Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ БҮГЕНГЕ ТОРЫШЫ ҺӘМ АНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ


Партиянең унтугызынчы съездында сөйләгән речендә иптәш Маленков әдәбият, сәнгать работниклары алдына, партия һәм халкыбыз исеменнән зур таләпләр куйды. Ул безне — язучыларны, башкалар өчен үрнәк булырлык гади кешенең югары рухи сыйфатларын һәм характерындагы уңай якларын дөрес чагылдырырга, аның тулы художество образын иҗат итәргә чакырды. Ул безгә тормыштагы каршылыкларны һәм конфликтларны кыю рәвештә күрсәтергә, кешеләрне тәрбия итүдә иң үткен корал булган тәнкыйтьне дөрес файдаланырга, безнең алга барышыбызны тоткарлый торган тискәре һәм черек якларны сатира уты белән көйдереп чыгарырга кирәклеген әйтте.
Барлык язучылар һәм сәнгать ра-ботниклары алдына куелган бу бурычлар, әлбәттә, драматурглар өстенә дә төшә.
СССР Совет язучылары правле- ниесенең совет драматургиясенең үсеше проблемаларына багышланган ундүртенче пленумы драматургия мәсьәләләрен нәкъ менә шушы бурычларны хәл итү күзлегеннән чыгып тикшерде. Константин Симоновның тирән эчтәлекле докладында һәм А. Фадеев, П. Пономаренко, Б. Лавренев, Н. Погодин, В. Собко, X. Мохтаров, А. Сафронов һәм башка сөйләүчеләрнең чыгышлары совет драматургиясенең үсешенә комачаулый торган бик күп якларны кискен һәм тирән рәвештә ачтылар.
Без мәсьәләне безнең алдыбызга .партиябез куйган әнә шул югары таләпләр күзлегеннән чыгып тикшерергә тиешбез.
Татар совет драматургиясенең бүгенге хәле ничек соң? Аның җи- тешсезлекләре нәрсәдә? Аның уңышлы үсешенә нәрсә комачаулый?
Ачык әйтергә кирәк, татар драма-тургиясенең бүгенге хәле канәгать-ләнерлек түгел. Ул укучыларның һәм тамашачыларның бүгенге сорауларына җавап бирә алмый. Безнең театрлар — Татар дәүләт академия театры, Татар дәүләт опера һәм балет театры, колхоз-совхоз- театрлары, үзешчән сәнгать түгә-рәкләре сәхнәгә куярлык яхшы әсәрләр булмаудан аптырыйлар. Соңгы ике-өч ел эчендә безнең драматурглар бик аз яздылар. Язылган әсәрләренең дә күбесе тамашачыны кызыктырырлык та, ышандырырлык та түгел. Шуңа күрә куелган спектакльләр күңелсез, төссез һәм ялыктыргыч булалар һәм аларга халык аз йөри.
Ни өчен соң хәзер драматурглар начар һәм күңелсез итеп язалар? Моның сәбәбе нәрсәдә? Ни өчен элегрәк «Чаткылар», «Ташкыннар», «Мактаулы заман», «Наемщик» кебек тирән эчтәлекле яхшы әсәрләр тудырган күренекле драматург Таҗи Гыйззәт соңгы ике ел эчендә зур игътибарга лаек булырлык яхшы әсәр иҗат иткәне юк? Татар театры сәхнәсе өчен «Миңнекамал», «Тормыш җыры» кебек чынлыклы, тамашачыларны тирән дулкынландырырлык матур әсәрләр биргән Мирсәй Әмир ни өчен пьесалар язудан туктады? «Тукай», «Пугачев Казанда»
91
кебек яхшы пьесалар язган Әхмәт Фәйзи турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Кайчандыр «Урманда» шикелле күңелле комедия биргән Фатих Хөсни дә пьесалар язудан туктады. Моннан өч-дүрт еллар элек «Серләр» пьесасын язган Абдул Әхмәт тә бик әкрен кыймылдый. Үзешчән сәнгать театрлары өчен күп кенә кызыклы әсәрләр язган Әнәс Камал, Гариф Галиев иптәшләр дә бик әкрен һәм бик аз язалар. Драматургия өлкәсенә яшьләр бик аз килә.
Үткәй ел Татар дәүләт академия театры бары тик ике генә оригинал әсәр: Гамир Насрыйның «Кадерле минутлар» исемле комедиясен һәм язучы Шәриф Хөсәеневнең «Профессор кияве» исемле комедиясен куйды. Театр Сәет Кальметевның «Нурия һәм аның дуслары» әсәрен сәхнәдә куярга әзерләнгән булса да, шәһәр тамашачыларына күрсәтеп тә тормастан, репертуардан төшереп калдырды. «Кадерле минутлар» һәм «Профессор кияве» әсәрләренең, әлбәттә, күп кенә уңай яклары бар. Алар безнең бүгенге чынбарлыкны җанлы һәм күңелле итеп чагылдыралар, шуңа күрә дә тамашачының игътибарын үзләренә тарталар. Ләкин бу пьесаларның да җитешсез яклары күп. Кыскасы, безнең драматургиябез тормыш таләпләреннән артта тора.
Моның сәбәпләре, нигездә, бөтен совет драматургиясенә хас булган сәбәпләр. Ләкин, шуның белән бергә, татар совет драматургиясенең үзенә генә хас булган сәбәпләр дә бар. Без бу сәбәпләрнең һәр икесенә дә тукталырга кирәк дип саныйбыз.
КОНФЛИКТСЫЗЛЫК
ТЕОРИЯСЕНЕҢ ЗАРАРЛЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ
■'
Драматургиябезнең һәм театрыбызның үсешенә конфликтсызлык теориясе чиксез зур зарар китерде. Партия безне чынлыкны язарга, тормышны барлык каршылыклары белән чагылдырырга өйрәтә, ә кон-фликтсызлык теориясе хәзергә кадәр моңа комачаулык итеп килде.
1946 елның 26 августында «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында» гы карарында партия Үзәк Комитеты кайбер драматургларның тискәре образларны җанлырак, тулырак итеп күрсәтүгә күбрәк игътибар бирүләрен, ә уңай образларны чырайсыз, җансыз итеп күрсәтүләрен әйтеп, драматурглардан һәм шулай ук театрлардан Совет җәмгыяте тормышын туктаусыз үсешендә чагылдыруны, алдынгы кешеләр үрнәгендә укучыларга, тамашачыларга дөрес тәрбия бирүне таләп итте.
Ләкин партиянең бу таләпләрен кайбер иптәшләр бер яклы гына аңладылар. Кызганычка каршы, мондый иптәшләр тәнкыйтьчеләр арасында да, драматургларның үзләре арасында да, бигрәк тә элекке Сәнгать эшләре идарәсе һәм реперт- ком кешеләре арасында да күп кенә булды. Бу карарны аңлау менә бу рәвештәрәк иде: тормышны үсешендә күрсәтергә, — димәк, безнең кешеләрне һәхм тормыштагы хәлләрне тормышта бүген булганча түгел, ә бары тик иртәгә ничегрәк булырга тиеш булса, шулай итеп күрсәтергә. Тискәре кешеләрне, тискәре хәлләрне бөтенләй дә күрсәтеп торуның кирәге юк, чөнки алар безнең социалистик җәмгыять өчен характерлы түгелләр, типик түгелләр. Алар бүген бар, ә иртәгә булмаячак. Димәк, шулай булгач, драматург бары уңай геройларны, безнең тормыштагы уңай якларны гына күрсәтергә тиеш. .
Әнә шулай итеп драматургиядә конфликтсызлык теориясе туды. Ә бит конфликт, көрәш—драматургиянең җаны. Аңардан башка, ягъни уңай белән тискәренең кискен бәрелешеннән башка, новатор белән консерваторның, алдынгы кеше белән артта өстерәлүче кешенең кис-кен көрәшләреннән башка, кешеләрнең характерын да күрсәтеп булмый, тамашачыны дулкынландырырлык кызыклы сюжет та биреп булмый. Әнә шул хәл драматургиядә бер-бер артлы күңелсез, конфликтсыз әсәрләр барлыкка килүгә сәбәпче булдылар. Яки конфликт булса да бик кечкенә, тискәре белән

Р2
уңай арасында түгел, ә уңай белән үтә уңай, ягъни яхшы белән бик яхшы арасында булган зәгыйфь конфликтлар гына иде. Бу, башлыча, драматургларның һәм күп кенә язучыларның типиклык мәсьәләсен ялгыш аңлауларыннан килде. Безнең драматурглар типиклыкны, иптәш Маленков әйткәнчә, социаль көчләрнең асылын бөтен тулылыгы һәм кискенлеге белән гәүдәләндерә торган нәрсә дип түгел, бәлки, күбрәк таралган һәм ешрак очрый торган нәрсә дип исәпләп килделәр. Шуның нәтижәсендә без үзебезнең пьеса-ларыбызда тормышны, тормыштагы хәлләрне тирәннән уйлап, гомуми-ләштереп түгел, бәлки өстән-өс- тән генә, схематик рәвештә генә чагылдырып килдек. Шуның нәтиҗәсендә үк без үзебезнең пьесала- бызны артык гадиләштереп, вульгарлаштырып, «производство», «колхоз», «терлек үрчетү» темаларына язылган пьесалар дип йөртә башладык.
Безнең пьесаларда үзләренең уйлары, эчке хисләре, үзенчәлекле характерлары белән җанлы кешеләр гәүдәләндереп күрсәтеләсе урында, нинди дә булса бер производство, аны яхшырту, эшләп чыгарыла торган продукциянең саны, сыйфатын күтәрү һәм гомумән техника, технология турында сүз бара. Әгәр без мехчылар турында пьеса язсак, баштан ахырына кадәр бары тик мех турында гына сөйлибез, әйтерсең лә безнең мехчылар бары тик мех белән генә яшиләр. Корыч коючылар турында язсак, бары тик алардан корыч турында гына сөйләтәбез. Әйтерсең лә безнең корыч коючыларыбыз корычтан башка нәрсәне белмиләр дә, белергә дә теләмиләр.
Безнең драматургиядә хәзер бер шаблон конфликт төп урын алды. Дөресрәге, һәрбер пьесада диярлек, параллель рәвештә вак-вак ике шаблон конфликт бара. Берсе аның — производство конфликты, ягъни продукциянең санын һәм сый фатын күтәрү өчен көрәш, икенчесе — мәхәббәт яки семья мәсьәләсенә бәйләнгән конфликт. Кайчакта алар бер-берсе белән бәйләнгән, бер-берсенә үрелгән булалар, ә кайчакта бөтенләй бәйләнмиләр дә. Бу конфликтлар шул кадәр шаблонга әйләнделәр, хәтта тамашачылар пьесаның ничек тәмам булачагын белү генә түгел, пьесада вакыйга ничек үсәчәгенә, алдагы картиналарда геройларның бер-берсенә нәрсәләр әйтәчәгенә кадәр алдан ук белеп торалар. Кагыйдә буларак, производство темасына язылган пьесаларда конфликт алдынгы белән артта калучы кешеләр арасында була. Алар арасында бәхәс башлана, ул сүлпән генә үсә, күп вакытта бу бәхәс, кычкырыш хәрәкәттә түгел, ә сүздә генә бирелә. Һәм, әлбәттә, алдынгының җиңеп чыгуы белән тәмам була. Пьесаның финалында җиңүче хөрмәтенә «ялкынлы» речьләр сөйләнә, музыка уйнала, тантаналы җыр күтәрелә.
Мисал өчен) сезгә менә Әнәс Камал һәм Халик Садри иптәшләрнең Республика Күчмә Театрында барган «Бәхет нурлары» исемле пьесалары. Анда чуен һәм чуенны ничек итеп кою турында сүз бара. Озын итеп, күңелсез итеп техник терминнар белән сөйләнә торган һәм шуңа күрә дә тамашачыны ялыктыра торган сүзләр. Пьесаның исеме бик матур — «Бәхет нурлары». Ләкин безнең тамашачыны әйбәт исем белән генә театрга китерү мөмкин түгел. Аңа тирән эчтәлекле, җанлы, тормышны дөрес чагылдырган ях-шы әсәрләр кирәк, кызыклы, җанлы характерлар кирәк. Ә безнең пьесалардагы шикелле, «Бәхет нурлары» әсәрендәге шикелле маникеннар, күләгәләр кирәк түгел. Шуның өчен дә тамашачылар бу пьесадагы ниндидер ясалма кешеләрнең чуен турында барган күңелсез сүзләрен) тыңлап торырга теләмәделәр, спектакльгә йөрмәс булдылар. Шулай итеп пьеса театр репертуарыннан төшеп калды. Риза Ишморатның Татар дәүләт академия театрында барган «Яңа бистәдә» исемле пьесасы белән дә шуңа охшашлы хәл булды. Биредә сүз чуен турында түгел, ә асыл мех турында бара. Ләкин тамашачылар мех турында да сөйләшүләрне тыңлап утырырга те-ләмәделәр һәм спектакльгә йөрүдән

93
туктадылар. Автор пьесаны нигездән төзәтеп үзгәртеп язарга мәҗбүр булды. Мирсәй Әмирнеп. колхозда югары уңыш алу өчен көрәш темасына язылган «Җыр дәвам итә» исемле әсәре белән дә шундый ук хәл булды. Мирсәй Әмирнең. «Миң- некамал», «Тормыш җыры» исемле әсәрләрен рәхәтләнеп караган тамашачы, аның бу пьесасын карарга теләмәде, шуңа күрә дә театр бу спектакльне ике-өч мәртәбә сәхнәгә күрсәтү белән үк репертуардан! төшереп калдырырга мәҗбүр булды. Кызганычка каршы, мондый хәлләр безнең театрларда еш кына була һәм моның өчен, әлбәттә, иң элек, авторлар үзләре, дөресрәге, аларның художество ягыннан эшләнеп бетмәгән пьесалары гаепле.
Хәзер инде безнең производство темасына язылган пьесаларда параллель булып бара торган, шулай ук шаблонга әйләнгән мәхәббәт, семья мәсьәләләренә корылган конфликтлар турында берничә сүз.
Ул шаблон менә нәрсәдән гыйбарәт: пьесаның башында егет белән кызның бер-берсенә булган мәхәббәтләре күрсәтелә. Кинәт алар арасында бер аңлашылмау килеп чыга, конфликт башлана. Күбрәк ул производство мотивлары аркасында килеп туа. Конфликт үсә, куера, егет белән кыз кычкырышалар, талашалар, ниһаять, бара торгач, куерган болытлар тарала башлый һәм, ахырда, алар бер-берсе белән аңла-шалар, татуланышалар. Мәхәббәтне әнә шундый схема белән күрсәтү безнең пьесаларда шулкадәр күбәйде, тамашачының хәтта хәзер аны карыйсы да килми һәм, туры гына әйткәндә, андый мәхәббәткә ышанмый да.
«Кадерле минутлар», «Тын алан шаулый», «Якын дус» пьесаларында мәхәббәт әнә шундый схема, белән күрсәтелә. Мисал өчен «Кадерле минутлар» пьесасындагы Әлфия белән Ильяс арасындагы мәхәббәтне алыйк. Пьесаның башында — экспозициясендә автор Әлфия белән Ильяс арасындагы саф мәхәббәтне тирән итеп бирә. Ләкин беренче тапкыр очрашуда ук алар арасында аңлашылмау килеп чыга, бер-беренә үпкә, шелтә башлана. Шуисын да әйтергә кирәк, бу үпкә һәм ачуланышу, үткәндә булган бер очраклы аңлашылмаудан гына килеп туган икән!. Әгәр дә тормыш логикасы буенча, вакыйга һәм характерларның үз логикалары таләп итүе буенча алар беренче очрашуда ук бер-берсе белән сөйләшеп аңлашкан булсалар, әлбәттә, һичбер аңлашылмау да, үзара ачуланышып йөрүләр дә булмас иде. Ләкин пьесадагы Әлфия белән Ильяс болай эшләмиләр, үз табигатьләренә, ха-рактерларына каршы килеп булса да, үзара мөнәсәбәтләрен кискенләштерәләр, үпкәләп, ачуланып бер- берсенә бик ямьсез һәм чәнечкеле сүзләр әйтәләр. Бу шулай пьесаның ахырына кадәр сузыла. Тик ахырда, пәрдә ябылыр алдыннан гына, алар бер-берсе белән аңлашалар.
«Яңа бистәдә» пьесасындагы Әнвәр белән Гөлсинә арасындагы мәхәббәт тә, «Җыр дәвам итә»дә Мостафа белән Сара арасындагы мөнәсәбәт тә әнә шундый итеп биреләләр. «Таң кызы»ндагы мәхәббәт тә шулай күрсәтелә. Ә инде «Бәхет нурлары» пьесасындагы Аня белән Муса арасындагы мәхәббәт нәкъ «Крокодил»дагы карикатурага охшый. Пьесаның икенче пәрдәсендә егет белән кыз арасында мәхәббәт турында аңлашу бара. Бу аңлашу, әлбәттә, бик тупас һәм ясалма итеп бирелә.
М уса (китәргә барган җиреннән тукталып). Иртәгә үк язылышабызмы. Аня?
Аня. О, юк!.. Синең мәхәббәт утында эрүең кирәкми әле. Илебез өчен, бәхет ялкынында чыдамлы чуенның эрүе кирәк! Әйе, әйе!..
Безнең пьесаларда күрсәтелә торган мәхәббәт шул рәвешчә күрсәтелә.
Турысын әйтергә кирәк без — драматурглар — мәхәббәт турында яза белмибез. Кешеләрдәге бу иң тирән, иң югары хисне, совет кешеләренең көчле һәм матур итеп сөя белүләрен бик төссез, кызыксыз итеп күрсәтәбез. Безнең пьесаларда егет белән кыз бер-берсен чын йөрәктән түгел, бары тик бер исәп белән, салкын акыл белән генә яраталар.
94
Мәхәббәт икс яшь йөрәкнең дәртле хисләре белән түгел, ә егетнең я булмаса кызның производство планын ничек үтәвеннән чыгып билгеләнә.
Безгә бары тик профессияләр, теге яки бу урында хезмәт итә торган кешеләр, ягъни предприятие директорлары, партия оешмасы секретарьлары, фабком, завком, цех начальниклары һәм аларның туры- дан-туры эшләре турында гына язудан туктап Совет Кешесенең уй һәм хисләрен, аның тулы характерын чагылдырган җанлы образлар иҗат итәргә кирәк.
Константин Симонов бу мәсьәләгә кагылып, бик дөрес фикер әйтте: «Партия работникларының, уңай образларын иҗат итәргә тырышканда безнең кайбер драматурглар сәбәп һәм нәтиҗә төшенчәләрен бутыйлар: аларча кеше секретарь булган өчен яхшы булып чыга. Ә эш бөтенләй киресенчә. Кешенең секре-тарь булуы аның яхшы кеше, яхшы коммунист булуыннан килә. Секретарь постында яхшы, лаеклы кеше эшләү — безнең тормышта типик бер хәл».
Мәхәббәтне һәм семьяны коммунизм төзүгә комачаулый торган нәрсә сыманрак итеп күрсәтүне, аны иң арткы планга калдырып, ул турыда очраклы рәвештә генә язуны бетерергә кирәк. Мәхәббәт һәм семья турында бер дә тартынмыйча, көр тавыш белән киң итеп, җанлы һәм тирән итеп, тамашачыларның йөрәген тетрәтерлек итеп, дулкынланып, көчле поэзия теле белән язарга кирәк.
Ләкин югарыда әйтелгән фикерләрдән чыгып, производство һәм колхоз темасына язарга кирәкми рәвешендә куела дигән ялгыш нәтиҗә ясарга ярамый. Юк, сүз башка турыда бара. Кешеләрне үзләре эш-ли торган эшләреннән аерып алып күрсәтү һич мөмкин түгел. Сүз безнең пьесаларыбызда җанлы кешеләр, тулы образлар, типик шартларда типик характерлар иҗат итү турында бара. Хезмәт кешесе безнең бөтен әдәбиятыбызда, шулай ук драматургиядә дә һәркайчан үзәк фигура булып калачак.
Без, әлбәттә, хезмәт кешесе турында, аның эше турында, производстводагы новаторлар турында язарга тиешбез. Ләкин җанлы итеп, матур итеп, аларның эчке уйларын, хисләрен, шатлык һәм кайгыларын ачып, һичбер ялтыравыклы буяуларга буямыйча, аларның төп харак-терларын ачып, чынлыклы итеп язарга тиешбез.
УҢАЙ ГЕРОЙЛАРНЫ ИҖАТ ИТҮ ТУРЫНДА
Укучыны һәм тамашачыны тулысыңча ышандырырлык җанлы уңай образлар иҗат итә белмәү безнең драматургиябезнең иң җитешсез як-ларының берсе булып тора. Татар совет драматургиясендә булган безнең бу өлкәдәге уңышларны бөтенләй юкка чыгару, әлбәттә, дөрес булмас иде. Сүз юк, татар совет драматурглары һәр яктан мактап телгә алырга мөмкин булган күп кенә җанлы образлар иҗат иттеләр. Мәсәлән, «Ташкыннар» пьесасындагы Биктимер, Мирвәли, Гайнавал образлары, «Чаткылар»- дагы Рамай, «Миңнекамал» пьесасындагы А^иңнекамал, Маһинур, райком секретаре Гыйльманов,. «Тормыш җыры»ида Фатыйма һәм Шәйхулла карт, Газиз Иделленең «Дәүләт Бәдриев» исемле пьесасын- да Дәүләт Бәдриев образы, «Куш- нарат»та — Йолдыз; Гөлбәдәр,' Хө-сәен, «Профессор кияве»ндә токарь Рөстәм һәм тагын шундый, та-машачыларның күңелендә тирән эз калдырган, байтак кына образларны күрсәтергә мөмкин. Ләкин без аларны татар драматургиясе тудырган тискәре образлар белән чагыштырып карасак, алар бөтенләй югалып кала дияргә мөмкин. Алар сан ягыннан да күбрәк һәм художество ягыннан да тулырак, кызыклырак итеп бирелгәннәр. Аларның һәркай- сының үзләренә генә хас характер-лары бар, үзләренә хас телләре бар. [Шул ук Таҗи Гыйззәтнең «Ташкын- ’ нар» пьесасындагы Зәмзәмбану, Басари, Ясәви, Әхтәри, Шәүлиха- новлар гаять көчле образлар итеп j эшләнгәннәр.
95
. Бу, әлбәттә, яхшы. Бу мактарга лаек булган як, тик уңай образларның начар, тонык эшләнүе бер дә гафу ителә торган хәл түгел. Уңай образларның күпчелеге кешеләргә хас булган сыйфатлардан, харак- f тердан, уй һәм тойгылардан мәхрүм' итеп биреләләр. Алар үзләренең/ алып бара торган төп эшләреннән/ башка нәрсәне белмиләр дә. Алар! социалистик ярышка өндәп, продукциянең санын һәм сыйфатын күтәрергә өндәп, бик озын итеп, акыллы сүзләр сөйлиләр. Алар, әлбәттә, бик акыллы һәм шат күңелле булалар. Көчле ихтыярлы булалар, яңгыравыклы сүзләр белән үгет-нәсихәт сөйлиләр, ләкин... бөтен бәла шунда, тамашачыны ышандырырлык җайлы £ёше булмнгйл^арГ^Бифәк^тә^беТЛар- fnn җитәкчелэ’ретг, партия оешмасы секретарьларын әнә шундый итеп күрсәтәбез. Безнең пьесаларда партия оешмасы секретарьлары төп конфликтка, төп вакыйгага органик рәвештә катнаштырылмый. Алар кирәк-кирәкмәс вакытта килеп керәләр дә вәгазь-нәсихәт сөйләп чыгып китәләр. Шуның белән сәхнәдәге эшләре дә бетә. Мәсәлән, «Яңа бистәдә», «Кушнарат», «Директор Тар-ханов» пьесаларындагы партия оешмасы секретарьлары шундыйлар. Абдулла.- Әхмәтнең „«Серләр» пьесасындагы партия райкомы секретаре Хэйров та шундый. Пьесада ул ин начар эшләнгән образларның берсе. : Төп вакыйгага органик рәвештә катнашмый, бары тик юл уңаеннан, үтеп барышлый гына туктап, баштагы картиналарда берничә акыллы сүз әйтә дә, соңыннан бөтенләй юкка чыга. Пьеса өчен кирәге дә юк. «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан «Профессор Сама- тов»тагы Обком секретаре Мусин турында да нәкъ шундый ук фикер әйтергә мөмкин. Ул да төп вакыйгага органик рәвештә катнашмый, вакыйганың үсешендә һичбер төрле роль уйнамый. Ул бик йомшак, күңелсез һәм хәрәкәтсез итеп бирелгән образ. Автор пьесаны төзәткән вакытта, әлбәттә, аның ясалма образ икәнен яхшы аңлаган һәм китап итеп басарга биргәндә аны төшереп калдырган. һәм моңардан әсәрнең идея-художество эчтәлегенә аз гына да зарар килмәгән, киресенчә, әсәр җыйнакланган һәм кызыкланган гына. Менә бу факт үзе генә дә Мусин образының әсәргә ялгыш, очраклы рәвештә керүе турында сөйли. Әгәр без татар драматургиясенең иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Ташкыннар» пьесасын алсак, анда да шул ук хәлне күрәбез. Зәмзәмбануның, Басари белән Ясәвинең үзләренә хас характерлары бар, алар җанлы образлар, ә менә әсәрнең башыннан ахырына кадәр катнашучы большевик Артамонов образының үзенә хас характеры да, теле дә юк. Ул тик коры сүзләр генә сөйләп йөрүче кеше.
Әгәр без пьесаларыбыз аша тама-шачыларны коммунизм рухында тәрбия итәргә алынганбыз икән, укучы һәм тамашачыларга үрнәк була алырлык, уңай образлар бирүне үзебезнең бурычыбыз дип санарга тиешбез.
ДРАМАТУРГЛАРЫБЫЗНЫҢ МАСТЕРЛЫГЫ ТУРЫНДА
Безнең драматургларыбыз драматургия законнарын, сәхнә законнарын начар беләләр яки, совет тормышы, социалистик чынбарлык иске драматургия законнарына сыймыйлар, дигән сылтау белән, бу закон нарны санга алмыйлар. Социалистик эчтәлек яңа формаларны сорый һәм шунлыктан безгә иске законнарны өйрәнеп торуның, ә аннан да бигрәк — пьесаларны бу законнар буенча язуның кирәге юк, диләр. Бу һич дөрес түгел. Безнең драматургиябезнең артта калуының төп сә-бәпләреннән берсе дә әнә шунда. Форма һәм эчтәлек мәсьәләләрендә марксистик диалектиканы бөтенләй аңламауда. Марксистик-ленинчыл сәнгать теориясен аңламауда.
Әлбәттә, безнең тормышыбызның эчтәлеге революциягә кадәрге белән чагыштырганда тамырыннан үзгәрде. Шулай ук ул капиталистик илләрдәге тормыштан да принципта *ук аерылып тора. Бездә тормышның чын хуҗасы хезмәтчел халык. Бездә
96
прогрессив күренешләр, алдынгы идеяләр, уңай карашлар өчен бөтен шартлар тудырылды. Иске, консерватив карашларның, гомерен кичереп бара торган, тискәре күренешләрнең җирлеге көннән-көн бетә бара. Тормыштагы менә шушы яңа эчтәлек әдәбият һәм сәнгатьнең дә эчтәлегенә һәм формасына тәэсир итми кала алмый. Тормышыбызны тулы итеп һәм дөрес күрсәтү өчен безгә, иске классик формалардан файдалану белән беррәттән, яңа формаларны да эзләп табарга кирәк. Яңа сурәтләү чаралары, яна психологик коллизияләр, яңа ситуацияләр табарга кирәк. Тормышның яңа эчтәлеге бездән әнә шуны таләп итә.
Ләкин бу әле драматургиянең классик законнарын, инде гомере беткән дип карап, читкә кагарга, юлдан алып ташларга кирәк, дигән сүз түгел. Киресенчә, без алардан файдаланырга, аларны өйрәнергә тиешбез. Актив төстә, иҗади яктан өйрәнергә тиешбез. Бөтендөнья һәм рус драматургиясенең иң яхшы иҗади үрнәкләрен белмәгәндә, Шекспир һәм Шиллер, Мольер һәм Лопе де Бега, Гоголь һәм Островский, Чехов һәм Горький әсәрләрен белмәгәндә, үзебезнең татар классикасы, совет драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре белән таныш булмаганда яхшы пьесалар тудыру мөмкин түгел.
Комсомолның III съездында сөйкәгән речендә В. И. Ленин болай дигән иде:
«Без коммунизмны бары тик иске җәмгыятьтән безгә калган белемнәр, оешмалар һәм учреждениеләрнең суммасыннан гына, кеше көчләре һәм сред ствол арының шул иске җәмгыятьтән калган запасы белән генә төзи алабыз»... «Кешелек дөньясының бөтен үсеше тудырган культураны төгәл белү юлы белән генә, аны яңадан эшләү юлы белән генә пролетариат культурасын төзергә мөмкин икәнен ачык аңлау булмаганда, без бу бурычны чишә алачак түгелбез».
Без Ленинның бу даһи күрсәтмәләрен оныта алмыйбыз, онытырга хакыбыз юк.
Без, драматурглар һәм, беренче чиратта, союзның драматурглар секциясе, драматургиянең теориясе һәм техникасы мәсьәләләренә бөтенләй игътибарсыз карыйбыз. Шуңа күрә дә безнең пьесаларыбыз эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да төссез, сүрән, таркау булып чыгалар.
Бездә пьесаның планы күбесенчә яхшы ук кызыклы була, ә инде ком-позициясенә, сюжетына килгәндә, шактый ук күңелсез була башлый. Күп вакыт драматурглар экспозиция, бәйләнеш, кульминация, чишелеш кебек һәрбер драма әсәре өчен әлбәттә шарт булган иң кирәкле элементларны исәпкә алмыйлар, характер һәм индивидуаль тел мәсьәләләре белән исәпләшмиләр. СССР Совет язучылары союзы правление- сенең XIV пленумында Борис Лавренев, бу мәсьәләгә кагылып, болай диде: «Инженер өчен югары математиканы белү шарт булган кебек, драматург өчен дә барлык художе-ство чараларын тулысынча белү шарт. Пьесаны ничек башларга, аның барышында төп идея юнәлешен ничек үстерергә, аны геройларның уйларында һәм хәрәкәтләрендә күбрәк ышандырырлык итеп ничек чагылдырырга, ал арның характерларын тамашачыга ничек күрсәтергә икәнлекне ачык аңламаганда—драматургия юк».
Бу бик дөрес. Драматургия законнары тулы бәяле, ачык сәхнә характерларын, үткен, кызыклы һәм дөрес бара торган вакыйгаларны таләп итә. Моны шулай ук Добролюбов, Белинский һәм Горький, театр сәнгатенең күренекле мастерлары К. С. Станиславский һәм Вл. Ив. Немирович-Данченко таләп итте.
Без үзебезнең татар совет драма-тургиясенә тик шушы таләпләр аша гына карарга тиешбез. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, безнең драматургларыбыз әле бу таләпләр белән исәпләшеп бетермиләр. Кайчакларда без пьеса язганда бернинди дә сәхнә законнарын танымыйбыз. Менә шуннан инде безнең драматургиябез дә, театрларыбыз да, тамашачыбыз да зыян күрә. Әгәр без пьесаларыбызны драматургия за
7. .C. Ә.- № 2. 97
коннары ягыннан, яки, һич булмаса, вакыйгаларның үсеше ягыннан, аларның логик эзлеклелеге ягыннан гына булса да тикшереп карасак, аларның бик зур күпчелегендә без эзлеклелек тә, логика да тапмаячакбыз.
Бу уңай белән Г. Насрыйның «Кушнарат» пьесасын) карыйк. Ул Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә яхшы ук зур уныш белән барды. Тамашачының игътибарын үзенә тартты, һәм, әйтергә кирәк, бик урынлы тартты. Чөнки ул без-нең үгет-нәсихәт бирә торган, күңелсез, эчпошыргыч пьесаларыбызга чагыштырганда, үзенең жанлылыгы, күңеллелеге белән аерылып тора. Анда күп кенә комедия характерлары, һәйбәт кенә юмор, матур жырлар, яхшы музыка бар, аерым персонажларның теле үткен һәм үзенчәлекле итеп бирелгән. Ә инде бу пьесага сюжет төзеклеге, вакыйгаларның дөрес барышы ягыннан, геройларның хәрәкәтләре аларның характерына ничек бәйләнтән булу ягыннан карасак, кыскасы — драматургия законнары аша карасак, «Кушнарат» пьесасы әле бу законнарга туры килеп бетми дигән нәтиҗә ясарга туры килә.
Асылда пьеса ике яртыдан, ике кисәктән тора. Икенче төрле итеп әйткәндә, ул уртасында тәмамлана, ә шуннан соң яңадан башлана. Беренче яртысында сүз колхозларны берләштерү турында, колхоз активының бу берләшүгә каршы булган консерватор председательгә каршы көрәше турында бара. Ахырында председател ьпе ур ы н«ы н н а н алалар. Мәсьәлә шуның белән чишелә. Аннары пьесаның икенче өлеше башлана. Монда инде — иген уңышын күтәрү өчен яңа председатель Харис Сабиров җитәкчелегендә бара торгам көрәш. Колхоз югары уңышка ирешә. Шул уңай белән колхозга партия Өлкә Комитетыннан телеграмма алына. Ыәкъ финал алдыннан гына Харис шул телеграмманы укый. Телеграмманың текстын китереп торуның кирәге юк. Телеграммада колхозны 1800 гектар мәйданда 154 пот уңыш алу белән котлый-лар. Пьесаның икенче кисәге әнә
шулай бетә. Бу инде икенче тапкыр чишелеш.
Әлбәттә, бу ике кисәк бер-берсенә бәйләнмәгән дип әйтеп булмый. Бәйләнеш бар. Пьесаның ахырына кадәр дәвам иткән конфликт та бар. Бу — мондый хәлләрдә коткару ролен уйнаучы мәхәббәт конфликты. Ләкин бу конфликт та чынлыкка ошамый, ул тик автор теләге белән генә пьеса азагына кадәр сакланып бара. Монда вакыйгалар логикасы да, характерлар да, кирәклек тә, ихтималлык та юк. Драматургия законнары буенча исә болар беренче роль уйнарга тиешләр иде.
Социалистик реализмга нигез салган, үзе дә егермеләп бик яхшы пьесалар язган Алексей Максимович Горький сүзләрен укып карыйк: «Пьеса — драма, комедия — әдәбиятның иң кыен формасы, чөнки пьеса өчен анда катнашучы һәрбер кешенең, автор аңлатмаларыннан башка гына, сүз белән дә, эш белән дә үзеннән үзе характерланган бу- t луы кирәк». Драматургиянең атаклы мастерының бу бик матур сүзләрен без еш кына онытабыз.
Драматургия осталыгын тулысын- ча үзләштермәгәндә, марксизм-ленинизм философиясен тирәнтен өйрәнмәгәндә, тормышны өйрәнмәгәндә, без яхшы пьесалар бирә алмаячакбыз.
Тагын бер мәсьәләгә кагылып үтми булмый. Безнең геройларыбыз бернинди кыенлык күрмичә бик зур уңышларга ирешәләр. Бу безнең бик күп пьесаларыбызда шулай. Без әкияттәге шикелле бер таяк селтәү белән искиткеч югары уңыш үстерәбез, норманы икеләтә, өчләтә арттырып үтәп, бик яхшы сый-фатлы продукция бирәбез. Ул гына да түгел, хәтта шундый ук «сихер» белән кешене дә үзгәртәбез. Иң әшәке консерваторны үзгәртү өчен дә безгә берничә көн, хәтта берничә сәгать җитә. Кайчакларда партия җитәкчесенең әйткән бер сүзе белән үк нинди булса да акылдан язган бюрократ бик яхшы, аңлы кеше бу-лып китә. Барыннан да бигрәк шунсы кызганыч, боларны барысын да без социалистик реализм итеп күрсәтәбез
98
Шушы мәсьәләне драматурглар алдына куйсаң, аларныц кайберләре болай жавап бирәләр: «Булса соң, чын тормышта андый нәрсә юк икән, моның өчен тормыш үзе гаепле. Ул булырга тиеш һәм булачак, чөнки тормыш һаман үсен, үзгәреп тора, ә без аны шундый үсештә күрсәтергә тиешбез һәм күрсәтәбез».
Мондый күренешләрнең сәбәбе безнең драматургия мастерлыгын начар белүебездә генә түгел. Без тормышны, кешеләрне начар беләбез. Д\енә төп сәбәп нәрсәдә. Башка шәһәрләрдә бөтенләй диярлек б ул м ы й быз. А выл л а р да, кол х оз л а р - да, башка республикаларда, завод- фабрика лар да, төзелешләрдә сирәк булабыз. Җанлы кешеләр белән аралашмыйбыз. Дөрес, ижат коман-дировкаларында булгалыйбыз. Ләкин алар, бик кыска вакытлы булганлыктан, безгә бернәрсә дә бирмиләр. Бу вакытта тормышны йөгрек кенә өйрәнергә, кешеләрне, күренешләрне читтән карап кына үтәргә туры килә. Ләкин бу житми. Тормышны тнрәнтен, ижади төстә өйрә-нергә кирәк, аңа актив катнашырга, күренешләргә үзең бәя бирергә кирәк. Тик шуннан соң гына аларны художество чаралары белән үз әсәрендә күрсәтергә мөмкин. Язучы тик үзе белгән нәрсә турында гына, үзе кичергәннәр, үзе хис иткәннәр турында гына дөрес, ышандырырлык һәм тәэсирләндерерлек уңышлы әсәр бирә ала.
Ни өчен Горький Горький була алган? Чөнки ул тормышны тирән- тен белгән, үзенең геройлары белән якыннан таныш булган, алар белән бергә торган», бергә эшләгән. Николай Островский үзенең «Корыч ничек чыныкты»сын шулай ук тормышны яхшы белгәнгә күрә яза алган. Мондый мисалларны меңнәрчә китерергә мөмкин. Үзебездән бер мисал китерик.
Таҗи Гыйззәт үзенең «Татпкын- нар»ыи ни өчен шундый кызыклы һәм жанлы итеп бирә алган? Чөнки ул татар авылының революциягә кадәрге тормышын яхшы белә, үзенең геройларын белә, яшьлек елларын үзе шулар арасында үткәргән, аларныц кайгысын да, хәсрәтен дә уртаклашкан. Ә мено шул ук авторның «Алсу таң» пьесасы дидактик булып;’’’’күп урыннарында чынлыкка туры килми торган булып чыкты. (Ни өчен? Чөнки автор бүгенге колхоз тормышын, колхоз кешеләрен читтән торып кына белә, колхозларда сирәк була. Квалификацияле драматург Мирсәй Әмир дә нәкъ менә шул сәбәп белән, ягъни үзенең геройларын өстән генә белгәнгә кү-рә, профессорлар, галимнәр тормышыннан дөрес, ачык, яхшы пьеса бирә алмады. Ә менә башлап язучы драматург Ш. Хөсәснсвиең «Профессор кияве» пьесасын зур кызыксыну белән карарга мөмкин. Дөрес, аны әле тәмам эшләнеп житкән, бик| яхшы пьеса дип әйтеп булмый. Ләкин ул шактый жанлы, кызыклы Һәм аннан да бигрәк — торхмышны дөрес күрсәтә. Биш ел буена медицина институтында укыган авторның үз геройларын, аларныц характерын, уйларын, теләкләрен, хыялларын, омтылышларын, үз-үзләрен ничек тотуларын, сөйләү манераларын бик яхшы белгәнлеге күренеп тора.
Кыскасы, әгәр без тормышны дөрес күрсәтә торган драма әсәре бирергә телибез икән, эш бүлмәләреннән, Матбугат йортыннан чыгып китәргә, тормышның эченә, халык массасы арасына, геройларыбыз арасына барырга кирәк. Алар арасында яшәргә һәм эшләргә, аларныц кайгысын, шатлыгын уртаклашырга кирәк.
ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ КАЙБЕР БУРЖУАЗ-МИЛЛӘТЧЕ- ЛЕК ИДЕОЛОГИЯСЕ КҮРЕНЕШ- ЛӘРЕ ТУРЫНДА
Соңгы елларда, башка жанр әсәр-ләрендәге кебек үк, пьесаларыбызда да идея-политик эчтәлек шактый югары күтәрелде. Татар драматургиясе хәзерге заманның әһәмиятле темаларына, совет кешеләренең тормышын күрсәтүгә, тамашачылары- бызны коммунизм рухында, халыкларның ленинчыл-сталиичыл дуслыгы рухында тәрбияләүче пьесалар тудыруга күбрәк игътибар бирә башлады.
99
Партиябез Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарында бездә идеология фронтында булган кимчелекләр, бозулар бик ачык һәм конкрет курсәтелгәт иде. Безнең язучы- ларыбызның бу карардан дөрес нәтиҗә ясаганлыкларын һәм бу ка-рарга үзләренең яңа әсәрләре белән җавап биргәнлекләрен әйтми үтеп булмый. Ләкин хәзер инде, бездә бу яктан бөтенесе яхшы, әсәрләре- безнең югары идея-политик эчтәлеге өчен көрәшне инде туктатырга мөмкин, дип әйтергә безнең бернинди хакыбыз юк. Социалистик идеология өчен көрәшне һәртөрле йомшарту буржуаз идеологиянең көчәюенә китерә. Политик уяулыкны йомшарту буржуаз-милләтчелек идеологиясе калдыкларын җанландыра.
Партия Үзәк Комитеты үзенең ка-рарында драматург Н. Исәнбәтнең тупас политик ялгышларын, милләтчелек характерындагы хаталарын күрсәткән иде («Идегәй» пьесасы). Заманында Н. Исәнбәт бу хаталарны таныган, үзенең карашларындагы ялгышлыкны икърар иткән иде. Ләкин Исәнбәт әле һаман да үзенең милләтчелек карашларыннан ваз кичмәгән икән, ә аның әсәрләрен бастырырга хәзерләгән иптәшләр моны сизмәгәннәр.
«Миркәй белән Айсылу» пьесасында Исәнбәт буржуаз милләтчеләрнең иң реакцион хәрәкәте булган җәдитчелекне яклап чыга, аны мәгърифәтчелек белән тиңләштерә.
8 нче класс өчен әдәбият дәреслеге уңае белән чыгарган карарында КПСС Өлкә Комитеты бюросы бу мәсьәләгә ачыклык керткән иде: соңыннан контрреволюция юлына баскан пантюркистлар, панисламистлардан торган җәдитчеләр белән татар халкының җәмәгатьчелек фи-кере үсешендә прогрессив роль уйнаган һәм революциянең беренче көннәрендә үк инде, һич икеләнмичә, совет власте платформасына баскан мәгърифәтчеләр арасында һичбер уртаклык юк. Мәгърифәтче Каюм Насыйриның XIX гасыр азагында татар халкының прогрессив культурасы үсешенә бик зур өлеш кертүе һәркемгә билгеле. Шуңа ка-рамастан Татарстан китап издатель- ствосындагы иптәшләр, Нәкый Исәнбәт пьесаларын бастырырга хәзерләгәндә, Өлкә Комитеты бюросының бу карарын онытканнар, партия Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарын онытканнар. Ни өчен? Чөнки алар, хәзер инде безнең татар әдәбиятында, татар драматургиясендә милләтчелек күренешләре бетте һәм аңа каршы көрәшне туктатырга мөмкин, дип уйлаганнар булса кирәк. Менә шушы хәл гамьсезлеккә, партия уяулыгы йомшаруга, кайбер иптәшләрнең үзләренең бурычларына җавапсыз карый башлауларына китерде.
Буржуаз идеологиянең һәртөрле күренешләренә каршы, әсәрләребез- нең югары идея-политик эчтәлеге өчен көрәш моннан соң да әдәбиятыбызның төп бурычы булып калырга тиеш.
ТЕАТР ТӘНКЫЙТЕ ТУРЫНДА.
Татар драматургиясенең торышы канәгатьләнерлек булмаган кебек, театр тәнкыйтенең дә торышы һич тә канәгатьләнерлек түгел.
Безнең газеталарыбыз, журналларыбыз драматургия мәсьәләләренә һәм театр постановкаларына бик аз игътибар бирәләр. Кайбер кызыклы һәм эчтәлекле рецензияләрне исәпкә алмаганда, гомумән, рецензияләр өстән генә язылалар, пьеса-ларның һәм постановкаларның уңышлы һәм уңышсыз якларына тирән анализ ясалмый. Газета рецензияләрендә ниндидер бер шаблон урнашкан. Башта бик коры гына һәм өстән-өстән генә пьесаның эчтәлеге сөйләнә, шул уңай белән аның уңышлы һәм уңышсыз яклары әйтеп үтелә, аннары баш рольләрне башкаручылар турында бер-ике юл языла, икенче дәрәҗәдәге рольләрне уйнаучы артистларның фамилияләрен санап чыгалар, әлбәттә, аларга нинди булса да бәя бирелә һәм ахырында декорация һәм музыка турында бер- ике сүз әйтелә. Билгеле, мондый рецензияләр укучыларга да, драматургларга да, режиссерларга да һәм алардан да бигрәк артистларга бер-нәрсә дә бирмиләр.
100
«Совет әдәбияты» журналы прозага һәм поэзиягә багышланган тәнкыйгь мәкаләләре генә түгел, драматургиягә һәм театрга багышланган мәкаләләр дә урнаштырырга тиеш. Ләкин журнал бу соңгы мәсьәләләргә бик аз игътибар итә. Ә бит «Совет әдәбияты»нда пьесаларга, спектакльләргә тирән, киң анализ ясый торган чын тәнкыйть мәкаләләре булырга тиеш иде. Анда безнең драматургиябез һәм театрыбыз алдында тора торган теге яки бу үткен проблемаларга кагылган мәкаләләр, полемика тудыра торган булсалар да, ләкин кызыксындыра торган, иҗат фикерен уята торган мәкаләләр булырга тиеш иде.
Бездә театр тәнкыйтен яхшы белүче, үзләрев нигездә театр тәнкыйтенә багышлаган, квалификацияле тәнкыйтьче кадрлар бар. Шуңа күрә без драматургиянең нинди булса да мәсьәләләренә багышланган киң мәкаләләр, пьесаларга һәм спектакльләргә тулырак һәм тирәнрәк анализ ясый торган мәкаләләр көтәргә хаклыбыз.
Шулай ук без Татар дәүләт академия театры, Зур драма театры, республикабызның башка театрлары режиссерларыннан», сәхнә мастерла-рыннан аларның драматургия һәм театр мәсьәләләре буенча матбугат битләрендә чыгуларын һәм ешрак чыгуларын көтәргә хаклы. Драматурглар үзләре дә драматургия һәм театр мәсьәләләре буенча мәкаләләр белән матбугатта актив катна-шырга тиешләр. Тик шулай булганда гына без театр тәнкыйтен тиешле югарылыкка күтәрә алачакбыз һәм драматургиябезнең үсүенә булышлык итәчәкбез.
Аннары тамашачылар да читтә калмасыннар иде. Мәсәлән, «Фами-лияләрен әйтмичә»нең постановкасы турында педагогия фәннәре кандидаты Рождественскийның «Советская Татариямдагы чыгышы бик кызыклы һәм файдалы булды. Бу практиканы газеталар, әлбәттә, дәвам иттерергә тиешләр.
Билгеле, драматургиянең тормыш таләпләреннән артта калуында иң элек драматурглар үзләре гаепле. Ләкин драматургиянең үсүе өчен җаваплы булган кайбер оешмаларның да гаебе юк түгел.
Бу иң элек Татарстан совет язучылары союзы правленнесенә һә.м аның драматурглар секциясенә кагыла.
Союз правлениесе драматургия мәсьәләләре белән аз шөгыльләнә. Драматургларның ижат эшенә ту- рыдан-туры җитәкчелек итәргә, аларның пьесаларын һәрьяклап һәм тирәштен тикшерергә, драматургларның мастерлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән теоретик мәсьәләләрне куярга һәм тикшерергә тиеш булган драматурглар секциясе бик сүлпән эшли.
Моннан соң бу эшне тамырыннан үзгәртергә кирәк. Союзда драматурглар беләгй эшләүне тиешле югарылыкка куярга кирәк. Бу эш яхшы пьесалар тудыруга булышлык итәрлек булсын. Сүз драматургия проблемаларына багышланган киңәшмәләр, утырышлар, лекцияләр һәм докладлар санын арттыру турында бармый. Алары да кирәк. Ләкин монда конкрет һәм нәтиҗәле чаралар табылырга тиеш.
Икенчедән, безнең театрларыбыз драматурглар белән йомшак эшлиләр. Театр драматургиядән башка яши алмый. Бу—аксиома. Спектакльнең нигезе — драма әсәре. Димәк, театрлар артистлар, режиссерлар, художниклар белән кызыксынган кебек, драматурглар белән дә кызыксынырга тиешләр. Ә менә тормышта алай түгел. Театрлар, бигрәк тә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен, драматурглар бөтенләй чит кешеләр булып калдылар. Драматург үзенең әсәренә репетиция ясал-ганда гына театр белән элемтәдә була. Спектакль башлашу белән бу элемтә өзелә. Тагын шунсы начар: театрлар, дөресрәге, режиссер-по- становщиклар, безнең әсәрләрне теләгәнчә үзгәртергә, кыскартырга мөмкин булган чи материал дип ка- р ы йл ар. Moi I Д Ы Й кыска ртул ардан пьеса яхшырмый, киресенчә, начар-лана гына. Әлбәттә, без сәхнә мас-терларының квалификациясен санга
101
алмый кала алмыйбыз, ләкин бу һич тә пьесаларда зур үзгәрешләр һәм аннан да бигрәк принципиаль үзгәрешләр кертелә ала дигән сүз түгел.
Безнең театрлар драматургиябезнең үсүенә ярдәм итәргә телиләр икән, димәк, алар драматургларга карашларын тамырыннан үзгәртергә, аларны театр әчеш чит кешеләр дип санаудан тукталырга һәм алар- ның эшенә игътибар белән карарга тиешләр.
Мәгълүм ки, театрлар план белән эшлиләр. Шуңа күрә аларның оригиналь репертуар мәсьәләсен үз агымына куюлары һич тә дөрес түгел. Болай иткәндә драматургияне дә, театр сәнгатен дә күтәреп булмаячак. Кайбер иптәшләр драматургка конкрет задание, конкрет иҗат заказы бирүне иҗат мәсьәләләрендә яраксыз практика дип саныйлар. Бу дөрес түгел. Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ы һәм Ш. Камалның «Габбас Галин»ы кебек әсәрләрнең конкрет иҗат заданиесе. буенча язылганлыкларын онытмаска кирәк.
Өченчедән, Культура министрлыгы һәм аның сәнгать бүлеге театр репертуары булдыруда бернинди дә инициатива күрсәтми. Бу эш Культура министрлыгына тапшырылган бит. Шуңа күрә ул үзенең бурычын үтәргә, театрлар белән килешеп, авторларга иҗат заказлары бирергә, алар белән договорлар төзергә, драматурглар турында кайгыртырга, аларның иҗат планнары белән кызыксынырга тиеш. Ләкин министрлык моны эшләми.
Тагын бер мәсьәлә. Татар драма-тургларының пьесаларын Качалов исемендәге Зур драма театрында, шулай ук яшь тамашачылар театрында кую мәсьәләсе. Бу яктай да эш шәптәй тормый. Бу театрлар татар драматургиясенә бәя биреп бетермиләр, үз сәхнәләрендә күр-сәтерлек пьесаларны «таба алмыйлар». Зур драма театрының һәм яшь тамашачылар театрының җирле материал нигезендә, җирле авторлар тарафыннан язылган, Татарстан кешеләренең тормышын һәм эшен, аларның яңа тормыш өчен көрәшен чагылдырган пьесаларны куймаулары гомумән дөрес түгел. Дүртенчедән, татар драматургиясе рус театрының югары квалификацияле мастерларының чын һәм зур ярдәменә мохтаҗ.
Дөресен генә әйткәндә, без, татар һәм рус театр эшлеклеләре, аралашмыйча бөтенләй аерым яшибез, берберебез белән тәҗрибә уртаклашмыйбыз. Бу нормаль булмаган) күренешне бетерергә кирәк.
Урындагы рус авторларның пьесаларын кую турында да шуны ук әйтергә туры килә. Мәсәлән, яшь тамашачылар театры әле һаман да Н. Козлованың «В стране Апель- синии» дигән пьесасын исәпкә ал-мый. Кайчандыр бу пьеса яшь тама-шачылар театры сәхнәсендә барган иде, хәзер автор аны тагын да яхшыртты. Ә театр аны куймый. Бездә драма әсәрләре өстендә тырышып эшләүче рус авторлары аз түгел. М. Елизарова «Юность буре-вестника» пьесасын язды (М. Горь- кийның Казандагы тормышы турында). И. Ингвар «Семья Быстровых» дигән шактый ук кызыклы пьеса язды. Химия-технюлогия институты студентлары Грязин һәм Караулов «Дипломники» дигән күңелле комедия яздылар.
Театрларның бурычы җирле дра-матургларны үстерү турында көн саен кайгырту, аларга тулы бәяле драма әсәрләре тудыруда ярдәм итү булырга тиеш.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, татар совет драматургиясенең бүгенге торышы һич тә канәгатьләнерлек түгел дияргә туры килә. Якын арада драматургия өлкәсендә безгә кискен борылыш ясарга кирәк.
Совет чынбарлыгындагы актуаль темаларга һәм шулай ук башка темаларга да язылган тирән эчтәлекле, үткен һәм кызыклы пьесалар булдыру безнең төп бурычыбыз булып тора.
Безнең пьесаларда, пьесаларда гына түгел, әдәбиятның башка жанрларында да КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарлары, шулай ук партия һәм хөкүмәтебезнең соңгы айларда чыгарыл-ган карарлары тулы чагылыш табарга тиеш.

Драматургиябезне югары баскычка күтәрү өчен, драматургларның иң башлап тормышны, кешеләрне, аларның уй һәм фикерләрен, гореф-гадәтләрен, сөйләшү үзенчәлекләрен, эшләрен, кыскасы, үзләре иҗат итә торган тормышны һәм кешеләрне бөтен катлаулылыгы белән белүләре шарт. Ләкин әле болар гына да җитми. Моның өстенә драматурглар марксизм-ленинизм теориясе белән, драматургиянең теория һәм техникасы белән нык коралланган булырга, үзләренең язучылык осталыкларын нык күтәрергә тиешләр.
Татарстан язучылар союзы правлен иесе драматургия мәсьәләләренә күбрәк игътибар юнәлдереп, драматургларга индивидуаль заданиеләр бирергә, алариы озак сроклы иҗат командировкаларына җибәрергә һәм правление утырышларында драматургларның иҗат отчетларын тың-лауны системалы рәвештә үткәрергә тиеш. Барыннан да бигрәк драматурглар секциясенең эшен нигездән үзгәртергә, аны җанландырырга кирәк. Авторларның яңа пьесалары укылып тикшерелгәндә драматурглар үзләре генә түгел, башка язу-чылар да, тәнкыйтьчеләр дә, режиссер һәм артистлар да катнашырга тиешләр. Шуның белән бергә театрлар дирекциясе һәм Татарстан Культура министрлыгы театр сәнгатенең нигезе — репертуар, драматургия икәнен истән чыгармыйча, драма әсәрләрен булдыруда тиз һәм кон-крет чаралар күрергә тиешләр.