Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

4 САМ ЕД ВУРГУН
МУСА ҖӘЛИЛГӘ
Котырды палачлар шашкан эт кебек — Хаксызга түгелде мөкатдәс канын..
Яртысында килеш калды өзелеп Шигырь юлларың, тормыш юлларың.
Кешеләрдә сүнмәс сиңа мәхәббәт. Чөнки син чын күңелдән сөйдең кешеләрне. Җырладың сазында безнең кайнар дәрт, Безнең омтылыш һәм безнең эшләрне.
Туган, син чын күңелдән сөйдең кешеләрне.
Тудың, яшәдең син шанлы көннәрдә, Сүзеңне йолдыздай сиптең ил күгенә, Илем бакчасында шиңмәс гөлләрдә Чәчәктәй синең сүзләрең күренә, Синең хатирәң гөлләрдәй үрелә.
Синең теләкләрнең үсентеләрен Иркәләп үстерә Ватан кырлары. Яңгырата сине сагыну көйләрен Идел буйларының татар кызлары.
Минем шагыйрь дустым, шагыйрь кардәшем, Даның синең Кавказ тавыдай бөек, Шул дан белән бергә минем дә эшем Күтәрелде өскә, бер байрак кебек.
Илләрне гизә шигырь, чикләрне аша, Яңгырый ул ничә мең йөрәктә, җанда, Сиңа улым дип, балам дип дәшә Минем туган йортым Әзәрбәйҗан да.
Әзәрбәйҗанчадан Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе. л
ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ

АГРОНОМ КАЙТТЫ АВЫЛГА
(Нәни шаяру)
Агроном кайтып авылга Арттырды кырның, ямен.
Агроном кайтканнан бирле, Әйтерсең., күңелем сихерле, Тынгы белми йөрәгем.
— Яшь агроном бик чибәр.— дип, «Аһ» итеп йөри кызлар.
Очрашырга өмет итеп, Мин дә йөрим аны көтеп, Сөйләшәсе сүзем бар.
Бер -көнне җаен китереп Егет белән очраштым: Яшелчәне чүптән әрчү, Дүрткелләп-оялап чәчү Ысулларын сораштым.
Яшелчә турында егет Әйбәт итеп сөйләде.
Ләкин күңелемнең хисенә, йөрәгемнең тибешенә Юньле җавап бирмәде.
Безнең бар сүзебез булды Ашлау да үлән генә...
Минем көткән уңышларым Чикләнеп калырмы бары Кәбестә белән генә?..
Ни булса да өмет өзмәү Ягында минем уем.
Сабырсызлык белән көтәм, Сизенер микән, юк микән, Алдан әйтүе кыен.
СОЛТАН ГЫЙЛЕМХАНОВ
ӘБИ ЯЛГЫШТЫ
Кич.
Гөлйөзем— сыер савучы кыз, Кайтып килә ферма ягыннан. Бауда җитәкләнгән шаян бозау Сикергәләп бара яныннан.
Я уйнаклап шунда алга китә, Я тартылып карый артына.
Җиһан әби, нидер күзләр өчен, Чыгып баскан урам чатына.
— Бозавыгыз, мәйтәм, өегезгә Кайтмас булганмы, дим,
Гөлйөзем?
— Юк, әби, дип, шаян елмая кыз,— Өебезне белми ул безнең.
Бу — фермадан.
— Ничек алай, кызым, Чыгып киткәнмени ул аннан?
— - 1Миңа бүләк итте аны колхоз: Артык үстергәнмен планнан.
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН

ЯШЬЛӘР ВАЛЬСЫ
1
Яңгыр тамчысы төшмичә, Чәчәк ачылмас;
Җырламыйча, йөрәгемдә, Ялкын басылмас.
Кушы м т а:
Кичә матур! Дуслар тату, Йөрәкләрдә — чын ярату; Өзелеп сөйсәк, Янсаң, көйсәң, Авыр аңлату.
2
Алмаларым биек үскән, Ничек өзәргә?
Иркәм белән биемичә Ничек түзәргә?!
К у ш ы м т а.
3
.Алмагачкаем янында Сирень күрәм мин, Якты залда биим, лркәм, Синең белән мин.
К у ш ы м т а:
Кичә матур! Дуслар тату, Йөрәкләрдә — чын ярату; Өзелеп сөйсәң, Янсаң, көйсәң, Авыр аңлату.
ВӘЗЫЙХ РӘХИМОВ
*
КУНАККА КАЙТКАЧ
Балтыйк диңгезе буеннан
Кунакка кайткач өйгә, Бабаем миңа карый да, Уфтана әллә нигә.
— Әй, улым, ди, карт булсам да, һич тә килми үләсем.
Минем дә ерак диңгезне Килә барып күрәсем.
— Кайгырма, бабай,— дидем мин,— Күрерсең тиздән син дә,
Шаулы диңгез булачак бит Безнең бөек Идел дә!