берсе белән чиратлашучы авазлар да түгел. Шуңа күрә аларның берсен икенчесе урынына алу ярамый. Авыл, вакыт, сава формасында язу татар әдәби теленең орфоэпик нормасына сыймый. Шуңа күрә „w“ авазына аерым хәреф алынырга тиеш.
Тар әйтелешле „ы“, „о“ фонемаларына аерым билге алмау укучыларның уку техникасын (ана теле буенча да, рус теле буенча да) үзләштерүләрен кыенлаштыра. Шуңа күрә ул авазларга аерым хәрефләр билгеләп, укучыларны да, татар теле һәм рус теле укытучыларын да кыенлыктан коткарырга вакыт. Чөнки, мәсәлән, тот сүзен татар теле дәресендә бер төрле әйттереп, рус теле дәресендә икенче төрле әйттерү бер методикага да туры килми.
ЙЯ“, пю“, „е“ хәрефләрен ялгыш язу да әле укучылар арасында бетеп житми. Минем бер күзәтүемдә укучылар ясаган саф орфографик хаталарның 5% ы „я* ны „йа“, июа ны „йу“ рәвешендә язуга, 13,7% Ь1 пе“ны „йы“ рәвешендә язуга туры килгәне күренде. Димәк, бу мәсьәләне дә рәткә салырга кирәк.
Килик „о“, „ө“ авазларының язы-лышына. Толоп, төтөн сүзләрен толып, төтен рәвешендә язуның нигезе кайда? Бу авазларның шул хәрефләр белән сүзнең беренче иҗегендә генә язылуы турындагы „кагыйдә" нинди гыйльми нигезгә таянып бирелә? Аның гыйльми ни* гезс бер кайда да күрсәтелми, ул бары тик догма рәвешендә генә алына.
Соңгы елларда гыйльми эшчеләрдән дә, язучы һәм укытучылардан да гамәлдәге орфографиябезнең җитди кимчелекләрен күрсәтүчеләр булды. Тик әлегә кадәр аңа колак салучы гына булмады. Шуңа күрә матбугатның бу турыда дискуссия ачып җибәрүен алкышлап каршыларга туры килә. Моның нәтиҗәләре һичшиксез яхшы булачак.
Сарман районы Сарман авылы колхозчысы Җәүдәт Ситди- к о в яза:
Әгәр татар алфавитына „к“, »F“, авазлары өчен аерым хәрефләр өстәлсә, укучылар рус сүзләрен бер вакытта да бозып әйтмәсләр. Ул хәрефләр татар сүзләрендә генә әйтелергә тиеш булып калырлар. Димәк, „к“, „г“, „w“ хәрефләре татар алфавитында булырга тиеш, һәм бу рус телен өйрәнүгә дә, туган телне яхшырак үзләштерүгә дә бик нык ярдәм итәчәк, дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнү дә бик җиңел булачак.
Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы пенсионер Г. В ә л и- т о в яза:
„К“, „г“ авазлары тәгъбир, Рифкать сүзләрендә нечкәләр, ә кыргыз сүзендә — калыннар. Шуңа күрә аларны калыннар дип кенә тануның һич тә фәнни нигезе юк. Димәк, тәгъбир, Рифкать, Нәкыйпь кебек сүзләрдә катылык, йомшаклык билгеләре, шулай ук, „и“ ишетелсә дә, „ый“ хәрефләре язу һич тә дөрес түгел, — „ка, „г“ авазлары өчен аерым хәрефләр алырга һәм алар янында сузыкларны, ничек әйтелсәләр, шулай язарга кирәк (кыргыз, тәгбир, Рифңәт, Нәңип һ. б.).
Рус теленнән кергән сүзләрдә кушымчаларны сингармонизм законына буйсындырып язу дөресрәк булачак. Ягъни сүзнең азагы калын авазларга бетсә — калын кушымчалар, нечкә авазларга бетсә— нечкә кушымчалар язарга кирәк. Чөнки сингармонизм законы буен- ча кушымчалар калынлыкта-нечкә- лектә сүзнең соңгы авазына, соңгы
110
ижегенә буйсыналар. Бу принцип буенча язу сүзләрнең татарча әйтелешенә каршы тормый һәм укучыларга да жиңел аңлашылырлык. Шуны да әйтергә кирәк, монда семья, судья кебек сүзләрдә нечкә кушымча язу уңышлырак була, чөнки андый сүзләрнең азаккы ижеге татар телендә „йа“ булып түгел, ә „йә" булып әйтелә (семья- дә, судьядә).
Рус теленнән кергән сүзләргә кушымча ялгауга карата доцент В. Хангилдин фикерен тулысынча дөрес дип булмый. Аныңча, кушымча ялгауда сүздә калын һәм нечкә авазларның азмы-күпме икән-легеннән чыгып эш. итәргә кирәк. Бу, беренчедән, татар теленең эчке үсеш законнарыннан берсе булган сингармонизм законы белән исәпләшмәү булып чыга, икенчедән, ул әйткән юл белән барганда, кушымча язудан да элек сүздәге калын һәм нечкә авазларны санап утырырга кирәк була.
Башкорт Дәүләт педагогия институты студенты Сарьян Хәсә- ч о в шундый хат жибәрә:
„К“, „F“, ,,w“ авазлары өчен аерым хәрефләр булмау татар алфавитының бер житешсезлеге булса, икенче житешсезлеге — хәрефләрнең алфавитта урнаштырылу тәртибендә. Ни өчен, мәсәлән, татарның специфик авазларының билгесе булган хәрефләрне алфавитның иң артына тутырганнар?! Ни өчен, мәсәлән, алфавитта „н" артыннан „ң“, „ж“ артыннан „җ“, „х“ артыннан „һ", „к“ артыннан „к“ килми һ. б.?
Аннары татар орфографиясендә кушма сүзләр мәсьәләсе дә, безнеңчә, буталчык. Мәсәлән, һәрвакыт сүзләрен без бер дә шикләнмичә кушып язабыз, ә һәр көн сүзләрен, алар вакыт рәвешен белдерсәләр дә, аерым язабыз. Ни өчен? Чөнки беренчесе грамматика дәреслегендә мисал итеп китерелгән, ә икенчесе китерелмәгән. Яки менә бишьеллык сүзләрен кушып язабыз, ә шул ук хокуктагы сигез еллык, утыз еллык сүзләрен һ. б. аерым язабыз. Күренә татар орфографиясендә кушма сүзләр язылышы мәсьәләсен бик нык ачыклыйсы бар.
Молотов өлкәсе, Молотов педагогия училищесе укучысы Мөхлис Г а л и м ж а п о в яза:
Безнең уебызча, „к“, ,,F“ фонемалары язуда, һичшиксез, аерым билге белән йөртелергә тиеш. Бу турыда М. Зәкиев фикере бик дөрес („Совет әдәбияты", 1954 ел, 2 сан). Ул авазларның чыннан да фонема булулары һәм аларны аерым хәрефләр белән билгеләргә кирәклеге турында тагып ни дә булса өстәп әйтү дә кыен.
Татар теле орфографиясендә кушма сүзләрнең язылышы бүгенгә кадәр буталчык хәлдә тора. Филология фәннәре кандидаты Хан- гилдин һәм Н. Фәттәхов иптәшләр сүз тезмәсе рәвешендәге кушма-ларны, кушма сүзләрне аерым язылу юнәлешендә кагыйдәләштерергә кирәк дип чыгалар. Шул уңайдан мин, һич, һәр сүзләре белән килгән тезмәләрнең язылышына бераз тукталмакчы булам.
Хәзерге орфографиядә һичнәрсә, һичкем... рәвешендә кушылып язу турында кагыйдә күрсәтелгән. Һич, - һәр сүзләренең үзе белән бергә килгән сүзгә кушылып язылуы аларның сорау алмашлыгы белән бергә бер сүз ясавына нигезләнгән. Бу „нигез" бик шикле. Чын-нан да, һич, һәр сүзләре сорау алмашлыклары белән кушылып язылырга тиешләрме?
Татар телендә һич, һәр сүзләре аерым киселеп әйтеләләр, басым белән аерылып торалар. Ә язуда кушып язу буталчыклыкка китерә. Безнеңчә, һич, һәр сүзләре һәр очракта да аерым язылырга тиеш (һәр бер, һәр цайсы, һәр яң, һич кем, һич нинди һ. б.). Аларның хәзерге язылышы рус телендәге ю кл ык а л м а ш л ы кл а р ы н ы ң язылышын механик рәвештә татар орфографиясенә күчерүдән генә килеп чыккан.
Орфографияне төзәткәндә, мондый буталчыклыкны бетерергә кирәк.
111
РЕДАКЦИЯДӘН
Татар орфографиясе буенча фикер алышуларны „Совет әдәбияты3 журналы редакциясе шушының белән тәмамлый.
Орфографиягә карата килгән хатлар һәм мәкаләләрнең барысында да төп фикер түбәндәгеләргә кайтып кала.
Татар алфавитына „к“, „F“, X фонемалары өчен аерым хәрефләр өстәлергә тиеш. Редакциягә килгән хат һәм мәкаләләрнең берсендә дә бу фикер кире кагылмый. Киресенчә, моннан берничә ел элек бу мәсьәләдә тискәрерәк карашта торган бер-ике автор, үз карашларының фәнни һәм практик нигезсез икәнлекләрен аңлап, элек китергән мәкаләләрен, шул килеш басарга рөхсәт итмичә, кире алып киттеләр һәм „к“ ,,F“ авазлары өчен аерым хәрефләр кирәк дип төзәтеп китерделәр (мәсәлән, филология фәннәре кандидаты Р. Шакирова). „К“, „F“ авазларының татар
әдәби телендә мөстәкыйль фонема икәнлекләре бәхәссез. Шулай ук ,,wtt фонемасы да татар әдәби телендә башка телләрдән кергән „в“ фонемасыннан нык кына аерылып тора. Бу өч фонема өчен алфавитта аерым хәрефләр алынмау укучыларга рус фонетикасын, рус телеп өйрәнергә комачаулый, рус сүзләрен татар акценты белән әйтүгә китерә, татар телен, аның орфографиясен, гасырлар буе формалашып ныгыган бердәм орфоэпиясен (әдәби әйтелешен) үзләштерүне гаять дәрәжәдә читенләштерә, һич тә урынсызга язуда катылык һәм нечкәлек билгеләре, бер хәреф урынына икенче хәреф (мәсәлән, „ә“ урынына „а“ яки „ө“ урынына „о“ һ. б.) куллануга китерә. Бу житешсезлектән котылу өчен, „к“, „г“, „\v“ фонемаларына алфавитта аерым хәрефләр алырга һәм шуңа карап орфографияне төзәтергә кирәк.
Орфографиядә „ж“ хәрефенең язылышы бик нык чикләнгән. Мәсәлән, әдәби телдә бер вакытта да юләр, елау, йон димиләр, ә элүләр, олылау, җон диләр. Димәк, пҗа фонемасы язуда үзенең тулы чагылышын табарга тиеш.
Шулай ук „я“, „ю", „е“ хәрефләренең язылышын да тәртипкә саласы бар. „Я“, пю“ хәрефләрен рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең „йа“, „йу“ әйтелешендә генә язып {якорь, юмор, ял, юл), калган очракларда „йә", „йү“ формаларын язу уңышлырак булачак (йәш, йүкә). „Е“ хәрефен тар һәм киң әйтелешле сүзләрдә генә калдырырга (экргмеш, электр), калган очракларда „йы“, „йе“ формаларын язуны кабул итәргә кирәк (айырым, җәйен).
Башка система телләргә механик рәвештә ияреп, сүзләрне урынлы- урынсызга бер-берсенә кушып язу белән мавыгу да татар орфографиясе өчен нормаль күренеш түгел. Бер төшенчә белдерә торган сүз тезмәләре, әгәр алар нинди дә булса фонетик-грамматик үзгәрешләр кичергән бул масала р, аерым язылырга тиеш. Мәсәлән, бөтендөнья, гомумхалык, һәркөн, һәр- кайда, һичкайда, беркөнне түгел, ә бөтен дөнья (бөтен дөнья прогрессив көчләре), гомум халык; (гомум халык теле), һәр көн, һәр ңайда, him ңайда, бер көнне. Ә инде түбәндәге тип сүзләр кушылып язылырга тиеш, чөнки кушма сүзгә әверелгәндә, аларда теге яки бу фонетик яки грамматик үзгәрешләр барлыкка килгән: үзңиммәт, үзйөрешле, билбау, илгизәр, юлбасар, эк;ирэк;иләк (ләкин: oiqup җиләге) һ. б.
Рус теленнән һәм рус теле аркылы башка телләрдән с ө й л ә ү теле аша кергән (башлыча, Бөек Октябрь революциясенә кадәр кергән) сүзләр, фонетик һәм грамма-тик яктан ничек үзгәртелеп кабул ителгән булсалар, шулай язылырга тиешләр. Мәсәлән: эскәтер (скатерть), эшләпә (шляпа), самагоыр (самовар) һ. б. Ә инде язма әдәби тел аша кергән (башлыча, Ок-тябрьдән соң кергән) сүзләр, бигрәк тә ижтимагый-политик, фәнни-

техник терминнар үзләренең тамыр өлешләрендә рус орфо- графиясендәгечә язылалар (аффикслары татар грамматикасының җаена туры китерелеп үзгәртелергә мөмкин). Мәсәлән: экономик (экономический), реактив (реактивный), кооператив (кооператив, кооперативный), геоботаника (геоботаника), сов \оз Һ. б.
Рус теленнән кергән сүзләргә кушымча ялгаганда, сингармонизм законыннан чыгып эш итәргә кирәк: әгәр сүзнең азагы калын авазлар белән әйтелсә, калын кушымчалар, нечкә авазлар белән әйтелсә, нечкә кушымчалар ялганырга тиеш. Ләкин рус телендәге авазларның, тартыкларның гына түгел, сузыкларның да, калынлыгы-нечкәлеге татар телендәге белән бер түгел. Мәсәлән, рус телендәге „э (е)“, авазлары, алгы рәт сузыклары булса да, татар теле өчен һәр очракта да нечкә авазлар була алмыйлар. Шуңа күрә составында бу авазлар булган яки азагы шундый авазлардан торган сүзләрнең күпчелеге татар телендә калын кушымчалар таләп итәләр: диспетчер — диспетчерда, материк— материкта, коллектив — коллективта, Кирилл — Кириллда, фа-культет -факультетта һ. б. Рус теленнән кергән сүзләрнең азаклары татар теле өчен билгеле бер очракларда гына нечкә булып ишетелергә мөмкин. Ул очраклык түбәндәге аваз тезмәләренә кайтып кала, һәмаларга нечкә кушымчалар ялгана: -ель, -юль, -ль, -ень, -юнь, -лье, -лья, -нъе, -е, -ия, -ие, -ье, -ья, -брь, -еец, -ище. Мәсәлән: фельдфебельдә, ридикюльдә, рольдә, ременьне, июньдә, ательедә, печеньегә, бюллетеньне, экскурсиядә, учреждениедә, семьядә, октябрьдә, армеецләрнең, училище- дә. Мисаллардан күренгәнчә, нечкә кушымча, башлыча, азагы пия‘, „иеа аваз тезмәләреннән торган яки азагы палаталь „ль“, „нь“ тартыклары белән алгы рәт сузыклардан торган сүзләргә ялгана. Болар- дан тыш нечкә кушымчалар —сос-тавында бары тик алгы рәт сузыклары белән пиГ, „ж“, пч“, »щ“, „ц“, „ть“, „с“, „з“ авазларының кайсы да булса берәрсе килгән сүзләргә дә ялганырга мөмкин. Мә-сәлән: немецчә, глицеринне, жюри- гә, нефтьне, щигә, клишеләр, Керчьтә, крепдешинне, бюсткэ (ләкин: циркта, шефка, чекистлар һ. б.). „Иев“, „ееви авазларына беткән сүзләргә нечкә кушымчалар тамыр һәм нигездә алгы рәт сузыклары булган хәлдә генә ялгана ала. ААәсәләи: Киевтә, Кире- евкә.
Калган очракларда рус теленнән кергән сүзләргә калын кушымчалар ялгана: секретарь — секретари, секретарына, секретарьда, Омск — Омскига, Омскида, промышленность—промышленности, промышленностьта һ. б.
Ниһаять, исем-фамилияләрнең язылышындагы буталчыклыкны бетерергә вакыт. Татар исем-фами- лияләре, татарча ничек әйтелсәләр, шулай язылырга тиеш: Фәйрүзә, Рәшит, Раюил, Җиһангир, №ил- данов һ. б. Татар исем-фамилия- ләренең рус әдәбиятында һәм официаль документларда язылышы, рус фонетикасына яраклаштыры- лып, аерым рәвештә стандартлаштырылырга, бу мәсьәлә буенча аерым белешмә китапчык төзелергә тиеш.
Орфография буенча фикер алышу чыларның уртак тәкъдимнәре, уртак карашлары менә шулар. Бу тәкъдимнәрне, карашларны .орфографияне төзәтү, камилләштерү буенча төзелгән комиссия һичшиксез игътибарга алырга тиеш.