ТАТАР СОВЕТ ҖЫРЛАРЫ ТУРЫНДА

Я. ГИРШМАН

Татарстан Культура министрлыгы, Татарстан Совет композиторлары союзы һәм Татарстан Совет язучылары союзы тарафыннан иң яхшы совет җырына үткәрелгән конкурс республикабызның музыкаль-иҗади тормышында иң әһәмиятле чараларның берсе булды. Конкурс кыска срокта (бары бер ай вакыт эчендә) уздырылуга карамастан, үзенә күп кенә иптәшләрне тарта алды. Конкурска килгән 90 җырның авторлары арасында Татарстан районнарындагы, Казан һәм РСФСРның башка шәһәрләрендәге үзешчән сәнгать членнары да бар. Конкурска Казан трампарк эшчесе В. Мельников, Куйбышев Педагогия училищесе укытучысы А. Хуртин, Казан Авыл хуҗалыгы институты студенты П. Айка- шев, Чаллы район Культура йорты-ның хор җитәкчесе А. Сыриков, Буадан Калинин, Чистайдан С. Ананьев, А. Михайлов, Молотов шәһәреннән Имашев һәм башка иптәшләр үзләренең җырларын җибәрделәр. Конкурста шулай ук Казан Дәүләт консерватория һәм Казан Музыка училищесында укучы-композиторлар, танылган башкаручылардан Татар-станның атказанган артисткасы С. Садыйкова, Татарстанның халык артисты Ф. Туишев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлекле- се В. Ф. Бормусов, җырчы Г. Ыигъ- мәтҗанов катнаштылар. Композиторлык эшендә шактый уңышлы хезмәт күрсәткән Ш. Мәҗитов, Г. Әх- метов, Д. Канзафаров иптәшләр конкурска яна җырлар бирделәр. Җыр иҗат итүдә үзләрен күп тапкырлар таныткан композиторлар: М. Мозаф- фаров, А. Ключарев, Ә. Бакиров бишәр җыр белән катнаштылар; Җ. Фәйзи, Ы. Җиһанов, Р. Яхин, 3. Хәбибуллин, X. Вәлиуллин. И. Шәмсетдинов, Г. Сөләйманов яңа әсәрләр бирделәр. Конкурста яңа җыр текстлары белән шагыйрьләрдән С. Хәким, М. Садри, М. Хөсәен, М. Мөнир, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, Ә. Ерикеев, 3. Нури, Г. Насрый, М. Ногман, Ә. Давыдов катнаштылар. Күрәсез, яңа җырлар иҗат итүдә композиторлар һәм шагыйрьләр генә түгел, бәлки киң катлау музыкаль җәмәгатьчелек тә бик нык кызыксына. Бу — конкурсның бик вакытлы, бик кирәкле булуын раслый. Конкурс җыр иҗатын җанландырып җибәрергә, аны тагы да активлаштырырга, үстерергә зур стимул булды. Конкурсның уңышлы нәтиҗәсе буларак, шактый гына яңа җырлар иҗат ителде. Шулардай премия белән бүләкләнгән биш җыр: «Идел дулкыннары» — Казан порты турында, А. Ключарев музыкасы, М. Хөсәен сүзләре (беренче премия); «Бу кырлар, бу үзәннәрдә» Җ. Фәйзи музыкасы, С. Хәким сүзләре; «Яз җыры», А. Ключарев музыкасы, М. Садрый сүзләре (икенче премия) һәм өченче премия белән бүләкләнгән М. Мо- заффаровның М. Мөнир сүзләренә «Энесенә ул апа» исемле бишек җыры, А. Ключаревның М. Хөсәен сүзләренә кечкенәләр өчен язган «Безнең дусларыбыз» исемле җыры аерым урын алып торалар.
Бу әсәрләрнең уңышлы булулары нәрсәдә соң?
Барыннан да элек, бу җырлар бик үзенчәлеклеләр. һәр җырның үзенә генә хас сыйфатлары, бизәкләре бар. һәр җырның шигъри текст белән музыканың бергә органик кушылуыңа нигезләнгән, күңелдә тиз кала
83
торган, образлы тулы бер көе бар. һәр җыр художество һәм профессиональ яктан тиешле югарылыкта эшләнгән.
Премия белән бүләкләнгән җырлардан тыш, жюри композитор Ә. Бакировның М. Мөнир сүзләренә язган «Тынычлык, дуслык иле», А. Ключарев һәм Ә. Фәйзинең «Җыр яңгырый», X. Вәлиуллин һәм С. Хәкимнең «Җитенче кыз җыры»н, 3. Хәбибуллин һәм Ә. Ерикәйнең «Сиңа барсам», Р. Яхин һәм Ә. Ерикәйнең «Укучылар җыры»н, X. Та- җетдинова һәм А. Мелузниковның «Татарстан» исемле җырларын концерт оешмаларының репертуарларына кертергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта жюри нигездә художество ягыннан әһәмиятле булган бу җырларның текстларына, музыкаларына берникадәр төзәтүләр, эшкәртүләр кирәк булуын да күрсәтеп үтте. Конкурсның нәтиҗәләре бездә җыр иҗатының ни дәрәҗәдә булуын ачык характерлый һәм татар совет җыры-ның үсеше буенча фикер йөртергә нигез бирә.
Беренче төп мәсьәлә — җырларның тематикасы. Конкурска килгән әсәрләр бик күп темаларны чагылдыралар. Биредә партиягә, туган илгә, тынычлык өчен көрәшкә, халыклар дуслыгына, бай, матур колхоз тормышына багышланган җырлар күп. Мәхәббәт һәм дуслыкны мактаган җырлар да аз түгел. Балалар һәм комсомол өчен җырлар да байтак. Шулай да җырларның тематик яктан бик чикләнгән булуы нык сизелә.
Бүгенге көннең байтак кына актуаль, әһәмиятле темалары бөтенләй искә алынмаганнар. Мәсәлән, КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарыннан соң колхоз тормышындагы үзгәрешләргә, төзелешләрдәге хезмәт темпына, Татарстан нефтьчеләренә багышланган җырлар юк дәрәҗәсендә, шаян, күңелле җырлар бик аз, ә сатирик җырлар бөтенләй юк.
Җыр иҗатының тематикасы безнең җәмәгатьчелекне күптән дулкынландыра. Совет җырлары социалистик җәмгыятьнең тормышына гирәнтен бәйләнгәнлекләре белән ае- о* рылып торалар. Актив, сугышчан дәртле җыр безнең тормышыбызга кыю рәвештә керә килде, алай гына да түгел, ул әһәмиятле вакыйгаларны гәүдәләндерү белән генә чикләнмәде, бәлки эшкә, көрәшкә өндәде, алып барды һәм бу хәл, барыннан да элек, аның актуаль һәм күп яклы тематикасында чагылды. Җыр киләчәктә дә үзенең көчен югалтмасын, безгә, куәт, дәрт бирә алсын дибез икән, без аның тематикасының тар һәм ярлы булуы белән көрәшергә тиешбез. Барлык иҗади көчне туплап, җырга тематик киңлек бирергә кирәк.
Җыр иҗатының тематикасы мәсь-әләсенә күп төрле жанр проблемасы үзеннән-үзе, турыдан-туры килеп бәйләнә. Чөнки теләсә нинди теманы иҗади яктан бик күп төрле итеп чишеп була. Мәсәлән, партия, Ватан, тынычлык яки нинди дә булса башка теманы гәүдәләндергән җырны гимн, марш планында язарга, яки лирик, лирик-эпик планда-чишәргә, я булмаса, үткен, ялкынлы, тапкыр такмаклар итеп тә эшләргә мөмкин. Мисалга популяр рус җырларын алыйк. Без барыбыз да рус көйләреннән «Утес» дигән көйне ярата-быз. Бу көй — Ватан турында. Рус халык көйләреннән «Вижу чудное раздолье» дигән көй дә шулай ук барыбызга да таныш. Бу көй дә — Ватан турында. Рус халык көйләреннән «Среди долины ровные», Захаровның «Зеленые просторы», Новиковның «Россия», Блантерның «Под звездами балканскими» дигән җыры — барысы да Ватан турындагы җырлар. Барысы да бер теманы алганнар, ләкин жанр ягыннан алар гаҗәп төрлеләр. Бу бер тема һәр җырда иҗади яктан бик актив, үткен һәм зур нечкәлек белән хәл ителгән. Нигә соң безнең җыр иҗатыбызда соңгы елларда темаларны менә шулай индивидуаль, характерлы итеп чишү сирәгәйде, ә шаблон-трафарет җырлар язу гадәт булып китте.
Эш бездә хәзер шулай корылган, әгәр җыр берәр әһәмиятле зур политик теманы чагылдыра икән, ул инде, кагыйдә буларак, яки гимн, яки марш, яки тантаналы поход маршы планында хәл ителә, лирик җыр бул-
84
са, аны салмак вальс яки бишек җыры игеп язарга тырышалар, шаян күңелле лирик җырлар иҗат иткәндә, аны, ни өчендер, авыл көйләренә генә охшатып, аккомпанементны, бер дә уйламастан, тальян гармонь яңгыравын искә төшерә торган итеп язуны гына кирәк дип табалар.
Сүз юк, әле әйтелеп үтелгән жанр төрләре тасвирлау чаралары буларак бик кирәкләр. Алар халкыбызның һәм композиторларыбызның иҗатларында бик күптәннән бирле файдаланылып, эшкәртелеп киләләр. Ләкин шунысы х а р а кте р л ы, худо ж е ствол ы тасвирлау чаралары теге яки бу жанр төрләренә хас булган сыйфатларны билгеләп кенә (мәсәлән, марш, вальс, бишек җыры, элегия, такмак жанрларын сыйфатлап кына) бер хәлдә туктап, катып калмыйлар. Алар халыкның музыкаль тормышындагы ҺӘхМ композиторларның иҗатларындагы үзгәрешләргә ияреп яңаралар, үсәләр һәм менә бу процесс композиторларыбыздан һәм шагыйрьләребездә н шул үзгәрешләргә нык колак салуны, шуларны ишетә, үзләштерә белүне таләп итәләр. Лә-кин бездә, художество, музыкаль тасвирлау чараларын яңартасы, ак-тивлаштырасы урында, булган музыкаль тасвирлау чараларын, «болар бездә яңгырыйлар, шулай булгач ярый» дип, алай-болай китереп, начар һөнәрчеләрчә ябыштырып, ямап, көй иҗат итү еш очрый. Мәсәлән, марш характерында җыр язу өчен, ни өчендер, кереш музыкада һәм куплетлар арасында сигналга охшаган, традицион триольләр белән бер- ике такт бирелсә, көйгә аккордлы, өндәүчән, дәртле квартовой һәм секстовой интонацияләр кергән аккомпанемент булса, шул җитә, шуның белән җыр пешә, дип карыйлар. Мондый штамплар җырларның башка төрләрендә дә бар. һәм менә шулай итеп, күңелгә ятмый торган, дәртләндергеч маршлар, марш-гимн- нар, исәпсез күп бишек җырлары, вальска охшаган көйләр, гармонь тавышлары, биегәндә аяк тыпырдатканнарын хәтерләткән ямьсез, канатсыз көйләр-җырлар туалар. Жанр ягыннан чикләнү, бер урында таптану, штамп бигрәк тә җыр-маршларда нык саклана. Бу штампның ныгуында җыр текстларының начар булуы да зур роль уйный. Шагыйрьләребез, нигәдер, җыр-маршлар өчен образлы итеп, эмоциональ тулылык белән текст язуны кирәксенмиләр, яңгыравыклы сүзләр тезмәсен, коры лозунглар бирүне артык күрәләр. Ә бит җыр тексты тирән мәгънәле, шигъри һәм ялкынлы булырга тиеш. Ләкин андый поэтик текстлар соңгы елларда бик аз язылдылар. Кызганычка каршы, конкурска килгән җырларның бик күбесе яңгыравыклы сүзләр тезмәсеннән генә гыйбарәт. Мисалга композитор Җәүдәт Фәйзинең Н. Арсланов сүзләренә язган «Тынычлык җыры»н алыйк. Идеясе белән бу җыр тынычлык эшенең җиңүенә, дуслыкның ныгуына халыкларның ышанычын расларга тиеш. Зур һәм көчле тема. Ләкин бу теманы шагыйрь Нури Арсланов ничек бирә соң? Ул болай яза:
Тынычлык җырын Төрле телләрдә Тик бертавыштан Яңгыратыйк, әйдә. Әй якын иптәш, Я, башлап җибәр, Туганлык җиңәр! Ты н ы ч л ы к җи ңә р!
Кемнәр татулык, Дуслык телиләр: «Булмасын сугыш, Кирәкми»,— диләр. Шулар кушылсын Безнең бу көйгә, Туганлык җиңәр! Тынычлык җиңәр!
Эчтәлеге белән бу текст бөтен халыкка бик таныш булган тынычлык җырларындагы мотивларны, аерым алганда, Новиков һәм Ошанинның «Бөтендөнья демократик яшьләр гимны» дигән җырдагы бөтендөнья яшьләренә туганлык, дуслык җырын җырларга өндәп чакы-руны кабатлый (Л. Ошанинның «Туганлык, дуслык җырын җырлый яшьләр» дигән сүзләрен исегезгә төшерегез). Аннан соң, башта әйтелгәнчә, биредә яңгыравыклы сүзләр генә, образ юк. Менә мондый текстка йөрәккә кереп урнашырлык, яхшы, матур көй язып буламы соң? Авыр мәсьәлә. Билгеле, композитор бу авыр мәсьәләне уңышлы чишүгә ирешә алмаган. Ул музыкада шагыйрьнең уңышсызлыкларын
85
кабатлаган. Бер урында таптанып тора торган төссез көй-марш язган.
Мондый җитешсезлекләр башка бик күп җырларга, аерым алганда, Б. Мулюковның «Партия көче», Б. Трубинның «Тынычлык өчен алга», «Рәхмәт, партия» исемле җырларына да бик хас.
Пионер һәм мәктәп балалары өчен язылган җыр-маршларда искә алынган кимчелекләр күзгә бигрәк тә нык бәрелә. Яшь композитор Аллаһиар Вәлиуллинның Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язылган «Павлик Морозов» һәм «Без — Кошевой токымы» дигән ике җырына гына тукталыйк. «Павлик Морозов турында җыр»да бик күп нәрсәләр телгә алына, ләкин батыр пионерның кешелек сыйфат-ларын чагылдырган, аны гәүдәләндергән бер генә образлы сүз дә, бер генә матур чагыштыру да юк. Бөтен текст пионер Павликның батырлыгын үзләренең йөрәкләрендә саклаган Советлар Союзы Геройлары Гастелло, Газинур, Чайкина, Зоя Космодемьянская исемнәрен санап чыгуга корылган. Җырның соңгы купле-тында шагыйрь бөтенләй чамадан чыгып китә һәм җырны коры өндәү белән тәмамлый:
Павлик — байрак йөртүчебез, (?!) Көрәштә герой бала, Павлик — отряд җитәкчебез (?!) Пионер, алга, алга!
Бу текстка язылган музыка күңелгә ятышсыз, ямьсез, сүлпән. Интонацион яктан ачык булмаган көйне барабан тавышын хәтерләткән аккомпанемент кына матурлый алмаган. Сүз җае белән шуны да әйтәсе килә, безнең композиторларыбыз балалар өчен язган һәр җырны, нигәдер, барабан тавышы белән ныгыту кирәк дип. уйлыйлар һәм шуны кагыйдә итеп кулланалар.
«Без — Кошевой токымы» дигән җыр, әле генә тикшереп үткән җыр кебек үк, яңгыравыклы сүзләрдән генә тора.
Яшь композитор Әнвәр Бакиров М. Мөнир сүзләренә «Тынычлык, дуслык иле» дигән җыр язган. Бу җырның музыкасы интонацион яктан яна, колакка ятышлы көйле, матур булуы белән аерылып тора. Бу уңышлы музыкада ихтыяр көче дә яңгырый. Ләкин текстның коры, лозунглы сүзләрдән генә торуы җырның кыйммәтен төшерә. Чөнки көй белән сүз бергә органик бәйләнештә, зур шигъри көчкә ия булганда гына җыр булып яңгырый, халыкка керә ала. М. Мөнир шигыре бу таләпләргә җавап бирүдән ерак тора. Ул болан дип яза:
Безнең ил Совет Ватаны, Мәңге сүнмәс нурлары. Тынычлык, дуслык байрагын Күтәрә ул югары.
Тату семьяда яшибез Без бердәм көчле халык. Бәхетле тормыш төзибез, Рухланып, җиң сызганып.
Балкы син, бөек илебез, — Тынычлык, дуслык иле! Чәчәкле, гөлле җиребез — Азатлык, шатлык иле!
Менә бу сүзләр белән генә безнең бөек Ватаныбызның дуслык, тынычлык иле икәнлеген чын күңелдән, яхшы итеп җырлап буламы соң?
Бүгенге көннең бөек темаларына багышланган җыр-маршл арның
күпчелек текстлары шушындый яң-гыравыклы, лозунглы коры сүзләр белән язылган булсалар, башка җырларда инде газета теле, риторика күзгә нык чагыла. Аларда газета мәкаләләренең, политик темаларга бирелгән лекцияләрнең эчтәлеге кыскартылып, рифмалар белән генә әйтелә.
Казан Дәүләт консерваториясе студенты Б. Мулюков шагыйрь Әхмәт Исхакның шигыренә «Туган ил» исемле җыр язган. Бу шигырьдә СССРның тарихы гомуми сүзләр белән әйтелә һәм җырның музыкасы бу авыр текстны күтәрә алмаган, музыка уңышсыз язылган.
Совет чорында язылган җыр- маршлар данлы юл үттеләр. Алар партия һәм эшчеләр классының ирек, бәхет, тынычлык өчен кискен көрәш елларында көрәшкә чакыру җыры булып тудылар. Алар совет халкының социализм өчен көрәшендә юлдаш булдылар, ә бүген демократия, коммунизм өчен көрәш символы булып яңгырыйлар.
Тормышка кайнар мәхәббәт белән сугарылган, дәртле, ялкынлы җыр- марш, җыр-гимн, чакыру җыры хә зер дә бик кирәк. Андый ялкынлы
86
җырларны халык шунда ук күтәреп ала. Менә шуңар күрә дә без җыр- маршларны әлегәчә яшәп килгән штамп тоткынлыгыннан чыгарырга тиешбез. Художество ягыннан түбән, төссез, канатсыз җырларның тууына юл куймаска тиешбез. Җыр-марш- лар күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек көйләр, кешеләрнең, кайнар хисләре, якты образлары белән сугарылсыннар.
Лирик җырларның торышына да нык күз салырга кирәк. Бездә лирик җырлар күп языла, аларның уңыш- лылары да аз түгел.
Соңгы елларда безнең лирик җыр-ларыбыз сентименталь меланхолиядән, джаз-блюз музыкасы суррогатыннан арындылар. Ләкин лирик җырларда әле һаман да матурлык белән читтән генә соклану, табигатьне абстракт сөйләү күп. Ул җырларда аерылу, сагыну, кавыша алмау мотивлары чиксез күп кабатлана. Әнвәр Бакиров һәм /Мостафа Ногман конкурска «Күл буенда» исемле лирик җыр җибәргәннәр. Бу җырда табигатьнең матур образы бирелә:
Күл өстеннән күтәрелә Иртәнге аксыл томан.
Камышлар шаулый, моңланып, Зәңгәр күл буйларында, Мин дә җырлыйм аны сагынып, Ул гына уйларымда.
Биредә табигать образы белән бергә яшь егетнең сөеклесенә мәхәббәте, аны сагынуы да җырлана. Ләкин болар барысы да пассив планда гына хәл ителгәннәр, биредә бүгенге көннең ялкыны сизелми. Әгәр мондый пассив лирик җырлар бездә сирәк булсалар, без, бәлки, «Күл буенда» исемле җырга тукталып та тормас идек, чөнки, аерым алганда, мондый җырлар язу гаеп түгел, ләкин бөдрә таллы зәңгәр күлләрне мактаган, чут-чут итеп сайраган сандугачлар тавышына, зифа буйлы ак каеннарга хәйран калган җырлар бездә чамадан тыш күп кабатланалар. Лирик җырларның тематикасы шулар белән генә чикләнергә тиешмени? Без бик күптән бирле инде зур дулкынлану, тирән кичерешләр белән сугарылган лирик-драматик, лирик-эпик җырлар ишетергә телибез.
«Күл буенда» исемле җырның мУ' зыкасына тукталсак, көйнең поэтик образ дәрәҗәсенә күтәрелә алмавын әйтергә тиешбез. Музыкада читтән соклану лирикасының тоны, гомумән, табылган, ләкин көй үзе ачык, матур булудан ерак. Аның өстенә композитор җырның нигезенә ачык- тан-ачык бөек рус композиторы Чай- ковскийның фортепиано өчен язылган «Баркаролла»сының музыкасын алган.
Инде шаян җырлар турында бер- ике сүз. Бу өлкәдә эзләнүләр, тырышып, эшләп караулар бар. Ләкин хәзергә әле көтелгән нәтиҗәләр күренми. Конкурска җибәрелгән байтак кына шаян җырларның берсе дә сынаудан үтә алмады. Җырларның күбесенә юмор, үткен шаянлык, тапкырлык җитхми. Алынган сюжетларда шигърият юк, анда гади бы-товизм элементларына киңрәк урын бирелгән. Мәсәлән, композитор Александр Ключаревның Г. Насрый сүзләренә язылган «Сүз табылмый* исемле җырының текстын уңышлы дип әйтеп булмый. Бу җырда төп сүз кыз турындамы, әллә ул тәрбияли торган сыер турында барамы, ачыклавы читен. Лирик-шаян җырларның музыкалары да канәгатьлә-нерлек түгел. Биредә, кагыйдә буларак, тальян гармонь көйләвен төрлечә яңгырату киң кулланыла. Җырлар бары шушы алым белән генә языла. Заһид Хәбибуллинның «Сиңа барсам», Мансур Мозаффа- ровның «Безнең бригадир», Газиз Сөләймановның «Казан порты» дигән җырлары әнә шуңа, тальян гармонь көйләвен яңгыратуга нигезләп иҗат ителгәннәр.
Әлбәттә, халыкның шаян җырларына, такмак көйләренә нигезләнеп иҗат итү бик мактаулы эш. Алай эшләү безнең җыр иҗатын баетуга, аны тагы да ямьләндерүгә, җанландыруга ярдәм итә. Ләкин халык иҗатындагы көйләрне файдалану зур осталык, эзләнүләр, яңалыклар табу юлы белән хәл ителергә тиеш. Гармонь тавышын иллюстрацияләү, аны коры кабатлау белән чикләнергә һич ярамый. Халыкның шаян җырлары, такмаклар — ул халыкның тирән акылын, үткенлеген, тапкырлыгын,

тормышның матур һәм җитешсез якларын оста күрә белүен чагылдырган чиксез бай хәзинә. Бу хәзинәдә халыкның музыкага искиткеч осталыгын, төгәллеген, музыкаль ритмнарга бик бай булуын күрәбез, һәм менә бу хәзинәне иҗади яктан күрә бе-лергә, композиторның сизгер колагы белән ишетә белергә, аны чын йөрәктән үткәрә белергә ирешсәк, һичшиксез, бездә берсеннән-берсе кадерле, берсеннән-берсе күңелгә якын булган шаян җырлар барлыкка киләчәк.
Кызганычка каршы, конкурска килгән җырлар арасында студентларга, яшьләргә багышланган җырлар аз иде. Нәҗип Җиһановныц шагыйрь Әхмәт Фәйзи сүзләренә язылган «Студентлар җыры» студент яшьләргә багышланган бердән бер җыр дисәк тә, хата булмас. Ләкин художество ягыннан бу җырның музыкасы отышлы түгел. Традицион вальс планында язылган бу тонык көй танылган композиторның яңа, матур интонацияләр белән язган иң яхшы җырлары дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган.
Бу мәкаләдә күтәрелгән тематика, жанрны төрләндерү, штамп һәм шаблон белән көрәшү мәсьәләләре, барысы да, профессиональ осталыкны үстерү һәм, иң мөһиме, җыр тудыручы композиторларга, шагыйрьләргә карата таләпчәнлекне күтәрү белән нык бәйләнгән.
Совет кешесенең хисләрен, уйларын ачык, матур итеп тасвирлаган җырлар иҗат итү — бу, зур һәм катлаулы сәнгать. Ул сәнгать бер төрле фальшьны да, тайпылышны да кичерә алмый. Җыр формасы фикер таркаулыгын, шигъри җыйнаксызлыкны, табигый булмаган хәлләрне сыйдыра, ярата алмый. Җыр зур фикерләрне, тирән хисләрне төгәл, ачык, матур итеп, кечкенә күләмле формада гәүдәләндерүне таләп итә. Шуңа күрә җырда һәр сүз, һәр интонация, һәр штрих кристалл кебек чиста, саф, нык эшләнгән, шомартылган булырга тиеш. Җыр композитор һәм шагыйрьнең иҗади эзләнүләр белән күп көч куеп эшләвен сорый. Шагыйрь һәм музыкант арасында иҗади дуслык, бердәмлек. бер-береңә зур таләпчәнлек һәм тәнкыйть булганда гына максатка ирешергә мөмкин. «Җырда сүзме, музыкамы әһәмиятлерәк?» дигән бәхәс инде күптән искерде. Җырда сүз дә, музыка да аерылгысыз бердәм, икесе дә бик әһәмиятлеләр, музыкасыз җыр булмаган кебек, сүзсез дә җыр булмый. Шуңа күрә шагыйрьне әзер музыкага, әзер калыпка, билгеләнгән ритмга сүз язучы, ә композиторны шигырьне музыкалаштыручы һөнәрче итүгә чик куярга кирәк. Җыр ике авторның бергәләп иҗат итүе нәтиҗәсендә туарга тиеш. Композитор теманы сайлауда, җырда нәрсә әйтергә икәнлекне билгеләүдә актив катнашырга тиеш.
Совет җырлары өчен көч һәм илһам, рухлану халык иҗатыннан, аның иң яхшы үрнәкләреннән алына.
Татар совет җыр иҗаты 25 ел эчендә данлы үсү юлын үтте. Татарстан композиторлары җыр иҗат итүнең беренче адымнарында ук халык җырлары хәзинәсе һәм рус совет җырлары традициясе белән нык бәйләнештә булдылар. Халык көйләрендәге элем ентл арны иҗади үстерү, рус совет җырларындагы уңышлыкларны үзләштерә бару, милли форманы өзлексез, кыю рәвештә үстерә, яңарта бару нәтиҗәсендә бездә яңа татар совет җырлары барлыкка килделәр. Композитор М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин, А. Ключарев, Н. Җи- һановларның иң яхшы җырлары әнә шул яңа совет җыр иҗатының кыйммәтле үрнәкләре.
Безгә халык иҗатындагы байлыкны иҗади кыюлык белән киңрәк, тулырак файдаланырга, тугандаш республика композиторларының җыр иҗатлары белән якыннан танышырга, алар белән иҗади аралашуны ныгытырга, туктаусыз яңа юллар эзләргә кирәк.
Бүгенге гүзәл тормышны өстән генә чагылдырудан, тематик чикләнүдән котылырга кирәк.
Совет халкының искиткеч матур тормышы безнең җырларыбызда бөтен тавышка яңгырарга, бик күп бизәкләрдә, матур үрнәкләрдә чагылырга тиеш.

Реклама